События

Син алдан  тартырсың... 28.07.2020 Син алдан тартырсың...
Өч абыйсы сугыш кырында ятып кала Мөндештә яшәүче тыл ветераны Оркыя апа Хәсәнованың.

– Кырыкка якынлашып килгән әтине дә фронтка аласылар иде. “Син бар, чыгып тор әле”, – дип районнан берәү бүлмәдән чыгарып җибәргән. Өчиле авыл Советы рәисе итеп куйганнар үзен. Самат абый Читада хезмәт итеп, көзгә кайтасы иде.

Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады 27.07.2020 Арча элеваторы ашлык кабул итә башлады
26 июльдә “Казанка” хуҗалыгы Арча элеваторына беренче булып ашлык тапшыра башлады. Тәүге олауны Разих Хәмзин алып килде. Элеватор җитәкчелеге аңа бүләк тә әзерләп куйган иде.

Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт дога укыды. Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Армиядән — комбайнга 26.07.2020 Армиядән — комбайнга
Югары Аты егете Зөлфәт июльнең 7сендә армиядән кайткан да, өченче көндә үк комбайн иярләп басуга уракка чыккан.

Икенче көнне үк чыккан булыр иде дә, ул көнне солдат белән күрешергә килгән туган-тумача, дус-иш, күрше-күләннең игътибар үзәгендә булырга туры килгән үзенә.

Зөлфәтнең әти-әнисе Фирдәүсә һәм Илнур Габдрахмановлар белән узган ел көзге чакырылышта Иске Кишеттә, солдатларны озатканда Гани Сафиуллин музеенда күрешкән идек. Аларны хәрби комиссар уллары хезмәт иткән җирдән Рәхмәт хаты алырга чакырган. 4 ай чамасы гына хезмәт итүче уллары өчен мондый бүләк әти-әни өчен әйтеп бетергесез шатлык, горурлык булды.

Поч Поник авылында "Авыл киче" узды 24.07.2020 Поч Поник авылында "Авыл киче" узды
Авыллар таркала, заманында гөрләп торган, эшләгән колхозлар бетерелде, авылларда калырга теләүчеләр юк дәрәҗәсендә дияргә яратабыз.

Ләкин бу сүзләр безнең җирлегебезгә кагылмый диярлек. Аллага шөкер басуларыбызда күкрәп иген үсә, тырыш игенчеләребез, терлекчеләребез бар,авылларыбыз матур,халкыбыз тырыш,бай яши. Әйе, Татарларны дөньяга таныткан Тукайлы Арчалылар – гасырлар буенча милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче төбәк буларак дан казанган. Арча ягы үзенең бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, тырыш һәм эш сөючән халкы белән данлыклы.Шулай эшләп, яшәргә язсын киләчәктә дә халкыбызга. Авылның яшәешен яхшырту, үзгәртү иң беренче халыкның үз кулында . Менә шундый җирлектә үз эшләренең осталары булган мәдәният хезмәткәрләребез дә бар безнең . Алар халыкның якын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар үткәрәләр.Шундыйларның берсе:,,Авылым кичләре”, Арчабызның 90 еллыгы, ТАССның 100 еллыгы ,Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап халкы аз,кечкенә,клублары булмаган авылларда ачык һавада концертлар оештырды.

Сез дә кушылыгыз 23.07.2020 Сез дә кушылыгыз
Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте Арча районы мөхтәсибәте белән берлектә, агымдагы елның июнь аенда «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акция башлап җибәргән иде. Мөселман кардәшләребез әлеге изге гамәлдә яратып кушылдылар. Соңыннан җыелган кәгазьне "Зәкәт" фондына @fond_zakyat_dumrt алып барып тапшырдылар. Бу гамәлләре белән алар кәгазьләрне исрафтан сакладылар, исән агачларны саклауга үз өлешләрен керттеләр һәм, иң мөһиме, ул авыр хәлдәге, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү дә. Әле дә макулатура җыю дәвам итә. Аны Арча шәhәре, Галактионова урамы 38 А йортына тапшырырга була. (Үзәк мәчет). Белешмәләр өчен телефон: 89274418177


Авыллар кунакка йөрешә 22.07.2020 Авыллар кунакка йөрешә
Пандемия тормышның яшәү рәвешен үзгәртте. Гөрләп барган мәдәният тормышы да чабуыннан тарткандай, яз айларында кинәт туктап калды. Ә соңрак, бераз чикләүләр йомшартылгач, мәдәниятчеләр дә халык белән очрашып, дәртле җырлары белән билгесезлектә яшәүче күңелләрне күтәрергә тырышты.

Хәер, районыбызның һәвәскәрләре режим катгый вакытта да халыкның күңелен күрде — инстаграмда туры эфирда концертлар бирде алар. Ә соңгы вакытта урам концертлары аша аларның үзләрен күреп, тере тавышларын тыңлап кинәнәбез.

Аның терәге көчле 21.07.2020 Аның терәге көчле
“Авылда иң матур капка төбе аларныкы”, – диделәр Иске Масрада Чулпан Һадиеваларның кайда яшәүләре турында сорагач.

Шул “адрес” буенча киттек һәм туп-туры аларга килеп чыктык. Чыннан да, Чулпаннарның капка төбеннән андагы матурлыкка сокланмыйча тыныч кына үтеп китеп булмый. Менә алмагач. Кып-кызыл “алмаларын” үрелеп өзәсе килә. Зәңгәр күлдә ике аккош йөзә. Шунда җәйге кояш якты нурларын сибә. Шул кояш нурына сөенеп чәчәкләр елмая. Һәм, ышанырсызмы, юкмы, болар бар да пластик шешәләрдән ясалган.

Арчага юл кыскара 20.07.2020 Арчага юл кыскара
Шушмабаш мәктәбе җитәкчесе Рәзилә Шәймәрданова: “Шушмабаш–Носы юлында бик каты эш бара. Бөтен техника шушында, Арча юлчылары бик әйбәт эшлиләр”, – дип хәбәр итте. Фотолар да җибәрде. Без бу күңелле хәбәрне газетабыз сайтына шунда ук урнаштырдык. Ул якларга барып та кайттык.

Чокырлы-чакырлы юлдан Носыга барган саен: “Бу юлны кайчан рәтләрләр икән?” – дип сөйләшми калмый идек. Юлга чыгар алдыннан “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сәфиев белән сөйләштек.

Яңа Иябашта спорт мәйданчыгы ачылды 19.07.2020 Яңа Иябашта спорт мәйданчыгы ачылды

Кичә, 18 июльдә, районыбызның Яңа Иябаш авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды.

Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, эшмәкәр, чараның иганәчесе Илшат Гәзизов, район башкарма комитет җитәкчесенең  урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәмәтшина, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгәзизов катнашты. Матур чараның иң дулкынландыргыч мизгеле - ал тасманы кисү. Яңа спорт һәм уен  мәйданчыгын тантаналы ачуга барлык авыл халкы җыелган иде. 

Мөндештә булган янгын 18.07.2020 Мөндештә булган янгын
Кичә, 17 июльдә, кичке сәгать 5 тулганда йорт яна башлый.

Сарай һәм йорт янып бетә. Хуҗалар берни дә алып чыга алмый. Янгын сүндерүчеләр тизарада килеп җитсәләр дә, уңай нәтиҗә булмый. 


Тормышка ашкан нәзер 17.07.2020 Тормышка ашкан нәзер
Районыбызның бер үк җирлегендә мәчет тә төзелә, чиркәү дә яңартыла. Бу вакыйгалар үзе үк районыбызда милләтара татулык һәм дуслык турында сөйли. Мәчет һәм чиркәүгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар 

Игенче”ләр уракка төште 16.07.2020 Игенче”ләр уракка төште
Районның алдынгы механизаторы, спортчы, тренер Илнур Габдрахмановның улы Зөлфәт әле июль башында гына хәрби хезмәт срогын тутырып кайткан. Дүрт көннән комбайн белән шепкән урырга чыккан. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Зөлфәт оста хоккейчы, әтисе белән кечкенәдән техника янында.

Рәгыйб Усман улы истәлегенә 15.07.2020 Рәгыйб Усман улы истәлегенә
Районыбызның Каратай авылында 1924 елның 25 апрелендә туган Халитов Рәгыйб Усман улы яшьтән үк укытучы булырга хыяллана. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Ләкин семьяда биш бала, тормышны алып бару авыр булу сәбәле, ул икенче курстан Сеҗе башлангыч мәктәбендә укыта башлый.

1942 елның 2 сентябрендә Рәгыйбне , Яңа Кенәрнең унбер егете белән бергә армиягә алалар. Ул Иваново өлкәсе Ковров шәһәре тирәсендәге кавалерия полкына эләгә. Сталинград янындагы сугышлардан соң, көч тупларга, тулыланырга чыккан 5 нче Дон казаклары корпусына караган 87 запас полк була ул. “ Өч дивизиянең һәрберсендә атлар бар иде. Кайда пехотаның хәле авыр – шунда кавалерия керә. Фронтны өзәргә дә атлы кавалерия кулланыла иде”, – дип искә ала Рәгыйб Усман улы ул көннәрне.

Якташыбыз Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз! 14.07.2020 Якташыбыз Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз!
Якташыбыз, прозаик һәм шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз! Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары һәм сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

Зиннур Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып туган.

Арчаның яшь сәнгать осталарын котлыйбыз! 13.07.2020 Арчаның яшь сәнгать осталарын котлыйбыз!
“Бердәм Россия” партиясенең Арча бүлекчәсе тарафыннан “Балалар илне ясый” республика конкурсының район этабы узды.

Арча сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате һәм инглиз теле бүлеге укучылары Рамина Васильева, Мәликә Минһаҗева, Еамилә Котдусова, Фаяз Галимҗанов, Ислам Сәмигуллин, Сафия Хәбибуллина, Сафия Әскәрова, Адилә Солтанова, Иркә Гарипова, Азалия Сираҗиева конкурста җиңү яулап, партиянең җирле җүлекчәсенең грамоталары һәм истәлек бүләкләренә ия булды. Укытучылары А.Кәримова, А.Галимҗанова.

Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар 10.07.2020 Түбән Аты авылында егетләр бер иске янгын машинасын җыеп чыкканнар
Янгыннар турында язып утырганда Түбән Атыдан кызыклы бер хәбәр килеп иреште. Фотосын да салганнар. Киттек шунда!


– Машинаны Марсель Хисмәтуллин, Казанда МЧСта эшләүче Инсаф Хисмәтуллин, Рәмис Маликов белән бергәләп ремонтладык, менә монда күршедә генә яшәүче Рашат абый Мортазин, Инсаф Нотфуллин да булыштылар, – дип сөйләде алар.

Яңа әтнәләргә сәлам! 09.07.2020 Яңа әтнәләргә сәлам!
Шушы көннәрдә бер авылда гаҗәеп хәлгә тап булдым мин. Бу авылда йортлар да юк, бер генә кеше дә очрамады

Ә мин үземне гөрләп торган авылда кебек хис иттем, кешеләре дә бар да шунда кебек тоелды...

“Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов белән печән басуларында булдык, матур булып үсеп килгән игеннәрне карап үттек

64 ел бергә яшәгән Ләлә һәм Наил Сабировлар: «Без балалар белән бәхетле» 08.07.2020 64 ел бергә яшәгән Ләлә һәм Наил Сабировлар: «Без балалар белән бәхетле»

Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Татарстанда матур, үрнәк гаиләләр бик күп. Исемнәре республика күләмендә билгеле шәхесләр дә байтак. Арчада яшәүче Ләлә һәм Наил Сабировлар да шундыйлардан. Алар бергә кулга-кул тотынышып 64 ел гомер итәләр. Күпме ул дигәч, 64 көн кебек сизелмичә үтеп китте диләр.

Еллар ничек яшәсәң дә уза, вакыт тәгәрмәчен туктата торган түгел. Аны Сабировлар шикелле үкенмәслек итеп, картлык көндә дә, без бәхетле, дип үтәрлек булсын иде. Алар белән гаилә тормышы, балалар тәрбиясе турында да сөйләштек. Бу хакта сүз чыккач, Наил абый, ике дә уйламыйча:

Халык язучылары аллеясы 07.07.2020 Халык язучылары аллеясы
15 ел элек, 2005 елда Арчада Халык язучылары аллеясы ачылган иде. Соңгы вакытта Арча шәһәренең үзәгендә төзекләндерү эшләре башкарганда алар яңартылды. Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камал бюстларында алар турында кыскача мәгълүматлар бирелгән, һәрберсе янында уңайлы утыргычлар урнаштырылган.

Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена 20 яшь! 06.07.2020 Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена 20 яшь!
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә ачылган музейның эшли башлавына 20 ел.

53 ел элек... 02.07.2020 53 ел элек...
Арча районына 90 ел
          
1967 елда узган Арча сабантуен 1966-1973 елларда Арча районы мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Клара Филиппова һәм Арча мәдәният йорты директоры Нургаян Имаметдинов алып барганнар. Телефон аша сөйләшкән вакытта Клара Мәрдән кызы: “ Ул вакытта сабантуе чын халык бәйрәме иде. Халык уеннары, бигрәк тә татарча көрәш чын күңелдән, истә калырлык итеп оештырыла, аларның барышын хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез күзәтә, җиңүчеләрне билгели. Үзешчәннәр арасында терлекчеләр дә, механизаторлар да, район интеллигенциясе дә чыгышлар ясап үз осталыкларын күрсәтә. Арча районында эшчән, сәнгатьне ярата торган халык яши бит анда. Гомүмән , Арча сабантуе язгы чәчү беткәннән соң, печәнгә төшәр алдыннан  рәхәтләнеп ял итеп ала торган бәйрәм иде,” – дип истәлекләрен сөйләде. Ул безгә шул елда оештырылган Арча сабантуе фотосын җибәрде. Бәйрәм хәзерге Арча шәһәре стадионы урынында булган.

Якташыбыз, Вил Усмановның хәле ничек? 01.07.2020 Якташыбыз, Вил Усмановның хәле ничек?

Җырчы көн дә велосипедта йөри торган булган. Әмма аның чираттагы велосәяхәте бик аянычлы тәмамлана язган. Бәхеткә, барысы да исән. «Шулай язган, күрәсең. Фаҗигә булган көнне Казанга кайтып килгәндә, М7 трассасында арттан машина бәргән. Мин хәтерләмим. Аңымны югалтып, асфальтка очканмын. Күзне ачкач, яныма кешеләр җыелган. Башта нәрсә булганын аңламый тордым. Ларгус машинасы бәрдергән дип әйттеләр. Аның хуҗасы да янымда иде. Миңа таба җиткәндә аның уң як көпчәге шартлаган. Шул көпчәк шартлау сәбәпле, машина минем якка тартып алган»,- дип аңлаткан борчылучыларга җырчы килеп туган хәлне.

Якташыбыз Фердинанд Фәтхи: «Мин бүген үк өйләнергә әзер» 30.06.2020 Якташыбыз Фердинанд Фәтхи: «Мин бүген үк өйләнергә әзер»
Фердинанд Фәтхи белән сөйләшкәч, каршыңда алтмыш яшен тутырып килүче абый дип уйламассың да. Ул вакыты әзәйгәннән-әзәя барган бер яшь егет кебек. Сөйләгән сүзе урынлы, фатиры да бар, машина алырга акчасы да. Әле өстәвенә халык та үзен хөрмәт итә. Үзем хатыны булып куяр идем, билләһи! Яше генә бара шул...

Гармун серләрен белүче Салих 29.06.2020 Гармун серләрен белүче Салих
Музыкант, гармуннар ясаучы оста, гаилә һәм гармунчылар ансамбльләре җитәкчесе Салих Вәлиевнең тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу, 26.06.1900 – 19.11.1970)

Салих Вәли улы Вәлиев 1900 елның 26 июнендә Арча районы Казанбаш авылында туган. Ул музыкага  кече яшьтән үк гашыйк була, үзенең туган авылы Казанбашта, күрше авылларда үзешчән сәнгать коллективлары оештырып  йөри.  Салих Вәлиев төрле җаваплы урыннарда эшләгәннән соң 1938 елда  Арча машина -трактор станциясенең директоры итеп билгеләнә. Анда эшләгәндә Салих ага Вәлиев механизаторларда да сәнгатькә мәхәббәт уята. Ул үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эшенә зур игътибар биреп, механизаторларның төрле урыннарда чыгышлар ясавын оештыра һәм турыдан-туры үзе дә катнаша.

Иң бай гаилә Югары Курсада яши 25.06.2020 Иң бай гаилә Югары Курсада яши
Алар икесе дә бер елны, бер үк көнне туган, өстәвенә, фамилияләре дә бер төрле булган.

24 июньдә Арча район башлыгы Илшат Нуриев Югары Курса авылында яшәүче Мөкәрәмә һәм Рәфкать Галиәхмәтовларны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга бүләкләр тапшырды.

Сирәк була торган хәл: Рәфкать абый белән Мөкәрәмә апа бер елны, берүк көнне туганнар. Аларга язылышканда паспорт алыштырып йөрисе дә булмаган: фамилияләре дә берүк

Хәсәншәехтә сугышта һәлак булучыларга һәйкәл ачылды 24.06.2020 Хәсәншәехтә сугышта һәлак булучыларга һәйкәл ачылды
23 нче июнь көнне Хәсәншәехтә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга багышланган һәйкәл ачылды.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә авыл уртасындагы Җиңү паркы тагын да матураеп, яңарып китте. Әлеге парк авыл халкының яраткан урыны, үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне тоташтырып торучы, тарихны барлаучы изге урын. Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйган авылдашларыбыз хөрмәтенә ачылган мемориаль комплексның бүгенге көндә өр-яңа сулыш алып, Хәсәншәехны бизәп торуы – Марат абыйның авылдашларына изге бүләге. Бу тантанага хөрмәтле якташыбыз үзе дә кайткан иде.

Түбән Атының ак халатлы фәрештәсе 22.06.2020 Түбән Атының ак халатлы фәрештәсе
Соңгы вакытта авылдагы медицинага да зур игътибар бирелә башлады. Белгечләрне авылда торак белән тәэмин итү каралган.Бу максатта “Земский доктор”, арендалы торак программалары уңышлы эшли башлады дип ишетәбез. Авылга эшкә кайткан табибларга, фельдшерларга акчалата социаль ярдәм күрсәтелә башлавы да шатландыра.

Башкалабыз Казанда “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале башланып китте. Инде сигезенче ел үткәрелгән бу чара балаларга табиб һөнәре белән  якыннанрак танышу өчен зур мөмкинлекләр ача дип беләбез

Арчада яшәүче Ленира һәм Әгьзам Шиһабетдиновлар 50 ел бергә 21.06.2020 Арчада яшәүче Ленира һәм Әгьзам Шиһабетдиновлар 50 ел бергә

Кичә Арча Загсында юбилярларны котладылар.

Район мәдәният идарәсе җитәкчесе  Алинә Мөхәммәтшина котлап, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Котларга район хатын-кызлар советты рәисе Альмира Гатауллина да килгән иде.

Балалары, оныклары да бик матур теләкләр әйттеләр.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәфкать туташлары ике ай үзчикләүдә яши 20.06.2020 Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында шәфкать туташлары ике ай үзчикләүдә яши
Бүген Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында эшләүче 14 хезмәткәр өченче үзизоляцияләү режимыннан чыгып өйләренә кайтып китте, аларны калган хезмәттәшләре алмаштырды.

Түбән Пошалымда 8 бала үстерүче гаилә яши 19.06.2020 Түбән Пошалымда 8 бала үстерүче гаилә яши
Арча районының Түбән Пошалым авылында яшәүче Зиннәтуллиннар гаиләсе башка бик күпләргә үрнәк булып тора. Алар урамында шундый рәхәт – олырак кешеләр балачагына кайтып килә. Бер өйдә сигез бала үсүен күрү күңелне күтәрә. Эльвира белән Илнар исә моның кадәр бала үстерербез дип уйлап та карамаган.

Талантлы җитәкче 18.06.2020 Талантлы җитәкче
Токранов Алексей Захар улы 1930 елда Балык Бистәсе районы Иванай авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1957-1962 елларда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-механик белгечлеге ала. Эш юнәлеше буенча Арчага кайта, шуннан соң барлык гомерен, намуслы хезмәтен районы үстерүгә багышлый. Сельхозтехникада директор ярдәмчесе, аннан баш инженер, ә 1971 елдан Арчаның авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер була. 1976 елда ПМК-16 ның җитәкчесе итеп билгеләнә. 1991 елга кадәр 15 ел шунда хезмәт куя.

Яңа Кенәр мәктәбендә нинди яңалыклар бар? 17.06.2020 Яңа Кенәр мәктәбендә нинди яңалыклар бар?
Кемнәр югары уку йортына бара 3 июльдән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак, - диде мәктәп завучы Илмира Әхмәтова. Уңышлар!

Яңа Кенәр мәктәбендә (директоры Әгъзәм Гайфуллин) аттестат биргән көнне мәктәп ишегалдына зур экран куела. Аттестат алырга килгән бала мәктәп эченә кереп киткәндә якыннары ишегалдында экраннан тантаналы күренешне карап тора алган.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз! 16.06.2020 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

9еллык Носы мәктәбен быел 10 укучы тәмамлады 15.06.2020 9еллык Носы мәктәбен быел 10 укучы тәмамлады
Бүген алар аттестат алдылар.

Мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов: "10 укучының 5се 10 сыйныфка Шушмабаш мәктәбенә бара, - дип сөйләде. - 1 укучы Үрнәккә, 2се медицина көллиятенә, 2се техникумга укырга бара".

Табигать белән дус булсаң... 14.06.2020 Табигать белән дус булсаң...
10 июньдә Арчада “Экояз – 2020” конкурсының район этабында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге бүләкләргә Шушмабаш урта мәктәбе, Мөндеш балалар бакчасы, Арчаның беренче урта мәктәбеннән бертуган укучылар Минхәировлар лаек булды.

Ринат абыйны  һәркем хөрмәт итте 13.06.2020 Ринат абыйны һәркем хөрмәт итте

Районыбызда Ринат Әхмәтгали улының турыдан-туры катнашы белән төзелгән дистәләгән мәктәпләр, социаль объектлар, хәзер инде гадәткә кереп киткән йолалар, матур чаралар хакында озаклап сөйләп булыр иде. Районыбыз халкы, аның хезмәттәшләре ул елларны сагынып, Ринат абыйны хөрмәтләп искә алалар.

Мөкәрәмә #увойнынеженскоелицо 12.06.2020 Мөкәрәмә #увойнынеженскоелицо
Арча районы Казаклар авылында 1912 елда мулла гаиләсендә Мөкәрәмә исемле кыз туа. Үсә төшкәч, кыз гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Дин кануннары белән үскән Мөкәрәмә 1934 елда Гөберчәк авылының Нигъмәтҗан исемле егете белән гаилә кора. Өч сабые дөньяга килгәч, Бөек Ватан сугышы башлана. Нигъмәтҗан сугышка алына. Ләкин аңа Суслонгер газаплары аша үтәргә туры килә. Мөкәрәмә иренә ризык, кием-салым алып бара.

Авылдашыбызның уңышлары 11.06.2020 Авылдашыбызның уңышлары

12 июнь көнне илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә. Баштарак бу бәйрәмне Бәйсезлек көне дип атаган булсалар, хәзер, 2002 елдан, Россия көне дип йөртәләр. Кайда һәм нинди телдә сөйләшсәк тә, без шул Ватан балалары. Бу бәйрәм иртәге көнгә ышаныч өстәсен, киләчәгебез якты булсын, куйган максатларыбызга ирешергә көч-куәт бирсен, туган илебезгә мәхәббәт, горурлык хисләрен арттырсын, илебез тыныч булсын, барлык кешеләр дә сау-сәламәт яшәсеннәр.

Аларга күпләрнең йомышы төшә 10.06.2020 Аларга күпләрнең йомышы төшә
Социаль хезмәткәрләр ел да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен матур итеп билгеләп үтә иделәр. Табигать кочагына чыгалар, бер-берсен котлыйлар, күңелле итеп ял итәләр. Ә быел коронавирус белән бәйле чорда бәйрәмнәре тыйнак кына үтте. Көндезге сәгать 3тә хакимият бинасында видеоконференциядә катнаштылар. Үзләренә карата иң җылы сүзләрне ишеттеләр...

Республикада 200 мең татарстанлыга 10 меңгә якын белгеч социаль хезмәт күрсәтә. Ә социаль ярдәмне республикада 1,5 миллион кеше ала.

"ТАССР-100" истәлекле медаль ияләре 09.06.2020 "ТАССР-100" истәлекле медаль ияләре

Бүген, 9 июнь көнне Арчаның 6 мәктәбендә матур чара булып узды.

Үзләренең кылган гамәлләре, башкарган эшләре белән районыбызда гына түгел, республика күләмендә танылган, халкыбызның горурлыгына әверелгән асыл затларыбыз җыелды бирегә. Аларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев котлап, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм "ТАССР төзелүгә 100 ел" медальләре тапшырды. Районыбыз буенча барлыгы 21 кеше бүләкләнде.

Арчалар куйган һәйкәл һич тә ялгыш урында түгел 07.06.2020 Арчалар куйган һәйкәл һич тә ялгыш урында түгел
Хәтерләсәгез, Арча районы хакимияте, районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов инициативасы белән Суслонгер зиратында шул лагерьда җаннарын биргән якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачылган иде.

- Без аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, 2015 елның апрелендә эшләдек. Ул вакытта урманга, лагерь урынына , кереп булмый иде. Шуңа күрә , җирле хакимият белән киңәшеп ,мемориалны зиратка куярга булдык. Ул чорларның шаһитлары истәлекләренә караганда, үлгән солдатларны биредә дә җирләгәннәр , - ди Алмаз Борһанов. - Шуннан соң бездән күреп башка район вәкилләре дә лагерь торган урманда истәлек урыннары булдырдылар.

Рәхмәт сезгә, Мансур абый! 05.06.2020 Рәхмәт сезгә, Мансур абый!

Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше. Рәхмәт сезгә, авылдашыбыз Мансур абый!

Без, Түбән Пошалым авылында яшәүчеләр, үзебезнең авылдан чыккан Хафизов Мансур Нәкыйп улының һәрдаим ярдәмен тоеп яшибез. Аның безнең авылга кылган изгелекләрен әйтеп тә, санап та бетерә торган түгел. Мансур абый авыл халкының бәхетенә туган кеше. Безне чишмәле, юллы итте, мәхабәт мәчетебезне салдырды, зыяратны коймалап алдырды. Һәрвакыт ярдәм итәм, диеп кенә тора.

Арча агросәнәгать көллиятендә имтиханнар үтте Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-agrosngat-klliyatend-imtikhannar-tte 05.06.2020 Арча агросәнәгать көллиятендә имтиханнар үтте Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-agrosngat-klliyatend-imtikhannar-tte
Арча агросәнәгать көллиятендә «Д», «F» категорияләренә имтихан тапшырдылар.

4 июнь көнне Арча агросәнәгать көллиятендә «Д», «F» категорияләренә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар үтте. Имтиханнарга үткәрелгән 22 кешенең барысы да сынауны уңышлы үтте.

Андый инвестор кирәкме? 04.06.2020 Андый инвестор кирәкме?
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев язгы кыр эшләрен оешкан төстә башкарып чыккан өчен хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Әмма бу “Төрнәле–Пошалым” ширкәтенә кагылмый.

“Төрнәле–Пошалым” ширкәтендәге хуҗасызлыкны раслаучы фоторәсемне видеоконференциядә бөтен республикага күрсәттеләр. Күптән түгел Казаннан кайткан комиссия бу хуҗалыкны махсус тикшерде. Нәтиҗәләр күңелсез, бер генә тармакта да куанырлык нәрсә юк. Язгы кыр эшләрен тиешенчә оештыра алмадылар, терлек азыгы әзерләү техникасына кул тимәгән. Быел дүрт айда терлекләрнең баш саны 200 башка кимегән. Узган елга караганда сөт җитештерү 1095 центнерга кимегән, 40 бозау кимрәк алынган.

Наласалар авыл җырына клип ясау өчен аккошлар чакырткан 02.06.2020 Наласалар авыл җырына клип ясау өчен аккошлар чакырткан
Наласалар "Наласа" җырына үз авылларын һавадан төшертеп клип ясаган.

Клип төшерү өчен күлгә аккошларны махсус чакыртып кайтарганнар.

Клипка төшәсе булгач, алары да озак көттермәгән, яз башында ук кайтып җиткәннәр. Халкыбызның легендар җырчысы Таһир Якупов башкаруындагы мәшһүр халык җырына видеоклипны авыл яшьләре заказы буенча Илүс Әскәров эшләгән.

Бүген  балачак  бәйрәме 01.06.2020 Бүген балачак бәйрәме
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә, аны бик күп илләрдә зурлап үткәрәләр. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең алдагы өметебез, шулай ук илебезнең дә киләчәге. Гаиләне сөендереп һәм бәхетле итеп дөньяга килгән һәр бала әти-әнисенең сөюен, ихлас яратуын, ярдәмен тоеп, туганнарының әйбәт мөнәсәбәтен һәм игътибарын күреп үсәргә хокуклы һәм тиеш. Без барыбыз да балаларыбыз хакына яшибез, аларны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтеп үстерү изге бурычыбыз булып тора. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмыйлар. Балаңның елмаюын һәм шатлык тулы күзләрен күрү, аның уңышка ирешүен ишетү, киләчәк хыяллары турында фикерләрен тыңлау һәм киңәшләребезне бирү... Әти-әни өчен моннан да куанычлы, шул ук вакытта җаваплы да тормыш мизгелләре бар микән.

Рөстәм Зәкуанга багышлап фильм төшерелгән 29.05.2020 Рөстәм Зәкуанга багышлап фильм төшерелгән
Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Зәкуан Арча районы өчен күп игелекле эшләр башкарды.

Таттелеком"да эшләгәндә Рөстәм Зәкуан, Рөстәм Гомәров, Лотфулла Шәфигуллин тырышлыгы белән Арча районында күп кенә истәлекле урыннар яңартылды, чишмәләр ачылды. Тик яман чир аны 60 яшендә, 2018 елның декабрендә арабыздан алып китте.

Рөстәм Гомәров инициативасы, Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән Рөстәм Зәкуан истәлегенә, аның башкарган хезмәтләрен чагылдырган фильм төшерелгән.

Валентина Георгиевна Мартьянова Арча тарихын яхшы белә 26.05.2020 Валентина Георгиевна Мартьянова Арча тарихын яхшы белә
"ТАССРның 100 еллыгы" уңаеннан очраштык без аның белән. Җомга көн иртән килгән идем, төшке ашка кадәр сөйләшеп утырдык. Ә ветеранның сөйләр сүзе күп.

Әтисе Георгий Михайлович Щелкин сугыштан кайтмый. Хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгәч әнисе балаларын кочаклап: "Берүзем нишләрмен, җанкисәкләрем, сезне балалар йортына бирермен инде", - дип елый. Балалар да әниләрен кочаклап елыйлар. "Әни, безне детдомга бирмә", - дип. Юк, аларны әниләре детдомга бирми.

Кыңгыраулы мәктәп еллары 25.05.2020 Кыңгыраулы мәктәп еллары
Шушмабаш урта  мәктәбендә эшләгән еллардагы бу фотоны күргәч, 25 май көнендә уздырыла торган соңгы кыңгырау бәйрәме күз алдына килде. Ул вакытта һәр елны 170 шәр укучы унынынчы сыйныфны тәмамлый иде. Башка укучылар чәчәк бәйләмнәре, шарлар тотып тере коридор булып тезелеп басалар , ә чыгарылыш сыйныф  кызлары һәм егетләре мәктәптән башлап мәдәният йортына кадәр горур кыяфәт белән, бездән үрнәк алыгыз дип горурланып шуннан үтәләр. Бу бәйрәмгә бөтен авыл халкы җыела , кемдер мәктәп елларын, бергә укыган классташларын, үзләрен укыткан укытучыларын искә төшерә, гомүмән мәктәп белән саубуллашу бәйрәме күңелле дә, тантаналы да, истә калырлык та һәм, билгеле инде , күз яшьләренә дә бай була иде...      

Шиһабетдин Мәрҗани якты карашлы дин галиме була 24.05.2020 Шиһабетдин Мәрҗани якты карашлы дин галиме була
Бүген мөселманнарның олуг бәйрәме көнне татарның бөек улы, якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗанине искә алып үтәбез.

Шиһабетдин Мәрҗани – барыннан да бигрәк бөек реформатор, дип саный галимнәр. Бөтен ислам дөньясының фикере авыр таш белән бастырылып, кешенең мөстәкыйль фикер эшчәнлегенә богаулар салынган бер заманда ул шәхескә фикер иреге, иҗат хокукы таләп итеп чыга, мөселман дөньясы өчен иҗтиһад капкасын ача. Ул татарны торгынлык йокысыннан уятучы, уйлау-фикерләү офыгын арттан алга таба, үткәннән киләчәккә таба борып куючы була. Аның бөек реформаторлыгының асылы әнә шуннан гыйбарәт. 

Авылны шулар тота 21.05.2020 Авылны шулар тота
21 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хезмәт династияләре 100 ел һәм аннан күбрәк булган гаиләләргә район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. Наласа авылында яшәүче Илгиз Ситтыйков механизатор булып 43 ел эшләгән. Хатыны Гөлсия 37 ел сыер сауган. Уллары Илнар инде 23 ел тракторда эшли.

Әтиебез, синең алда баш иябез! 20.05.2020 Әтиебез, синең алда баш иябез!
Әтиебез Садриев Гәрәфинең батырлыклары турында искә алмый мөмкин түгел. Ул Түбән Аты авылында 1918 елның 14 январендә туган. Аның тормыш юлы бик катлаулы. 1938 елны армия сафларына алына. Байкал арты хәрби округында, Жуков командасында хезмәт итә. Хезмәтенең авыр вакытлары узып, кайтыр көннәр якынлашкында гына сугыш башлана. 1941 елда аларны Украинага 26нчы чик сакчылары отрядына күчерәләр.

Без сезне онытмабыз! 19.05.2020 Без сезне онытмабыз!
Минем туган авылым Югары Масра авылыннан 122   ир-егет  Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның 42 се авылга әйләнеп кайтмый... Шуларның берсе - авылдашым, туганым Фәизов Мөхәммәт Файзрахман улы (әбиемнең сеңлесенең ире). Мөхәммәт абый 1913 елда туа. Алар гаиләдә 7 бала : 3 ир туган, 4 кыз булалар. Әтиләре Файзрахман абый иртә вафат була. Әниләре  Мәрфуга апа 7 баланы тәрбияләп үстерә. Аларның 3 уллары: Габделәхәт, Хаҗиәхмәт һәм Мөхәммәт сугышка алыналар. Бары Габделәхәт абый гына сугыштан әйләнеп кайта. Ләкин ул да сугыштан үпкәсенә салкын тидереп кайтып, 1946 елны вафат була. Аның да 3 кечкенә баласы кала.

Тимер аттан да курыкмаган 18.05.2020 Тимер аттан да курыкмаган
Ачлык елларыннан соң туган Сөгъдә гаиләсендә төп терәк, әнисенең ышанычлы ярдәмчесе булып үсә.

Кечкенәдән эне-сеңелләренә күз-колак була, аларны үз үрнәгендә хуҗалыктагы эшләргә өйрәтә, бердәмлек, туганлык җепләрен нык бәйли. Сеҗе мәктәбендә җиде класс белем ала. Иптәшләре арасында кыюлыгы, көчлелеге, уңганлыгы һәм чибәрлеге, чаялыгы белән аерылып торган Сөгъдә Бөек Ватан сугышы башлангач, повестка белән окоп казырга, урман кисәргә йөри, урагын да ура, көлтәсен дә бәйли, ындыр табагында эшләргә дә өлгерә. Ләкин авылдагы ирләр сугышка китү сәбәпле, кырда эшләүче тракторчылар җитешми.

Яшь механизаторларга бүләкләр тапшырылды 17.05.2020 Яшь механизаторларга бүләкләр тапшырылды
Районның яшьләр эшләре бүлеге яшь механизаторларга бүләк тапшырды. Андый бүләккә "Курса МТС"сы ширкәтеннән Ленар Сафин, "Ватан" хуҗалыгыннан Данис Әһлиуллин, "Северный"дан Фирзәр Камалетдинов, Кишеттән Нияз Фәйзрахманов, "Кырлай" агрофирмасы" ширкәтеннән Раил Гомәров, "Игенче"дән Салават Хәйруллин ия булды.

Кулларында тальян гармун... 16.05.2020 Кулларында тальян гармун...
Сугыштан соң авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли Күлтәстә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гарәфетдин Зиннуров.

1941 елда Гарәфетдингә нибары 14 яшь була. Әтисе белән бергә ферманың бозаулар көтүен көтә малай. Беркөн көтүдән кайтканда сугыш башлануы турында ишетә.

“Казан арты”  тарих-этнография музеенда Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган 15.05.2020 “Казан арты” тарих-этнография музеенда Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган
Яз көне алмагачлар, чияләр чәчәк аткан көннәрдә Радик абый Фәизов искә төшә, чөнки җырларда макталган 15 май – аның туган көне иде.                                  

“Казан арты”  тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозиция урнаштырылган. Дамира апа ярдәме белән аның басылып чыккан барлык китапларын туплау бәхетенә ирештек.  Без  аның музей фондындагы материалларын кабат-кабат барлыйбыз, өйрәнгән саен  үзебез өчен яңалыклар  табабыз. Радик абыйның үз тормышыннан алып язылган әсәрләре, газета-журналларда басылган мәкаләләре бүген дә дәрәҗәсен югалтмый. Аларның һәрберсе зур тәрбияви әһәмияткә ия , аның әдәби әсәрләре киләчәктә дә яшь буынны тәрбияләүдә ярдәм итәр әле.

Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 14.05.2020 Якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 14 май көнне якташыбыз Шафигуллин Лутфулла Нурислам улының туган көне — 65 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы да аны чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен тәрҗемә итү буенча конкурс игълан ителә 13.05.2020 Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен тәрҗемә итү буенча конкурс игълан ителә
Гариф Ахуновның «Туган якка мәдхия» шигырен рус теленә тәрҗемә итү буенча әдәби конкурс игълан ителә. Конкурс турында «Татар-информ»га халык язучысының кызы Наилә Ахунова хәбәр итте.

«Быел без Гариф Ахунов исемендәге әдәби конкурсны тәрҗемә форматында үткәрергә карар иттек. Тәрҗемә өчен язучының Арча якларына багышланган шигырен сайладык. Шигырьне рус теленә тәрҗемә итү сорала», — ди шагыйрә һәм тәрҗемәче Наилә Ахунова.

Тәрҗемә әсәрләре 10 майдан 1 июньгә кадәр кабул ителә. Тәрҗемәләрне Стихи.ру сайтына урнаштырырга яки социаль челтәрләр аша Наилә Ахунова һәм Борис Вайнерга юлларга мөмкин. Нәтиҗәләр 4 июньдә ясалачак.

Әтиебез исән кайтты 12.05.2020 Әтиебез исән кайтты
“Мин, Гайфуллина Мәрфуга Шәрәфетдин кызы, Татарстан республикасы Арча районы Пөшәңгәр авылында туганмын, -- дип сөйли ветеран. -- Безнең балачак авыр сугыш елларына туры килде. Без гаиләдә дүрт бала идек: өч кыз һәм бер малай. Иң олысы мин. Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде.  

Афәрин, үзешчәннәр! 12.05.2020 Афәрин, үзешчәннәр!
Үзешчәннәрнең оста итеп җырлаулары, биюләре, шигырь сөйләүләрен һәрвакыт яратып карыйбыз. Кайчакта алар хезмәтен бәяләп тә бетермибез кебек. Ә халык алдында чыгыш ясау, тамашачының күңелен күрү җиңел эш түгел. Күпме нервы, осталык кирәк!  Һәм алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял көннәрендә дә чыгыш ясарга әзер. Халык бәйрәм итә, ә алар хезмәт күрсәтә. Рәхмәт аларга.

Алдынгыларга – бүләкләр 11.05.2020 Алдынгыларга – бүләкләр
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 10 майда “Яңарыш” ширкәте механизаторы Фирдүс Мортазинга, “Курса МТС”ыннан Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Казанка” ширкәтеннән Әдһәм Габдрахмановка, “Игенче” ширкәтеннән Илнар Ситтыйковка, “Кырлай” ширкәтеннән Данил Рәхимовка язгы кыр эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгәннәре өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Исән килеш бер генә кеше кайткан... 10.05.2020 Исән килеш бер генә кеше кайткан...
Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Илдус авылыннан Бөек Ватан сугышына 28 кеше китә. Шуларның берсенә генә әйләнеп кайту насыйп була.

9 майда Бөек Ватан сугышында һәлак  булган, хәбәрсез югалган авылдашлар истәлегенә обелиск ачылды. Анда районның хәрби комиссары Алмаз Борһанов катнашты.

Арча районы батырларын онытмый 09.05.2020 Арча районы батырларын онытмый
Бөек Ватан сугышы елларында Арча районыннан фронтка 28 меңнән артык кеше китә. Шуларның 14 меңнән артыгы һәлак була, хәбәрсез югала.

1941 ел ахырында Арча районы территориясендә миномет частьларының үзәк кыр базасы оеша. Өч ай эчендә әлеге  үзәктә җиде гвардия миномет полклары, унлаган аерым дивизионнар һәм батареялар төзелә.

Җиңү көненә якынлашабыз 08.05.2020 Җиңү көненә якынлашабыз
Сез фотода Арчада яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ләлә апа Солтанованы күрәсез.

Ләлә апа безгә Түбән Мәтәскәдән  әтисе Әхми Фәсәхиев турында язды. Әтисе аның сугыштан кайтмый. Хәбәрсез югала. Әти сүзен әйтергә тилмереп үстек, ди ул. Хөкүмәттән ярдәм булмады дип тә үпкәли. Быел ветеранны күптән түгел район мәдәният йортына чакырып, юбилей медале бирәләр. Акчалата ярдәм дә күрсәтәләр. Ветеранның күңеле бик була. Бәлки әтисенең дә кайда вафат булганы билгеле булыр әле. Без аның мәгьлуматларын язып алып, тиешле урынга тапшырдык.

Президент Арча районына килде 07.05.2020 Президент Арча районына килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 6 майда Арча районында булды.

Президентны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды. Ул районда язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Бүгенге көнгә 8000 гектарда (11%) язгы чәчү чәчелде.


Арчада сугыш каһарманнарына стенд куелган 06.05.2020 Арчада сугыш каһарманнарына стенд куелган

Арча үзәгендә сугыш каһарманнарына стенд куелган. Банк урамында ул.

Ә стендта үзенекен күргәннәр сөенеп, горурланып куя. Күзләрдә яшьләр...


«Изге эштән читтә калмадык»: үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм итүче фидакарьләр 05.05.2020 «Изге эштән читтә калмадык»: үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм итүче фидакарьләр
Арча районында «Яхшылык өләш» акциясе эшләп килә. Әлеге акция турында Арча районы үзәк мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Миңнемуллин сөйләде.

«Коронавирус авыруы таралу сәбәпле үзизоляция режимын керттеләр. Арчада махсус акция эшли башлады. Без мохтаҗларга, олы яшьтәгеләргә, ветераннарга, тол калганнарга ярдәм итәбез. Акция инде өч атна бара. Бүгенге көнгә йөздән артык гаиләгә ярдәм иттек. Безгә ярдәм кирәк дип мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук „Зәкәт“ фонды да мохтаҗларның исемлеген җибәрде», — диде хәзрәт.

Үзенең хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән ихтирам яулаган терлекче 04.05.2020 Үзенең хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән ихтирам яулаган терлекче
Үзенең көндәлек хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - озак еллар гади терлекче булып эшләгән Галимова Дания Һадиҗан кызы, дип яза ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Дания Галимова 1932 елның 29 июнендә Арча районының Мирзәм авылында туган. Холкы белән ул күп яктан әнисенә охшаган. Аның әнисенең язмышы җиңелдән булмый, ул бик яшьтән авыр хезмәттә эшли башлаган, ике ятим энесен тәрбияләгән, алар 16-18 яшькә җитеп, Гражданнар сугышына китәләр һәм шуннан әйләнеп кайтмыйлар. Даниянең дә бала чагы җиңел узмый. Аның бала чагы безнең ил өчен иң каһәрле еллар - Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

Җиңүчеләргә бүләкләр 03.05.2020 Җиңүчеләргә бүләкләр
2 майда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыклардагы сиптергечләрне иң яхшы әзерләүчеләргә район башлыгының бүләкләрен тапшырды.

Арча районыннан сугышта катнашкан хатын-кызларны, тыл ветераннарын барлыйлар 02.05.2020 Арча районыннан сугышта катнашкан хатын-кызларны, тыл ветераннарын барлыйлар
Арча районы хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина зур эш башлап җибәргән.

Район комиссариатында Альмира ханым җитәкчелегендә бер төркем эзләнү эшләре алып бара. Алар сугышта катнашкан хатын-кызларны ачыклыйлар. Тыл ветераннары документларын да барлыйлар.

"Буыннар элемтәсе - хатлардагы тарих" проектында катнашыгыз 01.05.2020 "Буыннар элемтәсе - хатлардагы тарих" проектында катнашыгыз
"Буыннар элемтәсе - хатлар аша" проекты 15 майга кадәр бара.

Хөрмәтле якташлар! 01.05.2020 Хөрмәтле якташлар!
Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Беренче май гадәттә күңелләргә язгы күтәренке кәеф алып килә. Бу якты бәйрәм яңарыш символы булып тора, туган илебез өчен эшчәнлектә халыкны берләштерә.

Сугыш каһарманнарына Арчаның Банк урамында стенд булачак 30.04.2020 Сугыш каһарманнарына Арчаның Банк урамында стенд булачак
Арчаның үзәк урамнарының берсе - Банк урамында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре белән стенд булачак. Фотода Урта Пошалымнан сугыштан кайтмаган Рамазан Минһаҗев.

Тукай рухы белән яшибез 28.04.2020 Тукай рухы белән яшибез
Апрель аен татар җәмәгатьчелеге ел да көтеп ала. Тукаебызның туган көне булганга, аеруча кадерле бу яз ае. Быел шагыйрьнең тууына 134 ел тулды. Республика халкы Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен билгеләп үтте. Быел да аның туган көненә күп чаралар планлаштырылган иде, тик аларны быел киң даирә тамашачы күрә алмады.

Үзизоляция вакытында Гүзәл һәм Илназ Бахларның гаиләсе “ишәйгән”: гаеп итүчеләр дә бар 24.04.2020 Үзизоляция вакытында Гүзәл һәм Илназ Бахларның гаиләсе “ишәйгән”: гаеп итүчеләр дә бар
Җырчылар гаиләсе үзизоляцияне яхшы уздыра. Социаль челтәрләрдә аларны күптән күзәтеп барабыз. Шушы вакыт эчендә Илназның эшләмәгән эше калмады инде. Бөтен йорт тирәсен, гаражын тәртипкә китерде. Кулы да алтын икән әле үзенең. Тимердән әллә ниләр ябыштырып ясап куйды. Ә Гүзәл исә көн саен тәмле ризыклар пешереп куя. Пешерми кара, өйдә 4 егет бар бит. Соңгы арада тәмле ризык өмет итүче тагын 6 җан иясе арткан әле.

Изге эштән читтә калмагыз? 23.04.2020 Изге эштән читтә калмагыз?
Арча мөхтәсибәте Рамазан ае башлану белән бәйләп “Һәр йортка җылылык” дигән социаль акция игълан итә. Бу изге эштә катнашыгыз. Бергәләп мохтаҗларны, авыруларны, авыр хәлдә калып та ураза тотучы өлкәннәрне кичке аш яки азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итик.Без продуктларны үзебез сатып алабыз, әзерлибез һәм илтеп бирүне дә оештырабыз. Сездән бары тик шушы счетка акча күчерү генә сорала. 4276 6200 3471 0990 (Сбербанк). Бу изге эштән читтә калмагыз, кулыгыздан килгәнчә ярдәм кулы сузыгыз”.

Немец солдатларын күмгән әбием 22.04.2020 Немец солдатларын күмгән әбием
Бөек Ватан сугышы 75 ел элек тәмамланган, шулай булса да сугыш вакытындагы тирән яралар: ачлык, авыр хезмәт, ятимлек ачысы барысы да йөрәктә.  Авыр мизгелләр еллар узган саен йөрәкне ныграк сызлата. Менә мин үзем дә шушы сугышта катнашкан, бөек җиңү өчен үзләренең бөтен көчләрен, яшьлекләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча көрәшкән әби-бабай тәрбиясендә үстем.

Якташларыбыз –  Тукай премиясе лауреатлары 22.04.2020 Якташларыбыз – Тукай премиясе лауреатлары
Арча районында туып үскән алты якташыбыз төрле елларда  Тукай премиясе лауретлары булды.        

Һәр елның апрель аенда Татарстан Республикасы Президенты  Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт  бүләкләрен бирү турында карар кабул итә.  Бүләкләнүчеләргә  лаурет исеме, акчалата бүләк, диплом, күкрәк билгесе һәм аның таныклыгы тапшырыла.

Күчмә кубок “Северный” хуҗалыгында 21.04.2020 Күчмә кубок “Северный” хуҗалыгында

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектә март ае нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.

Март аенда иң яхшы нәтиҗәләргә “Северный” хуҗалыгы иреште һәм район башлыгының Дипломына, күчмә кубокка лаек булды.

“Аю” ширкәте – икенче, “Ашыт” хуҗалыгы өченче урында.

Иң яхшыларга – бүләкләр 20.04.2020 Иң яхшыларга – бүләкләр

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләнгән хуҗалыкларга район башлыгының Дипломнарын тапшырды. Беренче урында “Казанка” һәм “Заря” хуҗалыклары.

“Курса МТСы”, “Северный” хуҗалыкларына икенче урын бирелде. “Ватан”, “Яңарыш” хуҗалыклары өченче урында

Яңа Ашыт юбиляры 19.04.2020 Яңа Ашыт юбиляры
Яңа Ашыт авылында гомер итүче Нигъмәтҗәнов Нәкыйп Хәйрулла улы 90 яшьлек юбилее уңаеннан Арча район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Истәлекле бүләкләрне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов тапшырды.

Сугыш юлларының тузаны 18.04.2020 Сугыш юлларының тузаны
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соңгы елларда Казан шәһәрендә яралы солдатларны госпитальләрдә дәвалау дәвам иткән. Бер төркем яшьләр белән бергә Мәрзияне дә шунда яраланган сугышчыларга ярдәм итәргә җибәрәләр. Шигырьләрнең язылу тарихы турында  “Үзем турында үзем” хезмәтендә: “1946 ел иде бу, һәркемнең йөрәгенә яра салган еллар. Казан госпиталендә каты яраланган солдатларның сызланып ятканнарын, җан биргәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Яраланган сугышчыларның хәлләрен җиңеләйтү өчен, аларга сулар эчертә, юата, сораулары буенча гаиләләренә хатлар яза, сугышта булган хәлләр турында сораша идем... Ишеткәннәремне дәфтәргә теркәп барырга тырыштым. Шулай  итеп “Сугыш юлларының тузаны” китабым дөнья күрде”,–дип яза Мәрзия апа. 

Канга баткан килеш кар өстендә озак ята ул 17.04.2020 Канга баткан килеш кар өстендә озак ята ул
Арча станциясендә яшәүче Госман абый Габдрәхимов Суслонгерда булган, сугышта катнашкан, каты яраланып госпитальдә яткан,  кенче төркем инвалид булып кайтканнан соң өч югары белем алган, гомер буе укытучы булып эшләгән.

Татар хатыны ниләр күрми 16.04.2020 Татар хатыны ниләр күрми
Гомеренең иң матур чорлары – ямьле балачагы һәм гүзәл яшьлеге сугыш елларына туры килә Арчада яшәүче Саймә апа Гыйлемханованың. Яшьнәп яшәр чагында сугыш дигән афәт аның рәхәт тормышына аяк чала.

Субаш Атыдада туа ул. Яңа Тормыш дигән 20 генә хуҗалыклы авылда яши. Кечкенә булса да, мәктәбе, клубы, фермалары, хәтта гомуми мунчасы да була авылның. 4 сыйныф укый. Аннан Субаш Атыга йөреп 10 сыйныфны тәмамлый.

Аңа халык белән эшләве рәхәт 15.04.2020 Аңа халык белән эшләве рәхәт
“Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтендә озак еллар шофер булып эшләгән Нәкыйп Шәрәфиевка “Татарстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” исеме бирелде

Аның Татарстан Республикасы Автотранспорт министрлыгының Мактау грамотасы, “Алдынгы транспорт белән идарә итүче” исеме, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм тагын бик күп Мактау хатлары бар иде инде.

Зур йөрәкле ана! 14.04.2020 Зур йөрәкле ана!
Гөберчәк авылында тыл ветераннарыннан бары Рауза апа Шайнурова гына исән-сау.

Ул сугыш чорының һәм аннан соңгы торгынлык елларын үз күзе белән күреп, үз җилкәсендә ачысын да, төчесен дә татыган кеше. Бүгенге көндә Рауза апа кызы Рәмзилә белән кияве Илфат гаиләсендә Арча станциясендә яши. Мин Рәмзиләдән әнисенең үткән тормышының кайбер мизгелләрен, ул күргән авыр елларның хатирәләре белән бүлешүен сорадым.

Иңнәреннән кочты яратып... 13.04.2020 Иңнәреннән кочты яратып...
Бәдәр апа белән Гаяз абый Әсәдуллиннар матур итеп киенеп өйнең түрендә үк утыра. Яннарында оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Бар да Бәдәр апаның 90 яшьлек юбилеена җыелган. Әйтегез әле, бу бәхет түгелмени? Тигезлек үзе генә дә ни тора. “Әти, сезне фотога төшерәләр, кочакла инде әнине”, – диюгә, Гаяз абый сак кына хатынының җилкәсеннән кочып алды. Күпне күргән, әмма тормыш ямен югалтмаган, бар булганга риза булып яшәгән, бүгенге тормышларыннан чиксез канәгать, кечкенә генә шатлыкны да зур итеп кабул итүче бу пар соклану уятты.

Арча районында мәдәният хезмәткәрләре дә вируска каршы көрәшә 12.04.2020 Арча районында мәдәният хезмәткәрләре дә вируска каршы көрәшә
Мәкерле вирус тормышыбызның бар өлкәсенә дә үтеп керде дә, чабып барган атның тезгененнән тарткандай, бөтен дөньяны туктаткан сыман булды, никадәр кеше вакытлыча эшсез калды.

Чөмә-Елга кызына 90 яшь 11.04.2020 Чөмә-Елга кызына 90 яшь
Шагыйрә Заһирә Гомәрова шигьрияткә зур тормыш мәктәбе узып, 1960 нчы елларда “Мишә”, “Сыер савучы кыз” һәм башка шигырьләре белән килеп керә. Беренче иҗат җимешләре хезмәт сөючән авыл кешеләренә багышлану гаҗәп түгел. Заһирә Бакирова 1930 елның 12 апрелендә табигатьнең иң гүзәл ягы – районыбызның Чөмә-Елга авылында туа. Әти-әнисе Әбүбәкер һәм Каюмә эшчән, үз заманының укымышлы, моңлы кешеләре булалар. Алты балалы гаиләдә бишенче бала булып туа ул. Заһирә  туган авылында дүрт ел белем ала, аннан  Сикертән җидееллык мәктәбен бетерә. Заһирә Мөхәммәт Мәһдиев белән бер мәктәптә укый.

“Сугыш беткәч өч көн ял бирделәр” 11.04.2020 “Сугыш беткәч өч көн ял бирделәр”

“Яшьлегемдә дә, балалар үстергәндә дә күргән авырлыкларыма әҗердер — бөтен рәхәт тормышым картылыгыма калган икән”, — дип каршы алды үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Васфикамал Минһаҗева.

Бүгенге көндә ул Арчада улы Миңнур белән күпкатлы йортта яши. Яңа фатирга, уңайлыкларына куанып бетә алмый. Көн дә балалары хәлен белеп чыга, оныклары килеп тора. 12 оныгы 13 оныкчык белән бүләкләгән инде үзен. Улы кайтышка кайнар ризык әзерләп тора, үз керен бүгенге көнгә кадәр үзе юа икән, гомумән, гел хәрәкәттә, ди кызлары. 4 бертуган арасыннан үзе генә исән-сау булып, карендәшләренә догада Васфикамал апа. “Әни телевизор да карый, радио да тыңлый, гәҗитләр дә укый, без дөньядагы вакыйгалар, яңалыклар белән аңа килгәч танышып китәбез”, — ди кызлары.

Чөмә—Елга авылында туган шагыйрә 10.04.2020 Чөмә—Елга авылында туган шагыйрә
Исән булса, 90 яшь тулган булыр иде

Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың берничә китабы, аның истәлегенә язылган хатирәләр җыелмасы саклана. Кече сыйныф укучылары өчен язылган хикәяләр, кызыклы шигырьләр Заһирә апаның кече күңеллелеге турында сөйли. Ул Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесында белем ала. Шигърияткә мәхәббәте кече яшьтән башлана, шигырьләрне ул 6 класста укыганда яза башлый. Шул көннән башлап, гомеренең соңгы көненә кадәр ул иҗат дөньясында яши. Аның һәр күренешкә: очкан кошларга, аккан суга, искән җилгә, һавада йөзгән болытка яки юлны аркылы чыккан песигә дә әйтер сүзе бар. Ул аларны шигырь юллары белән җиткерә. Балалар теле белән аңлаешлы итеп. Хәтта укучылар өчен табышмаклар уйлап чыгара һәм аларны дәрес барышында киң куллана. Заһирә ханым балаларның психологиясен шулкадәр яхшы итеп өйрәнә, аның язган һәр әсәре – ул шигырьме яки хикәяме -- аларның яшь үзенчәлеге исәпкә алып яза.

Яланаяк Сәрдәгә җиткәнче йөгергән 09.04.2020 Яланаяк Сәрдәгә җиткәнче йөгергән
Күз алдына да китерә алмыйсыз

Кәчедә яшәүче Марзия апа Гайнетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бер гасырны тутырырга санаулы еллар гына калган булса да, юбилярыбыз сөбханалла әле. Гәҗитләрне күзлексез укый, яхшы ишетә, тәмен белеп, матур итеп сөйләшә, истәлекләре белән уртаклаша. Чынлыкта аның күргәннәре... Тыңлап торсаң, 49 еллык укытучы стажы булган Марзия апаның язмышы – исең китәрлек.

Терлекчеләр янында 08.04.2020 Терлекчеләр янында
Бүген район башлыгы алдынгы терлекчеләргә бүләкләр тапшырды.

8 апрельдә район башлыгы Илшат Нуриев “Кызыл Яр” ширкәте сыер савучысы Гөлгенә Шакировага, бозау караучы Гөлсинә Вафинага, ясалма орлыкландыру технигы Денис Габдрахмановка, “Заря” хуҗалыгы сыер савучылары Таһирә Заһидуллинага, Надия Шакировага, бозау караучы Просковья Садыйковага югары күсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Арчада волонтерлар хезмәт күрсәтә 07.04.2020 Арчада волонтерлар хезмәт күрсәтә
Илдәге хәл һәркемгә мәгълүм. Районда да бу уңайдан тиешле чаралар күрелә

Арчада халыкны кисәтеп, саклык чаралары күрүләрен сорап радио аша әйтеп торалар. Полиция машинасы урамнар буйлап кисәтеп йөри. Ходай саклаганны саклармын, дигән.

Өлкәннәр аеруча игътибар үзәгендә. Аларны берничек тә ярдәмнән ташларга ярамый. Ялгыз яшәгәннәре бар, кайберләренә булышып торырга кирәк.

Министр Арча районында 06.04.2020 Министр Арча районында
6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Арча районында булды. Аны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрделәр.

Министр Яңа Иябаш авылында яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортларны карады. Аннан соң “Кырлай” ширкәтенең яшелчә саклагычында, катнаш азык әзерләү цехында, машина-трактор паркында, теплица хуҗалыгында булды, уҗым басуында тукталды.

Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз! 29.03.2020 Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз, “Безнең гәҗит” газетасының баш мөхәррире, Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.

Сочида көндәшләрен таң калдырган "Ястребы" хоккей командасы Арчада 28.03.2020 Сочида көндәшләрен таң калдырган "Ястребы" хоккей командасы Арчада
"Ястребы" хоккей командасы, Сочидан җиңеп, Арчага 25 мартта кайтты.

Самолет белән бардылар, самолет белән кайттылар.

Аларны әти-әниләр, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арча боз сарае җиҗәкчесе Илһам Шакиров каршы алды.

Россиядә аларны беләләр 27.03.2020 Россиядә аларны беләләр
Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы, чаңгы буенча тренер Рамил Нияз улы Гыйләҗиев “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем алды. Рамил Ниязовичны без редакциягә кунакка чакырдык.

Арча районы музейлары виртуаль экскурсияләр оештыра 26.03.2020 Арча районы музейлары виртуаль экскурсияләр оештыра

Коронавирус инфекциясе таралу музейлар эшчәнлегенә дә йогынты ясамый калмады. 15 апрельгә кадәр алар виртуаль экскурсияләр рәвешендә хезмәт күрсәтәчәк.

Габдулла Тукай исемендәге музей-комплексның экспозициясе белән музейның рәсми сайтында http://tukay-museum.ru танышырга мөмкин.



Новости 1501 - 1600 из 3533
Страницы: