События

Гарәп илендә Айдар Фәйзрахмановның фольклор коллективы 20.04.2016

Гарәп илендә Айдар Фәйзрахмановның фольклор коллективы

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәдәни үзәге булган Шардж шәһәрендә «Шардж мирасы һәм мәдәнияте» дип аталган фестиваль уза.

Анда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә катнаша. Фестиваль 15-22 апрель көннәрендә уза.

Фестивальдә Гарәп Әмирлекләре, Македония, Словения һәм башка илләрдән килгән бик күп коллективлар чыгыш ясаячак. Икешәр сәгатьлек унөч чыгыш – Татарстан ансамбле алдында фестиваль куйган планка шундый. Ил һәм милләт данын яклап чыккан сәфәр уңышлы булсын!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение