События

Кулдан килгәнне эшләргә 01.04.2016

Кулдан килгәнне эшләргә

Районның иң тәҗрибәле агрономнарының берсе Рафис Җаббаров күп еллардан бирле һава торышының ничек килгәнен язып бара.

— Бу кыш та, яз да 2002, 2004, 2014 елларныкына охшаган, — ди ул. — Әйбәт килгән еллар иде алар, уңыш та әйбәт булды. 2016 ел да әйбәт булачак. Мин әйтеп үткән елларда да кышлар артык салкын булмады, апрельнең беренче ункөнлегендә көннәр салкынча торды. Узган көз туфракта дым запасы мул калды, бу инде үсемлекләр язгы якта ук көч алып китәчәк дигән сүз.

— Һәр яз үзенчәлекле килә, — ди шулай ук зур тәҗрибә туплаган белгеч, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Быел туң аз, апрельнең икенче яртысында 20 градус җылылар көтелә. Димәк, басулар тиз өлгерәчәк. Җәйнең ничек киләсен берәү дә төгәл генә белми, иң дөресе — без мул уңыш алу өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә тиешбез.

Район игенчеләре алдында гаять җаваплы бурычлар тора. Быел 53 мең гектарда бөртекле культуралар, 6745 гектарда техник культуралар, 255 гектарда яшелчә, 56100 гектарда азык культуралары чәчәсе, 2000 гектарда бәрәңге утыртасы бар. 23240 гектарда уҗым, 28 мең гектарда күпьеллык үләннәр тук- ландырырга кирәк.

— Уңыш нигезе — яхшы сыйфатлы орлык, — ди М. Сәгыйтьҗанов. — Бу мәсьәләдә проблема юк. Әмма тишелеш күрсәткече 2015 елдагыныкыннан кимрәк. Шуңа күрә өстәмә чаралар күрергә, җылытырга, чистартырга, агулаган вакытта үсешне тизләтү препаратларын кулланырга.

Хәзерге вакытта кукуруз, көнбагыш, рапс орлыкларын кайтару, лабораториядә тикшерү бара.

Ашламалар белән кыенрак. Район буенча бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә уртача 22,8 килограмм ашлама туп- ланган килеш. “Кырлай”да — 116, “Курса МТСы”нда — 64, “Игенче”дә 40 килограмм. Шул ук вакытта 8–9 килограмм гына туры килгәннәр дә бар. Кимендә 40 килограммга җиткерү бурычы куела.

Тырма, культиватор, чәчкечләр нигездә әзер дияргә була. Әмма трактордан башка алар тимер кисәге генә. 700 тракторның 637се ремонтланырга тиеш булган, 590ы ремонтланган, “Ватан”, “Северный”, “Акчишмә”, “Кырлай”, “Игенче”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә ремонт эшләре әйбәт оештырылды. “Мәрҗани” ширкәтендә, “Арча” агрофирмасы”нда бу мәсьәләдә соңга калалар. Ремонт көткән тракторларның да күбесе шушы хуҗалыкларда.

Чыганак: http://arsk.tatarstan.ru/tat/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение