События

Җиңү паркы өлкәннәрдән бигрәк балаларның яраткан урынына әверелде 24.10.2015 Җиңү паркы өлкәннәрдән бигрәк балаларның яраткан урынына әверелде
Җиңү паркы өлкәннәрдән бигрәк балаларның яраткан урынына әверелде. Балалар мәйданчыгы куелганнан бирле анда балаларның күңелле тавышлары тынмый. Төрле чаралар үткәрү өчен дә уңай урын булды ул.

Арчалылар уңышлы чыгыш ясады 22.10.2015 Арчалылар уңышлы чыгыш ясады
17 октябрдә Мамадышта мәгариф хезмәткәрләре арасында 3 нче республикакүләм җәйге спартакиада уздырылды. Безнең район данын яклаучы команда ярышларга зур әзерлек белән барды.

"Мөхәммәт Мәһдиев иң әүвәл галим-мөгаллим иде" 22.10.2015 "Мөхәммәт Мәһдиев иң әүвәл галим-мөгаллим иде"
Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, татар әдәбияты кафедрасы “Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү”  IV Халыкара форумы кысаларында зур галим һәм  остазны искә алу уңаеннан студентлар, мәктәп укучылары катнашында “Мәһдиев укулары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция игълан итте

Арчада Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган республика фәнни — гамәли конференциясе узды 21.10.2015 Арчада Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган республика фәнни — гамәли конференциясе узды
21 октябрь көнне районыбызда Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуга багышланган республика фәнни — гамәли конференциясе узды. Чара Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә  Гариф Ахунов китапларыннан оештырылган күргәзмәдән һәм » Әлифба» музее белән танышудан башланып китте.

Республика күләмендәге зур ярыш 20.10.2015 Республика күләмендәге зур ярыш
Үткән якшәмбедә Арча стадионында чаңгычыларның республика күләмендәге шәхси беренчелеккә ярышы булды. Ярышта Казан, Арча, Чувашстан, Мари Иле, Киров өлкәсе, Кукмара, Саба, Балтач, Әтнә, Яшел Үзәннән барысы 118 спортчы катнашты. Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләде һәм уңышлар теләде.

«Чордашлар»да «Башваткыч» тапшыруында булып кайттылар 20.10.2015 «Чордашлар»да «Башваткыч» тапшыруында булып кайттылар
Шура мәдәният йортында эшләп килүче «Чордашлар» ансамбле солистлары бик актив. Шушы көннәрдә алар ТНВ каналында баручы «Башваткыч» тапшыруында булып кайттылар.

Үрнәк өстендә салават күпере 19.10.2015 Үрнәк өстендә салават күпере
16 октябрьдә Үрнәк авылында 50 урынлы балалар бакчасы ачылды. Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Бар нәрсә кешеләргә яхшы булсын өчен эшләнә 16.10.2015 Бар нәрсә кешеләргә яхшы булсын өчен эшләнә
Һәр ел октябрь аенда юлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көндә алар өчен еллык башкарган эшләренә нәтиҗә чыгарырга җирлек тә җитешә. 2015 ел “Татавтодор” акцио- нерлык җәмгыятенең Арча филиалы өчен ничек булды икән?

Сикертәндә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары башлана 14.10.2015 Сикертәндә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары башлана
Мөхәммәт Мәһдиев тормыш юлын һәм аның иҗатын өйрәнүче хәзерге заман галимнәренең иҗатын тирәнтен өйрәнү; сәләтле укучыларны ачыклау; укучыларда фәнни белемнәрне актуальләштерү; халкыбызның тарихы, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, фәнни стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү максатыннан 22 нче октябрь көнне Сикертән төп гомум белем бирү мәктәбендә районкүләм Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәреләчәк.

Шура һәм Шурабашлылар «Башваткычта» чыгыш ясады 13.10.2015 Шура һәм Шурабашлылар «Башваткычта» чыгыш ясады
Шура һәм Шурабаш авылы үзешчәннәре 10 октябрь көнне ТНВ каналында баручы «Башваткыч» уенында катнашып кайттылар.

Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне 11.10.2015 Бүген якташыбыз Габделфәт Сафинның туган көне
Сафин Габделфәт Габдрахман улы 1962 елның 11 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Симетбаш авылында туган.

Кызыклы очрашулар 09.10.2015 Кызыклы очрашулар
Шушы көннәрдә спортчы ветеран укытучылар, районыбызның «легендар «спорт шәхесләре, ТР атказанган физик культура хезмәткәрләре Ягъфәр Шәмиев һәм Бари Бакиров Ашытбаш, Шушмабаш урта мәктәбе, Носы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очраштылар.

Симетбаш халкына бүләк 07.10.2015 Симетбаш халкына бүләк
— Симетбаштагы яңа ат абзарын күрдеңме әле? — дигән иде бер танышым. — Хәзер ат тотучылар күбәйде, монда гаҗәпләнерлек нәрсә бар? — дим.
— Юк, бу кызык өчен генә түгел, бөтен авыл халкы өчен хезмәт итә торган ат абзары, — ди бу. — Бакча тырмаларга, сукаларга, печән алып кайтырга ат кирәк икән — киләсең дә аласың.

Арчада укытучылар бәйрәме узды 06.10.2015 Арчада укытучылар бәйрәме узды
Укытучы көне–үзенчәлекле һәм халыкара бәйрәм. Чөнки аны, кем һәм кайда булмасын, мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. 2 октябрь көнне Арча мәдәният йортында да укытучылар көне уңаеннан бик матур чара булды.

Бәйрәм белән сезне, өлкәннәребез! 01.10.2015 Бәйрәм белән сезне, өлкәннәребез!
Сезне көзге якты бәйрәм — Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Бу — безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, уникаль белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып тора һәм менә шуңа күрә дә яшь буын өчен алар кыйммәтле байлык санала.

Атлар 80 чакрым ераклыкка узышты 28.09.2015 Атлар 80 чакрым ераклыкка узышты
Яңа Кырлайда бүген Россия күләмендәге зур атлар ярышы булды. Узган ел сабантуйлардан соң ул Татарстанда беренче тапкыр Яңа Кырлайда үткәрелде. Менә хәзер икенче тапкыр. Мондый атлар ярышы безнең өчен яңалык.

Арчаның Җиңү паркында балалар мәйданчыгы барлыкка килде 25.09.2015 Арчаның Җиңү паркында балалар мәйданчыгы барлыкка килде
Шәһәребезнең “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе (җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина) “Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика бәйгесендә икенче урынга һәм акчалата бүләккә лаек булган иде. Әлеге балалар мәйданчыгы шул акчага эшләнгән булып чыкты.

Арчада уникаль спорт мәйданчыгы ачылды 23.09.2015 Арчада уникаль спорт мәйданчыгы ачылды
23 сентябрь көнне арчабызның №5 гимназиясендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы булып узды. Чарада республика кунаклары һәм шәһәр җитәкчелеге катнашты.

Арчада район башлыгы сайланды 21.09.2015 Арчада район башлыгы сайланды
Бүген (21 сентябрьдә) өченче чакырылыш  Арча район Советының чираттагы беренче утырышында депутатлар Илшат Габделфәрт улы Нуриевны район башлыгы итеп сайладылар.    Билгеле булганча, 13 сентябрьдә Президент сайлаулары белән беррәттән җирле Советларга да сайлаулар узды. 17 сентябрьдә авыл җирлекләре,ә 21 сентябрьдә Арча шәһәр Советының оештыру утырышлары үткәрелде. Аларда муниципаль берәмлек башлыклары һәм район Советына депутатлар сайланды.

Бүген якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 90 ел 18.09.2015 Бүген якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 90 ел
Танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган.

Алар даны мәңгелек 14.09.2015 Алар даны мәңгелек
12нче сентябрь көнне Алан авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды.

Арча районы Мөндеш авылында балалар бакчасы ачылды 11.09.2015 Арча районы Мөндеш авылында балалар бакчасы ачылды
11 сентябрьдә Мөндеш авылында республика президент программасы кысаларында төзелгән 50 урынлы балалар бакчасы ачылды. Тантанада муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.

Тиздән Гариф Ахуновның тууына 90 ел 11.09.2015 Тиздән Гариф Ахуновның тууына 90 ел
18 сентябрьдә киң җәмәгатьчелек якташыбыз,татар халык язучысы Гариф Ахуновнын тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан 10 сентябрьдә язучының кызы Наилә Ахунова Арча җирлегендә булды. Арча белән язучыны күп нәрсә бәйли,ул әсәрләрендә якташларының язмышын сурәтли.

Арчада иң чибәр татар кызлары 10.09.2015 Арчада иң чибәр татар кызлары
Бүген (10 сентябрь) Арча Мәдәният йортында «Татар кызы–2015» Бөтенроссия конкурсының зона сайлап алу бәйгесе үтте. Анда Арчадан эшмәкәр Җәмилә Яруллина, Сабадан балалар бакчасының музыка укытучысы Миләүшә Рамазанова, Әтнәдән Арча педагогия көллиятенең 5 курс студенты Айсылу Гарипова, Югары Осланнан рус телле балаларга татар теле укытучысы Гөлфия Абдуллина һәм Кукмарадан укытучы Регина Хәкимҗанова катнашты

Балалар шагыйрәсе Мәрзия Файзуллина Арчада. 10.09.2015 Балалар шагыйрәсе Мәрзия Файзуллина Арчада.
9 сентябрь көнне якташыбыз,балалар шагыйрәсе Мәрзия апа Фәйзуллина Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда булып биредәге күргәзмәләр, аның эшчәнлеге белән танышып китте. Әлеге очрашуны Казан арты тарих- этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов оештырды

Көзге муллык 09.09.2015 Көзге муллык
8 сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район хуҗалыклары 45115 гектардагы игеннәрне урып-җыйдылар. Бу барлык мәйданнарның 87 проценты

Арчада яңа балалар бакчасы һәм Җиңү паркы ачылды 03.09.2015 Арчада яңа балалар бакчасы һәм Җиңү паркы ачылды
Арчада бер көндә балалар бакчасы һәм Җиңүнең 70 еллыгы паркы ачылды.

Казанбаш мәктәбе ярты гасырдан соң 01.09.2015 Казанбаш мәктәбе ярты гасырдан соң
Белем көнендә Казанбаш мәктәбе укучылары мәктәпкә аяк баскач танымый торганнардыр, мөгаен. 1967 елда ишекләрен ачкан мәктәп быел өр–яңа сулыш кичереп, яңартылып, укучыларын кабул итте.

Арчада ат чабышлары үткәрелә 25.08.2015 Арчада ат чабышлары үткәрелә
29 август көнне шәһәр көне уңаеннан Арча ипподромында ат чабышлары үткәрелә. Теркәлү иртәнге 8 сәгатьтән 10 сәг.30 минутка кадәр дәвам итә.Ат чабышы 11 сәгатьтә башлана.

Арчада "Әдәби мәйдан" узды 18.08.2015 Арчада "Әдәби мәйдан" узды
17 август Арчаның Свердлов урамында районның үзешчән сәнгать осталары катнашында «Әдәби мәйданчык» дип исемләнгән кичә узды.

Кытай татары Арча төбәгендә туганнарын эзли 07.08.2015 Кытай татары Арча төбәгендә туганнарын эзли
Арча педагогика көллиятендә “Безнең мирас” журналы хезмәткәрләре кунакта булды. Ә иң кызыгы — очрашуда Кытайдан килгән милләттәшебез Гыйззәтулла Хәсән белән аралашу булды.

Событие 8 03.04.2015 Событие 8
Кичә (26 март) Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Анда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнашты.

Кичә (26 март) Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды 27.03.2015 Кичә (26 март) Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды
Кичә (26 март) Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Анда безнең районнан чыккан бик күп күренекле кешеләр катнашты.

Арча якташлыгының чираттагы очрашуы булды Арча якташлыгының чираттагы очрашуы булды
Бүген, 5 нчы апрель көнне,  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы булды. Быел Казандагы традицион очрашу Театр елына багышланды.

Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсендә арчалылар да катнашты Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсендә арчалылар да катнашты
5 нче декабрьдә Кәрим Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил бүләге лауреаты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе булды.

Арча районының алдынгы игенчеләре Арча районының алдынгы игенчеләре
“Игенче” ширкәтеннән Нияз Йосыпҗанов “Класс Тукано” комбайны белән 10729 центнер ашлык суктырды.

“Венета” ширкәтеннән Рәлиф Ильясов “Акрос” комбайны белән 7775 центнер ашлык суктырды.

“Северный ширкәтеннән Кадыйр Шәкүров “КЗС–812Т” комбайны белән 7223центнер ашлык суктырды.

“Ватан” ширкәтеннән Илмир Заһидуллин “ДОН–1500Б” комбайны белән 3827 центнер ашлык суктырды.

“Мәрҗани” ширкәтеннән Наил Садриев “Макдон” комбайны белән 785 гектарда игеннәр урды.

“Северный” ширкәтеннән Ринат Нәбиуллин “Челенджер” комбайны белән 631 гектарда игеннәр урды.

“Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиуллин “Нью-Холланд” тракторы белән 2445 гектарда җир эшкәртте.


Новости 3501 - 3536 из 3536
Страницы: