События

Ул Сикертән мәктәбендә укыган 18.04.2016

Ул Сикертән мәктәбендә укыган

16 апрельдә Сикертән мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә истәлек тактасы кую тантанасы булды.

Булачак язучы биредә 1941-1944 елларда укыган.

Тантанада Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр Хәсәнова һ.б. кунаклар катнашты.

Һәрбер урман үз агачы, һәр тау үз кыясы, һәр болын, ялан үз чәчкәсе белән күркәм булган кебек,  һәрбер милләт тә үзенең талантлы, атаклы ул – кызлары белән күркәм. Илне ил итеп, халыкны халык итеп күтәрүче дә алар.

Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы- М.Мәһдиев әнә шулай халыкның йөрәге, халыкның күзе булып яшәгән шәхесләрнең берсе иде. Халкым дип янып яшәде… Ул зур дәрәҗәләргә дә иреште, ләкин гади булып кала белде. Шул килеш безнең күңелләрдә калды.

Булачак Халык язучысы үзенең иҗат эшчәнлеген яшь хәбәрче булудан башлаган. Ул 1948 – 1960 нчы елларда Саба, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Яшь мөгаллимнең каләм чарлый башлаган вакыты шушы чорга туры килә. Вакытлы матбугат битләрендә үз мәкаләләре һәм шигырьләре белән чыгыш ясаган яшь укытучы ХХ йөз ахырына Габдулла Тукай премиясе лауреаты һәм Татарстан Республикасының халык язучысы дәрәҗәсенә ирешә.

Мөхәммәт ага бик күп еллар дәвамында Казан дәүләт университетында махсус курс алып бара, татарлар яшәгән төбәкләрдә фольклор әсәрләрен җыю экспедициясен оештыра.

Мөхәммәт Мәһдиевне һич икеләнмичә без үзебезнеке дип әйтәбез, чөнки ул дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында безнең мәктәптә укыган. 1944 нче елның 24 нче июнендә Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлау турында таныклык алган.

Авылдаш язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның  үлемсез әсәрләрен яратып укыйлар, халыкчан әдәби геройларын күңел түрендә саклыйлар. Шул уңайдан  16 нчы апрель көнне  мәктәптә Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә язучының кызы – Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Гәүһәр Хәсәнова, Арча муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифуллин Рамил Илгиз улы, Арча мәгариф бүлеге җитәкчесе Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы , Арча мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр бүлеге методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай фонды президенты  “Ватаным Татарстан”газетасының   парламент хәбәрчесе  Гыйлемханов Риман Солтан улы,  укучылар сарае каршында оештырылган   “Нур” телерадио студиясе  яшь  хәбәрчеләре катнашты. Тантанага килгән кунакларның истәлекләре  укучылар чыгышы белән үрелеп барды. Гәүһәр ханым әтисенә  кагылышлы истәлекләре белән уртаклашты. Олы шәхес турында бары җылы сүзләр әйтелде, хөрмәтләп, сагынып искә алдылар. Мөхәммәт Мәһдиев  исеме Сикертән авылы халкы өчен зур горурлык һәм ул тарих битләрендә лаеклы урын алды.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение