События

Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды 31.03.2016

Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды

21 март көнне Иске Кырлай авыл китапханәсендә “Тулсын күңелең ак нур белән…” дип аталган, Гөлсинә Галимуллинаның “Алтын ачкыч” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. 

"Алтын ачкыч" – повестының герое-танылган дин әһеле, К.Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләребезнең эшен лаеклы дәвам итүче, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, үзе дә дистәләгән дини китаплар авторы - Җәлил хәзрәт Фазлыев. Китапның авторы да, төп каһарманы да, китап укучылар белән очрашуга теләп риза булдылар, ерак араларны якын итеп очрашуга кайттылар.

Бәйрәмебезне авыл җирлеге башлыгы Сиразутдинов Фәргать Гарафутдинович ачып җибәрде.

Әле күптән түгел генә дөнья күргән әлеге китапка кереш сүз итеп, Татарстанның халык язучысы,мәртәбәле язучыбыз - Туфан ага Миңнуллинның Җәлил хәзрәткә багышлап язылган бәяләмәсе китерелгән.Әлеге сүзләр Т.Миңнуллинның “Сайланма әсәрләр”  9  томыннан алынган.

Китап эчтәлеге буенча, Җәлил хәзрәтнең тормыш юлында Ю.Әминовның “Сафура бураннары” пьесасының зур урын уйнаганын күреп була.Тамашачыларыбызга шул спектакьдән өзек тәкъдим иттек.

Китапның төп каһарманы - Җәлил хәзрәт Фазлыев, үзенең дә, абыстаеның да китапларны бик яратып укуларын әйтеп үтте. "Бүгенге кичәдән сөенеп, уңай фикерләр белән китәм. Китап укучылар, аларны кызыксындырырлык китап язучылар, һәм шушы китапларны китап укучыларга  шушылай кызыклы итеп тәкъдим итүчеләр булганда – галиҗәнап китап яшәячәк әле" - диде ул. Яраткан җыры “Зәңгәр чәчәк” җырын җырлаучыга һәм Моңзарә ролендә уйнаучыга, чын күңеленнән рәхмәт әйтеп, бүләкләрен тапшырды.

Китапның авторы Гөлсинә Галимуллинаның  иҗатын якыннан беләбез, һәрбер китабыгызны  китап укучыларыбыз яратып кабул итте. Китап сөючеләр күңеленә ул “Мәхәббәт  аланы”, “Ефәк кулъяулык”, “Ак бураннар  аша”, “Томанлы төн”, “Карлы миләш тәме”, “Күгәрчен  оя  корганда”, ”Җиләкле тау сере” дигән әсәрләре белән үтеп керде.  Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар – гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш әзерләгән авырлыкларны  зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Шушы образлар аша безгә – китап укучыларыгызга,олы  тормыш сабаклары  бирә.

“Ел китабы-2013”- республикакүләм бәйгесендә җиңгән ”Күгәрчен оя корганда” китабы турында Низамиева Фәния апа эчтәлекле чыгыш ясады. Китап укучылар исеменнән сүзне,3 0 еллык укытучы стажы булган, Фазлыева Ильмира Вәкилевна әйтте. Өлкән китап укучыбыз Рәшидә апа Хасанова, үзенең чыгышында, "Мөхәммәдия”дә уку чорында, Җәлил хәзрәтнең китапларының бик зур ярдәм булганлыгын билгеләп үтте.

Автор “Алтын ачкыч” китабының соңгы, унынчы бүлеген, ”Бәхет- гомер юлында кылына  торган ихлас гамәлләреңнең кайтавазы” - дип исемләгән. Кешеләр өчен эшләнгән изге эшләре бик күп Җәлил хәзрәтнең. Китап  героебызның үтемле сүзе, зирәк фикере, акыллы  киңәше, ихлас күңеле белән кешеләрнең җанын дәвалый, рүхын күтәрә, авыр чагында дөрес юл күрсәтергә ярдәм итә.

Без, китап авторы Гөлсинә Галимуллинага,шундый эчтәлекле, тормыш юлын,эшчәнлеген барлык нечкәлекләре белән чагылдырган повесть язуы һәм китапны бастырып чыгаруда үзеннән өлеш керткән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


0
Резеда
Тәкъдир итү нәрсә дигән сүз ул? Сез бу сүзнең мәгънәсен аңлыйсызмы?( Тәкъдиренә язылган, тәкъдире җиткән диләр) Ничек тәкъдир итеп була?
Имя Цитировать 0
0
Кәүсәрия
Сезнең бу фикерегезгә җавап:
Презентацияне "тәкъдим итү" дип кертсәк, ул "тәкъдир итүне" кысрыклап чыгарачак – галимнәр
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2016/12/09/131097/
Имя Цитировать 0
Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение