Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
19.01.2017
Арча районы балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә эшли
Агымдагы елның беренче ае татар язучыларының юбилей даталарына бай булды. Шул уңайдан, район балалар китапханәсендә “Балачак әдипләре” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә китап укучыларга Р. Корбан (60 яшь) һәм Н. Каштан (75 яшь) иҗаты белән якыннан танышырга ярдәм итә.
18.01.2017
Гөлзада Сафиуллина: «Әгәр җырчының йөрәгендә ватан, милләт кайгысы булмаса, мин аны җырчы дип саный алмыйм»
Гөлзада Сафиуллина — гомере буе милләт язмышын йөрәге аша уздырып иҗат иткән сирәк сәнгатькәрләребезнең берсе. Меңләгән, миллионлаган тамашачы алдына чыгып җыр суза торган артист шундый булырга тиештер дә инде ул.
17.01.2017
Алмаз Закиров бронза медальгә ия булды
14 гыйнвардан 16сына кадәр Кама Аланында 21 яшькә кадәргеләр арасында таэквон-до буенча республика беренчелегенә ярышлар узды. “Арча” спорт мәктәбе укучысы Алмаз Закиров (тренеры Газинур Борһанов), ярышларның иң яшь катнашучысы булуына карамастан (аңа 15 яшь), 74 килограмм авырлыкта көч сынашып, 20 яшьлек көндәшләре арасында бронза медальгә ия булды.
16.01.2017
Кенәрдә район беренчелегенә көрәш ярышлары узды
Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында мәктәптә укучы балалар арасында район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары булды.
15.01.2017
Агросәнәгать көллияте студентлары ял көнен файдалы үткәрә
Арча агросәнәгать көллияте студентлары спорткомплекста волейбол уйнадылар. «Шимбә бездә ял булуга карамастан, егетләр спорт чараларында бик теләп катнашалар»,- ди көллиятнең Арча филиалы мөдире Роберт Һидиатуллин. Бу турнирны оештыруда район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нил Нигъмәтуллин, яшьләрнең «Форпост» оешмасы җитәкчесе Динар Фәйзрахманов та ярдәм иткәннәр.
14.01.2017
Татар капитализмы Арча районы Түбән Оры авылыннан чыккан!
Галим капитализм татарда Арча районының Түбән Оры авылыннан башланган дип саный.
13.01.2017
Ашытбашта шахмат ярышлары була.
17 гыйнварда Ашытбаш мәктәбендә “Арча хәбәрләре” призына шахмат ярышлары була. Ярышлар сәгать 9 да башлана. Шахмат ярышларының нигезләмәсе түбәндә.
12.01.2017
Яшә син җыр һәм моң сибеп, Равил абый!
Беркөн шулай көтмәгәндә Равил абый Габдрахманов белән очрашырга туры килде.
Күпме еллар буе сәхнәдән төшмәгән, Арча радиосын шаулаткан, халык соравы буенча аның “Бакчаларда зәңгәр чәчәк”, “Ялгыз җилкән” җырлары көненә егермешәр тапкыр яңгыраган, әллә ничә тапкырлар Бөтенроссия, республика бәйгеләре лауреаты булган, дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән хезмәт һәм сәхнә ветеранының бераз гына күренми торуы да шунда ук сизелде.
11.01.2017
Ашытбаш авылында «Авыл көне» узды
8 январь көнне «Хәрәкәттә-бәрәкәт» девизы белән Ташкичү авыл җирлегенең Ашытбаш авылында «Авыл көне» булып узды. Бу көнне Ашытбашлылар 30 градус салкын булуга да карамастан, бер дә аптырап калмыйча, мәктәпнең спорт залында бәйрәмне матур, күңелле итеп оештыра белделәр.
10.01.2017
ТатАрча Кар бабаенда кунакта булдыгызмы? Булмасагыз, ашыгыгыз!
Яңа ел әкияти тылсымлыкка ия булган бәйрәм кебек аннан нинди дә булса могҗиза көтәбез. Балалар бигрәк тә. Ә ата–аналар өчен аларны сөендерү үзе бер бәхет. Менә шушы могҗиза көтүче сабыйлар, бәхет эзләүче әти–әниләрне кунакка чакыра да инде Арча Кар бабае патшалыгындагы татАрча Кар бабае белән татАрча Кар кызы.
10.01.2017
Бүген якташыбыз Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Бүген, 10 гыйнвар көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевкның туган көне.
09.01.2017
«Арча-Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры узды
8 гыйнвар көнне Арча шәһәренең «Арча — Арена» боз сараенда Гарәфиев Фәнил Канәфи улының якты истәлегенә багышланган хоккей турниры булып узды. Әлеге ярышта Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Әтнә, Арча районнарыннан килгән ветеран-хоккей командалары көч сынашты.
08.01.2017
Гөберчәк балалары Рафис Корбанның иҗатын белә
Гөберчәк авыл китапханәсендә балалар шагыйре Рафис Корбанның 60 яшьлегенә багышлап “Балалар күңеленә юл -шигырь аша!” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде.
07.01.2017
Сөрде авылы китапханәсенә яшь рәссамнар җыелды
6 нчы гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, китапханә каршында эшләп килүче «Яшь рәссамнар» клубы җыены булды. Максатым рәсем сәнгате белән кызыксынучы балаларны барлау иде. Бүгенге җыеныбызның исемен «Рәсемнәрдә күңел җылысы» дип атадым, чөнки иҗатка гашыйк бала, үзенең рәсеменә бөтен күңел җылысын биреп ясый. Шулай ук без бергәләп әниләренә бүләккә яңа ел открыткалары да ясадык. Әйдәгез аларның эшен сезгә дә тәкъдим итик.
06.01.2017
“Арча” спорткомплексында бадминтон буенча ярышлар булып узды
6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2001-2003 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.
05.01.2017
Бүген Ташкичү авылында зур “Чаңгы бәйрәме” уздырылды
Бәйрәмне төп мәктәп коллективы җитәкчелегендә “Әтиләр Советы”, авыл Мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.
04.01.2017
Арча Боз сараенда бергәләп шуулар күңелле!
Арча Боз сараенда кышкы каникул вакытында әкият геройлары белән бергәләп шуулар матур бер гадәткә кереп китте.
03.01.2017
Барыбыз да бозга
Укучыларның кышкы каникуллары башланды. Каникуллар файдалы һәм нәтиҗәле үтсенгә мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Сәламәтлек – зур байлык икәнен истә тотып, районыбыз мәктәпләрендә “Барыбыз да тимераякларга!” акциясе старт алды.
02.01.2017
«Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләренә бүләк тапшырылды
Яңа елны каршы алу тамашасында район газетасы сайтында үткәрелгән «Иң гүзәл кәләш» бәйгесе җиңүчеләре сәхнәгә күтәрелде. Аларны баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин бүләкләде.
01.01.2017
Арча стадионында Яңа елны каршы алдылар
31 декабрь көнне Арча стадионында үзәк чыршы янында Яңа ел алды тамашасы булды. Көне дә искиткеч матур, кеше дә күп иде. Уеннар, җырлар белән бәйрәм алды тамашасы бик күңелле үтте.
31.12.2016
"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтовның Яңа ел котлавы!
Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче яңа 2017 ел белән котлыйм! Узып баручы 2016 ел тарих сәхифәләренә күчкәндә, бу елда башкарылган эш-гамәлләребезгә, хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясыйбыз һәм киләчәк елга максатлар, планнарыбызны барлыйбыз.
30.12.2016
Яңа елны яңа фатирларда каршылаячаклар
Бүген Арчада ике яңа йорт үз хуҗаларын каршы алды. Йортны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Горький урамындагы 40, 42 йортлардагы фатир ачкычларын кулларына алган 15 гаиләдә Яңа ел белән бергә өй туйлары да гөрләячәк.
29.12.2016
Көнбатыш микрорайонына Яңа ел бәйрәменә килегез
30 декабрьдә «Көнбатыш» микрорайонында Яңа ел бәйрәме була. Чара кичке 5тә башлана.
28.12.2016
Сикертәннән Илһам Мәһдиев машина откан!
Яңа ел – маҗараларга, могҗизаларга бик бай чор. «Арчанефтепродукт» җәмгыяте моны тагын бер кат исбатлады. Бер уйласаң, кеше ышанмаслык хәл, имештер, тик торганда сиңа машина бирәләр ди.
27.12.2016
Россия Банкы Габдулла Тукай портреты төшерелгән көмеш тәңкәләр чыгара
оссия Банкы “Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган 2 сум номиналында истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара башлады. Тәңкәдә Габдулла Тукайның портреты, шагыйрьнең авыл күренешләре, кошлар һәм китаплар рәсемнәре ясалган, тәңкәнең тиражы - 3 мең данә. Бу хакта Россия Банкы матбугат хезмәте хәбәр итә.
26.12.2016
«Нур»лыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
Арча Укучылар сараеның “НУР” балалар радиостудиясе (җитәкчесе Таҗиев Д.Г.) Татарстан эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе оештырган “Ышаныч һәм куркынычсызлык” Республика конкурсында катнашып 2 нче урынны алды.
26.12.2016
Арчадагы Үзәк чыршыны ачу тантанасы
Арчада Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Тантананы район башлыгы Илшат Нуриев фатыйха биреп ачып җибәргәннән соң, чыршы утларын кабызды.
25.12.2016
Яңа елга якты өметләр белән!
Яңа ел алдыннан кызыклы сәяхәтләр, чыршы бәйрәмнәре башлана. Барыбызга да – олысы–кечесенә яңа елда ниндидер бер серле могҗиза булыр сыман. Өйләргә чыршылар куябыз, бизибез, ялтыравыклы уенчыклар, укалар, утлар эләбез.
24.12.2016
Арчалар финалда
18 декабрьдә Арча педагогия көллияте базасында һөнәри белем оешмалары арасында баскетбол буенча зона ярышлары булып узды. Кызлар һәм егетләр командалары зур осталык күрсәтеп барлык көндәшләрен дә җиңеп I урынны яуладылар.
23.12.2016
Арча районында шашканы кемнәр оста уйный?
Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча район шәхси беренчелеге үткәрелде.
22.12.2016
«Казан арты» КВН командасы татар лигасы фестивалендә
21.12.2016
Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе республика бәйгесендә җиңү яулады
Ашабаштан Хәйруллиннар гаиләсе район күләмендәге «Иң күркәм гаилә» бәйгесендә җиңү яулап, республика бәйгесендә катнашу хокукын яулаган иде. Хәйруллиннар анда да сынатмады, «Иң эшчән гаилә» номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз сезне.
20.12.2016
ТатАрча Кар бабае беренче кунакларны кабул итте
Бүген татАрча Кар бабае беренче кунакларын (авыр хәлле гаиләләрдәге балаларны) кабул итте. Кар бабай белән Кар кызы яшәгән йортка барып җиткәнче аларга Убырлы карчык, Кощей, кул остасы Марья, Шүрәле янында булырга туры килде. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, күңел ачтылар, соңыннан коймактан авыз иттеләр.
19.12.2016
Арчада шашка буенча район беренчелеге узды
17 нче декабрь көнне Арча Укучылар сараенда шашка уены буенча Ачык шәхси район беренчелеге үткәрелде.
Ир-егетләр арасында Ашытбаш авылыннан Сөләйман Гәлиуллин җиңү яулады. 2 нче урында Урта Курса авылыннан Мөдәррис Лотфуллин. Яңа Кишет авылыннан Фарсил Минҗанов 3 нче урынга лаек булды.
18.12.2016
Мөхәммәт Мәһдиев көзне яраткан
Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Гөберчәк авылында 1930 елның 1 декабрендә туган. Узган ел 85 яшьлек юбилеен Сикертән мәктәбендә “Мәһдиев укулары” дигән фәнни конференция белән билгеләп үттеләр.
17.12.2016
Ашытбашта үткән шашка ярышлары нәтиҗәләре
Арча районы мәктәп укучылары арасында шашка буенча «Төнъяк балкышы» исемендәге ачык турнир булып үтте.
Ярышларны Ашытбаш мәктәбе физкультура укытучысы Наил Сабирҗанов, Яңа Кенәр иҗат балалар йорты тренеры Сөләйман Галиуллин оештырды.
16.12.2016
Арча һәм татАрча Кар бабай кунакка чакыра
Туризм буенча республикада алга киткән төбәкләрдән саналмасак та, бу өлкәдә күтәрелергә, алга чыгарга омтылышыбыз зур. Күрсәтерлек, туристларны җәлеп итәрлек урыннарыбыз да бар. Арчадагы “Казан арты” тарих–этнография, “Әлифба”, әдәбият һәм сәнгать музейлары, Казан Су пляжы, Җиңү паркы һәм башкаларны килгән кунаклар бик яратып карый, уңай эмоцияләр, тәэсирләр белән китә. Ә Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей–комплексы, Сәгъди карт йорты – безнең горурлыгыбыз.
15.12.2016
Сикертән мәктәбендә II районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды
Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары
15.12.2016
КӘРИМ КОЕСЫ (райондашыбыз Чәчкә һәм Хәйдәр Зәйнуллиннарның иҗат «җимеше» — «к» хәрефеннән башланган сүзләрдән торган әсәр)
Чәчкә Зәйнуллина, Хәйдәр Зәйнуллин
Кәрим коесы (Һәр сүзе “к” хәрефеннән башланган әсәр)
15.12.2016
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Гыйниятов Шамил улының туган көне!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!
14.12.2016
Арча турында 10 кызыклы факт
Арча районына сәяхәт вакытында җирлек турында 10 кызыклы факт аерып чыгардык.
13.12.2016
Иске Ашытта Мәүлед кичәсе узды
Җомга көн кич белән Иске Ашыт халык театры Яңа Кенәрдә “Китмәгез торналар” (Таңчулпан Зарипова) спектаклен куйды. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи үзе дә уйнады. Ул спектакльнең режиссеры да. Икенче көнне Иске Ашыт мәдәният йортында Мәүлет кичәсе үткәрделәр.
12.12.2016
Түбән Мәтәскә мәктәбенең сәләтле укучылары онлайн-чемпионат бүләгенә ия булды
Түбән Мәтәскә урта мәктәбе укучылары Россия күләмендә игълан ителгән “Интернетны өйрән-аның белән идарә ит”исемле 5 нче онлайн-чемпионатта катнаштылар . Әлеге чемпионат берничә этапта барды. Бу чемпионатта 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З., 11 нче класс укучылары Гасимов А., Кәбиров С., Камалиева Э., Нигъмәтҗанова Р.,Рәхимҗанова Д., Рәхимҗанова Р., Хәбибуллин И., Хәйретдинов И., Шиһабиева Э. катнаштылар.
11.12.2016
Казиле каян килеп чыккан?
Беркөнне «Яңа гасыр» каналында Арча районының Казиле авылы турында сөйләделәр.
Авылның килеп чыгышы «Каз иле» атамасы йорт кошы – каз яисә казый дигән сүз белән бәйле дип аңлатылды. Әмма, минемчә, боларның икесе дә шикле.
10.12.2016
Арча агросәнәгать көллияте филиалы студентлары хәрби ветераннар белән очрашты
Кичә — 9 декабрь — Геройлар көнендә Арча агросәнәгать көллияте филиалы (элеккеге 120 нче училище) студентлары хәрби ветераннар: запастагы майор, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби ветераннар Советы рәисе Юрий Козлов һәм отставкадагы подполковник Ринат Галиев, көллиятнең элеккеге чыгарылыш укучысы, армия сафларында булып хшрби бурычын үтәп кайткан Айван егете Раил Зарипов белән очрашты.
09.12.2016
Арча педагогика көллиятендә II Республика һөнәри конкурсы узды
24 ноябрьдә Арча педагогика көллиятендә “Педагогик осталык баскычлары” дип исемләнгән башлангыч сыйныфларда укыту элементларын үз эченә алган II Республика һөнәри конкурсы узды.
08.12.2016
“Җидегән чишмә”нең спутник труппасы Арча Мәдәният йортына премьерага чакыра
Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Җидегән чишмә” халык театрының спутник труппасы – Арча педагогика көллиятенең “Яшьлек” театр төркеме балаларга Галимҗан Гыйльмановның “Кар бабайда сер бар” дигән пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасын тәкъдим итә. Ул Арча мәдәният йортында 17, 22 декабрьдә, 3, 6 гыйнварда булачак.
07.12.2016
Фәнис Мөсәгыйтовның партадашы: “Дәрес әзерләмичә дә “5”ле ала иде”
Якташыбыз, Казанбашта туып үскән егет, башкалабызның Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов бөтен Казанны шаулатып юбилеен уздырды. Шул уңайдан республика матбугатында аның белән әңгәмәләр дә шактый күренде. Ә «Акчарлак» газетасы журналисты Фәнис әфәнденең сыйныфташы, партадашы Рамил Хәбибуллин белән әңгәмә корган.
06.12.2016
Арчага Герой космонавт Мәскәүнең үзеннән кайтты
Арчаның 3нче мәктәбендә геройлар белән очрашу булды. Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы—комонавт Анатолий Павлович Арцебарский кайтты.
05.12.2016
Гөлзадә Сафиуллина сәхнә эшчәнлегенә нокта куярга җыена
Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия сәхнәсендә Татарстанның халык артисты, Республиканың Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллинаның иҗат кичәсе була.
05.12.2016
Якташыбыз Гөлүсә Ахунова: Концертлар алып барырга бик яратам.
Төрле белгечлекләр үзләштергән, вакытын хезмәтенә, гаиләсенә һәм үзенә дә җиткерергә өлгерүче Гөлүсә Ахунова турында замана хатын-кызы дияргә мөмкин. Арча педагогия училищесын, Казан Дәүләт педагогия университетын тәмамлап, ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укыган.
04.12.2016
Арчада Фәрит Минхәировның иҗат кичәсе булды
Арабызда шундый кешеләр яши: аларны көн дә диярлек күрәбез, аралашабыз, гади булуы, һәркемне тигез күрүе өчен хөрмәт итәбез. Ә баксаң, ул исеме зур хәрефләр белән язылып куела торган шәхес икән. Фәрит Минхәиров шундыйлардан.
03.12.2016
Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның юбилее уңаеннан зур концерт булды!
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее уңаеннан «Дуслар котлавы» дип исемләнгән зур концерт–тамаша уздырылды.
02.12.2016
Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 50 яшьлек юбилее!
01.12.2016
Арча сәнгать мәктәбенең агачтан кисеп ясау бүлеге укучылары күргәзмәдән III урын алып кайтты
26 ноябрьдә Казанда «Пропилеи искусства» исемле II Ачык Халыкара сәнгати иҗат күргәзмә-бәйгесе узды. Арча сәнгать мәктәбенең агачтан кисеп ясау бүлеге укучылары Волков Максим, Минһаҗев Арслан, Миңлебаев Илназ (җитәкчеләре Миннемуллин Нияз Рәшит улы), күргәзмәгә эшләрен куеп, III урын яуладылар
30.11.2016
Арчада педагогларның шигырьләре тупланган «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды
Арчаның 3 нче мәктәбендә «Илһам чишмәсе» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапка Арчада һәм район авылларындагы мәктәп укытучыларының һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренең иҗат җимешләре — шигырьләре тупланган.
29.11.2016
Арчада көрәш буенча район беренчелегенә ярышлар узды
26 ноября 2016 года в спортивном зале ДЮСШ «Арча» прошло Первенство Арского муниципального района по борьбе Корэш среди юношей 2002-2003 годов рождения и моложе на призы ООО «Тайд Фойл».
29.11.2016
Курса Почмак мәктәбендә Илдар Хаҗиевны искә алдылар
25 ноябрь көнне Арча районы Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбендә “Бир кулыңны, туганым” исемле якташыбыз Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булып узды.
28.11.2016
Арчада Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
Әниләр көне уңаеннан Арча мәдәният йортында “Жәннәт әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән кичә булды. Беренче булып сүзне район башлыгы Илшат Нуриев алды. Ул әниләрне бәйрәмнәре белән котлады, Яңа Кенәрдән биш бала анасы Гүзәл Садыйковага, Үрнәктән шулай ук биш бала анасы Алсу Нуриевага “Ана даны” медале, Арчадан Энҗе Миннебаева, Югары Пошалымнан Алсу Закировага “Ана капиталы” сертификаты тапшырды.
27.11.2016
Якташыбыз Хәлил Гайнетдинов: «Татарлар ник галәмгә күтәрелми?»
Ишеткәнсездер, Бөгелмәдә туып үскән егетебез Сергей Рыжиков бүген Галәм киңлекләрен иңли. Ул 19 октябрь көнне Россиянең (СССРның) 121 нче космонавты булып, космоска старт алды. “Союз МС-02” корабының экипаж командиры, Халыкара космик станциянең борт инженеры. Якташларыбыз арасыннан Сергей Галәмгә беренче юл яручы булса да, безнең Җиһанны үзләштерү өлкәсенә керткән өлешебез искиткеч саллы. Ким Шакиров белән берлектә “Җиһангирлар, безне космос чакыра!” китабының авторы Хәлил Гайнетдинов белән әнә шул хакта гәпләштек.
26.11.2016
Кәче мәктәбендә зона ярышлары үтте
Кәче мшктәбендә өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары үтте. Ир-егетләр арасында өстәл теннисы буенча 1 нче урынны Зарипов Фәнис — ДЮСШ «Арча», 2 нче урынны
25.11.2016
Урта Курса авыл җирлегенең иҗат концерты
Урта Курса авыл җирлегенең “Җомга көн кич белән” иҗат концерты Урта Курса мәдәният йортында үтте.
24.11.2016
Арчада “Ел укытучысы–2016” район бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
“Ел укытучысы–2016” район бәйгесе җиңүчесе билгеле булды. Ул – Арча беренче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Ахунова. Аңа хәзер республика ярышында район данын якларга туры киләчәк. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында укый аласыз.
23.11.2016
Яңа Кенәрдән «Хыял» триосы “Идел көзе” конкурсында катнашып кайтты
Казанда узган “Идел көзе” республика фольклор конкурсындагы катнашучылар арасында удмурт, керәшен, рус, татар, марилылар арасында Яңа Кенәр балаларының “Хыял” триосы да үз чыгышлары белән сәхнәне ямьләде. Алар халкыбызның “Сандугач-күгәрчен” җырын аккордеонга кушылып башкарып, жюриның югары бәясенә лаек булды. Трионы килсе елга да чакырып калдылар.
22.11.2016
Казанда Рифат Җамалның иҗат кичәсе булып узды
Кичә, 21 ноябрьдә ТР Язучылар берлегенең Тукай клубында шагыйрь һәм фән докторы, профессор, якташыбыз Рифат Җамалның (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 65 яшьлек туган көне уңаеннан иҗат кичәсе узды
21.11.2016
Иске Чүриле мәктәбе укучысы Инсаф III Республика мәгълүмати-социаль видеоязмалар бәйгесе җиңүчесе
Укытучы өчен укучысының уңышына сөенеп яшәүдән дә куанычлы вакыйга бармы икән? Укучыларыбызның яхшы укып, зыялы, тәрбияле, әдәпле, шәфкатьле булулары бер куаныч булса, аларның төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулаулары – икенче сөенеч.
18.11.2016
Ташкичүлеләрнең Арчада куйган «Җомга көн кич белән» концерты
Арча Мәдәният йортында «Җомга көн кич белән» девизы астында Ташкичү авыл җирлеге үзешчәннәре куяган концерт
17.11.2016
Арчада республика “Сәйяр” театр фестиваленең зона туры узды
17 нче ноябрь көнне Арча сәнгать мәктәбе театр сөюче яшь дусларын үзендә туплады. Балалар һәм яшүсмерләрнең Республикакүләм “Сәйар” театр фестиваленең зона туры биредә узды.
16.11.2016
Арча районы көрәшчеләре Казаннан уңышлар белән кайтты
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Төрле шәһәр һәм районнардан 42 команда катнашты. Көрәшчеләр 10 үлчәү категориясендә бил алышты.
15.11.2016
Казанбаш егете, Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов туган көненә чакыра
Якташыбыз, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Арча якташлыгы җитәкчесе Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның 2 нче декабрь көнне 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.
14.11.2016
Эзләнү орлыгын салган мөгаллим
Альберт Гата улы Яхинның тууына 85 ел тулу уңаеннан методик семинар үтте
14.11.2016
Арча районы Ташкичү мәктәбе укытучылары Казанда Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә катнашты
11 ноябрь көнне Казан шәһәренең Милли Дәүләт музеенда “Тукай һәм Мәрҗан” исеме астында Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе узды. Кичәдә Рәзил Вәлиев, М.Галәүнең тормышын, иҗатын беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган Флера Ганиева, М.Галәүнең оныгы Олег Надир улы Галәветдинов, аның кызы Анастасия Олеговна Галәветдиновалар белән беррәттән Ташкичү мәктәбе директоры Илгиз Гыйбадуллин һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары М. Гарифжанов та катнашты һәм М.Галәүнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү турында чыгыш ясадылар.
12.11.2016
Арчада II Халыкара фәнни-практик конференция узды
Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү II Халыкара фәнни-практик конференция кунакларын кабул итте.
11.11.2016
Бүген Арчада буласы концерт башка көнгә күчерелә
Юлларның начарлануы. яңгыр явып тору сәбәпле, бүген Арча Мәдәният йортында «Җомга көн кич белән» девизы астында Урта Курса авыл җирлеге үзешчәннәре куясы концерт якшәмбегә күчерелә. Алдан 3-33-97 номерына шалтыратып белешә аласыз.
10.11.2016
Арча төбәге әдипләре иҗатын туплаган 3 китаптан торган хрестоматия дөнья күрде.
«Без бит — Арча яклары» китабы башлангыч сыйныфлар, урта һәм югары сыйныфлар өчен махсус төзелгән, 3 кисәктән тора. Ул Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Таттелеком» компаниясе генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин ярдәме белән бастырылган.
09.11.2016
Арчада полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Бүген Арча мәдәният йортында Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иң мактаулы хезмәткәрләргә район башлыгы Илшат Нуриевның рәхмәт хатларын тапшырды.
09.11.2016
Арча районында туган шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатын туплаган 3 томлы хрестоматия дөнья күрде
Арча районында туган шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатын туплаган 3 томлы хрестоматия дөнья күрде
08.11.2016
Бүген якташыбыз Альберт Яхинның тууына 85 ел (1931 – 2010)
Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Яхин (8 ноябрь 1931 ел - 2 октябрь 2010 ел) Татарстанның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда – Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956–1959 елларда аспирантурада укый, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертация яклый.
07.11.2016
Арчада узган җомга киче күңелле булды
Авыл жирлекләре арасында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән иҗат концертлары старт алды. Узган җомгада Арча мәдәният йортында Ташкичү авыл җирлегенә кергән ун авыл үзешчәннәре, аларның да иң–иңнәре, чыгыш ясады.
06.11.2016
Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!
Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә.
05.11.2016
Арчада балалар бакчасыннан ук уен-йолаларны белеп үсәләр
Кунакчыллык, чисталык, кешелеклелек – татар халкының иң күркәм сыйфатлары. Кәче балалар бакчасында уздырылган “Каз өмәсе” моның ачык мисалы. Өмәдә зурлар төркеме бик актив катнашты, кечкенәләр дә сынатмады.
03.11.2016
Якташыбыз, Арча районы кызы Фәридә Төхвәтуллина өченче тапкыр әни булды
Күп кенә тамашачы “Яңа Гасыр” каналында “Сиңа миннән сәлам” тапшыруы алып баручы Фәридә Төхвәтуллинаны югалтты. Баксаң, Фәридә шушы көннәрдә өченче тапкыр әни булган.
02.11.2016
Нәни Сөмбеләләр ярышты
Арча сәнгать мәктәбендә “Нәни Сөмбелә” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә район һәм авыл бакчаларыннан 20 нәни Сөмбеләбез чыгыш ясады. Алар үзләре белән таныштырды һәм иҗади яктан оста итеп үзләрен танытты. Һәр Сөмбелә үзенчә матур, сәләтле, ягымлы, оста. Аларга карап шатланып һәм горурланып утырдык.
01.11.2016
“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды
“Казан арты” тарих–этнография музеенда Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды. Аны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов алып барды.
01.11.2016
Үрнәктән Камалетдиновлар гаиләсе Мәскәүдә бүләкләнде
Октябрь аенда Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә “Әти-әниләрнең милли ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган конкурска йомгак ясалды. Шунысы куанычлы — Россия күләмендә узган конкурста безнең районнан да җиңүче гаилә бар. Ул — Үрнәктә яшәүче Камалетдиновлар гаиләсе.
31.10.2016
Чиста экология — сәламәт тормыш
Арча үзәк китапханәсендә «Чиста экология — сәламәт тормыш» («Чистая экология — здоровая жизнь») исеме астында чара узды.
31.10.2016
Арчаның 2 нче бакча балалары әби-бабайларга бәйрәм бүләк итте
Татар халкының борынгыдан килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе – өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. Татар гаиләсендә һәр өлкән кешенең үз урыны булган. Әби белән бабай үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре бик күп мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек биргән.
30.10.2016
Нәсел тамыры Тукайга тоташучылар Кырлайда очрашты
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музее бу юлы үзенә кунакларның аеруча кадерлеләрен — тамырлары бөек шагыйрьнең нәсел җебе белән бәйләнүчеләрне җыйды.
29.10.2016
Носы мәктәбендә Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
Носы мәктәбендә галим, шагыйрь Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Очрашуга юбиляр җәмәгате Дания ханым белән кайтты. Кунакларны мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов, укытучылар һәм укучылар ипи—тоз белән каршы алдылар.
28.10.2016
Яңа Кенәрдә күчмә утырыш узды
Бүген район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Яңа Кенәр авыл җирлегендә утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
27.10.2016
Арча педагогия көллиятендә өстәл теннисы ярышы узды
24 нче октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә өстәл теннисы буенча Татарстанның профессиональ белем бирү уку йортлары студентлары арасында зона ярышлары булып узды.
26.10.2016
Арча районы Үрнәк авыл җирлегендә
Район авыл җирлеге башлыклары ныклап төзекләндерелгән Лесхоз, Казанбаш мәктәпләрендә, яңа төзелгән Үрнәк балалар бакчасында булдылар, үзара салым акчасына төзелгән Түбән Пошалым балалар бакчасы уен мәйданчыгын, юлларны карадылар. Үз җирлегеңдә эшне тагын да яхшырту өчен башкаларда да булырга, уңай күренешләрне күреп, фикер туплап кайтырга кирәк шул.
25.10.2016
Кәрим Тинчурин театрында "Дуслар котлавы!" дип исемләнгән зур концерт–тамаша була
2 нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Дуслар котлавы!" дип исемләнгән зур концерт–тамаша була. Башлана 18.30 сәгатьтә.
25.10.2016
Арча районы Иске Ашыт мәктәбендә уңыш бәйрәме узды
Иске Ашыт мәктәбе укучылары быел да уңыш бәйрәмен ныклап әзерләнеп көтеп алдылар. Алар көз турында шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнде. Табышмакларга җавап эзләде. Балалар фантазиягә бай бит. Хыялларын эшкә җигеп, серле дә, көлкеле дә персонажлар иҗат итеп, бәйрәмгә күркәмлек өстәде.
24.10.2016
Эшче яшьләр концерты булды
Эшче яшьләр, электр белән эретеп ябыштыручылармы, токарь, слесарь, таштылармы, аш-су осталары, механизаторлар, терлекчеләрме,үз 1өнәрләре осталары гына булып калмый, сәнгатьтә дә үзләрен күрсәтә, тамашачыны сокландыра.
24.10.2016
Наласа мәктәбендә көрәш бәйгесе узды
22 октябрь көнне Наласа мәктәбе базасында Арча районы беренчелегенә көрәш бәйгесе узды. Районның 15 мәктәбеннән килгән 2004-2005 елгы 72 үсмер көрәшче бу көнне “Игенче” ширкәте призы өчен көч сынашты.
23.10.2016
Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды
Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды. Ул мәктәп укучыларының фәнни техник иҗатны һәм уйлап табу эшчәнлеген үстерү максатыннан оештырылды.
22.10.2016
Җиһангирлар аллеясы ачылды
19 октябрьдә Татарстан тарихында зур вакыйга булды – татарстанлы Сергей Рыжиков космоска очты!
21.10.2016
Арча станциясендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды.
Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәге каршында яңа балалар мәйданчыгы ачылды. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен да шатлыклы бу тантанада укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр дә катнашты. Кунаклар да килгән иде.
20.10.2016
Өченче мәктәп “Тамчы шоу “да катнашты
Бәйгеләрнең берсе “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу “ интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. Үткән сишәмбе яисә 11 нче октябрь көнне Арча өченче төп гомуми белем бирү мәктәбенең алдынгы укучылары Мөхәмәтҗанова Исламия, Мөхәмәтҗанов Сәлих һәм Фәттахова Лилия әлеге телевизион тапшыруда катнашып кайттылар. Командабызның исемен “Тукай йолдызчыклары” дип исемләдек. Тапшыруда катнашу күптәнге хыял иде һәм инде менә бүген бу хыял чынга ашты.