События

Кәчедән Илнар Ильязов — Россия чемпионы 30.01.2016 Кәчедән Илнар Ильязов — Россия чемпионы

Илнар Ильязов Кәче авылыннан. Арча агросәнәгать көллиятендә төзүче булырга укый. Голбол белән шөгыльләнә. Спортның бу төре бездә таныш түгел. Илнар аңа Лаешта сукырлар өчен мәктәптә укыганда өйрәнә. Бу спорт төре параолимпия уеннарына кертелгән. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен футбол ул. Аны күзләре бәйләнгән килеш ятып уйныйлар, туп та махсус, тавыш бирә торган.

 

Арчада көрәшчеләр бил алышты 30.01.2016 Арчада көрәшчеләр бил алышты
Арчада сәламәтлек спартакиадасы кысаларында көрәш буенча ярышлар үткәрелде. Анда Арча районы көрәш осталарыннан тыш күрше Саба, Әтнә, Балтач, Биектау районы көрәшчеләре дә катнашты.

Курсалылар —  өченче 29.01.2016 Курсалылар — өченче
Арча районының “Курса МТСы” ширкәте 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы  элиталы орлыклар ассоциациясенә кергән хуҗалыклар арасында өченче урынны алды.

Сеҗедән Булат Мөбәракшин квадроцикл ясаган 28.01.2016 Сеҗедән Булат Мөбәракшин квадроцикл ясаган
Арча районы Сеҗе авылында гомер итүче Булат Мөбәракшин ике улы белән бергә, квадроцикл ясаган. Хәзер хуҗалыкларында күп эшне шушы техника башкара икән.

«Туган як тургае» 28.01.2016 «Туган як тургае»
Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 75 яшь тулу уңаеннан  “Әдәби кунакханә”дә очрашу.

Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә 27.01.2016 Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә
23-24 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә район тарихында беренче тапкыр “Без бит авыл яшьләре” дигән исем астында  авыл яшьләре җыены үткәрелде.

Ниһаять, Орнашбашта яңа клуб төзелә 27.01.2016 Ниһаять, Орнашбашта яңа клуб төзелә
Быел Орнашбаш авылында күпфункцияле үзәк төзелеше башланды. Бу көннәрдә кирпечтән үзәкнең диварлары салынды, түбә ябу эше бара. Әлеге бинаны КСМ ширкәте төзүчеләре сафка бастырачак. Җәйгә Орнашбаш авылы ФАП, китапханә һәм клублы булачак.

5 нче линия ут чыбыкларын сузу программасы кертелде. 27.01.2016 5 нче линия ут чыбыкларын сузу программасы кертелде.
Утар- Аты авыл җирлеге торак пунктларында 5 нче линия ут чыбыкларын сузу программасы кертелде. Бу эшкә 830 мең акча каралган. Җәй айларында җирлектәге 5 авылда яңа электр линиясе сузылачак.

Музейда китапларны тәкъдир итү кичәсе узды 26.01.2016 Музейда китапларны тәкъдир итү кичәсе узды
2016 елның 23 гыйнварында «Казан арты» тарих-этнография музеенда“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең “Шигъри тәлгәшләр” һәм “Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреатлары” дигән китапларны тәкъдир итү кичәсе узды.

Арча халык театры спектакле «Саташу» (дәвамы) 26.01.2016 Арча халык театры спектакле «Саташу» (дәвамы)
Туфан Миннуллин «Саташу». Рольләрдә «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары. 2 бүлеге. Дәвамы бар.

Арчада «Без бит авыл яшьләре» җыены үтте 25.01.2016 Арчада «Без бит авыл яшьләре» җыены үтте
23-24 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә «Без бит авыл яшьләре» дигән авыл яшьләре җыены булды. Анда авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче алтмышка якын егет һәм кыз катнашты.

Без бит авыл малае 24.01.2016 Без бит авыл малае
Арча педагогика көллиятендә үткән «Без бит авыл яшьләре» җыенында «Җидегән чишмә» Арча халык театры Туфан Миннуллинның «Без бит авыл малае» спектаклен тәкъдим итте.

Гомәр Бәшировны искә алдык 24.01.2016 Гомәр Бәшировны искә алдык
Язучы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музеенда истәлекле очрашу булды. Искә алу кичәсенә язучының улы Зөфәр Бәширов, оныгы, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең апасы Равия апаның кызы Җәүһәр ханым килде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Арча халык театры «Саташу» 23.01.2016 Арча халык театры «Саташу»
Cаташу. Рольләрдә «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары. 1 бүлеге. Дәвамы бар

Хәсәншәех хоккей командасы Апас районыннан жиңеп кайтты 23.01.2016 Хәсәншәех хоккей командасы Апас районыннан жиңеп кайтты
Апастагы “Алтын алка” боз сараенда Хәсәншәех авылы хоккейчылары, Апас районының ике хоккей командасы белән очрашып, җиңү яулап кайтты.

Автор «Кичә яраттым» китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра 22.01.2016 Автор «Кичә яраттым» китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра
29 гыйнварда көндезге 10 сәгатьтә  «Казан арты» тарихи-этнография музеенда Зиннур Тимергалиевның «Кичә яраттым» исемле китабын тәкъдир итү була.

Ашытбашта урам концертлары үткән 22.01.2016 Ашытбашта урам концертлары үткән
Районыбызда «Ал кыюлык, алга омтыл, Һич ялыйкмый алга бар» девизы белән урам концертлары гөрли. Без- Ашытбашлылар да бу проекттан читтә калмаска булдык. Урам концертларын беренчеләрдән булып Кызыл Октябрь һәм Пушкин урамы үзешчәннәре башлап җибәрде.

Диләрә Гыйбадуллина беренче урынны яулады. 21.01.2016 Диләрә Гыйбадуллина беренче урынны яулады.
Рәсем сәнгате буенча “Кышкы палитра” республика бәйгесендә Арча сәнгать мәктәбе данын 3, 4 сыйныф укучылары Ләйсән Баһавиева, Диләрә Гыйбадуллина, Галия Гайнетдинова, Зөһрә Сибагатуллина, Зилә Шәмсетдинова  яклады. Диләрә Гыйбадуллина (укытучысы Раилә Фәтхуллина) беренче урынны яулады.

Яңа Кенәрдә урам концертлары кызганнан кыза бара 21.01.2016 Яңа Кенәрдә урам концертлары кызганнан кыза бара
Гыйнвар башында Совет, Урак һәм Чүкеч, Ленин, Бакча урамнары җыелып концерт куйса, 20 февральдә эстафета башка урамнарга бирелә. Чыгышлар әле моның белән генә тәмамланмаячак. Алда тагын 3 концерт планлаштырыла икән. Апрель аенда исә иң яхшы номерларны туплаган гала-концерт була.

“Җидегән чишмә” яңа спектакль сәхнәләштерә башлады 21.01.2016 “Җидегән чишмә” яңа спектакль сәхнәләштерә башлады
Арча мәдәният йорты каршындагы “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миннуллинның “Без бит авыл малае” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Тамашачы аны март аенда карый алачак.

Энҗе Гарипова икенче дәрәҗә лауреат булды 21.01.2016 Энҗе Гарипова икенче дәрәҗә лауреат булды
Казанда “Талант канатларында” исемле Халыкара бәйге узды. Арча сәнгать мәктәбеннән Энҗе Гарипова (укытучысы Тайфә Гидиятуллина) “Эстрада вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.

16 гыйнварда Яңа Кенәрдә үткән көрәштә җиңүчеләр 20.01.2016 16 гыйнварда Яңа Кенәрдә үткән көрәштә җиңүчеләр
Барысы 32 мәктәп командасы катнашты. Беренче урынны Курса-Почмак мәктәбе командасы, икенче – Шушмабаш, өченче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы алды.

Яңа Кырлай китапханәсе грант откан 19.01.2016 Яңа Кырлай китапханәсе грант откан
Яңа Кырлай китапханәсе Татарстан Республикасы китапханәләре арасында иң яхшысы дип табылган һәм 100 мең сум грант откан. Бу акчага ул мебель һәм җиһазлар алган.

Якшәмбе көнне Җиңү паркында бәйрәм гөрләде 18.01.2016 Якшәмбе көнне Җиңү паркында бәйрәм гөрләде
Узган якшәмбедә Җиңү паркында үткән чара оешкан төстә барды һәм бик күңелле булды. Халык та күп килгән иде.

Яңа Кенәрдә көрәштеләр 17.01.2016 Яңа Кенәрдә көрәштеләр
Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында татарча көрәш иртәнге якта башланган иде, кичке сәгать 5кә кадәр барды. Мәктәп укучылары көрәште. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мәгариф бүлеге җитәчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Бүген «Арча кичләре» булды 16.01.2016 Бүген «Арча кичләре» булды
Арчалыларны көннең салкын булуы да куркытмады. Рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар. Уеннар балаларны гына түгел, яшьләрне дә үзенә тартты. Ә сәхнәдә үзешчәннәр чыгыш ясады.

«Арча кичләре» була 15.01.2016 «Арча кичләре» була
Арчаның үзәк стадионы арчалыларны кабаттан үзенә чакыра.

16 гыйнварда кичке 6 сәгатьтә биредә «Арча кичләре» үткәрелә. Килегез, уйнап, җырлап, биеп күңел ачыгыз. Соңыннан дискотека була.

Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы. 14.01.2016 Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы.
Һәркайда Яңа ел кәефе, Яңа ел рухы. Матур Арчабыз бәйрәм көннәрендә тагын да гүзәл. Һәркайда җемелдәп утлар яна, үзеңне әкияттәгедәй тоясың, ниндидер могҗиза булыр кебек.

Яңара безнең Наласа 14.01.2016 Яңара безнең Наласа
Районда әледән–әле яңа социаль объектлар ачылу, искеләрен  ныклап төзекләндерелүен күзәтеп, бу авылларда яшәүчеләр белән бергә чын күңелдән куана да, шул ук вакытта бераз ак көнләшү хисләре дә кичерә идем. Туган авылым Наласа никтер бөтен республиканы колачлаган бу яңарыштан читтә  калып килә сыман иде.

Апаз һәм Шушмабаш авылы җирлекләре эшче яшьләр иҗат фестивале уздырган 13.01.2016 Апаз һәм Шушмабаш авылы җирлекләре эшче яшьләр иҗат фестивале уздырган
8 январь көнне Апаз мәдәният йортында ЭШЧЕ ЯШЬЛӘР ИҖАТ ФЕСТИВАЛЕ узган.  Анда Апаз һәм Шушмабаш авылы җирлекләре үзешчәннәре катнашкан.  

Арча боз сараенда Яңа ел шоу-программасы уздырыла. 12.01.2016 Арча боз сараенда Яңа ел шоу-программасы уздырыла.
12 гыйнварда Арча боз сараенда Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында Яңа ел шоу-программасы уздырыла.

Яллар үтте дә китте… 11.01.2016 Яллар үтте дә китте…
Бик озак кебек тоелган яллар үтте дә китте. Ничек тагын эшкә тотынасы? Бу күпләр фикере. Ялны күңелле дә, файдалы да үткәрсәң әйбәт инде ул.

7 район чаңгычылары ике көн ярышты. Ярыш бүген тәмам. 10.01.2016 7 район чаңгычылары ике көн ярышты. Ярыш бүген тәмам.
Арча, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Әтнә, Питрәч районнары мәктәпләре чаңгычылары Арча стадионында ике көн ярыштылар. Ярыш 9 гыйнварда башланды. Көчле чаңгычылар икенче көнне финалда ярышты.

Үткәннәргә сәяхәт (безнең Арча) 09.01.2016 Үткәннәргә сәяхәт (безнең Арча)

Йөзәм дисәң суы бар 08.01.2016 Йөзәм дисәң суы бар
8 гыйнварда “Арча” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өстәл теннисы, бадминтон буенча ярышлар узды. Зур бассейнда өлкәнрәкләр йөзү буенча ярышты, кече бассейнда балалар өчен күңелле стартлар оештырылды.


Арча стадионында «Арча кичләре» гөрләде 07.01.2016 Арча стадионында «Арча кичләре» гөрләде
Бүген Раштуа бәйрәме уңаеннан Арча стадионында Арча кичләре булды. Кичәне Илмира Фазылҗанова (ул сценарий авторы да) белән Данис Гайфуллин күңелле итеп алып барды.

Яңа Кырлайдагы Кыш бабай резиденциясендә 4 мең турист булып киткән 06.01.2016 Яңа Кырлайдагы Кыш бабай резиденциясендә 4 мең турист булып киткән
Яңа Кырлайдагы Кыш бабай резиденциясендә 4 мең турист булып киткән инде. Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләр, шәһәрләр, республикалардан да киләләр икән. Резиденция көн саен 300 кеше кабул итә.

Әтиләр белән балалар көч сынашты 05.01.2016 Әтиләр белән балалар көч сынашты
Боз сараенда «Күңелле стартлар» үткәрелде. Әтиләр белән балалар үзара көч сынашты. Әлбәттә инде, балалар командасы җиңде.

Арчалылар бәхетле — Боз сарае бар! 04.01.2016 Арчалылар бәхетле — Боз сарае бар!
Көн салкын дип, урамга чыгарга курыкканнарга Боз сарае бар. Бүген, 4 гыйнварда хоккей ярышы тәмамлануга, боз өстендә Кыш бабайлы чын бәйрәм башланды. Теләгән һәркем, 50 сум акчасын түли дә, музыка астында бозда шуа.

Кыш бабай белән Карчәчәк- Иске Кырлайда да булды 03.01.2016 Кыш бабай белән Карчәчәк- Иске Кырлайда да булды
30 нчы декабрь көнне Иске Кырлай мәдәният йорты, китапханә белән берлектә мәдәният йортында “Хуш киләсең, и, Яңа ел!” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырды.

Курсалар җиңүчеләр арасында 02.01.2016 Курсалар җиңүчеләр арасында
Татарстан Республикасы элиталы орлыклар ассоциациясе 2015 елның җиңүчеләрен билгеләде. Алар арасында Арча районының “Курса МТСы” ширкәте дә бар. Әлеге хуҗалыкка Диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

Арчаның Үзәк чыршысы янында төнге бәйрәм 01.01.2016 Арчаның Үзәк чыршысы янында төнге бәйрәм
Кинәт салкынайтуга ияләнмәгән без. 31 декабрьдәге 17 градус салкынлык бик хәтәр кебек тоелды. Көндез балаларны капка төбенә һава суларга гына чыгарган идек, алар стадионга ук төшеп киткән булып чыкты.

"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы! 31.12.2015 "Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2016 ел белән котлыйм! Узып баручы 2015 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә, хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясыйбыз һәм киләчәк елга максатлар, планнарыбызны барлыйбыз.

2016–2017 елларда Арчада 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла 31.12.2015 2016–2017 елларда Арчада 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла

Район башлыгы Илшат Нуриев белән әңгәмә «…2016–2017 елларда Арчада 400–500гә кадәр яңа эш урыннары булдыру планлаштырыла…» 

Балаларга Кыш бабайдан бүләк-мәдәният йортында «Кәҗә белән сарык» спектакле. Бушка. 31.12.2015 Балаларга Кыш бабайдан бүләк-мәдәният йортында «Кәҗә белән сарык» спектакле. Бушка.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче «Яшьлек» театр студиясе (Спутник төркеме) балаларга Яңа ел күчтәнәче - Кыш бабайдан бүләк әзерләгән. Яшь артистлар Илгиз Зәйни пьесасы буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен тәкъдим итә.

“Нур” балалар телестудиясе 100 мең сум грант отты 30.12.2015 “Нур” балалар телестудиясе 100 мең сум грант отты

Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе (җитәкчесе Зөлфирә Зарипова) Яңа елны яңа уңышлар белән каршылый. Шушы көннәрдә генә ул Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы үткәргән социаль проектлар бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум грант отты.

Район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты 30.12.2015 Район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты
28 декабрьдә районның сәләтле балалары район башлыгы Илшат Нуриев  белән очрашты. Алар күп түгел, шуңа башкаларга үрнәк, ата–аналарына, мәктәпләренә горурлык булсын дип, һәрберсен исемләп әйтеп үтәсе килә.

Арча район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде 29.12.2015 Арча район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде
28 декабрьдә “Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән уку алдынгылары, спортта, иҗади эштә, җәмәгать тормышында актив  катнашучы балалар катнашты.

Арча педагогика көллиятендә язучылар дәрес бирде 29.12.2015 Арча педагогика көллиятендә язучылар дәрес бирде
Арча педагогика көллиятенә ул көнне  язучылар десанты төште, дисәң дә дөрес булыр. Татарстан язучылар союзыннан бирегә берьюлы 15 язучы, шагыйрь, журналист килде. Тагын шунысы–бу гадәти очрашу гына булмады, кунаклар сыйныфларга кереп дәрес бирде. Дәреснең темасы–“Рухи–әхлакый тәрбия бирүдә әдәби әсәрнең роле”.

Мөфти Арчада 29.12.2015 Мөфти Арчада
9 декабрьдә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сибгатуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев Арча районында булдылар. Алар муллалар белән очрашты, дини эшчәнлекне алып бару буенча бурычлар турында аңлаттылар, сорауларга җавап бирделәр.

Апаз урта мәктәбендә “Яңа ел тамашасы” 29.12.2015 Апаз урта мәктәбендә “Яңа ел тамашасы”
Соңгы ике елда Апаз урта мәктәбе коллективының чыршы бәйрәмнәре –“Яңа ел тамашалары” авыл мәдәният йортында шыгырым тулы заллар белән бик күңелле үтә. Залга сыймаган халык фойеда басып карап тора, чөнки тирә-як авыллардан да килүчеләр күп.

Югары Атыда пластик бортлы хоккей мәйданчыгы ачылды 28.12.2015 Югары Атыда пластик бортлы хоккей мәйданчыгы ачылды
27 декабрьдә Югары Аты авылында күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды. Биредә пластик бортлы хоккей мәйданчыгы сафка басты.

Арчада бәйрәм ярминкә узды 28.12.2015 Арчада бәйрәм ярминкә узды
26 декабрь, шимбә иртәсендә Арча шәһәренең Җиңү паркы каршындагы мәйданда зур бәйрәм ярминкәсе узды.

Якташыбыз Россиякүләм бәйге җиңүчесе 28.12.2015 Якташыбыз Россиякүләм бәйге җиңүчесе
Хәлил Гайнетдиновның нинди кеше икәнен беләбез. Үз идеяләре өчен янып-көеп йөри ул, белгәннәрен яшь буынга җиткерергә тырыша. Моның өчен көчен дә, вакытын да кызганмый.

Арча Боз сараенда яшь фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары булды 27.12.2015 Арча Боз сараенда яшь фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары булды
Боз сараенда спорт, дуслык һәм матурлык бәйрәме – Арчаның яшь фигуралы шуучыларының күрсәтмә чыгышлары булды.

Арчада үзәк чыршы ачу тантанасы булды 26.12.2015 Арчада үзәк чыршы ачу тантанасы булды
Бүген Арча үзәк стадионында төп чыршыны ачу тантанасы булды. Ул Кыш бабайлар һәм Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланды.

Арча фермерлары үрнәк 26.12.2015 Арча фермерлары үрнәк
24 декабрьдә Арчада Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе советының күчмә утырышы үткәрелде.

Кыш бабай кунакка чакыра 25.12.2015 Кыш бабай кунакка чакыра
Яңа Кырлай Кыш бабае елдан-ел таныла гына бара. Популярлык рейтингына күз салсак, Россиядә Бөек Устюг Кыш бабаеннан кала ул икенче урында икән. Сигез еллык “эш” тәҗрибәсен, кунакларның Татарстаннан, Россиядән генә түгел, чит илләрдән, хәтта океан артыннан да килүләрен искә алганда, моңа гаҗәпләнерлек түгел.

Арчада ярминкә була 25.12.2015 Арчада ярминкә була
26 декабрь, шимбә иртәсендә Арча шәһәренең Җиңү паркы каршындагы мәйданда зур бәйрәм ярминкәсе узачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез? 25.12.2015 Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан халкының ничек ял итәчәге турында хәбәр итте.
Атнасына 5 көнлек график буенча эшләүчеләр 2016 елның гыйнвар аенда Татарстанда яшәүчеләр 10 көн рәттән ял итәчәк.

Быел Яңа ел алдыннан Арча бигрәк тә матур 24.12.2015 Быел Яңа ел алдыннан Арча бигрәк тә матур
21 декабрьдә район комиссиясе оешма, предприятие, учреждениеләрнең Яңа елга әзерлеген карарга чыкты. Станция ягында “Шатлык” балалар бакчасы, 7нче номерлы урта мәктәп, Арча агросәнәгать көллияте филиалы, Арча “КСМы” коллективлары күңел җылысы биреп, яхшы әзерләнгәннәр.

Хәсәншәех авылы балаларын Яңа 2016 ел белән котларга Кыш бабай килгән 23.12.2015 Хәсәншәех авылы балаларын Яңа 2016 ел белән котларга Кыш бабай килгән
Иртә дип тормаган, 19 декабрь көнне Хәсәншәех авылы балаларын Яңа 2016 ел белән котларга Кыш бабай килгән. Авыл халкының бәйрәм рухын, Яңа елны каршыларга әзер булуын сизгәндер инде бабакай.

Җиңеп кайттылар 23.12.2015 Җиңеп кайттылар
Казанда Татарстан Республикасы юл иминлеге инспекциясендә “Ышаныч һәм куркынычсызлык” республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста Арча Укучылар сараеның Дамир Таҗиев җитәкчелегендәге “Нур” балалар радиостудиясе дә катнашты һәм икенче урынны алды! 

Арчага бер төркем язучылар килде 22.12.2015 Арчага бер төркем язучылар килде
Арча мәдәният йортында мәдәният елына йомгак ясау уңаеннан «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән чара булды. Анда Арча төбәгеннән чыккан бер төркем язучылар катнашты.

Барысы да бүләк алды 21.12.2015 Барысы да бүләк алды
20 декабрьдә Казанбаш мәктәбе базасында районның волейбол федерациясе призына ярышлар үткәрелде. Бәйгедә 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар катнашты.

Яңа ел алдыннан яңа фатирга күчтеләр 21.12.2015 Яңа ел алдыннан яңа фатирга күчтеләр
Яңа ел алдыннан Арчада күңелле вакыйга булды. Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңаларга күчерү программасы нигезендә Арча станциясендәге Һ.Такташ урамындагы 43нче биш фатирлы һәм питомниктагы Тополиная урамындагы өч фатирлы 4 а йорты файдалануга тапшырылды.

Арчадан Светлана Гафарова икенче урынны яулады 20.12.2015 Арчадан Светлана Гафарова икенче урынны яулады
Арча педагогика көллияте каршында эшләп килүче милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге рус милләтеннән булган тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнә.

Зиннур Тимергалиевның беренче китабы чыкты 20.12.2015 Зиннур Тимергалиевның беренче китабы чыкты
Зиннур Тимергалиевның «Кичә яраттым» исемле беренче китабы дөнья күрде. Анда аның «Язмышыңның бирче яртысын», «Болыннарда тургай бар», «Кичә яраттым» исемле һәм башка хикәяләре басылган.

20 декабрьдә Боз сараенда Татарстан Республикасы хоккей федерациясе республика семинары була 19.12.2015 20 декабрьдә Боз сараенда Татарстан Республикасы хоккей федерациясе республика семинары була
20 декабрьдә Боз сараенда Татарстан Республикасы хоккей федерациясе республика семинары була. Ул республика беренчелегенә үткәрелгән ярышлар оештыручы судьялар бригадасына категорияләр бирүгә багышлана.

Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәме күңелдә матур тәэсир калдырды 19.12.2015 Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәме күңелдә матур тәэсир калдырды
Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көнне биредә дини шигырьләр, мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады. Кичә үзенчә бер йөрәккә рәхәт матур тәэсир калдырды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эшлекле сәфәр кылды 18.12.2015 ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районына эшлекле сәфәр кылды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Арча муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды, анда ул яңа торак йортлар һәм яңартылган район үзәк сырхауханәсен һәм балалар сәнгать мәктәбен ачу тантаналарында катнашты.

Арча Боз сараенда фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар була. 18.12.2015 Арча Боз сараенда фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар була.
22 декабрьдә кичке 4 сәгатьтә Боз сараенда фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар була. Анда үзебезнең шәһәр балалары чыгыш ясаячак.

Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. 17.12.2015 Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Югары Аты мәчете үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Яңасы төзелгәнчегә кадәр авылда мәчет бөтенләй булмаган.

Арча Әлмәндәре Харис Сафин иң яхшы ир-ат ролен башкаручы исеменә лаек булды 16.12.2015 Арча Әлмәндәре Харис Сафин иң яхшы ир-ат ролен башкаручы исеменә лаек булды
«Җидегән чишмә» Арча халык театры коллективы быел да халык театр коллективларының «Идел Йорт» төбәкара фестивалендә  уңышлы чыгыш ясады һәм дипломант исеменә лаек булды.

Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте 15.12.2015 Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте
Район хакимияте Яңа ел бәйгеләре игълан итте

Урамнарда утлар җемелди 15.12.2015 Урамнарда утлар җемелди
Яңа ел якынлашканы урамнардагы утлардан ук күренә. Оешмалар елдагыча тирә-юньнәрен бизәү эшләренә керештеләр. Кайсы почмакка барма, бизәлгән чыршыларга, аллы-гөлле утларга тап буласың. Аларны күреп, күңелләрне дә бәйрәм хисләре били.

Арча Укучылар сарае юбилеен билгеләп үтте 14.12.2015 Арча Укучылар сарае юбилеен билгеләп үтте
Арча Укучылар сараенда зур бәйрәм-юбилей кичәсе булды. Анда алтмыш ел эчендә эшләгән җитәкчеләр, методистлар, вожатыйлар чакырылган иде. Тарихы турында видеофильм аша бик күп мәгълүмат белдек. Укучылар чыгышлары бәйрәмне тагын да тулыландырып җибәрде.

Түбән Атыда чишмә ачылды 14.12.2015 Түбән Атыда чишмә ачылды
Түбән Аты авылы халкы тәмле сулы Сибгать чишмәсенә яратып йөри. Елга аръягындагы тау битендә урнашкан ул. Элек биредә тегермән, куян фермасы, яшелчә, алма бакчалары бар иде, дип сагынып сөйли өлкәннәр. Хәзер монда чишмә генә сакланып калган, авылдан ераграк булса да, сукмак өзелми аңа.

Түбән Мәтәскәдә «Кар шәһәрчеге» бар 14.12.2015 Түбән Мәтәскәдә «Кар шәһәрчеге» бар
Яңа, 2016 нчы елны каршы алырга әзерләнеп, кичә Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылар, укытучылары «Кар шәһәрчеген» ясадылар.

Гөберчәктә Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булган 14.12.2015 Гөберчәктә Мөхәммәт Мәһдиевны искә алу кичәсе булган
М.Мәһдиевнең 85 еллыгы уңаеннан Гөберчәк авыл китапханәсендә » Ерагая барган саен якыная гына барасың» исеме астында искә алу кичәсе үткәрелде. Укучыларга өлкәннәр тарафыннан язучы турында истәлекләр сөйләнде.

Югары Аты мәчетенә яңа имам билгеләделәр 13.12.2015 Югары Аты мәчетенә яңа имам билгеләделәр
Югары Аты мәчетенең 10 еллык юбилеен билгеләр үттеләр. Анда район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйлаҗев та катнашты. Бу көнне мәчеткә яңа имам итеп Фәрит Габдрахмановны билгеләп куйдылар.

Арчада гер спорты буенча ярышлар узды 13.12.2015 Арчада гер спорты буенча ярышлар узды
12 декабрь көнне  «Арча» яшүсмерләр һәм балалар спорт мәктәбендә район мәгариф идарәсе һәм гер спорты  федерациясе  район мәктәпләре арасында 1999-2000,2001-2002,2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар катнашындагер спорты буенча шәхси-команда беренчелеге узды.

Орнашбаш яшьләре актив ял итә 13.12.2015 Орнашбаш яшьләре актив ял итә
Оршанбаш авылы яшьләре буш вакытта һәр көнне хоккей мәйданчыгына ашыга. Алар рәхәтләнеп  актив ял итәләр. Конькида йөри белү дә, хоккей да, спортның башка төрләре кебек, безне физик яктан ныгыта, сулыш алуны яхшырта, рухи яктан тәрбияли, ихтыяр көчен арттыра.

«Карлыгач» балалар бакчасы җиңү белән кайтты. 12.12.2015 «Карлыгач» балалар бакчасы җиңү белән кайтты.
8 декабрь көнне «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәгендә «ЭКОлидер» һәм «Табигать белән кеше» республикакүләм бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булып узды.

Бер сүз җитә кеше җанын яраларга 12.12.2015 Бер сүз җитә кеше җанын яраларга
10 декабрь көнне Казанбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә матур чара булып узды. Мәктәп укучылары белән авыл китапханәчесе Авхадиева Рүзилә очрашты. Ул инвалидлар декадасы уңаеннан «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга» дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәтте.

Файдалы очрашу 11.12.2015 Файдалы очрашу
11 нче декабрь көнне Иске Ашыт мәктәбенә укучылар белән очрашуга Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Хәниф Халилович  килде. Ул  көзге-кышкы чорда бозда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде.

Иске Ашытта 50-90 яшьлек өлкәннәр концерт куйды 11.12.2015 Иске Ашытта 50-90 яшьлек өлкәннәр концерт куйды
Иске Ашыт авылында Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чара өзгеч мизгелләр белән башланып китә

Әле дә яшисең син, авыл! 11.12.2015 Әле дә яшисең син, авыл!
Корылыклы 2010 елда кайбер фермаларда сыерларның тамак төбе белән акыруы (мөгрәү генә түгел) әле дә колак төбендә тора. Өчәр көн ач торган маллар иде алар…

Ләйлә Хәкимованы җиңүе белән котлыйбыз 10.12.2015 Ләйлә Хәкимованы җиңүе белән котлыйбыз
«Кеше һәм табигать» бәйгесендә экологик мәсьәләләрне актив яктыртучы басма матбугат, телерадиокомпанияләр һәм интернет ресурслар ачыклады.  Арча телерадиокомпаниясе хезмәткәре Ләйлә Хәкимова  “ Иң яхшы радиосюжет ” номинациясендә 1 нче урынны яулады.

Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты 10.12.2015 Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты
Арчаның 2нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Чәчкә Зәйнуллина Казаннан җиңү белән кайтты. VIII Бөтенроссия “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр конкурсына нәтиҗә ясалган. Чәчкә Зәйнуллина “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр” номинациясендә җиңүче булган.

Район прокуратурасы гражданнарны кабул итә 10.12.2015 Район прокуратурасы гражданнарны кабул итә
2015 елның 14 декабрендә, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнендә, Арча районы прокуратурасы Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1 йорт адресы буенча 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә.

9 декабрь — Ватан Геройлары көне 09.12.2015 9 декабрь — Ватан Геройлары көне
Арчаның Марат Лотфуллин исемендәге 2 номерлы урта мәктәбендә бу көн һәр елда истә калырлык итеп үткәрелә. Быел да шулай булды. Укучылар, шәһәрнең көньяк өлешендәге күп функцияле үзәк хезмәткәрләре эчтәлекле, матур чыгышлар әзерләнгән иде.

Район башлыгы Илшат Нуриевка сорауларыгызны бирегез 09.12.2015 Район башлыгы Илшат Нуриевка сорауларыгызны бирегез
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе узган елдагы кебек, быел да Яңа ел алдыннан муниципаль район башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы белән әңгәмә оештыра. Әңгәмә газетаның 30 декабрь санында басылачак.

Район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә 09.12.2015 Район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә
13 декабрьдә “Ладья” шахмат клубында район шахматчылары арасында район беренчелегенә шахмат турниры үткәрелә. Ярышта 16 яшьтән өлкәннәр катнаша. Башлана сәгать 9да.

Шушмабашта зур очрашу 09.12.2015 Шушмабашта зур очрашу
8 декабрьдә Шушмабаш урта мәктәбендә шушы як зона мәктәпләренең 9,10,11 сыйныф укучылары белән очрашу булды. Анда сүз киләчәккә һөнәр сайлау турында барды.

"Бәләкәч" тә нихәлләр? 09.12.2015 "Бәләкәч" тә нихәлләр?
Бүгенге көндә «Бәләкәч» тә 186 бала исәпләнә. Биредә 6 группа бар. 10 тәрбияче эшли. 8 декабрь көнне районыбызда «Голосок» дип исемләнгән җыр конкурсы булып узды. Әлеге конкурста мәктәпкәчә яшьтәге балалар көч сынашты.

Ашытбаш һәм Барда арасы 09.12.2015 Ашытбаш һәм Барда арасы
Ашытбаш урта мәктәбендә бүгенге көндә 110 укучы белем һәм тәрбия ала. 22 укытучы исәпләнә. Шушы көннәрдә Ашытбаш мәктәбе Пермь өлкәсенең Барда гимназиясе белән үзара килешү төзелде.

Азалияне котлыйбыз! 08.12.2015 Азалияне котлыйбыз!
2015 елның 28 ноябрендә Казан шәһәрендә 5 номерлы балалар музыка мәктәбе базасында К. Черни исемендэге VI ачык яшь пианистлар Республикакүләм бәйгесе булып узды

Татарстанда бар, ә район өчен яңалык 08.12.2015 Татарстанда бар, ә район өчен яңалык
5 нче декабрьдә “Арча” спорткомплексында районның татарча көрәш буенча федерациясе кубогына татарча көрәш буенча “Диварга-дивар”  ярышы үткәрелде. Анда 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр  катнашты.

Арчада 47 миллион сумлык кыяр сатканнар 08.12.2015 Арчада 47 миллион сумлык кыяр сатканнар
Арча районының Түбән Аты авылыннан фермер Дамир Хәлиуллин җылытыла торган пленкалы теплицаларда кыяр үстерә.Теплицалар төзү, аларга газ, электр кертү, җайланмалар, кирәкле техника сатып алу өчен 20 миллион сумга якын субсидияләнә торган кредиттан файдаланган.


Новости 3301 - 3400 из 3509
Страницы: