События

Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый 27.12.2022 Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый

Иске Чүриледән Раушания һәм Марат Вильдановлар ел да капка төпләренә кардан фигуралар ясап куя. Килгән кунакларны Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символы каршы ала. Быел уртада ап-ак куян елмаеп утыра.

Раушания үзе Иске Чүриле мәктәбендә укыту эшләре буенча завуч, ире Марат тимер юлда эшли. Өч уллары бар. Олысы өйләнгән. Оныгыбыз бар инде, ди Раушания. Икенчесе югары уку йортында икенче курста белем ала. Кечкенәсе мәктәптә җиденче сыйныфта.

“Казан арты“ музеенда якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды 26.12.2022 “Казан арты“ музеенда якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды

“Казан арты“ музеенда якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды.

Стелла Габдрахманова, Илсур Шәйхетдинов, Дания Галимова, Мирбат Хәстиев, Галимулла Әсхәдуллин, Шәрифулла Сәгъдуллин – районыбыз үсешенә зур өлеш кертүчеләр.

Музейда районыбызның тарихи үткәненә битараф булмаучылар җыелды. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан, кырыс шартларда сазлыкларда, кар-бураннарда, урман эчләрендә бүгенге уңай тормыш шартларын булдыру өчен үзенең зур өлешен керткән якташыбыз Илсур Шәйхетдиновның тормыш юлы искә алынды.  

Барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы 25.12.2022 Барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы

Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин декабрьдә Арча районындагы урта һөнәри белем бирү уку йортларында булды.

Ул студентлар белән очрашты, алар алдында бүгенге көн кадагына туры килгән темага чыгыш ясады, яшьләргә киңәшләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җавапларын бирде.

Гомумән, Әмир хәзрәт Миңнемуллин яшьләр белән эшләүгә зур игътибар итә. Төрле очрашуларда   катнаша. Армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетләрне Коръән укып дога белән озатуны күркәм традициягә әверелдерде. Моннан тыш ул районда үткән бер генә чарадан да – төрле дини бәйгеләр, спорт ярышлары оештыру дисеңме, мохтаҗларга, социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга, өлкәннәргә ярдәм итүме – мөхтәсиб берсеннән дә читтә калмый.

Даниял Фәсәхиев – “2022 ел кешесе” 25.12.2022 Даниял Фәсәхиев – “2022 ел кешесе”

Арчаның “Ремонт-механика заводы” ширкәте җитәкчесе, эшмәкәр Даниял Фәсәхиев “2022 ел кешесе” дигән исем алды.

Бу хәбәр безгә үткән шимбәдә килеп иреште. Шунда ук Даниял Шакирович белән элемтәгә чыктык. Даниял Шакирович: “Мин Мәскәүдә әле. Кайткач, дүшәмбе көн очрашырбыз”, – диде.

Дүшәмбе көн, алдан сөйләшеп, Арчаның ремонт-механика заводына бардык. Ишекләр ачык, завод эшли. “Эш бар”, – дип каршы алды безне хуҗа.

Мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр 24.12.2022 Мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр
Бүген Арча ЗАГС бүлегендә Сеҗе авыл җирлегеннән Фәнисә һәм Илшат Котдусовларның мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр. Тантаналы кичәлә әлеге матур парның балалары, оныклары катнашты. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды. Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин да Котдусовларны юбилейлары белән котлады. Фәнисә һәм Илшат ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, гаилә вальсын биеделәр.

Киләсе елга планнар билгеләнде 23.12.2022 Киләсе елга планнар билгеләнде

Мәчеттә елны йомгаклау җыелышы

Арчаның “Үзәк” мәчетендә 2022 ел й‌омгаклары буенча имамнар hәм мөгаллимәләр җыелышы узды. Ул Коръән аятләрен укып башланып китте. Көн тәртибендә күп кенә сораулар күтәрелде. 2022 елга нәтиҗә ясап, киләсе елга планнар билгеләнде.

«Әле генә Җаектан кайттык» 22.12.2022 «Әле генә Җаектан кайттык»

Бүген берничә тапкыр "Әлифба" музее директоры Дамир Таҗиевка шалтыраттым. Тик телефонны алмады. Әле генә үзе элемтәгә чыкты. 

- Без педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова һәм завучы Лилия Мусина белән Казахстанның Җаек шәһәрендә идек. Менә әле генә кайтып төштек, - диде ул

Яшь белгечләр бәйгесендә җиңүчеләр 22.12.2022 Яшь белгечләр бәйгесендә җиңүчеләр

Бу күңелле хәбәрне безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин җиткерде.

20-21 декабрь көннәрендә Республика күләмендә яшь белгечләр конкурсы узды. Сыер савучылар арасында өченче урында "Возрождение" агрофирмасыннан Ания Таһирова. Агрономнар арасында "Ак Барс Агрокомплексы"ннан Илүсә Корбангалиева икенче урынны алды. Беренче урында безнең район егете, үзебезнең район кырларында тәҗрибә туплаган агроном - Айрат Сафиуллин. Шулай ук "Игенче" агрофирмасыннан икътисадчы Миләүшә Иванова белән район Ветеринария берләшмәсе мал табибы Фаил Гафаров та уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Кешене кеше иткән – акыл... 21.12.2022 Кешене кеше иткән – акыл...

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Орнашбаш авылында булды.

Ул биредә үзенең хикмәтле вәгазьләрен сөйләде. Әйе, хикмәтле. Чөнки аның вәгазьләре гади, бер-берсенә ошамаган, тормыштан алынган мисаллар белән тулыландырылган, үтемле. Кайберәүләр шул мисалларда үзләрен күреп уңайсызланып, я булмаса, сөенеп тә утыргандыр әле.

Орнашбашта үткән вәгазь кичәсе үзенчәлекле булды. Аны Мөнир хәзрәт Касыймов Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Һәм шул ук Мөнир хәзрәтне озату кичәсе дә булды ул.

Яшь патриотлар әзерлибез! 20.12.2022 Яшь патриотлар әзерлибез!
Күптә түгел мәктәбебездә истә калырлык класстан тыш чара – “Татар җыры һәм биюе” фестивале узды. Без аны ел да үткәрәбез, тематикасы гына үзгәреп тора. Быелгысын патриотизмга багышларга булдык, чөнки ватанпәрвалык хисләрен укучыларда яшьтән тәрбияли башларга кирәк, бу – заман таләбе, ә без аннан читтә кала алмыйбыз.

Материалны әллә кайдан эзләп тормадык, ә үзебездә эшләп, лаеклы ялга киткән ветеран укытучыбыз Миңнемуллина Наилә Динулловнаның иҗатыны багышларга булдык. Серебезне башта аңарга чишмәдек, сценарийны үзебез төзеп, балалар өйрәнеп җиткәч кенә белгерттек, Наилә Динулловнаның үзен дә шунда катнашырга күндердек. Театраль  күренеш тә керткәч, ул бигрәк матур килеп чыкты.


2022 елның иң яхшы тренерлары 20.12.2022 2022 елның иң яхшы тренерлары
Бүген 20 декабрьдә Казанның Спорт сараенда "2022 елның спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры" дигән республика конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Бу бүләкне безнең район тренерлары да алу бәхетенә иреште. Алар: көрәш тренеры Илүс Әскәров, тхэквандо тренеры Газинур Борханов һәм баскетбол тренеры Илсур Фәсхетдинов. Молодцы! Котлыйбыз! Сез бу исемгә лаек!

Фидакарь хезмәт күрсәткәннәре өчен Президент бүләкләде 20.12.2022 Фидакарь хезмәт күрсәткәннәре өчен Президент бүләкләде
Бүген, 20 декабрьдә, Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында арчалар да бар. Ветеран педагог һәм дзүләт эшләрендә эшләгән Шәфигулла Гарипов һәм "Игенче" хуҗалыгының баш агрономы Марат Вахитов "Фидакарь хезмәт  өчен" медале белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Кәчедә йортлары янган Вәлиәхмәтова Фәридәнең әнисенә ярдәм кирәк 20.12.2022 Кәчедә йортлары янган Вәлиәхмәтова Фәридәнең әнисенә ярдәм кирәк
Кәчедә ике тапкыр янган Вәлиәхмәтовларның хәлен белдек. Көрзшче малайлары көрәш ярышларында урын алалар. Гаилә Арча станциясенә район хакимияте биргән йортка күчкән. Тик менә Фәридәнең әнисе район хастаханәсендә. Авыр хәлдә. Аларга ярдәм итүчеләрнең берсе Фәнисә Галәвиева шалтыратты. "Фәридәнең әнисен больницада карарга кеше таптык. Әмма ул түләүле бит. Ярдәм итүчеләр булса, яхшы булыр иде. Менә шул караучыны алырга барыш", - диде ул.

Арчалар Казанда «Пирамида»да Әдәби марафонда 19.12.2022 Арчалар Казанда «Пирамида»да Әдәби марафонда
Арча районыннан Казанга Пирамидага китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, иҗат итүчеләр, китап сөючеләр барды. Алар "Әдәби марафон"да. Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. Проектның төп максаты -  татар шәхесен камилләштерү. Ничек?  Кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап, журналлар уку гадәтен тудыру аша! Бу бәйге-очрашуга язучылар, фән эшлеклеләре, җырчылар да килде. Арчадан - Казанбаштан шагыйрә Гөлара Шәрипова да бар. Әле менә яңа гына сөйләштем үзләре белән (сәгать 3 тулып киткәч). "Без Арчадан 50ләп кеше китап уку бәйгесендә катнаштык. Кем күпме китап укый. Һәм менә иң күп китап уку буенча районнар арасында 2 нче урынны алып кайтып барабыз. 1 урын - Сабада, 3 урын - Апас районында", -диделәр безгә. Котлыйбыз!

Рамил Курамшин турында Арча истәлекләре 18.12.2022 Рамил Курамшин турында Арча истәлекләре
"Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә. Башта Арча педагогика көллиятендә үтте, быел гармунчылар киңрәк масштабта Мәдәният йортына җыелды. Рамил Курамшин безнең төбәк кешесе дә түгел, ни өчен ул бәйге Арчада оештырыла? Аның да үз тарихы бар.

Арчалар дан яулый! 17.12.2022 Арчалар дан яулый!
"РМЗ" ширкәте җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Даниял Шакир улы Фәсәхиев шәхси эшмәкәрләр арасында 'Ел кешесе" исеме алды. Котлыйбыз! Иркенләп сөйләшеп булмады. Әле ул Мәскәүдә.

Батырлыкны еллар тузаны каплый алмый 16.12.2022 Батырлыкны еллар тузаны каплый алмый

9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте.

Арча балалар сәнгать мәктәбендә дә шушы уңайдан кичә оештырылды. Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында райондашларыбызның сугышта да, хезмәттә дә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүләрен билгеләп үтте.

Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 24 меңнән артык кеше китә, соңрак аныкланган мәгълүматлар буенча алар 30 меңнән арта. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырларында ятып кала, хәбәрсез югала. Без аларның барысын да геройлар дип саныйбыз, ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән чын каһарманнар алар.

Җиңүчеләрнең күбесе безнекеләр 15.12.2022 Җиңүчеләрнең күбесе безнекеләр
“Сибгать чишмәсе” республикакүләм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шунысы сөендерә – җиңүчеләрнең күбесе безнең районнан. Шулар арасыннан Иске Төрнәледән Фәнис Тимашев өченче, Шушмабаштан Айгөл Фәттахова һәм Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Адилә Әхмәтҗанова икенче урыннарны яуладылар. Ә Арча Мәдәният йорты хезмәткәре Фәрдия һәм аның ире Гюлтекин Дерин Гран-при иясе булдылар.

Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь 14.12.2022 Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь

Арча станциясендә урнашкан Арчаның икенче номерлы мәктәбе быелның декабрендә үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бер гасырга якын вакыт эчендә күпме укучыларга төпле белем һәм яхшы тәрбия биргән әлеге бай тарихлы мәктәп. Тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган укытучылар белән бергә мәктәптә үз эшләренә тугрылыклы булган яшь буын укытучылар кулга-кул тотынып эшли. Бүгенге көндә мәктәптә белем алучы 600дән артык укучыга 53 укытучы белем бирә.

Арчалар Сабадан уңышлар белән кайтты 13.12.2022 Арчалар Сабадан уңышлар белән кайтты
Полковник, көрәшче, күп спорт төрләрен яраткан Саба районының Алан Елга авылында туып үскән Наил Хәмидуллинның бакыйлыкка күчүенә 12 ел.Сабада аның исемен мәңгеләштереп, татарча көрәш турнирын үткәрүне традициягә керткәннәр. 10 декабрьдә Сабада көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышта арчалар да катнашты. Сабага 4 көрәшче барды. Һәм уңышлар белән сөенеп кайттылар.

“Гәүһәр” – авылның йөзек кашы 12.12.2022 “Гәүһәр” – авылның йөзек кашы

Байкал клубында эшләп килүче “Гәүһәр” фольклор коллективының биш еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Кайберәүләрнең моны юбилейга да санамаулары бар. Әмма 92 хуҗалыклы, 115 кешесе булган (шуларның 65е пенсия яшендә) районның чигендә үк урнашкан авыл өчен бу бик зур вакыйга. “Авыл яши, аның мактарлык кешеләре, күрсәтерлек эшләре бар икәнне белдерәсе килә”, – диде клуб җитәкчесе Гүзәл Сәмигуллина.

Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! 11.12.2022 Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Бүген, 11 нче декабрь көнне, якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! Арча якташлыгы җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа уңышлар тели!  

Минхаҗев Вагиз Васил улы 1955 елның 11 декаберендә Татарстан республикасы Арча районы Хәсәншәех авылында туган.

Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее! 10.12.2022 Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!

Илшат Әхәт улы Галимуллин 1962 елның 10 декабрендә ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа.

Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения! 10.12.2022 Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, озак еллар Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Осина Любовь Михайловнаның туган көнен!

Осина Любовь Михайловна родилась 10 декабря 1958 г. в д.Тюбяк-Чекурча Арского района Татарской АССР.

Экс-заместитель главы Арского муниципального района, экс-заместитель Председателя Арского районного Совета

Арча районыннан Шәймуллиннар һәм Ибраһимовлар гаиләсе “Килен һәм кайнана” республика бәйгесе җиңүчеләре булды 10.12.2022 Арча районыннан Шәймуллиннар һәм Ибраһимовлар гаиләсе “Килен һәм кайнана” республика бәйгесе җиңүчеләре булды
Казан шәһәренең «Халыклар дуслыгы» йортында Сөембикә журналы «Сөембикә» журналының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырган «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Биналарда – тарих эзләре 10.12.2022 Биналарда – тарих эзләре
Ә тарихны безгә иләк аша иләп, сөзгеч аша сөзеп кенә җиткерәләр. Менә без узган гасырның алтмышынчы елларында Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә дүрт ел укыдык. Ике катлы кирпеч бина, подвал өлеше дә бар, анда да берничә класс укый иде әле. Соңрак куркыныч хәлдә дип, ул өлешен бикләп куйдылар.

Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул! 10.12.2022 Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул!

Янып, Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз калды.

Бу хәбәрне ишетүгә, күз алдына көрәшче, Россия һәм Татарстан чемпионы  Дияз Вәлиәхмәтов килде. Шулар гаиләсеме икәнни?!

Тиз арада без бу сорауны ачыкладык. Дөрестән дә, икенче тапкыр янып йортсыз калучы Вәлиәхмәтовлар – көрәшчеләр гаиләсе булып чыкты. Баш мөхәррир белән хәлләрен белергә юлга чыгып киттек.

Ильяс Фәттаховны котларга Яңа Кенәрдән килгәннәр 09.12.2022 Ильяс Фәттаховны котларга Яңа Кенәрдән килгәннәр

Бүген "Арча хәбәрләре" редакциясенең иң өлкән һәм иң тәҗрибәле журналисты Ильяс Фәттаховның туган көне.

"Арча хәбәрләре"ндә генә түгел, районыбызда олы хөрмәткә лаек Ильяс абыйны котлаучылар күп. Яңа Кенәр авылыннан ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров аны котлар өчен махсус килгән. Ничек итеп котлаганын түбәндәге видеодан күрә аласыз

Күңел җылысын биргәндә генә 08.12.2022 Күңел җылысын биргәндә генә

Арчаның 10нчы балалар бакчасында “Милли мирасыбыз балаларга бүләккә” дигән милли традицияләр фестивале – республикакүләм семинары узды.

Ул “Минем илемнең бай мирасы” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган. Әби-бабайларның бурычы – милли мирасны саклап, киләчәк буынга тапшыру. Семинар ахырында түгәрәк өстәл артында  шушы бурычны тормышка ашыру юллары турында фикер дә алыштылар.

Арчада ярминкә була 08.12.2022 Арчада ярминкә була

10 декабрь, шимбә көнне ярминкә булачак

Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданда иртәнге 7дә башлана. Ярминкәгә рәхим итегез

Кәче фермасында эшләүче Фәния Гыйльмиева: «Үкенмим, эшемне, сыерларымны яратам» 07.12.2022 Кәче фермасында эшләүче Фәния Гыйльмиева: «Үкенмим, эшемне, сыерларымны яратам»

Без Фәния Гыйльмиева  белән Кәче фермасында очраштык. 30 ел фермада сыерлар сава.

Үзем белән таныштыргач, “Сез минем улым Илнур турында яздыгыз, шуннан беләм мин сезне”, – диде ул якын итеп. Алдынгы савымчы Фәния Гыйльмиева белән шулай танышып киттек.

Гөберчәк авылы бүген ничек яши? 06.12.2022 Гөберчәк авылы бүген ничек яши?
Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым «Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә», – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә. Арча районының Гөберчәк авылы бүген ничек яши? «ВТ» хәбәрчесе бөек әдип атлаган сукмакларны урап, авылның яшәеше белән танышып кайтты. (Ватаным Татарстан, Сәрия Мифтахова)

Пошалымнар гөрләтә! 05.12.2022 Пошалымнар гөрләтә!

Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова: «Алдынгылар слетын Пошалымнар гөрләтте! Молодцы, Пошалымнар!», - дип сөенеп хәбәр итте.

Үз авылы өчен генә түгел, өч авыл өчен дә сөенә. Югары Пошалым, Урта Пошалым, Түбән Пошалым өчен җаната. Районда яңа гына алдынгылар слеты булып узды. Шунда бер Югары Пошалымнан гына 7, Урта Пошалымнан 1 хезмәт алдынгысын сәхнәгә чакырып котлаганнар. Ул котлауларга без дә кушылабыз. Исән-сау булсыннар. Эшләп торырга язсын

Көрәш чемпионнары әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды 05.12.2022 Көрәш чемпионнары әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды
Арчаның 6 нчы мәктәбендә узган көрәш ярышларына, 26 ноябрьдә булды ул, яшүсмерләр һәм кечерәкләр ярышты, Рәсәй hәм дөнья чемпионнарын, аларның әти-әниләрен кунак итеп дәштеләр. Әти-әниләргә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Котлау тантанасында район башкарма комитеты рәисе Ренат Гатиятов, район көрәш федерациясе рәисе Илнар Гайнетдинов, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашы.

Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды 04.12.2022 Апаз урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды
2 декабрьдә Апаз урта мәктәбендә заманында биредә укыган Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Әлеге мемориаль тактаны Россия хәрби-тарихи оешмасы әзерләгән. Бу игелекле проектны 2014 елдан бирле тормышка ашыралар. “Безнең максат – Бөек  Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройларының барысы хөрмәтенә дә шундый такталар урнаштыру“, – диде  Бөек Ватан сугышы музей-мемориале мөдире, Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе башкарма директоры Александр Александров.

Арчада билгесез солдатларны искә алдылар 03.12.2022 Арчада билгесез солдатларны искә алдылар

Бүген Арчаның Җиңү паркында Билгесез солдат көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Нәкъ менә бүген безнең илебездә Ватан азатлыгы өчен һәлак булган сугышчыларны искә алалар. 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янында фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан илнең башкаласында билгесез солдат җәсәде Кремль янында җирләнә.  Бер елдан бу урында һәйкәл ачыла.

Рузалия Насыйбуллина: “Укытучы булып туарга кирәк” 03.12.2022 Рузалия Насыйбуллина: “Укытучы булып туарга кирәк”

Кайсы гына һөнәрне алсак та, аңа юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган. Укытучылар үзләренә барлык сыйфатларны туплаган кебек: алар сабыр да, тырыш та, җитез дә, үҗәт тә, акыллы да, усал да, төгәл дә, зирәк тә.

Укытучы хезмәтенең тамырлары тирәнгә киткән, үзләренең эшләренә гашыйк, педагогик стажлары дистәләгән елларга сузылган укытучылар гаиләсе турында сүзем. Районыбызның Мәмсә авылында гомер итүче Рузалия Насыйбуллина – гомере буе укытучылык хезмәтенә тугры булып, үзеннән соңгы буында да әлеге юнәлешкә мәхәббәт тәрбияләүче шәхес. Бүген аның кызы, килене, кияве һәм оныгы – укытучылар.

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 02.12.2022 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне! 

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! 

Арча батырларын данлады 01.12.2022 Арча батырларын данлады

30 ноябрьдә Арчада алдынгылар слеты булды.

Район Мәдәният йортында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы алдынгыларны, ветераннарны хөрмәтләделәр. Бәйрәмне район башлыгы Илшат Нуриев ачты, ул район данын югары тоту өчен лаеклы өлеш керткән һәркемгә рәхмәт әйтте.

Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 92 ел! 01.12.2022 Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 92 ел!
Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-1995) — язучы, "Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа. Шәҗәрәсе буенча җиде буын ата-бабасы мулла нәселеннән булып, әтисе Сөнгат мулла большевиклар инкыйлабыннан соң мөгаллимлек эшенә күчәргә мәҗбүр була. 1937 елда ул кулга алына һәм «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугылып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә.

Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз кала 30.11.2022 Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз кала

Кичә, 29 ноябрь көнне, Кәче авылында гомер итүче 6 балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсенең йортлары янып бетте.

Рәсми булмаган мәгълуматлар буенча, янгын йорттагы иске ут чыбыкларыннан чыккан. Нәтиҗәдә 8 кеше бернәрсәсез урамда кала. Берничә ел элек бу гаилә шундый ук бәхетсезлекне инде кичергән була. Үз йортлары янып беткәннән соң, әлеге йортта өр-яңадан яши башлыйлар. 

Арча районының 34 мәктәбендә hәм Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятендә «Жиhангирлар марафоны» чаралары уза 29.11.2022 Арча районының 34 мәктәбендә hәм Габдулла Тукай исемендәге педагогия көллиятендә «Жиhангирлар марафоны» чаралары уза

Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котладык 28.11.2022 Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котладык
Бер очрашу – үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әле менә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче ир-егетләр белән Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котлап алдык. Бик җор телле, юморга бай кеше ул юбилярыбыз. Аз гына вакыт эчендә күпме кызыклы хәлләрне искә төшердек.

Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды 27.11.2022 Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды
27 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Тулган ай күк түгәрәктер Әнкәйле дөнья гына..." дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бирегә хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр җыелган иде. Залны тутырып утыручы тамашачы һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды. 

Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее! 26.11.2022 Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее!
Бүген, 26 ноябрь көнне якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Очрашулар оештырыла 25.11.2022 Очрашулар оештырыла
3 декабрьдә 15 сәгать 30 минутта Яңа Кырлай авылы мәчетендә вәгазь кичәсе үтәчәк. Анда күп китаплар авторы Раил хәзрәт Фәйзрахманов кайтачак. Ә 6 декабрьдә көндезге 12 сәгатьтә Орнашбаш авылы клубында Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булачак. Икесендә дә гыйлем мәҗлесеннән соң пылау белән сыйлаячаклар. Сораулар буенча 89274418177 телефонына шалтырата аласыз.

«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесендә Арча укучылары җиңү яулаган 24.11.2022 «Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесендә Арча укучылары җиңү яулаган

21 ноябрь көнне җиңүчеләрне бүләкләү танатанасы булды

Арча районы мәктәпләре укучылары «Бала хокук даирәсендә» VIII республика информацион - социаль видеороликлар бәйгесендә җиңү яулаган.

Бәйге 1954 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән, Бөтендөнья бала көненә багышлап уздырыла. Ел саен конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.

Борынгы урам яңарды 23.11.2022 Борынгы урам яңарды

Арча районы, уңайлы шәһәр мохите Бөтенроссия конкурсында “ТатАрские предания – в город старой дорогой по улице Коммуна“ проекты белән катнашып, грант откан иде.

Әлеге проектны тормышка ашыру “Монолит“ ширкәтенә тапшырылды. Эш барышында тимер юл вокзалы янындагы мәйдан үзгәртеп корылды. Урамга тротуар җәелде, “Казансу“ елгасы аша җәяүлеләр күпере эшләнде һ.б.

Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды 23.11.2022 Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды
21 ноябрьдә гуманитар ярдәмне алып китүчеләрдән “Илтеп тапшырдык, кайтыр юлга чыктык”, – дигән хәбәр алдык. 22 ноябрьдә 21 сәгатьтән соң алар кайтып җиттеләр. “Аллаһка шөкер, җыелган ярдәмне илтеп тапшырдык. Үзебезнең авылдан, күрше-тирә авыллардан берничә егет белән күрештек. Егетләрнең дә күңелләре булды, безнең яннан китәселәре дә килмәде. Юл күрсәтеп баручы кукмараларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу бару соңгысы булмасын иде. Ярдәм җыюны шул ук урында дәвам итәбез”, – диде Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов.

«TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды 22.11.2022 «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
20 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты.

Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды 21.11.2022 Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды

20 ноябрьдә Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды

Әлеге уеннарның оештыручысы һәи иганәчесе - Садиковлар гаиләсе. Гомер буе сәламәт яшәү рәвеше алып баручы спортка гашыйк Ришат Садиков волейбол уенының фанаты дисәк тә ялгыш булмас. Яңа Кенәр авылында бу спорт юнәлешенең үсешендә Садиковлар гаиләсенең роле зур. Әлфинур һәм Ришат Садиковлар һөнәрләре буенча икесе дә укытучылар. Үзләре кебек тырыш өч уллары һәм оныклары бар. Елга ике тапкыр спорт бәйрәмен оештыручы бу гаиләгә ярышларда катнашучылар рәхмәтле.

Алдагы елларда яңа урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк 20.11.2022 Алдагы елларда яңа урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк
Арча шәһәренең көньяк өлешендә йөрүе күңелле хәзер. Әле кайчан гына бу  якта яшәүчеләр җыелышларда безнең урамнарга таш булса да җәярсез, дип зарланырлар иде. Әкренләп монысы да эшләнде, балалар бакчасы, мәдәният йорты, амбулатория төзелде.

Ярдәмнең артыгы юк 18.11.2022 Ярдәмнең артыгы юк
Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2022 елның 9 ноябрендә “Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация һәм иреклеләр буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында“ карар кабул итте.

Бердәмлектә без көчле 17.11.2022 Бердәмлектә без көчле
Җирлектә хезмәт куючы мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан республикасының конституциясе көннәренә багышланган “Бердәмлектә без көчле” дигән исем астында ял концертлары халык күңеленә үтеп керде. Мәгънәле җырлар, дәртле биюләр, гармун моңнары, нәфис сүз белән үрелгән, шулай ук мобилизация темасын да үз эченә алган әлеге эчтәлекле концертларны тамашачы бик яратып кабул итте. 

Яңа Кишет китапханәсендә йон оекбашлар бәйлиләр 16.11.2022 Яңа Кишет китапханәсендә йон оекбашлар бәйлиләр
"Күңел җылысын кушып" эшләгәндә йөрәккә дә рәхәт, хезмәтеңнең дә нәтиҗәсен күрәсең, - ди Яңа Кишет китапханәсе мөдире Надия Йосыпова. - Апаларыбыз  яңа гына йон әзерләргә керешкәннәр иде, бүгенгә оекбашларны бәйләп, юып та куйганнар. Китапханәдә генә түгел, өйдә дә тик тормый авылдашларыбыз. Берәүләр  йон хәстәрли, икенчеләре җеп эрли, өченчеләре бәйли. Акциябезгә  кушылган һәркемнең күңелендә изге теләкләр!

Көллият студенткасы беренче урында 15.11.2022 Көллият студенткасы беренче урында
Арча педагогика көллиятендә бүген "Татар кызы - 2022" бәйгесе узды. 28 чибәр арасыннан сайлап алынган 10 кыз финалда чышыш ясады. Гран-При Минзәләгә китте. Ә Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенткасы, Саба кызы Илсөя Зәкәрова беренче урынны алды. 

Арчада үткән көрәш нәтиҗәләре 14.11.2022 Арчада үткән көрәш нәтиҗәләре
"Арча" спорткомплексында "Ватан" агрофирмасы призына 2005-2006 елгы яшүсмерләр көрәште. Көрәшчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов сзламләде һәм уңышлар теләде. Ярышлар каты барды. Арча, Саба, Теләче, Кукмара, Балтач, Әтнә районнары көрәшчеләре көрәште.

Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул 13.11.2022 Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул
Мәктәпкәчә яшь – баланың шәхес булып формалашу чоры. Бу вакытта бала тирә-юньне, кешеләрне танып белә, аның һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы формалаша. Сабый үзен кызыксындырган һәр сорауга җавап табырга, һәр нәрсәне аңларга тырыша.

Үрнәктәге Арчаның агросәнәгать һөнәри көллиятендә аш-су осталыгына өйрәнделәр 12.11.2022 Үрнәктәге Арчаның агросәнәгать һөнәри көллиятендә аш-су осталыгына өйрәнделәр
Үрнәктәге Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә Арчаның 2нче мәктәбе укучылары "аш-су остасы" һөнәре белән танышырга килделәр. "Киләчәккә билет" проекты кысаларында үтте ул. Кызлар җиләк-җимеш салатлары, салкын кабымлык  "Рафаэлло" һәм майда кыздырылган тавык итен (наггетса) пешерү серләренә өйрәнделәр һәм үзләре дә әзерләп карадылар.

“Син – минем бәхет, мин – синең бәхет” 11.11.2022 “Син – минем бәхет, мин – синең бәхет”

Арча ЗАГС бүлегендә Арчада яшәүче Фәридә һәм Фирдинат Камаловларның алтын туйлары рәсмиләштерелде.

Чарада “алтын” парның балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары, кызыл туйларында булган шаһитлары да катнашты. Камаловлар Мендельсон маршы астында түргә үттеләр. Бу мизгелләрдә аларның нинди хисләр кичергәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Йөзләрендә елмаю балкыса да, ниндидер бер дулкынлану, бераз гына уңайсызлану да, шул ук вакытта барлык авырлыкларны җиңеп чыгып, шатлыкларга сөенеп, илле ел иңгә-иң куеп гомер итүләре өчен горурлану сизелә иде.

Арчаның 2нче мәктәбе укучылары ташчы һөнәре үзләштерә 10.11.2022 Арчаның 2нче мәктәбе укучылары ташчы һөнәре үзләштерә
Арчаның агросәнәгать көллиятенең Арча станциясендәге төзүчеләр әзерләүче 1нче филиалында "Ташчы" һөнәре буенча һөнәр үзләштерү дәресе булды. Ул " Киләчәккә билет" проекты кысаларында үтте. Арчаның 2нче мәктәбе укучылары берникадәр вакытка ташчы һөнәре дөньясына чумдылар. Алар бу һөнәр турында күп нәрсә белделәр. Хәтта үзләре дә кирпеч салып карадылар. Мастер Ф. И. Фәйзрахманов аларга лекция укыды. Соңыннан укучылар сораулар бирделәр, үзара фикер алыштылар.

Без сезнең белән горурланабыз 09.11.2022 Без сезнең белән горурланабыз

28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Мәскәүдә мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” берләштерелгән Милли чемпионаты узды.

3 “алтын” һәм 1 “бронза”

Чемпионатта Татарстан җыелма командасы икенче урын яулады. Катнашучылар Мәскәүдән 50 алтын, 45 көмеш, 28 бронза медаль алып кайтты. Медальләр санын тулыландыруга Арча педагогия көллияте дә зур өлеш кертә.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Клубтан кайткач та төн уртасында китапка ябыша идем» 08.11.2022 “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Клубтан кайткач та төн уртасында китапка ябыша идем»
Әле яшь булуына карамастан, шактый урыннарда, шул исәптән ике алдынгы журналда баш мөхәррир булып эшләү тәҗрибәсе бар аның Иҗат дөньясында кайнаучы, әмма математиклардай төгәл эшләүче кеше ул. Һәркемне игътибар белән тыңлый белә, әмма һәрвакыт үзе дөрес дип санаган юлдан атлый (»Шәһри Казан », Дания. Нәгыйм )

Кенәрләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыя 07.11.2022 Кенәрләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыя
Өлешчә мобилизация башланганнан бирле әлеге җирлектән киткән ир-егетләр белән һәрдаим элемтә өзелми. Бу эштә аеруча зур көчен куючы Яңа Кенәр авылы егете шәхси эшмәкәр Дамир Каюмов аларның һәркайсы белән шәхсән сөйләшеп, хәлләрен белеп тора. Дамир алар өчен ярдәм җыю эшен дә башлап җибәргән. Егет башлаган эшне авылның актив, битараф булмаган кешеләре бик теләп күтәреп ала һәм җанландырып җибәрә.

Икесенең дә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтләре 06.11.2022 Икесенең дә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтләре
Арчада яшәүче Надежда һәм Ринат Мөхәммәтҗановлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Берсе 7, икенчесе 8 сыйныфта укыганда сөйләшеп киткәннәр. Дуслыклары мәхәббәткә әверелгән. Өйләнешкәннәр. Һәм менә 50 ел бергә алар.

Пенсионерларны «сөендереп» торалар 06.11.2022 Пенсионерларны «сөендереп» торалар
Нинди максат белән эшлиләр ул яңалыкларны - аңлашылып бетми. Пенсионерларны сөендерәселәре киләме, әллә көендерәсеме?! Билгеле инде, мондый хәбәрләр таратып, үз укучыларын җыеп, акча эшлиләр, диярсез. Әле менә яңа гына 13нче пенсия турындагы хәбәрләр йөрде. Редакциягә дә шалтыратып сорадылар. Чынмы ул хәбәр, дип. Без шунда ук Пенсия фондының халык белән эшләүче бүлек җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды 05.11.2022 Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды

Арча педагогика училищесында озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова белән татар телендә “Әлифба“ китабын чыгарган, татар теле китаплары һәм методик әсбаплар язган легендар шәхес Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның туган көне иде.

Көллияттә әлеге шәхесләрнең истәлеген кадерләп саклыйлар. Биредә дөньяда бердәнбер “Әлифба“ музее урнашкан. Октябрь аенда гомумән Сәләй агага багышланган төрле чаралар уздырдылар. Республиканың урта махсус уку йортлары студентлары командалары арасында шахмат турниры уздыру тарихи вакыйга булды, дисәк тә ялгышмабыз.

Истә калырлык бәйрәм булды 04.11.2022 Истә калырлык бәйрәм булды
3 ноябрьдә "Яңарыш" ширкәте хезмәтчәннәре өчен истә калырлык бәйрәм булды.
-Без бу бәйрәмне азрак соңрак булса да,менә шулай зурлап үткәрергә булдык-диде ширкәт җитәкчесе Илгизәр Садыйков.
Ширкәтнең яңа инвестор кул астында эшли башлавына 5 ел булды. Шушы аз гына вакыт эчендә хуҗалык зур үзгәрешләр кичерде. 1200 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзелә,аның өч торагы сафта инде. Хәзерге вакытта көнгә 25 тонна сөт савалар. Ел ярымлык азык әзерләделәр.

Арчада бәйрәм уңаеннан зур концерт 04.11.2022 Арчада бәйрәм уңаеннан зур концерт
Арча Мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан зур концерт булды.

Арчада күп төрле милләт халкы яши. Бу концертка шулар арасыннан да талантларны чакырганнар.

Безнекеләр радиода һәм телевидениедә 03.11.2022 Безнекеләр радиода һәм телевидениедә
"Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре массакүләм  мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшли. Мәдәни чаралар газета битләрендә, радио һәм телевизион  тапшыруларда һәрдаим яктыртылып бара.

 "Җидегән чишмә" Арча халык театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов "Татарстан радиосы"нда иртәнге эфирда чыгыш ясады. Шулай ук ГТРК "РОСИИЯ-ТАТАРСТАН"да "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруында, ТНВ телеканалында театрның эшчәнлеге хакында сөйләде. Тапшыруда 4нче ноябрь Г.Тукай әдәби музеенда узачак "Сәнгать төне" кысаларында буласы спектакль белән таныштырды".

Штерә авылында яңа клуб ачылды 03.11.2022 Штерә авылында яңа клуб ачылды

Бүген Штерә авылында зур шатлыклы вакыйга – яңа клуб ачу тантанасы булды. Анда ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Әлеге бина федераль программасы кысаларында төзелде. Аны зәвыклы итеп, “Арча МСО“ ширкәте төзеде.

Лаеклы бүләк иясен тапты 03.11.2022 Лаеклы бүләк иясен тапты

Арча Укучылар сарае методисты, “Нур” балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова олы бүләккә лаек булды.

Аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән “Татарстан Республикасы яшьләр политикасы өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

«Кырлай» агрофирмасы алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде 02.11.2022 «Кырлай» агрофирмасы алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде

Бу турыда безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итте.

"Кырлай" агрофирмасы РФның авыл хуҗалыгы министрлыгының  "Бәрәңге үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен" алтын медале белән бүләкләнде. Һәм тагын "Игенчелекнең фәнни-нигезләнгән агроландшафт системасы" көмеш медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Барысына да куаныч! 02.11.2022 Барысына да куаныч!
2 ноябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров Арча шәһәренең ныклап төзекләндерелгән 8 номерлы балалар бакчасында булдылар.

Җиңү өстенә җиңү! 01.11.2022 Җиңү өстенә җиңү!
30 октябрьдә Казанда 2010-2011 елгы кызлар командалары арасында баскетбол буенча "Көзге хыял" дигән ярышлар булды. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә бирешәсе килмәде. Арча командасы җиңүгә иреште! 1 нче урын! Тренерлары - Илсур Фәсхетдинов. Тренерлар көненә шәп бүләк булды бу! 2нче - Йошкар-Ола командасы, 3нче - Чабаксар командасы. Арчаларны җиңүләре белән котлыйбыз! Әле кайчан гына Пермьнән җиңү яулап кайткан иделәр. Молодцы!

Арчада репрессия корбаннары искә алынды 31.10.2022 Арчада репрессия корбаннары искә алынды

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала

Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Арча көрәшчеләре Сабадан биш алтын медаль, бер көмеш, бер бронза медаль алып кайтты 28.10.2022 Арча көрәшчеләре Сабадан биш алтын медаль, бер көмеш, бер бронза медаль алып кайтты
Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, татар көрәшенә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды. Ярышка Саба, Лаеш, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш районнарыннан 2005-2006, 2007–2008, 2009 елларда туган һәм яшьрәк 120дән артык яшүсмер килгән иде. Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар, Фәргать Нәбиуллин фотосы төшерелгән медальләр, акчалата призлар тапшырылды

Хәтерлисезме?... Үзегезне таныдыгызмы? 27.10.2022 Хәтерлисезме?... Үзегезне таныдыгызмы?

“Арча хәбәрләре“ газетасын укучы хөрмәтле иптәшләр! Заманында озын-озак еллар зәңгәр экраннарда мин сезне “Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр!“ дип сәламли идем.

Казан телевидениесе студиясенең балалар редакциясе Арча районының алдынгы мәктәпләренең берсендә “Уңыш бәйрәме“ннән күчмә телевизион станциясе ярдәмендә зур тапшыру яздырып күрсәтте. Фотоархивымда сакланган фоторәсемнәр шул тапшыруның мизгелләрен чагылдыра. 

Турнир төгәлләнде 26.10.2022 Турнир төгәлләнде

Арча педагогика көллиятендә Сәләй Вәгыйзов истәлегенә республиканың урта махсус уку йортлары арасында уздырылган шахмат турниры төгәлләнде.

Егетләр арасында Арча педагогика көллиятеннән Айдар Ганиев җиңүче булды. Көллият командасы икенче урынны яулады. Безнең командада Илсинә Харисова да чыгыш ясады.

Арча егете Инсаф Гаптелбәров икенче турга үтте! 26.10.2022 Арча егете Инсаф Гаптелбәров икенче турга үтте!
ТМТВ каналыннан "Яңа Йолдыз-3" проектының беренче чыгарылышын күрсәттеләр. Ни күрик - безнең Арча егете Инсаф Гаптелбәров чыгыш ясый! Жюри составында татар эстрадасының танылган артистлары Филүс Каһиров, Ильвина, Зөлфәт Хәким, Данир Сабиров,бик күп проектлар авторы Лина Арифуллина.. Барысы да бертавыштан Инсафны икенче турга үткәрделәр. Барлыгы өч җырчыны сайлап алдылар. Һәм берсе Инсаф! Котлыйбыз һәм талантлы егетебезнең финалга үтүен телибез.

Турнир төгәлләнде 25.10.2022 Турнир төгәлләнде

Арча педагогика көллиятендә Сәләй Вәгыйзов истәлегенә республиканың урта махсус уку йортлары арасында уздырылган шахмат турниры төгәлләнде.

Егетләр арасында Арча педагогика көллиятеннән Айдар Ганиев җиңүче булды. Көллият командасы икенче урынны яулады. Безнең командада Илсинә Харисова да чыгыш ясады.

Ул спорт белән яшәде һәм яши 24.10.2022 Ул спорт белән яшәде һәм яши
Педагогия хезмәте ветераны, физик тәрбия буенча атказанган хезмәткәр Ягъфәр Шәмиев Казаннан бүләкләр белән кайтты. Татарстан Республикасының төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасының юбилей тантанасында 54 ел педагогик стажлы Ягъфәр Зыятдиновичны котладылар. “Хезмәт династиясе” номинациясендә ноутбок белән бүләкләнде. Шәмиев-Мөхәмәтҗановларның (үзе, хатыны, кызы, оныклары, бертуганнары) гомуми педагогик стажы 772 ел!

Арчада 11 төбәк көрәшчеләре очрашты 23.10.2022 Арчада 11 төбәк көрәшчеләре очрашты

“Арча” спорт комплексында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булды.

Ярышларда Арча, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Кукмара, Саба, Балтач, Теләче, Әтнә, Лаеш, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Чувашстан Республикасыннан 89 көрәшче катнашты.

Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев шулай ук көрәшчеләр янында булды, көрәш барышын күзәтте.

Арча Мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” дигән алтынчы район фольклор фестивале үтте. 23.10.2022 Арча Мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” дигән алтынчы район фольклор фестивале үтте.
Максаты – татар традицион мәдәниятен саклау, талантлы үзешчән коллективларны барлау, аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу, халыкка рухи мирасны ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү.

Фәрхат абыйны искә алдылар 22.10.2022 Фәрхат абыйны искә алдылар

Арча Мәдәният йортында РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәрхат Зыятовны искә алу кичәсе узды.

Бу чара нәкъ менә укытучылар көненә туры китереп үткәрелде.

Чөнки Фәрхат Зыятов 42 ел дәвамында балаларга белем биргән, туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Моннан тыш, ул Тукай иҗатын танытуга һәм үстерүгә дә зур өлеш куйды. Фәрхат абый шагыйрь турында искиткеч күп мәгълүмат белә иде. Аның Тукай шигырьләрен бирелеп-бирелеп сөйләүләре әле дә күз алдында.

Райондашларыбыз олы дәүләт бүләкләренә лаек булды 21.10.2022 Райондашларыбыз олы дәүләт бүләкләренә лаек булды

"Ватан агрофирмасы" ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде.

"Северный". хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Мөхлисовка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм. азык-төлек министрлыгының Мактау. грамотасы тапшырылды.

Булат моңлы җырлары, матур тавышы белән сокландыра 20.10.2022 Булат моңлы җырлары, матур тавышы белән сокландыра
Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә "Балкыш" үзешчән башкаручы ветераннарның VII Республика иҗат фестивале Гала-концерты узды.

Анда безнең районнан Булат Галиев чыгыш ясады. Аккомпаниатор Вагыйз Аглиуллин.

«Мирас» югары үрләр яулый 19.10.2022 «Мирас» югары үрләр яулый
Казанда узган "Наше время-Безнең заман" Республика иҗат фестивалендә Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мирас" бию коллективы катнашты. Җитәкчесе Аида Ондрина.

Сайлап алу турыннан алар Гала-концертка уздылар һәм тамашачыларга Себер татарларының "Ярмәк вагы" биюен тәкъдим иттеләр. Фестивальдә "Мирас" призлы III урынга лаек булды. Котлыйбыз.

«Ул безне күкрәге белән каплады, сез әле яшь, яшисегез бар. Без җиңәргә тиеш», диде 18.10.2022 «Ул безне күкрәге белән каплады, сез әле яшь, яшисегез бар. Без җиңәргә тиеш», диде

5 октябрь көнне Арчаның Сарай-Чокырча авылы халкы якташлары – батырларча һәлак булган капитан Айрат Галәветдинов белән хушлашты (»Шәһри Казан »).

«Россия хәрбиләре Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык, хәрби осталык һәм үз бурычына тугрылык үрнәкләрен күрсәтә. Шуларның берсе – Арча егете, 39 яшьлек Айрат Галәветдинов». Якташыбызның батырлыгы хакында Россия Оборона министрлыгы җибәргән телеграммады шулай дип хәбәр ителә.
Арча егете Украина хәрби көчләре танкын, бик күп милләтчеләрне юк иткән. Батырлык үрнәге күрсәткән хәрби турында аның якыннары белән сөйләштек.

Балалар бакчасында милли тәрбия 18.10.2022 Балалар бакчасында милли тәрбия
Милли үзаң тел белүдән киңрәк, мөһимрәк, ул кешенең милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләнүе дигән сүз. Милләт вәкиле буларак үзбилгеләнү шәхестә үзенә ышыныч уята, милли мәдәниятне белү башка мәдәниятләргә юл ача. (Д.Заһидуллина)   

Җырлы авыллар концерты гөрләп узды 17.10.2022 Җырлы авыллар концерты гөрләп узды
Авыл үзешчәннәре туган авыллары турындагы җырларны башкардылар. "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе журналистлары җырлы авыллар турында язды һәм хезмәттәшебез Раушан Нәбиуллин клип эшләде. Җырчылар җырлаганда сәхнәдә экраннан шул авылның кешеләре, табигате, йортлары турында тулы бер киносюжет күрсәтелде. Рәхмәт хезмәттәшебез Раушанга.  Якташларыбыз, күренекле җырчы Рөстәм Закиров, галим, шагыйрь Рифат Җамал да кайтты. Алар белән концерт тагын да күңеллеләнеп китте.

Субаш Атыда – яңа кибет 16.10.2022 Субаш Атыда – яңа кибет
15 октябрьдә Субаш Аты авылы халкын шатландырып яңа кибет ачылды. Соңгы елларда бирегә автолавкалар гына килгәли иде. Яңа кибет “Татпотребсоюз” карамагында. Ул республика программасы буенча төзелде. Яңа кибетне шәхси эшмәкәр Әгъләм Локманов арендалый.

Арча стадионында 15.10.2022 Арча стадионында
14 нче октябрь көнне Арча шәһәре стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә,  “Металл” ширкәте  призына чаңгыроллерда узышу буенча традицион ярышлар булып узды. Ярышларда Арча, Саба, Балтач, Кукмара  районнарыннан 56 чаңгычы  катнашты. Спортчылар 3 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар.

Районның үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып кайттылар 14.10.2022 Районның үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып кайттылар

Узган шимбәдә Арча районының бер төркем үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып, мобилизацияләнгән егетләргә концерт куйдылар.

Өйрәнүләрдән арып-талып кайткан булсалар да, егетләргә үзешчәннәрнең чыгышы бик ошаган. Үзләре арасында да күпме талант бар бит!

Бай тарихлы борынгы Курса авылында булдык 14.10.2022 Бай тарихлы борынгы Курса авылында булдык
Авыллар буйлап сәяхәтебезне дәвам итеп, җырлы авылларга клип төшерү максатынннан, Курсага юл тоттык. Авыл җирлеге белгечләре биргән мәгълүматлар буенча, Алан, Корайван, Сарай-Чокырча һәм Курса авылларын берләштерүче бу җирлектә 1010 кеше яши. Ир-атлар саны 511 булса, хатын-кызларныкы 499ны тәшкил итә.

Айваным... еракларга таралсын даның! 13.10.2022 Айваным... еракларга таралсын даның!
Җырлы авыллар турында язу... Бу безнең грант эше. Идеясен баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин әйтте. Без, журналистлар, күтәреп алдык. Темасы шәп! Һәм грантны оттык та! Язу өчен 12ләп авылны үзара бүлештек. Һәркайсыбызга 2-3әр авыл туры килә. Сайлап алу ирекле.

Үзара тыгыз элемтәдә торалар. Алардан башка булмый. 12.10.2022 Үзара тыгыз элемтәдә торалар. Алардан башка булмый.
Казан арта" тарих-этнография музеенда “Яшьлегемә кайтыр идем” исемле җылы очрашу кичәсе узды. 
Музей коллективы өлкәннәр белән дә тыгыз элемтәдә яши,  бер генә чара да аларның төпле киңәшләре, җылы чыгышларыннан башка үтми, ә менә буген чәй табыны янында аралаштык, истәлекләрне барладык! Арча районы ветераннар Советы рәисе Хәмидуллина Рамзия Шәрип кызы, Арча районы хатын-кызлар Советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы,  “Казан арты” музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы өлкәннәребезгә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Якутия делегациясе Арчада 11.10.2022 Якутия делегациясе Арчада

Бүген Арчада Саха (Якутия) республикасының авыл хуҗалыгы министры Александр Атласов җитәкчелегендәге делегация булып китте.

Алар Арча сәнәгать паркында булып, анда төзелгән терлек азыгы катнашмасы заводы белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Тагын безгә ни кирәк? 10.10.2022 Тагын безгә ни кирәк?
Яңа Иябаштан Клара апа һәм Рәшит абый Сибагатуллиннар белән без беренче тапкыр “Автобабай” бәйгесендә очраштык. 85 яшен ваклаган бу абыйны мондый ярышларда әле беренче тапкыр күрдек. Ул аерылмас дусты булган бишенче модельле машинасына утырып үзенең көчен, осталыгын сынап карау өчен килгән.

Безне берләштерә торган вакыт 10.10.2022 Безне берләштерә торган вакыт

Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында Арча яшьләре үз теләкләре белән инициатив төркем төзегән.

Атна башында әлеге төркемгә кергән егетләр һәм кызлар “Арча” радиосында булып китте. Форсаттан файдаланып без дә аларга сорауларыбызны бирдек һәм җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. Алар көченнән килгән һәр кешене үз сафларына кушылырга чакыра.


Новости 501 - 600 из 3508
Страницы: