События

Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. 17.12.2015 Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Яңасы төзелгәнчегә кадәр авылда мәчет бөтенләй булмаган.

Арча Әлмәндәре Харис Сафин иң яхшы ир-ат ролен башкаручы исеменә лаек булды 16.12.2015 Арча Әлмәндәре Харис Сафин иң яхшы ир-ат ролен башкаручы исеменә лаек булды
«Җидегән чишмә» Арча халык театры коллективы быел да халык театр коллективларының «Идел Йорт» төбәкара фестивалендә  уңышлы чыгыш ясады һәм дипломант исеменә лаек булды.

Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте 15.12.2015 Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте
Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте

Урамнарда утлар җемелди 15.12.2015 Урамнарда утлар җемелди
Яңа ел якынлашканы урамнардагы утлардан ук күренә. Оешмалар елдагыча тирә-юньнәрен бизәү эшләренә керештеләр. Кайсы почмакка барма, бизәлгән чыршыларга, аллы-гөлле утларга тап буласың. Аларны күреп, күңелләрне дә бәйрәм хисләре били.

Арча Укучылар сарае юбилеен билгеләп үтте 14.12.2015 Арча Укучылар сарае юбилеен билгеләп үтте
Арча Укучылар сараенда зур бәйрәм-юбилей кичәсе булды. Анда алтмыш ел эчендә эшләгән җитәкчеләр, методистлар, вожатыйлар чакырылган иде. Тарихы турында видеофильм аша бик күп мәгълүмат белдек. Укучылар чыгышлары бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде.

Түбән Атыда чишмә ачылды 14.12.2015 Түбән Атыда чишмә ачылды
Түбән Аты авылы халкы тәмле сулы Сибгать чишмәсенә яратып йөри. Елга аръягындагы тау битендә урнашкан ул. Элек биредә тегермән, куян фермасы, яшелчә, алма бакчалары бар иде, дип сагынып сөйли өлкәннәр. Хәзер монда чишмә генә сакланып калган, авылдан ераграк булса да, сукмак өзелми аңа.

Түбән Мәтәскәдә «Кар шәһәрчеге» бар 14.12.2015 Түбән Мәтәскәдә «Кар шәһәрчеге» бар
Яңа, 2016 нчы елны каршы алырга әзерләнеп, кичә Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылар, укытучылары «Кар шәһәрчеген» ясадылар.

Гөберчәктә Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булган 14.12.2015 Гөберчәктә Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булган
М.Мәһдиевнең 85 еллыгы уңаеннан Гөберчәк авыл китапханәсендә » Ерагая барган саен якыная гына барасың» исеме астында искә алу кичәсе үткәрелде. Укучыларга өлкәннәр тарафыннан язучы турында истәлекләр сөйләнде.

Югары Аты мәчетенә яңа имам билгеләделәр 13.12.2015 Югары Аты мәчетенә яңа имам билгеләделәр
Югары Аты мәчетенең 10 еллык юбилеен билгеләр үттеләр. Анда район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев та катнашты. Бу көнне мәчеткә яңа имам итеп Фәрит Габдрахмановны билгеләп куйдылар.

Арчада гер спорты буенча ярышлар узды 13.12.2015 Арчада гер спорты буенча ярышлар узды
12 декабрь көнне  «Арча» яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә район мәгариф идарәсе һәм гер спорты  федерациясе  район мәктәпләре арасында 1999-2000,2001-2002,2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар катнашындагер спорты буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Орнашбаш яшьләре актив ял итә 13.12.2015 Орнашбаш яшьләре актив ял итә
Оршанбаш авылы яшьләре буш вакытта һәр көнне хоккей мәйданчыгына ашыга. Алар рәхәтләнеп  актив ял итәләр. Конькида йөри белү дә, хоккей да, спортның башка төрләре кебек, безне физик яктан ныгыта, сулыш алуны яхшырта, рухи яктан тәрбияли, ихтыяр көчен арттыра.

«Карлыгач» балалар бакчасы җиңү белән кайтты. 12.12.2015 «Карлыгач» балалар бакчасы җиңү белән кайтты.
8 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә «ЭКОлидер» һәм «Табигать белән кеше» республикакүләм бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.

Бер сүз җитә кеше җанын яраларга 12.12.2015 Бер сүз җитә кеше җанын яраларга
10 декабрь көнне Казанбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә матур чара булып узды. Мәктәп укучылары белән авыл китапханәчесе Авхадиева Рүзилә очрашты. Ул инвалидлар декадасы уңаеннан «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга» дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәтте.

Файдалы очрашу 11.12.2015 Файдалы очрашу
11 нче декабрь көнне Иске Ашыт мәктәбенә укучылар белән очрашуга Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф Халилович  килде. Ул  көзге-кышкы чорда бозда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде.

Иске Ашытта 50-90 яшьлек өлкәннәр концерт куйды 11.12.2015 Иске Ашытта 50-90 яшьлек өлкәннәр концерт куйды
Иске Ашыт авылында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чара өзгеч мизгелләр белән башланып китә

Әле дә яшисең син, авыл! 11.12.2015 Әле дә яшисең син, авыл!
Корылыклы 2010 елда кайбер фермаларда сыерларның тамак төбе белән акыруы (мөгрәү генә түгел) әле дә колак төбендә тора. Өчәр көн ач торган маллар иде алар…

Ләйлә Хәкимованы җиңүе белән котлыйбыз 10.12.2015 Ләйлә Хәкимованы җиңүе белән котлыйбыз
«Кеше һәм табигать» бәйгесендә экологик мәсьәләләрне актив яктыртучы басма матбугат, телерадиокомпанияләр һәм интернет ресурслар ачыклады.  Арча телерадиокомпаниясе хезмәткәре Ләйлә Хәкимова  “ Иң яхшы радиосюжет ” номинациясендә 1 нче урынны яулады.

Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты 10.12.2015 Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты
Арчаның 2нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты. VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсына нәтиҗә ясалган. Чәчкә Зәйнуллина “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңүче булган.

Район прокуратурасы гражданнарны кабул итә 10.12.2015 Район прокуратурасы гражданнарны кабул итә
2015 елның 14 декабрендә, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнендә, Арча районы прокуратурасы Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1 йорт адресы буенча 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.

9 декабрь — Ватан Геройлары көне 09.12.2015 9 декабрь — Ватан Геройлары көне
Арчаның Марат Лотфуллин исемендәге 2 номерлы урта мәктәбендә бу көн һәр елда истә калырлык итеп үткәрелә. Быел да шулай булды. Укучылар, шәһәрнең көньяк өлешендәге күп функцияле үзәк хезмәткәрләре эчтәлекле, матур чыгышлар әзерләнгән иде.

Район башлыгы Илшат Нуриевка сорауларыгызны бирегез 09.12.2015 Район башлыгы Илшат Нуриевка сорауларыгызны бирегез
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе узган елдагы кебек, быел да Яңа ел алдыннан муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә оештыра. Әңгәмә газетаның 30 декабрь санында басылачак.

Район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә 09.12.2015 Район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә
13 декабрьдә “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә. Ярышта 16 яшьтән өлкәннәр катнаша. Башлана сәгать 9да.

Шушмабашта зур очрашу 09.12.2015 Шушмабашта зур очрашу
8 декабрьдә Шушмабаш урта мәктәбендә шушы як зона мәктәпләренең 9,10,11 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Анда сүз киләчәккә һөнәр сайлау турында барды.

"Бәләкәч" тә нихәлләр? 09.12.2015 "Бәләкәч" тә нихәлләр?
Бүгенге көндә «Бәләкәч» тә 186 бала исәпләнә. Биредә 6 группа бар. 10 тәрбияче эшли. 8 декабрь көнне районыбызда «Голосок» дип исемләнгән җыр конкурсы булып узды. Әлеге конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар көч сынашты.

Ашытбаш һәм Барда арасы 09.12.2015 Ашытбаш һәм Барда арасы
Ашытбаш урта мәктәбендә бүгенге көндә 110 укучы белем һәм тәрбия ала. 22 укытучы исәпләнә. Шушы көннәрдә Ашытбаш мәктәбе Пермь өлкәсенең Барда гимназиясе белән үзара килешү төзелде.

Азалияне котлыйбыз! 08.12.2015 Азалияне котлыйбыз!
2015 елның 28 ноябрендә Казан шәһәрендә 5 номерлы балалар музыка мәктәбе базасында К. Черни исемендэге VI ачык яшь пианистлар Республикакүләм бәйгесе булып узды

Татарстанда бар, ә район өчен яңалык 08.12.2015 Татарстанда бар, ә район өчен яңалык
5 нче декабрьдә “Арча” спорткомплексында районның татарча көрәш буенча федерациясе кубогына татарча көрәш буенча “Диварга-дивар”  ярышы үткәрелде. Анда 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр  катнашты.

Арчада 47 миллион сумлык кыяр сатканнар 08.12.2015 Арчада 47 миллион сумлык кыяр сатканнар
Арча районының Түбән Аты авылыннан фермер Дамир Хәлиуллин җылытыла торган пленкалы теплицаларда кыяр үстерә.Теплицалар төзү, аларга газ, электр кертү, җайланмалар, кирәкле техника сатып алу өчен 20 миллион сумга якын субсидияләнә торган кредиттан файдаланган.

Киләсе елга Сабантуй көннәре билгеле 07.12.2015 Киләсе елга Сабантуй көннәре билгеле
2016 елның җәендә булачак Сабантуй көннәре бүгеннән билгеле. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов районнарда һәм Казанда 2016 елда Сабантуй үткәрү турындагы Указга кул куйды. Районнарда ул 4-5 июньдә, Казанда 9 июльдә узачак.

Безнекеләр молодцы 07.12.2015 Безнекеләр молодцы
Шушы көннәрдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнен игьтибарын жәлеп итуче илкуләм инвалидлар декадасы бара. 5 декабрь көнне Яшел Узән районындагы «Маяк» спорт комплексында бочче уеннары буенча ачык республика турниры узды.

«Салават күпере» балалар бакчасында кунакта 07.12.2015 «Салават күпере» балалар бакчасында кунакта
3 нче декабрь көнне «Салават күпере» журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашу булды.

Наил Касыймов авылдашларына концерт бүләк итте 06.12.2015 Наил Касыймов авылдашларына концерт бүләк итте
Ашытбашта зур концерт узды. Чөнки авылдашлары янына шагыйрь Наил Касыймов кайтты. Бер үзе генә кайтмаган иде. Зур мәдәният йорты тулы халык каршы алды аларны. Җыр—биюләр, кызыклы чыгышлар белән бик күңелле үтте ул.

Яңа Кенәр мәктәбендә «Код сәгате» узды 05.12.2015 Яңа Кенәр мәктәбендә «Код сәгате» узды
4 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр Россия күләм «Код сәгате»(«Час кода») акциясе үтә. Шушы акция кысаларында Яңа Кенәр урта мәктәбендә «Код сәгате» дәресе үтте.

Шушмабашлар икенче 04.12.2015 Шушмабашлар икенче
2 декабрь көнне Шушмабаш урта мәктәбенең фольклор коллективы  Балтач районында Римма Ибраһимова исемендәге районара  төбәк  иҗат фестивалендә катнашты. Мәртәбәле жюри әгъзалары коллективка югары бәя бирде — мәктәп укучылары  2 урынны алып кайтты.

Илүзә — «Ялкын» журналы редколлегиясе әгъзасы 04.12.2015 Илүзә — «Ялкын» журналы редколлегиясе әгъзасы
Ташкичү төп белем бирү мәктәбе укучылары арасында вакытлы матбугат белән дуслар шактый. Шуларның берсе — Касимова Илүзә. Ул республика газета-журналларына даими төрле мәкаләләр язып тора. Бик еш төрле конкурсларда катнаша. Шуны да истә тотып, «Ялкын» журналының яшьләр бүлеге Илүзәне редколегия составына кертте.

Арча агросәнәгать көллиятендә пешекчеләр көч сынашты 03.12.2015 Арча агросәнәгать көллиятендә пешекчеләр көч сынашты
23 — 25 ноябрь көннәрендә Үрнәк бистәсендә урнашкан Арча агро-сәнәгать  һөнәр көллиятендә World Skills Russia чемпионатының сайлап алу конкурслары уздырылды. Көллият укучылары җәмәгать туклануы өлкәсенә кагылышлы өч компетенция буенча осталыкларын  күрсәттеләр.

Арчада Мөхәммәт Мәһдиевны искә алдылар 02.12.2015 Арчада Мөхәммәт Мәһдиевны искә алдылар
«Казан арты” тарих-этнография музеенда 1 декабрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

Арча районыннан Энҗе бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе 01.12.2015 Арча районыннан Энҗе бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчесе
Арча районы Апаз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Энҗе Миннебаева бәйге нигезендә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның Арча муниципаль районы буенча җәмгыять ярдәмчесе булды.

Арча педагогия көллияте-беренче! 01.12.2015 Арча педагогия көллияте-беренче!
29-нчы ноябрь көнне Арча педагогия көллиятендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Бу ярышларда 6 уку йортыннан кызлар һәм 8 уку йортыннан егетләр командалары катнашты.

Субаш-Аты авылы халкы хоккей сезонын ачып җибәрде 01.12.2015 Субаш-Аты авылы халкы хоккей сезонын ачып җибәрде
Кичә Субаш- Аты авылы халкы хоккей сезонын ачып җибәрде. Өлкәннәр дә, яшьләр дә актив рәвештә ял иттеләр.

Арчалылар-Сәйдәнең өр-яңа клибында 01.12.2015 Арчалылар-Сәйдәнең өр-яңа клибында
Хәтерләсәгез, «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Су буйлап» җырына клип төшерделәр. Сезнең игътибарга яшь җырчының өр-яңа клибын тәкъдим итәбез.

Кушлавычта Әниләр көнен матур итеп бәйрәм иттеләр 01.12.2015 Кушлавычта Әниләр көнен матур итеп бәйрәм иттеләр
Әниләр бәйрәме уңаеннан Кушлавыч авыл клубы, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе, Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йорты, Кушлавыч "Карлыгач" балалар бакчасы коллективлары берләшеп бик матур әдәби музыкаль кичә оештырды.

Пешәнгерләр иҗат дөньясында кайныйлар 30.11.2015 Пешәнгерләр иҗат дөньясында кайныйлар
29 ноябрь көнне Пешәнгер авылы клубында әлеге авыл мәктәбендә һәм бакчасында педагог-оештыручысы, үзешчән шагыйрә Рания Галәветдинованың иҗат кичәсе оештырылды.

Раил лауреат исеменә лаек булды 30.11.2015 Раил лауреат исеменә лаек булды
9 ноябрь көнне яшь башкаручыларның “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсы гала-концерты узды. Якташыбыз Раил Бакиев III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды! Чын куңелдән котлыйбыз! Җитәкчесе Минхаерова Гузәл Марсель кызы.

Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе була 30.11.2015 Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе була
Казан арты” тарих-этнография музеенда 1 декабрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасының халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевка 85 яшь тулу уңаеннан искә алу кичәсе була. Кичәдә язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева), улы Искәндәр Мәһдиев катнаша. Барлык әдәбият сөючеләрне музейда көтеп калабыз. 6+

Бассейнда зур кунаклар 29.11.2015 Бассейнда зур кунаклар
Бүген, якшәмбе көнне, бассейнга Казаннан зур кунаклар кайтты.

Яңа Кенәрдә урам бәйрәмнәре гөрләде 28.11.2015 Яңа Кенәрдә урам бәйрәмнәре гөрләде
Яңа Кенәр мәдәният йортында урам концертлары башланып китте. Киров, Стелла Габдрахманова, Ямаш урамнары моны бик җаваплы кабул иттеләр һәм көчле программа әзерләп, авыл халкын шатландырдылар. Тәүге чыгышлар да булды.

Урта Бирәзә авылында әниләрне хөрмәтләделәр. 28.11.2015 Урта Бирәзә авылында әниләрне хөрмәтләделәр.
Кичә Урта Бирәзә мәдәният йортында «Ана-бөек исем» исеме астында авыл яшьләре һәм башлангыч мәктәп коллективы катнашында зур концерт булды. Концерт зур көч куеп әзерләнгән. Анда башлангыч мәктәп укучылары көче белән фольклор, югары класс укучылары тарафыннан аерым җырлар, биюләр, сәнгатьле сөйләм, скетч бар да бар иде.

Арча егете "Татар моңы" конкурсында катнаша. Тавыш бирергә онытмагыз 27.11.2015 Арча егете "Татар моңы" конкурсында катнаша. Тавыш бирергә онытмагыз
ТНВ каналында "Татар моңы" яшь башкаручылар телевизион конкурсы дәвам итә. Яшь талантлар арасыннан безнең район данын яклаучы Үрнәк агрокөллияте студенты Раил Бакиевка тавыш бирергә онытмагыз. Раил 35 нче сан астында чыгыш ясый. 5065 номерына 035 дип язып тавыш бирә аласыз! Тавышлар санын www.tnv.ru сайтына кереп карый аласыз!

Арчада кул эшләнмәләре күргәзмәсе булачак 26.11.2015 Арчада кул эшләнмәләре күргәзмәсе булачак
27 ноябрь көнне Арча мәдәният йортында  кул эшләре күргәзмәсе булачак.  Башлана 9 сәг 30 минутта. Барлык катнашырга, күрергә теләүчеләрне дәшеп калабыз!

Әниләр көне кайда һәм кайчан узачак? 26.11.2015 Әниләр көне кайда һәм кайчан узачак?

Иртәгә Арча мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Башлана 10 сәгатьтә. Бәйрәмдә районыбызның иң күркәм, иң үрнәк гаиләләре катнашыр дип көтелә.

Арча үзәк китапханәсендә бәйрәм чарасы узачак 26.11.2015 Арча үзәк китапханәсендә бәйрәм чарасы узачак
27 ноябрь Әниләр көне уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә » Әни — беренче сүз ,тормышта иң мөһим сүз» исеме астында бәйрәм узачак.  Чарада:  Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов , "Единая Россия" сәяси партиясе  җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, ятим балаларны опекага алган әниләр, Арча педагогия көллияте студентлары катнашачак дип көтелә. Бәйрәмдә якын кешеләребез әниләребез өчен шигырьләр сөйләнәчәк, җырлар җырланачак.

«Арча» телерадиокомпаниясе сезне дискотекага чакыра 26.11.2015 «Арча» телерадиокомпаниясе сезне дискотекага чакыра
28 ноябрь Яңа Кырлай мәдәният йортында » Арча» телерадиокомпаниясе  сезнең өчен  дискотека оештыра. Программада: дәртле җырлар, кызыклы конкурслар, шәп бүләкләр. Башлана 20.30 сәгаттә. Билет бәясе 100 сум. Рәхим итегез!  Шимбә ялларын бергәләп үткәрик

Борчыган сорауларыгыз булса, депутатка җиткерә аласыз 25.11.2015 Борчыган сорауларыгыз булса, депутатка җиткерә аласыз

26 ноябрьдә 10 сәгатьтә «Бердәм Россия»сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә килегез. Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 3-18-08, 3-28-80. «Мәрхәмәтлек үзәге» бинасы.

Арча районында “Бозлы әкият” фестиваль-конкурсы узачак 24.11.2015 Арча районында “Бозлы әкият” фестиваль-конкурсы узачак
1-6 декабрьдә Арча районында беренче тапкыр “Бозлы әкият” боз скульптурасы фестиваль-конкурсы узачак. Бу фестиваль Арча районының Яңа Кырлай авылында үтә һәм “Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе” ачылышына багышлана. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2015 елның 30 ноябренә 15:00 сагатькә кадәр Арча районының туризм үсеше бүлегендә кабул ителә.

“Бизнес-десант” эшмәкәрләргә ярдәмгә килә 24.11.2015 “Бизнес-десант” эшмәкәрләргә ярдәмгә килә
Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән кызыклы проект башлангыч алды. Ул бөтен республиканы колачлар дип уйланыла. Үз эшен ачарга һәм җәелдерергә теләүчеләргә бушлай бизнес-идеяләр вәгъдә итәләр. Чаралар 17 ноябрьдән алып 17 декабрьгә кадәр дәвам итәр дип ниятләнә. 20 ноябрьдә семинарны Арча кабул итте.

Рамил белән Дамир-өченче дәрәҗә лауреат булдылар 23.11.2015 Рамил белән Дамир-өченче дәрәҗә лауреат булдылар
19-20 ноябрьдә Казанда «Ливадия шифаханәсендә Татарстан республикасы эшче һәм укучы яшьләренең үзешчән сәнгать 11нче республика профсоюз фестивале булды. Анда мәдәният хезмәткәрләренең Арча райкомы актив катнашты.

Филология фәннәре докторы өченче мәктәптә укучыларга дәрес биргән 23.11.2015 Филология фәннәре докторы өченче мәктәптә укучыларга дәрес биргән
«Арчаның 3 нче номерлы башлангыч  мәктәбе — балалар бакчасы» базасында район укучылары Л.Толстой исемендәге Казан филология университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов белән очраштылар.

Алар каршында бернинди киртәләр дә юк 22.11.2015 Алар каршында бернинди киртәләр дә юк

Бочче безнең районда ике ел элек кенә барлыкка килде. Гомерен спортка, дөресрәге, балаларны спорт белән тәрбияләүгә багышлаган, бик күп җиңүчеләр әзерләгән, туризмны югары дәрәҗәгә күтәргән Фәрит Минхәиров тырышлыгы белән оешты ул. Моның өчен кешеләрне ярату, зур йөрәкле булу кирәктер.

Кадерләрен белегез 21.11.2015 Кадерләрен белегез
Сикертәндә әле күптән түгел генә ачылган мәдәни үзәк директорсыз калган. Кеше табып булмый, — ди Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина.

«Җидегән чишмә» тагын Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады 20.11.2015 «Җидегән чишмә» тагын Казан сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады
Үзешчән халык театр коллективларының «Идел- Йорт» төбәкара фестивале ахырына якынлаша. Башта 116 коллектив арасыннан 45 , аннан 17 иң яхшысын сайлап алганнар иде. Шушы көннәрдә Дербышки бистәсендәге Саид Галиев һәм Казандагы Ленин исемендәге Мәдәният сарайларында финал чыгышлары бара. 18нче ноябрь көнне шул 17 коллектив арасына кергән «Җидегән чишмә» Арча халык театры (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) чыгыш ясады.

Күренекле шәхесләр – безнең якташларыбыз 19.11.2015 Күренекле шәхесләр – безнең якташларыбыз
Якташыбыз күренекле әдәбиятчы, галим, тәнкыйтьче һәм педагог Габделхәй Хисмәтулла улы Хисмәтуллинның тууына быел — 120 ел. Әлеге датаны Ашытбаш урта гомум белем бирү мәктәбендә зурлап билгеләп үтеләр.

Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышлап, Тукай клубында “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була 18.11.2015 Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышлап, Тукай клубында “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була
Әдәбият сөючеләрне, Г.Ахунов әсәрләрен яратып укучыларны, әдипнең якташларын чакырабыз, дип мөрәҗәгать итәләр ТР Язучылар берлегеннән.  
20 ноябрь сәгать кичке 5тә ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Казан ш., Мөштәри ур., 14 йорт) “Хәзинәле гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә була.

Имин булмаган һәм аз керемле гаиләләр проблемаларын чишүдә ярдәм күрсәтүчеләр фикер алышты 17.11.2015 Имин булмаган һәм аз керемле гаиләләр проблемаларын чишүдә ярдәм күрсәтүчеләр фикер алышты
“Казан арты” тарихи–этнография музеенда имин булмаган һәм аз керемле гаиләләр проблемаларын чишүдә социаль хезмәткәрләр, педагоглар, психологлар тарафыннан ярдәм күрсәтү буенча республика семинары булды.

Пенсионерлар өчен хокук белемнәре мәктәбе курслары ачылган 16.11.2015 Пенсионерлар өчен хокук белемнәре мәктәбе курслары ачылган
Арча үзәк китапханәсендә өченче буын Университеты базасында «Хокук белемнәре мәктәбе» курслары ачылган. Укучы пенсионерлар алдында районның пенсионерлар союзы рәисе Сания Камалетдинова һәм Пенсия фонды  җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибатуллина чыгыш ясаган.

Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортта кичә булды 15.11.2015 Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортта кичә булды
Кушлавыч авыл клубының "Сәйләннәр" фольклор берләшмәсенә йөрүче укучыларыбыз "Сәнгать төне" акциясе һәм "Халыклар бердәмлеге көне" уңаеннан Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар.

Урта Курса мәдәният йортында үтергеческий көлкеле комедия була 14.11.2015 Урта Курса мәдәният йортында үтергеческий көлкеле комедия була
14 ноябрь көнне Урта Курса мәдәният йортына рәхим итегез. «Җидегән чишмә» Арча халык театры сезгә Аманулланың «Сәхнә артында гауга» комедиясен тәкъдим итә.

Тәртип һәм хокук сагында 13.11.2015 Тәртип һәм хокук сагында
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ел да һөнәри бәйрәмнәре – Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен Мәдәният йортында зурлап үткәрә.

Кичә юлларда иминлек сагында торучы ЮХИДИ хезмәткәрләренең көндәлек эшләрен чагылдырган видеофильм белән башланып китте.

Сарай-Чокырчада бәхетле кешеләр яши 13.11.2015 Сарай-Чокырчада бәхетле кешеләр яши
Сарай-Чокырча фермасына килүгә андагы кешеләр күплегенә игътибар иттем.

— 31 кеше эшли монда, — диде ферма мөдире Рифат Гыйлаҗев. — Авылның үз кешеләре генә җитми, Курсадан да килеп эшлиләр.

Арча мәчетендә җыелыш узды 12.11.2015 Арча мәчетендә җыелыш узды
11 ноябрь көнне Арча Үзәк мәчетендә район мәчетләрендә дини укулар алып баручы укытучылар семинары булды. Ошбу чарага “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Камил хәзрәт Вәлиуллин һәм Диния нәзарәтеннән фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллиннар килгән иде. Шулай ук ошбу чарада күрше Саба районыннан килгән кунаклар да катнашты.

Арчада бөтендөнья сыйфат көне узачак 11.11.2015 Арчада бөтендөнья сыйфат көне узачак
12 ноябрь — бөтендөнья сыйфат көне. Әлеге көннең төп максаты — киң җәмагатьчелекнең игътибарын тәкъдим ителә торган продукция һәм күрсәтелүче хезмәткә игътибар юнәлдерү. 1995 елдан һәр ел саен Европа сыйфат атналыгы үткәрелә.

Авылның киләчәге яшьләр кулында 11.11.2015 Авылның киләчәге яшьләр кулында
Авылларыбызның киләчәген уйлап борчылмаган кеше аздыр. Аларны саклап калу өчен бүген нәрсә эшләп була? Бу сорауны районыбыз җитәкчесе Илшат Нуриев төрле очрашуларда еш бирә.

4 ноябрьдә ул югары уку йортларын тәмамлап районыбызда эшләүче яшь белгечләр белән очрашты.

Көрәштә безнең егетләр бирешми 11.11.2015 Көрәштә безнең егетләр бирешми
Биектауда 13 тапкыр Татарстан республикасы, 8 тапкыр Россия чемпионы булган Данил Галиев истәлегенә үткәрелгән спорт көрәше буенча ачык турнирда 12 команда катнашкан.

Бассейнда ярышлар үтте 10.11.2015 Бассейнда ярышлар үтте
Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2002 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында суда туп уйнау (водное поло) буенча турнир үткәрелгән. Ярышлар ахырында балалар өчен кече бассейнда “Күңелле стартлар” булган.

Мини–футболда Арча мәктәпләре көчлерәк булды 10.11.2015 Мини–футболда Арча мәктәпләре көчлерәк булды
Каникул көннәрендә “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 2004–2005 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында мини–футбол буенча турнир булган. Анда биш мәктәп командасы катнашкан.
Беренче өч урынны Арчаның беренче, икенче, җиденче мәктәпләре командалары яулаган.

10 ноябрь-полиция хезмәткәрләре көне 10.11.2015 10 ноябрь-полиция хезмәткәрләре көне
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлеге хезмәткәрләре дә район мәдәният йортында 9 ноябрьдә үткәрелгән тантаналы чарада үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, анда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Тантаналы чара концерт номерлары белән үрелеп барды.

Майфәрвәз Миннебаеваның иҗат кичәсенә рәхим итегез! 09.11.2015 Майфәрвәз Миннебаеваның иҗат кичәсенә рәхим итегез!
Арчаның «Казан арты» тарих-этнография музеенда 11 ноябрь көнне 10 сәгатьтә «Тормыш,яшәү-үзе бәхет» - дип аталган кичә үткәрелә. Әлеге чарада Майфәрвәз Миннебаева иҗаты белән танышырга мөмкин булачак.

Кичәдә Татарстанның атказанган артисты Люция Хәсәнова да катнаша. Әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз.

Кушлавычта бәйрәм узды 09.11.2015 Кушлавычта бәйрәм узды
Кушлавыч авыл клубының «Сәйләннәр» фольклор берләшмәсенә йөрүче укучылар «Сәнгать төне» акциясе һәм «Халыклар бердәмлеге көне» уңаеннан Тукаевларның Кушлавычтагы музей-йортында әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. «Сәйләннәр» монда «Җиләк җыйганда» дип исемләнгән фольклор күренеш белән дә чыгыш ясаган.

«Кызлы йорт» янәдән Арчада 08.11.2015 «Кызлы йорт» янәдән Арчада
5 ноябрь көнне Арча мәдәният йортында Шушмабашта туып-үскән бертуган Ганиуллиналар концерты булды. Биш кызны тәрбияләп үстереп, сәхнәгә чыгарга ярдәм иткән Зөлфия ханым да ул көнне җырламый түзеп тора алмады. Концертны арчалылар бик яратты, соңыннан якташларын аягурә басып алкышлады.

Илнур җиңү белән кайтты 08.11.2015 Илнур җиңү белән кайтты
30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Тверь өлкәсенең Конакова шәһәрендә Бөек Ватан сугышы герое В.В. Васильковский истәлегенә «Дуслык Кубогы» исеме астында унөченче бөтенроссия «Б» класслы турнир боксы узды.

Ашытбашлылар-җиңүче! 07.11.2015 Ашытбашлылар-җиңүче!
2 ноябрь көнне Арча укучылар сараенда район гомумбелем бирү мәктәпләре арасында шахмат ярышлары үтте.Монда җиңгән командалар алга таба Рәсәйкүләм Спартакиаданың регион этабында катнашачак.

Каникулда укучылар актив ял итә 07.11.2015 Каникулда укучылар актив ял итә
7 нче ноябрь көнне » Арча » спорткомплексында 2004-2005 елгы яшьләр арасында мини-футбол ярышы булып узды. Биредә 5 команда: Арчаның 1 нче, 2, 7 нче номерлы мәктәбе укучылары һәм Лесхоз , Носы командалары катнашты.

Лесхоз мәктәбенә – 55 ел! 06.11.2015 Лесхоз мәктәбенә – 55 ел!
Районда, республикада гына түгел, Россиядә күренекле урын тоткан мәктәпнең ике “5”ледән торган юбилеена килгән кунаклар шактый иде. Алар арасында беренче чыгарылыш сыйныфы укучылары, ветеран укытучылар, төрле һөнәр ияләре бар.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2015 Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате

Кыш Бабай резиденциясенә балалар хат юллый ала 05.11.2015 Кыш Бабай резиденциясенә балалар хат юллый ала
5 декабрьдә Татарстанның Арча районында төп Яңа ел герое – Кыш Бабай резиденциясе үз эшен башлап җибәрә. Казанлыларның тылсым иясенә кунакка эләгү юллары һәм балаларның теләкләр язылган хатларын нинди адреска юлларга кирәклеге турында Кыш Бабай катнашында үткән матбугат конференциясендә Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты һәм “Тревел-Эндвок” туристлык компаниясе вәкилләре сөйләде, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

23 ноябрь көнне Наиль Касыйм юбилей концертына чакыра 05.11.2015 23 ноябрь көнне Наиль Касыйм юбилей концертына чакыра
23 ноябрь көнне Наиль Касыйм юбилей концертына чакыра

Наласада эшләр гөрли 04.11.2015 Наласада эшләр гөрли
Наласа авыл җирлегендә 2 авылга үзара салым акчасына 1600м таш салынган. 3 урамның юлы яңартылган. Урта Бирәзә зиратында матур йорт та эшләнгән. Бу хакта безгә авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова хәбәр итте.

«Арча кичләре»ндә булдыгызмы? 04.11.2015 «Арча кичләре»ндә булдыгызмы?
Чыннан да, Арчаның үзәгендә оештырылган «Арча кичләре» бәйрәмендә булдыгызмы сез? Булмасагыз, хәзер сөйлим.

Айбулат Харисов Гран–при алды 03.11.2015 Айбулат Харисов Гран–при алды
Казанда халык этник инструментларында уйнау буенча «Мира–Велла» беренче республика фестивале үткәрелде. Арча сәнгать мәктәбеннән Айбулат Харисов курайда уйнап, аерым башкаручылар арасында Гран–прига ия булды. Курайчылар триосы (Айбулат Харисов, Рамил Гыйлаҗиев, Булат Ситтиков) шундый иң югары бүләк алды.

Шушмабаш авылы мәчетенә 10 ел 02.11.2015 Шушмабаш авылы мәчетенә 10 ел
2 ноябрь көнне Шушмабаш авылында тарихи истәлекле көн-мәчетнең ачылганына нәкъ 10 ел. Шул уңайдан мәчеттә зур вәгазь кичәсе уздырылды. Шушы чарага күп кунаклар килгән иде.

Арча мәдәният йорты яңа сезонын ачты 01.11.2015 Арча мәдәният йорты яңа сезонын ачты
Арча мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылу уңаеннан зур, искиткеч матур концерт булды.

«Арча хәбәрләре» газетасы юбилей кичәсе үткәрде 31.10.2015 «Арча хәбәрләре» газетасы юбилей кичәсе үткәрде
30 октябрьда «Тургай» ресторанында «Арча хәбәрләре» газетасына 85 ел тулу уңаеннан юбилей кичәсе булды.

Яңа Кырлай музеенда «Сәнгать төне» узачак 30.10.2015 Яңа Кырлай музеенда «Сәнгать төне» узачак
3 һәм 4 нче ноябрь кичендә Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай исемендәге музейда «Сәнгать төне» дип аталган күркәм чара узачак.

Иҗат эшләре кичәсе 30.10.2015 Иҗат эшләре кичәсе
«Казан арты» тарих — этнография музее 3 ноябрьдә 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр Арча районы осталарының иҗат эшләренә күргәзмә — сату оештыра. Бу кичтә районда яшәүчеләр үзләренең авторлык эшләрен күрсәтә алалар.

Шушмабашта вәгазь кичәсе 29.10.2015 Шушмабашта вәгазь кичәсе
1 ноябрь көнне сәг.10:00 Шушмабаш авылында яңа мәчет ачылуга 10 ел булу уңаеннан зур вәгазь кичәсе оештырыла. Чарада ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның катнашуы көтелә.

Арча мәктәпләрендә көзге каникуллар башлана 29.10.2015 Арча мәктәпләрендә көзге каникуллар башлана
2015 елның 2 ноябреннән республика мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ГТО фестивале 29.10.2015 ГТО фестивале
“Арча” спорт комплексында мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Хезмәткә һәм илне сакларга әзер” (ГТО) фестивале булды. Аның максаты яшьләрне спортка тарту, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау иде.

Бүген Әбиләр һәм бабайлар көне 28.10.2015 Бүген Әбиләр һәм бабайлар көне
28 октябрь – Халыкара әби-бабайлар көне. Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.
Бүген әби-бабайларыгызны бәйрәм белән котларга онытмагыз, аларның үтенечләренә аеруча уяу булырга тырышыгыз. Алар игътибарны бигрәк тә ярата.

Татарча дәреслекләр авторлары Арчада 28.10.2015 Татарча дәреслекләр авторлары Арчада
Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасыр тарихы булган Татарстан китап нөшрияты республика районнарында “Китап бәйрәме” дип аталган әдәби-мәдәни чаралар үткәрә.

Арча көрәшчеләре – дүртенче 27.10.2015 Арча көрәшчеләре – дүртенче
Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы призына үткәрелгән авыл батырлары бәйгесе тәмамланды. Бу ярышлар быел егерменче тапкыр оештырылган. Анда 55 командадан 355 көрәшче чыгыш ясаган. Иң сөенечлесе–безнең арчалылар дүртенче урынны яулады. Узган ел безнекеләр бишенче булган.


Новости 3401 - 3500 из 3537
Страницы: