События

Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе 28.03.2016

Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе

Районыбызда «Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып» девизы белән Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе үтә. Аның чираттыгысы Ашытбаш мәдәният йортында узды.

Бәйгедә барлыгы 5 команда көч сынашты. Апаз авыл җирлегеннән «Әп-әз»  командасы, Яңа Кишет авыл җирлегеннән «Елмай» командысы, Иске Кырлай авыл җирлегеннән «AWOl WOMAN» командасы, Ташкичү авыл җирлегеннән «Ашытсу» командасы, Яңа Кырлай авыл җирлегеннән «Табышмак» командалары катнашты. 

Һәр команда да үзләренең осталыкларын,тапкырлыкларын,җитезлекләрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Барысы да үзләренчә тырышканнар ,һәр авыл җирлеге үзләренең җирлекләрен матур итеп күрсәтә белде. Ашытбаш авылы тамашачысы да рәхәтләнеп, күңелле ял итте. КВН да катнашкан барлык командаларга, аларны әзерләп чыгарган мәдәният хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына һәм гадел бәя биргән хөкемдарларга, бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Киләчәктә дә яңадан-яңа уңышларга ирешеп бергәләп матур эшләргә язсын!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение