События

Ярдәм итик! 03.03.2020 Ярдәм итик!
Юсупова Саида, 22.11.2017 г.р. Диагноз: спинномозговая грыжа на пояснично-крестцовом уровне, фиксированный спинной мозг. Про потологию узнали после рождения. Беременность проходила без особенностей, результаты узи были хорошие. У Саиды также гидроцефалия в стадии компенсации, нарушение функций тазовых органов по типу недержания, нижний вялый парапарез до плегии в стопах. На сегодняшний день она ползает на четвереньках, ходит на высоких коленках, может стоять у опоры. Но ножки стали еще больше косолапить в внутрь.  Открыта сбор на операцию в клинике Ассута (Израиль, Тель-Авив). Сумма сбора составляет 3 717 350 рублей.  89372841921 Алина.

Арча педагогия көллияте студентлары - "Сандугач" конкурсы җиңүчеләре 02.03.2020 Арча педагогия көллияте студентлары - "Сандугач" конкурсы җиңүчеләре
Бу бәйгедә "Педагогик профиль. Музыкаль юнәлеш." номинациясендә Арча педагогия көллияте студентларны да югары күрсәткечләргә ирешеп призлы урыннар яуладылар.

28 нче февральдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган вокалистларның "Сандугач" дип исемләнгән республика-күләм конкурсы булды. Бу бәйгедә катнашу өчен Татарстанның профессиональ белем бирү оешмаларыннан барлыгы 47 гариза кабул ителде. Катнашучылар урта профессиональ белем бирү уку йортларының "Педагогик профиль", "Педагогик профиль. Музыкаль юнәлеш.", "Аграр профиль" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Бу бәйгедә "Педагогик профиль. Музыкаль юнәлеш." номинациясендә Арча педагогия көллияте студентларны да югары күрсәткечләргә ирешеп призлы урыннар яуладылар.

Бүген якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне! 29.02.2020 Бүген якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне!
Бүген, 29 февраль көнне якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Кәче мәктәбе булдыра! 27.02.2020 Кәче мәктәбе булдыра!
Укучылардан кышкы ГТО нормалары тапшырды, “Минем яраткан спортчым” темасы буенча иҗади эшләр эшләделәр.

Башлангыч сыйныфларның физкультура укытучылары Гөлнара Мәгъсумова, Эльмира Мөхәммәтшина, Рәмзия  Сафина, Фәридә Гарифуллина һәм озайтылган көн төркеме җитәкчесе Гүзәлия Копылова  1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Солдат буласым килә” конкурсы үткәрделәр.  Укучылар төзлеккә, җитезлеккә ярыштылар, сорауларга җаваплар эзләделәр.

“Ягез әле, ир- егетләр!” 25.02.2020 “Ягез әле, ир- егетләр!”
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Носы мәдәният йортында “Ягез әле ир-егетләр” исеме астында бәйге булып узды. Бәйгедә авылыбызның төрле өлкәдә хезмәт куйган ир-егетләре катнашып, үзләренен армия хәтирәләре белән уртаклаштылар, төрле ситуацияләрне чишеп, сорауларга җавап биреп,уеннарда катнашып, үзләренен бар яктан да уңган, булган икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар. Бәйрәм кичәсе җыр- биюләр, музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды. Бу кичәне оештыру максаты  ир – атның абруен күтәрү, гаиләдә әти кешенен нинди роль уйнавын, ир-атның гаилә  һәм ил терәге икәнлеген күрсәтү иде.

Курса-Почмак мәктәбеннән Ахмадеев Дилүс беренче урынны яулады 24.02.2020 Курса-Почмак мәктәбеннән Ахмадеев Дилүс беренче урынны яулады
22 нче февраль көнне Әтнәдә 2002-2003, 2004-2005, 2006-2007 нче елыгы егетләр арасында көрәш турниры узды. Турнирда Әтнә, Биектау көрәшчеләре белән беррәттән тренер Ахмадиев М.Г. җитәкчелегендәге "Арча" спорт мәктәбе командасы да катнашты. Курса-Почмак мәктәбеннән Ахмадеев Дилүс 1 нче урынны яулады. Урта Курса мәктәбеннән Бухаров Камил, Закирзянов Әлфис, Валиев Ильмирлар үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урында калдылар.

Минем әти – иң яхшысы 23.02.2020 Минем әти – иң яхшысы
Арчаның 11нче балалар бакчасында “Минем әти – иң яхшысы” дигән дигән уен үткәрелде. Балалар әти-әниләре белән бергәләп пазллар җыйдылар, җәяүлеләр юл аркылып чыгу урыныннан ничек куркынычсыз чыгарга икәнен искә төшерделәр, ”тоннель” аша үттеләр. ЮХИДИ бүлекчәсеннән Энҗе Мөхәммәтҗанова барлык балаларга яктылык кайтаручы элементлар һәм китаплар бүләк итте.  

Аларның тормышы урман белән бәйле 22.02.2020 Аларның тормышы урман белән бәйле
20 февральдә Үрнәк бистәсендә әнә шул исемдә әдәби музыкаль кичә үтте. Төп геройларыбыз - урман шаулавын  йөрәгенә тормыш җыры итеп салган  Арча урман хуҗалыгының хезмәт ветераннары.

Үрнәк бистәсендә әнә шул исемдә әдәби музыкаль кичә үтте. Төп геройларыбыз - урман шаулавын  йөрәгенә тормыш җыры итеп салган  Арча урман хуҗалыгының хезмәт ветераннары. Очрашуыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстан АССР ның төзелүенә 100 ел һәм  Арча районы оешуга 90 ел уңаеннан оештырылды. Кичәбезне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы  Илгиз Камалетдинов ачып җибәрде.

Халыкара туган тел көне уңаеннан Арчада шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды 21.02.2020 Халыкара туган тел көне уңаеннан Арчада шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды

21 февраль –Халыкара туган тел көне уңаеннан  Арча шәһәре 3 нче  башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында 2020  елның 19 февралендә районкүләм  “Мин яратам сине, Татарстан!” шигырь конкурсы узды.

Барлыгы бәйгедә Арча район мәктәпләренең 1-8 сыйныфларыннан 67 укучы катнашты. Алар төрле авторларның  туган илгә, туган телгә, Татарстанга багышланган шигырьләрен сөйләделәр.


Бирәзә егете Айдар Фәйзрахманов Арча мәктәбендә укыган 20.02.2020 Бирәзә егете Айдар Фәйзрахманов Арча мәктәбендә укыган
Рус мәктәбендә укый гына башлаган чагында, яшьтәшләре аның белән танышырга теләп эндәшкәч, «Я по-русски не знаю», – дип кенә җавап биреп тора башта. Ияләшеп китә аннары.

Айдар ул чакта җырчы булу турында хыяллангандырмы, юктырмы, әти-әнисе аңа иң беренче чиратта тирән белем бирергә тели. (Башка балаларына да шулай, әлбәттә.) Башлангыч сыйныфларны үз авылында тәмамлагач, аны Арчадагы 1 нче рус мәктәбенә бирәләр. (Мәктәп Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы герое Валентин Ежков исемен йөртә.) Арчага авылдан дүрт чакрым ара. Көн саен иртүк җәяүләп юлга чыгасы, җәяү кайтасы. Малай язын-көзен велосипедта, кышын чаңгыда йөрергә гадәтләнә. Велосипедны җәй көне ат көткән акчасына үзе сатып ала!

Арча көрәшчеләре уңыш яулый 19.02.2020 Арча көрәшчеләре уңыш яулый
Биектауда М.Җәлил призына көрәш ярышлары булды.

Анда 50 команда каташты. Арча районы командасы 6нчы урынны алды.

Арчадан Руслан Абдуллин һәм Иске Чүриледән Рамил Хәсәнов үз үлчәүләрендә 3нче урынны алдылар.

Алар тагын беренче! 18.02.2020 Алар тагын беренче!
Арча сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче Эльза Камалова җитәкчелегендәге “Ар-и-Эль” бию коллективы елдан-ел матур уңышлары белән куандыра. Күптән түгел тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште – Казанда үткән “На высоте” балалар иҗаты Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә коллектив беренче дәрәҗә лауреат исеменә һәм Гран-прига лаек булды. Котлыйбыз.

Арчада Җәүдәт Хәсәнов исемендәге урам булырмы? 18.02.2020 Арчада Җәүдәт Хәсәнов исемендәге урам булырмы?
Арча сәнгать мәктәбенең залын тутырып җыелучыларның һәммәсе Җәүдәт Абдулла улы белән шәхси аралашкан кешеләр, укучылары, якыннары, туганнары, дуслары, 1982 елда ук чемпион булган, республиканың төрле районнарыннан килгән шәкертләре...

Тормыш мизгелләр кебек уза да китә. Әле генә иртә була, шул арада кич җитә. Эш, мәшәкать дип, Адәм баласының бу болгавыр заманда үзенә бүләргә вакыты да җитми. Кем белә, бәлки үзенә игътибарны арттырган булса, авыргач дәваланса, Җәүдәт Хәсәнов та гомерен озынайта алган булыр. Хәер, тәкъдирдән котылып булмый...

Фәнил Гәрәфиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы нәтиҗәләре 18.02.2020 Фәнил Гәрәфиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы нәтиҗәләре
15 февральдә Арча стадионында Фәнил Гәрәфиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы нәтиҗәләре

Итекле футбол ярышлары тәмам 17.02.2020 Итекле футбол ярышлары тәмам
Арчаның 7нче номерлы мәктәбе базасында “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Айван Мәдәният йорты тарафыннан оештырылган итекле футбол уеннары тәмамланды.

Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры премьерасы 16.02.2020 Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры премьерасы
Кичә халык театры артистлары тамашачыларга Аяз Гыйләҗевның "Кияү урлау" әсәре буенча куелган "Урлыйкмы? Урламыйкмы?" комедиясе күрсәттеләр.

Арчалар үз артистларын аеруча ярата. Бүген дә Район мәдәният йорты шыгрым тулы иде. Премьераны тамашачылар бик җылы кабул итте. Спектакль тәмамланганнан соң да алкышлар озак яңгырады.

5нче гимназиядә истәлекле очрашу булды 15.02.2020 5нче гимназиядә истәлекле очрашу булды
Арчаның 5нче гимназиясендә очрашулар булып тора.

Бу юлы Арча шәһәре советы депутаты Рәмзия Хәмидуллина белән очрашу булды.

Очрашу Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды.

Белмисез күңелдә ни барын 14.02.2020 Белмисез күңелдә ни барын
“Казан арты” тарих-этнография музеенда оештырылган очрашуда районның “Сугышчан туганлык” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Лимусович ул еллардагы Әфганстандагы сәясәт, артта калган илгә ярдәм итәргә керүләре, совет солдаты алдындагы изге бурыч турында сөйләде. Телевизордан яратып караган “9нчы рота” фильмы турында да әйтеп үтте. Хәлиткеч сугышчан операциядә катнашкан 9нчы ротада 6 солдат һәлак була, 28е яралана, шуның 9ы авыр җәрәхәтләнә. Дошманнар белән бәрелештә катнашып, соңгы пуляга кадәр көрәшкән рядовой Игорь Чмуров соңыннан Советлар Союзы Герое исеме ала. Ул исән, Мәскәүдә яши. Ә менә кече сержант Вячеслав Александровка һәм рядовой Андрей Мельниковка Советлар Союзы Герое исеме һәлак булганнан  соң бирелә.

Яңа Кенәрдә янгыннан зыян күргән Фәния Шәрәфиева авылдашларына рәхмәт әйтә 13.02.2020 Яңа Кенәрдә янгыннан зыян күргән Фәния Шәрәфиева авылдашларына рәхмәт әйтә
1 февраль көнне хуҗалыгыбызда янгын чыгып, зур зыян килде.

Иң беренче булып Хәниф Әхмәтов җитәкчелегендәге Яңа Кенәр янгын часте хезмәткәрләре килеп җитте. Өч машина тиз арада бер-бер артлы янгынны сүндерә башлады. Коммуналь хуҗалык тракторлары су белән тәэмин итеп торды. Утка таралырга ирек бирмичә, өйне саклап кала алдылар.

Райондашыбыз Камил Вәгыйзовны искә алу 12.02.2020 Райондашыбыз Камил Вәгыйзовны искә алу
Мөхәммәт  Мәһдиевнең  “Без  кырык  беренче  ел  балалары”  дигән  повесте  күз  алдына  килә.  Яшәү  өчен  вакытны  кеше  үзе  сайлап  алмый.  Ә  менә  аларның  балачагына  сугыш  чоры  туры  килә.  Әле  нинди  сугыш?!  Үзенең  күләме  белән,  рәхимсезлеге  белән,  кансызлыгы  белән  коточкыч  булган  сугыш.

Мондый тамашыны сөйләп кенә аңлата ала торган түгел 11.02.2020 Мондый тамашыны сөйләп кенә аңлата ала торган түгел
Гыйнвар аенда Габдулла Тукай исемендәге татар Дәүләт филормониясендә Айдар Файзрахмановның 60 яшьлек юбилей концертында булып кайттык. Әлеге уңайдан аның җитәкчелегендәге Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 20 еллык юбилей концертын да кабатлап эшләнгән бик матур бәйрәм чарасы булды ул. Ике юбилей концерты берьюлы.

Шушмабаш тагын бер күренекле улын югалтты 11.02.2020 Шушмабаш тагын бер күренекле улын югалтты
Арча үзәк хастаханәсендә 1989--1999 елларда баш табиб булып эшләгән Илдар Вагыйз улы Камалов 10 февральдә кинәт вафат булды.

Илдар Камалов Шушмабаш авылында туып--үскән, югары белемле хирург, 1985--1989 елларда Шушмабаш авылындагы участок хастаханәсен җитәкләде. Аннан соң 10 ел район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләде.

Илназ Гарипов Хәсәншәехкә үзе укыган мәктәпкә очрашуга кайтты 10.02.2020 Илназ Гарипов Хәсәншәехкә үзе укыган мәктәпкә очрашуга кайтты
Хәсәншәех авылын беренче күргән кешеләр аның төзеклегенә, матурлыгына игътибар итәләр. Урамга түре белән салынган биек йортлар, бизәкле капка-коймалар, өй түрендә чәчәккә күмелгән бакчалар бу йортта яшәүчеләрнең тырыш, шөгыльле һәм матурлыкка омтылган кешеләр булуы турында сөйли. Ә матурлыкка омтылган, аны аңлаган кешеләр җырлы-моңлы була, диләр. Монысы да хактыр, чөнки Хәсәншәехта үскән егетләр гармун, музыкага тартыла.

90 ел матур гомер 09.02.2020 90 ел матур гомер
Урта Аты авылында яшәүче Салиха апа Әскәровага 90 яшь!

Ишекне ачып  керүгә, башында ак яулык, өстенә матур бизәкле яшел күлмәк кигән сөйкемле әби каршы алды безне. Ягымлы тавышлы Салиха апа елмаеп түргә дәште. Сөйләшергә, кирәкле урында шаярып та алырга ярата торган әбибезгә сокланып карап утырдык. 7 сыйныфны тамалап, 12 яшеннән эшли башлый ул. 52 яшендә ялгызы калып, ике улын берүзе тәрбияли. Бик яратып сөйли ул уллары Илһам һәм Хәмзә турында. Бүген улы Илһам белән яши Салиха апа.

Чаңгы юлы - 2020 08.02.2020 Чаңгы юлы - 2020

8 февральдә Арча стадионында "Чаңгы юлы - 2020" узды.

Бу матур чара иртәнге сәгать 8дә үк, сайлап алу ярышында катнашасы чаңгычыларны теркәү белән, башланып китте. Алар арасында 2006-2011 елгы егетләр һәм кызлар бар иде. Шулай ук икенче спорт мәйданында волейбол уены барды. "Бу күбрәк без уйнап үскән пионерболга охшаган" - диде Арчаның яшьләр эшләре һәм спорт җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.

Киштә башын тотарга дигән хатын белән ярты гасыр бергә 07.02.2020 Киштә башын тотарга дигән хатын белән ярты гасыр бергә
Бәйрәмгә Күпербаштан 53 ел пар канат булып яшәүче Кадрия һәм Габдулла Сафиннар, шулай ук 53 ел кулга-кул тотынып атлаучы Фәния һәм Тәлгать Гыймадиевлар чакырылган иде.

Гадәттә, яшьләр дөнья куып, өлкәннәр белән аралашып утырырга вакыт тапмый. Ә аларны югалткач, “Их, ник сөйләшеп утырмадым, сорашып калмадым икән”, — дип үзен битәрли башлый. Үткәннәрне, тарихны үзләре белән алып китә шул алар. Күпербашта ЗАГС оештырган бәйрәм вакытында бү сүзләргә тагын бер инандым.

Арча егете Алмаз Дубайда 2000 спортчы арасында көч сынашты 06.02.2020 Арча егете Алмаз Дубайда 2000 спортчы арасында көч сынашты
31 гыйнвар – 2 февраль көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә таэквондоның G-2 категориясе буенча Фуджейро ачык чемпионаты узды. Анда дөньяның төрле илләреннән 2000 көчле спортчылар көч сынашты. Райондашыбыз, “Арча” спорт мәктәбенең данын еракларга алып китүче Алмаз Закиров Франциядән килгән көндәшеннән бераз гына калышып, 9 нчы урынга лаек булды.

Августта Хәсәншәехта өйләре янган 5 балалы гаилә бүген ни хәлдә? 05.02.2020 Августта Хәсәншәехта өйләре янган 5 балалы гаилә бүген ни хәлдә?
Без бүген Хәсәншәех авылында булдык.

Узган елның 23 августы төнендә Лилия белән Данил Әхмәтовларның өйләре янып бетә. Берсеннән берсе кечкенә 5 балалары бар.

Бүген без аларның өйләрендә булдык. Өр-яңа ике катлы өйләрендә. 1 декбрьдә яңа өйгә күчкәннәр.

Бер гаиләдә ике “супер” яши 04.02.2020 Бер гаиләдә ике “супер” яши
“Яшәү дәрте әле сүнмәгән” дигән район күләмендәге бәйге дәвам итә. Чираттагысы Сөрде мәдәният йортында үтте. Анда Сөрдедән Ринат Хафизов, Түбән Орыдан Риф Бакыев, Кызыл Ярдан Фердинат Шәрипов, Шурада Рафил Гайфуллин чыгыш ясады.

Шушмабаш хөрмәтле улын соңгы юлга озатты 03.02.2020 Шушмабаш хөрмәтле улын соңгы юлга озатты
2 февральдә республикабызда танылган шәхес, Арча районының данын күтәрүгә гаять зур өлеш керткән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Йосыф улы Кәримовның йөрәге тибүдән туктады. Аңа быел 59 яшь кенә туласы иде. 3 февральдә аны соңгы юлга озаттылар. 

Айванның урамнары такыр 02.02.2020 Айванның урамнары такыр
1 февральдә Айван һәм Төбәк-Чокырча авылларында яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2019 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, 2020 елда башкарылачак эшләр турында сөйләде.

Районның төрле хезмәтләре вәкилләре чыгыш ясады.

Җыелышта катнашучыларның сораулары да бар иде, алар канәгатьләнерлек җавап алды.

Газетаның күчмә кубогы Иске Чүриле мәктәбенә кайтып китте 31.01.2020 Газетаның күчмә кубогы Иске Чүриле мәктәбенә кайтып китте
31 гыйнварда Арча Укучылар сараенда “Арча хәбәрләре” газетасы кубогына шахмат турниры уздырылды. Анда районның 11 мәктәбеннән командалар катнашты.

Хөкемдарлар районның танылган шахматчылары Марсель Хәлилов (ул район шахмат федерациясе рәисе дә), Габделнәфыйк Фәттахов, Мидехәт Гайнетдинов ярышны бик оешкан төстә, гадел үткәрделәр. Бик зур рәхмәт аларга !

Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне - 65 яшьлек юбилее! 30.01.2020 Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне - 65 яшьлек юбилее!
Бүген, 30 гыйнвар көнне якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне — 65 яшьлек юбилее! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!

Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Арчада Стелла Габдрахмановага багышланган күргәзмә ачылды 28.01.2020 Арчада Стелла Габдрахмановага багышланган күргәзмә ачылды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Шәхесләрдә – Арча тарихы” проекты буенча күргәзмәләр оештыру старт алды.

Арчада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар 27.01.2020 Арчада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар
Бу бәйгедә Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районнарыннан берәр укытучы катнашты. Алар үзләренең һөнәри осталыклары, уңышлы эш алымнары белән тәҗрибә уртаклаштылар.

24 нче гыйнвар көнне Арча районында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбендә башланды. Бәйге нигезләмәсе буенча, укытучылар ачык дәрес һәм осталык дәресе күрсәттеләр. Арча районы данын Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район туры җиңүчесе Ләйсән Нигъматуллина яклады.

Җәе җәй, кышы кыш түгел 25.01.2020 Җәе җәй, кышы кыш түгел
Табигать сәерләнде. Галимнәр, белгечләр, халык синоптиклары бу турыда нинди фикердә?

“Кырык җиденче елның дәһшәтле өрәге кырык сигезенче ел язы килгәндә дә халык йөрәгендә торды. Ел үзе үк хәтәр башланды: беренче гыйнвар көнне кояшлы ап-ак кар өстендәге иңкүлекләрдә су җыелып торды: төнлә ата-баба ишетмәгән хәл – яңгыр яуган иде. Көннәр җылытты, мәктәп каникуллары беткәнче ат чанасы эзләрендә су тонып торды”.

Арчада җитәкчеләр алмашты 24.01.2020 Арчада җитәкчеләр алмашты
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, шәхси гаризасы нигезендә. вазифасыннан азат ителде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Мөхетдинов Рамил Рафис улы билгеләнде. Моңа кадәр ул район мәдәният идарәсен җитәкләде.

Арчада район беренчелегенә көрәштеләр 23.01.2020 Арчада район беренчелегенә көрәштеләр
22 гыйнварда “Арча” спорт комплексында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында район беренчелегенә көрәш узды.

Ярышларны ачуда район башкарма комитеты урынбасары Рамил Мөхетдинов, район яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев катнашты.    

Авылда яшәсәң һәм эшләсәң йортлы буласың 22.01.2020 Авылда яшәсәң һәм эшләсәң йортлы буласың
Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен  комплекслы үстерү программасының 2020 елга авыл территорияләрен комплекслы үстерү” яңа дәүләт программасын кабул итте. Шул уңайдан район башкарма комитеты  җитәкчесе Илшат Галимуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Арча районының Яңасала авылында халык язучысына багышланган әдәби бакча ачылды 21.01.2020 Арча районының Яңасала авылында халык язучысына багышланган әдәби бакча ачылды
“Намус” романы 24 телгә тәрҗемә ителгән, – диде Шәфигулла Гарипов. – Әле барысы да барланып бетмәде. Рус телендә ун тапкыр миллион тираж белән басылды.

Арчада хоккейда кем җиңде? 20.01.2020 Арчада хоккейда кем җиңде?
Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә боз сараенда хоккей турниры узды. Ул традиция буенча ветеран хоккейчылар арасында уза. Турнирда ел саен арчалардан тыш күрше район командалары да катнаша. Аны Фәнил истәлегенә ул төзегән "Металл" ширкәте районның спорт һәм туризм бүлеге белән бергәләп оештырды.

Барлыгы 4 команда уйнады. Арча, Балтач, Саба һәм Мамадыш.

Арча кызы Зилә оста биюче буларак халыкара бәйгедә җиңү яулады 19.01.2020 Арча кызы Зилә оста биюче буларак халыкара бәйгедә җиңү яулады
Арча сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучысы Зилә Мифтахова Казанда узган "Dream Fest" Халыкара конкурс-фестивальдә катнашып,"Халык биюләре" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды. Кызны конкурска укытучылары Эльза Камалова һәм Венер Хисамиев әзерләгән.

М.Мәһдиев әсәрендәге кыз 18.01.2020 М.Мәһдиев әсәрендәге кыз
“Күрәм, мине тыңлаучы юк. Сизәм, нәрсәдер эшләргә кирәк... – Әйдәгез, танышып чыгыйк әле... – Арча районы Сеҗе урта мәктәбе...

Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп. Фамилия? Хәсәнова. Исемегез? (Инде онытканмын.) Кайсы авылдан? Сикертәннән. Ай-й... Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле-әдәбияты укыткан авылым. Әтиеңнең исеме?

Районда шахмат һәм шашка ярышы 17.01.2020 Районда шахмат һәм шашка ярышы
26 гыйнварда шахмат һәм шашка буенча район беренчелеге уза.

26 гыйнварда Ташкичү мәдәният йортында шахмат һәм шашка буенча район беренчелеге уза. Башлана 10 сәг.

Арчада район башлыгы призына көрәш бәйгесе узачак 16.01.2020 Арчада район башлыгы призына көрәш бәйгесе узачак
25 гыйнварда “Арча” спорткомплексында 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында район башлыгы призына татарча көрәш буенча бәйге үткәрелә. Ярышлар үзебезнең милли көрәш кагыйдәләре буенча узачак. Башлана 9 сәгатьтә. Ярышның расланган нигезләмәсе түбәндә...

Депутатлар Арчада 15.01.2020 Депутатлар Арчада
14 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов Арча районында булдылар. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.

Билгеле булганча, 2021 елда Г.Тукайның тууына 135 ел тула. Республикада шушы юбилейга әзерлек башланды. Ә Арча районы бөек шагыйрьнең туган ягы. Депутатлар районның тарихи, мәдәни, социаль объектларында булдылар, юбилейга әзерлек уңаеннан башкарылырга тиешле чаралар турында  фикер алыштылар.

Урам белән Яңа ел каршылыйлар 14.01.2020 Урам белән Яңа ел каршылыйлар
Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрсәң, ел буе шулай дәвам итә, диләр. Шәһәрнең Исхаки урамында аны урам белән билгеләп үтәләр һәм ел дәвамында тату, дус яшиләр.

Бүген якташыбыз Xәнәфи Бәдигыйның туган көне! 13.01.2020 Бүген якташыбыз Xәнәфи Бәдигыйның туган көне!
Xәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Гомер буе кыйпылчык белән яши 12.01.2020 Гомер буе кыйпылчык белән яши
10 гыйнварда Арча район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Хәсәншәех авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Рәис Сәгыйтьҗановны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары, бүләк тапшырды.

Алар җирне, җир аларны ярата 11.01.2020 Алар җирне, җир аларны ярата
Авыл дип җан атып, хезмәтеннән канәгать булып яшәүче җир кешеләре белән аралашкач, күңелдә озак вакытка рәхәт хис кала. Пөшәңгәрдә яшәүче  Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән танышкач та шулай булды.

Асылын киимме, әллә... 10.01.2020 Асылын киимме, әллә...
2019 ел белән бергә театр елы да тәмамланды. Бу елны бөтен район "аякка басты". Мәдәният учреждениеләре спектакльләр куйдылар. Яңа талантлар барланды. Театр сәнгате сөючеләр өчен уңышлы ел булды ул. Тамашачыларга "бүләкләр" күп булды - һәр коллектив яңа әсәр тәкъдим итәргә тырышты.

Арчада яшь шахматчылар көч сынашты 09.01.2020 Арчада яшь шахматчылар көч сынашты
Арча Укучылар сарае базасында «Иң яхшы шахматчы - 2020 " исеменә Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 1 нче этабы узды.

"Сөембикә гөлләре" 08.01.2020 "Сөембикә гөлләре"
"Сөембикә гөлләре". Бу бию коллективының исеме. Әмма алар чыннан да гөлләргә тиң. Бу коллектив соңгы елларда нинди генә бәйгеләрдә катнашмады да, нинди генә җиңүләргә ирешмәде. Җитәкчеләре Илһамия Гыйлаҗиева балалар өчен әниләренә тиң.3 яшьтән алып 17 яшькәчә 100дән артык бала белән шөгыльләнә ул. Балаларны ярата, шуңа нәтиҗәсе дә матур. Каникул көннәрендә дә балалар өйдә ятмады, укучылар сараена Илһамия апалары янына ашыкты

Кайттык әле яшьлек иленә 07.01.2020 Кайттык әле яшьлек иленә
Арча ЗАГСы бүлегендә Мәмсә авылында яшәүче Илсөяр һәм Исмәгыйль Бариевларның рубин туйларын билгеләп үттеләр.

Һәр төбәкнең үз мактаулы кешеләре бар. Исмәгыйль белән Илсөяр дә шундыйлардан. Биш балалы гаиләдә туып-үсә Исмәгыйль. Үрнәктә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач туган авылында төпләнеп калып, башта тракторчы, аннан шофер булып эшли.

Арча Үзәк чыршы янындагы сыннар 06.01.2020 Арча Үзәк чыршы янындагы сыннар
Арча Казансу паркына кадәр барып җитеп булмас, Үзәк чыршы янындагы кар сыннарын гына булса да, күрсәтегез әле, дип шалтыраттылар.

Без, әлбәттә, сайтны укучылар гозерен үтибез.

Әйдәгез, бергәләп кар сыннарын карыйбыз.

Яңа ел мозаикасы 05.01.2020 Яңа ел мозаикасы
Балалар китапханэсендэ бүген яңа ел атмосферасы иде. Чыршы тирэли эйлэн-бэйлэн уйнадылар.

Китапханэ ял һэм каникул көннэрендэ дэ тынып тормый. Укучылар биредэ китап кына укып калмый, күңелле итеп бэйрэм дэ итэ. Энэ шундый бэйрэмнэрнең берсе булды бүген. "Яңа ел мозаикасы” дип аталган бу чарада төрле яшьтэге балалар бар иде. Төрле уеннар, чыршы тирэли җыр-бию, хэтта мандарин ашау да булды. Нэни укучылар белэн бергэ аларның эти-энилэре дэ уйнады. Бик күңелле, матур, гади һэм эчкерсез бэйрэм булды ул.

Фәнәвил Галиев истәлегенә 05.01.2020 Фәнәвил Галиев истәлегенә
Бу көннәрдә театр артисты, режиссер, драматург, 1994 елдан Татарстан Республикасының театр  әһелләре  һәм 2000 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиевкә 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин ул инде безнең арабызда юк, ә аның башкарган эшләре онытылмый, еллар узган саен хәтердә яңара гына бара.

Осталык осталар янында күренә 04.01.2020 Осталык осталар янында күренә
Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән шахматчы кыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды. Гөлнараның әтисе Айдар безнең районның Шура авылыннан.

Турнирда 49 шахматчы катнашты. Казан шәһәреннән, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Балтач районнарыннан, Мари Иленнән килгән шахматчылар арасында республика чемпионнары, спорт осталары бар иде.

Быел күчмә кубокны Казан шәһәреннән Илгиз Баһаветдинов алып китте.

Ялны файдалы итеп үткәрәләр 03.01.2020 Ялны файдалы итеп үткәрәләр
Нәкъ теге мәгълүм фильмдагы кебек Наласа яшьләре һәр Яңа елны традиция буенча волейбол уйнап каршылыйлар.

Быел турнирга спонсор табылмаса да, үзләре җыелып, призовой фонд ясап, баребер уздырдылар аны. Бүген мәктәп спорт залы көне буе яшьләрнең шат авазларыннан гөрләп торды. Бер авылдан гына өч кызлар, алты егетләр командасы җыелып турнир уздыра алу күп әйбер сөйли, әлбәттә. Димәк, яши әле авыл, аның киләчәге бар дигән  сүз

2019 нчы елның шахмат буенча район чемпионы билгеле булды 02.01.2020 2019 нчы елның шахмат буенча район чемпионы билгеле булды
29 декабрьдә исә шушы шахматчылар финалда турында уйнады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 3 урында Исмәгыйль Арсланов, көмеш медальгә Илгизәр Галиәхмәтов лаек булды, ә шахмат буенча район чемпионы титулын быел Марсель Хәлилов яулады.

Район башлыгы Илшат Нуриев Яңа ел белән котлый! 01.01.2020 Район башлыгы Илшат Нуриев Яңа ел белән котлый!
Кичә, 31 декабрьдә, Казансу паркында сәхнәдән халыкны район башлыгы Илшат Нуриев котлады.

2020 ел 2019 елга караганда уңышлырак булсын дип теләде ул. Ил-көннәр тыныч, барыбыз да исән-сау булыйк!

Гөлсинә Зәкиева Рәхмәт хатына ия булды 01.01.2020 Гөлсинә Зәкиева Рәхмәт хатына ия булды
Арча муниципаль районының иҗтимагый тормышына керткән өлеше өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Арча-информ" корреспонденты Гөлсинә Вазыйх кызы Зәкиева Россия Федерациясе федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ильяс Фәттахов медальгә ия булды 01.01.2020 Ильяс Фәттахов медальгә ия булды
Арча районының социаль-иҗтимагый, мәдәни үсешенә керткән өлеше һәм район халкы алдындагы аерым казанышлары өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Арча-информ" редакторы Ильяс Фәттахов "Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының Яңа ел котлавы! 31.12.2019 "Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының Яңа ел котлавы!
Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2020 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда барыбызга да бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!

Арчада Яңа ел алды ярминкәсе узды 28.12.2019 Арчада Яңа ел алды ярминкәсе узды
28 декабрьдә Арчада 2019 елның соңгы ярминкәсе булды.

Аны төп оештыручылар – “Северный”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре. Шушмабаш, Курса-Почмак, Урта Курса мәктәпләре, Шушмабаш, Сеҗе, Урта Курса авыл җирлекләре дә зур тырышлык куйган.

Чормадагы тарих 27.12.2019 Чормадагы тарих
Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров күптәннән торган иске келәтне сүтәргә тотына. “Чормада бер төргәк кәгазьләр таптым, – ди ул. – Әтинең узган гасырның 20,30,40,50нче елларындагы түләү кәгазьләре сакланган анда. Алар сезнең өчен дә кызыклы булыр”.

Якташлары белән горурланалар 26.12.2019 Якташлары белән горурланалар
Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип исемләнгән кичә булды. Анда Байкал авылында туып-үскән шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны, Яңа Сәрдә авылында туып-үскән театр артисты, драматург, режиссер Гафур Каюмовны искә алдылар,   аларның тормыш юллары һәм иҗатларына бәйле истәлекләрне яңарттылар.

Якташыбыз Нурзадәгә дәрәҗәле исем бирелде 25.12.2019 Якташыбыз Нурзадәгә дәрәҗәле исем бирелде
Татар эстрадасының популяр җырчысы, якташыбыз, Шура-Яңа Кенәр кызы Нурзадә Вәлиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Арча батырларын хөрмәтләде 24.12.2019 Арча батырларын хөрмәтләде
23 декабрьдә Арчада “Арча батырларын данлый” дип аталган алдынгылар слеты булды.

– Бу бәйрәм гадәттә Яңа елдан соң була иде, – диде Арча районы башлыгы Илшат Нуриев. – Бу юлы без аны ел ахырында уздырырга булдык. 2019 елда безнең горурланып сөйләрлек эшләребез бар. Бүген залда шул уртак уңышларыбызга ирешүгә иң зур өлеш керткән алдынгыларыбыз утыра.

Илгиз Гайнуллинны искә алдылар 23.12.2019 Илгиз Гайнуллинны искә алдылар
Каберендә розалар... 18 декабрьдә туган көне. Якыннары килгәндер... Чәчәкләр янына тагын чәчәкләр өстәлде...

Исән булса, 18 декабрьдә 54 яшь тулган булыр иде. Узган ел Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин декабрь башында вафат булды. Казанда ярыш вакытында бадминтон уйнаганда хәле авыраеп китә һәм озак та үтми вафат була.

Сөтле сыерның яшен сорамыйлар 22.12.2019 Сөтле сыерның яшен сорамыйлар
Күрше райондагы бер танышым гаҗәеп хәл турында сөйләде: боларда 17 бозау анасы булган сыер исән-сау икән. Димәк, аңа 20 яшьләр чамасы. “Әле дә сөте мул, бетерергә дигән уй башка да кереп карамый”, – ди.

50 литр сөт биргән сыерлары бар, 47 литр  бирә торганнары – гадәти хәл. 15 литр биргән сыер инде сыерга саналмый...

Бу көнне балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр дә куйдылар. 21.12.2019 Бу көнне балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр дә куйдылар.
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк каршында “Кошлар-безнең дусларыбыз” дигән чара үтте. Бәйрәмдә “Ашыт” тыюлыгының биологик чыганаклар буенча белгече Гөлнара Абдрахманова, Татарстан Республикасы экология һәм табигать чыганаклары министрлыгы төньяк территориаль идарәсенең беренче категорияле белгече Фирдәүсә Латыш һәм укытучылар Зөлфия Нигъмәтҗанова, Рания Әхмәтгалимова, Рәйсә Миндубаева, Йолдыз Йосыпова җитәкчелегендә Арчаның дүртенче мәктәбе укучылары катнашты. Бу көнне балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр дә куйдылар. Үзләре дә бүләкләрсез калмадылар.

Ир-егетләрнең һәрберсе мактауга һәм җиңүгә лаек 20.12.2019 Ир-егетләрнең һәрберсе мактауга һәм җиңүгә лаек
“Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дигән район бәйгесе дәвам итә. Чираттагысы Хәсәншәехта үтте. Анда Апаз авыл җирлегенә кергән дүрт авылдан лаеклы ир-егетләр катнашты. Мирҗәмнән Кәрим Мөбәрәкшин, Хәсәншәехтан Тәбрис Фәхретдинов, Пөшәңгәрдән Әхтәм Шәвәлиев, Апаздан Әхмәт Вәлиев өч бәйгедә көчләрен сынаштылар, үзләре белән дә, авылның тарихи урыннары белән дә таныштырдылар, осталыкларын да күрсәттеләр. Ир-егетләрнең һәрберсе мактауга һәм җиңүгә лаек. Әмма беренче урынны Пөшәңгәрдән Әхтәм Шәвәлиев яулады. Арча мәдәният йорты сәхнәсендә дә барлык җиңүчеләр белән бергә ул чыгыш ясаячак.

Носыга бардым әле 19.12.2019 Носыга бардым әле
Носы Арчадан 50 км.лап ераклыкта. Казанга барып-кайту белән бер.

Носы мәктәбе күренекле кешеләр белән очрашу оештырды. Бу очрашуны без дә карарга бардык. Казаннан шагыйрь, галим Рифат Җамал да кайтты. Ул шушы мәктәптә укыган. Һәм очрашу да Рифат Җамал һәм ветеран укытучы Әмин апа Сәмигуллина белән булды. Сәрдәбаш мәктәбе укучылары да килгән иде.

“Тукай” ширкәте – беренче! 18.12.2019 “Тукай” ширкәте – беренче!
17 декабрьдә “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде.

Афәрин. Мөндешлеләр! 17.12.2019 Афәрин. Мөндешлеләр!
“Атнаны ничек башласаң, шулай тәмамларсың”, - ди халык. Арча районы Мөндеш балалар бакчасы атнаны уңышлы башлап җибәреп, уңышлы тәмамлап та куйды.

Хәер, әлеге “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел дәвамында үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, районкүләм бәйгеләрнең күбесендә катнашып, актив тормыш алып баралар.

Ралинә конкурс-фестивальдә 1 нче урын яулады 16.12.2019 Ралинә конкурс-фестивальдә 1 нче урын яулады
Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Ралинә Гарәфиева (укытучысы Г.Б. Сабирова) Казанда узган "ART-STAR" I Халыкара конкурс-фестивалендә 1 нче дәрәҗә лауреат булып кайтты.

Әмин апа, кемнәр белән сез? 16.12.2019 Әмин апа, кемнәр белән сез?
Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов күренекле кешеләр белән очрашуга чакырды. Безгә чакыру кәгазе бирде.  Носы мәктәбе оештыра белә. Чакыру кәгазен ничек итеп эшләгәннәр! Күңелне кузгатырлык фоторәсем. Очрашуга киләсе олы йөрәкле укытучы Әминә апа Сәмигуллина хезмәттәше, балалар белән төшкән фоторәсем ул. Кайсы елны төшелгән, калганнары кемнәр -- әлегә ачыклап бетереп булмады. Очрашуга баргач, белешеп бетерербез. Бу фотодан үзләрен танып алучылар булыр әле. Хәбәр итәрләр. Телефон: 3-11-58.  Эх, ул еллар...

Кышкы урманга сэяхэт 16.12.2019 Кышкы урманга сэяхэт
Арчаның 8 нче балалар бакчасында беренче мәктәпкә әзерлек төркеме сихри кышкы урманга "сэяхэт кылды". Кунакка районныбызның экологы Латыш Фирдәүсә Камиль кызы һәм Ашыт тыюлыгы хезмәткәре Гөлнара Ильяс кызы да чакырулы иде.

Көрәшне бозмаска иде... 15.12.2019 Көрәшне бозмаска иде...

Бу фикерне узган шимбәдә Наласада яшүсмерләр арасында Рамил Шаһисламов истәлегенә “Игенче” ширкәте призына узган көрәш бәйгесендә катнашкан күп кешедән ишетергә туры килде.

Иң башта Рамил белән таныштырып узыйк әле. Ул шушы авылда туып-үскән, 90нчы еллар азагында тренер Таһир Лотфуллинда шөгыльләнеп район, республика турнирларында җиңү яулап килгән өметле яшь көрәшче иде. Ни кызганыч, 2000 елның августында дус егете Илнур белән юл һәлакәтендә  чәчәктәй яшь гомерләре өзелде. Ул көнне авыл халкы әле дә тетрәнеп искә ала. Язмыштан узмыш юк... Урыннары оҗмахта булсын.

Якташыбыз  Данил Шамил улы Гыйниятовны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 15.12.2019 Якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне — 50 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!

Зәвыклы һәм алтын куллы ханым 14.12.2019 Зәвыклы һәм алтын куллы ханым
Без каядыр яшәгән яхшы кешеләр, кул осталары турында күп язабыз. Ә менә яныбыздагылар читтә кала. Бер бүлмәдә кара-каршы утырган “Арча” радиосында реклама буенча белгеч Гөлназ Газыймова үз куллары белән ясаган әйберләрен алып килә башлагач, шул турыда уйлап куйдым. Ә нигә аның турында язмаска әле? Һәръяктан килгән ханым ул. Сокланып туя алмыйм. Иң беренче чибәрлеге, үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы, зәвыкъ белән киенүе күзгә чалына. Өзлексез үз өстендә эшли ул. Үзен хатын-кыз буларак ярата белә.

Бочче буенча республика ачык ярышлары узды 13.12.2019 Бочче буенча республика ачык ярышлары узды
Безнекеләрдән Арсений, Тимур, Рамил, Айрат – беренче,  Зәринә, Ранис – икенче, Ралинә һәм Зилә өченче урыннарны яуладылар

Арча Укучылар сараенда өлкәннәр һәм яшьләр арасында бочче буенча ярыш булды. Ул дустанә мөнәсәбәттә үткәрелсә дә, ярыш киеренке барды. Нәтиҗәдә, яшьләр командасы җиңеп чыкты. Очрашу өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.

Сәхнәдә үткән гомер 12.12.2019 Сәхнәдә үткән гомер

Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! 11.12.2019 Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Бүген, 11 нче декабрь көнне, якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!

Минхаҗев Вагиз Васил улы 1955 елның 11 декаберендә Татарстан республикасы Арча районы Хәсәншәех авылында туган.

Искә алу кичәсе 10.12.2019 Искә алу кичәсе
7 декабрьдә Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбендә районыбыз горурлыгы булган якташыбыз, шагыйрь, театр һәм цирк артисты, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булды. “Мин тормышка битараф түгел” дип исемләнгән очрашуда Казан шәһәреннән улы Алмаз, Яр Чаллыдан кызы Гөлназ һәм оныклары катнашты. Бу чарага килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Илдар Хаҗиның тормыш юлы һәм иҗаты”на багышланган  күчмә күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар.

Наласада яшүсмерләр көрәште 09.12.2019 Наласада яшүсмерләр көрәште
Наласа мәктәбендә яшүсмерләр арасында Рамил Шаһисламов истәлегенә "Игенче" ширкәте призына көрәш бәйгесе узды.

Анда безнең район көрәшчеләреннән тыш Биектау һәм Әтнә командалары да катнашты.

Түбән Атылылар конкурска Марсель Шәрәпов язган спектакльне тәкъдим итте 08.12.2019 Түбән Атылылар конкурска Марсель Шәрәпов язган спектакльне тәкъдим итте
Түбән Атыга Марсель Шәрәпов белән бергә бардык. Авыл халкы ул язган “Алма бакчасында” дигән пьесаны сәхнәләштерә икән.

Әле октябрьдә генә дөнья күргән китабындагы әсәрнең инде сәхнәгә куелуына гаҗәпләнүен, көтелмәгән хәл булуын яшермәде ул.

Рәшидә әбигә 95 яшь тулды 07.12.2019 Рәшидә әбигә 95 яшь тулды
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 6 декабрьдә Наласа авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәшидә Зарипованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Аңа Россия Федерациясе Президенты  Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Изгелек эшлисегез килсә, үзәккә мөрәҗәгать итегез 06.12.2019 Изгелек эшлисегез килсә, үзәккә мөрәҗәгать итегез
Арчада волонтерлар бар иде инде. Алар белән Рамилә Хәбирова җитәкчелек иткән. Ул яңа сулыш алып, агымдагы елның октябреннән районда волонтерлык үзәге оештырылган. Шундый үзәк булдырырга нәрсә этәргеч ясаган? Аңа кемнәр кергән? Ни белән шөгыльләнәләр? Бу хакта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече, Арча районы волонтерлар хәрәкәте кураторы Зөһрә Садриева таныштырып китте.

Сикертәндә бишенче тапкыр Мәһдиев укулары узды 05.12.2019 Сикертәндә бишенче тапкыр Мәһдиев укулары узды
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары үткәрелде.

Сәхнәдә Тукай образы 04.12.2019 Сәхнәдә Тукай образы
Әхмәт Фәйзинең 1938 елда язылган “Тукай” драмасы бөек шагыйрьгә әдәби һәйкәл була. Ул Тукайны яңа тормыш өчен көрәшче, социаль-демократларга, революционерларга теләктәшлек белдерүче итеп сүрәтли. Әсәр 1939 елда беренче тапкыр Шириаздан Сарымсаков тырышлыгы белән Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.    

"Sempre vivo - 2019" фестивале дипомантларын котлыйбыз! 04.12.2019 "Sempre vivo - 2019" фестивале дипомантларын котлыйбыз!
Поздравляем учащихся Арской детской школы искусств, занявших достойные места в Открытом Всероссийском фестивале "Sempre vivo - 2019" в г.Казань.

Алар - яңа буын талантлары 03.12.2019 Алар - яңа буын талантлары
Арча сәнгать мәктәбе укучылары "Яңа буын талантлары" Бөтенроссия музыка сәнгате фестивалендә катнашып, уңышларга ирешеп кайттылар.

Арча педагогика көллиятендә фән көне узды 01.12.2019 Арча педагогика көллиятендә фән көне узды
Биредә Казан федераль университетыннан фәнни десант килеп, көллият студентларына, 12 яшьтән өлкән мәктәп укучыларына үзләренең җыр-моңга, биюгә сәләтле икәнлекләрен генә күрсәтеп калмыйча, яшь фән эшлеклеләре кызыклы фәнни темаларга, фән дөньясындагы уңышлар һәм төрле күренешләр турында  лекцияләр укыды.

Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләнгән эшләр күз алдында 29.11.2019 Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләнгән эшләр күз алдында
Бу атнада үзара салым акчасы җыю буенча Үрнәк авыл җирлегендә референдум узачак. Моңа кадәр җирлектә яшәүче халык әлеге мәсьәләгә битараф калмыйча, бердәм булып катнаша, үзара салым акчасын да үзебез өчен дип җыя торган иде, быел да шулай булыр дип өметләнә җитәкчелек.

Арча районы комбайнчылары республика конкурсында җиңде 28.11.2019 Арча районы комбайнчылары республика конкурсында җиңде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче профессиясен дәрәҗәсен күтәрү һәм популярлаштыру, урып-җыю техникасын югары эффектлы итеп эшләтү максатыннан югары күрсәткечләргә ирешкән комбайн экипаҗларына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы” дигән республика конкурсы игълан иткән иде. Әлеге премияне алу өчен  хуҗалыкларның барлык комбайнчылары да көрәштеләр.

Өчиле Гыйләҗ 28.11.2019 Өчиле Гыйләҗ
Бу мәкаләдә сүз Ибраһимов Гыйләҗетдин Ибраһим улы турында бара. Ул 1891 елда районыбызның Өчиле авылында туган.

“Ашыт” гел алда 27.11.2019 “Ашыт” гел алда
Узган шимбәдәге киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектәге 10 айлык эшенә йомгак ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Ашыт” ширкәте, гадәттәгечә, призлы урында, сентябрьдә икенче булса, октябрьдә беренче урынга чыккан. “Тукай” ширкәте – икенче, “Курса МТСы” өченче урында.

”Ястребы” хоккей командасының зур җиңүе 26.11.2019 ”Ястребы” хоккей командасының зур җиңүе
2009 нчы елгы яшүсмерләрдән торган «Ястребы» хоккей командасы җанатарларын янәдән шаккатырды.


Новости 1601 - 1700 из 3508
Страницы: