События

XI Республика балалар иҗаты “Арча ягы — данлы Тукай ягы” конкурсы 06.04.2016

XI Республика балалар иҗаты “Арча ягы — данлы Тукай ягы” конкурсы

Арча сәнгать мәктәбендә XIнче республика балалар иҗатының “Арча ягы – данлы Тукай ягы” конкурсы булды. Анда 15 районнан 192 бала катнашты.

Төрле музыка коралларында уйнаган балаларның осталыгын мәртәбәле жюри: Татарстан Республикасы атказанган артисты, профессор, Бөтенсоюз һәм халыкара конкурслар лауреаты, Казан дәүләт консерваториясенең халык уен кораллары кафедрасы мөдире Әбүзәр Фәйзуллин, Казан дәүләт консерваториясе, Казан сәнгать мәктәпләренең күренекле укытучылары бәяләде. Конкурсны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Балалар фортепьяно, баян, аккордеон, гармун, скрипка, домра, балалайка, гитара, курайда уйнады, халык уен коралларында да чыгыш ясадылар. Жюри   төрле номинацияләргә бүленеп эшләде. Без, журналистлар (Казан ТНВсы да килгән иде), бүлмәдән бүлмәгә йөреп, балаларның чыгышын тыңладык. Ишек төбендә, дулкынланып чират көтүләрен күреп, без дә борчылдык. Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Нәзир Фәхретдинов:

— Баланың музыкага сәләте тора–тора ачы- лырга мөмкин, — ди. — Җырларга тавышы да булмавы бар, ә эчтә сәләт яшеренгән – монысы тагы да яхшырак.

Нәтиҗәне махсус санап чыктым, 1, 2, 3нче урыннарны алган 54 баланың 19ы Арча районыннан! 37 дипломантның 12се  шулай ук арчалылар. Арча сәнгать мәктәбе укытучылары эше бу!

Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Айбулат Харисов курай белән “Китмә, сандугач” көен башкарганда сандугач сайрауларына кадәр ишетелде…

Сандугач, сандугач,

Китмә, китмә, сандугач!

Жюрида утырган профессор Әбүзәр Фәйзуллин: “Афәрин!” — дип әйтеп куйды. Яшьтәшләре арасында Айбулат Харисов 1нче урынны алды! Укытучысы –  Рәдис Харисов (әтисе). Соңыннан үзе белән дә сөйләштек.

— Конкурска керер алдыннан борчылдым, – диде 5нче сыйныфта укучы Айбулат. — Ә курайда уйный башлагач тынычландым. Баянда да уйныйм. Икесендә дә уйнавы рәхәт. Мондый конкурслар булып торсын иде.

2нче урынны да безнекеләр яулады. Алар: Рената Хәсәнова һәм Булат Ситдыйков. Укытучылары – Альберт Гайнетдинов, Рәдис Харисов.  Өчиледән Илгиз Зыятовның курайда уйнавын шулай ук яраттылар. Зурлар арасында 2нче урынны бирделәр. Укытучысы – Нәзир Фәхретдинов.  Яхшы бәя алган курайчыларның яртысыннан күбрәге арчалылар булуын да әйтеп үтәсе килә.

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Валентина Вәлиуллинаның скрипкада   оста уйнавын сәхнәдән күреп беләбез. Аны тыңлаганнан соң үзем дә скрипканың нинди бөек, могҗизалы уен коралы икәненә төшендем. Укучылары Зилә Гайнуллина, Виктория Брунько, Айсылу Хәкимова, афәрин, призлы урыннарны алдылар.

Элек-электән әти–әниләр баласының фортепьянода уйнавын ярата. Ләйлә Минһаҗева укучысы Элина Гарифуллина урта яшьтәгеләр арасында 2нче урынны, Эльвира Рәхмәтуллина укучысы Азалия Шиһабиева, Венера Асанова укучысы Диләрә Әхмәдиева 3нче урынны алды.

Баян, аккордеон, гармун номинациясендә Арчадан Илназ Баязитовның уйнавын югары бәяләделәр, аңа уртанчылар төркемендә 2нче урынны бирделәр. Укытучысы – Заһидә Гайфуллина.

Халык уен кораллары номинациясендә Түбән Мәтәскә мәктәбеннән курайчылар триосы (Айбулат Харисов, Рамил Гыйлаҗиев, Булат Ситдыйков) 1нче урынны яулады. Укытучылары – Рәдис Харисов.

Соңыннан профессор Әбүзәр Фәйзуллин белән сөйләштек.

— Арча сәнгать мәктәбе коллективының хезмәте, иҗади осталыгы, оештыра белүе, алар тәрбияләгән балаларның сәләте сокландыра, – дип сөйләде ул. — Директоры Гөлнара Бариевнага “Афәрин!” дип әйтәсе килә.

Румия Надршина

 Источник: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение