События

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә Камилә дипломант булды 28.03.2016

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә Камилә дипломант булды

Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелде. Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватан пәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.

Укучылар өчен “Үзем сайлаган язмыш” темасына фәнни-тикшеренү эшләр буенча секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә үткәрелде. “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр каралды. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе булды.

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясен исә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан каласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һәм югарыда әйтелгән 12 нче гимназия оештырган. Шушы зур конференциядә Арча шәһәренең 1 нче номерлы урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Мостафина Камилә “Үзем сайлаган язмыш” темасынаиң яхшы чыгыш ясап дипломант булып кайтты һәм истәлекле бүләккә дә лаек булды. Укытучысы Сәгыйтова Гөлсинә Гаяз кызы. Иҗат чишмәсе гел баеп торсын.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение