Регистрация   ?
 
 

События

“Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый” 17.09.2023 “Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый”
Дәресләр алып бара, шигырьләр, көйләр иҗат итә, дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керә – болар барысы да Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов турында.

70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрәсе иде дә бит... 16.09.2023 70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрәсе иде дә бит...

Арча Мәдәният йортында гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Наил Габдрахмановны искә алу кичәсе узды. Анда аның гаиләсе, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, якын иткән кешеләр катнашты.

Соңыннан зиратка бардылар, аның рухына дога кылдылар

«Казан арты» музее хезмәткәрләре Балтачта китап тәкъдир итте 15.09.2023 «Казан арты» музее хезмәткәрләре Балтачта китап тәкъдир итте

«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Балтач районы Чутай авылында “Тарихта калган еллар” исемле китапны тәкъдим иттеләр.

Китапның төп герое Хәкимов  Фәтхрахман Хәким улы Чутай авылында туып-үскән. Ул 1963нче елда Арча районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгеләнә. Хәкимов  Фәтхрахман  Хәким улы  1982 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче бу вазыйфаны башкара.

Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 14.09.2023 Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Бүген, 14 сентябрь көнне якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның туган көне! 

Хөрмәтле Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли! 

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты 14.09.2023 Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты
Республика буенча 78 авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән.

Шушы көннәрдә Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.

Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды 13.09.2023 Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин батырлыгында тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...

Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.

“Инвестор“ җимерүне дәвам итә 13.09.2023 “Инвестор“ җимерүне дәвам итә

Складларны ватып-ишеп бетергәч ындыр табагына тотынганнар, “ЗАВ-10“ны кискәләгәннәр,  металлдан булган һәр нәрсәне ваталар, җимерәләр.

Бу башбаштаклыкны оештыручыларга карата ник чара күрмиләр, дип шалтыраталар безгә.

Районыбыз горурлыгы, алар! 12.09.2023 Районыбыз горурлыгы, алар!
12 сентябрьдә Арчада бик матур тантана булды – район хакимияте каршында Арча районының шәрәфле гражданнарының Мактау тактасы ачылды.

Районыбызда игътибар көтеп яткан ядкәрләр бар 11.09.2023 Районыбызда игътибар көтеп яткан ядкәрләр бар
Симетбаш авылында күп тапкырлар булган бар. Бу юлы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән алдынгы комбайнчыларны бүләкләгәннән соң басу ягыннан килеп кердек. Шунда агач-куаклар арасында посып утырган кечерәк кенә бинага күз төште.

Яңа Кырлайда Ат көне 10.09.2023 Яңа Кырлайда Ат көне
Атлар 160км, 120, 100, 80 һәм 40 км.га чаптылар. Сәгать иртәнге 4 тулып киткәч, ике ат 120 км.га кузгалды. Озын арага барысы 19 ат чапты. Быел атлар азрак,диделәр. Чөнки Россия күләмендәге ярыш. Халыкара ярыш булса, катнашучылар да күбрәк булыр иде. Башта яңгыр явар дип куркыткан иде, яумады. Көндез кыздырып та алды.

Бүген, 9 сентябрьдә, Яңа Кырлайда «Ат көне» була 09.09.2023 Бүген, 9 сентябрьдә, Яңа Кырлайда «Ат көне» була
Ул үзе бер бәйрәм була. Ат ярышлары, төрле кызыклы уеннар, концерт... Кыскасы, килегез, күрегез бу бәйрәмне!

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! 08.09.2023 Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арчаның 6нчы мәктәбенең үз гимны бар хәзер 07.09.2023 Арчаның 6нчы мәктәбенең үз гимны бар хәзер
1 сентябрьдә республикабыз мәктәпләрендә, шау-гөр килеп, Белем бәйрәме узды. 
Мәктәптә уку еллары кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган чор ул. Белгәнебезчә, Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 868 укучысы, 35 сыйныф комплекты, 56 укытучысы булган белем йортында матур бәйрәм узды. Бу уку елында мәктәпкә 1нче сыйныфка  79 бала укырга керде.

Мин авылны яратам, моннан китәргә исәп юк... 06.09.2023 Мин авылны яратам, моннан китәргә исәп юк...

“Ашытбаш“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин әлеге хуҗалыкта яңа кеше. Әмма кешеләрне өйрәнергә өлгергән инде ул. Алар бик кадерле биредә.

“Җайларыннан гына торабыз, каты бәрелергә дә ярамый үзләренә, – ди ул. – Араларында алтынга тиңнәре бар. Менә Рамил Сибгатуллин – шуларның берсе. Бер үзенә ике комбайн, тракторы да бар

Бәхетле кешенең буш вакыты булырга тиеш түгел 05.09.2023 Бәхетле кешенең буш вакыты булырга тиеш түгел

Сәгыйдә Гаязова: “Мин әтигә охшаган – паровоздан алда барырга кирәк. Алдагы кешене куып җитеп узып китәргә, арттагысын уздырмаска”

Арчада яшәүче хезмәт ветераны Сәгыйдә ханым белән өендә очраштык. Соңгы елларда ул аеруча ачылып китте. Сәбәбен беләсе килде.

Ленар Шакиров: «Умартачылык җиңел хезмәт түгел, гел табыш кына китереп тормый» 04.09.2023 Ленар Шакиров: «Умартачылык җиңел хезмәт түгел, гел табыш кына китереп тормый»
Ленар Шакиров турында ел саен диярлек язып торабыз, “Курса МТСы“ ширкәтендә ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. Район, республика конкурсларында җиңүләр яулап тора. Россия конкурсында республика данын яклады һәм тагын якларга әзерләнә.

Урта Пошалымда сыйныфташлар очрашты 03.09.2023 Урта Пошалымда сыйныфташлар очрашты
50 елдан соң класташлар очрашуы. Урта Пошалым мәдәният йортында 50 елдан соң класташлар очрашуга җыелды. "Бик күңелле булды. Балачагыбызны, укытучыларыбызны, мәктәп  елларын искә алыдык " -диеп үзенең сөенече бн уртаклашты Иҗау шәһәреннән кайткан апам Гөлфәния Гатиятуллина (фотода ак яулыктан). Оештыручыларга, мәдәният җитәкчесе Илсия Самигуллинага Аллаһның рәхмәте булсын, диде.

Беренче кыңгырау беренче тапкыр чыңлады 02.09.2023 Беренче кыңгырау беренче тапкыр чыңлады

Арчадагы Г. ЯКурсави исемендәге күппрофильле лицей кичә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы төстә файдалануга тапшырылган иде. Бүген ул үзенең укучыларын кабул итте.

Лицейны ачу тантанасын район башлыгы Илшат Нуриев башлап җибәрде.

Лицей ишекләрен ачты! 01.09.2023 Лицей ишекләрен ачты!

Татарстан Республикасында яңа уку елында унбер яңа мәктәп төзелде. Шуларның берсе безнең районда.

31 август көнне Арчада Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейны файдалануга тапшыру тантанасы булды.

Ул видеоконференция режимында үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, педагогларны яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар теләде, Белем көнен бүгенге вәзгыятьне истән чыгармыйча, югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.

Яңа Кырлайда “Ат көне“ үткәрелә 31.08.2023 Яңа Кырлайда “Ат көне“ үткәрелә
2023 елның 9 сентябрендә Яңа Кырлай авылында “Ат көне“ үткәрелә. Анда атлар белән күп төрле бәйгеләр уздырылачак. Төрле конкурслар да була. Рәхим итегез!

Арча стадионында Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үттеләр 30.08.2023 Арча стадионында Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үттеләр
29 август көнне кич Үзәк стадион җыр-бию, уеннардан гөрләп торды. Балалар мәйданчыгында нәни дусларыбыз өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды. Милли йортларда иҗат коллективлары чыгыш ясады, халкыбызның "Наза", "Түбәтәйле", "Капка" һ.б уеннар уйнатылды.

Арчада бәйрәм концерты узды 30.08.2023 Арчада бәйрәм концерты узды
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчән артистларыбыз белән бергә илебезнең төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективлары да чыгыш ясады.

Яңа Кенәр, тирә-як авыллар халкына нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр 29.08.2023 Яңа Кенәр, тирә-як авыллар халкына нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр

Узган елның 2 ноябрендә эш башлаганнар. Шул вакыт эчендә гуманитар ярдәм белән сигез йөк озатканнар. Беренче машина 26 ноябрьдә китсә, соңгысы әле шушы көннәрдә генә барып кайткан.

Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева белән көтмәгәндә очраштык. Моңа кадәр аралашуыбыз сәлам бирү, хәл сорашудан үтми иде. Аның волонтерлар төркемендә икәнен белгәнгә, бу юлы шул хакта сорашырга булдык.

Подведены итоги республиканского конкурса «Лучшее землячество года Республики Татарстан» 28.08.2023 Подведены итоги республиканского конкурса «Лучшее землячество года Республики Татарстан»
Награждение лучших землячеств по итогам 2022 года состоялось сегодня в Совете муниципальных образований Республики Татарстан. Мероприятие прошло в рамках заседания Координационного совета землячеств Республики Татарстан.

Ачлыктан тилмерүче Хәмдия язмышын кино итү төнендә: «Алмаз абый, гыйбатрак сөйләш әле» 27.08.2023 Ачлыктан тилмерүче Хәмдия язмышын кино итү төнендә: «Алмаз абый, гыйбатрак сөйләш әле»

Кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильмын төшереп бетереп килә.

Съемкаларның соңгы көннәренең берсе Питрәч районының Чыты авылында иде. Эш барышын күрергә дип, Чытыга килдем. Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Гөлчәчәк Хафизова Чытыга бара иде, мин дә алар машинасына сыйдым – рәхмәт Алмазга!


Һәр атнаның сишәмбесендә Арча районындагы төзелеш объектларында планлаштыру үтә 27.08.2023 Һәр атнаның сишәмбесендә Арча районындагы төзелеш объектларында планлаштыру үтә

Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне  төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!

Шура авылында 46 урынга күп функцияле үзәк төзелеп бетеп килә, эчке эшләрне, территорияне төзекләндерүне төгәллисе бар. Ниһаять, авыл халкының хыялы тормышка аша. Шуралар бик лаек моңа!

Бәхетле картлыгына сөенеп яши 26.08.2023 Бәхетле картлыгына сөенеп яши

Арча мөхтәсибәте өлкәннәрне олылый, аларга үзенең хөрмәтен һәм ихтирамын күрсәтә.  

Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин Арча станциясендә яшәүче Дания апа Әсхетдинованы 91 яшь тулуы белән котлады, аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Дания апа үз гомерендә ниләр генә күрмәгән. Малмыж районының Татар Кунбашы авылында туа ул. Гаиләдә өч кыз. Әти-әнисе колхозда. Шулай яшәп ятканда сугыш башлана. Өч карт белән өч кечкенә кызны урман кисәргә җибәрәләр. Ул вакытта Дания икенче сыйныфка күчкән генә була.

Съемки татарского фильма «В мае сорок четвертого» подходят к завершению 25.08.2023 Съемки татарского фильма «В мае сорок четвертого» подходят к завершению
В Пестречинском районе завершаются съемки татарского фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого») по одноименному произведению народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха. В фильме рассказывается история татарской девушки Хамдии, на плечи которой легли все тяготы войны.

Арчада мәктәп ярминкәсе гөрли 25.08.2023 Арчада мәктәп ярминкәсе гөрли
Бу көнне елдагыча Арча халкы көтеп алды. Чөнки мәктәп ярминкәсеннән арзан бәядән күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш, кышка сакларга дип консервланган әйберләр һәм башка кирәк-яраклар туплап калырга була. Бүген дә халык бик күп килгән иде. Һәр мәктәп бик нык әзерләнгән. Сатыласы әйберләргә генә түгел, бизәлешкә, аларны, үзләрен тәкъдим итүгә дә зур урын биргәннәр. Нәкъ бәйрәм төсен алган ярминкә. Шунда гына концерты бара, паркта - чәчәкләр күргәзмәсе оештырылган. Андагы матурлыкка - исең китәрлек.

Балаларны сөендерә алуыбызга шатмын 24.08.2023 Балаларны сөендерә алуыбызга шатмын

“Бердәм Россия” сәяси партиясе быел да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе игълан итте.

Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, анда район оешмалары җитәкчеләре катнаша.  

Һәрвакыттагыча, быел да акция кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрдәге, шулай ук әтиләре мобилизациягә алынган балаларгада уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырыла.

«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә 23.08.2023 «Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә

«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә.

«Алдагы көннәрдә Питрәчтә һәм Юдинода төшердек. Ике көн Әтнәдә төшерәсе калды», – диде фильмның режиссёры Александр Далматов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Арчада мәктәп ярминкәсе көтелә 23.08.2023 Арчада мәктәп ярминкәсе көтелә
26 август, шимбә көнне Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданда мәктәп ярминкәсе уздырылачак. Башлану вакыты - иртәнге сәгать 7.

Беренче сыйныфка баручы Нәфисәгә «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды 22.08.2023 Беренче сыйныфка баручы Нәфисәгә «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды
«ТАТМЕДИА» агентлыгы традиция буенча, быел да, редакция хезмәткәрләренең беренче сыйнфка баручы балаларына бүләкләр әзерләде

Арчалар Балык Бистәсенә «Бистә шәле» фестиваленә бардылар 21.08.2023 Арчалар Балык Бистәсенә «Бистә шәле» фестиваленә бардылар
Арчаның "Яшь йөрәкләр" ансамбле катнашты анда. Күргәзмәләр, чыгышлар карап, бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр алып, чәйләр эчеп, күпме тәэсирләр алганнар, бик күңелле булган.  Йөреп, катнашып, җиңүләргә ирешергә язсын!

Кәче халкының зары бар 20.08.2023 Кәче халкының зары бар

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Кәче авылы кешеләре белән очрашты.

Очрашуда Экология министрлыгының Төньяк территория идарәсе, Арча сөт комбинаты, “Водоканал-Сервис“ ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
Кәче халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – авыл уртасыннан агучы Казансу елгасының пычрануы. Бу бүген генә туган проблема түгел. Сөт комбинаты, крахмал заводы аны дистә еллар буе пычратып килделәр, әле ул елларда елга мул сулы иде. Шуңа күрә елга бер-ике тапкыр шаулашып алалар да, шелтә-кисәтүләр ясап тынып калалар иде.

Төзегәннең киләчәге бар 18.08.2023 Төзегәннең киләчәге бар
15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән шул объектларда булдык.
Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне  төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!

Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары 17.08.2023 Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары
“Казан арты” тарих-этнография музее “Туган ягым - яшел бишек” проекты кысаларында оештырылган  “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” исемле күргәзмәне  велоэкскурсиядә катнашучы яшьләргә тәкъдим итте. Күргәзмә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, күренекле Арча ягы шәхесләренә багышланган. Велоэскурсиядә катнашучылар , шулай ук оештыручылар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.

“Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде” 16.08.2023 “Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде”

Асия апаның күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри, әлегә кадәр хәтердән зарланмаган, соңгы вакытта гәҗит укый алмый башлаган, шуның өчен борчыла.

Шекә авылында яшәүче Асия апа Шәйхиевага йөз яшь тулды. Олы юбилеен ул балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары арасында билгеләп үтте.

Бар бала да букчалы булды 15.08.2023 Бар бала да букчалы булды

Апаз урта мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!“ акциясе кысаларында матур кичә үтте.

Бирегә быел Апаз авыл җирлегендәге мәктәпләргә беренче сыйныфка керәчәк балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде.

Киләчәктә дә бергә булыйк 14.08.2023 Киләчәктә дә бергә булыйк
2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына 3233 кеше язылды. Бу узган елның икенче яртыеллыгына караганда күпкә артык.

Арча стадионында физкультурачылар көне билгеләп үтелде 13.08.2023 Арча стадионында физкультурачылар көне билгеләп үтелде
Бу бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр дә, велосипедта йөрүчеләр дә билгеләп үтә ала. Россиякүләм Физкультурачы көне быел 12 августка туры килде

Күлтәснең Күлтәсие бар! 12.08.2023 Күлтәснең Күлтәсие бар!
Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләр Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни белән беррәттән атала торган тагын бер якташыбыз бар әле безнең. Сүз Шәмсетдин Күлтәси турында бара һәм, дөресен әйткәндә, аның кем икәнлеген белүчеләр аздыр.

Арчалар сәяхәттән кайтты 11.08.2023 Арчалар сәяхәттән кайтты
Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр... Ташламалы юлламалар белән автобуста Мәскәүгә, Санк-Петербургка, Төньяк Кавказга, самолетта Абхазиягә, теплоходта Түбән Новгородка, әле яңа гына автобуста Чабаксарга бардылар.

Рәмзия - районда бердәнбер хатын-кыз комбайнчы 10.08.2023 Рәмзия - районда бердәнбер хатын-кыз комбайнчы

Арча районындагы бердәнбер хатын-кыз комбайнчы «Ташкичү» ширкәтендә эшли.

8 августта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район хатын-кызлар Советы рәисе Альмира Гатауллина Рәмзия Хәбибуллина белән басуда очраштылар.  Альмира Гатауллина аңа Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.

Рәмзия ире Рәдиф белән озак еллар комбайнда эшли. Аларның бергә гаилә коруларына 35 ел тулды. Киләсе елга икесенең дә юбилейлары булачак. 


Истәлек тактасын ачу 09.08.2023 Истәлек тактасын ачу
Арчаның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләре һәм РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимовка багышланган истәлек тактасын ачу чарасы узды.

Айван авылында «Авылым кичләре». Кайтып киләм авылыма.... Туган өем тарта мине... 08.08.2023 Айван авылында «Авылым кичләре». Кайтып киләм авылыма.... Туган өем тарта мине...
Айван мәдәният йорты бакчасында авылдашлар җыелды. Арча станциясеннән дә килгәннәр иде. Авылдашлар күп җыелды. Афәрин, оештыручылар! Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Гөлзилә Миңнуллинага, Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева һ.б. рәхмәт. Шундый матур, дулкынландыргыч очрашу булды. Казаннан артистлар да кайткан иде. Авылым кичләре Рәдиф Исмәгыйлев башкаруында "Айваным" җыры белән башланып китте. Бәйрәмне җыр, бию ансамбльләре дәвам итте. 

Югары Пошалымда яшәүче Рөстәм Зыятдинов: «Булышырга авылның мулласы гына килде, башка кеше күренмәде» 07.08.2023 Югары Пошалымда яшәүче Рөстәм Зыятдинов: «Булышырга авылның мулласы гына килде, башка кеше күренмәде»

Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов башка беркемгә дә ошамаган, шуңа аны төрле кеше төрлечә кабул итә.

Мин үзем, мәсәлән, андый кешеләргә хөрмәт белән карыйм. Узган ел мин аның турында: “Кайберәүләр кебек диванга кырын ятып, көнбагыш чертләтеп, телевизор карап ятса ни була инде? Юк, һаман нәрсәдер җитми аңа”, – дип язган идем.

Арчада узган велосәяхәттә 100дән артык кеше катнашты 06.08.2023 Арчада узган велосәяхәттә 100дән артык кеше катнашты

21 июль көнне шәһәрдә велосәяхәт узды. Аның максаты шәһәрдәге велосипедчылар өчен яңа юлларны сынап карау, Арчаның тарихы һәм бүгенгесе белән якыннан танышу, аның үсешен күзаллау иде.

Ул көнне тагын бер кат велосипедта йөри алмавыма үкендем. Балачакта өйрәнергә мөмкинлек булмады, яшьлектә булганыннан да файдалана алмадым, хәзер терсәкне тешләргә соңарып барам бугай инде. Үзем ул көнне велосипедчылар арасында булып, андый тәэсирләрне кичерә алмасам да, кызыгып читтән күзәтү дә ниндидер бер рәхәтлек бирде. 

Безнең Ленар – чемпион! 06.08.2023 Безнең Ленар – чемпион!
Безгә бирү өчен, дип уйламагыз тагын, республика күләмендә 26 июльдә узган бәйгеләрдә яулап алган бүләкләре ул аның. Дәү кубок, чемпион тасмалары, Рәхмәт хатлары, медальгә кадәр бар.
Фотога төшкәндә дә үзенең кочагына гына сыймады, аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов ярдәмгә килде.

Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиева йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте 05.08.2023 Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиева йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Узган атнада Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиеваның йөз яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Йөзьяшәр әбине котларга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.

Ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашу 04.08.2023 Ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашу

Арча район башлыгы Илшат Нуриев 4 августта мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашты.

Очрашуда район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, хәрби комиссариат, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчеләре катнашты.

Афәрин, авылдашлар! 03.08.2023 Афәрин, авылдашлар!
- Авылдашыбыз Рөстәм Зыятдинов елганы бияп, күл ясады, балыклар җибәрде, - дип сөйләде Гөлгенә. - Күлнең суы ага торган итеп эшләнде. Бүген дә анда эш бара. Авылдашлар Рөстәм Зыятдинов белән Нуриев Фирдинат кул тирәсендәге юлга  асфальт җәяләр. Шулкадәр әйбәт итеп басма ясап куйганнар. Күпме хезмәт! Афәрин! Аллаһның рәхмәте булсын сезгә, авылдашлар!

Урам халкы чаң суга 02.08.2023 Урам халкы чаң суга
Илфат Шакиров: “Юл һәлакәте булып берәр кеше үлсә, шунда ук программа да барлыкка килә, акчасын да табалар”.
Арчаның Вахитов урамында район һәм шәһәр җитәкчеләре бер төркем халык белән очрашып, аларның зарын тыңлады.

«Каурый каләм»нәр «ТатАрчаҖәй» ял итү аланында 01.08.2023 «Каурый каләм»нәр «ТатАрчаҖәй» ял итү аланында
Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгъзалары Арча педагогия көллиятендә "ТатАрчаҖәй" ял итү аланында ял итүчеләр белән очрашты. Бу аларның анда беренче генә булулары түгел. лагерьның беренче сменасы барышында да бик матур кичә үткән иде. Һәм яңадан безнекеләр төрле төбәкләрдән килеп ял итүче егет һәм кызларны үзләренең чын татар телендәге иҗатлары белән таныштырды. 

Арчадан «Әлифба» командасы беренче урынга лаек булды 28.07.2023 Арчадан «Әлифба» командасы беренче урынга лаек булды
Болгар шәһәрендә  «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары узды.
  «Аулак өй – көрәш» төбәкара конкурсы милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында үткәрелә.

Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды 27.07.2023 Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды

Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Фестивальда катнашу өчен төрле төбәкләрдән 84 коллектив гариза биргән.

«Сөлгеле капка» фольклор фестивале безнең районда икенче тапкыр үткәрелә. Узган елны 48 гариза килгән булса, быел гаризалар саны 80нән артык. Гаризалар төрле өлкәләрдән һәм якын тирәдәге Мамадыш, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан килде.

Арчада «Автоледи - 2023»тә кем җиңде? 26.07.2023 Арчада «Автоледи - 2023»тә кем җиңде?
22 июльдә Арчада хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында «Автоледи - 2023» осталык ярышлары булды.Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен һәм фигуралы йөрүдә дә күнекмәләрен исбатладылар.

Юбилеең белән! 25.07.2023 Юбилеең белән!
Районыбызның иң абруйлы хуҗалык җитәкчеләренең берсе Рөстәм Габдуллаҗан улы Хәйруллинга 60 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хезмәттәшләре, дуслары килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Кубок – Кырлайда! 24.07.2023 Кубок – Кырлайда!
Узган шимбәдә узган киңәшмәдә терлекчелектә беренче яртыеллыкка һәм июнь аена йомгак ясадылар. Район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Күчмә кубокка “Кырлай” ширкәте лаек булды. “Яңарыш” ширкәте икенче, “Северный” ширкәте өченче урында.   

Катык эченнән акча эзләдем. Аны табуы бик җиңел, алу кыен икән 23.07.2023 Катык эченнән акча эзләдем. Аны табуы бик җиңел, алу кыен икән
Питрәч урманы ул көнне гөрләп торды. Җыр-бию тынмады, уеннар, ярышлар алышынды, рәхмәт хатлары ияләрен тапты.

Узган җомгада Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел Сабада булган иде.

Арчада зона киңәшмәсе 22.07.2023 Арчада зона киңәшмәсе
21 июльдә "Игенче" ширкәте базасында игеннәрне урып-җыю, көзге чәчү һәм башка мөһим эшләргә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фттахов, район башлыгы Илшат Нуриев  11 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Арча буйлап велоэкскурсия үтте 21.07.2023 Арча буйлап велоэкскурсия үтте
Бүген Арчада велоэкскурсия булды.Анда велосипедта йөрергә яра канике йөздән артык кеше катнашты. Өлкәннәр, яшьләр, балалар да бар иде Спорткомплексы яныннан башланвп китте һәм шәһәрнең күп урыннарыннан үтеп, стадионда тәмамланды ул. Анда инде бергәләп коймак белән чәй эчтеләр. Шәһәр белән дә таныштылар, энергия дә тупладылар.

Арчада «Автоледи-2023» бәйгесе була 20.07.2023 Арчада «Автоледи-2023» бәйгесе була

Ул 22 июль көнне узачак.  Үзләрен сынап карарга телүче хатын-кыз транспорт белән идарә итчеләрне көтәләр. Бәйге иртәнге тугызынчы яртыда башлана. ДОСААФ оешмасы территориясендә узачак.

Алар бер-берсен бер күрүдә ошаталар 19.07.2023 Алар бер-берсен бер күрүдә ошаталар
Шушмабаштан Рәмзия белән Габделфәт Кәримовларны балалары Арчага кунакка чакыра. Район Мәдәният йорты янында очрашырбыз, диләр. Менә алар Мәдәният йорты янына килеп туктадылар. Ашыкмый гына машинадан төштеләр. Ә аларны каршы алучы юк... Килеп җитмәделәрме икән?! ЗАГС мөдире Фәридә Бәхтиярова яннарына килеп, исәнләшеп, әйдәгез эчкә керәбез, дип дәште. Аптырашып иярделәр...

Бергә яшәүләре бик күңелле 16.07.2023 Бергә яшәүләре бик күңелле
Парлап яшәүләре бик күңелле
Авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр арасыннан 18 гаиләне сайлап алганнар икән, димәк, алар мондый зурлауга лаек.

10 июль көнне район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым районның иң күркәм гаиләләрен тантаналы кабул итте.

Журналистлар сабантуенда 15.07.2023 Журналистлар сабантуенда
Кичә Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Җигелгән атта җырлап, биеп күңелле итеп бирнә җыйдылар. Һәр редакция үз бирнәсен әзерләп килгән иде. Артистлар күңелне ачты. Урман уртасындагы аланда уенлы, ярышлы, көрәшле бәйрәм гөрләде.

Урак өсте башлана 14.07.2023 Урак өсте башлана
14 июльдә “Игенче” ширкәте базасында игеннәрне урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Тренер Газинур Юнысович укучысы Алмаз белән горурлана 13.07.2023 Тренер Газинур Юнысович укучысы Алмаз белән горурлана
Арчадан Алмаз Закировны мәктәп елларыннан беләбез. "Арча"спорт комплексында таэквон-до секциясендә шөгыльләнде. Тренеры Газинур Юнусович Борханов. Без Алмазның җиңүләре турында язып тордык. Татарстан, Россия, Европа чемпионы! Әтисе Илфат Закиров районның таэквон-до федерациясе рәисе. Аның ярдәмен һәрчак тоеп торалар. Алмаз Арчаның 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Аның исеме районның "Йолдызлар аллеясы"на кертелде. Әле яңа гына Казанның Архитектура-төзелеш университетын тәмамлады. Кызыл дипломга! 

Сагынып гомер иттем 12.07.2023 Сагынып гомер иттем

Җан авазы. Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинова яза.

САГЫНЫП ГОМЕР ИТТЕМ

Бу көннәрдә март аеның җылы кояшына, йомшак тәңкә карларына, ак бураннарына да сөенеп, якты дөньяга аяк баскан һәр иртә - кичемә шатланып яшәп ятам. Бу язны бик сагы нып, көтеп алдым.Яшь тә үзенекен итәдер инде, көздән үк кәефсезләнеп йөрдем дә, урын га ук ятып, озак кына авырып алдым. 38,5 градус температура белән ята идем, өй теле фоны чылтырады, барып трубканы алдым. 

Без бүген «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Айрат Әүһәдиев гаиләсендә булдык 11.07.2023 Без бүген «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Айрат Әүһәдиев гаиләсендә булдык
Яңа Иябашта Айратның хатыны Алсу, кызлары Адилә, Алия, Әминә каршы алды безне. Бик ачыклар. Өйләре ялт иткән. Айрат бөтен нәрсәне үзе эшли икән. Төзелештә эшләгән. 43 яшьтә. Ә Алсу өйдә балалар белән. Кечкенәсе 5 яшьлек Әминә әтисенең фуражкасын киеп "Россия" дигән җырны да җырлап күрсәтте. Айрат апрельдә ялга кайтып киткән. "Китәргә бер атна калгач, кулы шеште, - дип сөйләде Алсу. - Әйдә больницага дигәч, юк бармыйм, барсам, мине монда калдыралар, мин анда кирәк, минем анда иптәшләр, диде.

Арчага эшлекле сәфәр белән кунаклар килде 10.07.2023 Арчага эшлекле сәфәр белән кунаклар килде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.

Тыва Республикасы Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Алик Кертик-оолович Монгуш һәм авыл хуҗалыгы министры Алдай-Мерген Алдандайович Ховалыг Арча районына эшлекле сәфәр белән килделәр. Кунаклар Яңарыш агрофирмасында терлекләрне ашату, тәрбияләү технологияләре һәм терлекчелектәге программалар белән таныштылар, азык әзерләү үзәгендә булдылар. Ихлас кооперативында һәм Арча сөт заводында сөт кабул итү пунктын карадылар, премикслар һәм сөт продукцияләре эшләү линияларының эшчәнлеге белән таныштылар.

Арчада гаилә көне уңаеннан гаиләләр ярышты 09.07.2023 Арчада гаилә көне уңаеннан гаиләләр ярышты

Җомга кичендә Арча стадионында гаиләләр катнашында “Бергә күңелле” исемле гаилә марафоны үтте. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.

Арчаның 1, 2, 6нчы мәктәпләреннән, 5нче гимназидән килгән 18 гаилә бергә төрле кызыклы ярышларда катнашты. Әтиләр дә, әниләр дә, балалар үзләре дә стаионны гөрләтте. Рәсем дә ясадылар, велосипедта да ярыштылар, гаиләләренә кагылышлы кызыклы сорауларга да җавап бирделәр һ.б. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары үзләренең матур җырлары белән куандырды.

Мөселман яшьләре ял итте 08.07.2023 Мөселман яшьләре ял итте

Узган атнада иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.

Авыл мәктәбенең спорт мәйданнарында ярышлар барса, аерым мәйданчыкта кечкенә балалар өчен дини уеннар узды. Балалар өчен тәм-томнар, уен чаралары һәм корбан итеннән пешерелгән пылау белән кайнар чәй  – бар да бушка иде.

Арча сыеры вице-чемпион! 07.07.2023 Арча сыеры вице-чемпион!
"Кыр-2023" Бөтенроссия көне кысаларында нәселле сөтле сыерлар үрчетү буенча конкурс җиңүчеләрен билгеләделәр. Кыр көне "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә үтте. Өч призлы урын билгеләнде. Гранд чемпион - Яшел Үзән районы "Идел артында нәсел эше". Чемпион - Мөслим районы "Август Мөслим". Вице- Чемпион Арча районы "Яңарыш" хуҗалыгы. "7 төрле параметрлар буенча бәя бирелде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. -  "Яңарыш" агрофирмасы сыеры 3 урынны алды. Көнгә 40 литр (бер савуга 2 чиләк!) сөт бирә. "Яңарыш" агрофирмасы көнгә уртача һәр сыердан 32 литр сөт сава". Котлыйбыз!

Югары Пошалымда 12 сыер калган.. 06.07.2023 Югары Пошалымда 12 сыер калган..

5 июльдә өч Пошалым авылының пайчылар җыелышы булды. Урта Пошалым мәдәният йортына күптән моның кадәр халык җыелганы юк иде, диләр.

Җыелырлык та шул. 2019 елда инвестор килгәндә 607 сыеры булган “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә бүген нибары 63 сыер калган, атаклы Югары Пошалым фермасында нибары 12 сыер басып калган. Алары да юкка чыгачак.

Күпме терлекчесе, механизаторы булган хуҗалыкта шундый хәл. Булдыра алганнар Шурабашка кадәр барып эшләргә мәҗбүр. Ә без һаман авыллар нигә бетә, дип аптырап йөргән булабыз.


Арча районы атлары Малмыжда җиңеп кайтты 05.07.2023 Арча районы атлары Малмыжда җиңеп кайтты
"Айзат Сәләхов" фермер хуҗалыгының ике аты Киров өлкәсе Малмыж районы Калинино авылында үткән сабантуенда ярышта катнаштылар. Ярышта барысы 38 ат катнашкан. Чиста токымлы айгырлар ярышында (2 км) А. Сәләхов аты Адмирал 1нче килә. Бияләр арасында шулай ук А.Сәләхов аты Каталия бил кушаматлы ат финишка беренче килә. Финалда Адмирал шулай ук беренчелекне бирми. Ә Каталия бил өченче нәтиҗәне күрсәтә.  Җайдаклары - Сергей Изосимов һәм Зөлфәт Рамазанов. Котлыйбыз! 

Көллияттә чыгарылыш кичәсе 04.07.2023 Көллияттә чыгарылыш кичәсе
Арча агросәнәгать көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте. Тантана Мәдәният йортында үтте. Егетләр һәм кызларны көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев котлады. Яшьләргә яңа тормыш юлына ачкыч - дипломнар тапшырылды.

Гореф-гадәтләр елы уңаеннан арчалар Казан Сабантуенда никах күренешен тәкъдим итте 03.07.2023 Гореф-гадәтләр елы уңаеннан арчалар Казан Сабантуенда никах күренешен тәкъдим итте

Никахтан соң яшьләрне уфалла арбасына утыртып, аерылмыйча яшәгез, дип кияү мунчасына озаттылар.

Нәкъ элеккечә килеп чыкты ул. Мулла никах укыды, кода-кодагыйлар җырлашып бүләк алышты, аннан яшьләрне (Илназ Абзалов белән Ләйлә Хәкимова) кияү мунчасына озаттылар. Безнекеләр ишегалдына кергән республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны кияү ягыннан төп кунак итеп каршы алдылар.

Арчалар Мәскәүдә икенче тапкыр чемпион булдылар 02.07.2023 Арчалар Мәскәүдә икенче тапкыр чемпион булдылар
Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренеры Фәнил Һидиятуллин) Мәскәүгә тэг-регби ярышында катнашып, чемпион булдылар. 2012-2013 елгы укучылар. 5 А сыйныфыннан Дина Абдеева "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды.  Котлыйбыз! Финалда алар Яр Чаллы командасы белән уйнап, өстен чыктылар. Яр Чаллы командасы 2 нче урында, Ростов командасы 3 нче урында.

Арчалар уңыш яулый 30.06.2023 Арчалар уңыш яулый
Ит терлекләре буенча "Пионер" хуҗалыгы зоотехнигы-селкционеры Стройнова Светлана Юрьевна республикада 2нче урында. Котлыйбыз! 
 В Республиканском конкурсе среди зоотехников-селекционеров мясного скотоводства специалист ООО "ПХ Пионер" Стройнова Светлана Юрьевна показала второй результат. Поздравляем!

Арчалар теплоходта сәяхәткә чыгып киттеләр 29.06.2023 Арчалар теплоходта сәяхәткә чыгып киттеләр
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгьзалары - укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр өч көнлек сәяхәткә чыгып киттеләр. Безнең районнан барысы 19 кеше. Бүген юлга кузгалдылар. 30 июнь көнне Түбән Новгород шәһәренә килеп җитәселәр. Теплоходта күңелле. Программа эчтәлекле төзелгән. Концертлар, караоке, кино, мастер-класслар... Новгордта тагын сәяхәтләр оештырылачак. Күңелле яллар телибез!

Татарстан прокуроры Арчаның элекке прокуроры Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады 28.06.2023 Татарстан прокуроры Арчаның элекке прокуроры Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады

Арчага Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков килде. Ул прокуратура органнары ветераны Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа  «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Юбилярны бүләкләү турындагы Указны 2023 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Дус яшик, тату яшик, матур яшик 27.06.2023 Дус яшик, тату яшик, матур яшик

Кыз озатасы өйнең капкасы төбенә кадәр ачык. Аны озатырга күршеләр, туганнар җыелган, урам буйлап җырлап “Яшь йөрәкләр” килә

Урам буйлап килгән кияү машиналарын бөтен тирә-як каршы алды.
Ничек “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле анда килеп чыккан? Бу хакта без җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина белән сөйләштек.

Район күген балкытучы йолдызларыбыз бүләкләнде 26.06.2023 Район күген балкытучы йолдызларыбыз бүләкләнде

Район Мәдәният йортында “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләкләү тантанасы узды.

2022-2023 уку елында районыбыз мәктәпләрендә укучылар төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында барысы 136 призлы урын алган, шуларның 12се – җиңүче, 124е – призер. Әлеге укучылар район Мәдәният йорты сәхнәсен балкытты. 

Бүген якташыбыз  Гыймаев Илшат Сәхап  улының туган көне - 60 яшьлек юбилее! 25.06.2023 Бүген якташыбыз Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!

Бүген, 25 нче июнь көнне, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!

Илшат Сәхап улы Гыймаев 1963 елның  25 нче июньдә ТАССРның Арча районы Иске Муй авылында туа.

Авыз тутырып “әти“ дип әйтә алсаң иде... 25.06.2023 Авыз тутырып “әти“ дип әйтә алсаң иде...

22 июньдә илебез Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте

82 ел элек немец фашистлары СССР чикләрен үтеп кереп, тыныч йоклап яткан кешеләр өстенә бомбалар яудыра башлыйлар, халкыбыз өчен Бөек Ватан сугышы башлана.

Арчаларга бу коточкыч хәбәрне радио җиткерә. Сугышның беренче көнендә үк 1905-1918 елларда туган хәрби бурычлыларны мобилизацияләү турында Указ игълан ителә. Фронтка озатулар башлана. Китүчеләр үзләрен аямыйча Ватанны сакларга ант итәләр. 1941 елда хәрәкәттәге армиягә авыл хуҗалыгында, оешма, предприятиеләрдә эшләүче ир-егетләрнең яртысыннан артыгы алына.

Арчалар Казан Сабантуенда 24.06.2023 Арчалар Казан Сабантуенда
Бүген Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, районыбызның сәнгать осталары Казан шәһәрендә узучы Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясады. Кунакларга "Никах" йоласын күрсәттеләр. 

Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара узды 23.06.2023 Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара узды

Узган якшәбедә 56 хуҗалыгы булган район чигендә үк урнашкан Югары Оры авылында әнә шундый чара булып узды. 

Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара ул. Беренче тапкыр гына түгел, ел да үткәрелеп килә. Һәм моны оештыруда төп рольне 28 ел Югары Оры клубы мөдире булып эшләгән Мөнирә Вәлиева башкара. Кызы Лилия һәм ире Назыйм булышлыгы белән. 

Мәчетләрдә рухи-сәламәтләндерү курслары 23.06.2023 Мәчетләрдә рухи-сәламәтләндерү курслары

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Арча районы территориясендәге (шәһәрдә, авылларда)күп кенә мәчетләрдә Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза.

Малайлар һәм кызлар берничә көн дәвамында дин нигезләрен, тәһәрат алырга һәм намаз укырга өйрәнәләр, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата булган игелекләр турында беләләр. Шулай ук, саф һавада актив уеннар уздырыла. Бу балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай мөмкинлек.

Җиңү паркында хәтер көне үткәрелде 22.06.2023 Җиңү паркында хәтер көне үткәрелде
Сугыш башланганга 82 ел. 22 июнь таңы кешелк җәмгыятен тетрәткән көн. Кичен шәмнәр белән Җиңү паркына җыелдылар. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, Форпост, яшьләр бүлеге, район ветераннар советы - бар да паркта иде. Сугышта әрәм булган солдатларны, сугыш ветераннарын тскә алдылар. Алар рухына дога укыдылар. Сугыш чоры балалары Илдус абый Сәгьдиев, Рая апа Фәтхуллина да килгән иде. Алар сугыш афәте турында сөйләделәр, ил-көннәребез тыныч булсын дип теләделәр. 

Арчада сәләтле укучыларны котладылар 21.06.2023 Арчада сәләтле укучыларны котладылар
Район Мәдәният йортында районыбызның иң сәләтле, иң тырыш укучылары җыелды. Биредә “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләклү тантанасы узды.

Арча Укучылар сараеның яшь туристлары 10 чакрымнан артык юлларны җәяү үтә 20.06.2023 Арча Укучылар сараеның яшь туристлары 10 чакрымнан артык юлларны җәяү үтә

Яшь туристлар уку елын тәмамлап, җәйге походка чыктылар

13 июньдә тренерлар Ленар Сафин һәм Л.Камалетдинова җитәкчелегендә балалар Арчадан  Чокырча авылына кадәр араны җәяү үттеләр.

Юлда педагоглар урамнар, биналар тарихы турында сөйләделәр. Балалар таныш урыннар турында яңалыклар белделәр. Поход кысаларында мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар.

Бу – киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге дә 19.06.2023 Бу – киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге дә

“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр быел да призлы урыннарны яулады.

Алар “Абилимпикс” инвалидлар өчен һөнәри осталык чемпионатында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Үзәктә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр бик көчле. Һәрберсе үз вазыйфасына намус белән, күңел биреп карый. Әмма балалар, өстәвенә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләүгә ул гына җитми. Монда һәрберсенә шәхси якын килергә, аларның укытучысы, тәрбиячесе генә булып калмыйча, киңәшчесе, хәтта сердәшчесенә әверелергә, кызыксындыра белергә кирәк. 

Югары Пошалымда авылым кичләре 19.06.2023 Югары Пошалымда авылым кичләре

Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова сөенеп хәбәр итә.

- Авылдашларны, дусларны, сыйныфташларны очраштыра торган кич, - ди Гөлгенә. - Илдус һәм Гөлсинә Саттаровалар оештырды. Казаннан артистлар да кайтты. Авылыбызның иганәчеләре ярдәм итте. Бик күңелле булды.

30 ел элек... 18.06.2023 30 ел элек...
30 ел элек Арчада тарихи вакыйга була. Бу турыда мәчеттә укытучы Зәбидә Гаяз кызы Шакированың истәлек язмасын тәкьдим итәбез.

Бүген Сикертәндә шаулап-гөрләп сабантуе үтте 17.06.2023 Бүген Сикертәндә шаулап-гөрләп сабантуе үтте
Казаннан "Ак Барс" Холдинг компаниясе" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Егоров Иван Михайлович урынбасары белән кайтты. Арчадан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. "Ак Барс" агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов ачып җибәрде. Сабантуйны Казан артистлары алып барды. Ат чабышы, төрле уеннар, җыр-биюләр белән бик күңелле үтте милли бәйрәм.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз! 16.06.2023 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Дилбәр кабат беренче урынны алды 15.06.2023 Дилбәр кабат беренче урынны алды
Шашка буенча куп тапкырлар район чемпионы, шашка буенча Ашытбашта уткэрелгэн "Төньяк балкышы" зона республика ярышлары жинучесе, Арчанын 1 нче мэктэбенен 5 нче сыйныфын тэмамлаган Дилбэр Ризванова Шэмэрдэн сабантуенда шашка буенча кабат беренче урынны алып кайтты. Котлыйбыз!

Район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр 14.06.2023 Район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Һөнәри бәйрәмне район мәдәният йортында билгеләп үттеләр." Районда 600 медицина хезмәткәре эшли", - дип сөйләде район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов. Медицина хезмәткәрләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Әхәтович котлады. Бәйрәм хезмәт алдынгыларын котлаулар, концерт номерлары белән бик матур барды. 

45 елдан соң очрашу 13.06.2023 45 елдан соң очрашу
"45 елга бер очрашу, - диде ул. - Мзктәбебезгә, укытучыларга баш иеп рәхмәт әйтергә килдек". Очрашу күңелле һәм бик дулкынландыргыч була. Кочаклашып күрешәләр, күзләргә яшь бөртекләре бәреп чыга...Кыр казлары кебек кайтты минем сабакташларым, ди Фаил Заһидуллин. Зәйнәп апа яныннан китәсе дә килми. Аның янында рәхәт. Әни кочагындагы кебек хис итәсең үзеңне, диләр сыйныфташлар. Зәйнәп апа Гатауллина рус теленнән укыткан. Математика укытучысы Сания Зиннәтова белән. Укытучы янында шундый рәхәт... Бу бит балачак белән күрешү! 


Новости 201 - 300 из 3509
Страницы: