События

Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды 14.04.2016

Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды

Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.

Аеруча Казан, Яр Чаллы, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәтә.

Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортостан, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси, Пермь крае укучылары катнашты.

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре 12 нче апрельдә билгеле булды. Алар арасында безнең районыбыз укучылары да бар. Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятеннән Фәләхова Фирүзә — шигырь , Зиятова Дилә проза номинациясендә дипломант булдылар. Драматургия буенча Түбән Мәтәскә урта мәктәбеннән 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия III, Наласа урта мәктәбеннән 8 нче класс укучысы Нәҗметдинова Камилә II урынга лаек булдылар. Бәйгегә чакырылган барлык укучыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Энҗе Мостафина

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение