Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
19.02.2021
Аларны хәзер бөтен дөнья карый
Наласалар алар авыллары өчен үлеп тора. Рамил Рафис улы Мөхетдинов кайда гына эшләсә дә, торган урыны туган авылы Наласада. Инстаграмда ул “Туган авылым – Наласа!” дигән сәхифә булдырган.
– 2019 елның башында ачып җибәргәндә мин аны болай ук кызыксыну уятыр дип көтмәгән идем, – ди ул. – Авылдашлар чит җирләрдә дә күп бит, кемдер кияүгә киткән, кемнеңдер әти-әнисе шушында яшәгән һ.б. Хәзер сәхифәне тулыландыруда катнашучылар 900гә җитте һәм алар арта тора. Күпләр яшьлек, мәктәп еллары, элеккеге гореф-гадәтләр турында хатирәләр, фоторәсемнәр җибәрә.
18.02.2021
Рәис Гарипов тугыз дистә сокланырлык гомер кичергән
Сеҗе авыл җирлегендә Рәис абыйны белмәгән кеше юк. Гомере буе колхозда агроном булып эшләгән һәм бүгенге көндә якыннары янәшәсендә тормыш итә ул.
Рәис Гариповны котларга Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин килде. Ул Рәис абыйга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Арча район башлыгы Илшат Нуриевның ихлас теләкләрен җиткерде.
17.02.2021
Яңа Кенәр мәктәп-интернатына 60 ел
Яңа Кенәр интернат--мәктәбе турында.
“Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Сугыштан соңгы тормыш бик җиңелләрдән булмый. Ятим балаларның, балаларын ялгыз караучы аналарның хәлен җиңеләйтү максаты белән 1956 елда КПССның XX съездында Совет хөкүмәте мәктәп-интернатлар төзү турында карар кабул итә. Мәктәп-интернатларга иң беренче чиратта ятимнәрне, сугыш һәм хезмәт инвалидлары, пенсионер, ялгыз аналарның балаларын кабул итәләр. Яңа Кенәрдә мәктәп-интернатны оештыруда РСФСРның атказанган укытучысы, СССРның мәгариф отличнигы, Бөек Ватан сугышы ветераны Халитов Рәгыйб Усмановичның роле зур була.
16.02.2021
Якташларыбыз – Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары
15 февральдә без шагыйрь, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу көнен билгеләп үтәбез. Бу дәрәҗәле исемнәр аңа озак елларга сузылган кимсетүләр, гаепләүләр, ныклап тикшерүләр аша һәм бары тик дусларының ныклы теләктәшлек күрсәтүләре , дөреслекне исбат итүләре нәтиҗәсендә генә бирелә. Муса Җәлил 38 яшендә Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән. Аның үлемсез шигырьләре һәм җырлары бик күп, ә язылмый калганнары...
15.02.2021
Роза Шәйхетдинова: Сагышымны бушатырга булышасың, каләмем.
Төрле темаларга язылган шигырьләре тупланган “Ятимлек ачысы”, “Гомер агышлары”, “Күңелем чишмәсе”, “Уйлы еллар, моңлы еллар”, “Гомер такыясы” китаплары белән һәркемгә таныш булган Роза Шәйхетдинова бу көннәрдә үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан без аның белән телефон аша сөйләшеп, уй-фикерләрен белештек.
Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинова 1941 елның 9 февралендә күренекле язучылары белән дан тоткан Кесмәс ягында, татар әдәбиятына балалар язучысы Заһирә Гомәрованы биргән матур табигатьле Чөмә Елга авылында туган.
14.02.2021
Алсу Мөхәммәтова: биредә бик тырыш кешеләр яши
Шушмабашта хисап җыелышлары һәрвакыт оешкан төстә, эшлекле шартларда үтә
Җитәкчеләрнең, белгечләрнең төпле чыгышларын рәхәтләнеп тыңлыйсың. Быелгысы да шулай булды. Баш зоотехник Ирек Сәләхов, баш агроном Ришат Шәрифуллин, баш инженер Самат Йосыпов, баш икътисадчы Фаил Котдусов, кадрлар бүлеге мөдире Ләйсән Кәримова үз өлкәләрендәге эшчәнлеккә анализ ясадылар, киләчәктә нәрсәләргә игътибарны арттырырга кирәклеген үтемле итеп аңлатып бирделәр.
14.02.2021
Урта Бирәзәне танымадым
Наласа авыл җирлегендәге матур үзгәрешләргә сокланырлык. Авыл халкы данлы үткәне белән горурланып, киләчәккә карап зур планнар корып яши
Авыл җирлеге башлыгы Илфира Рамазановна иң беренче итеп Урта Бирәзә авылына алып китте. Мин моның серен соңрак аңладым. Бу авыл аша үтеп киткәләгән, мәктәбендә, клубында булган бар иде. Бактың исә, бу авылны белмим дә икән әле мин. “Мин башлык булып эшли башлаганда (2012 ел) бу авылда 48 йорт бар иде, – диде Илфира Шакирова. – Хәзер 98 йорт бар, әле яңа төзелә торганнары, алынган җир кишәрлекләре бар”
13.02.2021
50 ел бергә яшибез
Туң катламына эләккән бәрәңге коңгызлары катып үләчәк инде. Башы эшләгәннәре бер метр тирәнлеккә кадәр кереп йоклый икән, алары белән очрашырга туры киләчәк. Үлеп бетсәләр, күңелсез булыр инде, агу сатучылар бигрәк тә борчылыр.
Һәр яңалык күпмедер вакыттан соң яңалык булудан туктый, гадәти хәлгә әйләнә. Узган гасырның 70нче еллар башында халык арасында, бәрәңгене ашый торган бөҗәк барлыкка килгән, бернәрсәне дә калдырмый икән, дигән шомлы хәбәрләр таралды. Минем редакциядә эшли башлаган вакыт. Авылга кайткач та бөтен сүзләре шул, кайбер авылларда бакчаларны сукалый башлаганнар икән, нишләрбез инде, диләр. Аларны аңларга да була, бар карап торганнары сыер белән шул бәрәңге бакчасы бит инде.
12.02.2021
Илдар Шәмсетдинов күңел тынычлыгы өчен эшли
Яңа Кенәрдә яшәүче Илдар Шәмсетдиновның йортын күрүгә үк анда алтын куллы кеше яшәвенә шик калмый.
Зәвык белән эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, койма, капкадагы фигуралар шунда ук күзгә ташлана. Матурны сукыр да тоя, дип юкка гына әйтмиләр шул. Чөнки күзле кешегә аны күрмәү мөмкин түгел.
11.02.2021
Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!
Ленар Ринат улы Сафин 1969 елның 11 февралендә ТАССР Арча шәһәр тибындагы бистәсендә (2008 елдан шәһәр) туган. Озак еллар ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрыгын (2010 -2020) җитәкли. Бугенге көндә РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы.
10.02.2021
Сарай Чокырчада Пушкин шигырьләре яңгырады
Сарай - Чокырча авыл клубында (клуб мөдире Марсель Шарапов @sharapov.marsel ) үзенең 42 ел гомерен балаларга рус теле һәм әдәбияты серләрен укытуга багышлаган Марсель абыйның бертуган апасы Гөлзада Нәҗипова призына А.С.Пушкин әсәрләрен сәнгатьле уку буенча бәйге оештырылды.
09.02.2021
Бүген Роза апабызның олы юбилее
Күңел серем шигырьләремдә...
Мин Роза Вәгыйз кызы Шәйхетдинованы бик озак еллардан бирле беләм. Ул кайда гына эшләсә дә үз эшен җиренә җиткереп, намуслы хезмәт итте, үзенең пөхтәлеге, хезмәттәшләренә карата гаделлеге, эш сөючәнлеге белән аерылып торды. Район мәдәниятен үстерүгә 30 елдан артык гомерен багышлаган Роза Шәйхетдинова шигырьләр язып әдәбият сөючеләрне куандырып яшәргә дә вакыт таба, аның җырлары да сәхнәләрдән еш яңгырый. Һәрбер чыккан яңа китабын миңа да бүләк итеп барды, иҗаты белән якыннан танышканнан соң Роза апа Шәйхетдинованың тормыш юлын, аның кичергәннәрен һәркем үз күңеле аша үткәрәдер. Ул бу көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан үзенең шигырь юллары аша аның тормыш юлы белән таныштырасым килде.
09.02.2021
“Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.
Иртән машина белән җайлап кына эшкә барам. Тротуар буйлап берәү йөгерә, күптәнге танышым Шәүкәт икән
Көн саен бер үк вакытта очрый бу, җайлы чаба, машинаны да узып киткәли. Туктап: “Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.
Беркөнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов: “Бүген Шәүкәт абыйның юбилее, бергә барып килмибезме?” – дип шалтыратты. “Әлбәттә, барам! Аңа бирәсе сорауларым да бар”, – дидем.
Шәүкәт Баһаветди-новны күптәнге танышым, дигән идем. Ул үзе Буа районыннан, безнең районда агрохимик булып эшләде. “Башта авыл хуҗалыгы идарәсендә ике ел орлыкчылык агрономы булып эшләдем, аннан соң 39 ел агрохимик булдым”, – ди югары белемле галим-агроном.
08.02.2021
Яңа Кырлайдан матур хәбәр
- Безнең авылда бик матур бәйрәм булды, - дип сөенечлзре белән уртаклаштылар. -- Заһидуллин Айнур Фаил улы Яна Кырлайда, әби - бабайсынын авылында, малае туган хөрмэткэ авыл халкын җыйды. Чалган гакыйка корбаны 2 тэкэ итеннэн плау һәм шурпа эзерлэп, туганнарын, авылдашларны һәм килгэн кунакларны сыйлады.Төрле спорт ярышлары белэн зур концерт бергэ үрелеп барды. Жинучелэр саллы гына булэклэргэ ия булды. Бик зур рәхмәт. Килэчэктэ, алла боерса, балалар куп туып торып, мондый бэйрэмнэр ешрак булсын дигэн телэктә калабыз.
07.02.2021
«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын бастырып чыгарды
«Татмедиа»ның «Идел-пресс» полиграфия комплексында язучы Марат Кәбировның «Киллер» китабы 2000 данә тираж белән чыкты. «Киллер» — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан икенче китап.
«Киллер» китабында ике әсәр — «Киллер» һәм «Хөрмәтле мәет әфәнде» повестьлары бар. «Исемнәре котсыз булса да, үзләре мөлаем әсәрләр. Яшәү белән үлем турында уйландыра торган темалар бар. Гади телдә язылды. Укучыны җилтерәтеп алып бара торган әсәрләр алар», — дип сөйләде автор «Татар-информ» хәбәрчесенә.
06.02.2021
Фоторәсемдә – тарих
Әлеге фоторәсемне Урта Курса авылында яшәүче Сәүбән абый Шаһниев биргән иде.
Сулда аның әтисе Габделхак абый. Ул Корайван авылында төзелгән “Кызыл тау” колхозының беренче рәисләренең берсе. Газета төпләнмәләрен карап утырганда әлеге колхозның алдынгылар рәтендә булуын күрәсең. Дәүләткә ашлык сату планнарын арттырып үтәгәннәр, хезмәт көненә иң күп икмәкне дә алар биргән. Агач утырту, органик ашлама әзерләү, кар тоту һ.б. буенча да алда “Кызыл тау”. Габделхак абый мин белгәндә кибетче иде, өйләре янгач Урта Курсага күченделәр.
05.02.2021
Юбилейга иң зур бүләк – Салаваттан
Печмәнтауда яшәүче Әминә апа Газизова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аңа иң зур бүләкне оныгы Салават ясады – 1 февраль көнне Әминә апаның оныкчыгы Кәрим туды
Шул ук көнне юбилярга район башлыгы Илшат Нуриев шалтыратты һәм гомер бәйрәме белән котлады. “Мине шулай олылавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, – диде Әминә апа. Бу мизгелдә аның күзләрен, йөзен шатлыклы елмаю бизи иде.
04.02.2021
Гомер сукмагыннан 45 ел бергә
Апам Гөлфия (Арчада яши, Айван авылыннан) авылдашы, сыйныфташы, дус кызы турында: “Алсуның Илдар белән өйләнешеп яши башлауларына 45 ел икән инде. Алар турында язарга кирәк. Тәртипле, гади, тырыш кешеләр”, – диде. Мин бу эшкә бик теләп алындым. Чөнки авылдашым Алсуны, аның гаиләсен ихтирам итәм. Әйбәт кешеләр...
03.02.2021
Алмаз Закиров - алтын медаль иясе
29-31 гыйнвар көннәрендә Кама Аланында тхеквандо буенча егетләр көч сынашты
Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган ярышларда 2001-2005 елгы егетләр катнашты.
Газинур Борһанов тренерлыгында шөгыльләнүче "Арча" спорт мәктәбе спортчылары бер алтын һәм дүрт бронза медаль алып кайтты.
02.02.2021
Районда тагын ике язучы барлыкка килде
Районыбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бик уңышлы башланып китте. Кичә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе Рифат Җамал шатлыгын уртаклашып: “Бүген Язучылар берлеге идарә утырышында якташларыбыз Гөлчирә Нәҗметдинова һәм Олеся Феоктистованы Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттек. Алар актив иҗат итеп һәрберсе берничә китап чыгарырга өлгергәннәр. Аларның иҗаты белән ныклап танышканнан соң, дәрәҗәле язучылар бертавыштан ризалыкларын бирделәр.Якташым Рөстәм Галиуллин белән ике райондашыбызның бер үк көнне Язучылар берлеге әгъзалары булганнары өчен горурланып утырдык”, – дип хәбәр итте.
01.02.2021
Наласа мәктәбендә очрашу булды
29 нчы гыйнвар көнне Наласа урта мәктәбендә “Без - бит Арча яклары” җыентыгы буенча “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән чара үтте. Чара кысаларында авылдашыбыз, язучы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты , “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән очрашу үткәрелде. Бәйрәмебездә Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премияләре лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Алинә Таһир кызы Мөхәммәтшина, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Наласа авылы җирлеге башлыгы Ильфира Рамазан кызы Шакирова һәм районыбыз мәктәпләреннән укытучылар , укучылар катнашты.
31.01.2021
Якташларга ярдәм кирәк
Якташларга ярдәм кирәк
29.01.2021
Аны җиңел атлетика короле дип йөртәләр
Арчада Бари Каюмович Бакировны белмәгән кеше юктыр.
Спорт ярышларында күп тапкырлар очрашкан бар. Илкүләм кроссларда районда йөзәрләгән йөгерүче катнашыр иде. “Кем беренче килер икән?” – дип сорасаң, “Билгеле инде, Арча педагогика көллияте егетләре!” – дип җавап бирер иде. Һәм бервакыттта да ялгышмады.
– Без Бари Каюмовичны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз! – ди Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Ул, чын мәгънәсендә, халык укытучысы. Көллият, студентлар тормышы белән яшәгән чын педагог.
29.01.2021
Казанбаш басуында алтын тапканнар?
Шактый еллар элек инде, мине “Казанбаш тракторчылары алтын коелмасы тапкан”, – дип, район эчке эшләр бүлегенә чакырдылар. Җитәкче өстәлендә чынлап та саргылт төстәге металл коелмасы ята иде. Ниндидер хәрефләре, номерлары да бар. “Казанга экспертизага җибәрәбез”, – диде җитәкче.
Соңрак әлеге табылдыкның бронза коелмасы булуы ачыкланды. Әмма барыбер Казанбаш басуына бронза коелмасы каян килгән, дигән сорау җавапсыз калды.
29.01.2021
Әнис Шакиров лауреат исемен яулады
"La primavera" Татарстан Дәүләт оркестрына кушылып җырлады
20 нче январьда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында (БКЗ) яшь башкаручыларның "Звезды из завтра" дип аталган республика иҗат программасы лауреатларының Гала-концерты булды. Катнашучылар әсәрләрне Р.Абязов җитәкчелек иткән "La primavera" Татарстан Дәүләт оркестрына кушылып башкардылар. Концертта Арча педагогия көллияте студенты Әнис Шакиров (жит. И.И Закиров) Лауреат исемен яулады. Аларны зүр җиңү белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
28.01.2021
Беренчеләрдән булып...
Башка хезмәт коллективларын да музеебызда көтеп калабыз.
Булат Кадыйров телефоннан: “Татарстан Республикасында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Без коллектив белән районыбызда туып-үскән язучылар һәм сәнгать эшлеклеләренең тормыш юллары һәм иҗатлары белән танышу максатында музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә барырга уйладык. Бу очрашу быелның бер истәлеге дә булып калыр иде”, – дип белеште.
27.01.2021
Конкурста җиңүчеләрнең берсе – Рәдис Бикчәнтәев
“Ел укытучысы-2021” бәйгесе үтте
"Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана.
Мәктәбебездә география, биология, химия укытучысы Бикчәнтәев Рәдис Әсфәндияр улы, әнә шундыйлардан. Ул быел “Ел укытучысы-2021” бәйгесендә катнашып моны тагын бер тапкыр раслады.
26.01.2021
Якташыбызның яңа иҗат җимеше белән таныштык
Хәйдәр Зәйнуллин үзенең иҗатын сәер хезмәтләр дип атый
Арча хәбәрләре редакциясе белән һәрдаим тыгыз элемтәдә торып, иҗат җимешләре белән бүлешүче якташыбыз Хәйдәр Зәйнуллин үзенең тагын бер хезмәте белән уртаклашты.
Күптән түгел генә "К" хәрефеннән генә торган "Кәрим коесы" дигән китабы дөнья күргән булса, бүген авторның кулында тагын бер "җимеше". "Җырлыйк әле, дуслар" дип исемләнгән җырлар җыентыгы әлегә бер генә данә. "Бу китапның әле узгәртәсе җирләре бар. Биредә бик матур борынгы авыл көйләре, туй җырлары, чыгарылыш кичәләрендә җырлый торган җырлар тупланган. 150ләп җыр бар монда. Төрле җыр китапларыннан файдаланып, үзем дә җырларга яратканлыктан, бер китап бастырасым килеп китте. 2019 елда ук башланып киткән бу эшнең әле бу беренче нәтиҗәсе генә. Төгәлләп бетергәч, купләп чыгар дип планнаштырам,"- дип уртаклашты Хәйдәр Зәйнуллин.
25.01.2021
Бүген Фәрхәт Зыятовның туган көне
Бүген Фәрхәт абый Зыятовның туган көне, - дип хәбәр итте ветеран педагог Халидә Фәйзрахманова.
Исән булса 74 яшь тулган булыр иде. Фәрхәт абый узган елның июлендә вафат булды.
"Без китәрбез, сез каласыз!" - дип җырлармын...
Зал тып-тын калып Фәрхат Зыятовны тыңлый. Ләйлә Дәүләтованың “Кеше булып кал” шигырен яттан сөйли.
25.01.2021
Арчадан ике пар алтын туйларын билгеләп үтте
Любовь һәм Валерий Мурысиннар, Рузия һәм Илсур Гариповлар алтын туйларын билгеләп үтте.
Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов һәм шәһәр хатын-кызлар советы җитәкчесе Валентина Гаранина котладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.
24.01.2021
"Киләсе көн йолдызлары" фестивале лауреаты Арчада яши
20 гыйнвар көнне С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында "Киләсе көн йолдызлары" дип аталган яшь музыкантлар өчен республикакүлəм иҗади проект лауреатларының гала-концерты булды
Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән - Сираҗиева Илзирә (җитәкчесе Харисова Ч.Ф.) Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестрына кушылып чыгыш ясады.
23.01.2021
Район башлыгы призына көрәшчеләр көч сынашты
Бүген, 23 гыйнвар көнне, районыбызның Яңа Кенәр авылында көрәш буенча ярышлар узды.
Яна Кенәр мәктәбендә Арча районы башлыгы призына 2005-2007 нче елгы егетләр арасында көрәш ярышлары узды.Ярышны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфәртович, самбо буенча спорт мастеры Фарих Мадьяров, Арча районы яшьләр эшләре, спорт хэм туризм булеге җитәкчесе Габделгазизов И.Н., Арча районы мәгариф булеге житэкчесе Мухамадияров Р.Д. катнашты.
22.01.2021
Арчада Хәнәфи Бәдигыйны искә алу кичәсе узды
20 нче гыйнварда Арчаның "Казан арты" тарих- этнография музеенда Татарстан, РФ Язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты шагыйрь, галим, мөгаллим, публицист Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган искә алу кичәсе булды.
21.01.2021
Арча янгын сүндерүчеләренә Рөстәм Миңнеханов яңа машина ачкычы тапшырды
Татарстан Президенты районыбыз янгын сүндерү бүлегенә яңа машина бүләк итте. Бу турыда безгә Арча янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Искәндәр Юзаев җиткерде.
"Янгын сүндерү бүлеге өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур вакыйга бу. Моңарчы эшләгән янгын сүндерү машиналарыбыз шактый искерә башлаган иде инде. Мондый зур бүләк өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исән-имин эшләргә язсын "- дип, шатлыгы белән уртаклашты янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе.
20.01.2021
Терлекчелек тармагында 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алга куелган бурычларның күп өлеше үтәлүен билгеләп үтте.
Сөт җитештерү буенча – 8, ит җитештерү буенча 7 процентка якын үсешкә ирешелде. Бер сыердан сөт саву, уртача тәүлеклек артым күрсәткечләре дә начар түгел. Әмма мөмкинлекләр тулысынча файдаланылды, дип әйтеп булмый әле. Терлекләрнең баш саны кимүгә юл куелды.
19.01.2021
Арчаның 7 егете
Арчаның 7 малае - 7 улы узган ел авыл мәдәният йортларында чыгыш ясап, тамашачының күңелен яулады.
Алар быел Арчадагы Үзәк чыршы янындагы кече сәхнәдә чыгыш ясадылар. 4 гыйнвар кичендә. Берсеннән берсе осталар. Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин, Югары Пошалымнан Илдус Саттаров, Хәсәншәехтан Фирдүс Хамматов, Казанбаштан Ранил Шакирҗанов, Яңа Кенәрдән Илһам Вәлишин, Иске Кишеттән Рәзил Галиуллин, Апаздан Алмаз Хаҗиев. Афәрин, егетләр!
18.01.2021
«Әнине җирләргә әтине ашыгыч ярдәм алып килде»: Арча укытучысы ковидтан вафат
Арча балалар сәнгать мәктәбенең 56 яшьлек укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан вафат.
2020 елның һәр туар көнен: «Бүген нәрсә ишетербез?» — дип көтә идек. Бөтен халыкның үзәгенә үткән мәкерле чир яңа елда да чигенергә уйламый, аның корбаннары турында хәбәрләр әледән-әле килеп ирешә.
Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зәгыйдә Гайфуллина коронавирустан саклануның бөтен чараларын да күрә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, чиргә каршы вакцинацияне дә авырмас өчен, авырган очракта да, җиңел үткәрү максаты белән ясаткан. Тик вакыйга бөтенләй башка борылыш ала. «Бирешә торган кеше түгел иде бит», — дип өзгәләнәләр аның турында хезмәттәшләре. Улы Рифатны ятим, ире Рафилне ялгыз калдырып, мәңгелеккә күчә ул. Тормыш иптәше бүген үзе дә хастаханәдә коронавирустан дәвалана.
17.01.2021
Күчмә кубокны Яңа Кенәр командасы яулады
Бүген Арча мөхтәсибәте призына үткәрелгән "Тукай якташлары" хоккей турнирында Яңа Кенәр командасы җиңде һәм Күчмә кубок белән бүләкләнде.
Финалда алар 6:1 исәбе белән Хәсәншәех хоккейчыларын отты. Бу команда икенче урында. Шушмабашларны җиңеп Субаш Аты егетләре бронза медальләргә лаек булды.
Турнирның иң яхшы капкачысы дип Субаш Атыдан Заһид Нигъмәтҗанов, иң яхшы һөҗүмче - Яңа Кенәрдән Дияз Вәлиуллин, иң яхшы сакчы дип Хәсәншәехтан Илнур Хисмәтов танылды.
16.01.2021
Арчада Гомәр Бәширов күргәзмәсе ачылды
Бу көннәрдә әдәбият сөючеләр Гомәр Бәшировның туган көнен билгеләп, хөрмәт белән искә алалар.
Шул уңайдан "Казан арты" тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Арчабызның горурлыгы, Татарстанның халык язучысы, фольклорчы, СССР Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Бәширов Гомәр Бәшир улының тууына 120 ел уңаеннан күргәзмә ачу кичәсе булды.
15.01.2021
Шушмабашта ветеран укытучы Әминә Нуриеваның юбилее
Шушмабаш урта мәктәбендә 40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан, олы хөрмәткә лаек ветеран - укытучы Нуриева Әминә Усман кызының бүген 90 яшьлек юбилее . Шул уңайдан Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы юбилярны котлап, аңа иң изге теләкләрен җиткерде. Рамил Данилевич Әминә апага Арча районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
14.01.2021
Арча батырлары "Манзара" да көрәшәчәк
Төрле елларда Арча Сабантуеның абсолют батырлары булган Илшат Идиатов һәм Руслан Абдуллин "Манзара" бәйгесендә катнашачак.
Ул 16 гыйнварда Казан цирк бинасында узачак.
Без шул уңайдан чараны оештыручы Айдар Шәймәрдановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
13.01.2021
Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте
Яңа ел каникуллары вакытында Арча педагогика көллиятендә авиакатастрофада һәлак булган Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат ярышлары үтте.
Районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов идеясе белән башланган иде ул эш. Быел бишенче елын оештырыла инде. Рәсми ярышлар түгел, ә спорт фестивале буларак. Һәм анда бөтен республикадан шахмат сөючеләр катнаша. Кунак буларак Гөлнараның әти-әнисе дә чакырыла. Быел да әтисе Айдар Рәшитов кайткан иде.
12.01.2021
Теләк кенә кирәк
Хәйриячелек, кешегә ярдәм күрсәтү Русланның иң яраткан шөгыле.
Район Советы утырышында район башлыгы Илшат Нуриев Руслан Әһлиевка истәлек медале, шуңа Россия Президенты Вадимир Путинның Мактау грамотасын тапшырды.
Руслан Әһлиев 2014 елдан бирле Бөтенроссия халык фронты җәмәгатьчелек хәрәкәтендә безнең районнан вәкил булып тора. Бу медальгә Руслан Татарстан Республикасының “#Мывместе” үзара ярдәм күрсәтү Бөтенроссия акциясен оештыруга үзеннән өлеш керткән өчен лаек булды.
11.01.2021
Районның хөрмәтле кешесе
9 гыйнварда район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Зәкиев Ислам Әхмәди улын 85 яшьлек юбилее белән котлады, бүләкләр тапшырды. “Төрле җаваплы урыннарда эшләп, район үсешенә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт!” – диде район башлыгы.
Ислам Зәкиев төрле елларда “Сельхозтехника” район берләшмәсен җитәкләде, район башкарма комитеты җитәкчесе булды.
10.01.2021
Укучылар сарае базасында велотуризм буенча ярышлар узды
Спорт туризмы буенча Арча муниципаль районының ачык беренчелеге узды. Велосипедны фигуралы йөртү буенча көч сынаштылар
Укучылар сарае базасында велотуризм буенча ярышлар узды.
Ярышларда барлыгы 50 катнашучы катнашты. Ярышларга Казан шәһәреннән Мәскәү районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе(СамГУПС филиалы) һәм Яшел Үзән муниципаль районының "6 нчы спорт мәктәбе (Бригантина)" кунаклары килде. Катнашучылар 6 яшь төркемендә ярыштылар.
09.01.2021
Ак күңелле Ак әбигә бүген 90 яшь!
Түбән Аты авылында гомер итүче Бәһирә Мортазинаны юбилее белән котлыйбыз
Бәһирә ападан сөйләгәннәрдән кайбер мизгелләрне Сезгә дә тәкъдим итәм: “Бәһирә апа 1931 нче елның 9 нчы гыйнварында Югары Аты авылында дөньяга килә. Әти-әни һәм 3 кыз бала. Мин 4 яшемдә үк укый-яза белгәнмен инде. Әтиебез Габдрахман Югары Аты мәктәбендә 1937 нче елда әтиебезне колхоз председателе итеп билгеләп куйдылар. Ул елны икмәк бик уңды дип сөйләшкәннәрен хәтерлим. Әти бик игелекле, кешелекле җитәкче булганга күрә, кат-кат сорап колхоз председателе булып эшләргә күндерәләр. Бөтен авылга бары бер машина бар.Ул машинада әтинең энесе йөрде. Озакламый әтине баш хисапчы итеп куйганнарын беләм. 300 сум җитмәүчелек чыккан, ниндидер сәбәпләр белән накладнойлар югалган диеп олыларның ачынып сөйләшкәнен ачык хәтерлим.
08.01.2021
Бөек якташыбызның олуг юбилее
Бүген Гомәр Бәшировның тууына 120 ел
Арчаның базар мәйданы без барып җиткәнче арбалы атлар, җәяүлеләр белән әллә кайчан тулган.
Як-ягына карасаң, исләрең китмәле! Әллә кайларга хәтле ун-унбиш рәт булып атлы арбалар тезелеп киткән. Бер арбадан икенче арбага сикереп-сикереп китсәң, әллә тагы Арчаның аргы башына, әнә теге яшел түбәле, алтын тәреле чиркәүләргә хәтле барып чыгарсың. Нинди генә арбалар, нинди генә атлар юк. Арба саен диярлек минем шикелле бер малай кисәге, йә кыз бала чөмәшеп утыра. Кайсы авызын тутырып базар калачы ашый, кайсының кулында алма, йә кыяр. Кеше ашаганны карап авыз суларыңны йотып утыру яхшы түгел, ди әни. Әти миңа да берәр тәмле әйбер алып килер әле”.
07.01.2021
Эшмәкәр Илфат Закиров игелекле эшләр башкара
Арча спорт комплексында таэквондо буенча ярышлар булып узды. Илфат Закиров анда берәүне дә бүләксез калдырмады. Кайбер тырыш балаларга аерым бүләкләр бирде.
06.01.2021
Якташыбыз шагыйрь Рәис Сафинның туган көне
Районыбызның Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рәис абый Сафинның бүген Туган көне. Ул 6 гыйнварда 86 яшен билгеләп үтә, бүген дә актив иҗат итә, төрле темаларга язылган шигырьләре, поэмалары, хикәяләре, туган телебез һәм милләт язмышы турындагы мәкаләләре белән сөендереп яши.
05.01.2021
40 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән
Аның рәхмәт сүзләре гармун моңы аша тамашачыга барып иреште.
Хәйдәр Әхмәтов 80 яшьлек юбилеен сәхнәдә билгеләп үтте. Бу уңайдан Шушмабаш мәдәният йортында аның иҗат концерты булды.
Хәйдәр ага 40 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган. Атказанган мәдәният хезмзткәре исеменә лаек булган. Аны авылында гына түгел, районда да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Иҗат кичәсендә мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов та катнашты һәм юбилярны котлады. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы исеменнән Расих Галимҗанов котлау сүзләре җиткерде. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та Хәйдәр агага ихтирамын белдерде. Авылдашлары бик матур концерт куйды. Хәйдәр ага үзе дә гармунын сузмый түзеп кала алмад
04.01.2021
Яшьләрне дә уздырганнар
Ишнарат - 20 хуҗалыклы авыл. Яшьләр шәһәргә киткән. Өлкәннәр калган. Клуҗы да юк. Әмма бәйрәм һәркем өчен бәйрәм. Өлкәннәр җыелышып чыршы бизәгәннәр, аның янында күңел ачу чарасы оештырганнар. Рәхәтләнеп уйнап, биеп бәйрәм иткәннәр.
03.01.2021
Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк
Арчадан 60 яшьләр тирәсендәге бер ханым (ул исемен әйтергә теләмәде, фотога дв төшмәде) хәйриячелек белән шөгыльләнүче Руслан Әһлиевка шалтырата.
- Минем 13 мең сум акчам бар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәсем килә, - ди ул.
Тик бер шарт белән: бүләкне үзе ала һәм тапшырганда үзе дә шунда булырга тели.
Яңа ел алдыннан Руслан Әһлиев, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина әлеге ханым белән юлга чыгалар. Аларга мин дә кушылдым. Әлеге ханым белән танышасы килде.
02.01.2021
Урта Сәрдәдә Яңа ел могҗизалары
Безгә яңа ел могҗизалары турында Урта Сәрдә китапханәсе мөдире Әнисә Ишморатова сөйләде.
- "Яңа ел тәрәзәсе" Бөтенроссия акциясенә Урта Сәрдә авылыннан Фәттахов Рамил гаиләсе кушылды, -- дип сөйләде Әнисә ханым. -- Тырыш һәм иҗади гаилә ел саен яңа ел традицияләренә тугры калып, урамда өй каршыларына чыршы бизәп һәм тау ясап тирә - юньдәге кешеләргә бәйрәм рухы бүләк итәләр.."Быел кар әз булу сәбәпле тау ясамадык. Шулай да бәйрәм рухы кертергә тырыштык - ди Нурфия ханым.Дөрестән дә, кызлары Айсылу ясаган тәрәзәдәге сүрәтләрне рәссам килеп ясаган диярсең, әллә кайдан үзенә җәлеп итә.
31.12.2020
Арчада Яңа ел кичәсе
Әле өлгерәсез!
Арчада бәйрәм итәргә дим. Дәртле музыкалары ни тора! Үзешчәннәр, афәрин, җырлап, сөйләп, биетеп торалар. Радик Хәйретдинов, Расих Галимҗанов, Шәүкәт Вәлишев... Рәхмәт үзешчән җырчыларга! Исән-сау булсыннар. Исән-сау булыйк.Яңа ел белән!
30.12.2020
Район алдынгылары бүләкләнде
Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улына, “Заря” агрофирмасы” ширкәте директоры Закирҗанов Рәдиф Мөбарәкҗан улына, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте тракторчы-машинисты Шәймуллин Марсель Шәрифулла улына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
28.12.2020
Якташыбыз олы дәүләт бүләгенә лаек булды
Якташыбыз һәи хезмәттәшебез, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Идел-пресс" полиграфия нәшрият комплексы җитәкчесе Әнәс Тәлгать улы Әскәров "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
27.12.2020
Чәчемне вакытсыз агарттыгыз...
Арча район газетасында, аннан соң “Социалистик Татарстан” газетасында эшләгән, Балтач район газетасы мөхәррире булган Әхәт Фазылҗанов кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде.
Газеталар гадәттә төнлә басыла иде. “Социалистик Татарстан” газетасында практика үткәндә аны төнге дежурга билгелиләр. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле журналист белән. Ә ул газета басылганны көтеп тормый, ята да йоклый. Егет өчен әле бар да яңа, ул бу хезмәттә чарланмаган, кушылганны төгәл үти. Газетаның яңа басыла башлаган санын игътибар белән укый һәм ниндидер хата таба.
26.12.2020
Ул миңа ышанмады...
Бимәр бер очы урманга терәлеп торган зур авыл булган. Урманы да нинди әле! Тайга урманнары нәкъ менә шуннан башлана. Руслар аны, “глухой лес” диләр. Утызар-кырыгар метрлы чыршылар арасыннан барганда күпме кычкырсаң да тавышың үзеңнән ары китми. Кыш көне дә катмый торган сазлыклы урыннары да бар анда. Анда торналар оя кора.
Бимәр – рус авылы. Узган гасырның җитмешенче елларында шактый йортлар бар иде әле анда. Сугыш еллары бик какшаткан авылны. Ирләре сугыштан кайтмаган тол хатын-кызлар үз көчләрендә вакытта нигезләрен бетермәскә тырыштылар. Тик яшьләр калмый иде инде авылда, анда аларга эш тә юк, олы юлдан ерак булмаса да, яз-көз, кышларын юл да юк. Кышкы айларда үлеп киткән әбиләрне Казанка авылында яшәүче Миңһаҗ абый зиратка кар чанасына салып илтә иде.
26.12.2020
100 яшьлек сугыш ветеранына эшмәкәр бүләк ясады
Татар Төгәлбәе авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нургазиз ага Хисмәтовка эшмәкәр Гөлнур Сафина Яңа елга бүләк ясады.
Ветеранның өй каршындагы бакчасын тотып алу өчен ул металл рәшәткәлек һәм башка кирәкле әйберләрне китерткән. Бабайның туганнары яңа рәшәткәне язын корырга дип торалар. Бу эштә Кошки авыл җирлеге башкарма комитеты да ярдәм итәргә әзер.
Нургазиз ага- республикабыз яшьтәше, быел июль аенда аңа 100 яшь тулды. Ветеран улы Рәшит һәм кызы Нурания тәрбиясендә яши.
25.12.2020
2020 елда районда булган төп һәм әһәмиятле вакыйгалар
Моннан тыш та районда бик күп истәлекле вакыйгалар булды. Боларын иң әһәмиятлеләре дип таптык.
24.12.2020
22 декабрьдә районда өч яңа ферма ачылды.
Соңгы вакытта ел тәмамланганда крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән җыелып сөйләшү матур традициягә әверелде.
Быел җыелышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, район башлыгы Илшат Нуриев, республика крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровның катнашуы аны тагын да дәрәҗәлерәк итте.
Район башлыгы Илшат Нуриев районда 70 крестьян-фермер хуҗалыгының уңышлы гына эшләвен билгеләп үтте.
23.12.2020
Бүген Арчаның Большая урамында чыршы бәйрәменә килегез
Арчада Чыршы бәйрәмнәре башланып китте. Беренчесе Көнбатыш (Западная) урамы чыршысы янында.
Кыш бабай һәм Кар кызына кечкенәләребез шигырь һәм җырлар әзерләп куйган икән инде. Әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп биеделәр дә, җырларга кушылып җырладылар. Кыш бабай тәмле күчтәнәчләрен таратты...
Яңа елның урам Чыршылары концерты бик матур ачылып китте. Алар дәвам итә. Бүген, 23 декабрьдә Большая урамы, 70/4 адресы буенча урнашкан чыршы янында көтәбез. Башлана 18.30.да...
22.12.2020
Бүләкләнүчеләрт арасында Халидә Габидуллина да бар
ТАТМЕДИА бинасынада «Казан утлары» журналы «Илең турында уйла!» әдәби конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
Бүләкләнүчеләр арасындаМөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина да бар.
21.12.2020
Арча КВН командасы 3нче этапка үтте
Кариев Театрында Татар КВН лигасы 2020-2021 сезонының 1/8 уеннары узды. Уенда Зур фестивальдән икенче этапка үткән 14 команда катнашты. Арча районы командасы уңышлы чыгыш ясап, 3 этапка үтте!
21.12.2020
Арча батырларын барлый
Бүген район мәдәният йортында “Арча батырларын барлый – 2020” дигән бәйрәм булды. Район башлыгы Илшат Нуриев республикада һәм районда җиңүче булган комбайчыларны, җитәкчеләрне бәйрәм белән котлады, бу елгы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде. Безнең районның 20 комбайнчысы республика конкурсында җиңүче булган иде. Һәр хуҗалыкның иң яхшы комбайнчылары районда җиңү яулады. Аларның барысына да акчалата бүләк тапшырылды. Районның сәнгать осталары бик матур концерт куйдылар.
20.12.2020
Сабада үткән көрәш нәтиҗәләре
Сабада 2004-2006 елгы һәм 2007-2008 елгы малайлар көрәште. Республиканың тугыз районыннан көчле көрәшчеләр бил алышты. Арча, Саба, Азнакай, Биектау, Мамадыш, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Балтач районнары көрәшчеләре очрашты.
Арчаның җыелма командасы яхшы көрәште, диделәр.
19.12.2020
Арчада кышкы уеннар бара
Кыш җитүне барлык нәниләр, яшүсмерләр, олылар түземсезлек белән көтә. Чиста ап-ак кар балалар күңел ачу чаралрына зур төрлелек кертә .Арчаның «Өмет чаткысы "мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре гыйнвар аенда" Кышкы уеннар» урамда спорт чарасы уздырдылар. Ярышларда ике команда катнашты: «Җитезлэр» командасы һәм «Зирәкләр »командасы. Күп эстафеталар уздырылды, аларда балалар көч, җитезлек кенә түгел, ә команда да уйный белүләрен дә күрсәттеләр, бу бик мөһим. Чараның төп геройлары , Кар бабай Һәм Шайтан бәйрәм атмосферасын тудырдылар. Бәйрәм флешмоб белэн тәмамлады . Белгечлэр Галиева Ләйсән һәм Сәлихҗанова Гөлнара сүзләренә караганда мондый чаралар коллективны берләштерүгә һәм алга таба да спорт белән шөгыльләнергә теләк тудыруга ярдәм итә.
18.12.2020
Ел тәмамлана, йомгак ясар вакыт
15–16 декабрь көннәре районда авыл хуҗалыгы тармагы өчен төрле вакыйгаларга бай булды.
15 декабрьдә “Яңарыш” хуҗалыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов, Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Арча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, әлеге берлектә әгъза булып торган хуҗалыклар, предприятиеләр вәкилләре катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үткәрелде.
17.12.2020
Арчада киләсе елда яңа хоккей класслары ачылачак
Малайлар өчен иң үтемле тәрбияви чара спорт дип саныйлар. Кайбер атаклы хоккейчылар, футболчылар да “мине урам җинаятеннән хоккей, футбол коткарып калды”, дип сөйлиләр. Әлбәттә, хоккей кыйммәтле спорт төре. Киемнәре арзан түгел. Казаннан хоккейчылар федерациясеннән киләләр, аз керемле гаилә балаларына хоккей киемнәре бүләк итәчәкләр, дигән хәбәр күңелгә бик хуш килде... “Әйдә, хоккейга!” дигән социаль проект турында сүз бара иде.
16.12.2020
Арчадан 6 яшьлек Ибраһим җиңү яулаган
Арча укучылар сараенда Ибраһим Фәттиевка көмеш медаль һәм акчалата бүләк тапшырдылар.
Ибраһимга нибары 6 яшь. 5 яше тулар-тулмас менталь арифметика белән шөгыльләнә башлаган. Быел Халыкара онлайн олимпиадада үзен сынап карарга булган һәм төрле илләр, шәһәрләрдән килгән 186 кеше арасында икенче урынны яулап, көмеш медальгә ия булган.
16.12.2020
Сөт җитештерүчеләр киңәште
15 декабрьдә Арча районының “Яңарыш” хуҗалыгында “Татарстан сөт җитештерүчеләре берлеге” әгъзалары катнашында “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов, берлекнең генераль директоры Денис Пирогов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
15.12.2020
Гармунчыга сүз әйтмәгез...
Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Мирас" гармунчылар ансамбле "Этномириада" Халыкара бәйге-фестивалендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе Гайфуллина Зәгидә Мингали кызы.
14.12.2020
Музей дәресләре үтте
Республикабыз балаларын һәм өлкән кешеләрен Татарстан Республикасының бай мәдәни мирасы белән таныштыру максатыннан "Татарстан Республикасы Дәүләт рәсем сәнгате музее" 1 октябрьдән республикабыз шәһәр һәм районнарында күчмә агарту чаралары уздыра башлады. Әлеге күчмә агарту чаралары программасында лекцияләр, музей дәресләре, экскурсияләр, музей фондында булган әсәрләрдән виртуаль һәм күчмә күргәзмәләр, шулай ук замана рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе. Әлеге проект кысаларында 11 декабрьдә музейның агарту бүлеге мөдире Новикова Элеонора Юрьевна һәм өлкән фәнни хезмәткәр Фасиев Дамир Сабир улы Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен музей дәресләре үткәрде.
13.12.2020
Җиңү яулаган яшь язучыларны бүләкләделәр
10 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсендә ел саен үткәрелеп килүче “Иделем акчарлагы – 2020” яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулаган кызлар белән очрашу узды. Яшьләр белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөхәммәтшина Алинә Таһир кызы, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары: Марсель Шәрәпов, Ясминә Бакиева, Марат Гайнуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиев катнашты. Түгәрәк өстәл артында үзган әлеге чарада кызларның фикер-теләкләре, конкурстан алган тәэсирләре, киләчәк планнары, иҗат юлының үсеше белән таныштылар. Районда сәләтле яшь язучылар үсеп килүе белән горурланып, аларга ярдәм кулы сузарга әзер булуларын, китапханәдә даими очрашулар оештырып, яшьләрнең иҗатларын үстерергә сүз куештылар.
12.12.2020
Әтисе аны ишетсә икән...
Сүзне нидән башларга белмим. Шундый эчтәлекле, җылы, уйландыра торган очрашу булды. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев туган көне уңаеннан оештырылган кичә иде ул. Исән булса, 91 яшь тулган булыр иде. Казаннан кызы Гәүһәр ханым, якташ язучыбыз Вакыйф Нурив та кайткан иде. Очрашуда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов катнашты.
– Әтинең туган көне төгәл язылмаган булган, – дип сөйләде кызы Гәүһәр ханым. – Ничек инде авыл мулласы Сөнгатулла хәзрәт үз улын вакытында теркәмәгән, дип аптырарлык. Әмма ул вакытта авыр еллар булган шул.
12.12.2020
"Арча кызлары шундый инде ул!"
Мөндештә яшәүче Зөһрә Сәлахова гранд отты һәм аңа аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.
Бу Зөһрәнең беренче җиңүе генә түгел. Үз эшен башлап җибәргән яшь ханым өчен 2020 ел уңышлы булган. Ул шушы арада гына өченче грантын откан. Соңгысы Президент кулыннан алынуы белән аеруча истәлекле.
11.12.2020
Корайван авылы мәчетенә ай куелды
Бүген Корайван авылында дулкынландыргыч, тарихи вакыйга булды: яңа мәчеткә ай куелды.
Тантанада район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина, авыл халкы, кунаклар катнашты.
Тәкъбир әйтеп манарага ай урнаштырылгач Әмир хәзрәт дога укыды, вәгазь сөйләде.
Әмир хәзрәт Җәлил хәзрәтнең: “Оясы булса сыерчыклары килер”, – дигән сүзләрен китерде. “Мәчет булгач анда йөрүчеләр булыр!” – диде ул.
10.12.2020
Арчада язучы М.Мәһдиевны искә алдылар
Казаннан кызы Гәүһәр ханым һәм якташыбыз Вакыйф Нуриев кайтты. М.Мәһдиев исән булса, 91 яшь тулган булыр иде.
- Әти миңа татар телен, туган авылын калдырды, - дип сөйләде Гәүһәр ханым.- Шулар мине рухландыра.
Арча педучищесын тәмамлагач, Мөхәммәт Мәхдиев Казанбаш мәктәбендә эшли. Очрашуга Казанбаш мәктәбеннән дә килгән иделәр. Мәктәп укучылары сәхнә күренеше дә уйнап күрсәттеләр. Кичә "Без 41 ел балалары" повесте белән үрелеп барды. Кичәне музей хезмәткәре Гөлүсә Хаҗиева алып барды.
Арча педагогика
09.12.2020
"Нур" телестудиясе татарча фильм төшерде
Ноябрь ахырында сайтыбызда һәм газета битләрендә районыбызның "Нур" телестудиясенә йөрүче укучылар "Милли мультfest" кинофестивалендә катнашулары турында язган идек. (Әлеге сылтама буенча кереп укый аласыз http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/film-tshersegez-kils )
Фестивальгә төшергән фильм әзер һәм "Нур"лылар эшләрен бәйгегә җибәрә.
Без Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче телестудиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипова белән очрашып сөйләштек. Ул башкарган хезмәте белән уртаклашты.
08.12.2020
Балалар елмаюы күңелне эретә
Декабрь башында, гадәттәгечә, Инвалидлар Декадасы билгеләп үтелә, ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.
Ел саен безнең Арча район балалар китапханәсе “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә шатлык бүләк итә. Әлбәттә инде, әкият геройлары әлеге үзәкнең көтеп алган кунаклары дип санала.
07.12.2020
Арчада Олимпия чемпионнары
Арча районы спортчылары һәм тренерлар Россиянең олимпия чемпионнары белән очрашты.
Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Соңыннан бергәләп фотоларга төштеләр, безнекеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
- Зур тырышлык Җиңү белән тәмамлана, -- дип киңәш итте чемпионнар.
06.12.2020
Якутиядән килеп төшкән хат Орнашбаш халкын шаккатырган!
3 декабрьдә илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Күп гаиләләргә кагыла торган көн бу, чөнки, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 елдан артык вакыт үтүгә карамастан, миллионлаган солдатларның соңгы язмышы әле һаман да ачыкланмаган килеш кала.
Хәбәрсез югалган солдат кем соң ул? Хезмәт иткән урынына сугыштан яки заданиедән кире әйләнеп кайтмаган, туганнарында аның турында бернинди мәгълүмат булмаган сугышчыны билгеле бер вакыттан соң хәбәрсез югалган дип таныганнар. Кыскасы, солдат билгесез сәбәп белән хезмәт урынында юк. Эзләүгә, көтеп торуга 15 көн вакыт бирелгән. Шуннан соң кешене хәбәрсез югалган дип игълан иткәннәр. Гаиләсенә хәбәрсез югалды дигән хат җибәрелгән.
05.12.2020
Ике күзе дә күрмәгән Илгизәр Хөсәенов үзе баянда уйнап “Язгы гөлем”не башкарды
1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге бара. Бу көннәрдә районда үткәрелгән чаралар – очрашулар, концертлар, әңгәмәләр – алар өчен
Ункөнлек традиция буенча район Мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр тарафыннан оештырылган концерт белән башланып китте. Ул онлайн-форматта үтте. Теләге булган һәр кеше “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, тәрбияләнгән балалар, өлкәннәр чыгышын карый алды.
05.12.2020
Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр.
Узган шимбәдә килдек без Мөрәлегә. Күп булып, Татарстан Язучылар берлегеннән, районнан вәкилләр бар иде. Авылдашлары, туганнары белән бергәләп Хәнәфи Бәдыйковны соңгы юлга озаттык. Туып-үскән, Казанда яшәгәндә дә сукмакны өзмәгән туган йорты каршында мәрхүм белән хушлашу булды. Район мөхтәсибе дога укыды, район башлыгы Илшат Нуриев, республика Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт хушлашу сүзләре әйттеләр.
04.12.2020
Сагынып искә алабыз
Декабрь ае кышны башлап җибәрүе белән бер истәлекле булса, безнең өчен ул тагын да матур вакыйгалары белән истә кала торган ай. Соңгы елларда шушы айда мәктәбебездә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, авылдашыбыз М. Мәһдиевнен туган көне уңаеннан “Мөхәммәт Мәһдиев укулары” уткәрелү матур традициягә әйләнгән иде. Тик быел бу укуларны үткәрү мөмкин булмады. Шулай да, 2 нче декабрьдә, яраткан язучыбызның туган көнендә, без, 8 – 9 нчы сыйныф укучылары мәктәбебездә музей мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы белән очраштык. Ул безне М.Мәһдиевнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, музей тарихы белән таныштырды, әсәрләреннән кызыклы өзекләр, элекке елларда яшәгән авылдашларыбыз турында истәлекләр сөйләде. Ә андый истәлекләр безнең гаилә өчен аеруча якын. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки язучы минем дәү әтимнең сыйныфташы, аның белән бик якын дуслар да булганнар!
03.12.2020
Батырлыклары үлемсез
Бүген – Билгесез солдат көне. Арча шәһәрендә Җиңү паркында шушы көнгә багышлап митинг үткәрелде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов чыгыш ясадылар. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, Лин атакай сугышта һәлак булганнар рухына дога укыдылар.
Район китапханәләрендә, клубларда әлеге көнгә багышлап төрле чаралар үткәрелде. Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе укытучысы Эльвира Ибраһимова өлкән сыйныфлар укучылары белән ачык дәрес үткәрде.
02.12.2020
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!
01.12.2020
Бәхетле студентлар
Әлифба авторлары Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитованың укучыларын чыннан да бәхетле студентлар дип атап булыр иде. Нинди зур хөрмәт белән, яратып, якын итеп, аларның хезмәтенә сокланып сөйлиләр бит шәкертләре. 1964 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаган Әнисә Габдрахманова (Кормашева) тагын менә нәрсәләр сөйләде.
01.12.2020
100 ел элек булган котлау
Быел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан тарих битләрен барлыйбыз. 1920 елның 27 маенда Мәскәүдә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Совнаркомының “Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы” Декреты имзалана. Бер гасыр дәвамында ТАССРда булган вакыйгаларны без тарихи документлардан өйрәнеп, әдәби әсәрләрдән укып, фильмнар карап күз алдына китерәбез.
29.11.2020
Максат бер – туган илгә хезмәт итү
Яңа Кенәр мәктәбендә “Патриотик тәрбия: Россиянең киләчәге буларак рухи һәм әхлакый традицияләрне саклау” фильмын тәкъдир итү булды
Әлеге чарада район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров, Арча ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев, аның урынбасары Ринат Хәкимов, мәктәп директоры Әгъзам Гайфуллин, укытучылар һәм укучылар катнашты.
28.11.2020
Гөберчәк авылында каз өмәсе узды
Шул уңайдан Шәфигулла Гарипов бер матур шигырь иҗат итте.
Аны сезгә дә тәкъдим итәбез:
27.11.2020
"Керфегеңә тамармын мин..." китабы тәкъдир ителде
Бүген, 27 ноябрь көнне, Гөлсинә Зәкиеваның китабын тәкъдир итү кичәсе булды
"Арча хәбәрләре" газетасы хәбәрчесе, хикәяләр һәм пьесалар авторы Гөлсинә Зәкиеваның "Керфегеңә тамармын мин..." дип аталган китабын тәкъдир итү чарасы узды. Чарада хөрмәтле кунаклар, Гөлсинә ханымның хезмәттәшләре, дуслары катнашты. Авторның тормыш юлын сөйләп башланып киткән бу җылы кичә ихлас котлаулар, спектакльдән өзекләр, җыр-моң, рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды.
26.11.2020
Якташыбызның туган көне
Без Сезнең белән чиксез горурланабыз.
Язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, “Казан утлары” һәм “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире Галиуллин Рөстәм Госман улына бүген, 26 ноябрьдә, 33 яшь.
Якташыбызның Наласа мәктәбендә укыган елларда язган мәкаләләре, шаян хикәяләре, студент елларының иҗат әсәрләре басылган газета-журналлар, беренче китаплары булган “Гипнозчы малай”, “Юлларда җил ак иде”, рус телендә язылган “Одиночество” китаплары, язучы һәм тарихчы, педагог Таҗеддин Ялчыгол турында “Васыять” дип исемләнгән тарихи романы, Тәүфикъ Әйдинең барлык әсәрләре тупланган дүрт томлыгы, русчадан татарчага тәрҗемә иткән Василий Аксёнов, Анатолий Егин, Рауль Мирхәйдәров, Рөстәм Вәлиев һәм Айдар Сәхибзадәнең әсәрләре, яшь авторның истәлекле бүләкләре буларак “Казан арты” тарих-этногрфия музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана.
25.11.2020
Яңа Кенәр мәктәбен зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнде.
Татарстанда туган телдә белем бирүче иң яхшы егерме мәктәп һәм балалар бакчасы билгеләнгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советында бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшылары дип ачыкланган белем бирү оешмаларын бүләкләү тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
24.11.2020
Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде
22 ноябрь көнне Арчада шахмат буенча ел чемпионы исеменә сайлап алу турниры үткәрелде
Анда Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан иң яхшы шахматчылар катнашты. Ярышлар 16 яшькә кадәргеләр һәм 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үтте.
Укучылар арасында барлык приз-лы урыннарны Кукмарадан килгән яшь шахмат осталары яулады. Ә менә 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урында Арчадан Марсель Хәлилов, икенче урында шулай ук Арчаның оста шахматчысы Ленар Вахитов. Өченче урында Кукмарадан Артур Евдокимов.
23.11.2020
Эшмәкәрләр җыелды
Бүген район хакимияте утырышлар залында эшмәкәрләрнең җыелышы булды.
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов алып барды.
Башта буш биналарны арендага бирү яки рәсмиләштереп хосусыйлаштыру турында сөйләшенде. Яңа Кенәрдәге өлкәннәрнең тернәкләндерү үзәге бинасы да өлешчә арендага биреләчәк.
22.11.2020
Арча командасы җиңде!
Арча Боз сараенда 2010 елгы малайлар өченче көннәрен хоккей уйнадылар.
Бүген 1нче урынга Арчаның "Ракета" командасы белән Казанның "Динамо" командасы уйнады. 4:1 белән арчалар җиңде. Тренерлары - Евгений Тимощук. Казан егете. Команданы шәп тота! Афәрин арчалар!
18.11.2020
Хәй Хисмәтуллин – шәхес, галим, замана...
Районыбызның үткәнен, хәзергесен барлаганда халкыбызның никадәр зирәк, тырыш икәненә тагын бер кат ышанасың. Дөрестән дә, безнең якның кыю, эшчән халкы, күренекле шәхесләре халкыбыз тарихында онытылмас эз калдырып яшиләр. Талантлы фән, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре – Арчабызның горурлыгы. Районыбызда күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләребез бар. Шулар арасында Хәй Хисмәтулин да аерым бер мөһим урын алып тора.Филология фәннәре кандидаты, текстолог, педагог, күренекле әдәбиятчы, тел, әдәбият галиме, дәреслекләр төзүче, СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасе, тәнкыйтьче Хәй Хисмәтуллин белән без чын күңелдән горурланабыз. Искә алу кичәсендә оныгы, Россия фәннәр академиясенең “Казан фәнни үзәге” лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре, физика-математика фәннәре кандидаты Наилә Габделхәй кызы, туганнары Сабирова Рәмзия Кирам кызы, Мәрьям ханым, Ашытбаш авылыннан туганнары Шәвәлиева Рәмзия Азат кызы, озак еллар Ашытбаш мәктәбендә укыткан Мөхәммәт абыйның улы Алмаз һәм кызы Фадия, Ашытбаш мәктәбе директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы, Кысна авылыннан укытучы Файзрахманова Ләлә Сабирҗан кызы, Ашытбаш мәктәбеннән татар теле укытучысы Аухадиева Миләүшә Рәшит кызы, районыбызның татар теле укытучылары, студентлар катнашты.
17.11.2020
Заман шуны таләп итә
17 ноябрьдә Арча районының “Северный” ширкәте базасында терлекчелектә цифрлы технологияләр кертүгә багышланган зона семинары булды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.
16.11.2020
Арчада "Татар кызы" бәйгесенең зона ярышы үтте
Арчада республикакүләм "Татар кызы" бәйгесенең зона туры үтте. Арча районыннан беренче балалар бакчасында эшләүче Айгөл Рәхмәтуллина катнашты. Зона ярышында Яшел Үзәннән килгән Инзилә Сәмитова җиңү яулады.