События

Тинчурин театрында әдәби мәйдан 14.04.2016

Тинчурин театрында әдәби мәйдан

7 – 8 апрель көнне Үзәк китапханә, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Мәгариф идарәсе” белән берлектә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” иҗтимагый оешмасы оештырган чараларда катнаштылар. 

Быелгы бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Арчалылар бәйрәмгә килгән кунаклар хөрмәтенә районыбызда популярлашып киткән “Әдәби мәйдан” оештырдылар. Шулай ук “Мәңгелек һәм бөек Тукай”, “Якташларыбыз – Г.Тукай премиясе лауреатлары”, якташларыбыз иҗатын чагылдырган “Тукайдан илһам алып…” һәм “Тукай әкиятләре балалар иҗатында” исемле бай күргәзмәлекләр тәкъдим иттеләр.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение