Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
21.03.2023
Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2012), язучы Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.
21.03.2023
Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Азат Наилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
20.03.2023
Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды
«Исән булса, 1 мартта Рәфикъ абыйга 80 яшь тулган булыр иде», - диде Рөстәм Галиуллин.
Якташ язучылар – шагыйрьләр, популяр җырлар авторлары Наил Касыйм, Сания Әхмәтҗанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире һәм урынбасары, язучылар Рөстәм Галиуллин белән Вакыйф Нуриев журналист, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфикъ Юнысның каберенә – Арча районы Кәче авылына зыярәт кылды.
19.03.2023
Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне!
Бүген,19 март көнне, якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Валиуллин Ренат Нәкиф улы - 1972 елның 19 нчы мартында Арча районының Урта Сәрдә авылында туа.
18.03.2023
Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь
65 ел бергә гомер итәләр. Юбилярны котларга район хакимиятеннән һәм Сеҗе авыл җирлегеннән дә килделәр. Хәниф абый җаваплы эшләрдә эшләгән кеше. Бригадир, сельпо рәисе урынбасары, сельпо рәисе. Әлбәттә, кеше белән эшләве җиңел булмагандыр. Каимә апа Әзәк авылыннан. Бергә-бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. "Малайлар әйбәт булды", - ди Хәниф абый. Юбилейга балалары, оныклары кайткан. Матур итеп табын әзерләгәннәр. Түрдә Хәниф абый белән Каимә апа. Исән-сау булсыннар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
17.03.2023
Сикәлтәле, әремле юлдан барып кара! Бүген инде күзләре күрми...
Туган авылым Айванда 90ны узганнар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Мәдинә апа Миңнуллина. 15 еллап инде күзләре күрми. Әйбәт апа булып хәтердә калган ул. Айванда өч урам: өске, урта һәм түбән урам. Мәдинә апа белән Азак абый өске урамның авыл башында яшәделәр. Азак абый мәрхүм инде, Мәдинә апа Айванның яңа урамында кызы Хаҗия белән Мөдәрис гаиләсендә яши. Әмма инде урын өстендә. Без килгәч, торып утырды үзе. Начар ишетә. Сөйләшеп, аңлашып булмады, бераз утыргач: “Ятам”, - диде.
16.03.2023
“Сәнгать осталары” бәйгесендә ике коллектив Гран-прига лаек булды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә Sforzando – “Сәнгать осталары” республика форумы узды.
“Sforzando” (“Тырышлык”) башкару сәнгатен үстерүче төбәк иҗтимагый хәйрия фонды Татарстанда 2014 елдан бирле эшләп килә. Фондның максатлары булып республиканың музыкаль мәдәниятен үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, классик сәхнәнең яңа яшь йолдызларын эзләү, аларның талантын дөнья сәхнәсендә тормышка ашыруда ярдәм итү һәм шуның белән музыка сәнгатен пропагандалау тора.
15.03.2023
Юбилей уңаеннан
"Россельхозцентр"ның Арча районы филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановка 65 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров юбилярны намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Россельхозцентр" җитәкчесе Виталий Новичков шулай ук юбилярга тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Котлыйбыз! Исән-сау, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!
14.03.2023
Арча районына дүрт Рәсәй чемпионы кайтты!
10-11 нче мартта Казан шәһәрендә көрәш буенча 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге булып узды.
Татарстан җыелма командасы составында
Арча районыннан 4 егет катнашты: Юсупов Ильсаф (Лесхоз мәктәбе), Галлямов Данил (АСОШ 6), Валиахметов Дияз (Кәче мәктәбе), Муратов Динияр (АПК) һәм 4се дә Россия чемпионы булдылар.
14.03.2023
Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр
Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәүче Наласа кызы Гөлназ Галиуллина кечкенәдән иҗатка гашыйк. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбияты фәненнән төрле бәйгеләрдә адынгы урыннарны яулап, шигырьләр иҗат итсә дә, хезмәт юлын исәп-хисап эше белән бәйли ул. Тик күңелендә булган иҗадилык тынгылык бирми Гөлназга. Бүген ул үзенең татар телендәге Ютуб каналын булдырып, балаларга әкиятләрен тәкъдим итә.
13.03.2023
Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды
Әлеге матурлык, талант һәм мода бәйгесенең 20 елга якын тарихы бар. Язның беренче аенда уздырылучы бу чара Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә традицион рәвештә ел да уздырылып килә.
Бәйрәмгә тиң әлеге бәйгенең чираттагысы Арча педагогия көллиятендә үтте. Төп оештыручы һәм иганәче “Метелица” компаниясе.
12.03.2023
Наласа мәчетенә яңа ай куелды
Бүген авыл өчен истәлекле көн : мәчетнең ае яңартылды. Нәрсә дисәң дә , көн саен була торган вакыйга түгел. Зур һәм шактый чыгымлы эш. Элеккесе моннан 30 еллар элек , мәчет ачылганда куелган иде. Анысын авылдашыбыз Гали ага Мифтахов эшләткән булган. Вакытында бик күркәм ай иде,ләкин еллар үтү белән төсен җуйды.
12.03.2023
Тирәбездә - яхшы кешеләр
Соңгы вакытта гына да Арчадагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта шактый гына төзекләндерү эшләре алып барылды.
"Иганәчеләргә, безнең турында кайгырткан һәркемгә зур рәхмәт!" - диде директор Рәисә Хөснетдинова
11.03.2023
Төп белемне шушында бирәләр
9 мартта Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә укучылар белән хуҗалыклар җитәкчеләре очрашты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.
Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев соңгы елларда көллияттә булган үзгәрешләр, тудырылган шартлар, хуҗалыклар белән хезмәттәшлек турында сөйләде
10.03.2023
Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне –70 яшьлек юбилее!
Бүген 10 март көнне, якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне! Аны гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм якыннары, балалары белән бергә булып, озак еллар шулай иҗат дәрте белән илһамланып яшәвен телибез.
Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы 1953 елның 10 мартында ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә авылында укытучылар - Бибинур Әхмәтҗан кызы һәм Фәтхерахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.
09.03.2023
Йөзъяшәр әбигә күчтәнәчләр
Район башлыгы Илшат Нуриев Иске Ашыт авылында яшәүче, 103 нче яше белән баручы Мәдинә Шәрәфиеваны бәйрәм белән котлады, чәчәкләр күчтәнәчләр бирде.
08.03.2023
Арчалар беренче һәм икенче урыннарны яулады
Март башында Мамадышта сыер савучылар һәм механизаторлар арасында ярышлар булды.Арча районыннан Татарстан чемпионатында механизаторлар командасы беренче, савымчылар командасы икенче урынны яулады.
08.03.2023
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
08.03.2023
Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итә.
Кадерле хатын-кызлар! Сезне ихлас күңелдән язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.
07.03.2023
Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз, җырчы, ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның туган көне.
Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов 1941 елның 7 нче мартында Курса-Почмак авылында мулла гаиләсендә туа.
1959 елда Казанбаш авылы урта мәктәбен тәмамлый. Казанга килгәч, һөнәр училищесында укып, слесарь булып эшли башлый.
Балачактан ук Шамил сәнгатькә гашыйк була, җырларга ярата һәм заводтан И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга килә, аның вокал бүлеген тәмамлый.
06.03.2023
Кәче мәктәбендә кызыклы очрашу
Ватанны саклаучылар коне унаеннан Кэче мэктэбендэ "Егетлэрме, кызлармы?" дип исемлэнгэн чара уткэрелде. Егетлэрнен "Ялкын" һәм кызларнын "Ук" командалары турникта тартылу, скакалкада сикеру, дартс, идэннэн этелу, урыннан озынлыкка сикеру төрлэре буенча ярыштылар, хэрби эзерлек кунекмэлэрен курсэттелэр, викторина сорауларына жаваплар бирделэр. Кичэбезнен кунагы - хэрби хезмэтен Чечня сугышында утэп кайткан, янгын вакытында бала гомерен коткарып калган Кэче авылы герое Закиров Илгизэр Илсур улы.
06.03.2023
Бәйрәм ашы – кара-каршы
Казан шәһәрендә “Сәйдәш“ Мәдәният йортында республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Бу юлы бирегә шәһәрдәге ярминкәләрдә, Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә актив катнашучы кешеләр чакырылган иде.
Безнең районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин, “Северный“ хуҗалыгыннан Илһам Нургалиев, “Яңарыш“тан Наилә Авзалова, “Кырлай“дан Юрий Казаков, “Кырлай икмәге“ ширкәтеннән Зилә Шәйхетдинова, “Заря“дан Ирек Закирҗанов, Ашытбаштан Рәис Шәкүров, Арча сыр заводыннан Динә Әхмәтханова, шәхси эшмәкәр Альберт Галәветдинов катнашты.
06.03.2023
Аларны шахмат берләштерә
Ватанны саклаучы көне уңаеннан район Мәдәният йортында шахмат турниры үтте. Аны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шахмат федерациясе оештырды.
Әлеге федерацияне үзе дә әлеге уенга чын күңелдән бирелгән Марсель Хәлилов җитәкли.
06.03.2023
Ашытбаш егете Булат Шәйхетдинов җиңүләр яулый
Гыйнвар ахырында Саба чаңгы ярышында 15 км араны Ашытбаштан Булат Шәйхетдинов тң беренче булып үтте. Инде менә Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы марафонында 15 км.ны уңышлы үтеп, финишка 1нче килде. Котлыйбыз! Булат студент. Казанда югары уку йортынды укый. Уңышлар телибез егеткә! Көн саен чаңгыда йөрим, ди. Тырышсаң, уңышлар килә шул
05.03.2023
Әби-бабайлы булу рәхәт
Иске Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев “Сабантуй” журналы үткәргән “Әбием киңәшләре” бәйгесендә җиңү яулады.
Узган елның 1 апрелендә игълан ителгән “Әбием киңәшләре” бәйгесе ике номинациядә үтә. Укучылар үзләренең яраткан, кадерле әбиләре яки дәү әниләре, аларның киңәшләре турында инша һәм видеолар җибәргән. Бәйгедә аеруча актив катнашкан районнар исемлегендә безнең Арча районы да бар.
04.03.2023
Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы чаңгы ярышы оештырды
Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышы оештырды.
Барысы 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 168 кеше чаңгы ярышында катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң аерым үткәрелде. Хатын-кызлар эстафетасында командада 4әр кеше 1 км, ә катнаш эстафетада командада 2 хатын-кыз һәм 2 ир-егет 1 км араны үтте. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә сынатасы килмәде.
03.03.2023
“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде
“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы 23 февраль көнне автоузышлар үткәрде. Ярышлар Арча ипподромында узды.
Әлеге оешманы якташыбыз Яңа Кырлай егете, ветеран әфганчы Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру. Менә инде 13 ел рәттән Илнур Яруллин һәм “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары тарафыннан оештырылган бу ярышлар зур бәйрәм кебек уза.
02.03.2023
Гүзәл Идрисова сөенечле яңалыктан сүзсез калган: «Көттем, әмма шулай тиз булыр дип уйламадым»
Гүзәл Идрисовага “Татарстанның атказанган артисты” исемен биргәннәр. Җырчыны тәбрикләргә дип шалтыраткач, ул сүзсез калды. Әлбәттә, бу исемне көткән. Әмма менә шулай тиз арада бирерләр дип уйламаган.
01.03.2023
Районыбыздагы бер яшь гаиләгә торак субсидиясе тапшырылды
Гүзәлия һәм Нияз Гатауллиннар гаиләсенә дәүләт субсидиясен район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арчада яшәүче Гатауллиннар гаиләсе торак бәясенең 35% күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясе алды.
28.02.2023
Арчада картинг буенча ярышлар узды
Арча ДОСААФы автодромында картинг буенча ярышлар узды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу чараны Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" идарәсенең район бүлекчәсе Арча ДОСААФыбелән берлектә оештырды.
27.02.2023
Арчалар көмеш медаль алып кайттылар
Татарстан Республикасы ДОСААФында пневматик мылтыктан ату буенча финал ярышлары булды. Ярышлар Советлар Союзы Герое. Б.К.Кузнецов истәлегенә үткәрелде.
27.02.2023
Ана йөрәге күз яшьләрен тыеп кала алмады...
Сарай Чокырчада авылның батыр йөрәкле егете, Россия армиясе капитаны Гәләветдинов Айрат Әхәт улының якты истәлегенә багышланган кичә үтте. "Бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган бу бөркет йөрәкле егет безнең күз алдыбызда үсте. Аның турында бер генә кеше дә начар сүз әйтә алмас. Һәрвакыт сабыр, үтә аз сүзле, тыныч холыклы алыптай гәүдәле егет әдәплелекнең чын үрнәге булды. Аның авызыннан сүгенү сүзе түгел, кычкырып әйткән, яки тавышын күтәреп әйткән сүз дә чыкканы булмады... Тормыш аяусыз. Күкләр Айратны үзенә алды. Яхшы күңелле кешеләр анда да кирәктер күрәсең...", - диде кичәне алып баручылар.
26.02.2023
Фәнил Гарәфиев истәлегенә
Бүген Арча-Арена боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды.
Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, Фәнил Гарәфиев бик күп игелекле гамәлләре белән кешеләр күңелендә якты эз калдырган шәхес. Аның эшен бүген улы Фәнис лаеклы дәвам итә. Ул җитәкләгән "Арск металл" оешмасы райондагы күп кенә социаль проектларда актив катнаша, тормышта авыр хәлдә калган якташларга һәрчак ярдәм кулы суза.
26.02.2023
Якташыбыз, 100 яшьлек ветеран Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар
Татарстанның Лаеш районында Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. 100 яшьлек ветеран сканворд чишә, газета укый, хәтта шигырь һәм китап та яза.
25.02.2023
Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышлар үткәрелде
Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме - ярышлар үткәрелде. Ярышта балалар белән бергә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәмгә әтиләр килгәч бигрәк күңелле шул. Алар да бит кайчандыр бакчага йөргәннәр, шаярганнар, көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар. Без алар белән балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшердек. Шулай ук әтиләребез, бабайларыбыз солдат булганнар, армиядә хезмәт иткәннәр. Солдат тормышының күңелле мизгелләрен сынап карадык. Әтиләребезнең зирәклекләрен, җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшердек
24.02.2023
Балалар крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар
Шушмабаш мәктәбендә "Северный" хуҗалыгы белән агрокласслар оештырылды. Алар Якты Көндә Радик Бариев фермер хуҗалыгында һәм Мөндештә Хәлим Гарипов фермер хуҗалыгында булдылар. Соңыннан ресторанга кереп тамак ялгап чыктылар. Балаларга бу сәяхәт бик ошады.
23.02.2023
Арчада Май чабу бәйрәме була
Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Арча стадионында Май чабу бәйрәме гөрләячәк. Программада җыр-бию, балалар өчен уеннар, осталык класслары, коймак белән кайнар чәй, карачкы яндыру.
Башлана 11 сәгатьтә. Рәхим итегез! Күңелле булачак!
23.02.2023
Ватанны саклаучылар көне белән!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!
Һәркемгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм уңышлар телим. Гаиләгезгә тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен тоеп яшәргә язсын! Эшләрегез яңадан-яңа уңышлар китерсен!
22.02.2023
Пошалымнар бәхетле халык
Пошалымнар бәхетле. Аларга концертны килеп, бушка куеп китәләр. Әле менә яңа гына авылдашлары Рамил Шәрәфиев бер төркем үзешчәннәр белән Әтнәдән килеп, Югары Пошалымда менә дигән концерт куйдылар. Зал шыгрым тулы иде. И-и, авыл халкы яратты концертны. Рамилга, әтнәләргә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Рамилнең әтисе Ринат Шәрәфиев бик матур итеп шигырьләр яза. Менә нинди иҗади шатлә бу! Халыкны куандырганнары өчен Алланың рәхмәте яусын аларга, исән-сау булсыннар!
21.02.2023
Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды
Быел районда өч янгын очрагы булды. Арчада, Төбәк-Чокырчада һәм 11 февральдә Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды.
-Көндез сәгать 3тә яна башладык, - дип сөйли Энгельның хатыны Сиренә.
-Котельный ягыннан чыкты, - дип сүзгә кушылды Сиренәнең әнисе Сания ханым Нуриева. – Бергә яшибез без. Шарт иткән тавышка чыгып карасак, кап-кара төтен. Секундлар эчендә таралды. Кияү Энгель төнге сменадан кайтып йоклый иде. Тизрәк аны уяттык... Электрдан чыккан дигән фараз бар.
20.02.2023
Әфганчылар сугышчан хезмәттәшләрен онытмыйлар
Арчада Геннадий Пушкарев гаиләсендә булдылар. Аларның улы Олег Әфганстанда хезмәт итте. Мәрхүм. Геннадий Пушкарев мобилизациядәге егетләргә күчтәнәчләр җибәрәчәген әйтте.
19.02.2023
Арча көрәшчеләре республикада алдынгы урында
Яңа гына Казаннан көрәш тренеры Илшат Һидиятов сөенеп шалтыратты.
- 6нчы урынны алдык! - диде ул. - 44 команда арасында! Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына оештырылган ярыш бу. Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков 130 кг нан авыррак ир-егетләр арасында 2нче урынны алды. Котлыйбыз! Республикакүләм ярышларда җиңми яки призлы урын алмый калмый торган Фаяз Зарипов бу юлы сынатты. Аны аңлап була. Борчулы вакыты. Яңа гына әнисен җирләделәр. Арча командасында 11 көрәшче: Инсаф Корбангалиев, Динарис Таҗетдинов, Салават Әхмәтгалиев, Инсаф Кәримуллин, Рамил Хәкимҗанов, Дамир Әһлиуллин, Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов, Фаяз Зарипов, Илнар Гайнетдинов, Альберт Ситдыйков. Команданы уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин, егетләр!
18.02.2023
Без – беренче, эш хакы да лаеклы булсын
Арча район Советының дүртенче чакырылыш 27нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак башта Арча агросәнәгать паркында һәм шәһәрдә яңа төзелгән теш поликлиникасын ачу тантанасында булды.
17.02.2023
«Сугышчан туганлык» җәмгыяте командасы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан мәрхүмнәрнең гаиләләрендә булдылар
"Сугышчан дуслык" җәмгыяте командасы Сарай Чокырча авылында Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат Габделәхәт улы Галәветдиновның әти-әнисе янында булдылар, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр бирделәр. Айрат 1983 елның 1 апрелендә Лаеш районының Нармонка авылында туган. 90нчы еллар башында аларның гаиләсе Арча районының Сарай-Чокырча авылына күченеп килә
16.02.2023
Иң яшь гармунда уйнаучы Ильяс Нуретдинов тальян гармуны белән бүләкләнде
Арча балалар сәнгать мәктәбенен уен кораллары бүлеге укучылары Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә узган X Төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломнарына лаек булдылар.
15.02.2023
Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ачтылар
Татарстанда респбликабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы узды. Анда видеоконференция режимында ветеран укытучыларыбыз, яшь педагоглар, “Ел укытучысы” һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты. Тантаналы чара башланыр алдыннан аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
14.02.2023
«Гөслә- Fest» фестивале узды
"Гөслә-Fest" милли мәдәният фестивале беренче тапкыр 2021 елда сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлыгы гранты ярдәмендә узды. Аның инициаторы Альберт Гайнетдинов булды. Кызганычка, 2022 елда Альберт Салахович вафат булды. Әмма аның эше яшәвен дәвам итә, шуңа күрә быелдан башлап фестивальгә Альберт Гайнетдинов исеме бирелде.
13.02.2023
Арчада «Чаңгы юлы-2023» үтте
Бү чараның башлангычы сикчәненче еллар башына туры килә. Шул вакыттан бирле даими үткәрелеп килә. Безнең район чаңгы спортын сөючеләр дә анда актив катнаша.
12.02.2023
“Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак
Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.
11.02.2023
Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!
11.02.2023
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы кастингында катнашырга чакырабыз
Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.
11.02.2023
Приглашаем принять участие в кастинге фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого»)
В начале февраля пройдет кастинг полнометражного фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого») по одноименной повести народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха. В выборе актеров примет участие вдова писателя Руфина Фаттахова.
10.02.2023
Арчада яңа стоматология поликлиникасы ачылды
Бүген Арчада өр-яңа теш поликлиникасы ачылды. Нәкь элекке 1938 елда төзелгән бина урынында. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Казаннан ТР премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, ТРның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Дәүләт Думасы Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТРның Мәдәният министры Ирада Әюпова кайтты
09.02.2023
Илһамия Гыйләҗиева - җиңүче
"Ел хатын-кызы" республика бәйгесендә Илһамия Гыйләҗиева "Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңү яулады. Әлеге бәйгенең зона этабы Теләчедэ узды.
08.02.2023
Көрәш буенча Татарстан беренчелегендә кемнәр җиңү яулады?
Кукмара белән Арчаның очколар саны бер үк. Саба исә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады. Командалар саны күп, ә менә килмәгән районнар шулай ук күп.
08.02.2023
Якташыбыз Фәнис Төркиядәге җир тетрәү турында сөйләде
Ветеран педагог Фәрхәт Зыятовның улы Фәнис Төркиядә яши. Без Фәнис белән вакыт-вакыт сөйләшеп торабыз. Төркиядә җир тетрәде. Фәниснең хәлен белдек. Ул менә ниләр сөйләде.
07.02.2023
Хатирәләр яңарган вакыт
Яңа елга чыккач Рәхимҗан Сабит улы Хөсәенов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дуслары, элекке хезмәттәшләре җыелган иде. Котлаулар күп булды, бик күп хатирәләрне искә төшерделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
06.02.2023
– Яшьләр, сез кая? – Китапханәгә!
Арча үзәк китапханәсендә район яшьләре өчен “Китапханә – синең территорияң” дигән заманча күпфункцияле зона булдырылды.
2022 елның июленнән 2023 елның гыйнварына кадәр әлеге зонада берсеннән-берсе кызыклы, яшьләрне үзенә тартып торучы чаралар – очрашулар, әңгәмәләр, күңелле аралашулар һәм башкалар – оештырылды.
05.02.2023
Арча өченче урында. Шәп бит!
2-4 нче февральдә Биектауда көрәш буенча "Сабантуй" газетасы призына 2009-10 нчы елларда туган егетләр арасында Татарстан беренчелеге булып узды. Без аның нәтиҗәләрен яздык инде. Әмма хикмәт нәрсәдә: 3 нче урында! Ярышта республикабыз районнарыннан 41 команда составында 285 яшь көрәшче бил алышты бит! Безнең Арча районыннан 9 көрәшче ярышта катнашып, шуның 5се урын алды!
04.02.2023
Район башлыгы рәхмәт әйтте
Шушмабаш авыл җирлеге һәм “Северный“ агрофирмасының хисап җыелышында район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
“Северный“ хуҗалыгы соңгы вакытта районда әйдәп баручыларның берсе. Яңа технологияләр кертелә, зур комплекс төзелә башлады.
03.02.2023
Геройлар истәлегенә
Арча агросәнәгать көллиятендә “Гражданлык – патриотик тәрбия“ айлыгын һәм биредә укыган Социалистик Хезмәт Геройлары Шәрифулла Сәгъдуллин һәм Илсур Шәйхетдинов хөрмәтенә истәлек такталары кую тантанасы булды.
Тантанада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, Геройларның якыннары катнашты.
02.02.2023
Түләргә! Калмасын үкенергә!
Быел хисап җыелышларында булганда шуңа игътибар иттем: узган ел үзара салым акчалары 100 процент җыелган! “Бу авыл җирлекләре башлыкларының халык белән киңәшеп, аңлашып эшләве нәтиҗәсе“, – ди район Советы аппаратының оештыру–гомуми бүлеге җитәкчесе Гүзәл Габдрахманова.
01.02.2023
Район Советының чираттан тыш утырышы
Аны район башлыгы,район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Анда район Советы карарларына , илдә кабул ителгән кануннар белән тәңгәлләштерү максатында , үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.
Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев озак еллар намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗановка Россия авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәтен тапшырды.
31.01.2023
Бердәм көч тау күчерә: янгын чыгып йортсыз калган гаиләгә йорт тергезгәннәр
Арча районының Кәче авылында гомер итүче Вәлиәхмәтовлар гаиләсендә янгын чыгуын, аларга йорт төзү өчен ярдәм оештырылганын язган идек инде (»Ватаным Татарстан», Гөлгенә Шиһапова) .
Күршеләренә ярдәм итүче Фәнисә Галәвиева турында аерым бер язма да әзерләдек. Без Фәнисә белән гел элемтәдә торабыз. Аның матур эшләре күңелне сөендерә, башка бик күпләргә үрнәк булып тора ул. Бүген Фәридә Вәлиәхмәтованың әнисенең кырыгы иде.
30.01.2023
Гүзәлия Яруллина: «Атнага унбишәр түбәтәй чигә идек»
Гүзәлия ханым ире Равил белән Арчада яши. Ике кыз тәрбияләп үстергән. Икесенә дә шушы һөнәргә мәхәббәтен мирас итеп тапшырган. Биш оныгы бар. Алар әлегә түбәтәй үк чикмәсәләр дә, мәрҗәннәр ясау, чигү эшен яраталар
Тумышы белән Гүзәлия ханым Колачы авылыннан. Анда даны еракларга, хәтта Франция, Италия кебек чит илләргә таралган татар милли аяк киемнәре тегү артеле бар иде. Кыз 1970 елда сигезенче сыйныфны тәмамлау белән 15 яшеннән шунда эшли башлый. Арчада милли аяк киемнәре җитештерү фабрикасы ачылгач, аны бирегә өйрәнергә җибәрәләр.
29.01.2023
Авылыбызның күрке син, Нурия апа!
Корайван авылында яшәүче Нурия апа Вафинаның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр
Иске Му авылында гомер иткән Сөнгатулла абый белән Фәгыйлә апаның 12 балалары туган. Шуларның сигезе исән-сау калган. Бүген мондый гаиләне күз алдына китерүе дә кыен. Ничек ашатып, ничек киендереп бетергәннәр? Тормыш мәшәкатьләренә чумган ата-ананың яңа туган баланы яздырырга да вакытлары булмау гаҗәп түгел.
28.01.2023
Республика бәйгесе җиңүчесе
Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән ел саен "Закон территориясе" дигән бәйге оештыра. Ул төрле номинацияләр буенча үткәрелә.
Әлеге бәйгедә арчалар да катнаша. Быел "Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалауга керткән олеш өчен" номинациясендә Арчаның алтынчы мәктәбе директоры Дилүс Мостафин лауреат булды Аңа диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.
28.01.2023
Арчалар Питрәчтән җиңеп кайттылар!
27 гыйнварда Питрәчтә ТР Көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә көрәш бәйгесе булып узды.
Ярышта Татарстанның куп кенә районнарыннан көчле көрәшчелэр бил алышты.
28.01.2023
Өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовлар рәхмәт әйтә
Кәче авылында өйләре янган 6 балалы Фәридә белән Динар Вәлиәхмәтовлар булышкан кешеләргә, яңа йортны төзүчеләргә, Фәридәнең әнисен соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәргә рәхмәт әйтәләр. Кәчедә яңа йортны күтәреп, бүген түбәсен ябалар. Ә Вәлиәхмәтовлар гаиләсе әлегә Арча станциясендә район хакимияте ярдәме белән вакытлыча фатирда торып торалар.
28.01.2023
Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителәчәк
Гыйнвар аенда районыбыз авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары уза. Узган атнада шундый җыелышларның берсе Яңа Кенәр авыл җирлегендә булды.
Анда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Беренче көн тәртибендә авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллинның узган елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау буенча чыгышы тыңланды. Яңа Кенәр авылында әфганчылар истәлегенә обелиск ачылу, авылның бер зиратының коймаларын алыштыру, Яңа Ашытта мәчет булдырылу, авыл эчендә юлларга вак таш җәю – 2022 елда авыл җирлегендә эшләнгән зур хезмәтләр.
27.01.2023
Ялгыз түгеллекләрен аңларга мөмкинлек бирә!
«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның әниләре өчен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Полиционер» спектаклен карау оештырылды.
26.01.2023
Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында зурлар арасында район башлыгы призына көрәш булды
50ләп көрәшче бил алышты. Әлеге зур чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Район көрәш федерациясе рәисе Илнар Гайнетдинов үзе дә көрәште һәм 130 кг авырлыктагылар арасында 1нче урынны алды.
Казаннан якташыбыз (Айван авылыннан), көрәш буенча халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рәфкать Җәләев, “Татарстан яшьләре“ газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов та кайткан иде. Биектаудан беренче категорияле хөкемдарлар Динар Зиннәтуллин һәм Сабадан Ленар Биктимеров шулай ук судьялык иттеләр.
25.01.2023
Гомәр Бәширов укулары
Гомәр Бәширов бер гасырга якын яшәде. Үз тормышында өч режимны башыннан кичергән әдип. Патша чорында туган, күрше авылдагы кием тегүчедә ялланып эшләгән. Совет хакимияте елларында язучы булган, чак кына «халык дошманы» булмыйча калган, зур түрә, дан-дәрәҗәләргә дә ирешкән. Капитализмга кабат кире кайткч, картлык көннәрен үткәргән, язасы килгән әйберләре күп булса да, яшьлек дәрте җитенкерәмәгән.
24.01.2023
Алтын куллы ханымнар
Кайберләре шулай акча эшли, икенчеләре вакытын файдалы үткәрә, өченчеләре кызыксынып тотына да, аерыла алмый. Ничек кенә булмасын, кул эше һәрберсенә рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Әлбәттә, финанс ягыннан да файдасын күргән кешеләр бар.
23.01.2023
Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаев истәлегенә хоккей ярышлары узды
2021 елдан бирле Яңа Кенәрдә Альберт Урузбаевның якты истәлегенә хоккей ярышлары уздырылып килә. Традицион рәвештә биредә дүрт команда ярышып, күчмә кубок өчен көч сынашалар. Арча районыннан Яңа Кенәр, Югары Аты, Яңа Кырлай һәм Киров өлкәсеннән Урта Өшен авылы командалары - ел да гыйнвар аенда Яңа Кенәр шугалагына җыелучы командалар.
22.01.2023
Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды
Казанда Идел буе спорт университетында “Ел спортчысы – 2022“ премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы спортчыларны һәм командаларны котладылар.
Безнең Арча районыннан көрәш буенча дөнья чемпионы Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды.
21.01.2023
Нурия апага – 90 яшь
21 гыйнварда Корайван авылында яшәүче Нурия Вафинага 90 яшь тулды. Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.
21.01.2023
Шәһәрдән Каенсарга кайтып, зур эш башкаралар
Инвесторлардан иң зур зыян күргән авыл Казанбаш булды, дип язгансыз, Яңасала белән Каенсар авыллары аннан да зуррак зыян күрде бит, – дип шалтыратты бер газета укучыбыз.
Кемгә күпме зыян килгәнен үлчәүгә салып үлчәп булмый, билгеле. Әмма газета укучыбыз да хаклы. Әлеге ике авылны берләштергән колхоз таралганнан соң җирләре буш ятмаса да, фермалары терлексез калды, тора-бара ташландык хәлгә килде.
20.01.2023
Арча педагогия көллиятендә Укытучы һәм остаз елын ачып җибәрделәр
Чараны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәннәр академиясе һәм Арча педагогия көллияте оештырды. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр, методистлар, мәктәпкәчә, гомуми һәм урта белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Сессиянең максаты – мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасының заманча халәтен анализлау һәм көнүзәк проблемаларның чишелешен табу.
19.01.2023
Арча агросәнәгать көллиятендә шашка һәм шахмат уйнаучылар ярышты
Арча агросәнәгать көллятендә шәхси беренчелеккә шашка һәм шахмат буенча турнирлар үтте.
Арча агросәнәгать көллятендә шәхси беренчелеккә шашка һәм шахмат буенча турнирлар үтте. Анда көллият хезмәткәрләре катнашты. Барлык катнашучылар матур уен күрсәтте.
19.01.2023
Танылган шәхес
Узган якшәмбедә Рәхимҗан Сабит улы Хөсәеновның 70 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр. Аны котларга элекке хезмәттәшләре, дуслары килде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин аңа республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының, район башлыгының һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
18.01.2023
Бердәм булуыбыз кирәк
Ташкичү авылыннан бер төркем абыстайлар мобилизацияләнеп киткән егетләребез исән-сау кайтсыннар, дип Коръән чыга.
Шул хакта ишетеп, мәгълүмат алу максатыннан Ташкичүдә яшәүче Мәсхүдә Нәҗипова белән элемтәгә чыктым. Ул моның дөреслеген раслады һәм бу эшне Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Мәгъсумова оештыруы турында әйтте. Аннан инде турыдан-туры Гөлфия ханымның үзе белән аралаштык.
17.01.2023
Балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков: «Бала дини булып үссә, әти-әнисенә бәхет» («Интертат », Энҗе Габдуллина).
«Акчага дип түгел, күңел тынычлыгы өчен эшлибез. Теге дөньяда әҗер-савабы булыр дип эшлибез», – ди балаларга дини китаплар ясаучы Таһир Аксаков. Аларның китапларын Дагыстан, Чечнядан, Франция кебек чит илләрдән дә сорап алалар. «Интертат» хәбәрчесе Яңа Кенәр авылында яшәүче Таһир Аксаков белән аралашып кайтты.
16.01.2023
Елмаеп әни каршы ала
ске Кырлайда яши ул. 88нче яше белән бара. Сигез балалы гаиләдә үскән. Хәзер берүзе генә калган. “Олы абыем сугыш ветераны Әнвәр Камалов олыгаеп вафат булды. Ә калганнары 60-70 яшькә дә җитә алмады”, – ди. Ачлык, хәерчелек, сугыш – барысы да башыннан үткән.
15.01.2023
Кем сокланмас сезгә карап бүген
Ул көнне Котдусовлар гаиләсе өчен зур бәйрәм булды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелып килде.
Матур теләкләр яңгырады. 35 ел бергә гомер иткән ир белән хатын, әти белән әни өчен балаларының рәхмәтен, оныкларының котлау сүзләрен ишетү – менә шунысы иң зур бәхет, иң кыйммәтле бүләк.
14.01.2023
Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште
Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үз көчләре белән аз керемле һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен ел да бүләкләр әзерли.
Быел да полиция хезмәткәрләре бу традицияне дәвам итте. Полиция Кыш бабае шундый гаиләләрдә булып, бүләкләрне балаларга үз кулы белән тапшырды. Моннан тыш балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Питрәч һәм Саба районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен приютларга да барганнар.
13.01.2023
Ул хәзер берәүдән дә курыкмый
Яңа гына Укучылар сараенда шашка ярышлары булып узды. Кәче мәктәбенең физик тәрбия укытучысы, районда балаларны шашка уйнарга өйрәтүче тренер Хәйдәр Зәйнуллин үзенең оста шашка уйнаучылары белән таныштыра. Шуларның берсе - кышкы каникул вакытында булып үткән шашка ярышларынын ин кечкенэ чемпионы - Хәбибуллина Адилэ, Арчанын 6 нчы мэктэбеннэн, 1 нче сыйныфта укый. 7 яшь.
12.01.2023
Төбәк-Чокырча авылында төнлә бер йорт янды. Ярдәм кирәк...
11 гыйнвар төнендә 23 сәгать 32 минутта район янгын частена "Төбәк Чокырчада янгын!" дигән хәбәр керә. Янгынчылар чыгып чаба. Сараендагы янгынны хуҗа Илназ Миннәшәев үзе күреп ала. Әмма соң була инде. Янгын җәелергә өлгергән була. Нәтиҗәдә сарай, мунча, йорт яна. Электрдан чыккан дигән фараз бар. Сак булыйк!
Якташлар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз.
11.01.2023
Вәлиәхмәтовлар: «Авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп бирделәр»
Узган ел ахырында Арча районының Кәче авылында яшәүче 6 балалы гаиләнең йортлары янып урамда калулары хакында язган идек. Ул чакта Фәридә һәм Динар Вәлиәхмәтовлар бер йортта 9 кеше яшәгән. Алар үз яннарына Фәридәнең әнисен дә сыендырган була. (Ватаным Татарстан, Гөлгенә ШИҺАПОВА)
11.01.2023
Якташыбыз Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улының туган көне!
Бүген, 11 гыйнвар көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сәетҗан улының туган көне!
Хакимзянов Ленар Саетзянович родился в пос. Арск Арского района. Окончил Казанский государственный университет им. В.И. Ульянова-Ленина (1998 г.), прошел профессиональную переподготовку в Российской академии народного хозяйства и государственной службы при президенте Российской Федерации по программе “специалист по государственному и муниципальному управлению” по специальности “государственная и общественная политика” (2014 г.).
10.01.2023
Якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Бүген, 10 гыйнвар көнне, якташыбыз, галим, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Салих улы Нуриевның туган көне!
Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа
10.01.2023
Яңа Кенәрдә бүген Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар
Бүген Яңа Кенәрдә заманында теш табибы, Яңа Кенәр участок хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Ирек Исмәгыйлев белән хушлаштылар. Кинәт вафат була. "Ай, башым дигән дә, китеп тә барган", - диләр. Кичә була бу хәл. 2022 елның декабрендә 71 яшь тулган. Мәрхүмне бүген Яңа Кенәргә җирләделәр. Авыр туфрагы җиңел булсын. Әйбәт кеше иде, бөтен Яңа Кенәр елады, диделәр. Матур итеп шигырьләр язар иде. Аның җырлары да бар. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
09.01.2023
Районыбыздагы иң матур бизәлгән ишегалды билгеле булды
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тарафыннан уздырылучы “Ә безнең ишегалдында...” («А у нас во дворе…») дип исемләнгән йорт яны территориясен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә багышланган бәйгенең район этабы тәмам
Яңа ел бәйрәменә багышланган бәйге 2022 елның 23 декабреннән башланды. 5-8 гыйнвар көннәрендә сайтта урнаштырылган фотоларга тавыш бирү этабы барды. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең барлык филиалларында барган әлеге бәйгедә һәм шәхси йортлар, һәм оешмалар катнашты.
08.01.2023
Яңакенәрләр волейболга оста!
Яңа Кенәрнең үз командалары арасында ярыш булды. Төрле елдагы ветераннар, мәктәп укучылары, укытучылар - барысы 6 команда ярышты. Бик күңелле булды. Командалар берсеннән берсе оста. Молодцы! Иганзчесе - "Кедр" оешмасы шәхси эшмәкәре Дамир Каюмов. Оештыручысы - Булат Сабиров. Кайнар аш та оештырганнар. Бик канәгать калганнар. Мондый очрашу узган ел да оештырылган булган.
07.01.2023
Район башлыгы терлекчеләр янында
Район башлыгы Илшат Нуриев 6 гыйнварда “Ташкичү” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә булды. Ул терлекчеләр, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты, фермаларда кышлатуның барышы белән танышты.
“Кырлай” ширкәтендә сөтчелек комплексының икенче чиратын төзү дәвам итә, аны быел беренче яртыеллыкта тапшырырга исәплиләр. Терлекләрнең баш саны арта, декабрьдә 532 тана кайтты.
06.01.2023
Арча стадионында чаңгы ярышы булды
5 нче январь көнне Арча шәһәре стадионында чаңгыда узышу буенча эстафета ярышлары булып узды. Ярышларда Иске Кырлай, Урта Курса, Тубэн Аты, Арчаның 1 нче, 5 нче, 6 нчы мәктәпләре укучылары катнашты. Эстафета аерым-аерым егетләр һәм кызлар командалары (командада 4 кеше) арасында узды.
Егетләр арасында 1 нче урынга Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе командасы чыкты. 2 нче урында җыелма команда (5, 6 нчы мәктәпләр, Тубэн Аты мәктәбе), 3 нче урында Иске Кырлай мәктәбе командасы.
05.01.2023
Субаш Аты традицияне бозмый
Алар быел да аны бозмады. Бүген дүрт команда Субаш Аты кубогы өчен уйнады. Хуҗалардан тыш турнирда Кукмара районыннан Аш- Бужи, Әтнәдән Күәм һәм Яңа Иябаш командалары катнашты.
Турнир оештыру, уенчыларны ашату һәм бүләкләр алу мәшәкатьле дә,чыгымлы да эш. Зур булмаган авыл өчен бигрәк тә.
04.01.2023
Итекле хоккей нәтиҗәләре
Быелгысын юбилей турнир дип атасак та була,чөнки бу үзенчәлекле уен бишенче тапкыр уткәрелә. Яңа ел ялларында дуслар белән саф һавада күңел ачу өчен менә дигән мөмкинлек.
Ярышларда район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә катнаша. Турнирны ачу тантанасында ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Арча-Арена" боз сарае директоры Илһам Шакировка район башлыгының һәм Татарстан Республикасы спорт министрының Мактау грамоталарын тапшырды.
03.01.2023
Арчада карлы волейбол ярышлары үтте
Бүген Арча стадионында карлы волейбол ярышлары үтте.
Беренче урында "Арча" спорт мәктәбе, икенче - мәгариф идарәсе, өченче - район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге командалары.
02.01.2023
Кәчедән өйләре янган 6 балалы Вәлиәхмәтовларга яңа өй күтәрә башладылар. Булышырга кеше кирәк.
Безгә бу турыда Кәчедән Фәнисә Галәвиева хәбәр итте.
- Төзүчеләр йортны күтәрә башладылар, - диде Фәнисә. - Әмма эшкә кеше җитми. Бәлки булышырга кеше табылыр.
Без йортның төзелә башлавын ишетеп сөендек. Күмәк көч тау күчерә, диләр. Район хакимияте, Кәче авыл җирлеге, күршеләре Фәнисә Галәвиева, туганнары һ.б. ярдәме белән Вәлиәхмәтовлар гаиләсе урамда калмады. Алар бүген Арча станциясендә күп фатирлы йортта вакытлыча яшиләр. Балалар Кәче мәктәбендә укыйлар. Йортны тиз тотсалар әйбәт булыр иде. Ә аның өчен йорт төзелешенә кеше кирәк. Кәче авылыннан Мөхәммәтшин Раиф, Назаров Альберт, Закиров Фәнис, Вәлиәхмәтов Айнур һәм Алмаз - әлегә йортны шушы егетләр күтәрә.