События

«Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең зона ярышында жиңүче якташларыбыз Казанда ничек чыгыш ясады? 19.04.2016

«Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең зона ярышында жиңүче якташларыбыз Казанда ничек чыгыш ясады?

Казанда «Уникс» мәдәни-спорт үзәгендә ике көн дәвамында «Созвездие — Йолдызлык» республика фестиваленең финал ярышлары булды. 

Анда зона ярышында җиңү яулаган яшь җырчыларыбыз, биючеләребез, конферансьеларыбыз чыгыш ясады. Яшь җырчылар Гүзәл Закирова, Мөнир Мәрдәнов, шулай ук Арча укучылар сарае каршындагы «Сөембикә» бию төркеме махсус призга лаек булды. Конферанс номинациясендә Таһир Исмәгыйлев беренче, Инсаф Гаптелбәров икенче урынны яулады.

Зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз яшь талантларыбызны. Ә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә чыгыш ясаячак «Ар-и-Эль» бию төркеменә уңышлар телибез.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение