События

“Кино һәм китап” Әдәби кунакханә 19.04.2016

“Кино һәм китап” Әдәби кунакханә

18 апрель көнне Хәсәншәих авылы китапханәчесе Гөлкәй Хәбирова укучыларын “Кино һәм китап” исемле әдәби кунакханәгә чакырды. 

“Бүген кино була! Кино!” бала чактагы аваз әле дә колак төбендә ишетелгәндәй. Авылда кино булган көн бер зур бәйрәм иде. Киномеханик үзенең дәрәҗәсен белеп кенә игълан элеп куя. Очраган һәрбер кешенең авызында бер сүз: “Кинога барасыңмы?”…Әлеге кичә барышында әнә шулай үзебезнең балачак елларын да урап уздык, ул заманнарда  киномеханик булып эшләгән Тәбрис Фәхретдинов белән бик кызыклы әңгәмә кордык. Ә очрашуны Г.Тукайның “Кисекбаш” әкияте дәвам итте. Бу мультфильм барыбызга да шундый ошады. Әлеге кызыклы да, файдалы да очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде. Очрашудан соң укучылар китапханәгә китап алырга ашыкты.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение