|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.04.2016
«Глянец» хореография коллективын котлыйбыз!
16 апрель көнне Йошкар-Ола шәһәрендә 1нче Халыкара «Шома бас» бию фестивале узды. Конкурста төрле төбәкләрдән иҗат коллективлары катнашты.
Биредә Арча сәнгать мәктәбе укучылары да чыгыш ясады. «Глянец» хореография коллективы II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Коллектив диплом, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде (җитәкчеләре Мортазина Зилә Азат кызы, Хисамиев Венер Гайнетдин улы). Котлыйбыз!
Чыганак: http://trkarcha.ru/
