События

IV “Балкыш” республика фестивале Яңа Кенәрдә 04.04.2016

IV “Балкыш” республика фестивале Яңа Кенәрдә

Татарстан Республикасы ветераннары арасындагы үзешчән ветераннарның IV “Балкыш” республика фестивале талантлар эзләү буенча яңадан сәяхәткә чыкты.

Чираттагы тукталышы Арча районында.  Авыллар буйлап  “атлаган” сайлап алу турлары ахырына да  якынлашты. 30 мартта Яңа Кенәр зонасына кергән авыллар ветераннары сәхнәдә “бил алышты”.

— Сайлап алу турлары җиде зонада оештырылды. Монысы соңгысы, — диде район ветераннар советы җитәкчесе, жюри рәисе Наил Габдрахманов. —  Ул җиде номинация – аерым җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор, нәфис сүз, фольклор күренеш, бию – буенча үтте. Соңыннан Арчада иң яхшы номерлардан торган йомгаклау концерты булачак. Анда җиңгәннәр республика зона ярышында (ул дүртенче ел инде бездә уза) катнашачак. Тагын да югарырак үрләр яулау бары үзегездән генә тора. Чираттагы тукталыш — республика, аннан да югарырагы Россия фестивале. Буй җитмәслек биеклек, дип күңелегезне төшермәгез. Чөнки ветеран укытучы Фәрхат Зыятов узган ел “Балкыш” республика фестивалендә җиңү яулап, Мәскәүгә кадәр китте һәм анда Тукай һәйкәле янында чыгыш ясады.

Әле аңа ераграк. Башта район зона ярышында уңышлы чыгыш ясарга кирәк. Бу көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында бәйгене хуҗа буларак кенәрлеләр башлап җибәрде. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, алар ул көнне чыгыш ясаган коллективлар арасында иң яхшысы иде. Кенәрлеләр үзләре генә дә 16 номердан торган концерт әзерләгән. Анда вокаль, вокаль-инструменталь ансамбльләр дә, аерым җырлар да, биюләр дә кергән. Концертларда сирәк очрый торган ир-егетләр ансамбле дә чыгыш ясады һәм көчле алкышларга лаек булды. Ә иң зур хезмәтләре — 30 кешелек хор. 

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

Чыганак:http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение