События

Арчалылар “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында 15.04.2016

Арчалылар “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында

Узган атнада “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә эшче һөнәрләр буенча Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты үтте. Анда егетләр һәм кызлар илледән артык эшче һөнәр буенча көч сынашты. Моңарчы безнең колак ишетмәгән бүгенге заман һөнәрләре, күз күрмәгән җиһазлар бар. Җай чыккан саен яшьләрне яманларга тырышабыз. Мин монда аларга сокланып кайттым.

Ярышта безнең районнан да яшь белгечләр катнашты. Алдан алар турында хәбәрдар да түгел идем әле. Ярышлар барган павильоннарның берсендә Арчаның бишенче гимназиясе укытучысы Ләлә Ибраһимова үзе килеп дәште. Укучысы Алсинә Сафиева белән килгән.

– “Мин – оста” исемле бәйгедә катнаша Алсинә. Ул 4 этапта – теория, модельләштерү, тегү, өй эшен тәкъдир итү – үтә. Көндәшләре бик көчле. Аннан алар 10–11 сыйныфта белем ала, ә безнең Алсинә 8 сыйныфта гына укый. Ә караш барысына да бертигез, – диде Ләлә Ибраһимова. – Шулай да мин Алсинәнең булдырачагына ышанам. Беренче егермелеккә керсәк, ул безнең өчен зур җиңү булачак.

Күрәм, Алсинә үзе зурракка өметләнә.

– Минем укытучыларым бик яхшы. Өйдә дә тегүчеләр, әти дә, әни дә тегә. Мәктәптә дә теләге булган кешегә өйрәнергә мөмкинлек зур. Үземә күлмәкләр, сарафаннар тегәм инде мин, – ди ул.

Яңа Кенәрдән 11 сыйныф укучысы Салават Сәгъдуллин мәктәпне тәмамлагач (егет алтын медальгә бара) теш табибы булырга хыяллана. Буш вакытында кул эшләре тота. Кул эшләре дигәнне тегү, чигү дип уйлый күрмәгез, станокта тукмак, уклау кебек әйберләр ясый икән. “Анысы киләчәктә үзем өчен кирәк булачак”, – ди.

– Кулы эшкә бара бу егетнең. Биредә ул уклау кырып күрсәтте. Башка биремнәрне дә бик яхшы эшләде. 50 кеше арасыннан беренче егермелеккә керде, – ди 30 елга якын стажы булган технология укытучысы Ринат Фәйзрахманов. – Гомумән, кулы белмәгән хезмәте юк Салаватның. Өйләрендә терлекләр асрыйлар, алты баш мөгезле эре терлекләре генә бар.

Шунда Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова белән капма–каршы очраштык.

– Бүген безнең студентларыбыз да ярыша, – диде ул килүенең сәбәбен аңлатып.

Аның күрсәтүе буенча икенче павильонга юл алам. Менә икән алар. 4 курс студенты Камилә Гниятова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән ничек эшләвен күрсәтә, шулай ук 4 курстан Гөлгенә Мөхәммәтҗанова башлангыч сыйныфларга дәрес биреп күрсәтә.

– Ярыш аның белән генә бетми әле, – диләр укытучылары. – Ул 4 көн бара һәм һәрберсендә икешәр бирем.

Гөлгенә дә, Камилә дә ярышта киләчәктә менә дигән укытучылар булачакларын исбатлап күрсәттеләр. Шулай булырга да тиеш иде, чөнки алар Арча педагогика көллиятеннән!

Арча агросәнәгать көллияте студентлары да Wordakills “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатында сынатмады. Аларны мин эзләп таба алмадым. Соңыннан сорашып белештем. Редакциягә чакырып фоторәсемгә дә төшердек әле үзләрен. Кондитер Гөлназ Мостафина (укытучысы Альбина Әскәрова) белән авыл хуҗалыгы механизациясе буенча Азат Сафин (Ринат Зәйдиев) – икенче, икмәк ризыклары пешерү буенча Гөлүсә Әхмәдиева (Сания Хаҗиәхмәтова) өченче урыннарны яуладылар. Алия Хәлиуллина да (Гадилә Җамалиева) татар ашлары пешереп, югары бәя алды. Безнең яшьләр “чабып барган атны да туктата, утка да керә” торган шул.

Бу юлы да арчалылар каралты–курасы белән йорт “салып куйганнар” иде. Башка еллардагыдан аермалы буларак, быел Кукмара һәм Арча районнары гына шулай әзерләнгән булып чыкты. “Каралты–курада сыер, бозау, сарык, ат, кош–корт.

– Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тарафыннан бирелгән күрсәтмә буенча эшләнде ул, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. – Шәһәр балаларын да авыл хуҗалыгы белән таныштыруны күздә тоттык.

Биредә бу көннәрдә шәһәр мәктәпләре, техникумнары, көллиятләреннән килделәр. Чыннан да, терлекләрне беренче тапкыр күрүчеләре дә бар. Сәерсенеп сыерның мөгезен тотып карыйлар, сарыкны дуңгыз белән бутап, мыркылдавын көтеп торучылар да булды, сыер янында басып торып, сөтнең каян килгәнен белмәүче дә табылды.

Кызыксынучылар өчен безнең район “ишегалдында” терлекләрдән тыш та әйбер күп иде. Һәрвакыттагыча сәнгать мәктәбе укытучысы Нияз Миннемуллин агачтан ясалган кул эшләрен алып килгән. Аның искиткеч матур, зур бөркетен кат–кат килеп карадылар. Арчадан Илсөя Әхмәдиеваның чиккән чүәкләре, Гөлназ Ибраһимованың чиккән түбәтәйләре, Иске Кырлайдан Гөлназ Хәбибуллинаның сәйләнне җыеп ясаган гөлләре, Лесхоздан Гөлүсә Садыйкованың каен тузыннан эшләнгән чәчәкләре, Айваннан Альбина Зыятдинованың оригиналь милли яулыклары, агросәнәгать көллияте студентларының тимер эшләнмәләре  яныннан берәү дә тыныч кына үтеп китә алмады.

Арча үзешчәннәре өчен ул көннәр кызу эш  вакыты булды. Көне буе  алар “Казан ярминкәсе”нә килүчеләргә матур чыгышларын бүләк итте.

Яшь профессионаллар ярышын карарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров,  Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе  Әсгать Сәфәров, район башлыгы  Илшат Нуриев килгән иде.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение