События

Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра 06.04.2016

Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра

Арча якташлыгы 7-8 нче апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт–тамаша оештыра. Башлана 18.30 сәгатьтә.

“Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы бу. Анда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнаша. Булачак чара Арча төбәгендә туып үскән сәнгать осталары, Арча төбәгендә яшәүче талантлар катнашында тамашалы дустанә очрашу булыр дип күзаллана.

Катнашалар: Айдар Фәйзрахманов, Гөлзада Сафиуллина, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Нурзадә, "Кызлы йорт", Илназ Бах, Илназ Гарипов, Вәис Бәйрәмов, Фердинанд Фәтхи, Лилия Хәмитова, Фәрид Низамиев, Гөлназ Сафәрова. Арча киленнәре: Люция Мусина, Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова.

Рәхим итегез! Килми калмагыз, бик күңелле булачак!

Белешмәләр өчен телефон: 238-56-17


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение