События

Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов Болгар радиосының "Чәкчәк шоу "программасында кунакта 06.04.2016 Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов Болгар радиосының "Чәкчәк шоу "программасында кунакта
Болгар радиосының "Чәкчәк шоу "программасында кунакта - К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча якташлык җәмгыяте рәисе Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов

Арча сәхнәсендә премьера 06.04.2016 Арча сәхнәсендә премьера
5 апрель көнне Арча мәдәният йортында «Җидегән чишмә» Арча халык театры Туфан Миңнуллинның «Алпамыш алпавыты» комедиясен тәүге тапкыр тамашачыларга тәкъдим итте.

Арчада батырлар бил алышачак 06.04.2016 Арчада батырлар бил алышачак
Кайнар йөрәкле, көчле беләкле райондашларыбыз өчен 9 апрель көнне район буенча Курса МТСы бүләгенә  милли көрәш ярышлары булачак. Әлеге ярышлар мәктәп укучылары арасында үткәрелә.

Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра 06.04.2016 Арча якташлыгы театральләштерелгән концерт–тамашага чакыра

Арча якташлыгы 7-8 нче апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән зур концерт–тамаша оештыра. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Арча мәдәният йортында премьера 05.04.2016 Арча мәдәният йортында премьера
Бүген Арча мәдәният йортында тамаша. Арча халык театры Туфан Миннуллинның «Алпамыш алпавыты» спектаклен тәкъдим итә. Театр сөючеләрне көтеп калабыз. Башлана кичке 7 сәгатьтә.

7нче тапкыр кубок алган команда 05.04.2016 7нче тапкыр кубок алган команда
Яңа Кенәр хоккейчылар командасы район башлыгы кубогы ярышында быел да җиңеп чыкты. «Ай-яй, матур уйнадылар!» – дип, һаман да сөйлиләр әле.  Үткән шимбәдә кичке сәгать 8 тулганда Боз сараена килдем. Максатым – команда белән якыннанрак танышу иде.

Линия судьбы врача 05.04.2016 Линия судьбы врача
Имя Равиля ВАЛИЕВА заслуженного врача Российской Федерации и Республики Татарстан, главного фтизиатра Приволжского федерального округа и Республики Татарстан, доктора медицинских наук, профессора, широко известно как в республике, так и далеко за ее пределами. В его лице соединились талантливый ученый-исследователь, практик с многолетним стажем работы и руководитель-новатор, а судьба отразила историю развития регионального здравоохранения последнего 30-летия. О времени, о медицине, о себе профессор  откровенно говорит в нашем интервью.

IV “Балкыш” республика фестивале Яңа Кенәрдә 04.04.2016 IV “Балкыш” республика фестивале Яңа Кенәрдә
Татарстан Республикасы ветераннары арасындагы үзешчән ветераннарның IV “Балкыш” республика фестивале талантлар эзләү буенча яңадан сәяхәткә чыкты.

Чираттагы тукталышы Арча районында.  Авыллар буйлап  “атлаган” сайлап алу турлары ахырына да  якынлашты. 30 мартта Яңа Кенәр зонасына кергән авыллар ветераннары сәхнәдә “бил алышты”.

Игелекле эш башкаручы 03.04.2016 Игелекле эш башкаручы

Симетбаш авылында туып-үскән «Таттелеком»акциянерлык җәмгыяте генераль директоры  Шафигуллин Лотфулла Нурислам улы үзенең туган авылы, якташлары өчен күп игелекле эшләр башкарган кеше.  Авылдагы кое һәм чишмәләр, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерү, авылның беренче тракторчыларына һәйкәл кую — саный китсәң, алар күпкә җыела. Бөек Тукайның 130 еллыгы уңаеннан бүгенге көндә Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзү — аның җитәкчелегендә алып барыла торган эш.

«Казан арты» тарих-этнография музеенда “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк 02.04.2016 «Казан арты» тарих-этнография музеенда “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк

Укучыларның язгы каникул көннәрендә «Казан арты» тарих-этнография музеенда Арча ягы тарихын өйрәнүчеләр һәм А.М Сәгыйтҗанов коллекциясе нигезендә “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк. Рәхим итегез.

Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз 02.04.2016 Татулык — безнең иң зур байлыгыбыз
Һәр җирлекнең уңышлы үсеше нигезендә аның социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси һәм милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклылыгы тора.

Талгат Миндубаев и его команда 01.04.2016 Талгат Миндубаев и его команда
Вода - основа жизни. С ней связаны здоровье, чистота, приятный отдых, наконец, просто возможность быть сытым и довольным. В городе Арске обеспечение теплом, водой, услугами канализации занимаются ООО «Водоканал-Сервис» и ООО «Тепло-Сервис». У каждой из этих организаций - свои обязанности в ЖКХ, но их взаимодействие – гарантия бесперебойной работы всех служб, ответственных за комфорт жителей.

Кулдан килгәнне эшләргә 01.04.2016 Кулдан килгәнне эшләргә
Районның иң тәҗрибәле агрономнарының берсе Рафис Җаббаров күп еллардан бирле һава торышының ничек килгәнен язып бара.

Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды 31.03.2016 Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды
21 март көнне Иске Кырлай авыл китапханәсендә “Тулсын күңелең ак нур белән…” дип аталган, Гөлсинә Галимуллинаның "Алтын ачкыч" китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Язмыш эзләре буйлап… 30.03.2016 Язмыш эзләре буйлап…
Арча үзәк китапханәсендә Атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт ветераны Ринат Фазлыйәхмәтовның “Язмыш эзләре буйлап” һәм“Арча ягы зыялылары” китапларының презентациясе узды.

Идти своей тропой 29.03.2016 Идти своей тропой
Уроженец деревни Сиза Арского района Алмас Назиров в 1975 году окончил Лубянский лесхоз-техникум. Конечно, 19-летний выпускник не мог предполагать тогда, что впереди его ждет успешная карьера руководителя, в это время было желание посвятить себя профессии лесовода. Образование он прподолжил в вузе - поступил заочно в Марийский политехнический институт на специальность «Инженер лесного хозяйства».

Симетбашта «Нәүрүз» бәйрәме гөрләде 29.03.2016 Симетбашта «Нәүрүз» бәйрәме гөрләде
29 март көнне балаларның каникул көннәрендә Симетбаш мәдәният йортында  «Күңелле стартлар» үзды. Биредә «Нәүрүз» бәйрәмен дә билгеләп үттеләр.

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 29.03.2016 Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире, Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.

Ленар САФИН: «Моя мечта - построить дороги ко всем деревням Татарстана» 28.03.2016 Ленар САФИН: «Моя мечта - построить дороги ко всем деревням Татарстана»
Многие из нас нередко приписывают успехи известных людей обстоятельствам, счастливому случаю, везению. А ведь на самом деле судьба человека находится в его руках, его целеустремленности, инициативности, уверенности в себе. Только тот, кто умеет не сдаваться перед трудностями и брать на себя ответственность за решение масштабных вопросов, и может стать лидером. Именно таков Ленар САФИН, министр транспорта и дорожного хозяйства РТ. Не случайно одно из его любимых выражений «Жизнь любит сильных людей».

Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе 28.03.2016 Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе
Районыбызда «Халык рухын зурлый белгән сәнгать һәрчак үсә барыр яңарып» девизы белән Шаяннарның, тапкырларның, мәзәкчеләрнең бәйгесе үтә. Аның чираттыгысы Ашытбаш мәдәният йортында узды.

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә Камилә дипломант булды 28.03.2016 Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә Камилә дипломант булды
Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелде. Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватан пәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.

«Җидегән чишмә» премьерага чакыра 27.03.2016 «Җидегән чишмә» премьерага чакыра
5 апрельдә Арча мәдәният йортында «Җидегән чишмә» Арча халык театры чыгыш ясаячак. Ул арчалыларга Туфан Миннуллинның «Без бит авыл малае» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Алпамыш алпавыты» исемле спектаклен тәкъдим итә. Спектакль кичке 7 сәгатьтә башлана.

Күңелле стартлар 26.03.2016 Күңелле стартлар
Арчаның 4 нче номерлы мәктәбендә  спорт буенча берсеннән-берсе күңелле чаралар уздырылып тора. Шушы көннәрдә Арча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Галиева Ләйсән укчылар белән «Күңелле стартлар» спорт чарасы үткәрде.  

Иң көчле шахматчы кызлар Утар-Аты мәктәбендә 25.03.2016 Иң көчле шахматчы кызлар Утар-Аты мәктәбендә

23 нче март көнне Арча станциясендәге күпфункцияле мәдәни-спорт үзә-гендә башлангыч сыйныф укучылары арасында шашка һәм шахмат буенча ачык район турниры үткәрелде. Яңа Кырлай, Утар-Аты, Кәче, Иске Чүриле, Пөшәңгәр һәм Арчаның 4 нче номерлы башлангыч мәктәпләреннән килгән яшь спортчылар шәхси беренчелектә көч сынаштылар.

Яңа Кенәр балалар иҗат йортында милли көрәш буенча ярыш уздырыла 25.03.2016 Яңа Кенәр балалар иҗат йортында милли көрәш буенча ярыш уздырыла
Бүген, 25 март көнне, Яңа Кенәр балалар иҗат йортында милли көрәш буенча 2004 елгы малайлар һәм аннан яшьрәкләр өчен ярыш  уздырыла.

Башлана 9.00 сәг. Көрәш белән кызыксынучылар, бәйгегә рәхим итегез ! Телефоннар: 91-3-77., 89274319581.

Слово «земляк» не оставляет равнодушным 24.03.2016 Слово «земляк» не оставляет равнодушным
Арский район - один из крупнейших в республике. Он богат своей историей, целой плеядой родившихся в нем талантливых людей, чьими именами гордится Татарстан. Это объясняет, почему у такой общественной организации, как Арское землячество, огромный потенциал развития. Но тому есть и другие важные причины.

Арча юлчылары – беренче! 24.03.2016 Арча юлчылары – беренче!
“Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалында (җитәкчесе Альберт Сафиев) һөнәр осталарының ярышы булды. Республика күләмендәге зур чара булды ул. Анда “Татавтодор” җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.

Эшче яшьләр иҗат фестивалендә җиңүчеләр 24.03.2016 Эшче яшьләр иҗат фестивалендә җиңүчеләр
Эшче яшьләр иҗат фестиваленең йомгаклау концерты Арча станциясендәге мәдәни—спорт комплексында булды. Фестивальдә жиңүче яшьләребезне әйтеп үтәбез.

Рәмис белән Алмаз Чаллыдан беренче урынны алып кайттылар 24.03.2016 Рәмис белән Алмаз Чаллыдан беренче урынны алып кайттылар
Чаллыда 2002-2004 елгы яшүсмерләр, 1999-2001 елгы яшь спортчылар арасында таэквондо буенча ачык беренчелек булды. Анда Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Кама Аланы, Арча, Биектау, Питрәч районнарыннан 160 спортчы катнашты.

Главное - любовь к малой родине 23.03.2016 Главное - любовь к малой родине
Глава Арского муниципального района Ильшат НУРИЕВ вступил в должность полгода назад, но уже сумел завоевать большое уважение арчан, которое ощущаешь в общении с руководителями и сотрудниками местных организаций. О том, какие задачи являются главными в развитии района, мы говорим с его руководителем.

Арчада Гани Сафиулинның тууына 130 ел булуына багышланган чаңгы узачак 23.03.2016 Арчада Гани Сафиулинның тууына 130 ел булуына багышланган чаңгы узачак
26 март Арча үзәк стадионында Советлар Союзы герое Гани Сафиулинның тууына 130 ел булуына багышланган чаңгы ярышлары буенча марафон узачак. Башлана 10.00

Ашытбаш мәктәбендә талантларны барладылар 22.03.2016 Ашытбаш мәктәбендә талантларны барладылар
Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә матур бер традиция яшәп килә. Бу — мәктәпнең иҗат отчет концерты. Гадәти концерт кына түгел ул, уку елы тәмамланыр алдыннан, эшләнелгән эшләргә нәтиҗә ясап, уңышларны барлап, яңа эшләргә старт алу да.

Арча педагогия көллияте командалары җиңү яуладылар 22.03.2016 Арча педагогия көллияте командалары җиңү яуладылар
17-19 нчы март көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары спартакиадасының көз-кыш  этабының финал ярышлары булып узды. Бу ярышларда Арча педагогия көллияте командалары уңышлы чыгыш ясадылар.Җинел атлетика кроссы,чаңгы, баскетбол спорт төрләре буенча беренче нәтиҗәләрне күрсәтеп спартакиаданың беренче этабында җиңү яуладылар.

Казанбаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да кунакта 21.03.2016 Казанбаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да кунакта
14 нче март көнне Казанбаш төп мәктәбе укучылары татар теле һәм әдәбияты Исхакова Ф.Ш., Габдрахманова Л.М. Һәм Арча шәһәре мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр эше буенча методисты Мостафина Э.Г. җитәкчелегендә “Тамчы-шоу” бәйгесенә катнашу өчен Казан шәһәренә бардылар.

Укучылар тәмле ботка, коймак белән сыйландылар 20.03.2016 Укучылар тәмле ботка, коймак белән сыйландылар
Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме ул. Татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә — көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган.

Бүген Арчада «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона бәйгесе башланды 19.03.2016 Бүген Арчада «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона бәйгесе башланды
Бүген Арча мәдәният йорты яшь артистлар белән тулы иде.Биредә «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона бәйгесе башланып китте.

Өчиледә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль—конкурсы үтте 18.03.2016 Өчиледә Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль—конкурсы үтте

Өчиле мәктәбендә бөек татар шагыйре Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун, моңлан курай” фестиваль—конкурсы булды. Анда районның гармунчы һәм курайчы балалары катнашты. Фестивальдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. 

Бер очрашу – бер гомер 17.03.2016 Бер очрашу – бер гомер
Ашытбаш, Шушмабаш урта мәктәпләрендә Гөлзадә Гомәр кызы Сафиуллина белән очрашу кичәсе узды

Референдум нәтиҗәләре 16.03.2016 Референдум нәтиҗәләре
2016 елның 13 мартында Татарстан Республикасы  Арча муниципаль районының Арча шәһәрендә һәм  16 авыл җирлегендә  граҗданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм файдалану мәсьәләләре буенча референдумнар үткәрелде.

Бүген якташыбыз Нәкыйп Сафинның (1821—1987) тууына 95 ел! 15.03.2016 Бүген якташыбыз Нәкыйп Сафинның (1821—1987) тууына 95 ел!
Бүген якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Нәкыйп Сафинның (1821—1987) тууына 95 ел.

Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировны искә алу кичәсе 14.03.2016 Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировны искә алу кичәсе
Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировның тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

“Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсына рәхим итегез. 14.03.2016 “Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсына рәхим итегез.
18 март көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә Бөек шагыйребез Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Уйна гармун,моңлан курай” дип исемләнгән район иҗат фестиваль – конкурсы үтәчәк.

Якташларыбыз Арчада 13.03.2016 Якташларыбыз Арчада
11 мартта республика газета-журналларында, радио һәм телевидениедә эшләүче һәм ветеран журналист якташларыбыз Арча районында булдылар.

Бүген якташыбыз Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел 12.03.2016 Бүген якташыбыз Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел
Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Госман Бакировның (1896—1982) тууына 120 ел.

Носы мәктәбе укытучысы Раушан Абдуллин һәм Субаш–Аты мәктәбеннән Гөлгенә Вафина «ТАТМЕДИА» бүләкләренә лаек булды 11.03.2016 Носы мәктәбе укытучысы Раушан Абдуллин һәм Субаш–Аты мәктәбеннән Гөлгенә Вафина «ТАТМЕДИА» бүләкләренә лаек булды
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 99 исемдә газета һәм 16 төрдә журнал чыгара. Шулай ук аның составында телерадиокомпания һәм интернет–чыганаклар бар. Ул һәр ел үз газета–журналларына, район газетасына язылучылар арасында бәйге игълан итә. Традиция буенча быел да 2016 елның беренче яртыеллыгына газета–журналларга язылучылар арасында бәйге оештырган иде.

Якташыбыз Рая ханым Фәтхуллина «Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесе җиңүчесе булды 10.03.2016 Якташыбыз Рая ханым Фәтхуллина «Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесе җиңүчесе булды
Якташыбыз, барыбызга да диярлек таныш булган Арча станциясендә яшәүче Рая ханым Фәтхуллина «Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: хатын-кыз карашы» Республика бәйгесе җиңүчесе булды.

Арча якташлыгы театральләштерелгән зур концерт–тамашага чакыра 10.03.2016 Арча якташлыгы театральләштерелгән зур концерт–тамашага чакыра
Арча якташлыгы 7-8 нче апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин театрында "Шүрәле – Былтыр маҗаралары" дип исемләнгән театральләштерелгән концерт–тамаша оештыра. Башлана 18.30 сәгатьтә.

АХЛ чемпионы кем? 09.03.2016 АХЛ чемпионы кем?
7 мартта Арча Боз сараенда  Арча хоккей лигасында зоналарда җиңгән командалар хоккей буенча район башлыгы кубогы өчен  уйнадылар.

Пөшәңгәр егетләре концерт куйды 09.03.2016 Пөшәңгәр егетләре концерт куйды
Пөшәңгәр авылындагы күпфункцияле мәдәни-спорт үзәгендә авылның ир-егетләре тарафыннан ”Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа”-дип исемләнгән 8-март Халыкара хатын кызлар көненә багышланган ял концерты булып узды.

«Төп йорт килене-2016» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды 08.03.2016 «Төп йорт килене-2016» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
«Төп йорт килене-2016» бәйгесендә барлыгы 43 килен катнашты.  Шуларның 24е 7 мартта Арча мәдәният йортында узган бәйгенең финал өлешендә сәхнәгә күтәрелде һәм төрле номинацияләрдә җиңүче дип танылды.

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2016 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.

Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинованың өченче китабы 07.03.2016 Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинованың өченче китабы
Арчаның «Казан арты» тарих—этнография музеенда Роза Шәйхетдинованың өченче китабын — «Уйлы еллар, моңлы еллар» китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

Яше–карты ял итте 07.03.2016 Яше–карты ял итте

Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында  “Хуш, кыш, исәнме, кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.

«Мөхәммәтвафа” мәчетендә Вәгазь кичәсе 07.03.2016 «Мөхәммәтвафа” мәчетендә Вәгазь кичәсе
Арча районы Урта Курса авылы «Мөхәммәтвафа” мәчетендә 3 нче Март көнне Вәгазь кичәсе булып үтте. Вәгазьне Арча Көнбатыш мәчете имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин сөйләде.

Арчаның көнбатыш өлешендә бәйрәм 06.03.2016 Арчаның көнбатыш өлешендә бәйрәм
Арчада территориаль җәмәгатьчелек үзәкләренең очрашулар оештырулары күңелле вакыйга. Әле менә бүген Арчаның көнбатыш өлешендә  8 мартка туры китереп бәйрәм оештырдылар.

Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды 05.03.2016 Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды
Үзәк китапханәнең уку залында “Хатын-кызга чын мәхәббәт белән” исеме астында, Мисс һәм Мистер-Яз титулларын яклап, уен-бәйге узды.

Арчаның хезмәт алдынгылары бүләкләнде 04.03.2016 Арчаның хезмәт алдынгылары бүләкләнде
4 мартта узган алдынгылар слетында кемнәр бүләкләнде икән?  «Арча батырларын барлый» Бәйрәмен уздыру турында Арча муниципаль район башлыгы карары.

Өчилеләр Шүрәле дә киңәшмәдә булган 03.03.2016 Өчилеләр Шүрәле дә киңәшмәдә булган
29 февраль көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч мәктәп укытучыларының "Яңа стандарт шартларында башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге" темасына семинар булып узды.

Муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була ( АХЛ финалы) 03.03.2016 Муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була ( АХЛ финалы)
7 мартта Боз сараенда Г.Тукайның тууына 130 елга багышлап муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була.

Гитарачыларыбыз триосы III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар 02.03.2016 Гитарачыларыбыз триосы III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар
26 февральдә Казанда “Морозко-2016”(“Суыккай-2016”) Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.

Арча станциясендә “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды 02.03.2016 Арча станциясендә “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды
Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында  “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.

Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды 01.03.2016 Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды
20,27 февральдә Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.

Безнең командага Татарстан спорт министырлыгы бүләкләре тапшырылды 01.03.2016 Безнең командага Татарстан спорт министырлыгы бүләкләре тапшырылды
18 нче февраль көне Әлмәт шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында физкультура буенча олимпиада булып узды.

Ашытбашта «Авыл көне» 01.03.2016 Ашытбашта «Авыл көне»
21февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ашытбаш авылында «Авыл көне» булды.

«Халык көче таш яра» урам бәйрәме 01.03.2016 «Халык көче таш яра» урам бәйрәме
6 март көнне 13.00 сәгатьтә Көнбатыш урамында («Западный» кибете янында) «Халык көче таш яра» исемле урам бәйрәме була

Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. 29.02.2016 Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
«Казан арты» тарих-этнография музеенда Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда Казаннан да кунаклар кайткан иде.

Якташыбыз Назиров Алмас Әмин улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 29.02.2016 Якташыбыз Назиров Алмас Әмин улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Назиров Алмас Әмин улы! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Укытучылар чаңгыда ярышты 28.02.2016 Укытучылар чаңгыда ярышты
Арча стадионында укытучылар арасында чаңгы ярышлары үтте. Аны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы (рәисе Вакыйф Харисов) оештырды. Ярышларда 40 яшькәчә һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты, шулай ук хатын-кызлар арасында һәм катнаш эстафета булды.

Атна саен ярыш 28.02.2016 Атна саен ярыш
Боз сараенда Утар Аты, Шушмабаш, Апаз, Яңа Кырлай, Арчаның 1нче урта мәктәбе, 5нче гимназиянең 2001 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге укучылары арасында хоккей ярышлары узды.

«Ел тәрбиячесе” кем ул? 27.02.2016 «Ел тәрбиячесе” кем ул?

Арча сәнгать мәктәбендә район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында «Ел тәрбиячесе” бәйгесе булды. 


Кайнанам – киңәшчем һәм ярдәмчем 26.02.2016 Кайнанам – киңәшчем һәм ярдәмчем
“Төп йорт килене” район бәйгесе уңышлы гына дәвам итә. Чираттагысы Лесхозда булды. Анда  Казанбаштан биш бала үстереп, ике онык тәрбияләүче, 30 ел кайнана белән яшәгән Фәрия Әлмиева, Күлтәстән Нурания Әхмәдуллина, Югары Пошалымнан 20 еллык килен стажы булган өч бала анасы Резидә Галәветдинова, Лесхоздан 17 ел килен булып яшәгән, шулай ук өч балалы Лилия Фәсхетдинова, Кече Төрнәледән Гөлия Гыйлаҗиева, Түбән Пошалымнан Елена Гарипова катнашты.

Арчада мәктәп директорлары булып эшләгән мәгариф ветераннары очрашты 26.02.2016 Арчада мәктәп директорлары булып эшләгән мәгариф ветераннары очрашты
25 февральдә Арчада нигездә 1990-2000 еллар арасында мәктәп директорлары булып эшләгән педагоглар очрашуы узды.

“Бездә кунакта-Россия Герое Дмитрий Сафин” 25.02.2016 “Бездә кунакта-Россия Герое Дмитрий Сафин”
22 нче февраль көнне Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей –утарында, Россия Герое Дмитрий Сафин, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борханов, бер төркем Әфганстан ветераннары белән очрашу булды.

Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рәмлә Нуриева «Хәтер» сайты булдырган 24.02.2016 Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рәмлә Нуриева «Хәтер» сайты булдырган
Шушмабаш урта мәктәбендә хәзерге заман мәктәбендә хәрби–патриотик эшчәнлек” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды.

Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2016 Ватанны саклаучылар көне белән!
Хөрмәтле якташлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!

Казанбаш мәктәбенә бәйрәмгә кунаклар килде 22.02.2016 Казанбаш мәктәбенә бәйрәмгә кунаклар килде
22 нче февраль көнне Казанбаш төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде.

Иң яхшы логотипка — бүләк! 21.02.2016 Иң яхшы логотипка — бүләк!
Арча Хәбәрләре газетасы бөек якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус билге-логотип иҗат итү буенча бәйге игълан итә. Эшләрне 1 мартка кадәр газетаның электрон адресына җибәрә аласыз (arvestnik@yandex.ru).Җиңүчене бүләк көтә.

Арчалылар дәүләт бүләкләренә лаек булды 20.02.2016 Арчалылар дәүләт бүләкләренә лаек булды
Арча Мәрхәмәтлек үзәге социаль хезмәткәре Низамиева Фирдәвес Рубил кызы халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Арчага байкерлар кайта. Арча мәдәният йортында бушка рок-концерт була. 20.02.2016 Арчага байкерлар кайта. Арча мәдәният йортында бушка рок-концерт була.
2 мартта Арча ипподромында мотомасленица була. Арчага байкерлар кайта. «15 мотоцикл, 400ләп кеше килер, дип көтелә.

21 февральдә һәм 23 февральдә Яңа Кенәрдә хоккей турнирлары була. 20.02.2016 21 февральдә һәм 23 февральдә Яңа Кенәрдә хоккей турнирлары була.
21 февральдә Яңа Кенәрдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2005 елгылар һәм аннан да яшьрәкләр арасында хоккей турниры була. Балтач районы Сосна авылыннан да хоккей командасы килүе көтелә.

Хәсәншәех хоккейчылары яна формаларын тәкъдим итте 19.02.2016 Хәсәншәех хоккейчылары яна формаларын тәкъдим итте
18 февраль конне Хәсәншәехнын хоккейчы егетлрәе, аларга көч биреп торучы җанатарлары кабаттан «АРЧА» боз сараена жыелды.Бу көнне алар халыкка үзләренең яна формаларын тәкъдим итте һәм  «ТАЙД-ФОЙЛ» хоккей командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде.

Арчада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды 19.02.2016 Арчада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 19 февральдә Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция 19.02.2016 Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция
М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында “Тукай әкиятләре” дигән музыкаль-шигъри композиция оештырылачак. Бу чара Татарстанның театр әһелләре берлеге, “SFORZANDO” башкару сәнгатен җәелдерү хәйрия фонды белән берлектә 25 февраль көнне узачак.

Күтәренке кәеф бүләк иттек 19.02.2016 Күтәренке кәеф бүләк иттек
Яңа Кенәр  мәктәп интернатында тәрбияләнүчеләр “Өмет” балаларны тернәкләндерү үзәгендә концерт  куйды.

Җиңүче командага-спорт инвентаре 18.02.2016 Җиңүче командага-спорт инвентаре
Кичә Арча үзәк стадионында тагын чаңгы ярышлары булды. Бу юлы барлык мәктәпләр укытучылары җитезлектә көч сынашты. Ярышларны район мәгарифе профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) оештырды.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесе үрен безнекеләр яулады 18.02.2016 «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесе үрен безнекеләр яулады
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесенең зона ярышында безнең районнан катнашкан өч кеше дә җиңү яулады.

Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне 17.02.2016 Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне
14 февраль көнне Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне уздырылды. Бу ярышларда уку группаларыннан 28 команда катнашты. Ярышлар шәхси һәм команда ара беренчелектә иң күп ара шууып узу буенча уздырылды.

Кукмарада йөзү буенча “Зилант” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең бишенче ачык турниры булды. 17.02.2016 Кукмарада йөзү буенча “Зилант” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең бишенче ачык турниры булды.
Арчадан 16 яшь йөзүче барды. Әсхәт Ахунов 200 метр дистанциягә комплекслы йөзүдә өченче урынны яулады. Башкалар да уңышлы чыгыш ясады.

Арча педагогика көллияте студентлары атуда да беренче 17.02.2016 Арча педагогика көллияте студентлары атуда да беренче
11–12 февральдә Казанда мылтыктан ату буенча республика ярышлары булды. Тренер Фәрит Минхаиров җитәкчелегендәге безнең район атучылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады.

Яңа Кенәрдә Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты булды 16.02.2016 Яңа Кенәрдә Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты булды
Түземсезләнеп көткән Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты узып китте. Концерт бик матур, бай эчтәлекле булды. 3 сәгатьтән артык барган концертта барлыгы 64 кеше чыгыш ясады.

ЯҢА КЕНӘРДӘ АҖАГАН ГӨРЛӘДЕ. 16.02.2016 ЯҢА КЕНӘРДӘ АҖАГАН ГӨРЛӘДЕ.
13 февраль иртәсен ашкынып, зур дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген мәктәптә “АҖАГАН”! Районыбызның, Кенәр зонасына караган, 11 мәктәбе үзара көч сынашачак.

Район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте 15.02.2016 Район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте
12 февраль көнне Арча үзәк китапханәсендә “Заманча китапханә һәм яңа эш алымнары” дигән баш астында район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте.

Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде 15.02.2016 Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде
Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде. Быел ул Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Әлеге акция кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Бар җырымны илгә багышладым…” исемле әдәби-патриотик кичә узды.

Арчада «Россия чаңгы юлы-2016 узды» 14.02.2016 Арчада «Россия чаңгы юлы-2016 узды»
Арча стадионына чаңгы спортын яраткан кешеләр җыелган иде. Алар быел башка еллардагыдан да күбрәк булды. Беренче булып балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр старт алды. Финишка килгән һәр балага район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләр тапшырды.

Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды 13.02.2016 Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды
13 февральдә Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Яшьләрнең активлыгы, әрсезлеге, осталыгы сокландырды. 13.02.2016 Яшьләрнең активлыгы, әрсезлеге, осталыгы сокландырды.
Арча мәдәният йортында КВН булды. Анда Арча гуманитар-техник техникум белән Социаль белем бирү академияменң Арча филиалы командалары очрашты.

Матур итеп эшлисез 12.02.2016 Матур итеп эшлисез
“Северный” ширкәте районда элекке тәртипләрне саклап кала алган сирәк хуҗалыкларның берсе. Фермалар мал белән тулы, кешеләр иртән торып эшенә бара, вакытында акчасын ала. Хуҗалык кемгә карый гади халыкның анда эше юк. Алар җитәкчеләре Рөстәм Хәйруллинны гына белә, аны тыңлый, ышана.

Ялгышырга ярамый 12.02.2016 Ялгышырга ярамый
12 февральдә Арча район Советының бюджет–финанс һәм икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.

Тагын алты мәктәптә төзекләндерү эшләре бара 12.02.2016 Тагын алты мәктәптә төзекләндерү эшләре бара
Мәктәпләрне ныклап төзекләндерү быел да дәвам итә. Хәзерге вакытта дүрт урында – Наласа, Хәсәншәех, Ташкичү, Иске Ашыт, Кәче мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара.

Арчада аерым фән буенча олимпиадаларда җиңгән өчен укучыларга 10 мең сумлык сертификат тапшырылды 11.02.2016 Арчада аерым фән буенча олимпиадаларда җиңгән өчен укучыларга 10 мең сумлык сертификат тапшырылды
Төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган 4 укучы һәм аларның укытучылары район башлыгы бүләгенә лаек булды.  Укучыларга 10ар мең, укытучыларына 5әр мең сумлык сертификат тапшырылды.


Новости 3201 - 3300 из 3533
Страницы: