|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
15.01.2026
Арча музеенда күргәзмәләр залында
«Казан арты» тарих-этнография музеенда районыбыздан чыккан танылган шәхесләргә багышланган, танылган рәссамнар иҗатларын чагылдырган һәм башта төрле темаларны үз эченә алнган күргәзмәләр оештырылып тора.
14.01.2026
Арчада искечә яңа елны каршы алу узды
Территорияләрне бизәү алдан ук игълан ителгән бәйгегә, ниһаять, нәтиҗә чыгарылды. Кем тырышлыгын кызганмаган, күңелен биреп тирә-юньне бәйрәмчә бизәгән, чын мәгънәсендә кышкы әкият тудырган, шул тиешенчә бүләген дә алды.
13.01.2026
“Ракета” хоккей командасы Саровтан җиңү белән кайтты
10-11 гыйнварда Саров шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында хоккей уеннары узды. Анда безнең районның “Ракета” хоккей командасы уңышлы чыгыш ясады һәм лаеклы җиңү белән кайтты, дип хәбәр итә Арча Боз Сарае матбугат хезмәте.
12.01.2026
Бәйрәм көннәрендә Арчага 5 меңнән артык кунак килгән
Яңа ел бәйрәмнәре Арча районында туристлар агымы белән узды. Бәйрәм көннәрендә районга 5 меңнән артык кунак килде. Алар арасында Италия, Мексика һәм Африка илләреннән килгән чит ил туристлары да бар.
11.01.2026
Арча стадионында итекле хоккей буенча бәйге узды
Арча шәһәрендә күңелле һәм истә калырлык спорт-сәламәтләндерү чарасы — итекле хоккей буенча ярышлар оештырылды. Әлеге бәйге катнашучыларга да, тамашачыларга да күтәренке рух, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.
06.01.2026
Арча волонтерлары Казанда госпитальдә
Волонтерлар госпитальдә дәваланган срлдатларны да онытмыйлар. Яңа ел алдыннан Казандагы 7 нче хастаханәсендә булып кайтканнар. Биредә махсус хәрби операция зонасынннан яраланып кайткан егетләр өчен госпиталь урнашкан. Яңа ел күчтәнәчләре белән 39 кап тутырып, шунда дәваланучы егетләргә дип госпитальгә илтеп тапшырганнар.
05.01.2026
Арча районында «Күрше фест»ның кышкы сезонына старт бирелде
Татарстанда «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны башланды: республиканың район һәм шәһәрләреннән 49 проектка кышкы бәйрәмнәр оштыру өчен грантлар бирелгән иде.
04.01.2026
95 һәм 90 яшь: зирәклек, җылылык һәм рәхмәт
Гыйнвар башында ике райондашыбыз Фирая Гыйниятовна Нургалиева (95 яшь) һәм Нина Николаевна Николаева (90 яшь) юбилейларын билгеләп үтте.
03.01.2026
Арчадан Бари Бакировның олы юбилее
Бүген 48 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Бари Каюмович Бакировка - 80 яшь.
Ул Арча педагогика көллиятендә физкультура укытты ул. Ул укыткан, чемпионнар ясаган студентлар үзләре укытучы я башка һөнәр иясе. Әмма спортка мәхәббәт каннарына сеңгән.
02.01.2026
Бүген Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде
Бүген нефть-газ үткәргечләр төзүче, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Гәрәфи улы Шәйхетдиновка 90 яшь тулган булыр иде. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә - бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән, гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән якташыбыз ул безнең - Илсур Шәйхетдинов.
01.01.2026
Арчаның үзәгендә Яңа елны каршылау аеруча күңелле
Үзәк Чыршыны шәһәрнең үзәк мәйданына күчерү халыкка аеруча ошады. Кем белән генә сөйләшмә, барысы да шулай ди. Дөрестән дә, шәһәр үзәгендә булу бик уңайлы шул. Машина белән килгәннәргә дә, җәяү генә чыгучыларга. Тирә якта яңа ел утлары белән балкып торган биналар, баганалар, агачлар шәһәр үзәген әкият дөньясына әйләндергән.
28.12.2025
Кәчедә яңа медпункт ачылды
Кәче авылы халкы өчен күңелле вакыйгалар булып кына тора. Әле кайчан гына ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылган иде. Бүген, 26 декабрьдә аның янәшәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
26.12.2025
“Игенче“ ширкәтендә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды
25 декабрьдә “Игенче“ ширкәтендә район терлекчеләренең унбер айлык эшенә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек фермаларында булдылар, эш оештырылуы белән таныштылар.
Соңыннан унбер айлык эшкә йомгак ясап, алда торган бурычларны ачыкладылар. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекчелектә эшне яхшырту буенча бурычлар куйды.
25.12.2025
Сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршы бәйрәме узды
25 декабрь көнне Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды
Аңа сәләтле балалар, уку алдынгылары, җәмәгать эшләре активистлары, олимпиадаларда җиңүчеләр, сәнгать, спорт өлкәсендә уңышлар яулаучылар чакырылган иде. Аларны әкият геройлары каршы алды. Балалар район башлыгы Алмаз Хисаметдинов белән фотога төштеләр, Кыш бабай, Кар кызы белән очраштылар, алар белән дә истәлек фотолары ясадылар, Кыш бабайга хат яздылар.
24.12.2025
Марсель Шәрәповның яңа китабы дөнья күрде
Сарай Чокырча авылында яшәп иҗат итүче Марсель Шәрәпов «Өч почмаклы хат» дигән роман язган һәм шушы араларда гына аның шул исемдәге китабы да дөнья күрде. Бу китабында авторның башка күләмле әсәрләре дә урын алган.
Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган романы үз укучыларын табар, ә пьесаларын сәхнәләрдә күрербез, дип ышанабыз. Марсель Шәрәповка яңа иҗат уңышлары телибез.
22.12.2025
Иске Чүриле мәктәбендә «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына көрәш турниры узды
Иске Чүриле мәктәбендә «Яңарыш» ширкәте җитәкчесе Илгизәр Садыйков призына яшь көрәшчеләр арасында көрәш турниры узды.
Анда 12 командадан 122 көрәшче катнашты. Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Хисаметдинов яшь спортчыларны сәламләп аларга уңышлар теләде.
21.12.2025
Арчалар Казанда ярминкәдә
Арчалар Казанда Яңа ел алды ярминкәсендә катнашты. "Ак барс" агрокомплексы" ширкәте, "Ватан", "Яңарыш", "Заря" агрофирмалары, "Кызыл Яр" ширкәте килгән иде. Шәхси ярдәмчел хуҗалыклардан бал белән Яхин Алмаз, сөт ризыклары белән Галәвиева Фирая сату итте. Галәветдинов Альберт, Фатыйхов Илназ крестьян-фермер хуҗалыклары ит алып килгән. Кәче, Иске Чүриле, Яңасала авыл җирлекләре катнашты, "Якты Көн" кооперативы, Арча сөт комбинаты, Арча сыр заводы үз продукцияләрен тәкъдим итте.
20.12.2025
Көчле спортчыларны, тренерларны котладылар
19 декабрьдә спортта уңышка ирешкән мәктәп укучыларын, тренерларын район башлыгы котлаячак дигән хәбәрне алдан белдек. Чөнки безнең улыбыз Сәгыйть Надршин быел таэквондо буенча Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә иреште. Аягын авырттыру сәбәпле Россия чемпионатына баралмый калды. Кара билбауны чүттән генә алмый калды. Тренерлары Газинур һәм Руслан Борхановлар алдан хәбәр итеп куйдылар. Ак күлмәктән, кара чалбардан бәйрәмчә киенеп килергә. Сәгыйть бик сөенде. Район башлыгы үзе котлаячак!
19.12.2025
Арчада “Дуслык күпере”: “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны
Быел кышын Арча халкын “Дуслык күпере – Мост дружбы” исемле этномәдәни квест берләштерәчәк.
“Күрше” фестивале вакыйгалары “Татарстанда кыш” проекты кысаларында узачак. Узган атнада “Күрше” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча 1400 гаризадан 49 иң яхшы проект сайлап алынган. 11 инициатива – үзмәшгульләрнеке, калган 38е – юридик затларныкы. Әлеге чаралар Татарстан Республикасының 30 районын колачлаячак. Шунысы сөендерде – җиңүчеләр арасында Арча район мәдәният йорты тәкъдим иткән “Дуслык күпере – Мост дружбы” проекты да бар.
18.12.2025
Арчада яшәүче Гөлбәгьда апа белән Харис абый 55 ел бергә
Арчада яшәүче Гөлбәгъдә апа белән Харис абый Гакашиннарның бергә яши башлауларына 55 ел. Киләсе елда, Алла боерса, Харис абыйга 80 яшь туласы.
17.12.2025
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 95 еллык олы юбилеен билгеләп үтте.
Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында “Чорлар аша карыйм үткәннәргә” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булды.
16.12.2025
Арчадан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ал
16 декабрьдә көндез Арчадан һәм кичен Казаннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә чәкчәк төялгән машина юл ала.
14.12.2025
Вәсилә апага - 100 яшь
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгьзәм Гайфуллин. халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова котлады.
13.12.2025
Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә 165 кг чәк-чәк әзерләнде
"Зилант" фонды командасы Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллиятенә килде. Студентлар һәм укытучылар махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә 165 кг чәк-чәк әзерләп һәм тагын керосин лампасы биреп җибәрделәр.
12.12.2025
Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады
Казанда узган «Арктур» республика бәйгесендә арча Укучылар Сарае хезмәткәре Айгөл Галәветдинова “Өстәмә белем бирү учреждениесен үстерү программасы” номинациясендә беренче урын алды.
10.12.2025
Арчада геройларны искә алдылар
Арчаның Җиңү паркында Россиянең Ватан Геройлары көне (9 декабрь) уңаеннан районның Бөек Ватан сугышы Геройлары, Хезмәт Геройлары, хәрби хәрәкәтләр, махсус хәрби операция Геройларын искә алдылар. Искә алу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин катнашты. Мәктәп укучылары да килде. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби хезмәт ветераннары да искә алу чарасында катнаштылар. Геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.
09.12.2025
Арчада бер яклы, кыска гына урамга да асфальт җәйделәр
Ежков урамы таралып, бүленеп-бүленеп урнашкан. Бер башы «Тепло-Сервис» ширкәте турысыннан тауга таба төшкәндә. Нәкъ яр кырыенда урнашкан бер яклы, берничә йортлы урам. Быел шул урымга да асфальт салдылар. Анда яшәүчеләр сөенеп туя алмый
08.12.2025
Мөхәммәтҗан бабай истәлеге
Арча агросәнәгать көллиятендә Габдрахман Ишморатовка багышланган фәнни-гамәли конференциядә байның ышанычлы приказчигы Мөхәммәтҗан Төхфәтулла улының оныгының улы Илдар Шәфигуллин да бар иде. “Мөхәммәтҗанның кызы Нәфига, аның кызы Мөршидә минем әни була“, – ди Илдар Габделфәрт улы.
06.12.2025
Арчада “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы” бәйгесе узды
Арча элеваторы базасында “2025 елның иң яхшы эретеп ябыштыручысы“ дип аталган һөнәри юнәлеш бирү турниры уздырылды. Анда Арча агросәнәгать көллиятенең үзендә һәм аның Арчадагы филиалында укучы егетләр катнашты.
06.12.2025
Арчаның алтынчы мәктәбе укучылары - республика бәйгесе җиңүчеләре
5 декабрьдә Казан Кремлендә “Бел һәм юл куйма!“ дип аталган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында җиңүче укучыларны бүләкләделәр.
05.12.2025
Якташыбыз Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша
Арча укучылар сарае директоры урынбасары Айгөл Галәветдинова «Служение» бөтенроссия муниципаль премиясе бәйгесендә катнаша.
04.12.2025
Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр белән очрашу узды
Район башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайтып, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле комиссовать ителгән егетләр белән очрашты.
03.12.2025
“Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды
Арча үзәк китапханәсенең уку залында “Күңелем тулы ачкыч” дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
Ул Әниләр көне уңаеннан үткәрелде һәм ачыктан-ачык сөйләшүгә, аралашуга корылган иде. Икенче төрле әйткәндә, әниләрнең үзара серләшүе булды ул.
02.12.2025
Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
01.12.2025
Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 96 ел!
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-1995) — язучы, "Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа.
30.11.2025
Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк!
Айван мәдәният йортында үтте ул. Түрдә бер гаиләдән чыккан бертуганнар Вәлишевалар утырды. Илһамия апа белән Рәүф абый Вәлишевлар кызлары. Луиза, Равия, Сания, Дания, Дилбәр...Алар сигез булалар. Олысы Линиза, Наилә һәм кечкенәсе - игезәк сыңары Ирек бакыйлыкка күчтеләр. И-и, Ирек матур итеп "Пәрәмәч" шигырен сөйли иде. Көлдерергә оста иде. Хатыны Нурзия сөйләде ул шигырьне.
28.11.2025
Шәхес эзләре: Габдрахман Ишморатовка багышланган конференция
27 ноябрьдә Арча агросәнәгать көллиятендә XIX гасырның икенче яртысында – XX гасыр башында яшәгән сәнәгатьче, сәүдәгәр һәм химаяче, Казан артында иң эре җирбиләүчеләрнең берсе Габдрахман Әхмәт улы Ишморатовка багышланган “Халык хәтерендә яшәр илгә иткән игелек“ дип аталган фәнни-гамәли конференция булды.
27.11.2025
Якташыбыз Илназ Баһны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 27 ноябрь көнне якташыбыз Илназ Баһның туган көне!
Кабатланмас иҗаты, эш-гамәлләре белән туган районыбызны зурлаган, тамашачылар мәхәббәтен яулаган күренекле якташыбыз – Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ (Баһавиев Илназ Фаил улы) 1983 нче елның 27 нче ноябрендә Арча ягында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ул балачактан ук музыкага тартыла. Нәтиҗәдә, тырышлыгы, табигый таланты белән зур үрләргә ирешә, композитор, шагыйрь, автор-башкаручы булып таныла.
26.11.2025
Якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 26 ноябрь көнне якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
25.11.2025
Сугыш белән беркетелгән дуслык эзләреннән: Людмила Сайгадинова Арчага кайтты
Газетабызның 7 ноябрь санында Мәскәүдә гомер итүче Людмила Сайгадинованың “Сугыш белән беркетелгән туганлык” язмасы чыккан иде.
Әлеге мәкаләдә Людмила Сайгадинова әтисе Хасмагомед Сайгадинов һәм якташыбыз Гани Сафиуллинның Бөек Ватан сугышыннан башланып, еллар белән сыналган дуслыгы турында язды. Автор әлеге батыр егетләрнең дуслыгын милләтара туганлык тарихы дип атый.
25.11.2025
Арча педагогия көллиятенең «Илһам» театр студиясе Казанда узган “Премьера” фестивалендә җиңү яулады
Быелгы фестивальдә Арча педагогия көллиятенең «Илһам» театр студиясе Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча әзерләнгән «Әнә шул елларда» күренеше белән уңышлы чыгыш ясады.
Чыгыш жюри тарафыннан югары бәяләнеп, 1 нче урынга лаек булды.
24.11.2025
Арчада «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына 60 мәктәп укучысы җыелды
21 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты кысаларында Арча мәдәният йортында яшьләр өчен интеллектуаль «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены узды. Турнирда районның 25 мәктәбеннән 60 укучы катнашты
23.11.2025
Фирдүс Гыймалтдинов белән очрашу
Очрашу барышында авторның “Шом”, “Үлемнән бер адым алда”, “Буа”, “Урда ханы Үзбәк” әсәрләренең күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифтында бастырылган вариантлары тәкъдим ителд
21.11.2025
20 млнлык гуманитар ярдәм җыю – район халкының көчен исбатлады
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз янында булып кайтты.
19.11.2025
Район башлыгы Түбән Мәтәскәдә киндер эшкәртү цехы төзелешен тикшерде
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов 18 ноябрьдә Түбән Мәтәскә авылында киндер сабагын беренчел эшкәртү цехы ачарга әзерләнүче эшмәкәрләр янында булды. Әлегә цехта монтаж эшләре бара.
18.11.2025
Казанда узган «Прорыв» бәйгесендә арчалылар зур уңышларга иреште
Әлеге мәртәбәле чарада Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
«Тамчылар» бию төркеме ике II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Яшь башкаручыларның осталыгын әзерләүче җитәкче – Гомәрова Альбина Данис кызы.
16.11.2025
Тернәкләндерү үзәге җылылык бүләк итә
«Өмет чаткысы» тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм бездә эшлүче хезмәткәрләр махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләделәр.
14.11.2025
Арча районы белем бирү оешмалары татарча диктант язды
Арча районы белем бирү оешмалары “Татарча диктант – 2025” бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
13.11.2025
Арчадан чираттагы гуманитар колонна кузгалды
10 ноябрьдә Арчадан чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына китте.
Волонтерлар төркемнәре, район халкы кырык биш көн дәвамында солдатларга көчләреннән килгәнчә барлык кирәк-яракны – медикаментлар, азык-төлектән алып, транспорт һәм мунчага кадәр туплады.
11.11.2025
Арчаның 6нчы мәктәбенә - 8 яшь
7 нче ноябрьдә Арчаның 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе үзенең 8 еллык туган көнен билгеләп үтте
Мәктәп үз тарихын 2017 нче елдан башлый.
07.11.2025
Арча мәдәният йорты батыр уллар үстереп биргән әти-әниләр, бергә тормыш йөген тартып барган хатыннары, балалары, туганнары җыелды.
Арча мәдәният йорты тамаша залы шыгрым тулы. Бүген анда илебезгә батыр уллар үстереп биргән әти-әниләр, бергә тормыш йөген тартып барган хатыннары, балалары, туганнары җыелды.
07.11.2025
Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә.
06.11.2025
Якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз, Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!
05.11.2025
Бөтен Арча, Күпербаш халкы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен кәбестә тозлый
Менә шундый безнең халык, элек-электән илгә килгән авырлыкны бердәм булып күтәрә. Арча, Күпербаш халкы әзерләгән кәбестә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә туган яктан "тозлы, шул ук вакытта тәмле" сәлам буларак барып ирешсен иде.
04.11.2025
Арчалар кул көрәше буенча республика беренчелегеннә җиңүләр белән кайтты
31 октябрь – 2 ноябрь көннәрендә Чистай шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу хакта “Арча” спорт мәктәбе хәбәр итә.
03.11.2025
Казан артының җырчы Фердинанды
Арча ягы егете, Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхигә халкыбыз җырларын, шул җырлар аша гасырлар тирәнлегеннән килгән көй-моңнарыбызны һәм туган телебезне киләчәктә дә илнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләргә җиткерүдә уңышлар телибез.
02.11.2025
Арча егете Данил Хәнәфиев алтын медаль яулады
Лаеш техник-икътисад техникумында өч компетенциядә һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” чемпионатының төбәк этабы үтә.
01.11.2025
Арча районы Курса-Почмак авылы халкы махсус хәрби операция зонасына 100 мендәр текте
Курса-Почмак авылында махсус хәрби операция зонасына һәрдаим ярдәм итү чаралары оештырылып тора. Мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, шәхси эшмәкәрләр, авыл халкы берләшеп, яу кырындагы ир-егетләргә кирәк-яраклар җибәрә.
01.11.2025
Шушмабашта күчмә утырыш узды
Анда катнашучылар мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәчетләрдә һ.б. социаль учреждениеләрдә булдылар.
01.11.2025
Безнең ветераннарыбыз
Фәттрахман Фәйзиев Арча типографиясенә 2003 елда килде. 20 ел кәгазь кисүче булып эшләде ул. Күптәннән лаеклы ялда. Быел Фәтхрахман абыйга җитмеш яшь тулды.
31.10.2025
Якташыбыз Бөтенроссия «Уңыш траекториясе» семинары-киңәшмәсе ндщ катнашты
9–14 октябрь көннәрендә легендар «Артек» лагере мәгариф өлкәсендә зур вакыйга мәйданына әйләнде — укучылар советларының педагог-кураторлары Бөтенроссия семинары-киңәшмәсе «Уңыш траекториясе» узды. Чара илнең иң яхшы остазларын берләштерде, алар бергәләп тәрбия һәм мәктәп үзидарәсен үстерүнең заманча ысулларын тикшерделәр.
30.10.2025
Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның “Сыналган сабырлык” исемле китабы дөнья күрде
Арчада яшәүче, тумышы белән Ашытбаш кызы Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның “Сыналган сабырлык” исемле китабы дөнья күрде.
Бу аның беренче китабы гына түгел, үз гомерендә тәүге тапкыр кулына каләм алып язган беренче әсәре.
29.10.2025
Ветераннарыбызны барлыйбыз
«Арча хәбәрләре» газетасына 95 ел. Шул уңайдан ветераннарны барлыйбыз.
Бүген гомер буе типографиядә эшләгән Гандәлиф апа Сабироваларда булдык. Хәлен белдек. Сөйләшеп утырдык. Килене Гөлнар ханым да өйдә иде. Гандәлиф апа 1939 елгы. 22 августта 86 яшь тулды.
28.10.2025
Арчадан Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннар алтын туйларын билгеләп үтте
Рәмзия Хәмидуллина район ветераннар советы җитәкчесе, ә Альберт әфәнде – аның уң кулы. Рәмзия ханымның бөтерчек кебек бөтерелеп барысына да өлгерергә тырышып йөрүенә исең китәрлек. Андагы энергиягә, дәрт-дәрманга сокланырлык. Күзләр тимәсен, дибез кайчак. Ул бернинди авырлыктан да курыкмый, ветераннарны төяп экскурсияләргә дә алып чыгып китә, гуманитар ярдәм оештыруда да иң активларның берсе ул. Бөтен башкарган эшләрен санап китеп тә булмый.
27.10.2025
Якташыбыз Бөтенроссия бәйгесендә икенче урын алды
Арчаның алтынчы мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов "Кеше тәрбияләү - 2025" Бөтенроссия бәйгесендә "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә икенче урын алды.
26.10.2025
Арчада махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләделәр
Олы йөрәкле, ярдәмгә ашкынып торучы волонтерлар, хезмәт коллективлары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрен Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Рамил Мөхәмәдияров һәм Татарстан Республикасы “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” сугышчан хәрәкәтләр ветераннары җәмгыяте рәисе Илнур Яруллин тәбрикләделәр.
25.10.2025
Шушмабаш мәктәбе чираттагы җиңүен яулады
Шушмабаш мәктәбе “Агросәнәгать комплексында кадрлар“ дигән федераль программада катнашып, чираттагы җиңү яулады
24.10.2025
Казиледән Ләүлия һәм Мәхмүт Дияровлар зөбәрҗәт туйларын билгеләп узды
Ләүлия ханым каршы килеп караса да, балалары авыз да ачтырмаган, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә булган. Бу көнне бирегә иң якыннары – балалары, оныклары, якыннары җыелды. Алар каршында зөбәрҗәт туй медальләре алышу, кызыл туйдагы кебек китапка кул кую – үзе дәрәҗә!
23.10.2025
Фәнис Зыялыга 50 яшь тулды.
Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Якташыбыз Фәнис Зыялы шигырьләре
23.10.2025
Балтачка шашка ярышына бардылар
Балтач районы Кенәбаш мәктәбендә шашка буенча дусларча турнир "Төньяк балкышы" үтте. Ярышларда Киров өлкәсе, Мари Иле һәм Татарстан спортчылары катнашты. Кубокны Кенәбаш укучылары алды. 2нче урында - Арча районы Пешәнгәр укучылары. 3нче - Киров өлкәсе укучылары.
23.10.2025
Мәйсәрә апага 95 яшь тулды
Бүген Ашытбаш авылында яшәүче Мәйсәрә апа Гарәфиевага 95 яшь тулды.
Ул 1930 елда туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән. Гомер буе фермада терлекче булып эшләгән. Шуннан лаеклы ялга киткән.
22.10.2025
Мәктәптә хәйрия ярминкәсе узды
Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итү максатыннан Курса-Почмак мәктәбендә “Без бергә” хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
Сатуга балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләр, әти-әниләре пешергән ризыклар, тәм-томнар, укытучылар әзерләгән, бәйләгән, чиккән, теккән әйберләр куелган иде.
21.10.2025
Өлкәннәр ункөнлеген ябу тантанасы узды
Районда өлкәннәр yнкөнлеге һәр ел оешкан төстә үтә. Котлаулар, бүләкләүләр, төрле чаралар, очрашулар, күзгә-күз аралашулар....
19.10.2025
Яңа Кенәрдә үткән көрәш ярышы җиңүчеләре
Яңа Кенәр мәктәбендә узган көрәш ярышларының җиңүчеләре:
17.10.2025
Арча шәһәре һәм авылларда юллар асфальтланды
Арча стадионы, Казансу паркына йөрергә еш төшкәнлектән (җәяү дә, машина белән дә), эх, җәяүлеләр өчен тротуар булса, дип хыяллана идем. Чөнки бу машина юлы велосипедчылар, җәяүлеләр өчен хәтәр иде. Күңелсез очраклар да булгалады.
16.10.2025
Россиянең татар журналистлары Арча районына килде
у көннәрдә Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессы “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникасъцияләр агентлыгы белән берлектә Бөтенроссия татар журналистларының VIII форумы бара. 15-17 октябрь көннәрендә бара ул.Татар журналистлары белән Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи кайтты.
15.10.2025
"Энекәш" китабының тәгъдим итү кичәсе узды
Язучы, журналист,"Мәгариф "," Гаилә һәм мәктәп " журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Рәүф кызы Закирова белән очрашу һәм "Энекәш" китабының тәгъдим итү кичәсе узды.
14.10.2025
Арча станиясендә яшәүче Бакый абый Гарәфиев шушы көннәрдә 90 яшен тутыра
Олы юбилеен ул кызлары, кияүләре, онык-оныкчыклары, якыннары арасында билгеләп үтте. “Биш бәхетем, биш шатлыгым”, – дияргә ярата Бакый абый кызлары турында.
11.10.2025
Яңа Кырлайда атлар ярышы сезонын тәмамладылар
Яңа Кырлайда ат ярышлары сезонын ябу тантанасы үткәрелде. Бу Арча районында матур яңалык булды. Көндезге сәгать 1дә тантаналы шартларда ачылды ул. Бәйрәмне районыбызның сүз остасы Данис Гайфуллин алып барды. Татарстанның атказанган һәм халык артисты ИлСаф үзенең матур җырлавы белән бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов атчыларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде.
11.10.2025
Арча агросәнәгать көллияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыйды
Арча агросәнәгать көллияте махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда беренче тапкыр гына катнашмый. Анда безнең көллиятне тәмамлаган студентларыбыз да катнаша.
09.10.2025
Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Илгиз Бәйрәмовка 75 яшь тулды
Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе житәкчесе Ленар Абдуллин аны юбилее белән котлап Татарстан Республикасы авыл хужалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Юбилярны элеккеге хезмәттәшләре дә тәбрикләде, иң матур теләкләрен житкерделәр.
06.10.2025
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат ярышы узды
Районның шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов Укучылар сарае белән берлектә оештырып йөрде. Ярышлар бик матур үтте. Балалар да катнашты.
05.10.2025
Традицион «Арча уен» быел республика күләмендә уздырылды
4 октябрьдә Арчаның үзәк стадионыныда «ТатАрча уен» ачык яшьләр спорт-күңел ачу уены узды. Чарада Арча, Теләче һәм Алексеевск районнарыннан, шулай ук Түбән Кама һәм Казаннан килгән 28 команда катнашты.
03.10.2025
Арча педагогика көллиятендә истәлекле көн
Әлифбачылар Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага багышланган повесть «Әлиф ләм мим» китабын тәкьдир итү кичәсе булды.
02.10.2025
Район мәдәният йортында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина котлап, Өлкәннәр ункөнлегендә нинди чаралар буласы турында сөйләде.
01.10.2025
Арчада «Автобабай» бәйгесе үтте
Өлкәннәр ункөнлеге уңаенгаг Арчада "Автобабай" бәйгесе үтте. Беренче урынны Дамир Шакиров яулады. Икенче урында Мөнир Сабиров, өчегче - Хашим Гарапшин.
28.09.2025
Арчада бәйрәм ярминкәсе оештырылды
Арчада өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе узды.
Ярминкәдә җаның ни тели шул бар. Хәзер кибетләрдә товар күп булса да, бездә халык ярминкәләрне көтеп ала. Озаграк үтми торса , кайчан үткәрәләр, дип сорап торалар. Моның сере , миңа калса, товар кытлыгында да түгел, ә ярминкәләрнең чын бәйрәм рухында узуы.
26.09.2025
Районның актив хатын-кызлары
Пенсионерларның аралашу үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан менә инде өченче сеткаларын үрәләр, кирәк әйберләрне җыялар. Районның пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова үзе дә һәрчак шунда. Афәрин дими ни дисең инде аларга, исән-сау булсыннар! Һәрвакыт шундый активлык күрсәтсеннәр
24.09.2025
Арчада алдынгы механизаторларны бүләкләделәр
16 сентябрьдә туфрак эшкәртүдә яхшы эшләгән өчен “Яңарыш“ ширкәте тракторчысы Евгений Чугуновка, “Казанка“ ширкәтеннән Данил Әгъзәмовка, “Курса МТСы“ ширкәтеннән Илнур Галимуллинга, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтеннән Азат Гыйниятовка дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды
23.09.2025
Арча педагогика кызлары, афәрин!
Төрле яшьтәгеләр аерым ярышты. 16-25 яшьтәге хатын-кызар арасында Арча педагогика кызлары аерылып торды. Аларның спортчы икәнлекләре әллә каян күренеп тора. Укыйлар да, Арча, көллият данын яклап төрле ярышларда да катнашалар. Баскетбол, җиңел атлетика, чаңгы һ.б. Җиңүләрне яулап торалар. Бу кросста 1нче урынны Альбина Фәйзуллина, 2нче - Зилә Сабирова, 3нче урынны Алия Зәйнуллина алды.
22.09.2025
«Арча Хәбәрләре» редакциясе - «Иң яхшы дизайн» номинациясе җиңүчесе
«Арча хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйфуллин һәм дизайнер Алия Мостафина «Иң яхшы дизайн» номинациясендә өченче урынны алдылар.
21.09.2025
Кәче авылның икенче зиратына бара торган юлны төзекләндерү эше алып барыла
Әлеге зиратны төзекләндерү эшләрендә Миндияр Хөснетдинов белән Фоат Закиров башлап йөрүчеләр булган. Андый игелекле кеше юл мәсьәләсен хәл иткәндә табылган. Ул – Галимов Тәүфыйк Илдар улы, “Ремстроймост“ ширкәте җитәкчесе. Бик күп игелекле гамәлләр башкара, махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыруга зур өлеш кертә.
20.09.2025
«Татарстан кроссы» Арчада
Кросста мәктәп укучылары, яшьләр, урта яшьтәгеләр, 60тан узганнар да катнашты. Кросста катнашучылар коймак белән чәйдән авыз иттеләр. Стадионда күңелле бер рух хөкем сөрде. Үзара күрештеләр, аралаштылар, бергәләшеп йөгерделәр. Уен-көлке, шатлыклы авзлардан стадион яңгырап торды.
19.09.2025
Гариф Ахуновның тууына 100 еллык юбилейны Арчада зурлап билгеләп үттеләр
Г.Ахунов ис. Казанбаш мәктәбендә шулай ук матур очрашу булды. Г.Ахунов укулары булып, җиңүче балаларны котлап үттеләр. Мәктәптә Г.Ахунов музее тантаналы шартларда ачылды. Ишеккә аркылы сузылган тасманы язучы кызы Наилә ханым кисте.
18.09.2025
Арчада машина йөртүче студентлар арасында бәйге узды
Арчада машина йөртүче студентлар арасында бәйге узды. Алар өч этапта ярышты. Беренче урынны Раяз Камалиев яулады. Икенче урында Инсаф Габдуллин, өченче - Рамазан Хәбибуллин.
17.09.2025
Арчада алдынгы механизаторларны бүләкләделәр
Аларга район җитәкчесе Алмаз Хисаетдинов дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.
16.09.2025
Раил Шакирҗанов - Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче
Вологда шәһәрендә илнең 8 иң яхшы яшелчә үстерүчесе Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында җиңүче булу өчен ярыштылар.
15.09.2025
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы башланды
15 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы игълан ителде.
13.09.2025
Арча Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында
Район Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында матур бер очрашу узды. Арча интернат-йортында талантлы җырчы һәм музыкант Андрей Маламан концерт оештырды. Үзе әйткәнчә, ул яхшылыкны яраткан җырларының һәркемгә билгеле гади юллары белән тарату ысулын тапкан. Андрей Николаевич җылылык һәм мәхәббәт белән тулган таныш көйләрне башкарды, һәр чыгышын күңелгә ятышлы әңгәмә һәм һәр тамашачыга игътибар белән озата барды. Ахырда, рәхмәт йөзеннән, аңа милли мәдәният символы булган түбәтәй бүләк иттеләр.
11.09.2025
Арча командасы – көч!
Казанда махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогының финал этабы узды.
Ул бөтен Татарстаннан 200гә якын спортчыны берләштерде. Әлеге проект Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә һәм тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.
