Регистрация   ?
 
 

События

Барысына да куаныч! 02.11.2022 Барысына да куаныч!
2 ноябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров Арча шәһәренең ныклап төзекләндерелгән 8 номерлы балалар бакчасында булдылар.

Җиңү өстенә җиңү! 01.11.2022 Җиңү өстенә җиңү!
30 октябрьдә Казанда 2010-2011 елгы кызлар командалары арасында баскетбол буенча "Көзге хыял" дигән ярышлар булды. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә бирешәсе килмәде. Арча командасы җиңүгә иреште! 1 нче урын! Тренерлары - Илсур Фәсхетдинов. Тренерлар көненә шәп бүләк булды бу! 2нче - Йошкар-Ола командасы, 3нче - Чабаксар командасы. Арчаларны җиңүләре белән котлыйбыз! Әле кайчан гына Пермьнән җиңү яулап кайткан иделәр. Молодцы!

Арчада репрессия корбаннары искә алынды 31.10.2022 Арчада репрессия корбаннары искә алынды

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала

Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.

Арча көрәшчеләре Сабадан биш алтын медаль, бер көмеш, бер бронза медаль алып кайтты 28.10.2022 Арча көрәшчеләре Сабадан биш алтын медаль, бер көмеш, бер бронза медаль алып кайтты
Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, татар көрәшенә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды. Ярышка Саба, Лаеш, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш районнарыннан 2005-2006, 2007–2008, 2009 елларда туган һәм яшьрәк 120дән артык яшүсмер килгән иде. Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар, Фәргать Нәбиуллин фотосы төшерелгән медальләр, акчалата призлар тапшырылды

Хәтерлисезме?... Үзегезне таныдыгызмы? 27.10.2022 Хәтерлисезме?... Үзегезне таныдыгызмы?

“Арча хәбәрләре“ газетасын укучы хөрмәтле иптәшләр! Заманында озын-озак еллар зәңгәр экраннарда мин сезне “Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр!“ дип сәламли идем.

Казан телевидениесе студиясенең балалар редакциясе Арча районының алдынгы мәктәпләренең берсендә “Уңыш бәйрәме“ннән күчмә телевизион станциясе ярдәмендә зур тапшыру яздырып күрсәтте. Фотоархивымда сакланган фоторәсемнәр шул тапшыруның мизгелләрен чагылдыра. 

Турнир төгәлләнде 26.10.2022 Турнир төгәлләнде

Арча педагогика көллиятендә Сәләй Вәгыйзов истәлегенә республиканың урта махсус уку йортлары арасында уздырылган шахмат турниры төгәлләнде.

Егетләр арасында Арча педагогика көллиятеннән Айдар Ганиев җиңүче булды. Көллият командасы икенче урынны яулады. Безнең командада Илсинә Харисова да чыгыш ясады.

Арча егете Инсаф Гаптелбәров икенче турга үтте! 26.10.2022 Арча егете Инсаф Гаптелбәров икенче турга үтте!
ТМТВ каналыннан "Яңа Йолдыз-3" проектының беренче чыгарылышын күрсәттеләр. Ни күрик - безнең Арча егете Инсаф Гаптелбәров чыгыш ясый! Жюри составында татар эстрадасының танылган артистлары Филүс Каһиров, Ильвина, Зөлфәт Хәким, Данир Сабиров,бик күп проектлар авторы Лина Арифуллина.. Барысы да бертавыштан Инсафны икенче турга үткәрделәр. Барлыгы өч җырчыны сайлап алдылар. Һәм берсе Инсаф! Котлыйбыз һәм талантлы егетебезнең финалга үтүен телибез.

Турнир төгәлләнде 25.10.2022 Турнир төгәлләнде

Арча педагогика көллиятендә Сәләй Вәгыйзов истәлегенә республиканың урта махсус уку йортлары арасында уздырылган шахмат турниры төгәлләнде.

Егетләр арасында Арча педагогика көллиятеннән Айдар Ганиев җиңүче булды. Көллият командасы икенче урынны яулады. Безнең командада Илсинә Харисова да чыгыш ясады.

Ул спорт белән яшәде һәм яши 24.10.2022 Ул спорт белән яшәде һәм яши
Педагогия хезмәте ветераны, физик тәрбия буенча атказанган хезмәткәр Ягъфәр Шәмиев Казаннан бүләкләр белән кайтты. Татарстан Республикасының төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасының юбилей тантанасында 54 ел педагогик стажлы Ягъфәр Зыятдиновичны котладылар. “Хезмәт династиясе” номинациясендә ноутбок белән бүләкләнде. Шәмиев-Мөхәмәтҗановларның (үзе, хатыны, кызы, оныклары, бертуганнары) гомуми педагогик стажы 772 ел!

Арчада 11 төбәк көрәшчеләре очрашты 23.10.2022 Арчада 11 төбәк көрәшчеләре очрашты

“Арча” спорт комплексында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булды.

Ярышларда Арча, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Кукмара, Саба, Балтач, Теләче, Әтнә, Лаеш, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Чувашстан Республикасыннан 89 көрәшче катнашты.

Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев шулай ук көрәшчеләр янында булды, көрәш барышын күзәтте.

Арча Мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” дигән алтынчы район фольклор фестивале үтте. 23.10.2022 Арча Мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” дигән алтынчы район фольклор фестивале үтте.
Максаты – татар традицион мәдәниятен саклау, талантлы үзешчән коллективларны барлау, аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу, халыкка рухи мирасны ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү.

Фәрхат абыйны искә алдылар 22.10.2022 Фәрхат абыйны искә алдылар

Арча Мәдәният йортында РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәрхат Зыятовны искә алу кичәсе узды.

Бу чара нәкъ менә укытучылар көненә туры китереп үткәрелде.

Чөнки Фәрхат Зыятов 42 ел дәвамында балаларга белем биргән, туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Моннан тыш, ул Тукай иҗатын танытуга һәм үстерүгә дә зур өлеш куйды. Фәрхат абый шагыйрь турында искиткеч күп мәгълүмат белә иде. Аның Тукай шигырьләрен бирелеп-бирелеп сөйләүләре әле дә күз алдында.

Райондашларыбыз олы дәүләт бүләкләренә лаек булды 21.10.2022 Райондашларыбыз олы дәүләт бүләкләренә лаек булды

"Ватан агрофирмасы" ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде.

"Северный". хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Мөхлисовка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм. азык-төлек министрлыгының Мактау. грамотасы тапшырылды.

Булат моңлы җырлары, матур тавышы белән сокландыра 20.10.2022 Булат моңлы җырлары, матур тавышы белән сокландыра
Казанда, Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә "Балкыш" үзешчән башкаручы ветераннарның VII Республика иҗат фестивале Гала-концерты узды.

Анда безнең районнан Булат Галиев чыгыш ясады. Аккомпаниатор Вагыйз Аглиуллин.

«Мирас» югары үрләр яулый 19.10.2022 «Мирас» югары үрләр яулый
Казанда узган "Наше время-Безнең заман" Республика иҗат фестивалендә Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Мирас" бию коллективы катнашты. Җитәкчесе Аида Ондрина.

Сайлап алу турыннан алар Гала-концертка уздылар һәм тамашачыларга Себер татарларының "Ярмәк вагы" биюен тәкъдим иттеләр. Фестивальдә "Мирас" призлы III урынга лаек булды. Котлыйбыз.

«Ул безне күкрәге белән каплады, сез әле яшь, яшисегез бар. Без җиңәргә тиеш», диде 18.10.2022 «Ул безне күкрәге белән каплады, сез әле яшь, яшисегез бар. Без җиңәргә тиеш», диде

5 октябрь көнне Арчаның Сарай-Чокырча авылы халкы якташлары – батырларча һәлак булган капитан Айрат Галәветдинов белән хушлашты (»Шәһри Казан »).

«Россия хәрбиләре Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык, хәрби осталык һәм үз бурычына тугрылык үрнәкләрен күрсәтә. Шуларның берсе – Арча егете, 39 яшьлек Айрат Галәветдинов». Якташыбызның батырлыгы хакында Россия Оборона министрлыгы җибәргән телеграммады шулай дип хәбәр ителә.
Арча егете Украина хәрби көчләре танкын, бик күп милләтчеләрне юк иткән. Батырлык үрнәге күрсәткән хәрби турында аның якыннары белән сөйләштек.

Балалар бакчасында милли тәрбия 18.10.2022 Балалар бакчасында милли тәрбия
Милли үзаң тел белүдән киңрәк, мөһимрәк, ул кешенең милләт вәкиле һәм шәхес буларак тәрбияләнүе дигән сүз. Милләт вәкиле буларак үзбилгеләнү шәхестә үзенә ышыныч уята, милли мәдәниятне белү башка мәдәниятләргә юл ача. (Д.Заһидуллина)   

Җырлы авыллар концерты гөрләп узды 17.10.2022 Җырлы авыллар концерты гөрләп узды
Авыл үзешчәннәре туган авыллары турындагы җырларны башкардылар. "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе журналистлары җырлы авыллар турында язды һәм хезмәттәшебез Раушан Нәбиуллин клип эшләде. Җырчылар җырлаганда сәхнәдә экраннан шул авылның кешеләре, табигате, йортлары турында тулы бер киносюжет күрсәтелде. Рәхмәт хезмәттәшебез Раушанга.  Якташларыбыз, күренекле җырчы Рөстәм Закиров, галим, шагыйрь Рифат Җамал да кайтты. Алар белән концерт тагын да күңеллеләнеп китте.

Субаш Атыда – яңа кибет 16.10.2022 Субаш Атыда – яңа кибет
15 октябрьдә Субаш Аты авылы халкын шатландырып яңа кибет ачылды. Соңгы елларда бирегә автолавкалар гына килгәли иде. Яңа кибет “Татпотребсоюз” карамагында. Ул республика программасы буенча төзелде. Яңа кибетне шәхси эшмәкәр Әгъләм Локманов арендалый.

Арча стадионында 15.10.2022 Арча стадионында
14 нче октябрь көнне Арча шәһәре стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә,  “Металл” ширкәте  призына чаңгыроллерда узышу буенча традицион ярышлар булып узды. Ярышларда Арча, Саба, Балтач, Кукмара  районнарыннан 56 чаңгычы  катнашты. Спортчылар 3 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар.

Районның үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып кайттылар 14.10.2022 Районның үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып кайттылар

Узган шимбәдә Арча районының бер төркем үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып, мобилизацияләнгән егетләргә концерт куйдылар.

Өйрәнүләрдән арып-талып кайткан булсалар да, егетләргә үзешчәннәрнең чыгышы бик ошаган. Үзләре арасында да күпме талант бар бит!

Бай тарихлы борынгы Курса авылында булдык 14.10.2022 Бай тарихлы борынгы Курса авылында булдык
Авыллар буйлап сәяхәтебезне дәвам итеп, җырлы авылларга клип төшерү максатынннан, Курсага юл тоттык. Авыл җирлеге белгечләре биргән мәгълүматлар буенча, Алан, Корайван, Сарай-Чокырча һәм Курса авылларын берләштерүче бу җирлектә 1010 кеше яши. Ир-атлар саны 511 булса, хатын-кызларныкы 499ны тәшкил итә.

Айваным... еракларга таралсын даның! 13.10.2022 Айваным... еракларга таралсын даның!
Җырлы авыллар турында язу... Бу безнең грант эше. Идеясен баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин әйтте. Без, журналистлар, күтәреп алдык. Темасы шәп! Һәм грантны оттык та! Язу өчен 12ләп авылны үзара бүлештек. Һәркайсыбызга 2-3әр авыл туры килә. Сайлап алу ирекле.

Үзара тыгыз элемтәдә торалар. Алардан башка булмый. 12.10.2022 Үзара тыгыз элемтәдә торалар. Алардан башка булмый.
Казан арта" тарих-этнография музеенда “Яшьлегемә кайтыр идем” исемле җылы очрашу кичәсе узды. 
Музей коллективы өлкәннәр белән дә тыгыз элемтәдә яши,  бер генә чара да аларның төпле киңәшләре, җылы чыгышларыннан башка үтми, ә менә буген чәй табыны янында аралаштык, истәлекләрне барладык! Арча районы ветераннар Советы рәисе Хәмидуллина Рамзия Шәрип кызы, Арча районы хатын-кызлар Советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы,  “Казан арты” музее директоры Камалова Гөлназ Гыйльметдин кызы өлкәннәребезгә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Якутия делегациясе Арчада 11.10.2022 Якутия делегациясе Арчада

Бүген Арчада Саха (Якутия) республикасының авыл хуҗалыгы министры Александр Атласов җитәкчелегендәге делегация булып китте.

Алар Арча сәнәгать паркында булып, анда төзелгән терлек азыгы катнашмасы заводы белән таныштылар. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Тагын безгә ни кирәк? 10.10.2022 Тагын безгә ни кирәк?
Яңа Иябаштан Клара апа һәм Рәшит абый Сибагатуллиннар белән без беренче тапкыр “Автобабай” бәйгесендә очраштык. 85 яшен ваклаган бу абыйны мондый ярышларда әле беренче тапкыр күрдек. Ул аерылмас дусты булган бишенче модельле машинасына утырып үзенең көчен, осталыгын сынап карау өчен килгән.

Безне берләштерә торган вакыт 10.10.2022 Безне берләштерә торган вакыт

Мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм оештыру максатында Арча яшьләре үз теләкләре белән инициатив төркем төзегән.

Атна башында әлеге төркемгә кергән егетләр һәм кызлар “Арча” радиосында булып китте. Форсаттан файдаланып без дә аларга сорауларыбызны бирдек һәм җавапларын сезгә тәкъдим итәбез. Алар көченнән килгән һәр кешене үз сафларына кушылырга чакыра.

Арчаларга барган идек... 09.10.2022 Арчаларга барган идек...
Күптән түгел Арчада Ижевск, Чистай, Биләр, Лаеш, Казан, Әлмәттә яшәүче институтта бергә укыган курсташларым булып китте. Бу якларда очрашуның сәбәбе – Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәгән курсташыбыз Искәндәрнең каберенә зиярәт кылу, аның рухына догаларыбызны багышлау. Ә инде ерак-лардан безнең төбәккә кайткан курсташларны Арча белән дә таныштырасы килде. Алар моны бик хуплап каршы алдылар. Чөнки күбесе Арча турында ишетеп кенә белә булып чыкты.

Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рузилә Хадиеваны котлыйбыз! 08.10.2022 Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рузилә Хадиеваны котлыйбыз!
6 октябрь көнне   Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бер төркем авыл мөгаллимнәрен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә «Мәгариф» журналы редакциясе оештырган «Авыл укытучысы» бәйгесе җиңүчеләрен  бүләкләде. Шушмабаш урта мәктәбенең   биология һәм география укытучысы Хадиева Рузилә Рәфыйкъ  кызы  “Тема тирәнлеге” номинациясендә  җиңү яулады. Котлыйбыз!

Картаямени соң йөрәк... 07.10.2022 Картаямени соң йөрәк...
Өлкәннәр ункөнлеге, гадәттәгечә, быел да бик күп чараларга, очрашуларга бай булды.

Бу хакта безгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина җиткерде. Ул районда оештырылган зур чаралар турында сөйләде, Казанда үткән халык иҗаты күргәзмәсеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Арчадан ветеран укытучы Наилә Насыйбуллинаның флористик эше (“Әрекмән яфрагы”) республикада икенче урынга лаек булган. Ә күргәзмәне Арчадан Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге “Арча балкышлары” инструменталь ансамбле ачып җибәргән.

“Тау башына салынгандыр безнең авыл...” 06.10.2022 “Тау башына салынгандыр безнең авыл...”

Һәркемгә таныш булган “Туган авыл” шигырен бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган авылы Кушлавычка багышлап яза.

Районыбыз авыллары буенча сәяхәтебезне тәмамлап, ямьле җәйнең соңгы көннәренең берсендә, Кушлавыч авылына юл тоттык. Максатыбыз – гадәттәгечә, авыл турында язма әзерләү һәм авылга багышланган җырга клип төшерү.

Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары! 05.10.2022 Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән котлыйм! Сез безне сабыр гына, аңлап һәм яратып шәфкатьле, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбыз һәм гаиләбезгә тугрылыклы калырга, бервакытта да яхшылыкка өметне югалтмаска өйрәтәсез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.

Апаз – районда иң төзек, матур авылларның берсе 04.10.2022 Апаз – районда иң төзек, матур авылларның берсе

Апаз авылының атамасы турында төрле легендалар сакланган. Риваятьләрнең берсендә авылга Габбас исемле кеше нигез салган, диелә, вакытлар узу белән ул Апаз булып үзгәргән булуы ихтимал.

Ә менә бу якларда кайчандыр мамонтлар да яшәве турында елгаларда табылган, хәзер музейларда саклана торган бот сөякләре, казык тешләре шаһит булып тора. Казык тешенең исән калган өлеше генә дә – 50 сантиметр!

Өлкәннәр көненә багышлап шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрелде 03.10.2022 Өлкәннәр көненә багышлап шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрелде

3 октябрьдә Укучылар сараенда Өлкән кешеләр көненә багышлап шахмат һәм шашка буенча турнир үткәрелде.

Шашка буенча хатын-кызлар арасында Гөлшат Нотфуллина (Арча) җиңү яулады.

Җәмилә Низамиева (Арча) – икенче, Зөлфирә Зарипова (Арча) өченче урында.

Ир-егетләр арасында Урта Курсадан Мөдәрис Лотфуллин җиңүче булды. Рафаэль Хәбибуллин (Арча) – икенче, Габделнәфыйк Фәттахов (Наласа) өченче урында.

Аның рәсемнәрен карарга кирәк 02.10.2022 Аның рәсемнәрен карарга кирәк

“Казан арты” тарих-этнография музеенда рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды.

Очрашуны музейның туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин алып барды. Ленар очрашуларны эчтәлекле итеп алып бара белә. Аны рәхәтләнеп тыңлыйсың. “Рәшит Хәмит улының балачагы Ашытбашта үтә, чөнки аның әнисе Гарифә шушы авылдан”, – дип сөйләде ул. Рәссам Казанда туса да һәм әтисе Башкортстаннан булса да, ул Арча ягын якын итә, үзенең туган ягы итеп саный. Ашытбаштан туганы Равил Рәхмәтуллин да килгән иде. “Бүген дә Рәшит абый авылга кайта, аралашып торабыз”, – дип сөйләде Равил.

Әлфия Галимҗанова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте 01.10.2022 Әлфия Галимҗанова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Әлфия Галимҗанова шушы көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган ул. 40 елдан артык эш стажы гына бар. Әле дә сафта, техникумда математика укыта. “Җитәр, ташла, ник барасың, диләр. Яратам эшемне. Ул минем күңелем өчен кирәк”, – ди Әлфия Вәсиевна. – Безнең нәселдә юк укытучылар. Ничек укытучы һөнәрен сайладым? Бу сорауга әле дә җавап таба алмыйм”.

Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак 30.09.2022 Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак
30 сентябрьдә Казан һәм Арча халкы җәмәгать урыннарында Арчадан кулдан ясалган уникаль бүләкләр таба алачак. Локацияләр иртәгә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев “Татарстан Парклары” телеграм-каналында хәбәр итәчәк.

Ислам Чабаксардан медаль алып кайтты 30.09.2022 Ислам Чабаксардан медаль алып кайтты
Ислам Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Районнан таэквондо тренеры Газинур Борһанов “Арча” спорт комплексында шөгыльләнгән Ислам Габдрахманов белән Чабаксарга ярышка барды. Ислам Габдрахманов Арчаның 2нче мәктәбендә 9 сыйныфта укый. Молодец, Ислам, Чабаксардан бронза медаль алып кайтты. Котлыйбыз!

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгъзалары көзге кросста 30.09.2022 Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгъзалары көзге кросста

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) әгъзалары Арча стадионына җыелдылар. Көзге кросска.

Менә шулай алар балалар укытып, тәрбияләп кенә калмый, үзләрен спортта да сынап карый. Без инде аларны белеп бетердек. Кем яхшы йөгерә, кем чаңгыда элдертә, кем оста йөзә... Яшьләр өстәлә бара. Кайберәүләрнең җитезлегенә шаклар катасың, яшькә дә карамый...

Кайсы команда волейболда оста? 30.09.2022 Кайсы команда волейболда оста?

“Арча” спорт комплексында ир-егетләр командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Ярышны ачу тантанасында Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров hәм районның волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев катнашты.

Турнирда 8 Арча командасы катнашты. Командалар 4шәр булып, 2 төркемгә бүленеп уйнадылар. Уеннар каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде. Командалар да көчле иде.

Илһамия Гыйлаҗиева: “Барысы да хыялдан башлана” 29.09.2022 Илһамия Гыйлаҗиева: “Барысы да хыялдан башлана”

Сәнгатькә гашыйк Саба кызы Илһамия Гыйлаҗиева бүген арчалар өчен “Сөембикә” һәм “Сөембикә гөлләре” бию коллективларының җитәкчесе, йөзләгән балага бию күнекмәләрен бирүче педагог буларак таныш. Дистәләгән бәйгеләр, фестивальләр, концерт-тамашалар – аның иҗат сандындагы бәяләп бетергесез байлык.

Илһамия ханым Саба районының Югары Симет авылында алты балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Төпле белем, ныклы тәрбия алып, хезмәт сөючән гаиләдә үсә ул. Сигезенче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укый, 9–10нчы сыйныфларда Арчаның 2нче номерлы мәктәбендә белем ала. Ерактан килеп укучылар өчен махсус интернат була, шунда торып укый кыз. Биредә укыганда, үзенең биюгә булган осталыгын концертларда күрсәтә ул.

Арча спортчылары тик тормый 28.09.2022 Арча спортчылары тик тормый
"Арча" спорт комплексында ир-атлар арасында волейбол ярышлары бара. Арчаның 8 командасы уйный. Нәтиҗәне соңыннан язарбыз. Таэквондо буенча тренер Газинур Борханов бер яшүсмер белән Чабаксарда ярышта. Район боксчылары Гөлүсә Галиева һәм Алим Галиев Казанда "Баскет-Холл"да ярышта. "Казан Кремле кубогы"на ярышлар кичен башланып китәчәк. Анда Татарстан, Россия, чит ил боксчылары  катнашачак. Уңышлар телибез! Сөенечле хәбәрләр ишетергә язсын.

Арчаның өченче номерлы мәктәбе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. 28.09.2022 Арчаның өченче номерлы мәктәбе 50 еллык юбилеен билгеләп үтә.

30 сентябрьдә Арча тарихында иң тирән эз калдырган мәктәпләрнең берсе – өченче номерлы мәктәп илле еллык юбилеен билгеләп үтә.

Арчада бик күп кеше әлеге мәктәпне тәмамлаган. Заманында Иске Кырлай, Иске Йорт, Наласа, Урта Бирәзә, Бирәзәбаш, Зур Бирәзә һәм башка якын-тирә авыллардан да килеп анда белем алалар иде.

Мин үзем дә шунда укыдым. Бик күп еллар узуга карамас-тан, үземнең мәктәбемне, укытучыларымны җылы хисләр белән искә алам. Укытучыларымның күбесе исән дә түгел инде, әмма алар күңелдә тирән эз калдырган. 

Наласадан көрәш тренеры Таһир Лотфуллинны Казанга чакырып хөрмәтләделәр 28.09.2022 Наласадан көрәш тренеры Таһир Лотфуллинны Казанга чакырып хөрмәтләделәр
Лотфуллин Таhир Әхмәт улы татарча көрәшне үстерүдәге нәтиҗәле эшләре өчен Татарстан Республикасы көрәш федерациясе Президиумының Рәхмәт хаты белән hәм сәгать белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 

Ярминкәгә рәхим итегез 27.09.2022 Ярминкәгә рәхим итегез

Арчада Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә узачак

1 октябрь көнне Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданда көзге ярминкә булачак. Башлана 7.00 сәгатьтә. Рәхим итегез

Район башлыгы ветеранны котлады 26.09.2022 Район башлыгы ветеранны котлады

27 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Сабировны туган көне һәм якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котлады, бүләкләр тапшырды.

– Мин сугышка үзем теләп киттем, тиз генә барып кайтырмын кебек иде, – ди ветеран. – Әмма җиде ел хезмәт итәргә туры килде. Һәр чорның үз кыенлыклары бар, аларны җиңәргә тырышырга кирәк.

Арчада якташыбыз рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды 25.09.2022 Арчада якташыбыз рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды
Рәшит Хәмит улының әнисе Ашытбаш авылыннан. Казанда туса да, Ашытбаш авылына балачактан кайтып йөри. Шуңа да ул Арча ягын якын итә, үзенең туган ягы итеп саный. Кызыклы очрашу булды. Сурәтне ул офорт стиле белән ясый. Гади генә әйткәндә, калайга очлы әйбер белән башта сүрәтнең эскизын ясый. Аннан азот кислотасын эшкә җигә. Һәм килеп чыккан сурәтне махсус станок ярдәмендә кәгазьгә төшерә. Аның рәсемнәре тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнә. Ул тарихны сурәтләрдә мәңгеләштереп калдырырга тырыша. Арча тарихына да багышланган сурзтләре бар. 71 яшьтә. Улы бар. Ул чит илдә укый. Рәшит абыйның картиналарын күрәсегез килсә, музейга килегез. Алар кызыклы, башкаларныкына охшамаган.

Мәмсә авылында кичә кичен бер йорт янган 25.09.2022 Мәмсә авылында кичә кичен бер йорт янган
Кичә кичен Мәмсә авылында агач йорт, сарай, мунча янган. Гаражга да зыян килгән. Сарыклар да әрәм булган. "Безгә хәбәр 19сәг.26 минутта керде, - диде район МЧС җитәкчесе Искәндәр Юзаев. -Янгынны соң күргәннәр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә инде йорт дөрләп янган булган. Сарыклар да янган. Сарайдан электрдан чыккан дигән фараз бар. Сарай йортка бик якын урнашкан.

Тамчыдан кул жыела диләр. Якташлар, булдыра алганча ярдәм итсәк иде!

Арча кызы Татарстан данын яклап җиңү яулады 24.09.2022 Арча кызы Татарстан данын яклап җиңү яулады

Сентябрьдә Мордовия Республикасында “Яшь профессионаллар” WorldSkills милли чемпионатының финал ярышлары узды.

Анда гомуми медальләр саны буенча Татарстан Республикасы командасы икенче урын яулады.

«Көзге кросс-2022» 24.09.2022 «Көзге кросс-2022»
Арчаның 9 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында “Көзге кросс” дигән спорт чарасы узды. Бакчанын физик тәрбия инструкторлары Гараева Л.В. һәм Нурмухаметова А.Ф. йегерешкә өлкән һәм әзерлек төркемендәге иң актив һәм спортчы балаларын жыйды. Тәрбиячеләр тантаналы төстә чыгыш ясап, аларга көч, дәрт, житезлек һәм жинү теләгәннән соң, балалар стартка чыкты.

Арчада үткән «Автобабай»да кемнәр беренче? 23.09.2022 Арчада үткән «Автобабай»да кемнәр беренче?
Арчада "Автобабай" ярышы үткәрелде. Анда 60 яшьтән үткән өлкәннәр көч сынашты. 5 хатын-кыз, 8 ир-егет. Беренче урыннарда Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева, Арчадан Дамир Шакиров.

Яңа Кырлайда Ат көнендә йөк төялгән ат белән чабуда кем беренче? 23.09.2022 Яңа Кырлайда Ат көнендә йөк төялгән ат белән чабуда кем беренче?
Яңа Кырлайда Ат көнендә җигүле атларга йөк төяп тә чабыштылар. Президент та кызыксынып карап торды. Арча районы Курса Почмак авылыннан Венер Исмәгыйлев иң өлгерләрдән булып чыкты. Икенче урынны шушы ук авылдан Фидаил Гыйниятуллин алды.

«Алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, ашкынып...» Яңа Кырлайда булган ат чабышларына гомуми күзәтү 23.09.2022 «Алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, ашкынып...» Яңа Кырлайда булган ат чабышларына гомуми күзәтү
Яңа Кырлайда шимбә көн (17 сентябрь) буласы атлар ярышына ике көн алдан килә башладылар. Меңнәрчә километр-лар үтеп, ераклардан киләләр. Кабардино-Балкария, Ставрополь крае, Липецк, Курск, Төмән, Мәскәү өлкәләре, Пенза, Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Татарстан – Биектау... – барысы 50ләп ат һәм җайдак.

Арча стадионы бүген шау-гөр килеп торды 23.09.2022 Арча стадионы бүген шау-гөр килеп торды
23 сентября на стадионе г.Арск состоялись соревнования по легкоатлетическому кроссу, посвященные Дню профсоюзов Республики Татарстан. Это первый вид спорта в рамках спартакиады среди первичных профсоюзных организаций 2022-2023  учебного года.

Яңа Кырлайда «Аударыш» ярышында кем җиңде? 23.09.2022 Яңа Кырлайда «Аударыш» ярышында кем җиңде?

Ат көне"ндә иң кызыгы - "Аударыш" ярышыдыр, диләр күпләр. Атлар өстендәге егетләрнең үзара тартышканын якыннан карап торасың. Кем кемне ат өстеннән өстерәп төшерә!

Президент та кызыксынып карап торды. Безнең районнан Курса ягыннан атчылар Венер Исмәгыйлев, Илнур Рамазанов та үз көчләрен, осталыкларын сынап карадылар.

Яңа Кырлайда озын арага ат ярышлары нәтиҗәләре 23.09.2022 Яңа Кырлайда озын арага ат ярышлары нәтиҗәләре

Озын дистанциягә ярышлар иртәнге сәгать 5нче яртыда башланып, кичке сәгать 8нче яртыда тәмамланды.

Барысы 50ләп ат ярышты. 40км,  80, 100, 120 һәм 160 км.га ярыштылар. Шимбә көн буласы ярышларга ике көн алдан килүчеләр дә булды.

Яңа Кырлайда Ат көнендә бизәлгән җигүле атлар ярышында кем 1нче? 23.09.2022 Яңа Кырлайда Ат көнендә бизәлгән җигүле атлар ярышында кем 1нче?
Җигүле атларны бик матур итеп бизәп алып килгәннәр иде. Арча районы Курса Почмак авылыннан Хәлил Хәсәнов 1 нче урынны алды. 30 елдан артык ат тота инде ул. Җигүле аты белән алган призлары күп. Ярата ул сюрпризлар ясарга. Кашовкасында самоварында чәе кайнап торыр. Авылдашы Илсур Галиәкбәров гармунда уйнап җырлар. Күңелле!

Арчаның 6нчы мәктәбендә район башлыклары булды 22.09.2022 Арчаның 6нчы мәктәбендә район башлыклары булды
Арчаның 6нчы мәктәбендә (җитәкчесе Дилүс Мостафин) Буа һәм Балык Бистәсе районнары башлыклары Камартдинов Рәнис Рафис улы һәм Исламов Радик Рәмис улы, "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе Мөхәммәдияров Рамил Данил улы булды. Алар мәктәптәге шартлар, яңа укыту технологияләре белән таныштылар, дәресләрдә, музейда булдылар һ.б. Соңыннан шундый файдалы һәм эчтәлекле сәяхәт оештырганнары өчен мәктәп җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.

Яңа Кенәрдә митинг булды 22.09.2022 Яңа Кенәрдә митинг булды
Бүген Яңа Кенәрдә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә ясалган һәйкәл ачылды. Шул уңайдан биредә митинг үткәрелде. Матур чара булды ул. Кеше дә күп катнашты. Ерак юлларны якын итеп кайткан кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләр дә бар иде.

Хыялый Рөстәмнең сокланырлык эшләре бар 21.09.2022 Хыялый Рөстәмнең сокланырлык эшләре бар
– Болында мең төрле чәчәк бар, алар күплелеге белән шулай матур. Бер генә төрле булсалар, андый матурлык булмас иде, – дияргә ярата иде бер танышым.

Ул бу сүзләрне кешеләр белән  чагыштырып әйтә иде. Чыннан да шулай бит, кешеләр дә бар яклары белән бер-берсенә охшаш булсалар бу дөнья бер дә кызыклы булмас иде.

Менә Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдиновны гына алыйк. Кайберәүләр кебек диванга кырын ятып көнбагыш чертләтеп, телевизор карап ятса ни була инде? Юк, һаман нәрсәдер җитми аңа. Ил гизеп, ерак аралар үтеп мал-туар ташыды ул берзаман. Онытмаган булсагыз, аның юлларда күргән маҗаралары турында язган идем инде. Эчең катып көләрлек хәлләр бар иде анда.

Фәрдүс Хәйертдинов: «Быел 4 яшь гаиләне дәүләт ярдәме көтә» 20.09.2022 Фәрдүс Хәйертдинов: «Быел 4 яшь гаиләне дәүләт ярдәме көтә»

Торак программаларын тормышка ашыру районда ничек тора? Яшь гаиләләргә торак бирү тәртибе нинди?

Бу язмада сүз яшь гаиләләрне фатир белән тәэмин итү өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм турында барачак. Әңгәмәдәшебез –  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Фәрдүс Хәйертдинов.

Курса Почмак клубы тышкы ягыннан ук үзенә тартып тора 19.09.2022 Курса Почмак клубы тышкы ягыннан ук үзенә тартып тора

Чәчәкләргә күмелеп утыруыннан ук чын хуҗасы барлыгы күренә. Әлеге клубта еш булырга туры килә. Я җыелыш, я концерт, очрашу, бәйге. Ә берсендә авылның үзешчән артистлары спектакль күрсәттеләр. Уен да, куелыш та матур, үзешчәннәр, димәссең дә, шулкадәр рольгә кереп, бирелеп уйныйлар.

Тамашачылар да залны тутырып килгән, авылдашлары чыгышын алкышлап карыйлар. Шушы чараларны оештыручы – әлеге клубның хуҗасы, үз хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән Сәрия Фәсхиева.

Арча волейболчылары Уржумнан 1нче урынны алып кайтты 19.09.2022 Арча волейболчылары Уржумнан 1нче урынны алып кайтты

Киров өлкәсе Уржум шәһәреннән Арчаның җыелма командасы җиңеп кайтты. 2008-2009 елгы малайлар Әмин, Ислам, Рәзил, Ибраһим, Ислам, Раил, Кәрим Арчаның 2нче мәктәбеннән, Казанбаш мәктәбеннән һәм Иске Кишет мәктәбеннән. Тренерлары Рәшит Сафин һәм Нияз Әмиров.  Молодцы, егетләр! Уңышлар сезгә! 


Президент Яңа Кырлайда «Ат көне» бәйрәмендә булды 19.09.2022 Президент Яңа Кырлайда «Ат көне» бәйрәмендә булды

Президент Рөстәм Миңнеханов Якутия республикасы башлыгы Айсен Николаев белән Яңа Кырлайда "Ат көне" спорт фестивалендә булды. 

"Атчылык буенча безгә Якутиягә ерак әле,- дип сөйләде Президент. - Әмма безнең хәзер үзебезнең нәсел - татар аты бар. Татар аты бу безнең атрибут. Гомер гомергә безнең халык ат тоткан".

“Тукай моңы, Тукай вөҗданы белән яшибез” 18.09.2022 “Тукай моңы, Тукай вөҗданы белән яшибез”

Яшел Үзән районының Г.Тукай исемендәге милли мәдәният үзәге директоры Клара Филиппова җитәкчелегендә бер төркем кунаклар Арчада булып китте.

Бу җәй үзебезнекеләр әлеге районның Мулла Иле авылында булып кайттылар. Клара ханым инициативасы белән 2012 елда ике район арасында “Тукай-күпере, дуслык-күпере” салынган иде. Ел да шулай кунаклар алышып яшәделәр. Пандемия генә бераз тоткарлык ясаган, әмма араларны суытмаган, дуслык күпере үз эшен дәвам итте. Арча җирендә очрашу да  әлеге проект кысаларында оештырылды.

“Мин аның исән икәненә ышандым”, – Бибигайшә Якупова 25 елдан соң югалган улын таба 17.09.2022 “Мин аның исән икәненә ышандым”, – Бибигайшә Якупова 25 елдан соң югалган улын таба
Нинди генә авыр сынаулар белән сынаса да, тәкъдиренә буйсына Бибигайшә апа. Башкортостанда туып-үскән кызны урау юллар олыгайган көнендә Арчага китерә. Башына яулыгын бәйләп, чигүле камзулын киеп каршы алды ул безне үзенең чиста, якты фатирында. Чигүле мендәр тышлары, үзе бәйләгән келәмнәр бүлмәгә ниндидер җылылык өсти.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды 16.09.2022 Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районында булды. Аны урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Рафаэль Фәттахов озатып йөрде. Кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды.

Министр башта “Северный” ширкәте базасында “Проминтел-Агро” компаниясе оештырган семинарда катнашты. Әлеге компания җитештергән азык әзерләү техникасын басуда эшләтеп күрсәттеләр. “Северный” ширкәтендә мондый техника уңышлы гына эшли дә инде.

Арча кызлары Пермьнән җиңеп кайтты 16.09.2022 Арча кызлары Пермьнән җиңеп кайтты

Пермь шәһәрендә баскетбол буенча төбәкара турнир булды.

Ярышлар 2010-2012 елгы кызлар арасында үтте. Турнир «Балалар - илебезнең киләчәге» дигән девиз белән оештырылды. Ярышларда «Арча» спорт комплексында шөгыльләнүче кызлар командасы да катнашты. Ярышлар бик каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде! Һәм... арчалар 1 нче урынны алды! Сөенечтән күккә сикерделәр

Көрәш җене кагылган 15.09.2022 Көрәш җене кагылган
Наласа авылын элегрәк җыр аша гына белә идем. Үзем барып күргәч, кешеләре белән танышкач, бу авылның исеме тагын да матуррак яңгырый башлады сыман. Соклангыч кешеләр күп анда! Шундыйларның берсе – Таһир Лотфуллин. Аның тырышлыгы, ярдәме белән балаларда милли көрәшкә карата мәхәббәт уянган, Сабантуйлар гөрләп узган, малайлар ныгып үскән (»Шәһри Казан», Дания Нәгыйм).

Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны туган көне белән котлыйбыз! 14.09.2022 Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 14 сентябрь көнне якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек тели. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыпов – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, докторы, ТР фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, вице-президенты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Гомер юллары матур 13.09.2022 Гомер юллары матур

Питомникта яшәүче Саймә һәм Салихҗан Зариповлар 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Бергә булуларына 45 ел тулган. Салихҗан минем якташ – Түбән Курса авылыннан. Сирәк кенә булса да, күрешкәләп торабыз. Менә сөйләшеп алыр өчен дә җай чыкты.

Безнекеләр – гармунчылар парадында 12.09.2022 Безнекеләр – гармунчылар парадында

Арча район Мәдәният йортында эшләп килүче вокаль ансамбльләр, фольклор коллективлар бәйге һәм фестивальләрдә катнашып, уңышлы чыгыш ясап киләләр.

Соңгы вакытта гына да берничә коллектив җиңүләргә ия булды. Бу алар өчен зур дәрәҗә дә. Аннан фестиваль, бәйгеләрдә катнашу көч сынашу гына түгел, белем туплау, тәҗрибә уртак-лашу өчен дә зур мөмкинлек бирә. Әлеге бәйгеләр һәм җиңүчеләребез белән таныштырып үтү өчен без Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимовага мөрәҗәгать иттек.

Әтиемне алып кайтыгыз әле... 11.09.2022 Әтиемне алып кайтыгыз әле...

Хәдичә апа Сафина белән без озаклап сөйләшеп утырдык. Ул якын итеп истәлекләре белән уртаклашты.

Мирҗәм авылының абыстае ул. Эш белән барганда аның янына да кереп чыгарга уйладым. Елмаеп каршы алды, түргә дәште. Сөйләшер сүзләре бик күп иде. Тик вакыт кына кысанрак булды. Шулай да, сугыш елында үзе күргәннәр турында бәйнә-бәйнә сөйләргә өлгерде ул.

Һәр юнәлеш игътибарда 11.09.2022 Һәр юнәлеш игътибарда
Арча муниципаль районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышында мөһим темалар каралды.

Иҗтимагый совет районда барган һәр юнәлешне – мәдәният өлкәсеме ул, мәгариф, төзелешме, яшьләр тормышымы – контрольдә тота.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында эш ничек тормышка ашырыла? Торак программасы буенча нәрсәләр башкарылган? Территория-җәмәгатьчелек үзидарәләре органна-рының үзара бәйләнештә алып барылган эшләре нинди нәтиҗә бирә?

Ул көчле кеше, аннан яшәү дәрте бөркелеп тора 10.09.2022 Ул көчле кеше, аннан яшәү дәрте бөркелеп тора
Яңа Кенәр авылында яшәүче Даяр Хөсәенов белән күптән таныш. Минем кебек табигать ярата, умартачы да.

Берәр кызыклы яңалык күрсә, я ишетсә, шалтыратмый калмый. Озак еллар газ хезмәткәре булып эшләде, кайгы-хәсрәтләр кичерергә дә туры килде үзенә. Әмма ул көчле кеше, аннан яшәү дәрте бөркелеп тора.

Олы бүләккә лаек булдылар 09.09.2022 Олы бүләккә лаек булдылар
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятовка "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", Казанбаш авылы китапханәчесе Рүзилә Әүхәдиевага һәм Яңа Кырлай авылы китапханәсе җитәкчесе Наилә Әхмәтҗановага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемнәре бирелде, Илдус авылында яшәүче 7 бала анасы Гөлгенә Хәбибрахмановага "Ана даны" медале тапшырылды

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! 08.09.2022 Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арчадан бәйләү остасы Альбина Шакирова: «Дүрт яшемдә укырга, биш яшемдә инде бәйләргә өйрәндем» 07.09.2022 Арчадан бәйләү остасы Альбина Шакирова: «Дүрт яшемдә укырга, биш яшемдә инде бәйләргә өйрәндем»

Бәйләү остасы Альбина Шакирова бик күп һөнәргә ия. Ул – Арча кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, икътисад юнәлешен сайлый. Казан химия-технология институтында менеджмент белгечлеген ала. Соңрак Казан университетында укып, инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә.

Дүртенче курста укыганда ук банкка эшкә урнаша. Шул өлкәдә унбер ел эшләгәннән соң, Арчага әти-әнисе янына кайта.

“Беребез өчен беребез кирәк...” 06.09.2022 “Беребез өчен беребез кирәк...”

Арча станциясендә яшәүче Александра Васильевна һәм Николай Васильевич Левиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Бу көнне аларны район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина котладылар, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Арчада “Җиңү диктанты” яздылар 05.09.2022 Арчада “Җиңү диктанты” яздылар
3 сентябрьдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында “Җиңү диктанты” узды.

Кәче авылында яхшы юл өмет итәләр: «Батып йөрисе килми» 04.09.2022 Кәче авылында яхшы юл өмет итәләр: «Батып йөрисе килми»
«Ватаным Татарстан» редакциясенә Арча районының Кәче авылыннан борчулы хат килеп ирешкән. Аны чыгышы белән шушы авылныкы, бүген исә Казанда яшәүче Рәфкать Ибраһимов язган иде. Хатта: «Авылда халык юлсызлыктан тилмерә. Тимер юл кичүеннән авыл башына кадәр бер чакрым арадагы юлның юл дип әйтерлеге юк. Казанга яки Арчага баручы машиналар, электричка тукталышына җәяүләп баручылар язын-көзен сазлыкка әйләнгән юлда интегеп йөрергә мәҗбүр.

Киттек велосипедларга утырып 02.09.2022 Киттек велосипедларга утырып
1 сентябрьдә Арча шәһәрендә “Торак һәм шәһәр мохите” дигән илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында Совет мәйданы, зур урамны төзекләндерүнең бишенче чиратын ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин катнашты.

Дулкынланып көткән көн 01.09.2022 Дулкынланып көткән көн
Беренче сыйныф укучыларын тәбрикләү, аларның чыгышлары бәйрәмне тагын да ямьләндерде, беренче кыңгырау яңгырады.

Ни өчен Иске Җөлбидә? 29.08.2022 Ни өчен Иске Җөлбидә?

Мөмкинлегең бар икән – ярдәм ит

Узган атнада Иске Җөлбидә зур чара узды – төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Казан төзелеш оешмалары җитәкчеләре бергәләп гаилә бәйрәме оештырдылар.

Ни өчен Иске Җөлбидә? Аның сәбәбе бар. Бу хакта авыл халкы белә һәм ниһаять, алар урамында да бәйрәм булуына куанып туя алмый. Чөнки 30 йортлы, 91 кеше яшәгән авылда мәктәп тә, клуб та, кибет тә, балалар бакчасы да юк. Бернинди чара үткәрелми. Ә балалар күп. Һәр гаиләдә 2-3 бала. Шуны күздә тотып, үзара салым акчасына быел балалар мәйданчыгы төзегәннәр.

Ике юбилей - бергә 28.08.2022 Ике юбилей - бергә
Арча Питомнигында яшәүче Саимә белән Салихҗан Зариповларның 70 яшьлек юбилейлары. Салихҗан "Арча" совхозында 40 ел чылбырлы тракторда эшләгән механизатор. Чыгышы белән Түбән Курсадан. Юбилярларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе Ленар Абдуллин котлады, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Яңа Кырлай мәктәбен генә күрегез сез! 27.08.2022 Яңа Кырлай мәктәбен генә күрегез сез!
Яңа Кырлай мәктәбе коллективы ярминкәгә әкият геройлары белән бергә килгән. Ярминкә уен-көлке белән үтәргә тиеш тә! Шуңа да халык ярминкәсе бит инде ул!

Кечене кече итмәгән бездән түгел 26.08.2022 Кечене кече итмәгән бездән түгел

Беренче сыйныфка баручы балалар өчен уку әсбаплары тутырылган сумкалар тапшыру чаралары башланып китте.

Елдагыча бу изге эштән район мөхтәсибәте дә читтә калмый. Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин район башлыгы Илшат Нуриев белән  Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә булдылар, беренче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән сумкаларны тапшырдылар.

Бүген аңа 100 яшь тулган булыр иде 25.08.2022 Бүген аңа 100 яшь тулган булыр иде
Бүген, 25 августта РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Җәләлович Шәмиевка 100 яшь тулыр иде.

Сайлап алынганнар гына килде 24.08.2022 Сайлап алынганнар гына килде

Узган шимбәдә Балтач районы Шода авылында үзешчән театр коллективларының төбәкара милли URAM ТЕАТРЫ фестивале үтте.

Табигать кочагында, Мирхәйдәр Фәйзи  музей-йорты ишегалдында оештырылган ул. “Халкым рухын киләчәккә илтер, Театр..." дип исемләнгән төбәкара милли URAM ТЕАТРЫ фестивалендә үзешчән театр колективлары катнашкан. “Арчаның “Җидегән чишмә” Арча халык театры да әлеге фестивальгә чакырылган. Бу хакта мәгълүматларны безгә театр җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җиткерде.

Бәхетле кеше сез, Наил абый! 23.08.2022 Бәхетле кеше сез, Наил абый!
Наил абый 1932 елның 16 августында Әтнә районының Дусым авылында туа. “Әти белән әни күп итеп яшелчә үстерделәр, артыгын Әтнә базарында сата идек. 4–5 умарталары бар, сыер, үгез, каз-тавыклардан тыш күркәләр дә асрадылар. Әни, кечерәк гәүдәле булса да, аз сөйләшә, күп эшли торган тырыш һәм игелекле хатын иде. Килендәше Маһирә, Хәҗәр апалар белән иң оста уракчылар  булып танылдылар. Әни яшь бозаулар, сарыклар карады, җәй көннәрендә без, малайлар, аларны көтә идек”, – дип искә ала Наил абый.

Ярты гасырлык парлы бәхет белән уртаклаштылар 22.08.2022 Ярты гасырлык парлы бәхет белән уртаклаштылар

Еллар сынавына бирешмичә, олы мәхәббәтне саклап, иңне-иңгә куеп гомер итүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Илле еллык мәхәббәт тарихын һәм төпле нигезләрен булдыручы Фәттаховлар гаиләсе әнә шундыйлардан.

Роза һәм Лиюс Фәттаховлар алтын туйларын билгеләп үтте. Район ЗАГС бүлегенең гаилә бәйрәмнәре залында бу көнне әлеге парлар өчен иң якын кешеләр җыелган иде. Балалары, оныклары һәм якын туганнары Роза ханым белән Лиюс әфәнденең олы шатлыгын уртаклашты. Юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куеп, “Алтын туй” таныклыгын алды һәм тугрылык билгесе итеп, алдын балдаклар алмашты. 

Өмәгә килегез! 22.08.2022 Өмәгә килегез!

Авылдашлар рәхим итсеннәр!

27 августта иртән 8 сәгатьтә Хәтнә авылы янындагы беткән Үрнәк авылының Түбән Оч зиратын төзекләндерү буенча өмә үткәрелә.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/omaga-kilegez

«Җидегән чишмә»нең тагын бер җиңүе 21.08.2022 «Җидегән чишмә»нең тагын бер җиңүе
"Җидегән чишмә" Арча халык театры Балтач районының Шода авылында булдылар. Алар биредә үзешчән театр коллективларының төбәкара милли фестивале кысаларында чыгыш ясадылар. Коллектив фестивальдә беренче урынны яулады.

Яңа Ашытта яңа мәчет 21.08.2022 Яңа Ашытта яңа мәчет

Узган якшәмбедә Яңа Ашыт авылында яңа сафка баскан “Әлминә” мәчетен ачу тантанасы булды.

Кечерәк кенә, әмма табигате белән бик матур бу авыл өчен көтелмәгәнчә күп халык килгән иде ул көнне. Көтелмәгәнчә, диюем шуңа, өлкәннәрнең кайсы белән сөйләшмә, “Кара, күпме халык җыелган бит, исең китәрлек”, – дип фикерен белдерде. Читтән дә бик күп кеше кайткан, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр дә килгән.

Казанка авылында мәчет ачылды 20.08.2022 Казанка авылында мәчет ачылды

Бүген Казанка авылында мәчет ачу тантанасы булды. Авыл үзе кечкенә, йортлар да сирәк, кешесе дә аз. Әмма тантанага читтә яшәүче бик күп кеше кайткан иде. 

Тантаналы өлештән соң кызыл тасманы кисеп эчкә уздылар. Өйлә намазын яңа мәчеттә укыдылар

Белем иленә ачкыч биргән Укытучы 19.08.2022 Белем иленә ачкыч биргән Укытучы

Ташкичү авылында гомер итүче якташыбыз Мәүҗидә Камалиева Әлифба китабына эш дәфтәре чыгарган.

Әлифба... Тышлыгына кулына чәчәк букеты белән букча тоткан кыз мәктәпкә бара торган зәңгәр тышлы китапны кем генә хәтерләми дә, кем генә аның буенча хәреф танырга өйрәнмәде икән?!

Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзов төзегән “Әлифба” китабы – татар балаларын белем иленә алып керүче беренче дәреслек. Әлифбаның бизәлеше, тышлыгы үзгәреш кичерсә дә, аның эчтәлеге үзгәрми.

Якташыбыз Наил Васыйл улы Касыймов бүген туган көнен билгеләп үтә 18.08.2022 Якташыбыз Наил Васыйл улы Касыймов бүген туган көнен билгеләп үтә
Наил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында районыбызның Ашытбаш авылында туа.  1970 елда Ашытбаш сигезъеллык мәктәбен, 1972 елда Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. Ул 1972-1977 елларда Казан төзелеш институтында укый һәм 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992-97 елларда Наил Касыйм Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә, 1997-1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара. 2005 елдан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында бүлек мөдире булып эшли, бүгенге көндә лаеклы ялда

Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 17.08.2022 Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
17 август көнне якташыбыз Вакыйф Вәкил улы Нуриевның туган көне!

Вакыйф Вәкил улы Нуриев — татар язучысы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары (2007 елдан),Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш ис. әдәби бүләк иясе.

1958 елның 17 августында Татарстанның Арча районы Сеҗе авылында дөньяга килә. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлый, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә.
5 курста укыганда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли башлый. 1980 елда университетны тәмамлый. Бераздан «Яшь ленинчы»ның җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары була. 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире.

Тәгәри тормыш арбасы... 16.08.2022 Тәгәри тормыш арбасы...

Иске Ашыт мәдәният йорты хәзер ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахманова исемен йөртәчәк.

Узган атнада биредә зур тантана булды – Саяра ханымның исемен мәңгеләштерү максатында мәдәният йорты стенасына мемориаль такта куелды.

Арча якларына килегез 15.08.2022 Арча якларына килегез

Агымдагы елда республикага килүче туристларның саны арткан. Туроператорлар мәгълүматларына караганда, Казанда ку-наклар озаграк вакытка туктала башлаган.

Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сүз барды.


Новости 601 - 700 из 3535
Страницы: