События

"Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды 13.04.2016

"Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды

9 апрель көнне Яңа Кишет авылы китапханәсендә "Мәктәп елым, гомер юлым!" дип исемләнгән кичә узды.Кичәгә моннан 31 ел элек Яңа Кишет урта мәктәбен тәмамлаган укучылар, өлкән укытучылар, мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылды.

Тамашачыларга ,"Укытучым белем, моң язым, кеше иткән олы остазым!" исемле китап күргәзмәсе, мәктәп елларын чагылдырган электрон презентация тәкъдим ителде. Очрашуның беренче өлешендә өлкәннәр чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлау юнәлешендә киңәшләр бирделәр. Кичәнең икенче өлеше укытучыларга хөрмәт, ихтирам хисләре белән тулы булды. Өлкәннәрнең кадерле истәлекләрне барлап, үз укучыларына җиткерә алуы, укучыларның һәр укытучыны яратып, ихтирам белән искә алуы күңелле дә дулкынландыргыч та иде. Төпле киңәш, изге теләк, җыр-бию белән үрелеп барган кичә табын артында дәвам итте. Бу эчкерсез, гади, тыйнак бәйрәм хисләре һәркемнең йөрәк түрендә әле озак сакланыр!

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение