События

Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз 02.04.2016

Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз

Һәр җирлекнең уңышлы үсеше нигезендә аның социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгы тора.

Нәкъ менә шуңа күрә 30 мартта Арча район Советының закончалык, җәмәгать тәртибен саклау буенча даими комиссиясе һәм район Иҗтимагый советының берләштерелгән утырышында Арча муниципаль районында миграция сәясәтен тормышка ашыру, милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу мәсьәләсе каралды. Утырышны район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина һәм район Иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов алып барды.

2016 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча районда миграция торышы турында миграция хезмәтенең Арча бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районда соңгы өч айда гына 376 чит ил гражданины исәпкә куелган. Шуларның 135е яңа килүчеләр, 241е кабат теркәлүчеләр. Алар арасында күбесе үзбәкләр – 178 кеше, таҗиклар – 47, казахлар – 17,  Украинадан килүчеләр 16 кеше. Шул ук вакытта 340 чит ил кешесе исәптән төшерелгән. Хәзерге вакытта Арча районы территориясендә 502 мигрант яши. Шуларның 123е хезмәт итү өчен патент алган. Күбесе яшелчәчелек белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләрнең теплицаларында эшли. Әйтик, Түбән Атыда шәхси эшмәкәр Хәлиуллинда – 68, Айванда Минхәеровта – 25, Чөмә–Елгада Шакирҗановта – 14, “Кырлай” хуҗалыгында 9 кеше хезмәт куя.

Миграция бүлеге полиция хезмәткәрләре һәм районның террорга каршы комиссиясе белән берлектә мигрантларны даими контрольдә тота. Быел гына 29 рейд ясалган. Рейдлар барышында 18 хокук бозу буенча беркетмә төзелгән. 14 беркетмә РФ территория- сендә законсыз яшәүчеләргә кагыла. Моның өчен 28 000 сум штраф салынган, 4 очракта чит ил кешеләренә торак бирү тәртибе бозылган, 8000 сум штраф салынган.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев районда әлегә бу мәсьәлә буенча тотрык- лылык саклануын билгеләп үтте. Ләкин, киңәшмәдә әйтелгәнчә, Нурлаттагы мәгълүм күңелсез хәлләрне дә алдан беркем дә күз алдына китерә алмаган. Шуңа күрә районда милләтара татулыкны саклауга һәрдаим игътибар бирергә кирәк.

И.Насыйбуллин

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение