Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
18.02.2023
Без – беренче, эш хакы да лаеклы булсын
Арча район Советының дүртенче чакырылыш 27нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак башта Арча агросәнәгать паркында һәм шәһәрдә яңа төзелгән теш поликлиникасын ачу тантанасында булды.
17.02.2023
«Сугышчан туганлык» җәмгыяте командасы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан мәрхүмнәрнең гаиләләрендә булдылар
"Сугышчан дуслык" җәмгыяте командасы Сарай Чокырча авылында Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат Габделәхәт улы Галәветдиновның әти-әнисе янында булдылар, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр бирделәр. Айрат 1983 елның 1 апрелендә Лаеш районының Нармонка авылында туган. 90нчы еллар башында аларның гаиләсе Арча районының Сарай-Чокырча авылына күченеп килә
16.02.2023
Иң яшь гармунда уйнаучы Ильяс Нуретдинов тальян гармуны белән бүләкләнде
Арча балалар сәнгать мәктәбенен уен кораллары бүлеге укучылары Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә узган X Төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломнарына лаек булдылар.
15.02.2023
Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ачтылар
Татарстанда респбликабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы узды. Анда видеоконференция режимында ветеран укытучыларыбыз, яшь педагоглар, “Ел укытучысы” һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты. Тантаналы чара башланыр алдыннан аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
14.02.2023
«Гөслә- Fest» фестивале узды
"Гөслә-Fest" милли мәдәният фестивале беренче тапкыр 2021 елда сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлыгы гранты ярдәмендә узды. Аның инициаторы Альберт Гайнетдинов булды. Кызганычка, 2022 елда Альберт Салахович вафат булды. Әмма аның эше яшәвен дәвам итә, шуңа күрә быелдан башлап фестивальгә Альберт Гайнетдинов исеме бирелде.
13.02.2023
Арчада «Чаңгы юлы-2023» үтте
Бү чараның башлангычы сикчәненче еллар башына туры килә. Шул вакыттан бирле даими үткәрелеп килә. Безнең район чаңгы спортын сөючеләр дә анда актив катнаша.
12.02.2023
“Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак
Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.
11.02.2023
Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!
11.02.2023
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы кастингында катнашырга чакырабыз
Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.
11.02.2023
Приглашаем принять участие в кастинге фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»)
В начале февраля пройдет кастинг полнометражного фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого») по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха. В выборе актеров примет участие вдова писателя Руфина Фаттахова.
10.02.2023
Арчада яңа стоматология поликлиникасы ачылды
Бүген Арчада өр-яңа теш поликлиникасы ачылды. Нәкь элекке 1938 елда төзелгән бина урынында. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Казаннан ТР премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, ТРның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Дәүләт Думасы Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТРның Мәдәният министры Ирада Әюпова кайтты
09.02.2023
Илһамия Гыйләҗиева - җиңүче
"Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә Илһамия Гыйләҗиева "Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңү яулады. Әлеге бәйгенең зона этабы Теләчедэ узды.
08.02.2023
Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә кемнәр җиңү яулады?
Кукмара белән Арчаның очколар саны бер үк. Саба исә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Командалар саны күп, ә менә килмәгән районнар шулай ук күп.
08.02.2023
Якташыбыз Фәнис Төркиядәге җир тетрәү турында сөйләде
Ветеран педагог Фәрхәт Зыятовның улы Фәнис Төркиядә яши. Без Фәнис белән вакыт-вакыт сөйләшеп торабыз. Төркиядә җир тетрәде. Фәниснең хәлен белдек. Ул менә ниләр сөйләде.
07.02.2023
Хатирәләр яңарган вакыт
Яңа елга чыккач Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дуслары, элекке хезмәттәшләре җыелган иде. Котлаулар күп булды, бик күп хатирәләрне искә төшерделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
06.02.2023
– Яшьләр, сез кая? – Китапханәгә!
Арча үзәк китапханәсендә район яшьләре өчен “Китапханә – синең территорияң” дигән заманча күпфункцияле зона булдырылды.
2022 елның июленнән 2023 елның гыйнварына кадәр әлеге зонада берсеннән-берсе кызыклы, яшьләрне үзенә тартып торучы чаралар – очрашулар, әңгәмәләр, күңелле аралашулар һәм башкалар – оештырылды.
05.02.2023
Арча өченче урында. Шәп бит!
2-4 нче февральдә Биектауда көрәш буенча "Сабантуй" газетасы призына 2009-10 нчы елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге булып узды. Без аның нәтиҗәләрен яздык инде. Әмма хикмәт нәрсәдә: 3 нче урында! Ярышта республикабыз районнарыннан 41 команда составында 285 яшь көрәшче бил алышты бит! Безнең Арча районыннан 9 көрәшче ярышта катнашып, шуның 5се урын алды!
04.02.2023
Район башлыгы рәхмәт әйтте
Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный“ агрофирмасының хисап җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
“Северный“ хуҗалыгы соңгы вакытта районда әйдәп баручыларның берсе. Яңа технологияләр кертелә, зур комплекс төзелә башлады.
03.02.2023
Геройлар истәлегенә
Арча агросәнәгать көллиятендә “Гражданлык – патриотик тәрбия“ айлыгын һәм биредә укыган Социалистик Хезмәт Геройлары Шәрифулла Сәгъдуллин һәм Илсур Шәйхетдинов хөрмәтенә истәлек такталары кую тантанасы булды.
Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, Геройларның якыннары катнашты.
02.02.2023
Түләргә! Калмасын үкенергә!
Быел хисап җыелышларында булганда шуңа игътибар иттем: узган ел үзара салым акчалары 100 процент җыелган! “Бу авыл җирлекләре башлыкларының халык белән киңәшеп, аңлашып эшләве нәтиҗәсе“, – ди район Советы аппаратының оештыру–гомуми бүлеге җитәкчесе Гүзәл Габдрахманова.
01.02.2023
Район Советының чираттан тыш утырышы
Аны район башлыгы,район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Анда район Советы карарларына , илдә кабул ителгән кануннар белән тәңгәлләштерү максатында , үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.
Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев озак еллар намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗановка Россия авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәтен тапшырды.
31.01.2023
Бердәм көч тау күчерә: янгын чыгып йортсыз калган гаиләгә йорт тергезгәннәр
Арча районының Кәче авылында гомер итүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә янгын чыгуын, аларга йорт төзү өчен ярдәм оештырылганын язган идек инде (»Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова) .
Күршеләренә ярдәм итүче Фәнисә Галәвиева турында аерым бер язма да әзерләдек. Без Фәнисә белән гел элемтәдә торабыз. Аның матур эшләре күңелне сөендерә, башка бик күпләргә үрнәк булып тора ул. Бүген Фәридә Вәлиәхмәтованың әнисенең кырыгы иде.
30.01.2023
Гүзәлия Яруллина: «Атнага унбишәр түбәтәй чигә идек»
Гүзәлия ханым ире Равил белән Арчада яши. Ике кыз тәрбияләп үстергән. Икесенә дә шушы һөнәргә мәхәббәтен мирас итеп тапшырган. Биш оныгы бар. Алар әлегә түбәтәй үк чикмәсәләр дә, мәрҗәннәр ясау, чигү эшен яраталар
Тумышы белән Гүзәлия ханым Колачы авылыннан. Анда даны еракларга, хәтта Франция, Италия кебек чит илләргә таралган татар милли аяк киемнәре тегү артеле бар иде. Кыз 1970 елда сигезенче сыйныфны тәмамлау белән 15 яшеннән шунда эшли башлый. Арчада милли аяк киемнәре җитештерү фабрикасы ачылгач, аны бирегә өйрәнергә җибәрәләр.
29.01.2023
Авылыбызның күрке син, Нурия апа!
Корайван авылында яшәүче Нурия апа Вафинаның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр
Иске Му авылында гомер иткән Сөнгатулла абый белән Фәгыйлә апаның 12 балалары туган. Шуларның сигезе исән-сау калган. Бүген мондый гаиләне күз алдына китерүе дә кыен. Ничек ашатып, ничек киендереп бетергәннәр? Тормыш мәшәкатьләренә чумган ата-ананың яңа туган баланы яздырырга да вакытлары булмау гаҗәп түгел.
28.01.2023
Республика бәйгесе җиңүчесе
Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән ел саен "Закон территориясе" дигән бәйге оештыра. Ул төрле номинацияләр буенча үткәрелә.
Әлеге бәйгедә арчалар да катнаша. Быел "Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән олеш өчен" номинациясендә Арчаның алтынчы мәктәбе директоры Дилүс Мостафин лауреат булды Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
28.01.2023
Арчалар Питрәчтән җиңеп кайттылар!
27 гыйнварда Питрәчтә ТР Көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә көрәш бәйгесе булып узды.
Ярышта Татарстанның куп кенә районнарыннан көчле көрәшчелэр бил алышты.
28.01.2023
Өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовлар рәхмәт әйтә
Кәче авылында өйләре янган 6 балалы Фәридә белән Динар Вәлиәхмәтовлар булышкан кешеләргә, яңа йортны төзүчеләргә, Фәридәнең әнисен соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәргә рәхмәт әйтәләр. Кәчедә яңа йортны күтәреп, бүген түбәсен ябалар. Ә Вәлиәхмәтовлар гаиләсе әлегә Арча станциясендә район хакимияте ярдәме белән вакытлыча фатирда торып торалар.
28.01.2023
Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителәчәк
Гыйнвар аенда районыбыз авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары уза. Узган атнада шундый җыелышларның берсе Яңа Кенәр авыл җирлегендә булды.
Анда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Беренче көн тәртибендә авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллинның узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау буенча чыгышы тыңланды. Яңа Кенәр авылында әфганчылар истәлегенә обелиск ачылу, авылның бер зиратының коймаларын алыштыру, Яңа Ашытта мәчет булдырылу, авыл эчендә юлларга вак таш җәю – 2022 елда авыл җирлегендә эшләнгән зур хезмәтләр.
27.01.2023
Ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә!
«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның әниләре өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Полиционер» спектаклен карау оештырылды.
26.01.2023
Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында зурлар арасында район башлыгы призына көрәш булды
50ләп көрәшче бил алышты. Әлеге зур чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Район көрәш федерациясе рәисе Илнар Гайнетдинов үзе дә көрәште һәм 130 кг авырлыктагылар арасында 1нче урынны алды.
Казаннан якташыбыз (Айван авылыннан), көрәш буенча халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев, “Татарстан яшьләре“ газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов та кайткан иде. Биектаудан беренче категорияле хөкемдарлар Динар Зиннәтуллин һәм Сабадан Ленар Биктимеров шулай ук судьялык иттеләр.
25.01.2023
Гомәр Бәширов укулары
Гомәр Бәширов бер гасырга якын яшәде. Үз тормышында өч режимны башыннан кичергән әдип. Патша чорында туган, күрше авылдагы кием тегүчедә ялланып эшләгән. Совет хакимияте елларында язучы булган, чак кына «халык дошманы» булмыйча калган, зур түрә, дан-дәрәҗәләргә дә ирешкән. Капитализмга кабат кире кайткч, картлык көннәрен үткәргән, язасы килгән әйберләре күп булса да, яшьлек дәрте җитенкерәмәгән.
24.01.2023
Алтын куллы ханымнар
Кайберләре шулай акча эшли, икенчеләре вакытын файдалы үткәрә, өченчеләре кызыксынып тотына да, аерыла алмый. Ничек кенә булмасын, кул эше һәрберсенә рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Әлбәттә, финанс ягыннан да файдасын күргән кешеләр бар.
23.01.2023
Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаев истәлегенә хоккей ярышлары узды
2021 елдан бирле Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаевның якты истәлегенә хоккей ярышлары уздырылып килә. Традицион рәвештә биредә дүрт команда ярышып, күчмә кубок өчен көч сынашалар. Арча районыннан Яңа Кенәр, Югары Аты, Яңа Кырлай һәм Киров өлкәсеннән Урта Өшен авылы командалары - ел да гыйнвар аенда Яңа Кенәр шугалагына җыелучы командалар.
22.01.2023
Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды
Казанда Идел буе спорт университетында “Ел спортчысы – 2022“ премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы спортчыларны һәм командаларны котладылар.
Безнең Арча районыннан көрәш буенча дөнья чемпионы Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды.
21.01.2023
Нурия апага – 90 яшь
21 гыйнварда Корайван авылында яшәүче Нурия Вафинага 90 яшь тулды. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
21.01.2023
Шәһәрдән Каенсарга кайтып, зур эш башкаралар
Инвесторлардан иң зур зыян күргән авыл Казанбаш булды, дип язгансыз, Яңасала белән Каенсар авыллары аннан да зуррак зыян күрде бит, – дип шалтыратты бер газета укучыбыз.
Кемгә күпме зыян килгәнен үлчәүгә салып үлчәп булмый, билгеле. Әмма газета укучыбыз да хаклы. Әлеге ике авылны берләштергән колхоз таралганнан соң җирләре буш ятмаса да, фермалары терлексез калды, тора-бара ташландык хәлгә килде.
20.01.2023
Арча педагогия көллиятендә Укытучы һәм остаз елын ачып җибәрделәр
Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәннәр академиясе һәм Арча педагогия көллияте оештырды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, методистлар, мәктәпкәчә, гомуми һәм урта белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Сессиянең максаты – мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасының заманча халәтен анализлау һәм көнүзәк проблемаларның чишелешен табу.
19.01.2023
Арча агросәнәгать көллиятендә шашка һәм шахмат уйнаучылар ярышты
Арча агросәнәгать көллятендә шәхси беренчелеккә шашка һәм шахмат буенча турнирлар үтте.
Арча агросәнәгать көллятендә шәхси беренчелеккә шашка һәм шахмат буенча турнирлар үтте. Анда көллият хезмәткәрләре катнашты. Барлык катнашучылар матур уен күрсәтте.
19.01.2023
Танылган шәхес
Узган якшәмбедә Рәхимҗан Сабит улы Хөсәеновның 70 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр. Аны котларга элекке хезмәттәшләре, дуслары килде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин аңа республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының, район башлыгының һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
18.01.2023
Бердәм булуыбыз кирәк
Ташкичү авылыннан бер төркем абыстайлар мобилизацияләнеп киткән егетләребез исән-сау кайтсыннар, дип Коръән чыга.
Шул хакта ишетеп, мәгълүмат алу максатыннан Ташкичүдә яшәүче Мәсхүдә Нәҗипова белән элемтәгә чыктым. Ул моның дөреслеген раслады һәм бу эшне Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова оештыруы турында әйтте. Аннан инде турыдан-туры Гөлфия ханымның үзе белән аралаштык.
17.01.2023
Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет» («Интертат », Энҗе Габдуллина).
«Акчага дип түгел, күңел тынычлыгы өчен эшлибез. Теге дөньяда әҗер-савабы булыр дип эшлибез», – ди балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков. Аларның китапларын Дагыстан, Чечнядан, Франция кебек чит илләрдән дә сорап алалар. «Интертат» хәбәрчесе Яңа Кенәр авылында яшәүче Таһир Аксаков белән аралашып кайтты.
16.01.2023
Елмаеп әни каршы ала
ске Кырлайда яши ул. 88нче яше белән бара. Сигез балалы гаиләдә үскән. Хәзер берүзе генә калган. “Олы абыем сугыш ветераны Әнвәр Камалов олыгаеп вафат булды. Ә калганнары 60-70 яшькә дә җитә алмады”, – ди. Ачлык, хәерчелек, сугыш – барысы да башыннан үткән.
15.01.2023
Кем сокланмас сезгә карап бүген
Ул көнне Котдусовлар гаиләсе өчен зур бәйрәм булды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелып килде.
Матур теләкләр яңгырады. 35 ел бергә гомер иткән ир белән хатын, әти белән әни өчен балаларының рәхмәтен, оныкларының котлау сүзләрен ишетү – менә шунысы иң зур бәхет, иң кыйммәтле бүләк.
14.01.2023
Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште
Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз көчләре белән аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ел да бүләкләр әзерли.
Быел да полиция хезмәткәрләре бу традицияне дәвам итте. Полиция Кыш бабае шундый гаиләләрдә булып, бүләкләрне балаларга үз кулы белән тапшырды. Моннан тыш балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Питрәч һәм Саба районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен приютларга да барганнар.
13.01.2023
Ул хәзер берәүдән дә курыкмый
Яңа гына Укучылар сараенда шашка ярышлары булып узды. Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы, районда балаларны шашка уйнарга өйрәтүче тренер Хәйдәр Зәйнуллин үзенең оста шашка уйнаучылары белән таныштыра. Шуларның берсе - кышкы каникул вакытында булып үткән шашка ярышларынын ин кечкенэ чемпионы - Хәбибуллина Адилэ, Арчанын 6 нчы мэктэбеннэн, 1 нче сыйныфта укый. 7 яшь.
12.01.2023
Төбәк-Чокырча авылында төнлә бер йорт янды. Ярдәм кирәк...
11 гыйнвар төнендә 23 сәгать 32 минутта район янгын частена "Төбәк Чокырчада янгын!" дигән хәбәр керә. Янгынчылар чыгып чаба. Сараендагы янгынны хуҗа Илназ Миннәшәев үзе күреп ала. Әмма соң була инде. Янгын җәелергә өлгергән була. Нәтиҗәдә сарай, мунча, йорт яна. Электрдан чыккан дигән фараз бар. Сак булыйк!
Якташлар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз.
11.01.2023
Вәлиәхмәтовлар: «Авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп бирделәр»
Узган ел ахырында Арча районының Кәче авылында яшәүче 6 балалы гаиләнең йортлары янып урамда калулары хакында язган идек. Ул чакта Фәридә һәм Динар Вәлиәхмәтовлар бер йортта 9 кеше яшәгән. Алар үз яннарына Фәридәнең әнисен дә сыендырган була. (Ватаным Татарстан, Гөлгенә ШИҺАПОВА)
11.01.2023
Якташыбыз Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улының туган көне!
Бүген, 11 гыйнвар көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улының туган көне!
Хакимзянов Ленар Саетзянович родился в пос. Арск Арского района. Окончил Казанский государственный университет им. В.И. Ульянова-Ленина (1998 г.), прошел профессиональную переподготовку в Российской академии народного хозяйства и государственной службы при президенте Российской Федерации по программе “специалист по государственному и муниципальному управлению” по специальности “государственная и общественная политика” (2014 г.).
10.01.2023
Якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Бүген, 10 гыйнвар көнне, якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа
10.01.2023
Яңа Кенәрдә бүген Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар
Бүген Яңа Кенәрдә заманында теш табибы, Яңа Кенәр участок хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар. Кинәт вафат була. "Ай, башым дигән дә, китеп тә барган", - диләр. Кичә була бу хәл. 2022 елның декабрендә 71 яшь тулган. Мәрхүмне бүген Яңа Кенәргә җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Әйбәт кеше иде, бөтен Яңа Кенәр елады, диделәр. Матур итеп шигырьләр язар иде. Аның җырлары да бар. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
09.01.2023
Районыбыздагы иң матур бизәлгән ишегалды билгеле булды
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылучы “Ә безнең ишегалдында...” («А у нас во дворе…») дип исемләнгән йорт яны территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә багышланган бәйгенең район этабы тәмам
Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйге 2022 елның 23 декабреннән башланды. 5-8 гыйнвар көннәрендә сайтта урнаштырылган фотоларга тавыш бирү этабы барды. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең барлык филиалларында барган әлеге бәйгедә һәм шәхси йортлар, һәм оешмалар катнашты.
08.01.2023
Яңакенәрләр волейболга оста!
Яңа Кенәрнең үз командалары арасында ярыш булды. Төрле елдагы ветераннар, мәктәп укучылары, укытучылар - барысы 6 команда ярышты. Бик күңелле булды. Командалар берсеннән берсе оста. Молодцы! Иганзчесе - "Кедр" оешмасы шәхси эшмәкәре Дамир Каюмов. Оештыручысы - Булат Сабиров. Кайнар аш та оештырганнар. Бик канәгать калганнар. Мондый очрашу узган ел да оештырылган булган.
07.01.2023
Район башлыгы терлекчеләр янында
Район башлыгы Илшат Нуриев 6 гыйнварда “Ташкичү” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә булды. Ул терлекчеләр, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты, фермаларда кышлатуның барышы белән танышты.
“Кырлай” ширкәтендә сөтчелек комплексының икенче чиратын төзү дәвам итә, аны быел беренче яртыеллыкта тапшырырга исәплиләр. Терлекләрнең баш саны арта, декабрьдә 532 тана кайтты.
06.01.2023
Арча стадионында чаңгы ярышы булды
5 нче январь көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышларда Иске Кырлай, Урта Курса, Тубэн Аты, Арчаның 1 нче, 5 нче, 6 нчы мәктәпләре укучылары катнашты. Эстафета аерым-аерым егетләр һәм кызлар командалары (командада 4 кеше) арасында узды.
Егетләр арасында 1 нче урынга Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе командасы чыкты. 2 нче урында җыелма команда (5, 6 нчы мәктәпләр, Тубэн Аты мәктәбе), 3 нче урында Иске Кырлай мәктәбе командасы.
05.01.2023
Субаш Аты традицияне бозмый
Алар быел да аны бозмады. Бүген дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Хуҗалардан тыш турнирда Кукмара районыннан Аш- Бужи, Әтнәдән Күәм һәм Яңа Иябаш командалары катнашты.
Турнир оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә,чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә.
04.01.2023
Итекле хоккей нәтиҗәләре
Быелгысын юбилей турнир дип атасак та була,чөнки бу үзенчәлекле уен бишенче тапкыр уткәрелә. Яңа ел ялларында дуслар белән саф һавада күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек.
Ярышларда район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә катнаша. Турнирны ачу тантанасында ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Арча-Арена" боз сарае директоры Илһам Шакировка район башлыгының һәм Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамоталарын тапшырды.
03.01.2023
Арчада карлы волейбол ярышлары үтте
Бүген Арча стадионында карлы волейбол ярышлары үтте.
Беренче урында "Арча" спорт мәктәбе, икенче - мәгариф идарәсе, өченче - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге командалары.
02.01.2023
Кәчедән өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовларга яңа өй күтәрә башладылар. Булышырга кеше кирәк.
Безгә бу турыда Кәчедән Фәнисә Галәвиева хәбәр итте.
- Төзүчеләр йортны күтәрә башладылар, - диде Фәнисә. - Әмма эшкә кеше җитми. Бәлки булышырга кеше табылыр.
Без йортның төзелә башлавын ишетеп сөендек. Күмәк көч тау күчерә, диләр. Район хакимияте, Кәче авыл җирлеге, күршеләре Фәнисә Галәвиева, туганнары һ.б. ярдәме белән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе урамда калмады. Алар бүген Арча станциясендә күп фатирлы йортта вакытлыча яшиләр. Балалар Кәче мәктәбендә укыйлар. Йортны тиз тотсалар әйбәт булыр иде. Ә аның өчен йорт төзелешенә кеше кирәк. Кәче авылыннан Мөхәммәтшин Раиф, Назаров Альберт, Закиров Фәнис, Вәлиәхмәтов Айнур һәм Алмаз - әлегә йортны шушы егетләр күтәрә.
01.01.2023
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы төшерелә
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы март аенда төшерелә башлады. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильмның режиссеры – Александр Далматов.
Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе, «Татнефть» компаниясе гранты хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.
01.01.2023
Кырык дүртнең май аенда
01.01.2023
Яңа елга яңа өметләр, яхшы кәеф белән
Тубэн Пошалым авыл клубында 30 декабрь конне,"Хуш килэсен-Яна ел! дип исемлэнгэн Концерт- тамаша уткэрелде. Авыл узшчэннэребез белэн берлектә купкырлы конкурс ияләре Сомбел, Илмира, Альберт Заһидуллиннар, Илһам Вэлишин бэйрэмебезгэ ямь өстенэ ямь өстэделэр. Кунелле уеннар, лотерея уйнатылды. Спонсорыбыз Рамил Закировның призына (телевизор тумбочкасы) Нэкыйп абый ия булды. Бэйрэмне оештыруда ярдэм итуче спонсорларга:Рамил Закировка, Илназ Фатыйховка, артисларыбызга олы рэхмэтен белдереп, иллэребезгэ иминлек, Яна 2023 ел белэн котлап, узенен ин матур телэклэрен телэде клуб модире Гөлсинэ Саттарова.
31.12.2022
"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2023 ел белән котлыйм!
Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2023 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда барыбызга да бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!
30.12.2022
Алдынгы терлекчеләргә – бүләкләр
29 декабрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин районның алдынгы терлекчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.
29.12.2022
Сайлап алынган энҗе бөртекләре
Арча Мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде.
Анда сәләтле, олимпиада, бәйгеләрдә җиңү яулаган, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, укуда алдынгылыкны бирмәгән балалар катнашты. Традиция буенча бу көнне югары сыйныф укучыларының иң-иңнәре белән район башлыгы Илшат Нуриев очрашты, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.
29.12.2022
Оешма 21 мич ясап биргән
“Союз-Строй” ширкәте дә бу эштән читтә калмаган. Җитәкчесе Динар Төхфәтуллин әйтүенчә, оешма 21 мич ясап биргән.
– Иске газ баллоннарын җыйганнар. Шуларны китерделәр дә, безнең эретеп ябыштыручылар алардан мичләр ясады, – диде ул. – Үзебездә эшләгән ике егет мобилизацияләнгән иде. Аларга акчалата ярдәм күрсәттек. Аккумуляторлар сорадылар, аларны бирдек. Кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз.
29.12.2022
Бездән ярдәм булсын, егетләребезгә файдасы тисен
Бу гуманитар йөк белән тимер мичләр китте. Аларны ясаучылардан Наласа авылы егетләре Раил Мөхетдинов һәм Рөстәм Сабиров белән элемтәгә кердек. Алар белән таныш идем инде. Тамада, гармунчы, җырчы, матур итеп мәҗлесләр алып баручы егетләр бу. Әмма Раил белән Рөстәмнең төп эшләре, шөгыльләре бөтенләй икенче.
29.12.2022
Елый-елый рәхмәт белдерәләр
Гуманитар йөк белән киткәннәр кайтып та җитте.
– Барлыгы 3100 километр юл уздык. Барганда йокламадык та. Исән-имин проблемаларсыз барып җиттек. Егетләр белән очрашып аралаштык. Арча районыннан булганнарның да кайберләрен күрдек. Сагыналар, – диде Дамир Шакирҗанов. – Адреслы посылкаларны шунда булганнарга тапшырдык. Башкалары үз җайлары, шундагы тәртип буенча алачак. Минем фикерем – ничәне булса да, посылкаларны адреслы итеп җибәрергә кирәк.
28.12.2022
Көрәш һәм тхэквандо батырлары Яңа ел чыршысын кабызу кичәсендә чыгыш ясадылар. Молодцы!
Арча стадионында Яңа ел чыршысын кабызу кичендә төрле кызыклар булды. Сәхнәгә спорт батырлары чыкты. Көрәшче чемпионнар, "2022 ел спортчысы" Динияр Моратов, Рамил Хәкимҗанов, Ашытбаштан Райнур Фәйзрахманов, Иске Иябаштан Салават Әхмәтгалиев, тхэквандочылар Ислам Габдрахманов, Инсаф Габдрахманов, Илдар Гыймадиев, Альмир Шакирҗанов сәхнәдә бик матур чыгыш ясадылар. Афәрин, егетләр! Рәхмәт.
27.12.2022
Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый
Иске Чүриледән Раушания һәм Марат Вильдановлар ел да капка төпләренә кардан фигуралар ясап куя. Килгән кунакларны Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символы каршы ала. Быел уртада ап-ак куян елмаеп утыра.
Раушания үзе Иске Чүриле мәктәбендә укыту эшләре буенча завуч, ире Марат тимер юлда эшли. Өч уллары бар. Олысы өйләнгән. Оныгыбыз бар инде, ди Раушания. Икенчесе югары уку йортында икенче курста белем ала. Кечкенәсе мәктәптә җиденче сыйныфта.
26.12.2022
“Казан арты“ музеенда якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды
“Казан арты“ музеенда якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды.
Стелла Габдрахманова, Илсур Шәйхетдинов, Дания Галимова, Мирбат Хәстиев, Галимулла Әсхәдуллин, Шәрифулла Сәгъдуллин – районыбыз үсешенә зур өлеш кертүчеләр.
Музейда районыбызның тарихи үткәненә битараф булмаучылар җыелды. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан, кырыс шартларда сазлыкларда, кар-бураннарда, урман эчләрендә бүгенге уңай тормыш шартларын булдыру өчен үзенең зур өлешен керткән якташыбыз Илсур Шәйхетдиновның тормыш юлы искә алынды.
25.12.2022
Барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы
Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин декабрьдә Арча районындагы урта һөнәри белем бирү уку йортларында булды.
Ул студентлар белән очрашты, алар алдында бүгенге көн кадагына туры килгән темага чыгыш ясады, яшьләргә киңәшләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җавапларын бирде.
Гомумән, Әмир хәзрәт Миңнемуллин яшьләр белән эшләүгә зур игътибар итә. Төрле очрашуларда катнаша. Армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетләрне Коръән укып дога белән озатуны күркәм традициягә әверелдерде. Моннан тыш ул районда үткән бер генә чарадан да – төрле дини бәйгеләр, спорт ярышлары оештыру дисеңме, мохтаҗларга, социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга, өлкәннәргә ярдәм итүме – мөхтәсиб берсеннән дә читтә калмый.
25.12.2022
Даниял Фәсәхиев – “2022 ел кешесе”
Арчаның “Ремонт-механика заводы” ширкәте җитәкчесе, эшмәкәр Даниял Фәсәхиев “2022 ел кешесе” дигән исем алды.
Бу хәбәр безгә үткән шимбәдә килеп иреште. Шунда ук Даниял Шакирович белән элемтәгә чыктык. Даниял Шакирович: “Мин Мәскәүдә әле. Кайткач, дүшәмбе көн очрашырбыз”, – диде.
Дүшәмбе көн, алдан сөйләшеп, Арчаның ремонт-механика заводына бардык. Ишекләр ачык, завод эшли. “Эш бар”, – дип каршы алды безне хуҗа.
24.12.2022
Мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр
Бүген Арча ЗАГС бүлегендә Сеҗе авыл җирлегеннән Фәнисә һәм Илшат Котдусовларның мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр. Тантаналы кичәлә әлеге матур парның балалары, оныклары катнашты. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды. Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин да Котдусовларны юбилейлары белән котлады. Фәнисә һәм Илшат ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, гаилә вальсын биеделәр.
23.12.2022
Киләсе елга планнар билгеләнде
Мәчеттә елны йомгаклау җыелышы
Арчаның “Үзәк” мәчетендә 2022 ел йомгаклары буенча имамнар hәм мөгаллимәләр җыелышы узды. Ул Коръән аятләрен укып башланып китте. Көн тәртибендә күп кенә сораулар күтәрелде. 2022 елга нәтиҗә ясап, киләсе елга планнар билгеләнде.
22.12.2022
«Әле генә Җаектан кайттык»
Бүген берничә тапкыр "Әлифба" музее директоры Дамир Таҗиевка шалтыраттым. Тик телефонны алмады. Әле генә үзе элемтәгә чыкты.
- Без педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова һәм завучы Лилия Мусина белән Казахстанның Җаек шәһәрендә идек. Менә әле генә кайтып төштек, - диде ул
22.12.2022
Яшь белгечләр бәйгесендә җиңүчеләр
Бу күңелле хәбәрне безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин җиткерде.
20-21 декабрь көннәрендә Республика күләмендә яшь белгечләр конкурсы узды. Сыер савучылар арасында өченче урында "Возрождение" агрофирмасыннан Ания Таһирова. Агрономнар арасында "Ак Барс Агрокомплексы"ннан Илүсә Корбангалиева икенче урынны алды. Беренче урында безнең район егете, үзебезнең район кырларында тәҗрибә туплаган агроном - Айрат Сафиуллин. Шулай ук "Игенче" агрофирмасыннан икътисадчы Миләүшә Иванова белән район Ветеринария берләшмәсе мал табибы Фаил Гафаров та уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
21.12.2022
Кешене кеше иткән – акыл...
Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Орнашбаш авылында булды.
Ул биредә үзенең хикмәтле вәгазьләрен сөйләде. Әйе, хикмәтле. Чөнки аның вәгазьләре гади, бер-берсенә ошамаган, тормыштан алынган мисаллар белән тулыландырылган, үтемле. Кайберәүләр шул мисалларда үзләрен күреп уңайсызланып, я булмаса, сөенеп тә утыргандыр әле.
Орнашбашта үткән вәгазь кичәсе үзенчәлекле булды. Аны Мөнир хәзрәт Касыймов Коръән аятьләре белән башлап җибәрде. Һәм шул ук Мөнир хәзрәтне озату кичәсе дә булды ул.
20.12.2022
Яшь патриотлар әзерлибез!
Күптә түгел мәктәбебездә истә калырлык класстан тыш чара – “Татар җыры һәм биюе” фестивале узды. Без аны ел да үткәрәбез, тематикасы гына үзгәреп тора. Быелгысын патриотизмга багышларга булдык, чөнки ватанпәрвалык хисләрен укучыларда яшьтән тәрбияли башларга кирәк, бу – заман таләбе, ә без аннан читтә кала алмыйбыз.
Материалны әллә кайдан эзләп тормадык, ә үзебездә эшләп, лаеклы ялга киткән ветеран укытучыбыз Миңнемуллина Наилә Динулловнаның иҗатыны багышларга булдык. Серебезне башта аңарга чишмәдек, сценарийны үзебез төзеп, балалар өйрәнеп җиткәч кенә белгерттек, Наилә Динулловнаның үзен дә шунда катнашырга күндердек. Театраль күренеш тә керткәч, ул бигрәк матур килеп чыкты.
20.12.2022
2022 елның иң яхшы тренерлары
Бүген 20 декабрьдә Казанның Спорт сараенда "2022 елның спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры" дигән республика конкурсы җиңүчеләрен котладылар. Бу бүләкне безнең район тренерлары да алу бәхетенә иреште. Алар: көрәш тренеры Илүс Әскәров, тхэквандо тренеры Газинур Борханов һәм баскетбол тренеры Илсур Фәсхетдинов. Молодцы! Котлыйбыз! Сез бу исемгә лаек!
20.12.2022
Фидакарь хезмәт күрсәткәннәре өчен Президент бүләкләде
Бүген, 20 декабрьдә, Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың күренекле кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында арчалар да бар. Ветеран педагог һәм дзүләт эшләрендә эшләгән Шәфигулла Гарипов һәм "Игенче" хуҗалыгының баш агрономы Марат Вахитов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
20.12.2022
Кәчедә йортлары янган Вәлиәхмәтова Фәридәнең әнисенә ярдәм кирәк
Кәчедә ике тапкыр янган Вәлиәхмәтовларның хәлен белдек. Көрзшче малайлары көрәш ярышларында урын алалар. Гаилә Арча станциясенә район хакимияте биргән йортка күчкән. Тик менә Фәридәнең әнисе район хастаханәсендә. Авыр хәлдә. Аларга ярдәм итүчеләрнең берсе Фәнисә Галәвиева шалтыратты. "Фәридәнең әнисен больницада карарга кеше таптык. Әмма ул түләүле бит. Ярдәм итүчеләр булса, яхшы булыр иде. Менә шул караучыны алырга барыш", - диде ул.
19.12.2022
Арчалар Казанда «Пирамида»да Әдәби марафонда
Арча районыннан Казанга Пирамидага китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, иҗат итүчеләр, китап сөючеләр барды. Алар "Әдәби марафон"да. Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) дөньякүләм әдәби үзүсеш проекты 2017 елның сентябрь аеннан башлап квартал саен үткәрелә. Проектның төп максаты - татар шәхесен камилләштерү. Ничек? Кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап, журналлар уку гадәтен тудыру аша! Бу бәйге-очрашуга язучылар, фән эшлеклеләре, җырчылар да килде. Арчадан - Казанбаштан шагыйрә Гөлара Шәрипова да бар. Әле менә яңа гына сөйләштем үзләре белән (сәгать 3 тулып киткәч). "Без Арчадан 50ләп кеше китап уку бәйгесендә катнаштык. Кем күпме китап укый. Һәм менә иң күп китап уку буенча районнар арасында 2 нче урынны алып кайтып барабыз. 1 урын - Сабада, 3 урын - Апас районында", -диделәр безгә. Котлыйбыз!
18.12.2022
Рамил Курамшин турында Арча истәлекләре
"Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә. Башта Арча педагогика көллиятендә үтте, быел гармунчылар киңрәк масштабта Мәдәният йортына җыелды. Рамил Курамшин безнең төбәк кешесе дә түгел, ни өчен ул бәйге Арчада оештырыла? Аның да үз тарихы бар.
17.12.2022
Арчалар дан яулый!
"РМЗ" ширкәте җитәкчесе, шәхси эшмәкәр Даниял Шакир улы Фәсәхиев шәхси эшмәкәрләр арасында 'Ел кешесе" исеме алды. Котлыйбыз! Иркенләп сөйләшеп булмады. Әле ул Мәскәүдә.
16.12.2022
Батырлыкны еллар тузаны каплый алмый
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә дә шушы уңайдан кичә оештырылды. Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында райондашларыбызның сугышта да, хезмәттә дә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүләрен билгеләп үтте.
Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 24 меңнән артык кеше китә, соңрак аныкланган мәгълүматлар буенча алар 30 меңнән арта. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырларында ятып кала, хәбәрсез югала. Без аларның барысын да геройлар дип саныйбыз, ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән чын каһарманнар алар.
15.12.2022
Җиңүчеләрнең күбесе безнекеләр
“Сибгать чишмәсе” республикакүләм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Шунысы сөендерә – җиңүчеләрнең күбесе безнең районнан. Шулар арасыннан Иске Төрнәледән Фәнис Тимашев өченче, Шушмабаштан Айгөл Фәттахова һәм Арча үзәк китапханәсе хезмәткәре Адилә Әхмәтҗанова икенче урыннарны яуладылар. Ә Арча Мәдәният йорты хезмәткәре Фәрдия һәм аның ире Гюлтекин Дерин Гран-при иясе булдылар.
14.12.2022
Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь
Арча станциясендә урнашкан Арчаның икенче номерлы мәктәбе быелның декабрендә үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Бер гасырга якын вакыт эчендә күпме укучыларга төпле белем һәм яхшы тәрбия биргән әлеге бай тарихлы мәктәп. Тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган укытучылар белән бергә мәктәптә үз эшләренә тугрылыклы булган яшь буын укытучылар кулга-кул тотынып эшли. Бүгенге көндә мәктәптә белем алучы 600дән артык укучыга 53 укытучы белем бирә.
13.12.2022
Арчалар Сабадан уңышлар белән кайтты
Полковник, көрәшче, күп спорт төрләрен яраткан Саба районының Алан Елга авылында туып үскән Наил Хәмидуллинның бакыйлыкка күчүенә 12 ел.Сабада аның исемен мәңгеләштереп, татарча көрәш турнирын үткәрүне традициягә керткәннәр. 10 декабрьдә Сабада көрәш ярышлары үткәрелде. Ярышта арчалар да катнашты. Сабага 4 көрәшче барды. Һәм уңышлар белән сөенеп кайттылар.
12.12.2022
“Гәүһәр” – авылның йөзек кашы
Байкал клубында эшләп килүче “Гәүһәр” фольклор коллективының биш еллык юбилеен билгеләп үттеләр.
Кайберәүләрнең моны юбилейга да санамаулары бар. Әмма 92 хуҗалыклы, 115 кешесе булган (шуларның 65е пенсия яшендә) районның чигендә үк урнашкан авыл өчен бу бик зур вакыйга. “Авыл яши, аның мактарлык кешеләре, күрсәтерлек эшләре бар икәнне белдерәсе килә”, – диде клуб җитәкчесе Гүзәл Сәмигуллина.
11.12.2022
Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Бүген, 11 нче декабрь көнне, якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне! Арча якташлыгы җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа уңышлар тели!
Минхаҗев Вагиз Васил улы 1955 елның 11 декаберендә Татарстан республикасы Арча районы Хәсәншәех авылында туган.
10.12.2022
Бүген якташыбыз Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Галимуллин Илшат Әхәт улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Илшат Әхәт улы Галимуллин 1962 елның 10 декабрендә ТАССРның Арча районы Яңа Кенәр авылында туа.
10.12.2022
Поздравляем Осину Любовь Михайловну с днем рождения!
Бүген, 10 нчы декабрь көнне, озак еллар Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Осина Любовь Михайловнаның туган көнен!
Осина Любовь Михайловна родилась 10 декабря 1958 г. в д.Тюбяк-Чекурча Арского района Татарской АССР.
Экс-заместитель главы Арского муниципального района, экс-заместитель Председателя Арского районного Совета
10.12.2022
Арча районыннан Шәймуллиннар һәм Ибраһимовлар гаиләсе “Килен һәм кайнана” республика бәйгесе җиңүчеләре булды
Казан шәһәренең «Халыклар дуслыгы» йортында Сөембикә журналы «Сөембикә» журналының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырган «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
10.12.2022
Биналарда – тарих эзләре
Ә тарихны безгә иләк аша иләп, сөзгеч аша сөзеп кенә җиткерәләр. Менә без узган гасырның алтмышынчы елларында Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә дүрт ел укыдык. Ике катлы кирпеч бина, подвал өлеше дә бар, анда да берничә класс укый иде әле. Соңрак куркыныч хәлдә дип, ул өлешен бикләп куйдылар.
10.12.2022
Ике тапкыр йортың янсын әле! Ике йорт бит ул!
Янып, Кәчедән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр йортсыз калды.
Бу хәбәрне ишетүгә, күз алдына көрәшче, Россия һәм Татарстан чемпионы Дияз Вәлиәхмәтов килде. Шулар гаиләсеме икәнни?!
Тиз арада без бу сорауны ачыкладык. Дөрестән дә, икенче тапкыр янып йортсыз калучы Вәлиәхмәтовлар – көрәшчеләр гаиләсе булып чыкты. Баш мөхәррир белән хәлләрен белергә юлга чыгып киттек.
09.12.2022
Ильяс Фәттаховны котларга Яңа Кенәрдән килгәннәр
Бүген "Арча хәбәрләре" редакциясенең иң өлкән һәм иң тәҗрибәле журналисты Ильяс Фәттаховның туган көне.
"Арча хәбәрләре"ндә генә түгел, районыбызда олы хөрмәткә лаек Ильяс абыйны котлаучылар күп. Яңа Кенәр авылыннан ветераннар советы рәисе Габделбәр Сабиров аны котлар өчен махсус килгән. Ничек итеп котлаганын түбәндәге видеодан күрә аласыз
08.12.2022
Күңел җылысын биргәндә генә
Арчаның 10нчы балалар бакчасында “Милли мирасыбыз балаларга бүләккә” дигән милли традицияләр фестивале – республикакүләм семинары узды.
Ул “Минем илемнең бай мирасы” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган. Әби-бабайларның бурычы – милли мирасны саклап, киләчәк буынга тапшыру. Семинар ахырында түгәрәк өстәл артында шушы бурычны тормышка ашыру юллары турында фикер дә алыштылар.
08.12.2022
Арчада ярминкә була
10 декабрь, шимбә көнне ярминкә булачак
Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданда иртәнге 7дә башлана. Ярминкәгә рәхим итегез
07.12.2022
Кәче фермасында эшләүче Фәния Гыйльмиева: «Үкенмим, эшемне, сыерларымны яратам»
Без Фәния Гыйльмиева белән Кәче фермасында очраштык. 30 ел фермада сыерлар сава.
Үзем белән таныштыргач, “Сез минем улым Илнур турында яздыгыз, шуннан беләм мин сезне”, – диде ул якын итеп. Алдынгы савымчы Фәния Гыйльмиева белән шулай танышып киттек.
06.12.2022
Гөберчәк авылы бүген ничек яши?
Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым «Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан җиде юл кайтып керә. Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә», – дип яза Мөхәммәт Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә. Арча районының Гөберчәк авылы бүген ничек яши? «ВТ» хәбәрчесе бөек әдип атлаган сукмакларны урап, авылның яшәеше белән танышып кайтты. (Ватаным Татарстан, Сәрия Мифтахова)