События

Игелек иясе 20.04.2016

Игелек иясе

Симетбаш авылында туып-үскән «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы – үзенең туган авылы, якташлары өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше. Авылдагы кое һәм чишмәләр, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерү, авылның беренче тракторчыларына һәйкәл кую… Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекстөзү – аның җитәкчелегендә алып барыла торган эш.

Быел язгы каникул вакытында Лотфулла Нурисламович Симетбаш башлангыч мәктәп бинасын төзекләндерүдә дә үзеннән зур өлеш кертте. Котельный ремонтланды, мәктәп бинасы эчендә ишекләр алыштырылды, җылы бәдрәф булдырылды, стендлар яңартылды, яңа пәрдәләр куелды. Балаларга укырга, тәрбия алырга мөмкинлекләр артты. Бу ярдәм Лотфулла Нурисламович тарафыннан бер тапкыр гына уздырылган акция түгел. 2010нчы елның 1нче сентябренә мәктәп бинасын, аның тирә-ягын төзекләндерүдә үзеннән өлеш керткән иде инде. Ул вакытта мәктәп бинасының нигезе ныгытылды, тыштан стенасы сайдинг белән тышланды, түбәсе профнастил белән ябылды.

Хөрмәтле Лотфулла Нурисламович! Ташкичү төп мәктәбе дирекциясе, укытучылар коллективы Симетбаш авыл халкы, балалар өчен башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәбез!

И.ГЫЙБАДУЛЛИН,

Ташкичү төп мәктәбе директоры

Чыганак: http://trkarcha.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение