Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Казанга Шүрәле килде
Күрдегезме, ишеттегезме икән, Кырлай Шүрәлесе (бу роль ТРның атказанган артисты Азат Зариповка бик тә килешеп торды) Казанга, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга килеп чыкты бит әле. Моннан 104 ел элек бүрәнәгә кыстырган кулы да төзәлгән. Үзе дә акылга утырган. Алай гына да түгел, бик тә заманча яши башлаган ул. Ике көн буена өйләнергә кәләш эзләп мәш килде.
“Шүрәле – Былтыр маҗаралары” театральләшкән концерт-тамашаның ике көн дәвам итүенең дә сере бар. Сәбәбен болай дип аңлаттылар: “Былтыр халык залга сыймады. Күп кеше, керә алмыйча, ишек төбендә боегып калды. Ничектер бик уңайсыз килеп чыкты. Тагын шундый хәл кабатланмасын дидек”.
Халыкның күп булуы арчалыларның башкалада күпләп яшәвенә генә бәйле түгел, әлбәттә. Күңел тартмаса, мондый чараларга беркемне дә көчләп китереп булмый.
Тукайлы туган ягым
Аңлашыла ки, быелгы очрашу тулаем бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды. Арчалылар бар яктан да лаеклы каршылыйлар бу бәйрәмне. Көндәлек ирешкән уңышлар турында гына әйтүем түгел. Мәсәлән, бу төбәктән дүрт кеше Тукай бүләгенә ия булган. Менә алар: Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Диас Вәлиев. Быел исә якташлары Гөлзада Сафиуллина да кандидатлар исемлегендә. Сүз уңаеннан, җырчы бу чараны оештыруда да башлап йөрде. Концерт та аның башкаруында Арча гимны – “Ватанымның ал таңы син, Арча” җыры белән тәмамланды.
Театрның залы турында әйткән дә юк, бинаның һәр почмагы тамашачы белән шыгрым тулган иде. Беренче катта Арча мәдәният йортының халык музыка уен кораллары, Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятенең, район сәнгать мәктәбенең бию ансамбльләре хуҗа булып алса, икенче катның фойесы “Әдәби мәйдан”га әверелде. Бу тамаша “Каурый каләм” дип аталды. Аны Тукайның туган авылы Кушлавычта 42 ел буена татар теле һәм әдәбиятын укыткан Фәргать Зыятов ачып җибәрде. Тыңларлык та, карарлык та әйберләр күп иде монда. Мәктәп балаларыннан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр, дәртләнеп-дәртләнеп, Тукай шигырьләрен сөйләделәр, үз иҗатлары белән дә таныштыру җаен таптылар. Ә диварлар буйлап төрле күргәзмәләр тезелеп киткән. “Тукай иҗатына багышланган кул эшләре бәйгесе ел буена барды, – диде бу җәһәттән Казан арты тарих-этнография музееның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов. – Иң яхшыларын Казан тамашачысына күрсәтергә алып килдек”. Ә бер читтә, тыйнак кына, исемнәре һәркемгә билгеле язучыларыбыз, шагыйрьләребез басып тора. Монда Арча төбәгеннән чыккан, бүген иҗат итеп ятучы язучыларның һәм шагыйрьләрнең китаплары куелган “Тукайдан илһам алып!” дигән күргәзмә әзерләнгән икән. Тамашачылар Мәрзия Фәйзуллина, Равил Вәлиев, Рәфикъ Юныс, Вакыйф Нуриев, Сания Әхмәтҗанова, Гүзәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин кебек якташларының иҗат җимешләре белән бик кызыксынып таныштылар. Тамашачы арасында да төрлесе бар. Мәсәлән, Орнашбаш авылында туып үскән Гөлсинә ханымның беренче килүе. “Газетадагы белдерү күземә чалынды да килергә булдым. Бик шатмын. Хәтта авылдашларымны да очраттым”, – ди. Ә менә Көектән Мәүҗүдә ханым бер елны да килми калмый икән. Ул: “Телевидениедән рекламаны күрү белән билет алырга йөгердем. Барысы да – үз кешеләребез бит. Арчалылар куйган концертны берниндигә дә алыштырмыйм”, – дигән фикердә.
Авылларга сәяхәт
Дөрес әйтә Мәүҗүдә ханым. Чыннан да, Арча ягы талантларга бик бай. Акча акча янына дигән кебек, аның бит җырчылары да бер-берсенә елыша. Шуңа күрә киленнәр һәм кияүләр Гүзәл Идрисова (Арча егете Илназ Баһның хәләл җефете), Лилия Муллагалиева, Артур Хафизовларның чыгыш ясавы бер дә гаҗәп булмады. Кичә башында ук бәләкәй Тукайга охшаган яланаяклы Айтуган Хәбибрахманов “Эш беткәч, уйнарга ярый!” шигырен сөйләп җибәргәч, халык бермәлгә тын калды. Тукайны зурлаган һәр балага, шул исәптән “Кәҗә белән Сарык әкияте”ндәге сценарийда катнашучыларга да: “Балалар бездән дә уздырып укыйлар. Болай булгач, киләчәгебез бар әле”, – дигән өметләр белән Язучылар берлегенең Арча филиалы җитәкчесе Рифат Җамал, сәхнәгә чыгып, бүләкләр тапшырды.
Аннан Шүрәле, әйдәгез, авыллар буенча сәяхәткә чыгабыз, дип тәкъдим кертте. Ягъни тамашачы һәр җырчының туган авылына “кайтып килде”. Рабига апа Сибгатуллина артыннан – Иске Иябашка, Люция Хәсәнова җырына ияреп – Хәсәншәехкә. Әйтергә кирәк, бу авыл бигрәк тә бай булып чыкты: авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, бу кичәнең инициаторы, соңгы елларда төбәкнең үсеше өчен зур тырышлык куйган район җитәкчесе Илшат Нуриевның да туып үскән җире бу. Камил Гарипов Шүрәлегә сюрприз ясады: Кырлай авылына багышланган җыр җырлады. Ни әйтсәң дә, бу авыл – Шүрәленең дә туган җире бит. Шушмабаштагы “Кызлы йорт” пәйда булгач, нинди чибәр кызлар бу дип, “урман хайваныбыз” акылдан яза башлады. Симетбаштан Вәис Бәйрәмов Шүрәле сүзләрен кыстыргалагач: “Минем турыда да җырладылар”, – дип күкрәк кагып йөрде.
Кыскасы, бик тә күңеле булды Шүрәленең. Якташлык җәмгыяте президенты Фәнис Мөсәгыйтов: “Ике көн генә җитмәс, киләчәктә “Арча атналыгы” дип атарлык бәйрәм уздырырга язсын”, – дигән теләкләрен җиткергәч, бөтенләй үсенеп китте. Бәләкәйрәк кызларга күз сала башлады. Янәсе, алар үсеп җитәрләр, ә Шүрәле мәңге картаймый бит. Тукай үзе мәңге яшь булган кебек!
Чыганак: “Ватаным Татарстан”, /№ 49, 09.04.2016/