События

Ашытбашта Тукайның туган көненә багышланган кичә узды 26.04.2017 Ашытбашта Тукайның туган көненә багышланган кичә узды
Быел “Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулды.Аның әкиятләре, шигырьләре балаларны хезмәтне, илебезне яратырга өнди. Ана телен яхшы белгән, аңа хөрмәте булган сабый беркайчан үз телен онытмый.

«Җидегән чишмә» халык театры авыл тамашачысын сөендерә 24.04.2017 «Җидегән чишмә» халык театры авыл тамашачысын сөендерә
«Җидегән чишмә» Арча Халык театры И. Зәйнинең «Китмә, сандугач!» комедиясе белән район авыл сәхнәләрендә чыгыш ясауны дәвам итә.Һәм тамашачыларны көтеп кала

Иске Ашыт мәктәбендә педагог – оештыручыларның семинары узды 24.04.2017 Иске Ашыт мәктәбендә педагог – оештыручыларның семинары узды
19 нчы апрель көнне Иске Ашыт мәктәбендә “ Бердәм тәрбия эшчәнлеге формалаштыруда укучылар узидарәсенең роле” исеме астында педагог – оештыручыларның республикакүләм семинары үтте.

Дүртенче ел рәттән чемпион булып кайттылар 23.04.2017 Дүртенче ел рәттән чемпион булып кайттылар
17 – 19 апрельдә Мамадыш шәһәрендә һөнәри уку йортлары арасында көрәш буенча ярышлар булып узды. Арча педагогия көллияте командасы көндәшләреннән зур өстенлек белән I – нче урынны алып, 4 ел рәттән чемпион исеменә лаек булдылар.

Арчада фермерлар киңәште 22.04.2017 Арчада фермерлар киңәште
Арча районының крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашу үткәрелде. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциясе җитәкчесе Марсель Хәлилов катнашты.

Агроном ни өчен кирәк? 22.04.2017 Агроном ни өчен кирәк?
Язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран дигән җырдагы кебегрәк килеп чыкты быел. 19 апрельдә агрономнар белән үткәрелгән укулар башланыр алдыннан да шул турыда сөйләшеп алдык.

Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган РОССИЯКҮЛӘМ бәйгедә катнашыгыз! 21.04.2017 Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган РОССИЯКҮЛӘМ бәйгедә катнашыгыз!
Татар интернетын үстерү фонды, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениеләре Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче дистанцион Россиякүләм «Китапнамә»ләр (ингл. booktrailer) бәйгесе үткәрә!..

Бүген якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 20.04.2017 Бүген якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Кушлавычтагы музейда яңа күргәзмә 19.04.2017 Кушлавычтагы музейда яңа күргәзмә
Ямьле яз айлары белән кабат Тукай кайтты. Ул иҗат иткән сихри әсәрләр менә инде күпме еллар халкыбыз күңелендә бер моң булып яши.
“Татарстанда музейлар язы-2017” акциясе кысаларында Тукаевлар гаиләсе музей-йортының экспозицияләр залында Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәп иҗат итүче сынчы Хәкимҗанов Мәхмүт Гаделҗан улының “Тукай әкиятләренә сәяхәт” дип аталган сыннар күргәзмәсе ачылды.

Ашытбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының семинары узды 19.04.2017 Ашытбаш мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының семинары узды
12 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбендә “Кече яшьтәге мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсенә контроль һәм бәяләү системасының компоненты буларак региональ мониторинг ” темасы астында республика күләмендә башлангыч класслар укытучылары семинары булды.

«Казан арты» музее — җиңүче 19.04.2017 «Казан арты» музее — җиңүче
Кичә ТР Милли музеенда узган «Музей һәм хәрби-патриотик тәрбия» исемле фәнни-гамәли конференциядә «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре 2016 ел нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы корреспондент пункты» конкурсының җиңүчесе дип танылды һәм 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде

Рәшит Ваһапов конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Арада безнекеләр дә бар 19.04.2017 Рәшит Ваһапов конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Арада безнекеләр дә бар
Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең 2017 елгы яшь башкаручылар конкурсының җиңүчеләре белән танышыгыз.

Арчаның гөсләчеләр ансамбле фестивальдән III дәрәҗә лауреат булып кайтты 18.04.2017 Арчаның гөсләчеләр ансамбле фестивальдән III дәрәҗә лауреат булып кайтты
15 апрельдә Казанда традицион уен коралларында уйнаучыларның Беренче Халыкара бәйге — фестивале үтте. Бәйгенең төп шарты — төрле халыкларның традицион уен коралларында – гармунның барлык төрләре, курай, думбра, мандолина, гөслә, балалайка һәм башкаларда уйнау иде.

Хәзер Арчаның атказанган тренеры бар 18.04.2017 Хәзер Арчаның атказанган тренеры бар
16 апрельдә Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Арча–Арена Боз сараенда районда спортны үстерүгә зур өлеш керткән Мәүли Гатаулла улы Абдуллинга Татарстан Республикасының атказанган тренеры дигән мактаулы исем бирелү турында таныклык тапшырды.

Әдәби кичә Курса Почмак мәктәбе укучыларын авылдашлары — шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очраштырды 17.04.2017 Әдәби кичә Курса Почмак мәктәбе укучыларын авылдашлары — шагыйрә Сания Әхмәтҗанова белән очраштырды
14 нче апрель көнне төбәгебезнең танылган шагыйрәсе, “Оч иреккә, җырым”, “Пар алма”, “Гәрәбә” исемле китаплар авторы, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,Мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасының татар информ мәгълүмат агентлыгының татар сайты мөхәррире, авылдашыбыз Сания Әхмәтҗанова белән очрашу кичәсе булып узды.

Арча Мәдәният йорты «Җомга көн кич белән» гала-концертка көтеп кала! 16.04.2017 Арча Мәдәният йорты «Җомга көн кич белән» гала-концертка көтеп кала!
Хөрмәтле райондашлар! Яшь талантларны барлау, ачу максатыннан үткәрелгән авыл җирлекләре арасындагы «Җомга көн кич белән» иҗат чыгышларының гала-концертына рәхим итегез!

Концерт 21 апрель көнне 19.00 сәгатьтә башлана. Билетлар Арча Мәдәният йорты кассасында. 0+

Арчаның 3 нче мәктәбендә әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес узды 15.04.2017 Арчаның 3 нче мәктәбендә әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес узды
Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбенең 1 нче В татар сыйныфында әйләнә-тирә фәненнән интеграль дәрес үткәрелде. Дәресне 1 нче В укучыларының сыйныф җитәкчесе Хайруллина А.Р., инглиз теле укытучысы Тихомирова Г.А. һәм гарәп теле укытучы Гыйлфанова Л.К. үткәрделәр.

Арчаның «Сүнмәс дәрт» коллективы тамашачыга яңа спектакль тәкъдим итте 14.04.2017 Арчаның «Сүнмәс дәрт» коллективы тамашачыга яңа спектакль тәкъдим итте
Узган шимбәдә Арча станциясендәге күп функцияле үзәкнең тамаша залы спекталь карарга килүчеләр белән шыгрым тулы иде. Бу яклар, гомумән, концерт, театр сөя, ләкин бүгенгесе аеруча кызыксындыргандыр.

Чөнки, бүген биредә шушы бинада эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” театр коллективы яңа спектакль куйса, пьеса авторы Гөлсинә Зәкиева булуы да карыйсын китереп тора. Гөлсинә язса, язып та карый бит ул, ди аның иҗатын белүчеләр. Әле өстәвенә афишага сюрприз була дип куйганнар. Анысы нәрсә булыр икән?

Якташыбыз Булат Сәлахов «Казан арты» музеенда кунакта булып китте 13.04.2017 Якташыбыз Булат Сәлахов «Казан арты» музеенда кунакта булып китте
Кичә Чаллы татар дәүләт драма театрының бер төркем артистлары белән якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты, драматург Булат Сәлахов музейда булды, дип хәбәр итә «Казан арты» музее.

Арча Үзәк китапханәсендә Космонавтлар көненә багышланган чара узды 12.04.2017 Арча Үзәк китапханәсендә Космонавтлар көненә багышланган чара узды
Бүген, 12 апрельдә  Арча Үзәк китапханәсенең уку залында «Җиһангирлар» төркеменең җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов инициативасы белән Космонавтлар көненә багышланган «Мыслить в масштабах космоса» дип исемләнгән чара узды.


Новости 761 - 780 из 1555
Страницы: