|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
16.04.2016
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
14 нче апрель көнне Арчада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүгә багышланган V Республикакүләм Тукай укулары булып узды.
Әлеге бәйгедә Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Фазылҗанов Айтуган һәм 9 нчы сыйныфтан Йосыпова Кадрия «Г.Тукай иҗаты иллюстрацияләрдә» номинациясендә чыгыш ясадылар.
Нәтиҗәдә, Фазылҗанов Айтуган 1урын (Җитәкчесе: А. М. Җамалиева), Йосыпова Кадрия 3 урын (Җитәкчесе: Г. Р. Җәләлетдинова) алды. Афәрин, кадерле укучылар! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Чыганак: http://arskmedia.ru/
