Регистрация   ?
 
 

События

Арчада 17 ел (1989-2006) редактор булып эшләгән Тәлгать Кавиевич Гомәровны юбилее белән котлыйбыз 16.04.2024 Арчада 17 ел (1989-2006) редактор булып эшләгән Тәлгать Кавиевич Гомәровны юбилее белән котлыйбыз
17 ел редактор! Авыр хезмәт. 90нчы еллар. 21нче гасыр башы еллары. Матбугатка илдәге сәясәт белән бергә атларга кирәк. Кимчелекләрне, тормыштагы уңай күренешләрне  күрергә, аларны газета битләрендә яктыртырга, район җитәкчелеге белән килешеп эшләргә кирәк. 90нчы еллар СССР таркалган еллар, базар реформалары, тирән, икьтисади һәм сәяси кризис кичергән еллар.

Нәсел җебем синдә, Арча! 15.04.2024 Нәсел җебем синдә, Арча!
22апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «НӘСЕЛ ҖЕБЕМ СИНДӘ, АРЧАМ!» дип аталган Арча сәнгать осталары концерт-тамашасы узачак.

Чисталык ике айлыгы бара 14.04.2024 Чисталык ике айлыгы бара
1 апрельдән 31 майга кадәр районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү айлыгы бара. Кыштан язга чыкттык. Карлар да эреп бетте диярлек. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Бүген Арча шәһәр советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәәтуллина белән рейдка чыгып кердек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда Арча күпкә чистарды. Капка төпләренә теләсә нәрсә куймый башладык. Үз тирәбезне җыештырабыз. Чисталыкка ни җитә!

“Җидегән чишмә“ белән “Яшьлек“ артистлары очрашты 13.04.2024 “Җидегән чишмә“ белән “Яшьлек“ артистлары очрашты

Халыкара театр көне уңаеннан китапханә хезмәткәрләре педагогика көллиятендә “Театр-сихри дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырды. “Җидегән чишмә“ Арча халык театры һәм педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары очрашты.

Пөшәңгәрдә бердәм халык 12.04.2024 Пөшәңгәрдә бердәм халык

Пөшәңгәр авылы халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп эшләр башкарылган.

Махсус хәрби операция барган зонадагыларга гуманитар ярдәм җибәрүгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр, балалар да актив кушылган.

Без Пөшәңгәр күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева белән сөйләштек.


Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды 11.04.2024 Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды
Бик матур бәйрәм булды биредә. Гает намазына мәчет тулып халык килде. Читтә яшәгән авылдашлары да кайткан. Соңыннан Фәридә Галиуллина үзе дини белем биргән өченче, дүртенче, бишенче сыйныф укучылары катнашында һәм Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов ярдәме белән балалар өчен бәйге рәвешендә чара үткәрде. Катнашучылар башваткычлар чиште, дини сорауларга җавап эзләде, дини сүзләр язды, татар халкының дини йолаларын күрсәтте. Азан әйтү, барлык нечкәлекләрен күрсәтеп намаз уку, сүрәләр уку бәйгеләре булды. Мәдрәсәдә укучылар гына түгел, тамашачы балалар да катнашты. Әти-әниләр хуплап, алар өчен җан атып торды.

Өченче тапкыр киттеләр 10.04.2024 Өченче тапкыр киттеләр

Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева белән Гөлфия Мәгъсумова өченче тапкыр махсус хәрби операция барган зонага гуманитар ярдәм илтә китте. Бу хакта безгә Тәнзилә ханым юлга чыгар алдыннан хәбәр итте.

 Бу юлы без дүрт машина белән барабыз. Бер КамАЗ һәм өч җиңел машина. Бер җиңел машинаны госпитальдә калдырачакбыз, - диде ул.

«Сөембикә» финалда! 09.04.2024 «Сөембикә» финалда!
Арчадан Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге "Сөембикә" бию коллективы Мәскәүдә булып, "Танцуй, Россия" дип аталган бәйгедә җиңү яулап кайтты. Анда бөтен Россиядән бию коллективлары җыелган.
Биючеләребез башта Сочида чыгыш ясап, ярымфиналга үткән. Һәм ярымфиналда уңышлы чыгыш ясап, финалга чыккан. Хәзер аларны тагын Мәскәү көтә.

Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова: «Максатыбыз – яшь алмаш әзерләү» 08.04.2024 Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова: «Максатыбыз – яшь алмаш әзерләү»

Арча Мәдәният йортында “Сәхнә арты” проектына старт бирелде

27 март ел да Халыкара театр көне буларак билгеләп үтелә. Осталык дәресләре, очрашулар, тәҗрибә уртаклашу... Проектның максаты шундый үзенчәлекле юл белән халык театрына яшь алмаш әзерләү.

Арчалар Яшел Үәннән 11 алтын, 6 көмеш, 7 бронза медаль алып кайтты 07.04.2024 Арчалар Яшел Үәннән 11 алтын, 6 көмеш, 7 бронза медаль алып кайтты
Үткән якшәмбедә “Арча” спорт комплексында таэквондо белән шөгыльләнүче балалар Яшел Үзән районы Осиново бистәсенә ярышка бардылар. “Мангуст” спорт клубының республика турниры булды.

Арча интернатыннан да яхшысы юк! 06.04.2024 Арча интернатыннан да яхшысы юк!

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты ачылганга 22 ел

Туган көнне матур итеп билгеләп үттеләр. Казаннан Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле кайтты. Арчаның “Рус җыры” ансамбле, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бер төркем ветераннар белән килде.

Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле 05.04.2024 Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле
2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаиләле кешенең күңелендә һәрчак җылылык бөрки. Һәрбер гаиләнең истәлекләргә бай үткәне, буыннан – буынга күчкән гореф – гадәте була. Учакны гел дөрләтеп торган гаилә башлыгы үзенең бар тырышлыгын гаиләсенә бирә. Әлеге кайнарлыкны суытмый, күмерен чәчми – түкми саклаган гаиләнең йөрәге дә була. 

Райондашыбыз Габдрахман бабайга 102 яшь тулды 04.04.2024 Райондашыбыз Габдрахман бабайга 102 яшь тулды
Симетбаш авылында туып-үскән райондашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман ага Сафинга 31 мартта 102 яшь тулды. Ул хәзерге вакытта Казанда улы Габделнур гаиләсендә яши.

Питомник клубында дини кичә үткәрелде 04.04.2024 Питомник клубында дини кичә үткәрелде
Плодосовхоз авыл клубында, Рамазан ае хөрмәтенә мөнәҗәтләр, вәгазьләр, догалар кичәсе үткәрелде.Питомникта яшәүче Гөлчәчәк абыстай үзе, аның шәкертләре, Питомник халкы һәм "Яшь йөрәкләр" халык вокаль ансамбле катнашты.Кичәне Гөлчәчәк абыстай дога белән башлап җибәрде, Дания апа,Фирәүзә апа, Саймә апа, Фәүзия апалар дәвам иттеләр.

Арчаның яшь талантлары Йошкар-Оладан уңышлар белән кайтты 03.04.2024 Арчаның яшь талантлары Йошкар-Оладан уңышлар белән кайтты

30 март көнне Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте республика үзәгендә “Чулпан” балалар иҗатының III Төбәкара биеннале узды.

Конкурста Арча сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм уңышларга иреште.

Шушмабаш мәктәбендә түгәрәк өстәл артында һөнәр алу турында сөйләштеләр 02.04.2024 Шушмабаш мәктәбендә түгәрәк өстәл артында һөнәр алу турында сөйләштеләр

Шушмабаш мәктәбендә “Шәхес тәрбияләүдә мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды

Шушмабаш мәктәбенә килеп керүгә истәлек такталарына күз төшә. Алар берничә. Яңа куелганы – Шушмабаш мәктәбендә 1968-1978 елларда укыган Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәй  Кәримовка багышланган.

Адиләнен чираттагы җинүе. 8 нче медаль! 01.04.2024 Адиләнен чираттагы җинүе. 8 нче медаль!

Укучылар сараенда шашка ярышллары булды. Тренер Хәйдәр Зәйнуллин хәбәр итә.

Укучылар арасында шашка буенча 2 нче этап район ярышларында 2015-2017 нче елгы ин кечкенэ яшьтэге кызлар торкемендэ Арчанын 6 нчы мэктэбеннэн Адилэ Хэбибуллина кабат район чемпионы исеменэ лаек булды. Бер атна элек ул шахмат буенча да беренче урынны алган иде. Шашка- шахмат буенча ул район ярышларында 8  тапкыр катнашты, 6 тапкыр чемпион калды́, 2 тапкыр 2 нче урынны алды. 2 нче сыйныф укучысы очен бик зур нэтижэ бу. 

Мәдәният хезмәткәрләре – ифтарда 31.03.2024 Мәдәният хезмәткәрләре – ифтарда
27 мартта Ташкичү Мәдәният йортында беренче тапкыр Арча районы мәдәният хезмәткәрләренең ифтар мәҗлесе үткәрелде. Анда барлыгы 40тан артык кеше катнашты. Бу хакта гомуми җыелышта авыл клуб учреждениеләре җитәкчеләре үзләре тәкъдим итә. Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов күтәреп ала. Ташкичү Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова белән сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева үзләрендә үткәрергә теләк белдерә. Барысы да күчтәнәчләр белән килгән иде.

Арча районындагы дини яңалыклар 30.03.2024 Арча районындагы дини яңалыклар

Мөхтәсибкә таныклык бирелде.

Әмир хәзрәт Миңнемуллин Иҗтимагый совет рәисе белән очрашты. Надия Мифтахетдинова мөхтәсибәт эшен югары бәяләде һәм район мөхтәсибенә Иҗтимагый совет әгъзасы таныклыгын тапшырды.

Урта Пошалым сәхнәсендә шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар 30.03.2024 Урта Пошалым сәхнәсендә шаянлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар

Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте

ШТК (КВН) Лигасы ике турда уза. Дүрт авыл җирлегендә уздырылган сайлап алу этапларыннан соң, район мәдәният йорты сәхнәсенә иң көчле командалар чакырылачак.

28 март көнне шаян һәм тапкыр райондашларыбыз Урта Пошалым мәдәният йортына җыелды. Үрнәк, Төрнәле, Күлтәс, Казанбаш, өч Пошалым, Иске Кырлай һәм Апаз авыл җирлегеннән "Каен тузлары", "Безнекеләр", "Чыбык очы туганнар", "Әп-әз" командалары чыгыш ясады.

Арчада Саха республикасы (Якутия) укытучылары кунак булып китте 30.03.2024 Арчада Саха республикасы (Якутия) укытучылары кунак булып китте

Саха республикасы делегациясе Арчага гел килеп тора. Бу юлы укытучылар килде балаларга белем бирү, уку шартлары, дәүләт телләрен укыту, белем бирүдәге яңалыклар белән кызыксындылар

Арчага бер төркем Якутия укытучылары – Якутск С.Ф.Гоголь исемендәге педагогика көллиятенең директор урынбасары Норгустана Иванова һәм әлеге көллият базасындагы башлангыч мәктәп укытучылары килде.

Арчада Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ифтар мәҗлесләре үткәрелә 29.03.2024 Арчада Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ифтар мәҗлесләре үткәрелә

Арча рухи-мәгърифәт үзәгендә уразаның беренче көненнән ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә.

Шуларның берсендә безгә дә катнашырга туры килде. Ул көнне ифтар ашын Рәшит улы Рәдис үткәрде.

Чиканаслар сәхнәдә 28.03.2024 Чиканаслар сәхнәдә

Ана һәм хатын-кыз. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз. Хатын-кызның бөтен матурлыгы ана булуда шул.

Чиканас мәдәният йортында үткән спектакльдә үзешчән артистлар тамашачыларга менә шуны җиткерергә тырышты.

Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте 27.03.2024 Арча районында Гаилә елына багышланган шаяннар һәм тапкырлар бәйгесе башланып китте
"Гаиләле ШТК"да районыбыз авыл җирлекләре гаиләләре үзләренең иҗади сәләтләрен шаянлык һәм тапкырлык аша күрсәтә. ШТК Лигасы ике турда узачак. Беренче тур авыл җирлекләрендә барса, финал өлеше Арча мәдәният йортында уздырылачак. Сайлап алу турлары Яңа Кенәр, Урта Пошалым, Утар Аты, Иске Чүриле авыл мәдәният йортларында үтә. Барлыгы 18 команда катнашыр дип планлаштырыла.

Ачык дәрес 26.03.2024 Ачык дәрес

Ветеран укытучы, җитәкче урыннарда эшләгән Шәфигулла Гарипов яза.

Ачык дәрес

Укытучылар  белән очрашканда гел мәктәп тормышы турында сөйләшәбез, ә ул  бүтәнчә була да алмый. Алар күбрәк аттестация үтүләре, төрле конкурсларда катнашулары, шул максат белән ныклап хәзерләнеп  ачык дәрес бирүләре турында сөйлиләр. Шул вакытта минем дә, уйламаганда, төшемә дә кермәгән көнне ачык дәрес биргәнем исемә төшә, хәтеремдәге истәлекләр яңара.

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2024 25.03.2024 Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2024
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия һөнәр бәйгесе Казан шәһәренең «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында узды. Дүрт  көн барды. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 20 укытучы  дәрес, сыйныф сәгате, осталык дәресе, методик остаханәләр күрсәтеп, төрле яклап сыналдылар. Әлеге  бәйгедә Арча 7нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы "Һөнәренә тугрылык өчен" номинациясендә җиңү яулады.

Арча агросәнәгать көллиятенә 80 ел 24.03.2024 Арча агросәнәгать көллиятенә 80 ел
Һөнәр уку йорты күпме белгечләр әзерләп чыгарган!

Арчада фатирник форматындагы әдәби-музыкаль чара узды 23.03.2024 Арчада фатирник форматындагы әдәби-музыкаль чара узды

Якташыбыз Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (ВИДЕО) 22.03.2024 Якташыбыз Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (ВИДЕО)

Татар теле өчен җанатып яшәгән райондашларыбыз белән горурланабыз.

Курса разьездында яшәүче Әнисә Әхтәмова "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә үзе язган шигырьне сөйләп, жюри рәисе, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Кайтмый калсам, көтәрсеңме? 21.03.2024 Кайтмый калсам, көтәрсеңме?

“Җидегән чишмә” Арча халык театры яңадан сәхнәдә. Алкышларга караганда спектакль премьерасы уңышлы да үтте.

Бу юлы коллектив театр сәнгатен яраткан, шул ук вакытта бик таләпчән Арча тамашачысына Илдар Юзеевның “Кайтмый калсам, көтәрсеңме?..” исемле моңсу комедиясен тәкъдим итте.

Арчада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Сәламәтлек чаңгысы» чарасы узды 20.03.2024 Арчада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Сәламәтлек чаңгысы» чарасы узды
20 март көнне Арчаның үзәк стадионында районның инвалидлар җәмгыяте һәм "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белән берлектә чаңгы ярышы узды. "Сәламәтлек чаңгысы"нда ("Лыжня здоровья") әлеге үзәктә дәваланучы балалар катнашты.  Балаларга чаңгылар спорт мәктәбе карамагындагы "Чаңгы базасы"ннан бирелде. 

Арчалыларны Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз 19.03.2024 Арчалыларны Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз
Бәйрәмгә килсәгез, үкенмәссез: бәйрәм концерты карап, халык уеннарында, мастер-классларда гына катнашып калмыйча, әле генә табадан төшкән тәмле коймак, кайнар чәй белән дә сыйлана алачаксыз.

«Колакта әле дә шартлау авазы яңгырый» 18.03.2024 «Колакта әле дә шартлау авазы яңгырый»

Ташкичүдән мәдәният хезмәткәрләре Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты.

Шушы көннәрдә алар район газетасы һәм “Арча“ радиосында кунакта булып китте.

Элекке данны кире кайтарырга! 17.03.2024 Элекке данны кире кайтарырга!

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә 2008 елда 1200 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы ачылу тантанасы әле бүген дә күз алдында.

Анда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, башка бик күп кунаклар катнашты. Тантана барышында яшенләп, күкрәп болыт килде, чиләкләп яңгыр коя башлады. Минтимер Шәрипович шунда сыер савучы хатын-кызларны  түрәләр өчен әзерләнгән палатка эченә чакырып алды. Тантананың калган өлеше онытылса да, күпләр әлеге вакыйганы бүген дә искә алып сөйли.

Сайлаулар: тарихка күз салыйк... 16.03.2024 Сайлаулар: тарихка күз салыйк...
Гөберчәк М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина сөйли.

-  Элек тә сайлау көнен бәйрәм рухында үткәргәннәр. Ул көндә дус-туган, яшьтәшләр бергәләп, матур киемнәр киеп, сайлауга барганнар. Моны раслаучы берничә фото Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында саклана.  Рәхимҗанов Гәрәй өйдә сайлаучылар янына ящик белән китеп бара. Гәрәй абый заправщик, склад мөдире колхозда. Ул вакытта Куйбышев ис.колхоз. 1975-1980 еллар.

Искәндәр Юзаев: «Зыянны киметү өчен әзер булырга кирәк» 15.03.2024 Искәндәр Юзаев: «Зыянны киметү өчен әзер булырга кирәк»
Су басу чорында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гамәлләре, ничек әзер булырга һәм бу чорда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында Арча районындагы янгын - коткару бүлеге начальнигы Искәндәр Илнар улы Юзаев белән әңгәмә кордык.

Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды 14.03.2024 Арчада «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды

Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VIII республика фестиваленең зона этабы узды.

Чарада Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Балык Бистәсе районнарыннан килгән үзешчән артислар, иҗат коллективлары катнашты.

Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО) 13.03.2024 Айваннар бәйрәм итә белә (ВИДЕО)
Бик күңелле булды, дип хис-тойгыларның чик-чамасы булмады. Бәйрәмгә чакырып торганда кырык эшеңне 40 якка ташлап барырга кирәк. Синең өчен бәйрәм оештыралар бит!

Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар: «Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен үзе зур дәрәҗә» 12.03.2024 Илһам һәм Шәүкәт Вәлишиннар: «Башкала сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен үзе зур дәрәҗә»

Илһам Вәлишинның үзе иҗат иткән (сүзләре дә, көе дә аныкы) “Яшьлегем урамнары” җырын (Илһам гитарада уйнап җырлады, Шәүкәт илһамланып баянда уйнады) тамашачы яратып кабул итте.

Бу талантлы якташларыбыз белән без “Арча” радиосында очраштык һәм үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек. Беренче булып безнең әлеге җырның тарихы турында ишетәсе килде.

Арчабызга 4 Россия чемпионы кайтты! 11.03.2024 Арчабызга 4 Россия чемпионы кайтты!
8-9 нчы март көннәрендә Казанның "Ак барс" көрәш сараенда 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.

“Балкыш” – ветераннар өчен чын бәйрәм 10.03.2024 “Балкыш” – ветераннар өчен чын бәйрәм

Быел да үзешчән башкаручы ветераннар, пенсионерлар арасында “Балкыш” республика фестиваленең район туры булып үтте.

Катнашучыларның һәрберсе сокланырлык чыгыш ясады, көчле алкышларга лаек булды. Әмма бәйге булгач, алар арасыннан да иң яхшыларны гына сайлап алырга туры килде. 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән концертта без аларның чыгышларын карап, хозурланып утырдык.
Нәрсәсе белән мәхәббәт яулый ветераннарыбыз? Алар бөтен йөрәкләре, күңелләре, җаннары-тәннәре белән бирелеп чыгыш ясый. Җиңү дә кирәк, сүз дә юк. Әмма алар, беренче чиратта, ул хакта уйламый, бөтен булган хис-тойгыларын тамашачыга җиткерергә тели. Менә шуның белән күңелне биләп ала, үзенә тарта.

Якташыбыз татар бәлеше белән мәскәүләрне шаккатырды 09.03.2024 Якташыбыз татар бәлеше белән мәскәүләрне шаккатырды
Арча станциясендә яшәүче Марина Минһаҗева федераль каналларның берсендә баручы “Битва шефов” кулинар шоуда катнашты. Сайлап алу турында ул шефларны татар халкының милли ризыгы – бәлеш белән шаккатырды. 

8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2024 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм. 

«Казан арты» музеенда МХОда катнашучыларның әниләре, хатыннары белән очрашу узды 07.03.2024 «Казан арты» музеенда МХОда катнашучыларның әниләре, хатыннары белән очрашу узды
Язның иң матур бәйрәме – 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан музеебызда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре белән җылы очрашу оештырылды.

«Арча йолдызлары-2024» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде 06.03.2024 «Арча йолдызлары-2024» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

“Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турлары алдыннан районыбызда “Арча йолдызлары” район бәйге-фестивале үткәрелә

4 март көнне район мәдәният йортында "Арча йолдызлары-2024" бәйгесенең гала-концерты узды. Сайлап алу турларында лауреат исеменә лаек булучы йолдызчыклар бүләкләнде биредә.   

«Казан арты» музеенда Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» исемле күргәзмәсе ачылды 05.03.2024 «Казан арты» музеенда Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» исемле күргәзмәсе ачылды
Бу юллар шагыйрь һәм рәссам Хәмит Нәҗип улы Латыйповныкы. Аның иҗатында киң далада искән җилләр дә, хыял канатларында очкан яшьлек тә, күк катындагы бәхет тә, куе карурман эчендәге серлелек, саф һәм тыйнак ярату һәм, әлбәттә, һәр картинасында фәкать шагыйрь-рәссам гына тудыра алырлык сихри моң бар. Ул моңда халкыбызның шанлы тарихы, авыр, сикәлтәле язымышы, куе төсләр белән генә бирелгән матурлык һәм киләчәккә өметне күрәбез.

Наласа яшьләре көрәшчеләргә велосипедлар да бүләк итте 04.03.2024 Наласа яшьләре көрәшчеләргә велосипедлар да бүләк итте

Күптән түгел яшүсмерләр арасында “Ялкын“ журналы призына көрәш бәйгесендә безнең район командасы 1нче урын яулады.Үз үлчәү авырлыгында Әнгам Мөхетдинов (Наласа), Ислам Искәндәров (Арча) батыр калдылар.

Укучы яшьләрнең бу зур уңышы. Һәр җиңү – ул зур тырышлык нәтиҗәсе. Әмма һәр спорт төрендәге кебек, көрәштә дә даими шөгыльләнүдән тыш, ярышларда катнашып тәҗрибә туплау да мөһим. Бу уңайдан безнең яшь көрәшчеләребез бик бәхетле. Соңгы елларда нәкъ менә яшүсмерләр арасында районда көрәш бәйгеләре даими үткәрелеп тора.

Иң хөрмәтле кешеләр сез! 02.03.2024 Иң хөрмәтле кешеләр сез!

Узган атнада район Мәдәният йортында күңелләргә хуш килерлек тантана булды

2023 ел Россия Федерациясе Президенты В.Путин Указы белән  “Укытучы һәм остаз“ елы дип игълан ителгән иде. Әлеге тантанада районда шушы елда мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, алдынгы педагогларны, игелекле остазларны бүләкләделәр.

Якташыбыз Гафур Каюмов тууына 65 ел (1959-2018)! 02.03.2024 Якташыбыз Гафур Каюмов тууына 65 ел (1959-2018)!
Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстан АССРның Арча районы (хәзерге Яңа Кенәр авыл җирлеге) Яңа Сәрдә авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә укыган. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. 

Казан артистлары Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 01.03.2024 Казан артистлары Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында
Бүген, 1 март көнне ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Артистларның чыгышын, һәрвакыттагыча, өлкән тамашачылар җылы кабул итте һәм көчле алкышларга күмде

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбе шаккатырмый калмый 29.02.2024 Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1 мәктәбе шаккатырмый калмый
1нче мәктәптә Гаилә елына багышланган күргәзмә белән таныштык, аннан актлар залында концерт карадык. Искиткеч булды бу чаралар. Мәктәп директоры Эльмира Нәзыйховна Сафина үзе дә күргәзмәне яратып һәм сокланып карады. Менә бит, нинди безнең әти-әниләр һәм балалар! 

Габделхак Касыймовны котлыйбыз 28.02.2024 Габделхак Касыймовны котлыйбыз

«Гостехнадзор»ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторының хезмәте югары бәяләнде.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов коллегия утырышында "Гостехнадзор"ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймовка озак еллар агросәнәгать комплексында намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Д.Патрушевның Рәхмәтен тапшырды. 


Фәрит Минхаиров: «Туризм - күп җанатарлар җәлеп итми торган спорт төре» 27.02.2024 Фәрит Минхаиров: «Туризм - күп җанатарлар җәлеп итми торган спорт төре»
Минхаировның "Минем тормышымда туризм" китабының презентациясе булды.

Фәрит Фәтхи улы - спорт туризмы буенча легендар тренер, ул соңгы 50 елда 9 спорт мастерын һәм чаңгы туризмы буенча спорт мастерлыгына 14 кандидат әзерләүче шәхес. Ул бу өлкәдә эшләгән хатирәләре белән уртаклашты һәм үз китабыннан хикәяләр укыды.

Кубок Субаш Аты командасында 26.02.2024 Кубок Субаш Аты командасында

Олимпия уеннарына тиң финалда 3:2 исәбе белән өч ел рәттән чемпион булган Хәсәншәех командасын отып Субаш Аты хоккейчылары район башлыгы кубогын яулады.

Бу кечкенә генә Субаш Аты өчен чын мәгънәсендә зур җиңү. Шуңа җиңүчеләрне котларга бозга бөтен авыл халкы чыкты дисәң дә була.

Арчада «Запорожец»ларда ярышлар булды 25.02.2024 Арчада «Запорожец»ларда ярышлар булды
"Запорожец" машиналарында ярышлар үткәрү Арчада матур традициягә әверелде. Ел саен февраль ахырында оештыруда ул. Көннең нинди булуына карамастан, халык та күп җыела. Бүген дә бик күп килгәннәр иде.

Айван авылында Рамил Әскаров истәлегенә волейбол ярышлары булды (ВИДЕО) 24.02.2024 Айван авылында Рамил Әскаров истәлегенә волейбол ярышлары булды (ВИДЕО)
Айванның яшьләр командасы, Айванның "Ветераннар-1", "Ветераннар-2" командалары, Казанның 183 кимназиясе һәм Арча үзәк хастаханәсе командалары ярыша. Ярышлар каты бара. Уңышлар телик үзләренә. Нәтиҗәләр. Айван авылының "Ветераннар-1" командасы 1нче,  Айванның яшьләр командасы - 2нче, Арчаның ЦРБ командасы 3нче, Казан командасы 4нче, Айванның "Ветераннар-2" командасы 5нче урынны алды.

Егетләр көч сынаша 23.02.2024 Егетләр көч сынаша
Кәче мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненэ карата "Ягез эле, егетлэр!" конкурсы уткэрелде. 5-9 нчы сыйныф егетлэреннэн торган "Батырлар" һәм "Патриотлар" командалары турникта тартылу, идәннэн этелу, аркан тартышу буенча һәм төрле эстафеталарда көч сынаштылар. Молодцы, егетләр!

Район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды 22.02.2024 Район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды
22 февральдә район Мәдәният йортында Укытучы һәм остаз елы тәмамлануга багышланган тантана булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

«Наласа азаны» бәйгесе үтте 21.02.2024 «Наласа азаны» бәйгесе үтте
" Наласа мәчетендә "НАЛАСА АЗАНЫ" бәйгесен уздырдык. Әлеге чарада катнашучы һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Марсель Әхмәдуллин һәм Марсель Вагыйзовка Аллаһның рәхмәте булсын! Алар бәйгедән соң балалар белән осталык дәресләре дә үткәрделәр, азанны дөрес, тәҗвидле, төгәл, аһәңле әйтергә өйрәттеләр.

Арчада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр 20.02.2024 Арчада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
Бүген Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена килгән кунаклар “Тел бистәсе” әдәби-акыл уенында көч сынашты. Әдәбиятыбыз ядкәрләре, “Кызык кадак”, тизәйткечләр әйтү, тел чарлау, фал ачу кебек туган телебезнең байлыгына нигезләнгән күңелле уеннар әлеге бәйгедә катнашучыларның күңеленә хуш килгәндер, мөгаен.

Лицейда очрашу 19.02.2024 Лицейда очрашу
Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицеенда җирле иҗатчылар белән нык истә кала торган, чын мәгънәсендә җанлы очрашу булып узды. Мин нәниләр өчен язган шигырьләремне укыганда балалар хисләнделәр, фикерләрен белдереп, үзләре дә катнашып утырдылар. “Селкетеп” дигән шигырьнең эчтәлеге буенча физзарядка да ясап алдык. Марсель Шәрәпов баянда уйнап җырлады, аңа укучылар кушылды.

Замананың шаян әдибе Носыда 18.02.2024 Замананың шаян әдибе Носыда
7 нче февраль көнне Шушмабаш мәдәният  йортында Шушмабаш җирлегенә кергән китапханәләр, мәктәп белән берлектә  Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты, әдип Ләбиб Лерон белән очрашу узды.

Хәтер кыясы мәңгелек 17.02.2024 Хәтер кыясы мәңгелек
акытны туктатып булмый- ул гел алга бара. Әфганстан сүзе күпләрне бүген дә йокыларыннан куркытып уята. Төзәлмәслек күңел ярасы, ачы хәсрәт китереп, бик күп яшьләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калган Әфганстан җиреннән, хәрби көчләрнең чыгарылуына быел 35 ел тулды. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, киң катлам укучылар өчен, “Хәтер кыясы мәңгелек” дип исемләнгән чара узды. 

Юбилеең белән, Роза апа! 16.02.2024 Юбилеең белән, Роза апа!

Роза апа бөтен гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес. Аның тормыш юлы да гыйбрәтле. Кыю  характеры, үҗәтлеге нәтиҗәсендә ул бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга ала. Заманында Арча Мәдәният йортын җитәкләде, аны гөрләтте ул. Роза апа кул астында эшләп, аннан үрнәк алган һәм бик күп нәрсәләргә өйрәнеп калган өлкәннәр дә, яшьләр дә котлады ул көнне Роза апаны.


Бүген Арчада әфганчылар җыелды (ВИДЕО) 15.02.2024 Бүген Арчада әфганчылар җыелды (ВИДЕО)
Башта Арча үзәгендәге Әфган сугышынды һәлак булучыларга куелган һәйкәл янына җыелдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Арча сәнгать мәктәбендә матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Район үзешчәннәре эчтәлекле концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык, әниләр турындагы җырларны күз яшьләрсез тыңлап та булмый...

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Арча» радиосы белән берлектә «Гашыйклар тукталышы»н уздырды 14.02.2024 Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Арча» радиосы белән берлектә «Гашыйклар тукталышы»н уздырды

Гашыйклар көненә багышлан «Гашыйклар тукталышы» проекты быел Арчада икенче тапкыр оештырылды

Мәдәният йорты хезмәткәрләре очраклы рәвештә туры килгән алты кешене истәлекле бүләк биреп куандырды бүген. Бүләк алу өчен көн дәвамында "Арча" радиосын тыңларга һәм алып баручы әйткән урынга беренче булып барып җитәргә генә тиеш иде. 

Райондашларыбыз «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнашты 13.02.2024 Райондашларыбыз «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабында катнашты

10 нче февральдә «Ел укытучысы-2024» конкурсының зона этабы узды. Конкурс сынаулары үз эченә «Дәрес фрагменты» һәм «Мастер - класс»ны алган иде.

Инглиз теле укытучысы Кәбирова Ләйсән Ильяс кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинов Ришат Фәннур улы жюри әгъзаларын һәм башка конкурсантларны үзләренең искиткеч энергетикасы, һөнәр белән мавыгулары, стандарт булмаган фикерләүләре белән таң калдырды.

Урта Курсада күпләр бүләк алды 12.02.2024 Урта Курсада күпләр бүләк алды

Узган шимбәдә Урта Курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.

Җыелышта хуҗалык белгечләре, ширкәт җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар.

Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел 11.02.2024 Рафаил Төхфәтуллинның тууына 100 ел
Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, “Каурый каләм” әдәби-иҗат төркеме белән матур бер искә алу кичәсе булды.

Укыган догалар аларның рухларына барып ирешсен 09.02.2024 Укыган догалар аларның рухларына барып ирешсен

Арчадан әфганчы Илнур Яруллин хәзерге вакытта яңадан махсус хәрби операция барган зонада. Үз төркемендә мәгълүматлар җибәреп бара.

Луганскида госпитальдә булды, егетләребез, командирлары белән очрашты, аралашты. Хәзерге вакытта ул Ростовта. “Ниһаять, бүген йокладым. Алда бик авыр эш көтә. Аннан юлга чыгам. Йөк белән”, – дип язган иде.

Райондашыбызга дәрәҗәле исем бирелде 09.02.2024 Райондашыбызга дәрәҗәле исем бирелде
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Арча муниципаль районы идарәче компаниясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директора Әһлиев Илдус Коттус улына "Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Яңа Кенәр мәктәбендә футбол буенча осталык дәресе үтте 08.02.2024 Яңа Кенәр мәктәбендә футбол буенча осталык дәресе үтте

«Без 2022 елда Россия футбол берлеге тарафыннан оештырылган “Мәктәптә футбол” (“Футбол в школе”) проектында катнашкан идек», дип хәбәр итте районыбызның Яңа Кенәр мәктәбе директоры Хәмбәл Зарипов

Яңа Кенәр җирлеге физкультура-спорт юнәлешендә элек-электән алга киткән төбәк. Әле дә биредә төрле ярышлар, спорт чаралары еш үткәрелә. Волейбол, хоккей, милли көрәш, гимнастика буенча түгәрәкләр дә даими эшләп килә. Регби буенча укучылар командасы Россия күләмендә уздырылган ярышларда катнашып, призлы урыннар да яулады.

Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова авыл халкына рәхмәтен белдерә 07.02.2024 Түбән Оры мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова авыл халкына рәхмәтен белдерә

Түбән Оры авылы халкы мобилизациянең беренче көненнән үк махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм күрсәтә.

“Мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Бәйрәмова оештыра бу эшне. Авыл халкы бик теләп кушыла. Искиткеч актив, олы җанлы, изге күңелле кешеләр яши биредә. Аңа һәм барлык авыл халкына газета аша рәхмәт җиткерергә иде”, – дип шалтыратты безгә Яңа Кенәрдән волонтер Вагыйзә Әгъләмова.

«Пошалым чаналары-2024» фестивале кунакка чакыра 06.02.2024 «Пошалым чаналары-2024» фестивале кунакка чакыра
Тиздән фестиваль янә кунаклар җыярга әзерләнә. Шул хакта Пошалым чаналарын дөньяга танытучы Рөстәм Закиров белән әңгәмә кордык.

Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын 05.02.2024 Һәммәсенең теләге бер: тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын

Тиз арада солдатларыбыз җиңү яулап исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын. Ә әлегә һәркем кулыннан килгәнчә хәрбиләргә ярдәм кулы сузарга тырыша. Бу сүзләр социаль челтәрдә Шекә авыл китапханәсе төркемендә күзгә чалынды. Китапханә җитәкчесе Гөлшат Локманова белән элемтәгә кердек.

Арчаның “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телестудиясенә 15 яшь 05.02.2024 Арчаның “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телестудиясенә 15 яшь
Бүгенге көнгә кадәр “Нур”лылар тарафыннан 300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью эшләнгән.

«Арча Арена» боз сарае бүген ничек яши? 04.02.2024 «Арча Арена» боз сарае бүген ничек яши?
Без “Арча Арена” Боз сараендагы хоккейчылар уңышларын ишетеп, күреп торабыз. Хоккей гынамы, ял көннәрендә кичләрен тимераякта дәртле музыкага күмәк шуулар яшьләрнең очрашу урынына әйләнде, хәтта ул хәрәкәтле, фигуралы шуулар дискотеканы хәтерләтә.

Чиканас авылы халкы махсус хәрби операция барган зонага өченче тапкыр ярдәм җибәрде 03.02.2024 Чиканас авылы халкы махсус хәрби операция барган зонага өченче тапкыр ярдәм җибәрде

Чиканас халкы элек-электән ярдәмчел, миһербанлы. Ветеран укытучы Рәйсә Мөхәммәтҗанова гел шулай дия торган булган.

Махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга ярдәм итүгә дә алар бердәм кушылды. 
Өченче тапкыр инде бөтен Чиканас халкы бер булып, иң кирәк әйберләрне җыеп, туплап, үз исемнәреннән ярдәм оештырып җибәрә.

Арчада “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе узды 02.02.2024 Арчада “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе узды

Акция барышында Арча районы буенча бүлегенә Арча гуманитар-техник техникумы студентлары килде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе урынбасары-шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Римма Нурмөхәммәтова эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Һашим Гарапшин, ЮХИДИнец имтиханнар бүлеге җитәкчесе полиция капитаны Радис Гарифуллин, полиция капитаны Ранил Шәмсетдинов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова белән берлектә студентлар алдында чыгыш ясады. 

Рәхмәт сезгә авылдашлар! 01.02.2024 Рәхмәт сезгә авылдашлар!
Бүген Иске Айван авылы китапханәсе каршында эшләп килүче авылыбызның "Ак калфак" татар хатын - кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы җыены бераз икенче төрлерәк узды. Махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ир - егетләребезгә ярдәм йөзеннән (80 йомыркадан) кулдан кисеп өй токмачы кисү өмәсе оештырдык.

Арчадан Илдус Сәгъдиевка орден тапшырылды 31.01.2024 Арчадан Илдус Сәгъдиевка орден тапшырылды

Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова белән сөйләшеп алдык.

 - Казаннан кайтып килеш. Укытучылар һәм остазлар елының йомгаклау чарасы булды,  - диде ул.  - Бүген бездә зур бәйрәм. Татарстан Республикасы Рәисе  хезмәт ветераны, районның шәрәфле гражданины Илдус Сәгъдиевка Дуслык ордены тапшырды. Үзе мактау сүзләре дә җиткерде."Без аның белән Арчада бергә эшләдек. Ул педучилище директоры, мин райпо рәисе идем. Мин аны бик яхшы кеше, яхшы оештыручы буларак беләм", - диде ул. 

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2024 Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне!
Бүген, 30 гыйнвар көнне якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!

Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Югары Оры клубында 29.01.2024 Югары Оры клубында
Югары Оры авыл клубында  мәктәп балалары һәм яшьләр арасында  шашка ярышы булып үткән. Андый чара биредә ел дә үткәрелә икән. Традициягә әверелде. Балалар дә бик телә катнаша. 

Яңа Кенәрдә гаилә спорт фестивале узды 28.01.2024 Яңа Кенәрдә гаилә спорт фестивале узды
Бүген Яңа Кенәр авылында ТР Хоккей федерациясе тарафыннан оештырылган "Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам" дип исемләнгән гаилә спорт фестивале узды.
Фестиваль ачылышында Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, ТР Хоккей федерациясенең башкарма
директоры Кирилл Голубев катнашты.

Соңгы могиканнарның берсен котладык 27.01.2024 Соңгы могиканнарның берсен котладык

Иске Кырлай авылына легендар шәхес Миннефәр Дәүләтбаевны 75 яшьлек юбилее белән котларга бардык

Таза, матур йортның капка төбендә юбилярның улы, районда билгеле, абруйлы шәхес Зөлфәт көтә иде.
– Элекке вакыт булса “Бу йортта атказанган колхозчы Миннефәр Әсхәдулла улы Дәүләтбаев яши“ дигән язу булыр иде, – дим.

Арчаның 7 нче мәктәбендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призчыларны котладылар 26.01.2024 Арчаның 7 нче мәктәбендә олимпиада җиңүчеләрен һәм призчыларны котладылар
24 декабря в МБОУ «Арская средняя общеобразовательная школя №7» прошла церемония награждения победителей и призёров муниципального этапа Всероссийской олимпиады школьников. Здесь чествовали  тех, кто стремится к знаниям, кто осознает важность получения качественного образования. Это, несомненно, "золотой фонд" школы, её гордость!

Гомәр Бәширов укулары 25.01.2024 Гомәр Бәширов укулары

Арчаның 7нче мәктәбендә үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шәмсетдинова яза.

24 гыйнварда Арчаның 7нче мәктәбендә  Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировны искә алу, аның иҗатын өйрәнү һәм олылау максатыннан II районара Г.Бәширов  укулары  үтте.  Олуг язучыбыз  татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган якты янучы йолдызларыбызның берсе, күренекле татар язучысы, фольклорчы, Гаяз Исхакый, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

«Балкыш» балкуын дәвам итә 24.01.2024 «Балкыш» балкуын дәвам итә
"Балкыш" фестиваленең район этабы бара. Хәсәншәех Мәдәният йортында Шушмабаш, Үрнәк, Апаз авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясады. Искиткеч чыгышлар, талантлы өлкәннәребез сокландыра. Берсеннән берсе осталар, сәхнәдә суда йөзгән кебек тоталар үзләрен. Молодцы.

«Балкыш» фестивалендә (видео) 23.01.2024 «Балкыш» фестивалендә (видео)

Төбәк Чокырча авылында яшәүче Гөлфия Рысаева нәфис сүз сөйли. Әнгам Атнабаев язган «ХӨББЕНИСА ӘТӘЧЕ» поэмасын.

Гади генә сөйләү түгел бу. Театральләштерелгән сөйләү. Республика күләмендәге фестивальнең  район этабында оста итеп чыгыш ясап, Гөлфия Рысаевая диплом белән бүләкләнде.

Арча районында кар көрәү өмәсе узды 22.01.2024 Арча районында кар көрәү өмәсе узды
Бүген, 22 гыйнвар көнне, иртәдән оешма, учреждение, предприятие территорияләрен, җәяүле йөри торган урыннарны чистарту максатыннан өмә уздырылды. Эшкә һәркем көрәкләр алып килде.

Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды 21.01.2024 Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды
Яңа Кенәрдә яшәүче актив хәбәрчебез Габделбәр Сабиров бик кызыклы шәхес. Аның имзасы гына да үзе бер иҗат җимеше, руслар әйтмешли, шедевр.
Бер очрашуда Габделбәр әфәнде үзләренә кунакка чакырды: “Безнең якларга килеп чыксаң минем янга да кереп чык әле“, – ди. Моның серен мин соңрак белдем, үзенең яраткан шөгылен күрсәтәсе килгән икән.

Арчада Вахитов урамындагы чишмә суы аруландырылды 20.01.2024 Арчада Вахитов урамындагы чишмә суы аруландырылды
19 гыйнвар - Хач ману көне. Арчада Лин атакай әлеге олы бәйрәм белән котлый. Православие динен тотучылар өчен ул — иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта Арчаның Вахитов урамындагы чишмә суы файдаланыла. Дин атакай әлеге чишмәне аруландырып кайткан.

Россия Герое юбилеен билгеләп үттеләр 19.01.2024 Россия Герое юбилеен билгеләп үттеләр
Арча педагогика көллиятендә Россия Герое Олег Николаевич Исаевның Арча педагогия училищесын тәмамлавына 60 ел тулу уңаеннан пневматик мылтыклардан ату ярышлары булып узды. Ярышларда 12 командадан 47 кеше катнашты. Алар: Арча педагогика көллияте укытучылары, студентлары, Арча агросәнәгать һөнәр көллияте укытучылары һәм студентлары, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Урта Кушкәт мәктәбе командалары, Россия Герое Олег Исаев белән училищеда бергә укыган курсташлары, районның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветарннар.

Мәктәптән үк әзерлиләр 18.01.2024 Мәктәптән үк әзерлиләр
18 гыйнварда Курса-Почмак урта мәктәбендә Казан дәүләт аграр университеты, Арча район башкарма комитеты, Курса-Почмак урта мәктәбе һәм “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую тантанасы булды.

Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 17.01.2024 Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында
Арчаның Өлкәннәр йортында гел очрашулар булып тора. Анда яшәүчеләргә күңелсезләнергә ирек бирмиләр. Район ветераннар советы, Айван мәдәният йорты үзешчәннәре, район җырчылары Расих Галимҗанов, Дамир Шакиров, биредә яшәүчеләр бик матур концерт куйдылар. Эчтәлекле иҗади очрашу булды ул.

Түбән Камада арчалар кул көрәшендә 16.01.2024 Түбән Камада арчалар кул көрәшендә
10-13 гыйнвар көннәрендә Түбән Камада еул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар булды. Арча спорт мәктәбе спортчылары Татарстан Республикасы җыелма команда составында чыгыш ясадылар

Ягьфәр Шәмиевны бүләкләделәр 14.01.2024 Ягьфәр Шәмиевны бүләкләделәр
Арчада яшәүче ветеран педагог Ягьфәр Шәмиевны 85 яшьлек юбилее белән котладылар. Район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Яңа Кенәрдә хәйрия волейбол ярышы узды 12.01.2024 Яңа Кенәрдә хәйрия волейбол ярышы узды

Авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә спорт ярышы оештырылды.

Спорт чаралары оештыруга җитди караучы әлеге авыл җирлегендә спортчы егет-кызлар бихисап. Кайсы спорт төрен генә алсаң да, бу җирлек алдынгылар рәтендә бара. 
Волейбол ярышлары әле декабрь аенда гына булып узса да, авылның спорт сөючеләре кабат мәктәп спорт залына җыелды. Бу юлы гади ярышлар гына түгел, махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә багышланган волейбол уеннары узды. 

Якташыбыз Әнәс Әскәровны зур бүләге белән котлыйбыз! 11.01.2024 Якташыбыз Әнәс Әскәровны зур бүләге белән котлыйбыз!
Якташыбыз, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Идел-пресс" полиграфия нәшрият комплексы җитәкчесе Әнәс Тәлгать улы Әскәров II дәрәҗәдәге Россия Федерациясенең "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 2020 елда ул "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде. 

Ташкичү Мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итәләр 10.01.2024 Ташкичү Мәдәният йортында хәрбиләргә ярдәм итәләр
Ташкичә авылы халкы хәрбиләргә ярдәм итүен дәвам итә. Бу көннәрдә дә алар тик утырмаганнар. Бу хакта Ташкичү Мәдәния йортының социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр ителә. 


Новости 1 - 100 из 3534
Страницы: