События

Игелекле эш башкаручы 03.04.2016

Игелекле эш башкаручы

Симетбаш авылында туып-үскән «Таттелеком»акциянерлык җәмгыяте генераль директоры  Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы үзенең туган авылы, якташлары өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше.  Авылдагы кое һәм чишмәләр, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерү, авылның беренче тракторчыларына һәйкәл кую — саный китсәң, алар күпкә җыела. Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзү — аның җитәкчелегендә алып барыла торган эш.

IMG_7873_2.jpgБыел язгы каникул вакытында Лотфулла Нурисламович Симетбаш башлангыч  мәктәп бинасын  төзекләндерүдә дә үзеннән зур өлеш кертте.  Котельный ремонтланды, мәктәп бинасы эчендә ишекләр алыштырылды, җылы туалет булдырылды, стендлар яңартылды, яңа пәрдәләр куелды. Балаларга укырга, тәрбия алырга мөмкинлекләр артты. Бу ярдәм Лотфулла Нурисламович тарафыннан бер тапкыр гына уздырылган акция түгел. 2010 нчы елның 1 нче сентябренә ул мәктәп бинасын, аның тирә-ягын төзекләндерүдә үзеннән өлеш керткән иде инде. Ул вакытта мәктәп бинасының нигезе ныгытылды, тыштан стенасы сайдинг белән тышланды, түбәсе профнастил белән ябылды. Шушы көндә 1 нче класска кергән укучыларның бинаны ремонтлаган кешеләргә рәхмәт йөзеннән әйткән сүзләре искә төшә:

“Мин бүген килдем мәктәпкә-Калдым гаҗәпкә!”


Бүген мәктәпкә килгән укучылар да гаҗәпкә калырлык эшләр башкарылды мәктәптә!

Хөрмәтле Лотфулла Нурисламович! Ташкичү төп мәктәбе дирекциясе, укытучылар коллективы Симетбаш авыл халкы, балалар өчен башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез! Игелекле эш бервакытта да онытылмас, балаларыбыз тырышып укыр!

Ташкичү төп мәктәбе директоры И.И.Гибадуллин

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение