|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
13.03.2016
Якташларыбыз Арчада
11 мартта республика газета-журналларында, радио һәм телевидениедә эшләүче һәм ветеран журналист якташларыбыз Арча районында булдылар.Алар муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар. Район җитәкчесе ирешелгән уңышлар, алда торган бурычлар турында сөйләде, сорауларга җавап бирде.
Журналистлар Арчаның өченче номерлы мәктәбендә, спорт комплексында, сәнгать мәктәбендә, педагогика көллиятендә, Түбән Мәтәскәдә фермер Айдар Сабиров хуҗалыгында, Түбән Атыда Дамир Хәлиуллинның теплица хуҗалыгында булдылар.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
