События

Горурланып, Арча кызы диям… 11.04.2016

Горурланып, Арча кызы диям…

Ашытбаш мәдәният йортында “Тукай төрле телләрдә яңгырый” районара конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Үзенең туган авылына шагыйрь Наил Касыймов Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов белән кайтты.

Балалар үзләре язган шигырьне, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән  Г. Тукай әсәрләрен укыганны видеотасмаларга яздырып, жюри хөкеменә җибәргән иделәр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина: “160 эштән 51е җиңүчеләр исемлегенә кертелде”, — диде. Иң яхшы эш авторлары Ашытбашка җыелды. Аларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.

Укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыды. Иң тәэсирләндергәне 5нче гимназиядән 9нчы сыйныф укучылары Адилә Гәрәева һәм Алсинә Сәфиеваның инглиз телендә Тукайга багышланган әсәрләрен уку иде. Чын татар аһәңе белән инглиз телендәге шигырьләрне шундый сәнгатьле итеп яттан сөйләде алар. Афәрин, кызлар! Укытучыларын да әйтеп үтәсе килә. Адилә Гәрәеваның инглиз теле укытучысы – Ләйсән Ильяс кызы Кәбирова. Алсинә Сәфиеваныкы – Гөлназ Сәет кызы Камалиева.

— Адилә Гәрәева сәләтле бала, — дип сөйли укытучысы Ләйсән Ильясовна. — Шигырьләр яза, “Нур” телестудиясенә йөри, инглиз теленнән “5”кә генә укый. Тукай турында язган шигырен инглиз теленә үзе тәрҗемә итте.

Курса–Почмак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлүсә Мортазина үзе язган “Туган як” шигырен яттан сөйләде.

Кайчакта миннән сорыйлар,

Кайсы яктан безгә килдең дип.

Горурланып, Арча кызы диям,

Арча минем туган җирем дим.

 

Румия Надршина

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение