Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
03.07.2022
"Районның алтын фонды": Арчада сәләтле балаларны котладылар, яңа йолдызлар кабынды
Арчада төрле фән олимпиадалырнда җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны котладылар, Дан Аллеясында яңа йолдызлар кабынды.
Бу көннәрдә бөтен республика буйлап чыгарылыш кичәләре гөрли. Бердәм дәүләт имтиханнары белән бергә күңелле мәктәп еллары артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен туган мәктәпләре, белем биргән укытучылары белән саубуллашыр көн килеп җитте. Моңсу да, истәлекле дә, шатлыклы да көн... Алда – зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, яңа дуслар, өмет белән тулы олы тормыш юлы...
02.07.2022
Әбине янган йорттан коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары бирелде
2 июньдә Арчаның Коммуна урамында янган йорттан әбине коткарган егетләргә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Егетләрнең бу батырлыгы геройлыкка тиң. Менә кемнәр алар: Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов, Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин һәм Арчадан 1980 елгы Айрат Йосыпов. Район янгын күзәтчелеге тикшерүчесе Наил Бәйрәмов менә ниләр сөйләде: "Егетләр Төбәк Чокырчадан 2002нче елгы Айдар Мөхәрләмов һәм Арчадан 2003 елгы Артур Алдошин кич чыккан җирдән 9лар тирәсендә бер йорттан төтен чыкканын күреп алалар. Һәм шунда йөгерәләр. Озак уйлап тормыйлар, тиз генә янган йортның бикле капкасын ватып кереп өйдән 85 яшьлек әбине алып чыгалар.
02.07.2022
Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Арча укытучылары да катнашты
27 - 29 нчы июнь көннәрендә башкалабыз Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды.
Анда бөтен илдән 400 гә якын делегат катнашты. Алар арасында педагоглар, мәгариф бүлекләре вәкилләре, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономия вәкилләре, Россия субъектларындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре бар иде.
01.07.2022
Арчадан өч дөнья чемпионы!
24-26 июнь көннәрендә “Саба Арена” спорт комплексында һәм Миңгәр Сабан туе була торган мәйданда көрәш буенча яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Дөньяның 27 иленнән 200гә якын көрәшче бил алышты. Башта “Саба–арена” спорт комплексында көрәштеләр. Батырлар 1нче, 2нче урыннар өчен кич белән Миңгәр Сабан туе мәйданында келәмгә чыктылар. Безнең район көрәшчеләре Арчадан Динияр Моратов (80 кг), Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (80кг), Наласадан Фаяз Зарипов (90кг) үз үлчәү авырлыкларында дөнья чемпионнары булдылар. Шулай итеп Арча тарихында беренче тапкыр Динияр, Илшат һәм Фаяз галәмнең иң көчле көрәшчеләре исемен яуладылар.
01.07.2022
Яңа Кенәрдә традицион футбол ярышлары узды
Узган якшәмбедә футболчылар көч сынашты
26 июнь иртәсе Яңа Кенәрлеләр өчен футбол караудан башланды. Кырлай, Хәсәншәех, Шушмабаш, Лесхоз, Арча, Яңа Кенәр һәм эстрада йолдызлары командалары ярышты. Дүртенче ел рәттән барган әлеге уеннарны Кенәр яшьләре оештыра.
30.06.2022
"Мин Арча баласы" проекты өченче сезонының беренче этабына нәтиҗә ясады
"Мин Арча баласы"... Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар.
Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Өченче сезонда «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе аша проект конкурста катнашты һәм Татарстан Республикасы министрлар кабинеты грантына ия булып, 257397 сумлык җиһазлар сатып алынды.
29.06.2022
"Нур" балалар телерадиостудиясе журналистлары "Алтын каләм"нән җиңү белән кайтты
Арча "Нур" телерадиостудиясенең 20 журналисты "Алтын каләм" Республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугате фестивалендә катнашты.
Биредә Татарстанның 20 районыннан 160 "каләм"че көч сынашты. Катнашучылар телевидение, радио, рус һәм татар телләрендә басма матбугат, SMM, дизайн юнәлешләрендә үзләрен сынап карадылар. Яшь журналистларның төп максаты - тәҗрибә туплау. Күп төрле очрашулар, мастер-класслар фестивальне тагын да кызыклы итте. Биредә журналистлар 7 көн дәвамында журналистика серләренә төшенделәр, үз осталыкларын күрсәттеләр.
28.06.2022
“Китап”лы бәйрәм киче
26 июньдә Арчада Яшьләр көне билгеләп үтелде. Шәһәребезнең үзәк стадионы бу кичне җыр-моң, нәфис сүз һәм алкышлардан гөрләп торды.
Тарихка күз салсак, “Совет яшьләре көне”н уздыру турындагы Указга 1958 елның февралендә кул куела. Аны июнь аеның соңгы якшәмбесендә уздырырга карар кылалар. Бәйрәм көнне бөтен шәһәрләрдә актив яшьләрнең очрашулары була, фабрика-заводларда спорт ярышлары уза, ә кич белән паркларда яшьләр биергә җыела.
27.06.2022
Яшьләр көне "Китап" белән башланып китте
"Китап" радиосы Арчада булып китте
Яшьләр көнендә оештырылган бәйрәм чараларының бер өлешен "Китап" радиосы бизәде. Әдәби-музыкаль мизгелләр бүләк итүче Лилия Кадырова, Илшат Сафин, Зәринә Хәсәншина, Сәйлән, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов берсеннән-берсе ихлас чыгышлары белән районыбыз халкына рухи ял бүләк иттеләр.
26.06.2022
"Хәтер йомгагын сүткәндә": Шекәдә китап тәкъдир итү кичәсе узды
Шекә авылында Мөзәкир Габдрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
Җәйнең кояшлы матур көнендә Шекә авылына юл тоттык. Районыбызда үзенең “пәриләре” белән данлыклы Шекә безне гүзәл табигате, мөлаем халкы белән каршы алды. Авыл урамнары буйлап бер-бер артлы печән төягән тракторлар, силос, сенаж төягән “КамАЗ” машиналары тыз да быз үтеп кенә тора. “Җәйнең бер көне ел туйдыра”, – дигән гыйбарәгә тугры калып, механизаторлар, тракторчылар кышка азык әзерләү белән мәшгуль. Тырыш, хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр яши биредә. Чиста урамнар, төзек йорт-җир, каралты-куралар – үзләре өчен үзләре сөйли. Эшли дә, ял да итә белә шекәлеләр. Бу юлы да, уттай кызу эш өсте дип тормаганнар, олысы да, кечесе дә клубка авылдашлары Мөзәкир Гаптрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсенә җыелганнар. Бу кичә аларның күңелендә җылы, матур бәйрәм булып истә калыр.
25.06.2022
Сабантуйда машина отучы Илшат Һидиятов: "Хис-кичерешләрнең чиге юк. Моны аңлатып бетереп булмый..." Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sabantuyda-mashina-otuchy-ilshat-idiyatov-khis-kichereshlrne-chige-yuk-mony-alatyp-beterep-bulmyy
Арча шау итә: көрәшче Илшат машина откан! Казанда яшәсә дә, ул безнеке – Арчаныкы!
Шалтыратып, фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Күптән лаек иде инде ул моңа! Аның кебек көрәшче юк! Машинаны ул Арчада отарга тиеш иде! Шәп итеп языгыз әле Илшат турында! Бу сүзләрне үзе көрәшкән, көрәшне яхшы аңлаган ир-егетләр, күпне күргән абзыйлар әйтте.
24.06.2022
Арчада республика китапханәчеләре киңәште
Китапханәләр системасы базасында “Библиотека как важное звено в процессе популяризации здорового образа жизни” дигән республика күләм семинар үтте.
Әлеге семинарда Казан шәһәренең Республика яшүсмерләр һәм Казан Милли китапханәсе хезмәткәрләре, шулай ук Республикабызның төрле районнарыннан килгән китапханә директорлары һәм модель китапханә китапханәчеләре катнашты.
24.06.2022
Арча станциясендә амбулатория ачылды
Арча станциясендә Көньяк урамы, 60/1а йортында (татар зираты янында) табиблык амбулаториясе ачылды.
Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Табиблар, шәфкать туташлары, шул тирәдә яшәүчеләр дә килгән иде. Бу бинада аптека да булачак. Халык бик сөенде.
24.06.2022
Басулар, кырлар буйлап
23 июньдә районда чәчүлекләрне кабул итү үткәрелде.
Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин җитәкчелегендә, автобуска утырып басулар буйлап уздылар, чәчүлекләрнең торышына бәя бирделәр.
23.06.2022
Җидегән чишмәләрдә җиде улак
Яңасала авылында булдык.
Сүзебез җырлы авыллар турында. Җырсыз авыл бармы икән, диярсез. Юктыр, мөгаен. Ә мин шундый җырлы авылларның берсе Яңасала турында язарга булдым. Ни өчен? Чөнки ул минем әни – Айван авылында гомер иткән Әлфия Саттарованың (кыз фамилиясе Гыйниятуллина) туган авылы. Чөнки ул атаклы язучы Гомәр Бәшировның туган авылы. Җырлы авыл. Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән һәм Арчада яшәгән Хаҗи Фәтхуллин заманында туган авылы Яңасала турында “Яңасала утлары” дигән шигырь һәм көй язган.
22.06.2022
Район башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар узды
Картинг буенча ярышлар булды
21 июньдә Арча районында «Картинг –яшьләрне сайлау» проекты кысаларында Арча муниципаль районы башлыгы кубогына картинг буенча ярышлар булды. Ярышлар Арча Укучылар Сарае, Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә Арча районы балалар һәм яшьләр арасында спортның техник төрләрен популярлаштыру һәм үстерү максатыннан оештырылды.
22.06.2022
Хәтер һәм кайгы көне
Моннан 81 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә, күпләр әле татлы йокыда вакытта немец фашистлары илебезгә бәреп керә. Тыныч шәһәрләре, авыллары өстенә бомбалар ява, Бөек Ватан сугышы башлана...
21.06.2022
"А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы аты республикада дан яулый
ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелгән 1800 метр ераклыктагы ярышта Арча аты - "А.Сәләхов" крестьян-фермер хуҗалыгы атына тиңнәр булмый. Җайдагы - Мари иле егете Александр Александров. Молодец егет! Афәрин малкай Брейзен Зип! Котлыйбыз!
20.06.2022
Якташыбыз, көрәшче Илшат Һидиятов машина отты! Котлыйбыз!
Казан сабантуе көнне Аккош күлендә "Сибур Казаноргсинтез" та Сабантуй оештырды.
-Бу ярышның буласын һәм баш батырга машина биреләсен алдан ишетеп белдем. Һәм бу ярышка алдан әзерләнеп килдем, - дип сөйли Күпербаш егете Илшат Һидиятов. - Мин Казанда яшим һәм бу компаниядә погрузчикта шофер булып эшлим. Арчада көрәшчеләр әзерлим. 39 яшемдә татарча көрәштә беренче тапкыр бүләккә машина (Лада гранта) алдым. Бик сөендем. 100 килога кадәрле көрәшчеләр арасында көрәштем. Читләрне көрәшкә кертмәделәр. Көчле көрәшчеләр бар иде. 9 яшьтән көрәшәм. Мин Казанда туып үстем. Әни Күпербаштан, әти Чөмә- Елгадан. 22 яшемдә Арчага Күпербашка кайттым. Арчаның 120нче һөнәр училищесын һәм Арчаның педагогия училищесын тәмамладым. Арча мине кеше итте дисәң дә була. Арчага мин бик рәхмәтлемен. Район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт Көрәшкә зур игьтибар бирә. Көрәштә иң мөһиме - тренировка.
19.06.2022
Арчалар "Барда җыены"нда
Арча районы делегациясе Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган “Барда җыены”нда катнаша. Арчаларны милләттәшләребез бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Бардалар белән элемтә туксанынчы еллардан ук бара.
18.06.2022
Арчалар башкаланы яулый
Әлеге бәйге чиратлап Россиянең төрле шәһәрләрендә оештырыла. Безнекеләр 2019 елда Сочига барып чыгыш ясаган булган инде. Быел Мәскәүнең үзенә бару бәхетенә ирештеләр. Һәм биш беренче урын гына алып кайттылар! 2-3 дәрәҗә лауреатларыбыз да бар. Барлыгы ике меңгә якын кеше, күпме коллектив арасында! Редакциядә без әлеге укучыларның укытучылары Чулпан Харисова, Булат Гайнуллин, Альбина Фатыйхова, Алена Ганиева белән очраштык.
17.06.2022
Арчалар Сочидан җиңеп кайттылар
Айван авылыннан Дания Хәйретдинова хәбәр итә. Фотода Алмаз Хәйретдинов өстә-штурвал артында.
-16 июньдә Укучылары сараенда шөгыльләнүче "Сөембикэ" бию коллективы Сочи шэһэрендэ узган Халыкара конкурс-фестивальдә ("Мир на ладони"), ике бию белэн катнашып,1нче һәм 2нче дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар - дип сөйли Айваннан Дания Хәйретдинова. - 1нче дәрәҗә "по морям, по волнам" биюенә бирелде.
16.06.2022
"Экояз 2022" бәйгесенең район этабы җиңүчеләре билгеләнде
"Экояз" бәйгесенең район этабына нәтиҗә ясалды.
"Экобакча" номинациясендә 4нче балалар бакчасы җиңүче булды. Мәктәпләр арасында өченче мәктәп беренче урынны алды. "Экогаилә" номинациясендә Наласадан Төхфәтуллиннар гаиләсе җиңү яулады. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре, Министрлык дипломнары тапшырылды.
15.06.2022
Арча тренерлары арасында рейтингка нәтиҗә ясалды
Тренерларга Арча районы башлыгы Нуриев И.Г,. диплом hәм акчалата буләкләр тапшырды.
2021-2022 нче уку елы нәтиҗәләре буенча, "Арча" спорт мәктәбендә эшләгән көрәш тренерлары арасында рейтинг уткэрелде. Арча Сабантуенда шуңа нәтиҗә ясалды.
14.06.2022
Сабантуйларда сыйныфташлар да очраша
Айван авылында туып-үскән сыйныфташлар (1972 елда 8 сыйныфны тәмамлаучылар) сабантуена дулкынланып килделәр. Алар иртәдән Арчага сыйныф җитәкчеләре Сәрия Гимаевна Абдуллина янында булганнар. Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлар очрашкан. 8не бетергәнгә 50 ел, дип үзләре дә шаккаткан. Гомер шулай тиз үтә бит ул. "Безне авылдашыбыз, сыйныфташыбыз Рифкать Абдуллин оештырды, - дип сөйли Дилбәр. - Аңа бик зур рэхмэт. Эле килэчэктэ дэ очрашырга сүз куешып аерылыштык. Бик күңелле булды. Сәрия Гимаевна белән бик күрешэсе килэ иде. 50 ел утсэ дэ, һаман шундый мөлаем, матур әле. Күргәч елыйсылар килде. Күзләр яшьләнде... Киләсе очрашуларга кадэр!".
13.06.2022
Арча Сабантуенда абсолют батыр булып кем калды?
Менә дигән итеп эшли дә, ял да итә безнең халык. Һава шартларының шактый катлаулы булуына карамастан, районыбыз игенчеләре язгы кыр эшләрен оешкан төстә төгәлләделәр.
Район башлыгы Илшат Нуриев кырларда намус белән эшләгән һәркемгә рәхмәт әйтте, барлык райондашларны Сабантуй бәйрәме һәм Россия көне белән тәбрик итте.
12.06.2022
Бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә
Үзара салым акчасын авыл халкы белән җыя -җыя Курса Почмак авылында балалар мәйданчыгы ясап куйганнар. Ә менә икенче балалар мәйданчыгын Тимербулат Хәсәнов авыл башына бары үз хезмәте белән генә эшләп куйган. Өлкәннәр өчен ял итү урыннарын да күз уңында тотып эскәмияләр куелган.Балалар уйнаган арада өлкәннәр ял итеп җаннарына сихәт ала.Камырсаздан ишетелеп торган тәкәрлек җырын тыңлап, янәшәдә генә үсеп утырган урманны күзләп утырасың, җанга рәхәт.Ике гает арасында Тимербулат абыйның сабыйлар өчен куйган хезмәте аллах тарафыннан иң олы сәдакалардан саналса иде. Сабыйларны куандыру олы бәхет!
11.06.2022
Авылларда сабантуйлары гөрләде
Бүген халык сабантуйларына агылды. Без Айван сабантуенда булдык. Сабантуен күңелле итеп Альмира Гатауллина белән Гөлзилә Миңнуллина алып барды. Мәйданга бар халыкны шаккатырып татар эстрадасы артисты, шаян тел остасы, тамада Рамил Шәрәпов чыкты. Уен-көлке сөйләп, җырлап халыкның күңелен күреп китте. Авыл халкы Казан артистын көтмәгән иде. Чөнки аларга түләргә акча күп кирәк. Ә Рамил бушка концерт куеп китте. Хәл болай була. Авылдашыбыз Алсу Әхмәтшинаның (кыз фамилиясе) кызы Алия электрон челтәрләр аша Рамилне Айванга кунакка-концерт куярга чакыра. Ә Рамил кайта! Билгеле, шактый сөйләшүләр аша. Менә бит хыяллар тормышка аша!
10.06.2022
Арчалар Бөтенроссия ярышларында беренче булды!
Россия чемпионнарын котлыйбыз
Мәскәүдә үткән "Регби мәктәп лигасы" Бөтенроссия ярышларында безнең 6нчы мәктәп командасы беренче урынны яулаган. Тренерлары Фәнил Һидиятуллин.
10.06.2022
Яңа Кенәрнең соңгы ветераны вафат булды
Урының җәннәттә булсын, Мидхәт абый.
Яңа Кенәр авылында яшәүче сугыш ветераны Мидхәт абый Сәфәров вафат булган. Әле 9 май алдыннан гына аның белән очрашкан идек бит. Бик озак сөйләшеп утырдык. Көлешә-көлешә истәлекләре белән уртаклашканын тыңлап утырдык. "Парадка киләм, машинада булам, кул болгап китәрмен", дигән иде. 97 яшендә булса да бик матур күренә иде әле. Урының җәннәттә булсын, Мидхәт абый (рәсемдә уңда).
09.06.2022
Аларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
8 июньдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ленар Абдуллин озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында намус белән хезмәт иткән, июнь аенда юбилейларын билгеләп үтүче втераннарга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
09.06.2022
Арчада бүген кич зур концерт була
«Күңел» радиосы республика шәһәр-районнарына музыкаль сәфәргә чыга! Сәяхәтнең максаты – әлеге районнардагы радиотыңлаучыларыбыз белән якыннан танышып, аралашып кайту. Беренче сәфәребезне Арча районыннан башлыйбыз!
Эстрадабызның популяр артистлары һәм радио алып баручылары кич дәвамында сезнең кәефне күтәрәчәк «Күнел» радиосыннан истәлекле бүләкләр, яраткан алып баручылар һәм артистлар белән фотога төшү – болар барысы да бер кичтә
9 июнь 18:00дә Арча районы Стадионында очрашканга кадәр! #күңелрадиосы
08.06.2022
Ни хикмәт, күзләре күрә башлады...
Ташкичүдә "Хаҗ могҗизалары" исемле искиткеч мәгънәле, файдалы кичә үтте.Кичәгә Түбән Камадан Марфуга ханым һәм Үзбәкстаннан кунакка кайткан Райля ханым, ХАҖИЯ ләр чакырылган иде. Алар Хаҗда вакытта үзләре бөлән булган могҗизалар турында, Аллаһның кодрәте, көче хакында бик күп мавыктыргыч, дулкынландыргыч сүзләр сойләделәр. Мәсәлән: "Хәрәм" мәчетенә барганда күзлегемне онытканмын. Аллаһтан сорыйм, Әй, Аллаһым, күзләрем күрсә укыр идем, күзлек калган, күзләремә нур бир, дигән,ни күрсен,чынлап та күзләре күзлексез күрә,"әәә, Аллаһ, аның кодрәте бу мәчәттә күренә икән, "-дип уйладым, ләкин бүлмәгә кайткач та, киретТуган якларыма кайткач та күзләрем күрә. Бу Аллаһның ярдеме, могҗизә бит", дип сөйли Райля ханым.
08.06.2022
Һөнәри бәйрәмегез белән, социаль хезмәткәрләр
8 июнь социаль хезмәткәрләр көне. Бу изге һөнәр ияләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Бәйрәм уңаеннан бкез Казанбашта социаль хезмәткәр Дамира Лотфуллина белән очраштык. Ул 7 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә.
- Алар минем өчен балаларым кебек якын, - ди Дамира.
Бу хакта тулырак газетабызның җомга санында.
07.06.2022
Васил Мифтахов: “Харис Мөхәммәдиев минем күңелгә иртә сүнгән йолдыз булып кереп калды”
“Арча хәбәрләре” газетасының 6 май санында Курса-Почмактан укучыбыз Лимара Мөхәммәдиеваның “Ирем Хариска мәдхия” дигән мәкаләсе бусылып чыккан иде. 28 яшендә районыбызның “Фрунзе” колхозы рәисе итеп билгеләнгән Харис Мөхәммәдиевның хезмәт биографиясен бик матур итеп тасвирлаган ул. Әлеге мәкаләне укыганнан соң 1984 – 1996 елларда Арча районы “Октябрь” колхозы рәисе булып эшләгән райондашыбыз, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Васил Мифтахов та Харис әфәнде турында якты истәлекләре белән уртаклашты.
07.06.2022
Арчада язучы Зиннур Хөснияр белән очрашу
Арча сәнгать мәктәбендә язучы, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очрашу булды. "Хур кызлары" дигән романы буенча укучылар белән конференция узды. Ул очрашуны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. уйландыра торган очрашу булды ул. Язучылар күп. Әмма үзешчән язучылар күбрәк вакыйга сөйләү белән мавыгалар. Вакыйгаларны язу ул әдәби әсәр түгел. Образлы итеп жанрны тудыра белергә кирәк. Хикәя, повесть, роман язу ансат эш түгел. "Үзешчәннәргә киңәшләрегез", -- дип тә сорадык язучыдан. "Күп укырга кирәк, -- диде Зиннур Хөснияр.
06.06.2022
Мөнәҗәтләр – халык байлыгы
Район мәдәният идарәсе, Арча район Мәдәният йорты тарафыннан “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дигән бәйге игълан ителгән иде.
Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул онлайн-форматта үтте. Бәйгедә катнашу өчен мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга һәм электрон адрес-ка җибәрергә генә кирәк иде. Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар катнаша алды. Ә өлкәннәрнең яше чикләнмәде.
06.06.2022
Арчада Пушкин туган көнне билгеләп үттеләр
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бүген район мәдәният йорты каршында әкият иленә сәяхәт оештырдылар. Ул Александр Пушкинның туган көне һәм рус теле көне уңаеннан үткәрелде.Балалар Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Музыкаль паузалар чараны бизәп җибәрде.
05.06.2022
Артист булып туган ул
Иске Төрнәле клубында 30 елдан артык Арча халык театрында уйнаучы авылдашлары Илдус Хәбибуллин белән очрашу кичәсе узды.
Кечкенә генә клуб. Мәктәпнең спортзалы. Сәхнәсе дә юк. Әмма эшлим, дигән кешегә бернинди уңайсызлыклар да киртә була алмый икән. Үрнәк авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бер коллектив булып авыллар саен концерт куеп йөриләр. Бу очрашу да аларның чыгышлары белән үрелеп барды.
05.06.2022
Руслан Әһлиев: “Ярдәм итә алуыма шатмын”
Арчадан Руслан Әһлиев станциядә яшәүче 16 яшьлек тумыштан инвалид Динә Йосыповага коляска алу өчен сертификат тапшырды.
Миңа бу хакта бишенче балалар бакчасы җитәкчесе Лилия Шәйхетдинова җиткерде. “Балага ярдәм кирәк, синең булыша алганыңны беләм, шуңа мөрәҗәгать итәм”, – диде ул.
04.06.2022
Юбилей медале тапшырылды
Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков эш белән Арчага килде. Ул ведомство ветераны, тыл хезмәтчәне Әшрәпов Мөбарәк Әшрәп улы янында да булды. Илдус Нәфыйков ветеранга “Россия прокуратурасына 300 ел” дигән юбилей медале тапшырды, аңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет, гаилә иминлеге теләде. Без дә Мөбарәк Әшрәповны олы бүләге белән котлыйбыз, аңа сәламәтлек телибез. / фото район прокуратурасы архивыннан.
03.06.2022
Арча районында бер көндә ике йорт янды
Берсе Арча станциясендә, икенчесе Пөшәнгәрдә. Фотода Коммуна урамындагы йорт.
2 июньдә 21 сәгать 59 минутта янгын частена Арча станциясе Коммуна урамы 28 йорт яна дигән хәбәр керә. Янгын машиналары чыгып чаба. Йортның түбәсе һәм йортның обшивкасы яна. Шулай ук сарайның түбәсе һәм өлешчә эче дә янган. Янгые электрдан чыккан дигән фараз бар. Йорт хуҗасы 1937 елгы апа.
03.06.2022
Пөшәңгәр авылындагы Галәветдиновлар гаиләсенә янгыннан соң ярдәм кирәк
2 июнь көнне Галәветдиновларның йорт-җирләре янып бетә
Янгын көндезге сәгатьләрдә чыга. Хуҗалар бернәрсәне дә алып чыгарга өлгерми, ялкын минут эчендә бөтен өйне чолгап ала. Бер генә документны да алып кала алмыйлар.
Газинур һәм Руфия гаиләсенә ярдәм кирәк. Савыт-саба, кием-салым, көндәлек кирәк-ярак - бар нәрсә дә кирәк аларга.
31.05.2022
Арча районында Сабантуйлар кайчан була?
Быелгы Сабантуйларының кайчан буласын сорап язучылар күп. Һәркемгә аерым җавап бирмәс өчен, күпләрне борчыган сорауга җавап бирәбез.
Арча Сабантуе 12 июньдә, авыл Сабантуйлары 11 июньдә була.
Сабантуй программалары белән соңрак таныштырырбыз
31.05.2022
Якташыбыз Хидиятов Ильгиз Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Хидиятов Ильгиз Ринатович родился 31 мая 1973 года в д. Штырь Арского района ТАССР. Окончил Казанский государственный медицинский университет по специальности "лечебное дело" (1997 г.), Институт государственной службы при президенте Республики Татарстан по специальности "государственное и муниципальное управление" (2005 г.).
30.05.2022
Рамил Шәрәфиев: "Кеше китсә дә, хәтере кала"
Якташыбыз әтисен ел да матур итеп искә ала
Бүгенге көндә күпләргә Татар радиосының баш мөхәррире һәм алып баручысы буларак таныш булган Рамил Шәрәфиев узган ялларда балык тоту ярышы оештырды. Әлеге чара Рамилнең әтисе Вазыйх улы Рәфкатьнең якты истәлегенә багышланган иде. Югары Оры күлендә узучы әлеге ярышны Яңа Кенәр егете Рамил ел да уздыра.
29.05.2022
Әлфинә Сәйфуллина: “Эшләп ял итәргә яратам”
26.05.2022
Арча кызы Эльза матурлык бәйгесендә җиңү яулады
Арчадан Эльза Тимергалиева "Мини мисс Татарстан-2002" бәйгесендә катнашып, "Нежность" номинациясендә җиңү яулады. Мини мисс "Нежность" исеменә лаек булган кызга ТНВ каналының махсус бүләген дә бирделәр,"Шаян ТВ" каналында төшәргә дә чакырдылар.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-kyzy-elkha-maturlyk-bygesend-i-yaulady
25.05.2022
Арчаның 6нчы мәктәбендә соңгы кыңгырау
Бүген республикабыз мәктәпләрендә шаулап-гөрләп "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган вакыт ул – мәктәптә уку чоры. Арчадагы Казан арты милли мәгариф белем үзәге "Арча 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 827 укучысы, 31 сыйныф комплекты, 53 укытучысы булган белем йортында бүген искиткеч матур бәйрәм узды.
25.05.2022
Шушмабаш мәктәбендәге соңгы кыңгырау бөтен авылны кузгатты
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова: "Бездә соңгы кыңгырау икенче төрле була", - диде. Дөрестән дә шулай булды. Чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәптән чыгып, туп-туры мәдәният йортына юнәлделәр. Юлның ике ягында мәктәп укучылары шарлар тотып басып торды. Кем әйтмешли, 11ләр, 9лар тере коридор аша атладылар. Бу тамашаны карарга бөтен авыл халкы чыккан иде. Клубта тантана дәвам итте. 11 сыйныфны тәмамлаучы 14 егет һәм кыз. Аларга берсеннән берсе матур теләкләр юлладылар. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова, "Северный" хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Мөхлисов, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Фәйзрахманова, әти-әниләр, ветеран педагоглар, авыл халкы... Район вәкиле - контроль-исәп палатасы рәисе Надия Сафиуллина да килгән иде. Ул егетләргә һәм кызларга район башлыгы исеменнән һәм үз исеменнән уңышлар теләде. Егетләргә һәм кызларга ак юллар! Хыяллары тормышка ашсын!
24.05.2022
Хезмәт белән тапкан бәхет
“Әтием теләген үтәдем”, – ди Фәнис.
Корайван авылына “Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче журналист Риман Гыйлемханов белән бергә бардык. Юлда йөрү, аралашу өчен рәхәт кеше ул. Аның белән мин, үзе әйтмешли, “почти” яшьтәшләр дә әле.
Риман моннан берничә ел элек “Ватаным Татарстан”да “Корайван маҗаралары” дигән язма бастырган иде. Аның кайтавазы республика газеталарында бүген дә яңгыраш таба әле. Авылның русча исеменә килеп кергән бер хәреф һәм тарихи гаделлекнең Россия Президенты Указы нигезендә торгызылуы турында иде ул. “Безнең авылны Мәскәүдә беләләр хәзер!” – мин әйтәм.
19.05.2022
Гомерен пионерия хәрәкәтенә багышлаган Әлфия Бәдретдинова Пионерлар көнендә туган көнен билгеләп үтә
Әлфия Бәдретдинова 40 елга якын Яңа Кенәр мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли.
Бүген, 19 майда, Пионерия туган көне билгеләп үтелә. Яңа Кенәрдә яшәүче Әлфия апа Бәдретдинова өчен бу көн икеләтә бәйрәм. 1929 елның 19 маенда дөньяга килгән Әлфия апа гомере буе кызыл галстукка тугры кала.
18.05.2022
Рәхмәт сезгә, рәхмәт Ветераннар, рәхмәт сезгә, аяз күк өчен!
9 Май – безгә тынычлык һәм ирек яулаган әби-бабаларыбызга тирән рәхмәт сүзләре җиткерү, алар өчен горурлык хисләре кичерү бәйрәме! Ул – тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә дошманнарны җиңгән батырларны искә алу көне! Миллионлаган гомерләр хисабына яулап алынган тынычлыкны саклау-безнең изге бурыч.
17.05.2022
Илле ел бер сукмактан
Ашытбаш авылыннан Рузалия апа һәм Тәлгать абый Сәлимҗановлар матур гомер кичергән парларның берсе. Алар 50 ел бер сукмактан атлыйлар.
16.05.2022
Ташкичүдә гаилә көне
"Гаилә -бәхет бакчасы " исем астында бик күңелле чара үткәрдек. 2 өлештән торган бу кичәбез күңелле дә, файдалы да булды.Кичәбезнең 1нче өлеше китапхәнәдә үтте. Гаиләләр турында гыйбрәтле хикәяләр, сорау -җәваплар,табышмаклар, мәкальләрне дәвам итү кебек мавыктыргыч иде. 2 нче өлештә гаиләләр арасында шашка -шахмат ярышы үткәрелде, балалар өчен күңелле спорт ярышлары өештырдык. Бу ярышларда балалар гына түгел, әти-әниләр, әбиләр дә көч сынашты".
16.05.2022
Һәр чорның үз матурлыгы
Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар зөбәрҗәт, Кадрия һәм Хөснулла Фазуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Аларны район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, “Россия пенсионерлар союзы”ның җирле бүлекчәсе рәисе Руфия Баһаветдинова котладылар, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
16.05.2022
Зур Бирәзәдә бриллиант туй
Зур Бирәзә авылында яшәүче Тәслимә апа белән Равил абый Минҗановлар алтмыш елдан артык тигез гомер кичерәләр. Бүген бу бер өйдә өч гаилә, дүрт буын яши. Улы да, оныгы да гаиләләре белән үз яннарында, оныкчыклары да бар.
15.05.2022
Каенсар клубында түгәрәк өстәл артында очрашу
"Идел буе Болгарстанда ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан Каенсар авыл клубында "Дин үгет- нәсыйхәт" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу булып узды. Кичәбез авылыбызның ак әбисе, абыстаебыз Нурания апа Сафинаның вәгазье һәм Коръән укуы белән башланып китте. Каенсар авыл клубы мөдире Ата бабаларыбызның ислам динен кабул итү тарихы белән таныштырды. Яңасала авыл китапханәсе мөдире кунакларны китап күргәзмәсе белән таныштырды һәм "Изге Болгар җире" дигән күргәзмә тәкъдим итте. Очрашуга килүчеләр үзләренә әби бабаларыннан мирас булып калган истәлек ядкарләренең тарихлары белән таныштырдылар. Кичәбездә мөнәҗәтләр әйтелде, риваятьләр тыңлап үттек.
14.05.2022
Алтын тавышлы “Көмеш су”
Шурабаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Шишор” мари халык фольклор ансамбле 65 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне мәдәният йортында искиткеч зур чара узды. Гөрләтте “Шишор” сәхнәне. Аерым чыгышларын караганым бар иде, әмма бу юлы беренче тапкыр тулы бер концертлары шаһите булдым. Сокланып, күземне алмый күзәттем.
13.05.2022
Сугышы ветераны Равил ага Фазлыев башыннан кичкәннәрне сөйли
Иске Йорт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Равил ага Фазлыев безне гадәттәгечә елмаеп каршы алды.
Район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов аны Җиңү көне белән котлап бүләкләрен тапшырдылар.
12.05.2022
Арчага Казахстан республикасыннан килделәр
Районга тәҗрибә уртаклашырга килеп торалар.
Алар районда Арча педагогика көллиятендә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булдылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
12.05.2022
"Район Кулибиннары" бәйгесе тәмам
Апрель ахырыннан башланып киткән фотолар бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте
Штерә, Яңа Кенәр, Наласа, Пөшәңгәр, Иске Му, Мөрәле, Түбән Аты, Сарай Чокырча, Урта Аты, Кәче, Сәрдәбаш, Хәсәншәех, Каенсар, Орнашбаш, Апаз, Югары Аты, Яңа Кырлай, Иске Төрнәле, Наласа, Шура авылларыннан 21 катнашучы фотолар җибәрде. Кайберләре берничә техника эшләп, аларның һәркайсын фотога төшергән иде. Килгән һәр фотоны сайтка урнаштырып бардык. Афәрин, аларның һәркайсы җиңүгә лаек.
11.05.2022
Арчадагы Җиңү парадында 30 оешма коллективы катнашты
Җиңүнең 77 еллыгына багышланган парад 9 майда узган бәйрәм чарасының төп өлеше иде
Җиңү парадына тезелгән райондашлар "Арча" спорт мәктәбе бинасы яныннан шәһәр үзәгенә кадәр уздылар. Барлыгы 30 төркемгә тупланган оешма коллективлары кулларына шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан иде.
Иң беренчеләрдән булып байраклар күтәргән райондашлар узды. "Я помню! Я горжусь!" һәм "Үлемсез полк" акциясенә кушылучылар иң зур төркемнәрнең берсе иде. Аларның кулында сугышта батырларча һаләк булган әби-бабаларының фотолары иде.
10.05.2022
Сугыш, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары Казанга театрга бардылар
Арчада яшәүче сугыш ветераны 95 яшьлек Тәлгать Ногыманов та барды. Бик ошатып кайттылар. К.Тинчурин театрына сәяхәтне оештырган район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллинга рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Исән-сау булсыннар!
09.05.2022
Арчада узган Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында Мәдәният министры да катнашты
77нче Җиңү язын каршы алган көндә районыбызда тантаналы төстә митинг-парад узды
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның чыгышлары белән башланып киткән кечкенә парад әдәби-музыкаль мәйданчыкларлардагы чыгышлар белән дәвам итте. Чыгышларны районыбыз җитәкчеләре генә түгел башкаладан кайткан хөрмәтле кунак ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова да зур соклану белән карады. Министр үзе дә "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, арчалар белән бергә урам буйлап узды.
08.05.2022
Яңа Кенәрдәге бәйрәмдә авылның сугыш ветераны Мидхәт Сәфәров та катнашты
Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды
Районыбыз авыл җирлекләрендә митинглар, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алу чаралары уза. 8 майда Яңа Кенәр җирлегендә узган хәтер бәйрәме Кырый урамнан "Үлемсез полк" акциясенә кушылган кенәрләрнең Үзәк урамга килүләре белән башланып китте. Әби-бабайларының фотоларын тоткан укучылар, укытучылар, битараф булмаган һәркем авыл үзәгендә урнашкан батырларның исемнәре язылган хәтер тактасы һәм солдат һәйкәле янына җыелдылар.
07.05.2022
Йөзъяшәр ветеран янында
Безнең районда Бөек Ватан сугышы ветераннары җидәү генә калды. Шуларның берсе – Симетбаш авылында туып үскән Габдрахман ага Сафин. Аның язмышы гаять гыйбрәтле,исләр китәрлек.
Ул Бөек Ватан сугышына алына,әсирлек газапларын кичерә. Аннан азат ителгәч дошманнарга каршы сугышуын дәвам итә. Туган ягына кайту белән колхозда эшли башлый. Әмма әсирлектә булганнарны алып китеп инде үзебезнең лагерьларга озаталар. Сталин үлгәч аларны аклыйлар.
06.05.2022
Йолдызлар атылганда...
“Созвездие–Йолдызлык – 2022” XXII республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды.
“Пирамида”мәдәни-күңел ачу комплексы концертлар залы сәхнәсенә Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Илзирә Сираҗиева (җитәкчесе Чулпан Харисова), “Күңелле балачак” вокаль балалар ансамбле (җитәкчеләре Лена Ганиева һәм Альбина Фатыйхова) дә чыкты.
05.05.2022
Арча балалар сәнгать мәктәбе сокланырлык хезмәт нәтиҗәсе белән бүлеште
Районыбызда киләчәк буынны төрле яклап үстерү өстендә зур эшләр алып барыла. Урта белем бирүче мәктәпләрдән тыш, укучыларга өстәмә белем бирү юнәлешләре дә һәрдаим нәтиҗәле эш күрсәтә.
Балаларның сәләтен үстерү өстендә эшләүче белем бирү учреждениеләренең берсе – Арча балалар сәнгать мәктәбе. Районыбызда иҗади яктан алдынгы мәдәни үзәкләрнең берсе булган бу оешма меңләгән талантлы яшьләргә юл күрсәтеп, горурланырлык тарихын булдырды. Җыр, бию, театр, нәфис сүз, рәсем сәнгате, музыка уен коралы – биредәге иң популяр юнәлешләр. Әлеге юнәлешләрнең эш нәтиҗәсен һәр ел Арча балалар сәнгать мәктәбе оештырган хисап концертында күреп торабыз.
04.05.2022
“Тимергали нәселе шундый икән ул"
Яңа Кенәр авылында яшәүче Мидхәт абый Сәфәров быел 77нче Җиңү язын каршы ала.
Шушы көннәрдә без Яңа Кенәрдә булып, сугыш ветераны белән очраштык. Кечерәк кенә буйлы, гаҗәеп ачык йөзле Мидхәт абый безне иртәдән әзерләнеп көтеп торган, күкрәген орден-медальләр күмеп китә язган затлы костюмын кигән. Шунда ук яшьләрчә бер җитезлек белән урыныннан торды һәм зурлап кул биреп күреште. Бик теләп үзенең тормыш юлы турында сөйләп китте. Ә без үз чиратыбызда кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Озакламый әңгәмәгә Мидхәт абыйның бертуган энеләре Әхәт Сәфәров һәм Фирдәвес Тимериев та килеп кушылды.
03.05.2022
Арчада шәһәр бәйрәме узды
Көнбатыш мәчете каршында Ураза бәйрәме уңаеннан зур чара үтте. Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән иде. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. Күңелле уеннар, викторина оештырылды. Батутта сикерделәр. Баллы мамык, попкорн белән сыйландылар. Тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр. Бар да бушка. Балаларның күңелен күрү - акча белән бәяләнми. Мөхтәсибәткә, Көнбатыш мәчетенә зур рәхмәт.
03.05.2022
Исрафил Рәхмәтуллович, юбилеегыз белән!
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Сезнең менә шундый матур чорыгыз!
02.05.2022
Ураза гаете мөбарәк булсын!
Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә Ураза гаете намазлары укылды.
Авыл мәчетләрендә ул кояш чыгып ярты сәгать үткәч, ягъни иртәнге бишенче яртыда ук , шәһәрдә бераз соңрак - җиденче яртыды укылды. Арчаның үзәк мәчетендә бәйрәм намазын район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин үткәрде. Башта ул изге Коръән аятьләре укып дога кылды , аннары Уразаның әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Гает намазыннан соң хөтбә укылды,тәкъбир әйтелде. Мөселманнар ил-көнебезгә иминлек,бәрәкәт теләп дога кылдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та гает намазын биредә укыды.
02.05.2022
Районыбызның оста куллы кешеләре
Аларны белеп торыйк.
Арчаның 6нчы мәктәбенең 5в сыйныф укучылыры районыбызның алтын куллы осталары белән танышуны дәвам итә! Хәзер инде сыйныфыбызда укучы малайларыбыз белән калай эшләре буенча оста Шафиков Альберт Галиәхмәт улына юл тоттык. Альберт абый бик сабыр, азсүзле, ләкин бик кунакчыл! Калайдан үз куллары белән кисеп, бөгеп тәрәзэ, койма, ишекләр өчен искиткеч бизәкләр эшли. Малайларыбыз эш барышын карап тору гына түгел, инструментларны кулларына алып сызу, кисеп карау бәхетенә дә ирештеләр, хәрбрсендэ диярлек киләчәктә бу һөнәрне үзләштерү теләге уянды.
02.05.2022
Кәче мәктәбендә. эшмәкәр Вадим Мамаев волейбол ярышы оештырды
30 апреля в селе Качелино Арского района прошёл зональный турнир по волейболу на призы ИП МАМАЕВ В. С. среди мужских команд. Соревнования организовал и провёл Мамаев Вадим Сергеевич, при поддержке главы Качелинского сельского поселения Гараева Руслана Раушановича и директора МБОУ « Качелинская ООШ» Дины Мансуровны.
01.05.2022
Күлтәс авылында Ифтар мәҗлесе булды
Бу турыда безгә Күлтәстә туып-үскән, хәзер Арчада яшәүче Гөлсинә Хәбибуллина хәбәр итте.
Авылдашлар җыелган. Бер күрешеп, өстәл артында догалар укып, авыз ачып, сөйләшеп утырып, бик риза булып таралышканнар. "Күлтәс авылы мәчетендә "Иман нуры иңсен күңелләргә" исеме астында Ифтар ашы үткәрелде, - дип сөйли Гөлсинә Хәбибуллина. - Күлтәс авылы тарихында беренче булган бу чараны Зиятдиновлар урамында торучы кызлар белән берлектә Гөлнәзирә апа оештырды. Ифтарга чакырылган авылдашлары аларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр. Мондый чаралар дәвамлы булсын иде. Килгән барлык кунакларга рәхмәтләр әйтөп,тоткан уразаларыбыз,кылган догаларыбыз кабул булсын дигән теләктә калабыз".
29.04.2022
Эшмәкәр Нурия Гыймадиева Ифтар мәҗлесе үткәрде
Өлкәннәрнең күңелләре бик булды. Очрашып, бер сөйләшеп утырулары ни тора!
Башта рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Күптән күрешмәгәннәр дә бар иде. Гомуми туклану буенча шәхси эшмәкәр Нурия Гыймадиева "Сабантуй" ресторанында Ифтар мәҗлесе үткәрде. Райпо системасында заманында бергә эшләгән хезмәттәшләрен һәм бүгенге хезмәттәшләрен, якыннарын, дусларын җыеп, Корьән ашы үткәрде. Абыстай Әлфия Рәхимова догалар укыды. Әнисе Шәмсенур апа да кодагыйлары, туганнары белән табын түрендә утырды. Нуриянең күңеле яхшы, райпо системасы бетсә дә, элекке хезмәттәшләрен дә онытмый, дип рәхмәт укыдылар. Өлкәннәргә, гади кешегә кылган игелекләрең үзеңә әйләнеп кайтсын, исән-сау бул, дип теләделәр. Укылган догалар кабул булсын.
29.04.2022
Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллинга “Россия Федерациясенең атказанган урманчысы” исеме бирелде
Аны Казан Кремлендә узган тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләде.
27 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
28.04.2022
"Тукай марафоны-2022" җиңүчеләре
Быелгы ярышларда 124 катнашучы йөгерде
27.04.2022
Арчада укучылар IT-проектлар эшли
Бүген, 26 апрельдә, район мәдәният йортында Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган “TATAR HACK” цифрлы проектлар әзерләү бәйгесе уза.
Бәйгене ачу тантанасында катнашучыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
26.04.2022
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның 136 еллыгы белән котлый
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар әдәбиятының классигы, «шигърият күгендәге кояшыбыз» Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан тәбрик итәм.
25.04.2022
Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.
24.04.2022
Аллага шөкер, эшебез бар, дибез
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш зоотехнигы Роберт Хәйретдинов белән “Северный” хуҗалыгының (җитәкчесе Илнар Мөхлисов) Шекә бүлекчәсе терлекчеләренең хәлен белеп кайттык.
Җиңел машина белән ферма ишек төбенә кадәр килеп туктадык. Әле кайчан гына язгы-көзге пычрак вакытларда машинаны асфальт юлда калдырып, аякка бутыйлар киеп, терлек фермаларына килә идек. Заманалар үзгәрә шул. Биредә үзгәрешләр бер бетонланган юлда гына түгел.
23.04.2022
Арчада Габдулла Тукайны олылыйлар
22 апрельдә, “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Моңлы сазым” исемле районкүләм әдәби-музыкаль конкурс уздырылды.
Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 136 ел. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул татар халкы өчен гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бүгенге көндә дә аның әсәрләре яратып укыла.
22.04.2022
Районкүләм ифтар кичләре оештырылды
Тоткан Уразалырыбыз кабул булсын.
19 һәм 20 апрель көннәрендә Арчада район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән ифтар мәҗлесләре үтте. Беренче көнне ир-атлар, икенче көнне хатын-кызлар җыелды. Арча мөхтәсибәте һәм район мәхәлләләре, район башлыгы Ильшат Габделфәрт улына, барча оештыручыларга hәм катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерә.
22.04.2022
Урта Курсада Россия чемпионнары бил алышты
Урта Курса мәктәбендә "Курса МТС" ы ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов призына 2007-2008 нче елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
Берьюлы өч Россия чемпионы катнашкан турнирлар сирәк була. Бүген менә шундый бәйге Урта Курсада узды. Бирегә 14-15 яшьлек яшүсмер егетләр җыелган иде.17 команда, 55 көрәшче,Әйткәнемчә, араларында Россия чемпионнары да бар. Мондый турнирларны "Курса МТС" ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов ел да уздыра. Җиңүчегә Сабантуйлардагы кебек тәкә дә тапшыра ул. Шуңа бу ярышларның дәрәҗәсе дә зур. Ачылу тантанасында үзе дә катнашып яшь көрәшчеләргә уңышлар теләде районыбызның алдынгы хуҗалык җитәкчесе.
21.04.2022
Яңа Кырлайда күңелле очрашу
Яңа Кырлай бик күп язучыларны үзендә кабул иткән як. Аеруча апрель ае биредә очрашуларга бай була.
- Бу юлы без үзебезнең Арча районында яшәп иҗат иткән һәвәскәр шагыйрьләр, язучыларыбызны чакырырга булдык, - диде модульле китапханә җитәкчесе Наилә Әхмәтҗанова.
20.04.2022
Арчада хезмәтне саклау буенча семинар узды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды.
Анда район предприятие һәм оешмаларының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәдә бу өлкәдә Хезмәт кодексына кергән үзгәрешләр турында фикер алышынды. Чыгыш ясаучыларның барысы да хезмәтне саклау чараларын төгәл үтәүнең әһәмиятен азсызыклады.
19.04.2022
Арчада Бердәм гамәлләр көненә кушылдылар
19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.
1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты була.
18.04.2022
Буыннар чылбырын барлаучы
Районыбыз үзенең тирән белемле, оста куллы һәм милли җанлы шәхесләре белән электән дан тоткан. Матур тарихлы Арча районының бүгенгесе дә горурланырлык. Туган як, төп нигез, аның тарихын булдыручы буын дип җан атып яшәүчеләр бихисап.
Шундый сокланырлык шәхесләрнең берсе Венера Шәфигуллина белән без “Шәҗәрә – буыннар чылбыры” дип аталган чарада якыннан таныштык. Яңа Кенәр авыл китапханәсендә Мәдәни мирас елы уңаеннан уздырылган тарихи кичәгә авылның төрле буын вәкилләре җыелган иде. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган әлеге чара ана белән кызның тарих турында сөйләшүе белән башланып китте. Өлкән буын вәкилләренең җырлары кичәне тагын да бизәде.
17.04.2022
Тырышкан ташка да кадак кагар
Инсаф Мөхәммәтгалиев Чаллыда үткән “Татар егете – 2022” бәйгесендә катнашып, “Иң шаян егет” номинациясендә җиңү яулаган.
Бу бәйге егерме елдан артык үткәрелеп килә. Анда 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге татар егетләре төрле яктан үзләрен сыный. Арча районыннан да ел да диярлек бәйгегә баручылар булган, әмма моңа кадәр анда укучылар, студентлар катнашкан. Ә быел мәдәният өлкәсенә дә “Татар егете–2022” бәйгесенә катнашырга дигән тәкъдим килгән. Һәм ике дә уйламыйча җор күңелле, юмор хисенә бай, чибәр, уңган Инсафны сайлап алганнар.
16.04.2022
Шәҗәрәләр бәйгесендә Хәсәншәехта яшәүче гаилә катнашты
Сабада "Без тарихта эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабы узды.
Арча, Саба, Мамадыш, Питрәч, Балтач һәм Кукмара районнары вәкилләре башта нәсел шәҗәрәләрен, милли ризыкларын, нәселләрендәге үзенчәлекле экспонатларны, документларны күргәзмәдә тәкъдим иттеләр, аннан соң сәхнәгә чыгып, җыр-бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәттеләр.
16.04.2022
Арчада ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды
Габдулла Тукайның 136 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 15 апрель көнне ХI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.
15.04.2022
Райондашыбыз Башкортстаннан җиңү яулап кайтты
8 апрельдə Башкортстан Республикасының Дүртөйле шəһəрендə XlV Татар жыры башкаручыларының республика ачык конкурсы булды.
Бәйгедә Бошкортстан, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Мари Эл, Мордовия Республикаларыннан, Чилəбе, Оренбург, Ульяновск, Свердловск, Саратов, Пермь өлкəлəреннəн конкурсантлар катнашты. Шуларның 16сы финалга чыкты.
14.04.2022
Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде
Үзебез дә җитештерә алабыз
13 апрельдә Арчада импортны алыштыру шартларында сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ун районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.
13.04.2022
Авыллар бетә дип куркасы юк
Район Иҗтимагый советы даими комиссиясенең (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Наласа авыл җирлегендә үтте.
Наласага керү юлы читендә безне авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова каршы алды. Авылга кермичә олы юлдан Әтнәгә таба бераз баргач, уңга борылдык. Яңа эшләнгән чишмә янына тукталдык.
13.04.2022
Арчада “Абилимпикс – 2022” милли чемпионатының төбәк этабы уза
Бүген Арча педагогия көллиятендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр “Энә белән бәйләү” һәм “Ыргак белән бәйләү” юнәлешләре буенча көч сынаша.
Бүген Арча педагогия көллиятендә инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында “Абилимпикс – 2022” һөнәри осталык бәйгесе VIII Милли чемпионатының төбәк этабы уза.
12.04.2022
Гагаринны галәмнән каршы алган Данил Сәләхетдинов: “Безнең өчен ул көтелмәгән очрашу булды”
11 апрельдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда Космонавтика көнен бәйрәм итә башлауның 60 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.
60 ел элек, 1962 елда Советлар Союзында Космонавтика көне булдырыла. Әлеге истәлекле көн Юрий Гагаринның галәмгә очканнан соң нәкъ бер елдан соң барлыкка килә.
11.04.2022
Якташыбыз - җиңүче!
9 апрельдә Балтач "Агрохимсервис" ширкәте призына уздырылган шахмат турнирында райондашыбыз, Арчаның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов беренче урын яулады.
Бу традицион турнирда ел саен тирә - якның көчле шахматчылары катнаша. Быелгы бәйгедә дә Киров өлкәсе, Мари иленнән һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән оста уенчылар күп иде. Араларында бу төр буенча спорт остасына кандидат исемен йөртүчеләр дә булган.
10.04.2022
Шушмабашта көрәшче Айрат Абдуллин һәм аның сөйгән кызы Илзирә Хәсәнова истәлегенә көрәш ярышлары булды
Өметле көрәшчеләр үсеп килүенә инандык.
Шушмабаш мәктәбе спорт залында 5 ел элек юл фаҗигасыннын һәлак булган Айрат Абдуллин һәм аның сөйгән кызы Илзирә Хәсәнова истәлегенә көрәш ярышлары булды. Әлеге чарага аларның якыннары да килгән иде. Ярышларда 2006-2007 елгы малайлар арасында үтте. 40 көрәшче бил алышты.