События

7нче тапкыр кубок алган команда 05.04.2016

7нче тапкыр кубок алган команда

Яңа Кенәр хоккейчылар командасы район башлыгы кубогы ярышында быел да җиңеп чыкты. «Ай-яй, матур уйнадылар!» – дип, һаман да сөйлиләр әле.  Үткән шимбәдә кичке сәгать 8 тулганда Боз сараена килдем. Максатым – команда белән якыннанрак танышу иде.

Менә алар, бер төркем ир- егетләр, машиналарыннан төшеп, зур сумкаларын күтәреп, өстерәп, шау–гөр килеп көлешә–көлешә Боз сараена юнәлделәр. Киенү-чишенү бүлмәсе хәрәкәткә килде. Нык гәүдәле, уртача буйлы капитан Илназ Муллагалиев үзе дә күренде. Иң элек капитан командасы белән таныштырды. Алар: Илназ Муллагалиев, Ирек Терентьев, Руслан Хәкимов, Ринат, Марсель Фатыйховлар, Ирек Мостафин, Булат Сабиров, Ришат Вәлиуллин, Фәнис Фәйз- рахманов, Эдик һәм Руслан Комаровлар, Алмаз Муллагалиев, Рәсим Асылгәрәев, Раил Вафин, Илдар Садыйков. Капитаннан:

— Гадәттә хоккейны нинди егетләр уйный? — дип сорыйм.

— Чыдам, тырыш, азрак кына канда да булырга тиештер инде ул, — диде Илназ Муллагалиев.

— Сезнекеләр шундыймы соң?

— Без — район башлыгы кубогын 7нче тапкыр алган команда!

— Балачакта сезне хоккейга кемнәр өйрәтте?

— Яңа Кенәр мәктәбе укытучылары Марат Габделәхәтов, Тәлгать Әхмәтов.

— Көчле көндәшләрегез бармы?

— Бар: Хәсәншәех, Югары Аты, Арча ветераннар командалары…

— Теләкләрегез.

— Командаларны ешрак очраштырсыннар иде. Нәрсә инде ул елга бер тапкыр ярыш?

Румия Надршина

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение