Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.02.2020
Шушмабаш тагын бер күренекле улын югалтты
Арча үзәк хастаханәсендә 1989--1999 елларда баш табиб булып эшләгән Илдар Вагыйз улы Камалов 10 февральдә кинәт вафат булды.
Илдар Камалов Шушмабаш авылында туып--үскән, югары белемле хирург, 1985--1989 елларда Шушмабаш авылындагы участок хастаханәсен җитәкләде. Аннан соң 10 ел район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләде.
10.02.2020
Илназ Гарипов Хәсәншәехкә үзе укыган мәктәпкә очрашуга кайтты
Хәсәншәех авылын беренче күргән кешеләр аның төзеклегенә, матурлыгына игътибар итәләр. Урамга түре белән салынган биек йортлар, бизәкле капка-коймалар, өй түрендә чәчәккә күмелгән бакчалар бу йортта яшәүчеләрнең тырыш, шөгыльле һәм матурлыкка омтылган кешеләр булуы турында сөйли. Ә матурлыкка омтылган, аны аңлаган кешеләр җырлы-моңлы була, диләр. Монысы да хактыр, чөнки Хәсәншәехта үскән егетләр гармун, музыкага тартыла.
09.02.2020
90 ел матур гомер
Урта Аты авылында яшәүче Салиха апа Әскәровага 90 яшь!
Ишекне ачып керүгә, башында ак яулык, өстенә матур бизәкле яшел күлмәк кигән сөйкемле әби каршы алды безне. Ягымлы тавышлы Салиха апа елмаеп түргә дәште. Сөйләшергә, кирәкле урында шаярып та алырга ярата торган әбибезгә сокланып карап утырдык. 7 сыйныфны тамалап, 12 яшеннән эшли башлый ул. 52 яшендә ялгызы калып, ике улын берүзе тәрбияли. Бик яратып сөйли ул уллары Илһам һәм Хәмзә турында. Бүген улы Илһам белән яши Салиха апа.
08.02.2020
Чаңгы юлы - 2020
8 февральдә Арча стадионында "Чаңгы юлы - 2020" узды.
Бу матур чара иртәнге сәгать 8дә үк, сайлап алу ярышында катнашасы чаңгычыларны теркәү белән, башланып китте. Алар арасында 2006-2011 елгы егетләр һәм кызлар бар иде. Шулай ук икенче спорт мәйданында волейбол уены барды. "Бу күбрәк без уйнап үскән пионерболга охшаган" - диде Арчаның яшьләр эшләре һәм спорт җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.
07.02.2020
Киштә башын тотарга дигән хатын белән ярты гасыр бергә
Бәйрәмгә Күпербаштан 53 ел пар канат булып яшәүче Кадрия һәм Габдулла Сафиннар, шулай ук 53 ел кулга-кул тотынып атлаучы Фәния һәм Тәлгать Гыймадиевлар чакырылган иде.
Гадәттә, яшьләр дөнья куып, өлкәннәр белән аралашып утырырга вакыт тапмый. Ә аларны югалткач, “Их, ник сөйләшеп утырмадым, сорашып калмадым икән”, — дип үзен битәрли башлый. Үткәннәрне, тарихны үзләре белән алып китә шул алар. Күпербашта ЗАГС оештырган бәйрәм вакытында бү сүзләргә тагын бер инандым.
06.02.2020
Арча егете Алмаз Дубайда 2000 спортчы арасында көч сынашты
31 гыйнвар – 2 февраль көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә таэквондоның G-2 категориясе буенча Фуджейро ачык чемпионаты узды. Анда дөньяның төрле илләреннән 2000 көчле спортчылар көч сынашты. Райондашыбыз, “Арча” спорт мәктәбенең данын еракларга алып китүче Алмаз Закиров Франциядән килгән көндәшеннән бераз гына калышып, 9 нчы урынга лаек булды.
05.02.2020
Августта Хәсәншәехта өйләре янган 5 балалы гаилә бүген ни хәлдә?
Без бүген Хәсәншәех авылында булдык.
Узган елның 23 августы төнендә Лилия белән Данил Әхмәтовларның өйләре янып бетә. Берсеннән берсе кечкенә 5 балалары бар.
Бүген без аларның өйләрендә булдык. Өр-яңа ике катлы өйләрендә. 1 декбрьдә яңа өйгә күчкәннәр.
04.02.2020
Бер гаиләдә ике “супер” яши
“Яшәү дәрте әле сүнмәгән” дигән район күләмендәге бәйге дәвам итә. Чираттагысы Сөрде мәдәният йортында үтте. Анда Сөрдедән Ринат Хафизов, Түбән Орыдан Риф Бакыев, Кызыл Ярдан Фердинат Шәрипов, Шурада Рафил Гайфуллин чыгыш ясады.
03.02.2020
Шушмабаш хөрмәтле улын соңгы юлга озатты
2 февральдә республикабызда танылган шәхес, Арча районының данын күтәрүгә гаять зур өлеш керткән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Йосыф улы Кәримовның йөрәге тибүдән туктады. Аңа быел 59 яшь кенә туласы иде. 3 февральдә аны соңгы юлга озаттылар.
02.02.2020
Айванның урамнары такыр
1 февральдә Айван һәм Төбәк-Чокырча авылларында яшәүчеләрнең җыены булды. Анда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2019 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, 2020 елда башкарылачак эшләр турында сөйләде.
Районның төрле хезмәтләре вәкилләре чыгыш ясады.
Җыелышта катнашучыларның сораулары да бар иде, алар канәгатьләнерлек җавап алды.
31.01.2020
Газетаның күчмә кубогы Иске Чүриле мәктәбенә кайтып китте
31 гыйнварда Арча Укучылар сараенда “Арча хәбәрләре” газетасы кубогына шахмат турниры уздырылды. Анда районның 11 мәктәбеннән командалар катнашты.
Хөкемдарлар районның танылган шахматчылары Марсель Хәлилов (ул район шахмат федерациясе рәисе дә), Габделнәфыйк Фәттахов, Мидехәт Гайнетдинов ярышны бик оешкан төстә, гадел үткәрделәр. Бик зур рәхмәт аларга !
30.01.2020
Бүген якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне - 65 яшьлек юбилее!
Бүген, 30 гыйнвар көнне якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның туган көне — 65 яшьлек юбилее! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!
Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.
28.01.2020
Арчада Стелла Габдрахмановага багышланган күргәзмә ачылды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Шәхесләрдә – Арча тарихы” проекты буенча күргәзмәләр оештыру старт алды.
27.01.2020
Арчада иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар
Бу бәйгедә Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче, Биектау, Балтач районнарыннан берәр укытучы катнашты. Алар үзләренең һөнәри осталыклары, уңышлы эш алымнары белән тәҗрибә уртаклаштылар.
24 нче гыйнвар көнне Арча районында “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбендә башланды. Бәйге нигезләмәсе буенча, укытучылар ачык дәрес һәм осталык дәресе күрсәттеләр. Арча районы данын Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район туры җиңүчесе Ләйсән Нигъматуллина яклады.
25.01.2020
Җәе җәй, кышы кыш түгел
Табигать сәерләнде. Галимнәр, белгечләр, халык синоптиклары бу турыда нинди фикердә?
“Кырык җиденче елның дәһшәтле өрәге кырык сигезенче ел язы килгәндә дә халык йөрәгендә торды. Ел үзе үк хәтәр башланды: беренче гыйнвар көнне кояшлы ап-ак кар өстендәге иңкүлекләрдә су җыелып торды: төнлә ата-баба ишетмәгән хәл – яңгыр яуган иде. Көннәр җылытты, мәктәп каникуллары беткәнче ат чанасы эзләрендә су тонып торды”.
24.01.2020
Арчада җитәкчеләр алмашты
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, шәхси гаризасы нигезендә. вазифасыннан азат ителде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Мөхетдинов Рамил Рафис улы билгеләнде. Моңа кадәр ул район мәдәният идарәсен җитәкләде.
23.01.2020
Арчада район беренчелегенә көрәштеләр
22 гыйнварда “Арча” спорт комплексында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында район беренчелегенә көрәш узды.
Ярышларны ачуда район башкарма комитеты урынбасары Рамил Мөхетдинов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев катнашты.
22.01.2020
Авылда яшәсәң һәм эшләсәң йортлы буласың
Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасының 2020 елга авыл территорияләрен комплекслы үстерү” яңа дәүләт программасын кабул итте. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
21.01.2020
Арча районының Яңасала авылында халык язучысына багышланган әдәби бакча ачылды
“Намус” романы 24 телгә тәрҗемә ителгән, – диде Шәфигулла Гарипов. – Әле барысы да барланып бетмәде. Рус телендә ун тапкыр миллион тираж белән басылды.
20.01.2020
Арчада хоккейда кем җиңде?
Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә боз сараенда хоккей турниры узды. Ул традиция буенча ветеран хоккейчылар арасында уза. Турнирда ел саен арчалардан тыш күрше район командалары да катнаша. Аны Фәнил истәлегенә ул төзегән "Металл" ширкәте районның спорт һәм туризм бүлеге белән бергәләп оештырды.
Барлыгы 4 команда уйнады. Арча, Балтач, Саба һәм Мамадыш.
19.01.2020
Арча кызы Зилә оста биюче буларак халыкара бәйгедә җиңү яулады
Арча сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укучысы Зилә Мифтахова Казанда узган "Dream Fest" Халыкара конкурс-фестивальдә катнашып,"Халык биюләре" номинациясендә 3 нче дәрәҗә лауреат булды. Кызны конкурска укытучылары Эльза Камалова һәм Венер Хисамиев әзерләгән.
18.01.2020
М.Мәһдиев әсәрендәге кыз
“Күрәм, мине тыңлаучы юк. Сизәм, нәрсәдер эшләргә кирәк... – Әйдәгез, танышып чыгыйк әле... – Арча районы Сеҗе урта мәктәбе...
Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп. Фамилия? Хәсәнова. Исемегез? (Инде онытканмын.) Кайсы авылдан? Сикертәннән. Ай-й... Минем әти туган авыл. Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле-әдәбияты укыткан авылым. Әтиеңнең исеме?
17.01.2020
Районда шахмат һәм шашка ярышы
26 гыйнварда шахмат һәм шашка буенча район беренчелеге уза.
26 гыйнварда Ташкичү мәдәният йортында шахмат һәм шашка буенча район беренчелеге уза. Башлана 10 сәг.
16.01.2020
Арчада район башлыгы призына көрәш бәйгесе узачак
25 гыйнварда “Арча” спорткомплексында 16 яшьтән өлкәнрәкләр арасында район башлыгы призына татарча көрәш буенча бәйге үткәрелә. Ярышлар үзебезнең милли көрәш кагыйдәләре буенча узачак. Башлана 9 сәгатьтә. Ярышның расланган нигезләмәсе түбәндә...
15.01.2020
Депутатлар Арчада
14 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов Арча районында булдылар. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.
Билгеле булганча, 2021 елда Г.Тукайның тууына 135 ел тула. Республикада шушы юбилейга әзерлек башланды. Ә Арча районы бөек шагыйрьнең туган ягы. Депутатлар районның тарихи, мәдәни, социаль объектларында булдылар, юбилейга әзерлек уңаеннан башкарылырга тиешле чаралар турында фикер алыштылар.
14.01.2020
Урам белән Яңа ел каршылыйлар
Яңа ел бәйрәмен ничек үткәрсәң, ел буе шулай дәвам итә, диләр. Шәһәрнең Исхаки урамында аны урам белән билгеләп үтәләр һәм ел дәвамында тату, дус яшиләр.
13.01.2020
Бүген якташыбыз Xәнәфи Бәдигыйның туган көне!
Xәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.
12.01.2020
Гомер буе кыйпылчык белән яши
10 гыйнварда Арча район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова Хәсәншәех авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Рәис Сәгыйтьҗановны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары, бүләк тапшырды.
11.01.2020
Алар җирне, җир аларны ярата
Авыл дип җан атып, хезмәтеннән канәгать булып яшәүче җир кешеләре белән аралашкач, күңелдә озак вакытка рәхәт хис кала. Пөшәңгәрдә яшәүче Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән танышкач та шулай булды.
10.01.2020
Асылын киимме, әллә...
2019 ел белән бергә театр елы да тәмамланды. Бу елны бөтен район "аякка басты". Мәдәният учреждениеләре спектакльләр куйдылар. Яңа талантлар барланды. Театр сәнгате сөючеләр өчен уңышлы ел булды ул. Тамашачыларга "бүләкләр" күп булды - һәр коллектив яңа әсәр тәкъдим итәргә тырышты.
09.01.2020
Арчада яшь шахматчылар көч сынашты
Арча Укучылар сарае базасында «Иң яхшы шахматчы - 2020 " исеменә Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 1 нче этабы узды.
08.01.2020
"Сөембикә гөлләре"
"Сөембикә гөлләре". Бу бию коллективының исеме. Әмма алар чыннан да гөлләргә тиң. Бу коллектив соңгы елларда нинди генә бәйгеләрдә катнашмады да, нинди генә җиңүләргә ирешмәде. Җитәкчеләре Илһамия Гыйлаҗиева балалар өчен әниләренә тиң.3 яшьтән алып 17 яшькәчә 100дән артык бала белән шөгыльләнә ул. Балаларны ярата, шуңа нәтиҗәсе дә матур. Каникул көннәрендә дә балалар өйдә ятмады, укучылар сараена Илһамия апалары янына ашыкты
07.01.2020
Кайттык әле яшьлек иленә
Арча ЗАГСы бүлегендә Мәмсә авылында яшәүче Илсөяр һәм Исмәгыйль Бариевларның рубин туйларын билгеләп үттеләр.
Һәр төбәкнең үз мактаулы кешеләре бар. Исмәгыйль белән Илсөяр дә шундыйлардан. Биш балалы гаиләдә туып-үсә Исмәгыйль. Үрнәктә тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач туган авылында төпләнеп калып, башта тракторчы, аннан шофер булып эшли.
06.01.2020
Арча Үзәк чыршы янындагы сыннар
Арча Казансу паркына кадәр барып җитеп булмас, Үзәк чыршы янындагы кар сыннарын гына булса да, күрсәтегез әле, дип шалтыраттылар.
Без, әлбәттә, сайтны укучылар гозерен үтибез.
Әйдәгез, бергәләп кар сыннарын карыйбыз.
05.01.2020
Яңа ел мозаикасы
Балалар китапханэсендэ бүген яңа ел атмосферасы иде. Чыршы тирэли эйлэн-бэйлэн уйнадылар.
Китапханэ ял һэм каникул көннэрендэ дэ тынып тормый. Укучылар биредэ китап кына укып калмый, күңелле итеп бэйрэм дэ итэ. Энэ шундый бэйрэмнэрнең берсе булды бүген. "Яңа ел мозаикасы” дип аталган бу чарада төрле яшьтэге балалар бар иде. Төрле уеннар, чыршы тирэли җыр-бию, хэтта мандарин ашау да булды. Нэни укучылар белэн бергэ аларның эти-энилэре дэ уйнады. Бик күңелле, матур, гади һэм эчкерсез бэйрэм булды ул.
05.01.2020
Фәнәвил Галиев истәлегенә
Бу көннәрдә театр артисты, режиссер, драматург, 1994 елдан Татарстан Республикасының театр әһелләре һәм 2000 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиевкә 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин ул инде безнең арабызда юк, ә аның башкарган эшләре онытылмый, еллар узган саен хәтердә яңара гына бара.
04.01.2020
Осталык осталар янында күренә
Казан аэропортындагы һәлакәттә гомере өзелгән шахматчы кыз Гөлнара Рәшитова истәлегенә шахмат турниры узды. Гөлнараның әтисе Айдар безнең районның Шура авылыннан.
Турнирда 49 шахматчы катнашты. Казан шәһәреннән, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Балтач районнарыннан, Мари Иленнән килгән шахматчылар арасында республика чемпионнары, спорт осталары бар иде.
Быел күчмә кубокны Казан шәһәреннән Илгиз Баһаветдинов алып китте.
03.01.2020
Ялны файдалы итеп үткәрәләр
Нәкъ теге мәгълүм фильмдагы кебек Наласа яшьләре һәр Яңа елны традиция буенча волейбол уйнап каршылыйлар.
Быел турнирга спонсор табылмаса да, үзләре җыелып, призовой фонд ясап, баребер уздырдылар аны. Бүген мәктәп спорт залы көне буе яшьләрнең шат авазларыннан гөрләп торды. Бер авылдан гына өч кызлар, алты егетләр командасы җыелып турнир уздыра алу күп әйбер сөйли, әлбәттә. Димәк, яши әле авыл, аның киләчәге бар дигән сүз
02.01.2020
2019 нчы елның шахмат буенча район чемпионы билгеле булды
29 декабрьдә исә шушы шахматчылар финалда турында уйнады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 3 урында Исмәгыйль Арсланов, көмеш медальгә Илгизәр Галиәхмәтов лаек булды, ә шахмат буенча район чемпионы титулын быел Марсель Хәлилов яулады.
01.01.2020
Район башлыгы Илшат Нуриев Яңа ел белән котлый!
Кичә, 31 декабрьдә, Казансу паркында сәхнәдән халыкны район башлыгы Илшат Нуриев котлады.
2020 ел 2019 елга караганда уңышлырак булсын дип теләде ул. Ил-көннәр тыныч, барыбыз да исән-сау булыйк!
01.01.2020
Гөлсинә Зәкиева Рәхмәт хатына ия булды
Арча муниципаль районының иҗтимагый тормышына керткән өлеше өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Арча-информ" корреспонденты Гөлсинә Вазыйх кызы Зәкиева Россия Федерациясе федераль җыенының Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
01.01.2020
Ильяс Фәттахов медальгә ия булды
Арча районының социаль-иҗтимагый, мәдәни үсешенә керткән өлеше һәм район халкы алдындагы аерым казанышлары өчен "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Арча-информ" редакторы Ильяс Фәттахов "Арча муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
31.12.2019
"Арча якташлыгы" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының Яңа ел котлавы!
Яңа ел – якты өметләр бәйрәме ул. Киләчәккә өмете зур булган кеше барлык кыенлыкларны да җиңәргә сәләтле. 2020 ел безнең барыбыз өчен дә матур эшләр, яңа казанышлар һәм рухи күтәрелеш, кыенлыкларны җиңү елы булсын! Яңа елда барыбызга да бердәмлек, татулык, сәламәтлек, зирәк акыл һәм хәерле эшләр телим! Яңа елда барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын!
28.12.2019
Арчада Яңа ел алды ярминкәсе узды
28 декабрьдә Арчада 2019 елның соңгы ярминкәсе булды.
Аны төп оештыручылар – “Северный”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре. Шушмабаш, Курса-Почмак, Урта Курса мәктәпләре, Шушмабаш, Сеҗе, Урта Курса авыл җирлекләре дә зур тырышлык куйган.
27.12.2019
Чормадагы тарих
Ашытбаш авылында яшәүче Рәис Шәкүров күптәннән торган иске келәтне сүтәргә тотына. “Чормада бер төргәк кәгазьләр таптым, – ди ул. – Әтинең узган гасырның 20,30,40,50нче елларындагы түләү кәгазьләре сакланган анда. Алар сезнең өчен дә кызыклы булыр”.
26.12.2019
Якташлары белән горурланалар
Шурабаш төп гомумбелем мәктәбендә “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” дип исемләнгән кичә булды. Анда Байкал авылында туып-үскән шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны, Яңа Сәрдә авылында туып-үскән театр артисты, драматург, режиссер Гафур Каюмовны искә алдылар, аларның тормыш юллары һәм иҗатларына бәйле истәлекләрне яңарттылар.
25.12.2019
Якташыбыз Нурзадәгә дәрәҗәле исем бирелде
Татар эстрадасының популяр җырчысы, якташыбыз, Шура-Яңа Кенәр кызы Нурзадә Вәлиуллинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.
24.12.2019
Арча батырларын хөрмәтләде
23 декабрьдә Арчада “Арча батырларын данлый” дип аталган алдынгылар слеты булды.
– Бу бәйрәм гадәттә Яңа елдан соң була иде, – диде Арча районы башлыгы Илшат Нуриев. – Бу юлы без аны ел ахырында уздырырга булдык. 2019 елда безнең горурланып сөйләрлек эшләребез бар. Бүген залда шул уртак уңышларыбызга ирешүгә иң зур өлеш керткән алдынгыларыбыз утыра.
23.12.2019
Илгиз Гайнуллинны искә алдылар
Каберендә розалар... 18 декабрьдә туган көне. Якыннары килгәндер... Чәчәкләр янына тагын чәчәкләр өстәлде...
Исән булса, 18 декабрьдә 54 яшь тулган булыр иде. Узган ел Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Илгиз Гайнуллин декабрь башында вафат булды. Казанда ярыш вакытында бадминтон уйнаганда хәле авыраеп китә һәм озак та үтми вафат була.
22.12.2019
Сөтле сыерның яшен сорамыйлар
Күрше райондагы бер танышым гаҗәеп хәл турында сөйләде: боларда 17 бозау анасы булган сыер исән-сау икән. Димәк, аңа 20 яшьләр чамасы. “Әле дә сөте мул, бетерергә дигән уй башка да кереп карамый”, – ди.
50 литр сөт биргән сыерлары бар, 47 литр бирә торганнары – гадәти хәл. 15 литр биргән сыер инде сыерга саналмый...
21.12.2019
Бу көнне балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр дә куйдылар.
Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк каршында “Кошлар-безнең дусларыбыз” дигән чара үтте. Бәйрәмдә “Ашыт” тыюлыгының биологик чыганаклар буенча белгече Гөлнара Абдрахманова, Татарстан Республикасы экология һәм табигать чыганаклары министрлыгы төньяк территориаль идарәсенең беренче категорияле белгече Фирдәүсә Латыш һәм укытучылар Зөлфия Нигъмәтҗанова, Рания Әхмәтгалимова, Рәйсә Миндубаева, Йолдыз Йосыпова җитәкчелегендә Арчаның дүртенче мәктәбе укучылары катнашты. Бу көнне балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр дә куйдылар. Үзләре дә бүләкләрсез калмадылар.
20.12.2019
Ир-егетләрнең һәрберсе мактауга һәм җиңүгә лаек
“Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дигән район бәйгесе дәвам итә. Чираттагысы Хәсәншәехта үтте. Анда Апаз авыл җирлегенә кергән дүрт авылдан лаеклы ир-егетләр катнашты. Мирҗәмнән Кәрим Мөбәрәкшин, Хәсәншәехтан Тәбрис Фәхретдинов, Пөшәңгәрдән Әхтәм Шәвәлиев, Апаздан Әхмәт Вәлиев өч бәйгедә көчләрен сынаштылар, үзләре белән дә, авылның тарихи урыннары белән дә таныштырдылар, осталыкларын да күрсәттеләр. Ир-егетләрнең һәрберсе мактауга һәм җиңүгә лаек. Әмма беренче урынны Пөшәңгәрдән Әхтәм Шәвәлиев яулады. Арча мәдәният йорты сәхнәсендә дә барлык җиңүчеләр белән бергә ул чыгыш ясаячак.
19.12.2019
Носыга бардым әле
Носы Арчадан 50 км.лап ераклыкта. Казанга барып-кайту белән бер.
Носы мәктәбе күренекле кешеләр белән очрашу оештырды. Бу очрашуны без дә карарга бардык. Казаннан шагыйрь, галим Рифат Җамал да кайтты. Ул шушы мәктәптә укыган. Һәм очрашу да Рифат Җамал һәм ветеран укытучы Әмин апа Сәмигуллина белән булды. Сәрдәбаш мәктәбе укучылары да килгән иде.
18.12.2019
“Тукай” ширкәте – беренче!
17 декабрьдә “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде.
17.12.2019
Афәрин. Мөндешлеләр!
“Атнаны ничек башласаң, шулай тәмамларсың”, - ди халык. Арча районы Мөндеш балалар бакчасы атнаны уңышлы башлап җибәреп, уңышлы тәмамлап та куйды.
Хәер, әлеге “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел дәвамында үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, районкүләм бәйгеләрнең күбесендә катнашып, актив тормыш алып баралар.
16.12.2019
Ралинә конкурс-фестивальдә 1 нче урын яулады
Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Ралинә Гарәфиева (укытучысы Г.Б. Сабирова) Казанда узган "ART-STAR" I Халыкара конкурс-фестивалендә 1 нче дәрәҗә лауреат булып кайтты.
16.12.2019
Әмин апа, кемнәр белән сез?
Носы мәктәбе директоры Вәсим Бәдретдинов күренекле кешеләр белән очрашуга чакырды. Безгә чакыру кәгазе бирде. Носы мәктәбе оештыра белә. Чакыру кәгазен ничек итеп эшләгәннәр! Күңелне кузгатырлык фоторәсем. Очрашуга киләсе олы йөрәкле укытучы Әминә апа Сәмигуллина хезмәттәше, балалар белән төшкән фоторәсем ул. Кайсы елны төшелгән, калганнары кемнәр -- әлегә ачыклап бетереп булмады. Очрашуга баргач, белешеп бетерербез. Бу фотодан үзләрен танып алучылар булыр әле. Хәбәр итәрләр. Телефон: 3-11-58. Эх, ул еллар...
16.12.2019
Кышкы урманга сэяхэт
Арчаның 8 нче балалар бакчасында беренче мәктәпкә әзерлек төркеме сихри кышкы урманга "сэяхэт кылды". Кунакка районныбызның экологы Латыш Фирдәүсә Камиль кызы һәм Ашыт тыюлыгы хезмәткәре Гөлнара Ильяс кызы да чакырулы иде.
15.12.2019
Көрәшне бозмаска иде...
Бу фикерне узган шимбәдә Наласада яшүсмерләр арасында Рамил Шаһисламов истәлегенә “Игенче” ширкәте призына узган көрәш бәйгесендә катнашкан күп кешедән ишетергә туры килде.
Иң башта Рамил белән таныштырып узыйк әле. Ул шушы авылда туып-үскән, 90нчы еллар азагында тренер Таһир Лотфуллинда шөгыльләнеп район, республика турнирларында җиңү яулап килгән өметле яшь көрәшче иде. Ни кызганыч, 2000 елның августында дус егете Илнур белән юл һәлакәтендә чәчәктәй яшь гомерләре өзелде. Ул көнне авыл халкы әле дә тетрәнеп искә ала. Язмыштан узмыш юк... Урыннары оҗмахта булсын.
15.12.2019
Якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне — 50 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!
14.12.2019
Зәвыклы һәм алтын куллы ханым
Без каядыр яшәгән яхшы кешеләр, кул осталары турында күп язабыз. Ә менә яныбыздагылар читтә кала. Бер бүлмәдә кара-каршы утырган “Арча” радиосында реклама буенча белгеч Гөлназ Газыймова үз куллары белән ясаган әйберләрен алып килә башлагач, шул турыда уйлап куйдым. Ә нигә аның турында язмаска әле? Һәръяктан килгән ханым ул. Сокланып туя алмыйм. Иң беренче чибәрлеге, үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы, зәвыкъ белән киенүе күзгә чалына. Өзлексез үз өстендә эшли ул. Үзен хатын-кыз буларак ярата белә.
13.12.2019
Бочче буенча республика ачык ярышлары узды
Безнекеләрдән Арсений, Тимур, Рамил, Айрат – беренче, Зәринә, Ранис – икенче, Ралинә һәм Зилә өченче урыннарны яуладылар
Арча Укучылар сараенда өлкәннәр һәм яшьләр арасында бочче буенча ярыш булды. Ул дустанә мөнәсәбәттә үткәрелсә дә, ярыш киеренке барды. Нәтиҗәдә, яшьләр командасы җиңеп чыкты. Очрашу өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды.
12.12.2019
Сәхнәдә үткән гомер
11.12.2019
Бүген якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Бүген, 11 нче декабрь көнне, якташыбыз Минхаҗев Вагиз Васил улының туган көне!
Минхаҗев Вагиз Васил улы 1955 елның 11 декаберендә Татарстан республикасы Арча районы Хәсәншәех авылында туган.
10.12.2019
Искә алу кичәсе
7 декабрьдә Курса разъезды төп гомуми белем мәктәбендә районыбыз горурлыгы булган якташыбыз, шагыйрь, театр һәм цирк артисты, режиссер, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Хаҗины искә алу кичәсе булды. “Мин тормышка битараф түгел” дип исемләнгән очрашуда Казан шәһәреннән улы Алмаз, Яр Чаллыдан кызы Гөлназ һәм оныклары катнашты. Бу чарага килүчеләр “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган “Илдар Хаҗиның тормыш юлы һәм иҗаты”на багышланган күчмә күргәзмәсен зур кызыксыну белән карадылар.
09.12.2019
Наласада яшүсмерләр көрәште
Наласа мәктәбендә яшүсмерләр арасында Рамил Шаһисламов истәлегенә "Игенче" ширкәте призына көрәш бәйгесе узды.
Анда безнең район көрәшчеләреннән тыш Биектау һәм Әтнә командалары да катнашты.
08.12.2019
Түбән Атылылар конкурска Марсель Шәрәпов язган спектакльне тәкъдим итте
Түбән Атыга Марсель Шәрәпов белән бергә бардык. Авыл халкы ул язган “Алма бакчасында” дигән пьесаны сәхнәләштерә икән.
Әле октябрьдә генә дөнья күргән китабындагы әсәрнең инде сәхнәгә куелуына гаҗәпләнүен, көтелмәгән хәл булуын яшермәде ул.
07.12.2019
Рәшидә әбигә 95 яшь тулды
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 6 декабрьдә Наласа авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәшидә Зарипованы 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
06.12.2019
Изгелек эшлисегез килсә, үзәккә мөрәҗәгать итегез
Арчада волонтерлар бар иде инде. Алар белән Рамилә Хәбирова җитәкчелек иткән. Ул яңа сулыш алып, агымдагы елның октябреннән районда волонтерлык үзәге оештырылган. Шундый үзәк булдырырга нәрсә этәргеч ясаган? Аңа кемнәр кергән? Ни белән шөгыльләнәләр? Бу хакта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече, Арча районы волонтерлар хәрәкәте кураторы Зөһрә Садриева таныштырып китте.
05.12.2019
Сикертәндә бишенче тапкыр Мәһдиев укулары узды
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары үткәрелде.
04.12.2019
Сәхнәдә Тукай образы
Әхмәт Фәйзинең 1938 елда язылган “Тукай” драмасы бөек шагыйрьгә әдәби һәйкәл була. Ул Тукайны яңа тормыш өчен көрәшче, социаль-демократларга, революционерларга теләктәшлек белдерүче итеп сүрәтли. Әсәр 1939 елда беренче тапкыр Шириаздан Сарымсаков тырышлыгы белән Татар дәүләт академия театрында күрсәтелә.
04.12.2019
"Sempre vivo - 2019" фестивале дипомантларын котлыйбыз!
Поздравляем учащихся Арской детской школы искусств, занявших достойные места в Открытом Всероссийском фестивале "Sempre vivo - 2019" в г.Казань.
03.12.2019
Алар - яңа буын талантлары
Арча сәнгать мәктәбе укучылары "Яңа буын талантлары" Бөтенроссия музыка сәнгате фестивалендә катнашып, уңышларга ирешеп кайттылар.
01.12.2019
Арча педагогика көллиятендә фән көне узды
Биредә Казан федераль университетыннан фәнни десант килеп, көллият студентларына, 12 яшьтән өлкән мәктәп укучыларына үзләренең җыр-моңга, биюгә сәләтле икәнлекләрен генә күрсәтеп калмыйча, яшь фән эшлеклеләре кызыклы фәнни темаларга, фән дөньясындагы уңышлар һәм төрле күренешләр турында лекцияләр укыды.
29.11.2019
Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасына эшләнгән эшләр күз алдында
Бу атнада үзара салым акчасы җыю буенча Үрнәк авыл җирлегендә референдум узачак. Моңа кадәр җирлектә яшәүче халык әлеге мәсьәләгә битараф калмыйча, бердәм булып катнаша, үзара салым акчасын да үзебез өчен дип җыя торган иде, быел да шулай булыр дип өметләнә җитәкчелек.
28.11.2019
Арча районы комбайнчылары республика конкурсында җиңде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче профессиясен дәрәҗәсен күтәрү һәм популярлаштыру, урып-җыю техникасын югары эффектлы итеп эшләтү максатыннан югары күрсәткечләргә ирешкән комбайн экипаҗларына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы” дигән республика конкурсы игълан иткән иде. Әлеге премияне алу өчен хуҗалыкларның барлык комбайнчылары да көрәштеләр.
28.11.2019
Өчиле Гыйләҗ
Бу мәкаләдә сүз Ибраһимов Гыйләҗетдин Ибраһим улы турында бара. Ул 1891 елда районыбызның Өчиле авылында туган.
27.11.2019
“Ашыт” гел алда
Узган шимбәдәге киңәшмәдә район хуҗалыкларының терлекчелектәге 10 айлык эшенә йомгак ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Ашыт” ширкәте, гадәттәгечә, призлы урында, сентябрьдә икенче булса, октябрьдә беренче урынга чыккан. “Тукай” ширкәте – икенче, “Курса МТСы” өченче урында.
26.11.2019
”Ястребы” хоккей командасының зур җиңүе
2009 нчы елгы яшүсмерләрдән торган «Ястребы» хоккей командасы җанатарларын янәдән шаккатырды.
25.11.2019
Ватандаш
Беркөн Наласада булып кайттым. Гаҗәеп кеше белән таныштым. Ишетеп белә идем, тик моңарчы аралашырга насыйп булмады. Кызыксындырдыммы? Махсус исемен башта язмадым. Үзбәкстан якларында туып-үсеп, Наласага кайтып төпләнгән һәм 35 ел эчендә үз кешегә әверелгән Хурсамбек Собиров турында сүз бара.
24.11.2019
“Аралашып яшәргә кирәк”
Арчада Саха Якутиядән Вилюйск улусы (районы) башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә рәсми визит белән сигез кешедән торган делегация булып китте. Араларында муниципаль берәмлекләр башлыклары, укытучылар да бар иде.
23.11.2019
Эшлекле сөйләшү
Күптән түгел эшмәкәрләр “АСПК” җәмгыяте кызыл почмагына җыелып, проблемалар турында сөйләштеләр. Бу юлы район эшмәкәрләре советы утырышы булды.
Район хакимияте бинасында түгәрәк өстәл артында район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үтте ул. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Венера Камалова катнашты. Утырышны район эшмәкәрләренең совет рәисе Назим Сибагатов алып барды. Совет әгъзалары эшмәкәрлек эшен алга таба тагын да җәелдерү, проблемаларны хәл итү юлларын карадылар. Венера Камалова эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча үзләренең вәкаләтләре турында сөйләде.
22.11.2019
Хәтимә апага 90 яшь тулды
Иске Ашытта яшәүче Хәтимә Мөхәммәтҗанованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килде, шулай ук юбилярга бүләкләр, район башлыгының һәм РФ Президентының котлау хатын тапшырдылар.
21.11.2019
Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә
Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самавыр, кулдан сугылган, чигелгән сөлгеләр, милли бизәкләребездән торган альбомнар, hәр төркем өчен туган якны өйрәнү әсбаплары, милли рухта сугарылган өстәл уеннары hәм башка бик күп әйберләр тупланган. Балалар бакчасына йөрүче балаларның әни-әтиләре, дәү әни, дәү әтиләре ярдәме белән оешкан әлеге хәзинәне балалар гына түгел, әни-әтиләр, килгән кунаклар да карамый китми.
20.11.2019
"Этномириада" фестивале - Арчаның яшь талантларының юл башы
Арча сәнгать мәктәбе укучылары Казанда адицион мәдәни һәм халык сәнгать иҗаты “Этномириада” конкурс фестивалендә катнашып, уңышларга ирешеп кайтты.
19.11.2019
Ташкичү мәктәбе 90 еллыгын бәйрәм итте
Ташкичү авылы тарихы татар халкының бөек шәхесләре Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле. Бу шәхесләр татар халкын, мөселманнарны агарту, белемле итү өчен армый-талмый хезмәт иткәннәр. Беренче белемне шушы авыл мәчете каршында оешкан мәдрәсәдә алганнар, Ш.Мәрҗани шушы мәдәсәдә 17 яшеннән мөгаллимлек иткән. Бүгенге мәктәп тарихы шушы мәдрәсә тарихына барып тоташа.
18.11.2019
Арчаларны әтнәләр елаткан
Шундый манзараны күз алдына китерегез әле: спектакль тәмамланды, бер мизгел тынлык... Аннан сирәк һәм акрын гына башланган кул чабулар, көчле алкышларга әверелә.
Сәхнәдәгеләрнең инде пәрдә ябасы бар, ә тамашачы баскан килеш алкышлавын дәвам итә, туктарга уйламый да. Ул ярым шок хәлендә, спектакльдән алган тәэ- сирләрдән аңына килә алмый, үзенең кайда икәнен дә абайламый басып тора. Мәдәният йортыннан чыгып көзге салкын саф һаваны күкрәк киереп сулаганнан соң гына бу дөньяга кире кайта башлыйсың...
17.11.2019
Арчалар Израильдә тәҗрибә уртаклашты
Билгеле булганча, бөтен дөньяда олы яшьтәге кешеләр саны арта, медик һәм соөциаль технологияләр үсү белән гомер озынлыгы да арту күзәтелә. Безнең бурычыбыз - гражданнарыбызның лаеклы картлыгын тәэмин итү. Шул сәбәпле, актив гомер озынлыгын арттыру һәм озак вакытлы карауны тиешле дәрәҗәдә оештыру технологияләре куллану мөхимлеге туа.
16.11.2019
Иске Ашытта яшәүче Рәйсә апага 90 яшь тулды
Иске Ашытта яшәүче Рәйсә Сабированы гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова килде.
Рәйсә апаны язмыш балачагыннан сыный башлый, тик ул һәр сынауны нәфис иңнәрендә күтәрергә көч табып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бирешми алга атлый. Бүгенге 90 яшьлек юбилеен үз аякларында, балалары кочагында каршы алуы әнә шул сабырлыгына, түземлелегенә бирелгән бүләк аның.
15.11.2019
"Ак калфак"лылар Гөберчәк китапханәсендә очрашты
Гөберчәк авыл китапханәсендә “Ак калфак”лылар кабат очрашты. 2019-Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә «Татар халык ашлары-табын күрке”исемле кичә үткәрелде.
Максаты :татар халкының милли ризыклары белән таныштырып, аларның төрләрен билгеләп, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү.
14.11.2019
Наласаны таныткан кеше
Миңа Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев, Фәйзи Галиев, Әдһәм Сәмигуллин, Мансур Касыймов, Рәиф Әхмәтшин кебек легендар колхоз рәисләре белән бер чорда эшләү насыйп булды. Аларның һәркайсы турында матур хатирәләр саклана, кайберләре инде исән дә түгел, урыннары җәнәттә булсын.
13.11.2019
Утар Аты мәктәбе укучылары якташ язучы һәм журналисты белән очрашты
Бүген Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә уздырылган җылы очрашу нәкъ менә шушы сүзләр белән башланып китте һәм төп тема булып сызылып барды. Ә зур мәгънәгә ия булган бу юллар якташ язучыбыз Рәис Сафинның “Җилләр исә” шигыреннән.
12.11.2019
Хезмәтегезгә тугрылыклы булыгыз
Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.
Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмчә киемнән полиция хезмәткәрләрен танырлык та түгел, барысы да матурлар. Авыр, һәр мизгеле игътибар таләп итә торган көндәлек тормыштан ярты гына көнгә булса да аерылып торып, бәйрәм итә алар. Ярты көнгә диюем шуңа, иртәнге якта бәйрәм чарасында катнашкан ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре төштән соң юлга тәртип сагына чыккан иде инде.
11.11.2019
Үзе бер ул Нияз!
Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин белән сөйләшәбез. Ул безгә болай диде:
– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Нияз Шаһиев бүген төшке ашка кадәр генә өйдә була, аннан соң Казанга барам, диде.
10.11.2019
Сәхнә теле остасы
Гаптрәүф Салих улы Нуриев бүгенге көндә татар әдәби телебезнең сафлыгы сагында торучы, ил күләмендә әйдәп баручы остаз.
Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Гаптрәүф Нуриев 1973 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кереп, бик яхшы билгеләренә тәмамлый
09.11.2019
Арчалар ярминкәдә Казанны гөрләтте
Арча районы ярминкәсен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров карады һәм югары бәя бирделәр. Аларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
08.11.2019
Казанбашта Рәфкать Низамиевның шигырьләр җыентыгын тәкъдир иттеләр
Быел авылдашыбыз, үзешчән шагыйрь Рәфкать абый Низамиев үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы матур юбилейга аның якын туганнары үз көчләре белән “Рәхмәтлемен язмышыма” исемле икенче җыентыгын бастырып бүләк иттеләр, аңа сюрприз ясадылар. Мондый истәлекле ваыйгалардан без дә читтә кала алмадык.
07.11.2019
Арча көрәшчеләре алдынгы урыннарда
2 нче ноябрь көнне Биектау спорткомплексында көрәш буенча 2001-2003 нче елгы егетләр арасында турнир булып узды. Әлеге турнир данлыклы көрәшче, унөч тапкыр ТР чемпионы, сигез тапкыр РФ чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә үткәрелде.
Әлеге ярышта тренер Зарипов Ф.В. җитәкчелегендәге Арча районы җыелма командасы да катнашты. Арча педагогия көллиятеннән Мубаракшин Инсаф 1 нче урын, Салахутдинов Рәсим 3 нче урын алды.
06.11.2019
Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!
Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә.
05.11.2019
"Казан арты" музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды.
Анда 1992 елда кабул ителгән Республиканың Төп законы белән танышырга, Татарстан Республикасының уңышлары турында мәгълүматлар алырга мөмкин.