События

Иң көчле шахматчы кызлар Утар-Аты мәктәбендә 25.03.2016

Иң көчле шахматчы кызлар Утар-Аты мәктәбендә

23 нче март көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзә-гендә башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка һәм шахмат буенча ачык район турниры үткәрелде. Яңа Кырлай, Утар-Аты, Кәче, Иске Чүриле, Пөшәңгәр һәм Арчаның 4 нче номерлы башлангыч мәктәпләреннән килгән яшь спортчылар шәхси беренчелектә көч сынаштылар.

Шашка буенча кызлар арасында район чемпионы-Иске Чүриле мәктәбеннән Аида Ганиева. Икенче урында Пөшәңгәр башлангыч мәктәбеннән Алия Хәкимова, 3 нче урынны Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова һәм Арча-ның 4 нче мәктәбеннән Динә Хәйретдиновалар бүлеште.

Егетләр арасында 1 нче урынны Утар-Аты мәктәбеннән Динияр Моратов яулады. Икенче призлы урында Пөшәңгәр мәктәбеннән Руслан Котдусов. Яңа Кырлай мәктәбеннән килгән Әмир Шигаповка 3 нче урын бирелде.

Шахмат буенча кызларның иң көчлесе- Утар –Аты мәктәбеннән Ләйлә Моратова. 2 нче, 3 нче урыннарда Арчаның 4 нче мәктәбеннән Гүзәл Әглиева һәм Иске Чүриле мәктәбеннән Аида Ганиевалар.

Егетләр арасында Утар- Аты мәктәбеннән Динияр Моратовка тиңнәр булмады. Пөшәңгәр мәктәбеннән килгән Руслан Котдусов һәм Ильназ Зариповлар 2 нче, 3 нче урыннарга лаек булдылар.

Призлы урыннарны алган укучыларны дипломнар һәм медальләр белән бүләкләгән “Арча” яшүсмерләр һәм спорт мәктәбенә (җитәкчесе Ринат Гәрәев) һәм ярышларны югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлекләр тудырганнары өчен күпфункцияле мәдәни- спорт үзәге җитәкчесе Марат Котдусовка, хезмәткәр Данис Нурмөхәммәтовка балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез .

Хәйдәр Зәйнуллин, ярышларның хөкемдары, Кәче мәктәбе физкультура укытучысы.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение