События

Ашытбаш мәктәбендә талантларны барладылар 22.03.2016

Ашытбаш мәктәбендә талантларны барладылар

Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә матур бер традиция яшәп килә. Бу — мәктәпнең иҗат отчет концерты. Гадәти концерт кына түгел ул, уку елы тәмамланыр алдыннан, эшләнелгән эшләргә нәтиҗә ясап, уңышларны барлап, яңа эшләргә старт алу да.

18 март көнне Ашытбаш мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Ел саен үткәрелгән бу концертны әти-әниләр, әби-бабайлар түземсезләнеп көтеп алалар. Быелгы концерт үз эченә истәлекле даталарны, түгәрәкләр эшчәнлеген, укучыларның ел дәвамында ирешкән уңышларын да алган иде. Берсеннән –берсе матур биюләр, дәртле җырлар, сәхнәләштерелгән музыкаль композицияләр , нәфис сүз, спектакльдән күренешләр белән үрелеп барды концерт. Укучыларның сәхнә культурасы, башкару осталыгы , сәхнә костюмнары, бизәлеш тамашачыларны хәйран калдырды Укучыларның ныклы әзерлегенә , сәхнә осталыгына тамашачы сокланып утырды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте һәм зур рәхмәтләр әйтеп , киләчәктә дә зур уңышлар теләп таралышты.

Чыганак: http://arskmedia.ru

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение