Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
18.01.2018
Румия Надршина җиңү яулады
17 гыйнварда район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы киңәшмәсендәТатарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева профсоюз тормышын даими рәвештә гадел яктыртканы өчен “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының Рәхмәт хатын тапшырды.
17.01.2018
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел!
Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеенда күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыгын билгеләп үттеләр. Музейның фәнни хезмәткәре Ленар Гөбәйдуллин кичәне алып барды. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Казаннан якташыбыз, журналист Риман Гыйлемханов, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Закуан кайтты. Очрашуда шулай ук хатын-кызларыбыз һәм ир-атларыбыз арасыннан дин әхелләре катнашты.
16.01.2018
Хатын-кызлардан волейболда кем көчле?
“Арча” спорт комплексында декабрьнең бер шимбә, якшәмбесендә – ике көн буе волейбол ярышлары булды. Беренче көнне район хатын-кыз командалары уйнаса, икенче көнне ир-атлар арасында ачык волейбол турниры үткәрелде.
15.01.2018
Шушмабашта бәйрәм гөрләде
Шушмабашта бәйрәм гөрләде: “Тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, рәхәтләнеп күңел ача алабыз икән, бу үзе зур бәхет!”
14.01.2018
Районның иң яхшы шахматчылары билгеләнде
“Ладья” шахмат клубында район беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда районның иң көчле шахматчылары катнашты. Арчадан юрист Ленар Вахитов район чемпионы булды. Ленар Дамирович районда шахмат буенча бердәнбер спорт мастерлыгына кандидат. Районның ел чемпионы булып өч ел рәттән кала. Бик тыйнак кеше. Республикада үткәрелгән авыл шахматчылары арасында да 1нче урынны алды ул. Ә күптән түгел Зәйдә үткәрелгән ярышта безнең команда 4нче урынны алды.
13.01.2018
Район башлыгы призына татарча көрәш
13 гыйнварда Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында район башлыгы призына татарча көрәш буенча ярышлар булды. 2002—2004нче елгы мәктәп укучылары бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев яшь көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Көрәштә барысы 80ләп яшүсмер көрәште. Район көрәшчеләр федерациясе рәисе Ринат Алиев: «Көрәшне үстерер өчен эшләргә кирәк, — диде. — Тренерларның эш нәтиҗәсе менә шушындый ярышларда күренә инде. Әнә, күрәсез бит тренерларның үзләрен дә, ничек җан атып йөри алар үз көрәшчеләре өчен. Әнә, Яңа Кенәр мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллин, Курса ягыннан Марат Әхмәдиев…
12.01.2018
Җиңүчеләрне котладык
2017 ел азагында мәктәп укучылары арасында “Геройлар көне уңаеннан” үткәрелгән иншалар конкурсына йомгак ясап, нәтиҗәләрен газетага язып чыккан идек. Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты. Арча ДОСААФ оешмасыннан да килделәр. Рамил Гарифҗанов җиңүчеләрне уңышлары белән котлады, ил-көнгә лаеклы уллар һәм кызлар булып үсүләрен теләде.
12.01.2018
Сикертән мәктәбендә III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды
Конкурска 200дән артык эш кабул ителгән һәм икенче турга шулар арасыннан 87се сайлап алынган, укучыларга чакыру җибәрелгән.
11.01.2018
«Кышкы уеннар» җанга рәхәт бирә!
Ап-ак карлары, могҗизалы бизәкләре, кызыклы уеннары белән Яңа ел килде. Яңа елны һәркем узенчә көтеп ала. Без – балалар – кышкы каникулларны аеруча зарыгып көтеп алабыз. Шуңа күрә дә тимераякта шуабыз, кардан әкият геройлары һәм кар бабай ясыйбыз, чаналарда бер-беребезне узышабыз. Чаңгы юлы буенча шууы үзе бер күңелле!
10.01.2018
“Мин татар дип горур басып торам…” (бәйгегә нәтиҗә)
Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм, әлбәттә, районның яшь каләм тибрәтүчеләрен барлау максатында, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арча–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” дигән бәйге игълан иткән иде. Яңа ел алдыннан аңа нәтиҗә чыгарылды.
09.01.2018
Руслан Әгълиев — изге күңелле тылсымчы
Яңа ел алдыннан районга Казаннан Кыш бабай белән Кар кызы кайтты. “Изге күңелле тылсымчы бул” акциясе кысаларында Татарстан Республикасындагы Бөтенроссия халык фронты вәкилләре ятим балаларга чын бәйрәм бүләк итте.
08.01.2018
Арча Укучылар сараенда шашка буенча район ярышлары уздырылды
4 нче январь көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә район ярышлары узды-рылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде: 1-2 нче сыйныфлар, 3-4 нче сыйныфлар, 5-7 нче сыйныфлар һәм 8-11 нче сыйныф укучылары арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.
07.01.2018
Күпне күргән әбиләр
7 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераны Кафия Гарифуллинага 90 яшь тулды. Ул үз гомерендә күпне күргән, сугыш еллары һәм аннан соңгы чорның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше.
06.01.2018
Мини-футбол буенча “Арча” спорт мәктәбе командасы 3 нче урында
6 нчы гыйнвар көнне Шәмәрдәндә Саба районының “Олимп” спорт мәктәбе беренчелегенә 2004-2005 нче елгы егетләр арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте.
Ярышларда “Арча” спорт мәктәбе командасы да катнашты һәм 3 нче урын алды. Команданың тренеры – Насибуллин Ринат Рашшатович.
05.01.2018
2017 ел нинди табышлары һәм югалтулары белән истә калачак?
Узып баручы 2017 ел төрле вакыйгаларга бай булды. Аларның кайберләре тарих битләрендә аеруча зур урын алып торачагы бәхәссез. Шулай да әлеге ел нинди вакыйгалары белән истә калачак? Быел безнең нинди зур табышларыбыз һәм югалтуларыбыз булды? Аларны кабаттан хәтеребездә яңартыйк.
04.01.2018
Кыш бабай 3 миллион хат алган
2017 елда “Россия почтасы” Кыш бабай резиденциясенә халыктан килгән 3 миллионнан артык хат һәм открытка тапшырган.
03.01.2018
Район башлыгы сәләтле балалар белән очрашты
Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриевның сәләтле балалар белән очрашуы, чәй өстәле артында кара-каршы утырып аралашуы матур гадәткә кереп бара. Быел да ул 26 декабрьдә Арча Мәдәният йортында үтте. Анда шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре Алмаз Ибраһимов, Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов катнашты.
02.01.2018
2018 ел безгә нинди күчтәнәчләр әзерли
2018 ел безгә нинди күчтәнәч әзерләгән? Киләсе елдан гамәлгә керә торган кайбер үзгәрешләргә аерым тукталып китик.
01.01.2018
Яңа ел бәйрәме чаралары
30 декабрь, 2–9 гыйнварда 19 сәгатьтә Арча шәһәре стадионында “ТатАрча Кар бабайда кунакта” күңел ачу программасы.
31 декабрьгә кадәр Арчаның 1нче, 2нче, 3нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиядә, 6нчы мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшли.
30.12.2017
«Мин татармын» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
Арча үзәк китапханәсе, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Арск-информ» филиалы, «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсе, Арча районы «Ак калфак» оешмасы «Мин татармын» дигән бәйге игълан иткән иде. Ул өч номинациядә — проза, шигърият, публицистика — үткәрелде.
29.12.2017
Халык коллективы исемен алдылар
Арча Питомнигы клубы каршында эшләп килүче “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбленә (җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина), Шурадан “Чордашлар” фольклор ансамбленә (Клара Хөсәенова) һәм Кышкардан “Нур” театр төркеменә (Ләйсән Шәфигуллина) халык коллективлары исеме бирелде. Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
Рәсемдә «Нур» халык театры коллективы, сулдан икенче Ләйсән Шәфигуллина
28.12.2017
Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады
24 декабрьдә Казанда «SFORZANDO» балалар башкару сәнгатенең Халыкара Олимпиада фестиваль бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Айнур Шәрәфиев уңышлы чыгыш ясады. «Халык уен кораллары» (гитара) номинациясендә ул III дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Алеева Милеүшә Тәлгать кызы).
27.12.2017
Арчада Кыш бабай бүләкләрен югалткан?
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктә «Күңелле Яңа ел яки Кыш бабай ничек бүләкләрен югалткан» дигән чыршы бәйрәме булды. Балалар Кыш бабай белән дә очраштылар, бүләкләрне дә табарга булыштылар, күңел дә ачтылар.
26.12.2017
Арчада Казансу паркының икенче өлеше ачылды
23 декабрьдә кичке сәгать 7дә Казансу паркының икенче өлеше тантаналы шартларда ачылды. Район башлыгы Илшат Нуриев Арчада шундый уңайлы, матур ял итү паркы төзелүенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде, районда матур үзгәрешләр дәвам итәчәген әйтте, район халкын Яңа ел белән котлады һәм паркны саклап тотарга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды.
25.12.2017
Арчаның Үзәк чыршысында утлар кабынды!
23 декабрь кичендә, Казансу паркының икенче өлешен тантаналы шартларда ачканнан соң, район башлыгы Илшат Нуриев Арчаның Үзәк чыршысы янына килде һәм халыкны киләсе Яңа ел белән котлады. Район башлыгы Илшат Нуриев районда башкарылган һәм дәвам итәсе эшләр турында сөйләде.
25.12.2017
Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча Арча районы беренчелеге булып узды
23 нче декабрь көнне “Ладья” шашка-шахмат клубында Кыш бабай һәм Кар кызы призына шашка буенча Арча районы беренчелеге булып узды. Ярышларда барлыгы 11 ир-ат һәм 4 хатын-кыз “Районның иң көчле шашкачысы” исеме өчен көрәште.
24.12.2017
2017-18 нче уку елының чаңгы сезоны ачылды
21 нче декабрь көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы буенча эстафета ярышлары узды. Шулай итеп 2017-18 нче уку елының чаңгы сезоны ачылды. Ярышларда Курса Почмак, Иске Кырлай, Ашытбаш, Сеҗе, Кенәр, Лесхоз, Арчаның 6 нчы номерлы мәктәпләреннән 9 команда катнашты.
23.12.2017
Хезмәттә үткән гомер
Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, озак еллар Шушмабаш мәдәният йортын җитәкләгән, бик күп спектакльләрдә төп рольләрне башкарган, берсеннән берсе тирән эчтәлекле, төрле номерларга бай булган концерт-тамашаларны алып баручы, район һәм республика күләмендә оештырылган бәйге-конкурсларда актив катнашучы, күп еллар оештырылган “Уйнагыз, гармуннар!” ярышларының алгы сызыгында булучы, мәдәният чараларына багышлап чыгарылган альбомнардагы фотоларда еш күренүче Әхмәтов Хәйдәр Гани улы белән очраштык.
22.12.2017
Эшлим дигәнгә эш бар
22 декабрьдә Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Рәфыйков, бүлек белгече Дамир Гыйлаҗев күңелле вакыйгаларда катнаштылар.
21.12.2017
Онытылмас моң
“Казан арты” тарих-этнография музеенда «Арча кичләре, сагыну хисләре…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәбез фронтовик шагыйрь, бик күп җырлар авторы Мостафа Ногманның тууына 105 ел тулуга багышланды. Мостафа Ногманның иҗаты белән якыннан таныштык, җырларын тыңладык, шигырьләрен укыдык. «Казан арты» тарих-этнография музее директоры урынбасары Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы Мостафа Ногманның биографиясе, иҗаты турындагы тулы мәгълүматны кичәбез кунакларына җиткерде. Арча педагогия көллияте студентлары Илһам Яруллин, Маннур Вильданов, Фәндүс Гыйлметдинов, Рәсим Хөснетдиновларның
20.12.2017
Бүкән белән сыйладылар
Узган атнада Арчадан бер төркем делегация (фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр, үзешчәннәр, Арча халык театры үзешчән артистлары) Оренбург өлкәсенең Татар Каргаласы авылында булып кайттылар. Ерак сәфәрнең максаты – Татарстаннан читтә яшәүче кардәшләребез тормыш–көнкүреше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, ике арада дуслык күпере төзү. Оренбург татарлары безне нәкъ үзебезчә гармуннар уйнап каршы алдылар. Мондый якты йөздән мең километрга кадәр юл үтү авырлыгы да, арганлык та эреп юкка чыкты. Соңга калып килүгә карамастан, Татар Каргаласы авылы үзешчәннәре безгә үзләре әзерләгән концерт тәкъдим иттеләр. Аннан фатирларга кунарга озаттылар.
19.12.2017
Арчаның 9нчы балалар бакчасыннан Елена Фәрхуллина республика ярышында икенче урында
Арча педагогика көллиятендә “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” исемле рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы республика бәйгесе булды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә һәм катнашучылар саны елдан ел арта бара. Алай гына да түгел, рус телле тәрбиячеләрнең әлеге бәйгегә әзерлекләре дә яхшырганнан яхшыра.
18.12.2017
Якташыбыз «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире билгеле. Республиканың әдәби журналын Рөстәм Галиуллин җитәкләячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» хәбәрчесенә үз чыганаклары аша билгеле булган.
17.12.2017
Якташыбыз Булат Сәлаховның беренче китабы дөнья күрде
Татарстанның атказанган артисты, драматург, республиканың язучылар берлеге әгъзасы Булат Сәлаховның беренче китабы дөнья күрде. “Яратылмый калган ярлар” пьесалар җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Җыентыкка 7 әсәр ( “Яр” драмтик новелласы, “Була язган вакыйга” комедиясе, “Яр буе Хәмидулла” ретро-комедиясе, “Йөгән” моңсу комедиясе, “Ел фасыллары” әкияте, “Көтү” лирик комедиясе һәм “Яратылмый калган ярлар” балладасы) кергән.
16.12.2017
Божа балалар бакчасы балалар кышкы урманга «сәяхәт кылды»
Туган ягыбызга карлары, бураннары белән кабат салкын кыш килде. Ә кышын табигать искиткеч матур була. Аеруча кышкы урман шушы ел фасылына гына хас булган гүзәллеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Ак мамык шәлләрен ябынган купшы чыршылар, йомшак бүрекләрен кигән куаклар, карлы юрганын ябынган җир сирәк кенә күренгән кояш нурларында җемелдәп йокыга талган табигатькә ниндидер әкияти сихрилек өсти.
14.12.2017
Мирҗәмдә клуб ачыла. Рәхим итегез!
2017 елның 15 декабрендә халкыбызга өч Геройны биргэн данлыклы Арча районы Мирҗәм авылында зур вакыйга булачак. Ныклап төзекләндерелгәннэн соң авыл клубын ачу тантанасына Мирҗәм авылында туган авылдашларны чакырабыз.
Башлана 13 сәгатьтә.
14.12.2017
Сикертәндә Мөхәммәт Мәһдиев укулары
Арча районы Сикертән мәктәбендә III Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары бара. Конкурска 200дән артык эш кабул ителгән һәм икенче турга шулар арасыннан 87се сайлап алынган, укучыларга чакыру җибәрелгән.
13.12.2017
Арча Үзәк китапханәсендә конкурс-викторина узды
12 декабря в Арской центральной библиотеке прошел конкурс-викторина «Конституция Российской Федерации – основной Закон России», посвященный Дню Конституции Российской Федерации
12.12.2017
Алар 60 ел пар канатлы
Тәскирә апага Аллаһы Тәгалә бәхетле гомер, куанычлы картлык насыйп иткән — янәшәсендә ире Ришат абый хатынын кадерләп йөри, тирә-ягында терәкләре — балалары, оныклары тәгәрәшә. 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап Тәскирә Абдрахманова янына район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде һәм юбилярга РФ Президентының, район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
11.12.2017
Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Бүген, 11 нче декабрь көнне, якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә!
Минхаҗев Вагиз Васил улы 1955 елның 11 декаберендә Татарстан республикасы Арча районы Хәсәншәех авылында туган.
10.12.2017
Арча Үзәк китапханәсендә Геройлар көненә багышланган кичә узды
8 декабря сотрудники библиотеки провели устный исторический журнал «Навечно памятью дано…», посвященный Дню Героев Отечества.
10.12.2017
Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне!
Илшат Әхәт улы Галимуллин 1962 елның 10 декабрендә ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа.
10.12.2017
Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения!
Осина Любовь Михайловна родилась 10 декабря 1958 г. в д.Тюбяк-Чекурча Арского района Татарской АССР.
Заместитель главы Арского муниципального района, заместитель Председателя Арского районного Совета
09.12.2017
Арчада бер көндә өч вакыйга
Кичә, изге җомга көнендә, Арча җирлегендә өч изге вакыйга булды – Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани музее, Мәрҗани чишмәсе һәм Симетбашта “Нурислам” мәчете ачылды. Аларда күренекле шәхесләр, дәрәҗәле кунаклар катнашты. Бу чара мәгърифәтче, дин әһеле, күпкырлы галим Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Безнең өчен боларны көтелмәгән хәл, дип әйтеп булмый, чөнки барысы да күз алдыбызда калкып чыкты. Барып күрергә дә, сокланырга да өлгердек.
08.12.2017
Арчада Геройлар көнен билгеләп үттеләр
9 декабрь Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Геройлар белән очрашулар оештыру матур да, патриотик тәрбия ягыннан файдалы да традициягә әверелеп бара. Менә икенче ел рәттән инде безгә бик теләп Россия Геройлары кайта, мәктәпләргә барып укучылар белән аралаша. Узган ел Россия Герое Дмитрий Сафин кайтып киткәннән соң, Арча икенче мәктәбенең яшь армиячеләр отрядына аның исеме дә бирелгән иде.
07.12.2017
Арча фермерлары
Районның беренче фермерларыннан булган Камил Фатыйхов бүген инде көлке тоелган бер вакыйга турында сөйләде. Колхоз рәислегеннән китеп аерым хуҗалык төзергә тотынган иде ул.
– Эшләп йөрим шулай, танышларым очраганда нәрсә белән мәшгуль булуым турында сорыйлар. Фермер мин дип әйтергә оялам бит. Ул вакытта кимсетүле сүз кебек иде, бүген инде менә күпме кеше “Мин – фермер!” – дип күкрәк сугып әйтә ала.
06.12.2017
Бер көндә Симетбашта мәчет, Ташкичүдә музей ачыла. Рәхим итегез!
8 декабрь көнне Арча районында Ш.Мәрҗаниның 200 еллыгына багышланган истәлекле чаралар узачак. 10.00 сәгатьтә Ташкичүдә Ш.Мәрҗани музеен ачу, 10.50 сәгатьтә Ш.Мәрҗани чишмәсен ачу, 11.30 сәгатьтә Симетбашта яңа мәчет ачу һәм җомга намазы көтелә. Райондашларны әлеге чараларда катнашырга чакырабыз!
05.12.2017
Курса–Почмак терлекчелек фермасы республика бәйгесендә җиңде
Сентябрьдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы “Иң яхшы терлекчеләрнең ялын оештыру бүлмәсе”нә республика бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгедә безнең районнан Курса–Почмак терлекчелек фермасы да (“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте) катнашты һәм беренче урынны яулады.
05.12.2017
Мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов үзе укыган Арча мәктәбе белән һәрвакыт элемтәдә булды
“Рафис Тимерханович мәгарифнең нәрсә икәнен аңлый, шуңа күрә без аның Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнүе турындагы хәбәрне сөенеп, әмма дулкынлану белән кабул иттек”, — дип белдерде Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе директоры Эльмира Сафина “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
04.12.2017
Арчада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр концерт карады
1–10 декабрь республика һәм районда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге буларак билгеләп үтелә. Ә 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында район сәнгать осталары катнашында зур концерт булды.
03.12.2017
Наласада көрәш буенча ачык район беренчелеге узды
2 декабрьдә Наласа урта мәктәбендә 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар арасында «Игенче» хуҗалыгы призына милли көрәш буенча ачык район беренчелеге узды. Анда 17 командадан 100 дән артык көрәшче катнашты.
01.12.2017
Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 87 ел!
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-1995) — язучы, "Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.
Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа. Шәҗәрәсе буенча җиде буын ата-бабасы мулла нәселеннән булып, әтисе Сөнгат мулла большевиклар инкыйлабыннан соң мөгаллимлек эшенә күчәргә мәҗбүр була. 1937 елда ул кулга алына һәм «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугылып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә.
30.11.2017
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге
Арчаның “Әдәбият һәм сәнгать” музее урнашкан бина — Х1Х гасыр ахырында төзелгән, ул республикабызның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кергән. 1917 елгы Революциягә кадәр бу йортның хуҗасы беренче катында кибет тоткан, ә икенче катында гаиләсе белән яшәгән.
Анда 1920-1930 елларда Арча кантоны милиция идарәсе, 1930-1975 елларда район халык суды, 1975-1993 елларда балалар музыка мәктәбе эшли, ә 1995 елдан районның “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачыла. Бүгенге көндә, музейлар берләшү сәбәпле, ул Арчаның “Казан арты” тарих — этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге буларак эшли.
29.11.2017
Син аңа Әни диячәксең
Узган якшәмбе менә шушы фәрештәгә тиң әниләр көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне чәчәк кибетләре ишеге ябылып тормады. Яшь кенә бер кыз баланың сатучы белән сөйләшеп торуына колак салдым. “Миңа чәчәкләрнең иң-иң матурларын бирегез, зинһар. Алар минем әниемә”, – диде ул. Йөзендә елмаю балкый, күзләре яна… Үземнең балаларым бер кочак чәчәк бәйләме алып кулыма тоттыргач, ничек куанганымны күз алдына китерәсезме? Барлык балалар да шундый булсын, әниләрен күркәм гамәлләре белән куандырып торсын иде. Алар өчен кечкенә генә куаныч та чиксез дәрьяга тиң.
28.11.2017
Арчаның каратэ осталары Мәскәүдән уңыш яулап кайтты
Узган атнада Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүче укучылар традицион каратэ буенча Мәскәү шәһәре кубогына узган ярышларда катнашып кайтты.
27.11.2017
Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе узды
Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе булды. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты. 24 районнан 38 кыз килгән иде. Икенче турга 11 гүзәл үтте. Беренче урынны Түбән Камадан Ләйсән Әхмәтҗанова алды һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды.
26.11.2017
Бүген якташыбыз, Галиуллин Рөстәм Госман улы, 30 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 26 ноябрь көнне, якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 30 яшьлек юбилее!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
25.11.2017
Арчада “Елъязма битләреннән…” дип аталучы кино-концерт узды
Кем ничектер, тик мин Арча һәвәскәрләре, үзешчәннәре катнашындагы концертны карарга яратам. Үзебезнекеләрнең чыгышы ничә карасаң да ялыктырмый. 22 ноябрьдә Арча Мәдәният йортындагы ике сәгатьлек концерт та шулкадәр тиз узгандай булды, карап туеп та булмады.
24.11.2017
Арчада конференция булды
24 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXVII конференциясе булды.
24.11.2017
Арчада мөнәҗәтләр кичәсе узды
Район үзәк китапханәсендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җирле бүлекчәсенең чираттагы очрашуында мөнәҗәтләр кичәсе үткәрделәр.
23.11.2017
Арча Мәдәният йортының иҗат коллективы Халыкара фестиваль–конкурстан уңышлар яулап кайтты
18-19 ноябрьдә Екатеринбургта милли мәдәниятнең I нче Халыкара фестиваль–конкурсы узды. Татарстан данын яклап анда Арча Мәдәният йорты иҗади коллективы катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы: “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Филарит Гасыймов) “Инструменталь башкару.
22.11.2017
Үрнәк авыл җирлегендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе узды
Авыл җирлекләрендә “Ир солтаны–2017” район бәйгесе старт алды. Беренчесе Үрнәк авыл җирлегендә булды.
21.11.2017
Арчаның 11 нче балалар бакчасында “Балалар китабы атналыгы” узды
Узган атна безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук аларның әти- әниләре өчен дә “Балалар китабы атналыгы” булып күңелләргә кереп калды. Атналык барышында күп төрле эшләр башкарылды . Һәр үткәрелгән чараның максаты нәниләргә китапка карата кече яшьтән мәхәббәт, хөрмәт , кызыксыну уяту иде.Бу оештырылган чараларга барлык группалар да бик ныклап әзерләнделәр,әти- әниләрдә үзләренең актив эшчәнлеген күрсәттеләр.
20.11.2017
Муса Җәлил премиясен алган якташыбыз
Даны еракларга таралган, җырларда мактап җырланган, биш йөз еллык тарихы булган Наласа авылына багышланган “Гасырларны кичкән Наласа” китабы 2012 елда басылып чыкты. Якташыбыз Рөстәм Галиуллин бу китапка кереш сүзендә:“Авыл хәтере – мәңгелек. Изге эшләре, игелекле гамәлләре белән тарихка кереп калучыларны буыннан-буынга үрнәк итеп сөйлиләр.
19.11.2017
Фәрит Мөхәммәтшин Арчада семинар-киңәшмәдә катнашты
17 ноябрьдә Арчада халыкның эшчәнлек активлыгын арттыру буенча зона семинар–киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
18.11.2017
Поздравляем Ибрагимова Данила Исмагиловича с днем рождения
Ибрагимов Данил Исмагилович родился 18 ноября 1949 г. в деревне Старый Кырлай Арского района Татарской АССР, был самым младшим среди 10 братьев и сестер. Отец - ветеран Первой мировой войны.
17.11.2017
Арча районыннан әлеге бүләккә ун механизатор лаек булды
2017 елның 3 августыннан 25 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы “Иң яхшы комбайнчы” дигән конкурс үткәрде. Аның максаты иген уңышын җыйнап алуда югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү, урып–җыю техникасының җитештерүчәнлеген арттыру, авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү иде. Конкурста ашлык суктыру комбайннарында һәм үзйөрешле ургычларда эшләүче 1000ләп механизатор катнашты.
16.11.2017
Иске Ашыт халык театрын Казан тамашачысы көтә
Иске Ашыт халык театры Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар” әсәрен сәхнәләштергән иде. Быел да коллектив шул спектакль белән иҗат сезонын башлап җибәрде. Шушмабаш, Ашытбаш, Сикертән, Әтнә районының Күшәр авылларында чыгыш ясады, 18 ноябрьдә Иске Иябаш, 20 ноябрьдә Иске Ашытта куячак.
15.11.2017
Арча балалары «Кунаклашу»дан дәрәҗәле исемнәр яулап кайтты
11 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Кунаклашу» Халыкара халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале узды. Татар халкының күпсанлы кунакларны үзенә җыючы милли традицион уңыш бәйрәме. Конкурс-фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары актив катнашты.
14.11.2017
Мөрәле балалар бакчасында «Уңыш» бәйрәме узды
Табигатьне кызгылт-сары төсләргә бизәп, җирдә моңсу көз хөкем сөрә. Алтынсу яфракларга төшкән саран кояш нурлары күзләрне чагылдырып бар җирне сихри матурлыкка күмә. Елның шундый сихри фасылында татар халкы элек- электән “Уңыш” бәйрәмнәре үткәргән.
13.11.2017
Арчага ике чемпион, бер призчы кайтты
10-12 ноябрь көннәрендә Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча «Урал кубогы» бөтенрәсәй турниры булып узды. Быелгы турнирда Пермь өлкәсенең ике командасыннан тыш, Татарстан, Башкортстан, Свердловск, Чувашстан, Марий Эл, Киров, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Мордовия һәм Оренбург көрәшчеләре бил алышты.
12.11.2017
Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр укыдылар
Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр уку кичәсе булды. Аны зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова алып барды. Кеше күп килгән иде. Арча педагогика көллиятеннән дә төшкәннәр. Арчада яшәүче Әлфия Галимова, Рая Фәтхуллина, Нурфия Шәйхиева, Нурхадә Хәнәфиева, Мәрьям Кашапова, Хәсибә Гатауллина, кунагыбыз Рания Габдрахманова бик матур итеп мөнәҗәтләр укыдылар. Алар төрле темага иде.
11.11.2017
ИЛНАЗ БАҺ БЕЛӘН ГҮЗӘЛ ИДРИСОВА ДҮРТЕНЧЕГӘ КЫЗ КӨТӘ?
Казанның Филармония концертлар залында популяр җырчы Илназ Баһның концерты узды. Хәер, Баһ гаиләсенең матур концерты үтте дисәк, дөресрәк булыр, чөнки тамашада артистның тормыш иптәше Гүзәл Идрисова белән уллары да катнашты.
10.11.2017
Арчада яңа мәктәп ачылды
Яңа мәктәп төзелү Арча шәһәре мәктәпләрендә бер сменалы укытуга күчү юнәлешендә дә мөһим вакыйга булды.
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тантанадагы чыгышын республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады.
09.11.2017
Җылы хатирәләр
Безнең халкыбызда “Күңел калмак – бер калҗа” дигән әйтем бар. Ә без өлкәннәр өчен үткәрелгән берсеннән–берсе күңелле чаралар, кадер-хөрмәт бер калҗалык кына булмагандыр. Сүзем шул турыда.
Газета аша район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы, мәдәният йортларында үткәрелгән спектакль, концертлар, музей һәм китапханәләрдә оештырылган тәэсирле очрашулар безнең күңелләрдә әйтеп бетергесез җылы хатирәләр булып саклана.
08.11.2017
Барысына да дәшмәвебез сәбәпче
Узган атнада Арча педагогика көллиятендә “Арча. Туган тел, гореф–гадәтләр: киләчәккә караш” темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Максаты – туган телне камилләштерүнең яңа ысулларын барлау, гореф–гадәтләрне яшь буынга җиткерү, милли мәдәнияттә туган телнең һәм гореф–гадәтләрнең әһәмияте, балаларда туган телгә кызыксыну уяту, милләтебезнең күренекле шәхесләре мисалында туган телнең бөеклеген күрсәтү һәм башкалар.
08.11.2017
Носыда урам концерты узды
5 нче ноябрь көнне, Носы мәдәният йортында “Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” дип исемләнгән урам концерты булып узды.Бу кичне Татарстан урамында яшәүче үзешчәннәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмебез “Каз өмәсе” күренеше белән башланып китте.
07.11.2017
Якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 7 ноябрь көнне, якташыбыз Латыйпова Мөслимә Хәбри кызының туган көне! Арча якташлыгы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә.
07.11.2017
Сикертәндә Ак калфак бәйрәме узды
Ак калфаклар киеп,ак алъяпкыч бәйләп,күңелләргә сафлыйк салыйк без…
Күбәләктәй ап-ак кар бөртекләре әйләнгәләп җир өстенә куна. Бөтен дөньяда аклык, сафлык хөкем сөрә. Яңа яуган кар өстенә басып, ак яулыклы әбиләребез, түбәтәйле малайлар, калфак кигән кыз һәм апалар мәдәният йортына җыела. Бүген биредә “Милли гореф-гадәтләр-төбәгебезнең онытылмас хәзинәсе” дип исемләнгән күркәм бәйрәм чарасы булачак. Әйе, менә шулай матур башланып китте изге җомга иртәсе.
06.11.2017
Бүген якташыбыз, Арча муниципаль район башлыгы, Илшат Габделфәрт улы Нуриев 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 6 ноябрь көнне, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне - 50 яшьлек юбилее!
Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп яшәгез! Арча халкы Сез башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәтләр белдерә!
05.11.2017
Арчада шашка ярышлары узды
Арча Укучылар сараенда районның мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлары узды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. Һәм алар арасында иң көчле уенчылар билгеләнде.
03.11.2017
Каенсардагы гаилә балалар бакчасында
2009 елда гаилә балалар бакчалары модага кереп китте. Безнең районда һәм авылларда да шул чорда 7–8 гаилә балалар бакчасы ачылды. Әмма алар озын гомерле булмады, ничек шауладылар, шулай бик тиз сүнделәр дә. Районда гына түгел, республикада да. Ә менә Каенсар авылында, шулай ук районда гына түгел, бәлки, республикада да бердәнбердер, гаилә балалар бакчасы бүгенгәчә уңышлы гына эшләп килә.
02.11.2017
Арча Үзәк китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган уен узды
1 ноября в Арской центральной библиотеке прошла интеллектуальная игра «Праздник мира и единства», посвященная Дню народного единства
02.11.2017
Арчада йөзү ярышлары узды
1 ноября в бассейне спортивного комплекса «Арча» прошло Первенство Арского муниципального района по плаванию среди юношей 2002, 2003-2004, 2005-2006 г.р., и девушек 2003-2004, 2005-2006 г.р. В соревнованиях приняли участие обучающиеся отделения плавания ДЮСШ «Арча» — 43 пловца этого возраста.
01.11.2017
Каратэ түгәрәге Арча малайларын Польшага кадәр алып барды
Беркөн редакциягә Миләүшә Нотфуллина керде. Улы Искәндәр белән Арчадан Әсхәт Гәрәев Польшада Европа Кубогына узган ярышларда катнашып кайткан, Искәндәр ярышларда беренче бишлеккә кергән. 9 илдән килгән 600 дән артык спортчы арасында чыгыш ясау үзе үк горурлык бит! Тырышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтмәсәләр, Татарстанннан икесе республика данын яклап Польшага кадәр ярышларга барыр идемени?!
30.10.2017
Арчалар Чаллыдан 1 нче урын алып кайтты
2017 елның 29 октябрь көнендә Яр Чаллы шәһәрендә А. В. Суворов истәлегенә багышланган тхэквондо буенча ачык шәһәр турниры узды. «Арча» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылар (тренеры Газинур Борһанов), Яр Чаллы һәм Питрәч командаларын артта калдырып,1 нче урын яуладылар.
29.10.2017
Арчага күрше-тирә районнарның көрәшчеләре җыелды
28 октябрьдә шимбә көнне «Арча» спорт комплексына күрше-тирә районнарның (Әтнә, Балтач, Теләче, Кукмара, Биектау, Саба, Арча) көрәшче малайлары җыелды. Заманында көрәшеп җиңүләр яулаган Фәргать Мортазин истәлегенә уздырылды ул.
28.10.2017
Казанда Гариф Ахунов иҗатына багышланган фестивальнең җиңүчеләре билгеле булды
Казанның Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте бинасында Гариф Ахунов исемендәге “Хәзинәле гомер” республикакүләм фестивале узды. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан килгән яшь талантлар Гариф Ахунов әсәрләрен татар һәм рус телләрендәяттан сөйләде. Фестивальнең төп оештыручысы — танылган шагыйрә, Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым “Татар-информ” хәбәрчесенә фестивальнең төп нәтиҗәсе булып катнашучыларның китапны кулга алып укулары булуын әйтте.
27.10.2017
Сарай–Чокырчада яңа клуб ачылды
Кыюның бәхете артык, диләр. Район башлыгы Илшат Нуриев киңәшмәләрнең берсендә җитәкчеләргә яңа клуб төзү мөмкинлеге бар, әмма бәясенең яртысын түләргә кирәк булачак, кем алына дигән сорау биргән иде. Бары тик “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов кына кул күтәрде: “Безнең Сарай–Чокырча авылы клубы бик беткән, анда тырыш халык яши, яңа клуб булса әйбәт булыр иде”, – диде.
26.10.2017
Хәсәншәехтә балалар бакчасы ачылды
Бай тарихлы, дәрәҗәле шәхесләре белән дан казанган Хәсәншәех авылында балалар бакчасы ачу тантанасы булды.
Авыл уртасында юл кырыенда гына әллә каян күзгә ташланып, балкып тора ул бина. Исеме җисеменә туры килә – “Салават күпере”. Нәкъ яңгыр артыннан яктырып кояш чыкканнан соң салават күпере пәйда булган кебек балачак дөньясы баш калкытты.
25.10.2017
Арча Үзәк китапханәсендә һәвәскәр бакчачылар фикер алышты
25 октября работники Арской центральной библиотеки провели встречу садоводов-любителей за дегустационным столом «Мой огород — здоровье и доход»
24.10.2017
Арча педагогия көллияте студентлары ярышларда катнашты
21 октябрь көнне Арча стадионында жиңел атлетика буенча район беренчелегенә кросс узды. Ярышларда хатын-кызлар 1 км, ә ир-егетләр 2 км. арада көч сынашты. Кызлар арасында беренче булып финишка Арча сәнәгать коллиятеннән Лиана Имамиева килде (3.48,3) .
23.10.2017
Иске Йорт киленнәре
Иске Йорт 110 кешесе булган 30 хуҗалыклы авыл. Үзенә күрә кечкенә генә клубы да бар. Артистлар килмәсә дә, концертлар, спектакльләр куелмаса да, төрле чаралар үткәреп, үз–үзләренең күңелләрен күреп, тыныч кына яшәп яталар. Узган атнада шундый чараларның берсендә катнашырга да туры килде.
22.10.2017
Шушмабаш авыл җирлегенең авыл урамнары яктырган
Үзара салым акчасын һәр авыл җирлеге үзенчә файдалана. Берсе авылларда урам юлларын төзекләндерә, икенчесе су кертә, өченчесе зиратларны тәртипкә китерә һәм башкалар. Кыскасы, кемнең кайсы җире ныграк “авырта”. Әмма барысының да максаты бер – авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту.
21.10.2017
Эшләүчеләр һәм студентлар стадионда йөгерде
Хезмәт коллективлары һәм урта уку йортларында укучылар Арча стадионында йөгерде. Иртәнге сәгать 10да башланды ул. Һәрвакыттагыча Арча педагогика көлиятенең физик тәрбия укытучысы Бари Каюмович оештырып йөрде. Тантаналы өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов йөгерүдә катнашучыларны сәламләде, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды һәм уңышлар теләде.
20.10.2017
Районга зур кунаклар кайтты
Район сәнгать мәктәбендә Татарстанның хәрби комиссары, генерал—майор Сергей Погодин, республиканың кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская, район башлыгы Илшат Нуриев армиягә чакырылучы егетләр белән очрашты. Очрашуга офицерлар, армия хезмәте үткән ир-егетләр дә килгән иделәр.
19.10.2017
Арча баскетболчылары ТР җыелма командасы составына керде
2017 елның 12-15 октябрь көннәрендә «Арча» спорт комплексы спорт залында Татарстан Республикасы Беренчелеге кысаларында 14 яшькә кадәрге (2004 елгы һәм яшьрәк) кызлар арасында баскетбол буенча очрашулар узды.
18.10.2017
«Арча бизәкләре» — «Уйнагыз, гармуннар!» җиңүчесе
14 октября 2017 года в Национальном культурном комплексе с.Аракаево Нижнесергинского района Свердловской области прошел Межрегиональный конкурс исполнителей на национальных народных инструментах , который проводится в рамках реализации Соглашения о сотрудничестве между Республикой Татарстан и Свердловской областью
17.10.2017
Якташыбыз Дамир Нуриәхмәтов иҗаты
Дамир Фәтхрахман улы Нуриәхмәтов 1961 нче елның 7 нче сентябрендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1978 нче елда 3нче Арча урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын Арча автотранспорт предприятиесендә слесарь булып башлый.
16.10.2017
Харисовлар гаиләсе I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
4 октябрьдә Казанда иҗади гаиләләр арасында «Чикләре булмаган иҗат» II Бөтенроссия фестиваль-бәйгесе узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Харисов Рәдис Рафис улы гаиләсе белән фестиваль-бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Музыкаль гаилә, «Уен коралларында башкару» номинациясендә Харисовлар гаиләсе I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.