События

Арча юлчылары – беренче! 24.03.2016

Арча юлчылары – беренче!

“Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалында (җитәкчесе Альберт Сафиев) һөнәр осталарының ярышы булды. Республика күләмендәге зур чара булды ул. Анда “Татавтодор” җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Арчаның асфальт–бетон заводын төзүдә катнашкан Германиянең “Амман–Руссланд” фирмасы инженеры Герхард Проислар да кайткан иде. Бик гади, ачык кеше. Мин аңа сораулар бирергә ашыктым.

— Германиядә асфальт яхшырак, — ди әңгәмәдәшем. — Бездә битум бик яхшы сыйфатлы һәм һава торышы уңайлы.

— Безнең юлчылар турында ни әйтерсез?

— Татарстанда юлны сыйфатлы эшләргә тырышалар, ә кайбер регионнарда акчага табыналар.

Германия кунагы асфальт—бетон заводы операторлары һәм инженер–лаборант эшләрен күзәтте. Конкурста безнең завод операторлары Равил Мөхәммәдиев, Рифат Хәкимов, инженер–лаборант Гөлнара Нигъмәтҗанова тиешле компонентлардан сыйфатлы асфальт эшләүдә сыналдылар.

—13 төрле вак таш арасыннан асфальтның төре буенча (түбәнге яки өске катламы һ.б.) тиешле ташны сайлап алырга кирәк, — дип таныштырды алар конкурс шарты белән. — Элек эш гади иде.

Асфальт җәючеләр аерым ярышты. Төягечтә эшләүче Илфат Галиәхмәтов, “Газель” машинасын йөртүче Алмаз Муллагалиев, юл эшчеләре Алмаз Касыймов, Адель Бариев, юлга билге куюдан башлап, мини-төягеч белән юл җәю материалын тиешле урынга бушатып, аны яңадан төяп, вакытка һәм сыйфатлы итеп эшләүдә осталыкларын күрсәттеләр.

— Асфальтмы ул, коммы, ташмы – без аларны әрәм–шәрәм итмичә  эшләргә тиеш, — дип сөйләде егетләр. — Конкурста төзелеш материалы урынына шарлар иде. Тиз һәм бик сак эш итәргә кирәк. Бер генә шарны төшерсәң дә, баллны киметәләр.

Авыр йөк машинасы “Вольво”да эшләүче Фәнис Вәлиев белән зур төягечтә   Роберт Сафиев тиз генә техникаларына утырдылар да таш тавы янына “очтылар”. Әмма карап торучыга алар бик тиз хәрәкәт иткән кебек тоелса да, монда да конкурсның үз шартлары бар.

— Тизлекне сәгатенә 40 километрдан арттырырга ярамый, — дип сөйләде Фәнис Вәлиев. — Арттырсаң, баллны киметәләр. Борылышларда бик сак һәм дөрес итеп йөрергә, йөк төягәндә һәм бушатканда машинаны дөрес итеп куярга, кузгалып китәргә кирәк.

— Бүген башта кагыйдәләр буенча белемебезне тикшерделәр, — дип сөйләде Роберт Сафиев.

Җылы цехта мастер Илүс Ризванов, асфальт җәюче “АУ” машинисты Сетдар Атаев, машинист ярдәмчесе Эльмир Хөснетдинов, операторлар Фәһим Госманов, Ирек Назыйметдинов асфальт җәю җайланмасын сүтеп–жыю буенча осталыкларын сынадылар. 

— Әлегә без беренче, — дип елмайды алар.

 Арча филиалы конкурсантлары 10 филиал арасында җиңеп чыкты! “Тат- автодор” җәмгыятенең күчмә кубогы безнекеләргә эләкте. Узган ел да аларда иде ул. Арчалылар елдан- ел остара һәм һөнәрле эшченең абруе да арта бара. Конкурсның максаты да шунда иде.

Конкурс җыр–бию, төрле уеннар, ашау–эчү белән бергә барды. Һәм бар да бушка! Бу бәйрәмдә кем тели шул күңел ача һәм сыйлана алды.

Румия Надршина

Чыганак: http://arsk.tatarstan.ru/tat/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение