|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.04.2016
Алар Казанбашка кайтты
Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов белән Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев Казанбаш мәктәбендә бергә укыйлар. Аннан соң да гомерләре буе дус булып кала алар.
9 апрельдә Казанбаш мәктәбендә ике бөек шәхес хөрмәтенә истәлек такталары кую тантанасы булды. Анда Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Мирбат Хәстиевның улы Ренат Хәстиев, күп санлы кунаклар катнашты.
Казанбаш мәктәбе коллективы бәйрәмне бик матур оештырган иде.
Чыганак: http://arskmedia.ru/
