События

Урта Сәрдә шагыйре 16.03.2019 Урта Сәрдә шагыйре
Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимов 1939 елның 17 мартында Татарстанның Арча районы Урта Сәрдә авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда Биектау районындагы Мүлмә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган авылында бер ел гади колхозчы һәм ындыр бригадиры булып эшли. 1957—1962 елларда М. Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетында укый, аны тәмамлагач, өч елга якын Татарстанның Питрәч районы Ильич исемендәге колхозда баш агроном, ә 1965 елдан 1973 елга кадәр колхоз председателе була. 1973— 1980 елларда Р. Рәхимов шул ук районның, авыл хуҗалыгы идарәсендә өлкән агроном-мелиоратор, аннары мелиоратив берләшмәнең баш агрономы һәм соңыннан председателе булып эшли.

Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра! 15.03.2019 Арча якташлыгы зур концерт–тамашага чакыра!
Арча якташлыгы 5 нчы апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында зур концерт–тамаша оештыра. Бары бер генә көн!

Башлана 18.00 сәгатьтә. ☎ Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 238-56-17

Арчада Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды 15.03.2019 Арчада Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды
Арча Мәдәният йортында драматург, якташыбыз Яңа Сәрдә егете Гафур Каюмовны искә алу кичәсе узды. Исән булса, 2 март көнне аңа 60 яшь тулыр иде. Гафур Шакир улы узган елның июль аенда фаҗигале рәвештә арабыздан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын…

Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын туган көне белән котлыйбыз! 14.03.2019 Якташыбыз Сабиров Рөстәм Наил улын туган көне белән котлыйбыз!

Рустам Наилович Сабиров родился 14 марта 1958 года в деревне Дусюм Арского района ТАССР. Председатель Совета директоров ООО “РС-Групп”, депутат Государственного Совета РТ пятого созыва.

Арчада авыллар турындагы энциклопедияне тәкъдир иттеләр 13.03.2019 Арчада авыллар турындагы энциклопедияне тәкъдир иттеләр
12 нче мартта “Казан арты” музеенда “Татарстан Республикасының торак пунктлары: иллюстрацияле энциклопедия” (“Населенные пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия”) китабын тәкъдир итү булды.

Арчаның көчле чаңгычылары — Дияровлар! 12.03.2019 Арчаның көчле чаңгычылары — Дияровлар!
7 сыйныфта укучы Алия яшьтәшләре арасында 1нче урынны алды. 9 сыйныфта укучы Илназ шулай ук иң көчле чаңгычылар рәтендә иде. Без аларның уңышларын гел ишетеп торабыз. Тренерлары Рәис Камалов та биредә. Ул үзенекеләр белән горурлана. Дияровларны өметле чаңгычылар, ди. Уңышлар телик үзләренә. Алла боерса, без аларны югары дәрәҗәдәге пьедесталда күрербез әле!

Буген, якташыбыз Госман Бакиров (1896—1982) тууына 123 ел 12.03.2019 Буген, якташыбыз Госман Бакиров (1896—1982) тууына 123 ел

Татар балалар әдәбиятында озак еллар эшләгән Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында Татарстан АССРның хәзерге Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Моңа кадәр Габденнасыйр әл-Курсави салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, Госман үзенең мөгаллимлек эшен башлап җибәрә: башта — күршедәге Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта.

Арча командасы туризм ярышыннан 2 урын алып кайтты 11.03.2019 Арча командасы туризм ярышыннан 2 урын алып кайтты
8 нче марттан 10 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәрендә спорт туризмы буенча Республика ярышлары узды. Ярышта Арча укучылар сарае командасы катнашты һәм 2 нче урын алды.

Арчаның гаҗәеп әбиләре 10.03.2019 Арчаның гаҗәеп әбиләре
7 мартта Арчаны гөрләтеп “Гаҗәеп әби” район конкурсының гала-концерты узды. Йомгаклау этабында сәхнәдә 11 әбине генә күрергә туры килсә дә, район буйлап 8 зонада узган ярышта әлеге “текә” исем өчен 63 әби көч сынашкан.

ТукайSKI чаңгы марафоны 09.03.2019 ТукайSKI чаңгы марафоны
Бүген, 9 мартта, Арчадан Яңа Кырлайга кадәр чаңгыда ТукайSKI марафон булды. 80ләп чаңгычы катнашты. Күрше районнардан да килгән иделәр. Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба районнары чаңгычылары 20км ераклыктагы марафонда катнашты. Чаңгычыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Марафонга көчле чаңгычылар җыелган иде.

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 07.03.2019 Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арчадан Яңа Кырлайга кадәр җәяүле «Тукай юлы» старт алачак 06.03.2019 Арчадан Яңа Кырлайга кадәр җәяүле «Тукай юлы» старт алачак
Тиздән Арчада «Тукай юлы» проекты старт алачак. Бу турыда «Казан арты» музеенда ТР Дәүләт Советы һәм туризм комитеты вәкилләре катнашындагы утырыш вакытында билгеле булды. Ул юл туристларга Арчадан башлап, Түбән, Югары Мәтәскәләр, Мөндеш, Иске Кырлай аша Яңа Кырлайга кадәр 20 чакрымнан артык араны җәяү узу һәм сәфәр барышында табигать гүзәллегенә сокланып, татар авылларының яшәешен күрсәтүгә, тарихыбызны барлауга корылган.

Рәхмәт сезгә, әниләр! 05.03.2019 Рәхмәт сезгә, әниләр!
Арчаның «Шәрык» һәм «Үзәк» төбәкләре үзидарәләре җитәкчеләре Ринат Сафин, Рәмзия Хәмидуллина, «Казан арты» тарих-этнография муее хезмәткәрләре күп балалы әниләргә багышлап бик матур кичә үткәрделәр. Күп балалы әниләр Фәридә Мөхәммәдиярова, Розалина Хәбибуллина, Фәридә Насыйрова, Рамилә Сираева, Дияна Бульмакова, Гүзәлия Сәфәргалиева балалары, оныклары белән очрашуга чакырулы иделәр.

Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр 04.03.2019 Арчада хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр
Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәме. Илшат Габделфәрт улы Нуриев район башлыгы булып эшли башлаганнан соң матур традициягә әверелде ул.

Алмазның хыяллары зур 03.03.2019 Алмазның хыяллары зур
Алмазны күптән беләм. Ашытбаш мәктәбендә укыганда ук сәхнәдән төшми иде ул. Беркөн редакциягә килде. Шул ук Алмаз булса да, инде Ашытбаш мәктәбе укучысы түгел, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының актерлык осталыгы бүлегендә магистратурада укый икән. Алай гына да түгел, татар киносын үстерү фондында актерлык осталыгы педагогы Алмаз Рәис улы! 22 яшендә инде педагог буларак елдан артык хезмәт тәҗрибәсе туплап, яшүсмерләр белән кыска метражлы 16 фильм төшерергә дә өлгергәннәр.

Аларга эш кенә бир 02.03.2019 Аларга эш кенә бир
“Арча КСМы” ширкәте быел Иске Чүриле мәдәният йортын, Арча шәһәренең 5 номерлы һәм Күпербаш авылы балалар бакчаларын ныклап төзекләндерә.

Бүген якташыбыз, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юнысның туган көне! 01.03.2019 Бүген якташыбыз, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юнысның туган көне!
Шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында крәстиян гаиләсендә туа. Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлагач, ике елга якын туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли, биш ай чамасы Казанда төзелештә була. 1962–1965 елларда ул армиядә – стратегик ракета гаскәрләре составында хезмәт итә.

Бүген Арчада бәйрәм 28.02.2019 Бүген Арчада бәйрәм

Арча батырларын барлый

Бүген Арчада зур бәйрәм – хезмәт алдынгылары слеты. Эш беткәч уйнарга ярый, ди халык. Монда сүз ел йомгаклары турында бара, билгеле. Арчалар 2018 елны начар тәмамламадылар. Кырларда әйбәт уңыш үстерелде, терлекчеләребез дә сынатмады. Хөрмәт һәм данга лаек  кешеләр яши районыбызда.

«Нур»лар дөньякүләм кино фестивалендә җиңү яулап кайтты 27.02.2019 «Нур»лар дөньякүләм кино фестивалендә җиңү яулап кайтты
Казанда узган дөньякүләм кино фестивалендә “ Нур” телестудиясе “ Яшь режиссерлар” номинациясендә җиңү яулап кайтты. Фестивальдә студия “ Бабакай серләре “ дигән яңа төшерелгән фильм белән катнашты. Режиссеры студиянең журналисты Талия Тухфатуллина.

Курса егете Әнис халыкара конкурстан лауреат дәрәҗәсе алып кайтты 27.02.2019 Курса егете Әнис халыкара конкурстан лауреат дәрәҗәсе алып кайтты
23-24 нче февральдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтында В.Ганееваның «Сандугач-Соловей» Vl нчы Халыкара вокалистлар конкурсы булды. Бу конкурста «Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте»нең 2 нче курс студенты Әнис Шакиров (житәкчесе И.И.Закиров) 2 нче дәрәҗә лауреат исеменэ лаек булды.

Марсель Шәрәповның житмәгән җире юк! 26.02.2019 Марсель Шәрәповның житмәгән җире юк!
Сарай Чокырчадан Марсель Шәрәповның, билләһи, өлгермәгән җире юк. Шигырь яза, китап чыгара, инде «Башваткыч» тапшыруында җиңеп кайткан! «Бер җиңгән идем инде мин анда!» — ди.

Көрәшче Равил абый бездә кунакта 25.02.2019 Көрәшче Равил абый бездә кунакта
Равил  абый Гайнетдинов, 1960 нчы елның 13 нче декабрендә Арча  районы Түбән Мәтәскә  авылында  тирә-як авыллар өчен дан казанган, балта остасы Гайнетдинов Шиһап  абый гаиләсендә дөньяга  килә. Ул гаиләдә унөченчесе-иң төпчеге була. Күрше Күпербаш  авылындагы 8 еллык  мәктәпне тәмамлый. Алга таба укуын Казанбаш мәктәбендә дәвам итә.

Ватан алдында йөзләре ак 24.02.2019 Ватан алдында йөзләре ак
Әйе, ул сугышка карата төрле фикерләр яңгырады. Сәяси бәя үзгәрергә мөмкин, әмма солдат батырлыгы мәңгелек. Алар Ватанга биргән антларына тугры калып хәрби бурычларын  намус белән үтәделәр.

Эшмәкәрләр җыелып сөйләште 23.02.2019 Эшмәкәрләр җыелып сөйләште

Арча сәнгать мәктәбенә эшмәкәрләр тулы бер зал җыелды. Очрашуны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Эшмәкәрләр үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләштеләр. Казаннан вәкилләр дә кайткан иде.Тулырак вариантын район газетасына урнаштырдык. Бу җомга саныннан укый аласыз.


Якташлар Туган тел көнендә Арчага җыелды 22.02.2019 Якташлар Туган тел көнендә Арчага җыелды
Бүген татар дөньясы Туган тел көнен билгеләп үтә. Әлеге көнне Арча районыннан чыккан әдәбият һәм сәнгать әһелләре туган төбәкләре Арча җирендә каршы алды. Аларның бергә җыелышып, районыбыздагы тел мәьәләсе хакында беренче сөйләшүе.

Райондашларыбыз «Илһам»нан җиңү белән кайтты 21.02.2019 Райондашларыбыз «Илһам»нан җиңү белән кайтты
Казанда узган “Илһам” бөтенроссия конкурсында Зәринә Нәбиуллина (укытучысы Алинә Шиһабиева) һәм Илзирә Сираҗиева (укытучысы Чулпан Харисова) 1нче, Гүзәл Гыйләҗиева (укытучысы Чулпан Харисова) 2нче урын алып кайтты.

Якташыбыз Рәшит Мифтаховны 60 яшьлек юбилее белән КОТЛЫЙБЫЗ! 20.02.2019 Якташыбыз Рәшит Мифтаховны 60 яшьлек юбилее белән КОТЛЫЙБЫЗ!

Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары чна 20 февральдә 60 яшь тулды.

Марсель Шәрәповны телевизордан карамый калмагыз! 19.02.2019 Марсель Шәрәповны телевизордан карамый калмагыз!
Иртәгә, 20 февральдә Арча Үзәк китапханәсенең уку залында Марсель Шәрәповның «Әткәй тальяны» китабын тәкъдир итү кичәсе була. Кичәгә Татарстан Язучылар берлеге язучыларының да кайтуы көтелә. Башлана: 10.00 сәгатьтә.

 Утар Атыда “Сәхтиян читекләре” кичәсе узды 18.02.2019 Утар Атыда “Сәхтиян читекләре” кичәсе узды
Меңъеллык тарихы булган татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, тормыш-көнкүреш культурасын яшь буынга җиткерү максатыннан Утар-Аты авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  “Сәхтиян читекләре” дип исемләнгән тематик кичә уздырды.

Наласа балалар бакчасында Җәлил укулары узды 17.02.2019 Наласа балалар бакчасында Җәлил укулары узды

Мин,Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы ММББУ“Наласа балалар бакчасы”нда    тәрбияче булып эшлим.Балалар бакчасында даими рәвештә белем һәм тәрбия бирүдә бик күп төрле эшчәнлек алып барабыз, төрле чаралар оештырабыз.Февраль аенда Бөек шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйрәм иртәсе уздырдык.

Арчада поликлиника ачылды 16.02.2019 Арчада поликлиника ачылды
15 февральдә Арча шәһәрендә ныклап төзекләндерелгән поликлиниканы ачу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Арча муниципаль  район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Район башлыгы хисап тотты 15.02.2019 Район башлыгы хисап тотты
15 февральдә Арча район Советының чираттагы 31нче утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты  Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

Авылда яшәү – бәхет ул 15.02.2019 Авылда яшәү – бәхет ул
Бүгенге көндә мин 1093 кешесе булган, 366 хуҗалыклы  Урта Курса авыл җирлеген җитәклим. Халыкның уртача яше 35-38 яшьләргә туры килә,  соңгы арада туучыларыбыз күбрәк. 2017 елда 14 сабый туды, 7 кеше бакыйлыкка күчте. 2018 елда – 19 бала туган, 13 кеше үлгән иде.

Кошлауч мәктәбе укучылары “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булды 14.02.2019 Кошлауч мәктәбе укучылары “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булды
Кошлауч төп гомуми белем мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее белән берлектә үткәргән “Әлифба бәйрәме”ндә кунакта булдылар.

Гомер такыясы 13.02.2019 Гомер такыясы
Арча педагогия училищесын тәмамлап хезмәт юлын Кама Тамагы районында укытучы булып башлап, аннан соң Арча районының мәдәнияты үсешенә зур өлеш керткән Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова “Казан арты” тарих-этнография музеена килеп яңа гына басылып чыккан “Гомер такыясы” дап исемләнгән шигырьләр китабын бүләк итте.

Тик утыру ят аңа 12.02.2019 Тик утыру ят аңа
Арчада яшәүче Зәйтүнә Закированы 90 яшьлек туган көне белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга үзенең һәм РФ Президентының котлавын, бүләк тапшырды.

Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне - 50 яшьлек юбилее! 11.02.2019 Бүген якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!
Бүген, 11 февраль көнне якташыбыз Сафин Ленар Ринат улының туган көне - 50 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Якташыбызның «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән генә торган китабы дөнья күрде 10.02.2019 Якташыбызның «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән генә торган китабы дөнья күрде
“Кәрим коесы” китабының тарихы

Кәче мәктәбендә физик тәрбия укытучысы булып эшләүче Хәйдәр Зәйнуллин күпләргә яхшы таныш. Ул балаларны физик яктан чыныктырып кына калмый, шашка уйнарга да өйрәтә. Спортчы, газетага мәкаләләр яза.

Сәрдәләр әйбәт хуҗа көтә 09.02.2019 Сәрдәләр әйбәт хуҗа көтә
Урта Сәрдә авылы клубы халык белән шыгрым тулы. Җыелыш та билгеләнгән вакытта башланып китте. Бу үзе үк әлеге авыл кешеләренә карата ихтирамны арттырды.

Дипломант булып кайттылар 08.02.2019 Дипломант булып кайттылар
Арчаның сәнгать мәктәбе укучылары “Талантлар территориясе” дигән lV республика конкурс-фестивалендә катнашып, уңышлар яулап кайтты.

Сынаулы гомер юлы 07.02.2019 Сынаулы гомер юлы
Казанбашта гомер итүче Рауза Галимованың 90 яшьлек туган көненә йортта Коръән ашы укыттылар. Ашка үзеннән ике яшькә өлкән, Мамадыш районында яшәүче апасы да килгән иде. Сеңлесен котлап, аның тормыш юлын һәм изге теләкләрен чагылдырган шигырь дә язып килгән. Бу көнне аларда кунаклар күп булды. Юбилярны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев та килде.

Рәйсә апа рухы укучылары күңелендә 06.02.2019 Рәйсә апа рухы укучылары күңелендә
Була шундый укытучылар. Алар туганда ук Җиргә укытучы булырга дип килә дә, шул сәләтен тулыландырып, гомере буе белгәннәрен балаларына өләшә. Һәр укытучының, яратып, аерып искә төшерә торган укытучылары була. Ә менә Рәйсә Насретдинованың, сагынып искә алучы укучылары бихисап.

Якташыбыз, язучы-прозаик Гөлчәчәк Галиева тууына 91 ел! 05.02.2019 Якташыбыз, язучы-прозаик Гөлчәчәк Галиева тууына 91 ел!
Бүген, якташыбыз, язучы-прозаик Гөлчәчәк Галиева тууына 91 ел. Гөлчәчәк Галиева (Яхина) 1928 елның 5 февралендә Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында укытучы Яхин Кәрим гаиләсендә туа. Ул күренекле мәгърифәтче Таиб Яхин, бөек композитор Рөстәм Яхин белән бер нәселдән.

Түбән Мәтәскә мәктәбенә экологлар килде 04.02.2019 Түбән Мәтәскә мәктәбенә экологлар килде
2 нче февраль-Бөтендөнья Сулык-сазлык биләмәләре көне. Нәкъ шушы көнне, 1971 нче елда Рамсар шәһәрендә, барлык дөньяда тотрыклы  үсешкә ирешү чарасы буларак, сулык-сазлык биләмәләрен  саклау һәм рациональ файдалану  максаты белән  сулык-сазлык биләмәләре турында  конвенция  имзалана. Шул вакыттан бирле документ Рамсар конвенциясе атамасын йөртә.Ул конвенциянең Перспективалы исемлегенә Татарстан Республикасының да  сулык-сазлык   биләмәләре кертелгән.

Туган ягында рухы яши 03.02.2019 Туган ягында рухы яши
1 гыйнварда якташыбыз, язучы Рафаил Төхфәтуллинның тууына 95 ел тулды. Аны искә алу кичәсе Арча Үзәк китапханәсенең уку залында узды. Китапханә хезмәткәрләре искиткеч кичә әзерләгән.

Кичәгә язучының Әлмәт шәһәрендә яшәүче улы Рөстәм дә кайткан иде. Китапханәгә бүләккә дип үзенең әтисе турындагы истәлекләрдән тупланган китабын алып кайткан. Инде үзе дә Җиденче дистәне ваклаучы Рөстәм абый әтисен онытмаулары өчен арчалыларга рәхмәт хисләрен әйтеп бетерә алмый.

Иске Кишеттә халык бергәләп чаңгы шуа 02.02.2019 Иске Кишеттә халык бергәләп чаңгы шуа
Иске Кишет авыл китапханәсе һәм клубы авыл халкын сәламәтлегебез өчен бик тә файдалы булган бәйрәмгә,ягъни күмәкләшеп чаңгы шуарга дәште.

Ташкичүдә Мәрҗани укулары узды 01.02.2019 Ташкичүдә Мәрҗани укулары узды
2019 нче ел җитте. Ш.Мәрҗани елы тәмамланды. Шушы уңайдан мәктәптә  “Бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт”  дип аталган районара укулар оештырылды. Укучыларга өч төрле юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре темалары тәкъдим ителде. Барлыгы 100 дән артык эш килде, шуларның 38е лауреат исеменә лаек булды. 2019 нчы елның 30 гыйнваренда шушы укуларның йомгаклау туры узды. Бу укуларны  Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы   ачып җибәрде, Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнүнең әһәмиятенә басым ясады.

Арчада яңа премьера аншлаг белән узды 31.01.2019 Арчада яңа премьера аншлаг белән узды
29 гыйнварда Арча Мәдәният йортында Гөлсинә Зәкиева пьесасы буенча куелган “Өйләнәм дигәч кенә” спектакленең премьерасы булды. Комедиянең күңелле дулкыны зал тутырып килгән тамашачыны елмайтып та, көлдереп тә тамаша ахырына кадәр үзенә бөтереп алды да, рух күтәренкелеге бүләк итте.

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2019 Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне!

Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Якташыбыз Риман Гыйлемханов 70 яшьлек юбилеен туган ягы Арчада үткәрде 29.01.2019 Якташыбыз Риман Гыйлемханов 70 яшьлек юбилеен туган ягы Арчада үткәрде
Республиканың танылган журналисты Риман Гыйлемханов 70 яшьлек юбилеен туган ягы Арчада (ул Субаш Аты авылында туган) үткәрде.

Мәҗлесне халкыбызның юмор остасы Алмаз Хәмзин алып барды. Алмаз белән Риман булган җирдә күңелсез була алмый.

Арча укучылары республика фестиваленнән уңышлар белән кайтты 28.01.2019 Арча укучылары республика фестиваленнән уңышлар белән кайтты
Казанда узган Нәҗип Җиһанов исемендәге IV республика фестиваль-конкурсында Арча сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты һәм “Фортепианода аерым башкару” номинациясендә Динә Закирова 3 урынга лаек булды (укытучысы Венера Асанова), Альбина Җәләева 1нче дәрәҗә дипломант (укытучысы Әлфия Баһаветдинова), шулай ук Камилә Кәримова 1нче дәрәҗә дипломант булып танылды (укытучысы Кадрия Галиева). “Инструменталь ансамбль” номинациясендә Риназ Шиһабетдинов һәм Диләрә Тәхәвиева 1нче дәрәҗә дипломант булып танылды (укытучысы Альмира Фәхретдинова).

Арча. Татарча көрәш. Нәтиҗәләр. 27.01.2019 Арча. Татарча көрәш. Нәтиҗәләр.
«Арча» спорт комплексында район башлыгы призына зурлар арасында татарча көрәш булды. Көчлеләр тиздән буласы республика күләмендәге М.Җәлил исемендәге приз ярышына барасылар. Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм көрәшне карап, җиңүчеләргә бүләкләрне дә үзе тапшырды.

Арчаның 1нче мәктәбе беренче! 26.01.2019 Арчаның 1нче мәктәбе беренче!
Профсоюзлар киңәшмәсендә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп коллективына Рәхмәт хаты тапшырды. Ни өчен дисезме? 2018—2019 уку елында Арчаның 1нче мәктәбе укучылары — олимпиадаларда иң күп  җиңү яулаучылар. Рәхмәт хатын тантаналы шартларда мәктәп директоры Эльмира Сафина кабул итеп алды. Афәрин, Эльмира Нәзыйховна, укытучылар һәм укучылар! Уңышлар! Р.Н.

Күргәзмәгә экскурсия 25.01.2019 Күргәзмәгә экскурсия

2019 елның 23 гыйнварында Арча » Мәрхәмәтлек үзәге» нең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ата-аналар белән берлектә « Хәрәкәтле гигант драконлар» дип исемләнгән күргәзмәне карадылар. Күргәзмә Арча шәһәренең тарихи-этнография музеенда оештырылды.

Арча районы Көек авылында йорт янды 24.01.2019 Арча районы Көек авылында йорт янды
Бүген иртәнге якта була бу хәл. Янгын күптән түгел төзелгән яңа йортның икенче катында чыга. Өйдәгеләр ниндидер тавышка уянып китәләр. Утны яндыралар, ут янмый. Урамга чыксалар, өске яктан төтен чыкканын күреп алалар.

Мөмкинлекләр зур 23.01.2019 Мөмкинлекләр зур

19 гыйнварда үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 2018 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Районда 20 авыл хуҗалыгы  предприятиесе, 70тән артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар, аларда 2 меңнән артык кеше эшли.

Авыл яме – атларда 22.01.2019 Авыл яме – атларда
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән Курса-Почмак урамыннан барабыз. Берзаман болын ягыннан ат көтүе кайтып керде. Юлның ике ягыннан урам тутырып кайта болар, машинадан төшеп шактый вакыт әлеге гаҗәеп манзарадан аерыла алмый карап тордым. Без бит үзебезне белә башлаганнан ат көтүе көтеп үскән малайлар. Менә шунда балачакның шул матур мизгелләре чагылып үткәндәй булды.

Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды 21.01.2019 Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды
20 гыйнвар көнне «Арча-Арена» боз сараенда 8 нче мәртәбә Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры узды. Ул быел аеруча истәлекле, чөнки Фәнилнең тууына 50 еллыкка багышланган иде.

Тел стратегиясе: старт Арчада бирелде яки Тел Әлифбадан башлана 20.01.2019 Тел стратегиясе: старт Арчада бирелде яки Тел Әлифбадан башлана
Туган  телебез  булган  татар  телен  саклап  калу,  киләчәк  буыннарга  матур,  аһәңле  итеп  тапшыру  бүгенге  көннең  үзәк  мәсьәләсе.   Бөтендөнья  татар  конгрессы  шул  максатларда  бик  вакытлы  һәм  бик  кирәкле  эш  башлап  җибәрде.  Татар  телен  саклау  һәм  үстерү  стратегиясен  эшләүгә  старт  бирелде  Арчада. “Әлифба”  музее  да  бу  мөһим  эшкә  үзенең  лаеклы  өлешен  кертә  алуына  сөенәм  мин.  Тел  әнидән,  бишек  җырыннан  башланса,  белем  әлифбадан  башлана.  Нәкъ  менә  әлифбаны  үз  туган  телендә  укыган  кешеләр  телнең  булачак  сакчылары  дип  уйлыйм  мин.  “Алтыда  белгәнне  алтмышта  да  онытмас”, —  ди халык  мәкале.

Тиздән Арчада премьера була 19.01.2019 Тиздән Арчада премьера була
«Җидегән чишмә» Арча халык театры арчалыларга Гөлсинә Зәкиеваның «Өйләнәм дигәч кенә» пьесасы буенча яңа премьера тәкъдим итәргә җыена. Премьера 29 гыйнвар көнне 19 сәгатьтә була. Рәхим итегез!

Арчада «Ел тәрбиячесе» бәйгесе узды 18.01.2019 Арчада «Ел тәрбиячесе» бәйгесе узды
17 гыйнварда Арчаның 4 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы үзенчәлекле кунаклар кабул итте: биредә «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының район этабы узды.

Арчада татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар 17.01.2019 Арчада татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар
Кичә Милли үсеш стратегиясе эскизын тулыландыру буенча татар җәмәгатьчелеге белән фикер алышу блды. Әңгәмә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында узды.

Райондашыбызның тәүге китабы дөнья күрде 16.01.2019 Райондашыбызның тәүге китабы дөнья күрде

«…Ул һәртөрле җитешсезлекләргә, кимчелекләргә борчыла. Яхшы киләчәккә ышануда аның теләк-максатлары чагыла.

Соңгы вакытта тормышта шәхси сыйфатлар гына өстенлек алган чорда Марсель Шәрәпов иҗатында гражданлык пафосы, патриотлык та сизелә.

Арча Боз сараенда хоккей турниры була 15.01.2019 Арча Боз сараенда хоккей турниры була
20 гыйнварда Арча Боз сараенда шәхси эшмәкәр, спортчы, иганәче Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветеран командалар арасында хоккей турниры була. Турнир сәгать 9да башлана. Рәхим итегез!

Нурлы апа 14.01.2019 Нурлы апа
Арча үзәгендә яшәүче Гөлфия ханым Коръән ашы үткәрде. «Мин Арчада абыстайларны бик белеп бетермим, Коръән укырга кемне чакырыйм икән?» — дип киңәш сорады ул бездән.Без: «Әлфия апаны чакыр, бик тыйнак, әйбәт апа, вәгазьларне, догаларны да бик әйбәт укый, тавышы да йомшак, матур», — дип киңәш бирдек.

Арчада Искечә Яңа елны каршылыйлар 13.01.2019 Арчада Искечә Яңа елны каршылыйлар
Арчаның Үзәк чыршы янында Искечә Яңа елны каршылау бәйрәмен уздырдылар. Бездә халык бәйрәм итә белә. Күпләр бала—чагасы белән бәйрәмгә килгән. Ә мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр сәхнәдә халыкның күңелен күрә.

Мөршидә апага 95 яшь тулды 12.01.2019 Мөршидә апага 95 яшь тулды
Урта Сәрдәнең чибәр, уңган кызы Язиләнең авылның булдыклы егете Хафиз белән гаилә корып җибәрүенә авылдашлар аптырамый, шулай булырга тиеш кебек кабул итә. Әкренләп гаилә ишәя, бер-бер артлы уллары Салих белән Харис туа. Тик гаилә бәхетенә гражданнар сугышы киртә куя — Хафиз сугышта һәлак була. Япь-яшь кызы тормыш йөген ялгызы тартып бара алмас дип Галимҗан абый кызы Язиләгә киңәш бирә: “Кызым, бу балаларны ялгызың үстерә алмассың, приютка бир”. Ата сүзен аяк астына салып булмый, тормышлар да авыр, әти кеше белми сөйләмәс, дип, Язилә тәвәккәлли…

Атта йөрисең килсә — Кырлайга бар 11.01.2019 Атта йөрисең килсә — Кырлайга бар
Ат чанасына утырып йөрисең килсә, Яңа Кырлайга Гомәр абыең янына барасың инде. Авылның табигате дә бик матур. Гомәр Әһлиуллин үзен Габдулла Тукайны уллыкка алган Сәгъди абзыйның туганы, ди.Көн дә атын җигеп, Яңа Кырлай үзәгенә килә ул.

Менә шулай яшәп ятыш 10.01.2019 Менә шулай яшәп ятыш
Арча районының Яңа Кенәр авылында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат”  дип аталган уку йорты бар. Монда бүгенге көндә 112 бала белем һәм тәрбия ала. Барысы да республика психологик медицина комиссиясе тарафыннан махсус шушындый мәктәпләрдә укырга тиеш дип табылган балалар.

Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады 09.01.2019 Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазинга тиңнәр булмады
Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәһси һәм команда беренчелегенә 1 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде.

Якташыбыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары бара 08.01.2019 Якташыбыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары бара
Бүген Арча педагоника көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары бара. Анда күрше тирә районнардан да шахматчылар килгән. Барлыгы 60 кеше катнаша. Яшьләре чикләнмәгән.

Кырлайдагы Кыш Бабай иң исендә калган хат турында сөйләде 07.01.2019 Кырлайдагы Кыш Бабай иң исендә калган хат турында сөйләде
Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Кыш Бабай резиденциясенә быел 2 меңнән артык хат килгән. Татарстанның төп Кыш Бабае «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең иң исендә калган хат турында сөйләде.

Чаңгыда кемнәр көчле? 06.01.2019 Чаңгыда кемнәр көчле?
Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышлар кызлар командалары һәм егетләр командалары арасында узды. Эстафетада Иске Кырлай, Ашытбаш, Урта Курса, Курса-Почмак, Арчаның 2 нче, 6 нчы мәктәпләре катнашты. Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә.

Симетбашның күренекле кешеләре 02.01.2019 Симетбашның күренекле кешеләре
Симетбаш клубында кызыклы стендлар урнаштырылган. Шундыйларның берсе авылдан чыккан күренекле кешеләргә багышланган. Фотолар бик кызыклы. Әйдәгез алар белән бергәләп танышыйк.

Югары Атыда кышкы бәйрәм узды 30.12.2018 Югары Атыда кышкы бәйрәм узды
30нчы декабрь конне Югары Аты авылынын хоккей мэйданчыгында кышкы сабантуй горлэп узды. Балалар торле спорт ярышларында коч сынашты, ахырдан зур булэклэр тапшырылды. Авылыбыз тренеры Абдрахманов Ильнурга, Галимзянова Люциягэ хэм спонсорларга бик зур рэхмэт.

Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина лаеклы ялга китте 29.12.2018 Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина лаеклы ялга китте
29 декабрьдә  өченче чакырылыш Арча район Советының  чираттан тыш 29 утырышы булды. Аны  муниципаль район башлыгы, Арча район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Арча район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты 28.12.2018 Арча район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты
Традиция буенча Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары (уку алдынгылары, активистлар, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм башкалар) белән очрашты. Ул Арча мәдәният йортында булды һәм анда районның төрле мәктәпләреннән килгән егерме укучы катнашты. Шулай ук очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров да килгән иде. Аралашу сорау-җавап формасында үтте. Иң кызыгы, сорауларны балалар гына түгел, район башлыгы үзе дә бирде, аларның киләчәккә планнары белән дә кызыксынды.

Арчада район башлыгының чыршы бәйрәме узды 27.12.2018 Арчада район башлыгының чыршы бәйрәме узды
Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды. Бәйрәм башта чыршы янында  барса, соныннан сәхнәдә дәвам итте. “Яңа ел тамашалары” дигән сәхнәләштерелгән күренештә төп рольләрдә Арча кызы Аделина Фәйзрахманова белән Казан дәүләт мәдәният институтында бергә укыган булачак артистлар булса, биючеләр, җырчылар үзебезнең яшь сәхнә йолдызларыбыз иде.

Арча кызы Камилә «Хәзинә» конкурсында җиңде 26.12.2018 Арча кызы Камилә «Хәзинә» конкурсында җиңде
25 нче декабрь көнне  Казанда “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Хәзинә” әдәби конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгегә Төркиядән, Чувашиядән, Пермьнән һәм башка төбәкләрдән 11 повесть, утыздан артык хикәя, кырыктан артык хикәя һәм шигырь килгән.

Алтын куллы кар сыннары остасы ул 25.12.2018 Алтын куллы кар сыннары остасы ул
Ел саен “Водоканал-Сервис” ширкәте каршында матур сыннар барлыкка килә. Бу юлы да Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары һәм 2019 ел символы кабан урын алды. “Дуңгыз елы, диләр. Без, татарлар яратмыйбыз бит инде аны. Ә бу останың башы эшләгән, кабан ясап куйган”, – диде минем фоторәсемгә төшереп йөргәнемне күргән узып баручы урта яшьләрдәге ханым.

Арчада яңа йолдызлар кабынды 24.12.2018 Арчада яңа йолдызлар кабынды
Арчаның 1нче балалар бакчасында җыр бәйрәме –“Голосок” район бәйгесе булып үтте.

“Ак чәчәкләр” кебек ак күңелле ханым 23.12.2018 “Ак чәчәкләр” кебек ак күңелле ханым
Беркөн Арча үзәк китапханәсендә Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Кеше турында фикереңне белү өчен, гадәттә, аның белән очрашып сөйләшергә кирәк, диләр. Дөрес икән. Айгөл ханымның әсәрләрен яхшы беләм, кулыма эләккәннәрен башны ташлап укып барам, дип мактанып, газета укучыларны алдыйсым килми. Артык исем китмәде, дип тә әйтә алмыйм. Бу очрашу минем икеләнүле уйларыма нокта куйды, аның турында фикерем кискен үзгәрде. Беренче булып гади, йомшак күңелле, ачык йөзле, бик теләп аралашучан, игътибарлы, үзенә карата таләпчән, үз эшенә гашыйк, бөтен барлыгын биреп иҗат итүче  кеше буларак якын иттем аны.

Кушлавычта семинар 22.12.2018 Кушлавычта семинар

Арчада чаңгы базасы ачылды 21.12.2018 Арчада чаңгы базасы ачылды
Арча стадионында бүген чангы базасы ачылды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Соңыннан кышкы сезонны ачу уңаеннан чаңгы ярышы булды. Бу хакта тулырак газетабызның чәршәмбе 26 нчы декабрь санында укырсыз.

Арча үзешчәннәре – Таҗдарова башкарган рольләрдә 20.12.2018 Арча үзешчәннәре – Таҗдарова башкарган рольләрдә
Таҗдарованың 130 еллгы уңаеннан Арча районында аның образларын иң яхшы иҗат итүчегә бәйге игълан ителгән иде. Артистканың туган авылы Утар Атыда шуның финалы булды. Бәйгедә барлык мәдәният йортлары һәм авыл клублары катнашты, финалга иң яхшы дип табылган 10 коллектив килгән иде.

  Аңа Герой исеме бирелүгә — 75 ел 20.12.2018 Аңа Герой исеме бирелүгә — 75 ел
Сафин Нәкыйп Сафа улы 1921 елда районыбызның Мирҗәм авылында туган.  Туган авылында башлангыч, аннан соң 1932-1935 елларда Апаз җидееллык мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач Нәкыйп авылда эшли, аннан соң Иркутскийга китеп тимер юлда эшли.  1940 елдан армия сафларына алына. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша

Алар Россиянең иң яхшы мәктәпләре рәтендә 19.12.2018 Алар Россиянең иң яхшы мәктәпләре рәтендә
Шушмабаш мәктәбе турында еш язылса да аптырый торган түгел, коллектив моңа лаек. Чөнки үзләрен һәр яктан да үрнәк итеп куеп була: эшләсәләр, җиренә җиткереп эшлиләр, хезмәтләрен бәяләтә дә беләләр. Район мәктәпләре арасында әлеге мәктәп республика, Россия күләмендә иң күп грант отучылар рәтендә, мәктәп кенә түгел, укытучылар да шул рәтнең алдынгы сафында. Алар төрле проектларда катнаша һәм һәммәсеннән диярлек уңыш елмая үзләренә.

Любовь Осинаны котлыйбыз! 18.12.2018 Любовь Осинаны котлыйбыз!
Бүген, 18 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Осина Любовь Михайловнага  Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Яңа Кенәр китапханәсендә кызыклы очрашу узды 17.12.2018 Яңа Кенәр китапханәсендә кызыклы очрашу узды
Социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр, Яңа Кенәр авылының Туфан Миңнуллин исемендәге  китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Монда күп еллар Ташкичү авылы урта мәктәбендә укытучы, аннан соң директор вазыйфаларын башкарган Насыйбуллина Рузалия ИбраҺим кызының  “Акланган өметләр” исемле китабын тәкъдир итү тантанасы булды.

Ул Тукай белән таныш булган 16.12.2018 Ул Тукай белән таныш булган

12 декабрь көнне район мәгариф һәм мәдәният  идарәләре белән берлектә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре язучы-драматург, мөселман хәрби шурасы рәисе, “Безнең тавыш” газетасы мөхәррире, мөселман революцион штабы рәисе, татар отрядларын оештыручы Габделгазиз Монасыйповның тууына 130 ел тулу уңаеннан Шурабаш мәктәбендә ”Милләтне без тергезик”, ә якташыбызның туган авылы Байкал клубында “Дөньяга үрнәк булырлык эш ясыйк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль һәм фәнни чаралар үткәрелде.

Бүген якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне! 15.12.2018 Бүген якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!

Кышкардан Мөршидә апа 80 яшендә дә сәхнәдән төшми 14.12.2018 Кышкардан Мөршидә апа 80 яшендә дә сәхнәдән төшми
Кышкар клубының «Зөбәрҗәт» фольклор ансамблендә Мөршидә апа Сафинаның җырлавын  сокланып тыңладык. 80 яшь икән инде үзенә. Мөршидә апа, авыртмыйча, шулай тамашачыны сөендереп, озын—озак еллар яшәргә язсын сезгә!

Котлыйбыз! Вакыйф Харисов бәйгедә беренче урынны яулаган 13.12.2018 Котлыйбыз! Вакыйф Харисов бәйгедә беренче урынны яулаган
Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясенең “Иң яхшы хокук саклау эше” республика бәйгесендәге “Профсоюзның хокукый хезмәт инспекторының иң яхшы хокук саклау эше” номинациясендә беренче урынны яулаган төбәк профсоюз оешмасы рәисе, Арча районы мәгариф учреждениеләре оешмалары профсоюзының хокукый хезмәт инспекторы Вакыйф Вагыйзович Харисов Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе дипломы белән бүләкләнде.

Мондый хәлне бабайлар да күрмәгән 13.12.2018 Мондый хәлне бабайлар да күрмәгән
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов: “Авыл халкы өчен куанычлы хәбәр бар, кечкенә фермалар төзү өчен 120 мең сум урынына – 200, 200 мең сум урынына 400 мең сум акча бирә башлыйлар”, – диде.

Арчалар «Моңлы курай»дан уңышлар белән кайтты 12.12.2018 Арчалар «Моңлы курай»дан уңышлар белән кайтты
Арча балалар сәнгать мәктәбенең укучылар һәм укытучылары Ш.Низаметдинов истәлегенә багышланган  «Моңлы курай» I Республика халык музыкасы фестиваль-конкурсында катнашып, уңышлар белән кайтты.

Гөлчирәнең “Кәнфит тавы” 11.12.2018 Гөлчирәнең “Кәнфит тавы”
Наласа мәдәният йортында шул авылда яшәп иҗат итүче Гөлчирә Нәҗметдинованың “Кәнфит тавы” исемле яңа гына басылып чыккан балалар өчен шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Ул көнне Гөлчирә ханым чәчәкләргә күмелде. Бу – аның иҗатын яратучыларның, үзен хөрмәт итүчеләрнең ихтирамы билгесе иде.

Иске Кишеттәге музейга Россия Герое килде 10.12.2018 Иске Кишеттәге музейга Россия Герое килде
7 декабрьдә Россия Геройлары көне уңаеннан Иске Кишет авылындагы Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның музей-утарында Россия Герое Дмитрий Сафин белән очрашу булды.Очрашуда ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов, Кораллы Көчләр ветераннары оешмасының район комитеты әгъзалары — отставкады хәрбиләр,Таттелеком хезмәткәрләре,авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова,Яңа Кишет мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары һәм тарих укытучысы Гөлия Сабирҗанова һ.б. катнашты.Китапханә мөдире Гөлфия Габитова җыелганнарны музей белән таныштырды,Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның тиңдәшсез батырлыгы турында Таттелеком төркеме төшергән фильм күрсәтелде.

Поздравляем Осину Любовь Михайловну с юбилеем! 10.12.2018 Поздравляем Осину Любовь Михайловну с юбилеем!
Сегодня отмечает свой 60-летний юбилей заместитель главы Арского муниципального района, заместитель Председателя Арского районного Совета Осина Любовь Михайловна!

Туган җирендә яши, икмәк үстерә икән, ул да үзенчә герой 09.12.2018 Туган җирендә яши, икмәк үстерә икән, ул да үзенчә герой
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Россия Герое көненә багышланган чара үтте. Яшь гвардиячеләр белән очрашуга Россия Герое Дмитрий Сафин килде. Чарада район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

Арча районында эшмәкәрләргә юллар ачык 08.12.2018 Арча районында эшмәкәрләргә юллар ачык
Әңгәмәдәшебез – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфәт Шәрәфетдинов.


Новости 2001 - 2100 из 3534
Страницы: