События

Бер очрашу – бер гомер 17.03.2016

Бер очрашу – бер гомер

14 март көнне  Ашытбаш, Шушмабаш урта мәктәпләрендә  Татарстан Республикасының халык артисты, Муса Җәлил  исемендәге премия лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызлары бердәмлеге һәм теләктәшлеге ассоциациясе президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар иҗаты фестивален оештыручы Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды. 

Очрашу кичәсе укучылар чыгышы белән башланып китте. Гөлзадә апа җыр башлап җибәрде. Җыр-моң мәктәп стеналарына гына сыймыйча, урамга агылды, һәрбер йөрәккә барып кагылды. Көчле, чиста, моңлы  тавышы йөрәкләрне айкый, үзенә әсир итә иде. Беренче карашка катлаулы тоелган әйберләрне гади генә итеп сөйләп, тарих, тел, җыр-музыка дөньясына алып кереп китте ул безне.   

Хөрмәтле кунагыбыз үзенең матур хатирәләре белән уртаклашты. Укучыларның сораулары күп, кызыксынулары чиксез иде. Очрашу кичәсе бик эчтәлекле, матур, җылы узды. Халкыбызның рухи дөньясын баетуда туктаусыз эш алып баручы, үзенең моңлы җырлары белән хәтта  чит ил тамашачысын да әсир итүче , яшь талантларны барлап, олы юлга аяк бастыручы, тынгысыз йөрәкле якташыбыз Гөлзадә апа Сафиуллина белән  чиксез горурланабыз. Ерак араларны якын итеп очрашуга кайтканы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек телибез!


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение