События

Ташкичүлеләрнең Арчада куйган «Җомга көн кич белән» концерты 18.11.2016 Ташкичүлеләрнең Арчада куйган «Җомга көн кич белән» концерты
Арча Мәдәният йортында «Җомга көн кич белән» девизы астында Ташкичү авыл җирлеге үзешчәннәре куяган концерт

Арчада республика “Сәйяр” театр фестиваленең зона туры узды 17.11.2016 Арчада республика “Сәйяр” театр фестиваленең зона туры узды
17 нче ноябрь көнне Арча сәнгать мәктәбе театр сөюче яшь дусларын үзендә туплады. Балалар һәм яшүсмерләрнең Республикакүләм “Сәйар” театр фестиваленең зона туры биредә узды.

Арча районы көрәшчеләре Казаннан уңышлар белән кайтты 16.11.2016 Арча районы көрәшчеләре Казаннан уңышлар белән кайтты
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Төрле шәһәр һәм районнардан 42 команда катнашты. Көрәшчеләр 10 үлчәү категориясендә бил алышты.

Казанбаш егете, Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов туган көненә чакыра 15.11.2016 Казанбаш егете, Кәрим Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов туган көненә чакыра
Якташыбыз, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Арча якташлыгы җитәкчесе Фәнис Наил улы Мөсәгыйтовның 2 нче декабрь көнне 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Эзләнү орлыгын салган мөгаллим 14.11.2016 Эзләнү орлыгын салган мөгаллим
Альберт Гата улы Яхинның тууына 85 ел тулу уңаеннан методик семинар үтте

Арча районы Ташкичү мәктәбе укытучылары Казанда Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә катнашты 14.11.2016 Арча районы Ташкичү мәктәбе укытучылары Казанда Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсендә катнашты
11 ноябрь көнне Казан шәһәренең Милли Дәүләт музеенда “Тукай һәм Мәрҗан” исеме астында Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсе узды. Кичәдә Рәзил Вәлиев, М.Галәүнең тормышын, иҗатын беренчеләрдән булып өйрәнә башлаган Флера Ганиева, М.Галәүнең оныгы Олег Надир улы Галәветдинов, аның кызы Анастасия Олеговна Галәветдиновалар белән беррәттән Ташкичү мәктәбе директоры Илгиз Гыйбадуллин һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары М. Гарифжанов та катнашты һәм М.Галәүнең тормышын һәм иҗатын өйрәнү турында чыгыш ясадылар.

Арчада II Халыкара фәнни-практик конференция узды 12.11.2016 Арчада II Халыкара фәнни-практик конференция узды
Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү II Халыкара фәнни-практик конференция кунакларын кабул итте.

Бүген Арчада буласы концерт башка көнгә күчерелә 11.11.2016 Бүген Арчада буласы концерт башка көнгә күчерелә
Юлларның начарлануы. яңгыр явып тору сәбәпле, бүген Арча Мәдәният йортында «Җомга көн кич белән» девизы астында Урта Курса авыл җирлеге үзешчәннәре куясы концерт якшәмбегә күчерелә. Алдан 3-33-97 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Арча төбәге әдипләре иҗатын туплаган 3 китаптан торган хрестоматия дөнья күрде. 10.11.2016 Арча төбәге әдипләре иҗатын туплаган 3 китаптан торган хрестоматия дөнья күрде.
«Без бит — Арча яклары» китабы башлангыч сыйныфлар, урта һәм югары сыйныфлар өчен махсус төзелгән, 3 кисәктән тора. Ул Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Таттелеком» компаниясе генераль директоры Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин ярдәме белән бастырылган. 

Арчада полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте 09.11.2016 Арчада полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
Бүген Арча мәдәният йортында Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Чараның тантаналы өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ачып җибәрде, полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, иң мактаулы хезмәткәрләргә район башлыгы Илшат Нуриевның рәхмәт хатларын тапшырды.

Арча районында туган шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатын туплаган 3 томлы хрестоматия дөнья күрде 09.11.2016 Арча районында туган шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатын туплаган 3 томлы хрестоматия дөнья күрде
Арча районында туган шагыйрьләр һәм прозаикларның иҗатын туплаган 3 томлы хрестоматия дөнья күрде

Бүген якташыбыз Альберт Яхинның тууына 85 ел (1931 – 2010) 08.11.2016 Бүген якташыбыз Альберт Яхинның тууына 85 ел (1931 – 2010)
Язучы һәм әдәбият галиме Альберт Яхин (8 ноябрь 1931 ел - 2 октябрь 2010 ел) Татарстанның Арча районы Арча поселогында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1949 елда – Тымытык урта мәктәбен, 1954 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, Азнакай районы Тымытык авылы урта мәктәбендә ике ел укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1956–1959 елларда аспирантурада укый, 1964 елда «Шамил Усманов иҗаты» дигән темага кандидатлык диссертация яклый.

Арчада узган җомга киче күңелле булды 07.11.2016 Арчада узган җомга киче күңелле булды
Авыл жирлекләре арасында “Җомга көн кич белән” дип исемләнгән иҗат концертлары старт алды. Узган җомгада Арча мәдәният йортында Ташкичү авыл җирлегенә кергән ун авыл үзешчәннәре, аларның да иң–иңнәре, чыгыш ясады.

Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 06.11.2016 Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!

Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә.

Арчада балалар бакчасыннан ук уен-йолаларны белеп үсәләр 05.11.2016 Арчада балалар бакчасыннан ук уен-йолаларны белеп үсәләр
Кунакчыллык, чисталык, кешелеклелек – татар халкының иң күркәм сыйфатлары.  Кәче балалар бакчасында уздырылган “Каз өмәсе”  моның ачык мисалы. Өмәдә зурлар төркеме бик актив катнашты, кечкенәләр дә сынатмады.

Якташыбыз, Арча районы кызы Фәридә Төхвәтуллина өченче тапкыр әни булды 03.11.2016 Якташыбыз, Арча районы кызы Фәридә Төхвәтуллина өченче тапкыр әни булды
Күп кенә тамашачы “Яңа Гасыр” каналында “Сиңа миннән сәлам” тапшыруы алып баручы Фәридә Төхвәтуллинаны югалтты. Баксаң, Фәридә шушы көннәрдә өченче тапкыр әни булган.

Нәни Сөмбеләләр ярышты 02.11.2016 Нәни Сөмбеләләр ярышты
Арча сәнгать мәктәбендә “Нәни Сөмбелә” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә район һәм авыл бакчаларыннан 20 нәни Сөмбеләбез чыгыш ясады. Алар үзләре белән таныштырды һәм иҗади яктан оста итеп үзләрен танытты. Һәр Сөмбелә үзенчә матур, сәләтле, ягымлы, оста. Аларга карап шатланып һәм горурланып утырдык.

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды 01.11.2016 “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды
“Казан арты” тарих–этнография музеенда Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр белән эшлекле сөйләшү булды. Аны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов алып барды.

Үрнәктән Камалетдиновлар гаиләсе Мәскәүдә бүләкләнде 01.11.2016 Үрнәктән Камалетдиновлар гаиләсе Мәскәүдә бүләкләнде
Октябрь аенда Россия Федерациясе Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә  “Әти-әниләрнең милли ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган конкурска йомгак ясалды. Шунысы куанычлы — Россия күләмендә узган конкурста безнең районнан да җиңүче гаилә бар. Ул — Үрнәктә яшәүче Камалетдиновлар гаиләсе.

Чиста экология — сәламәт тормыш 31.10.2016 Чиста экология — сәламәт тормыш
Арча үзәк китапханәсендә «Чиста экология — сәламәт тормыш» («Чистая экология — здоровая жизнь») исеме астында чара узды.

Арчаның 2 нче бакча балалары әби-бабайларга бәйрәм бүләк итте 31.10.2016 Арчаның 2 нче бакча балалары әби-бабайларга бәйрәм бүләк итте
Татар  халкының  борынгыдан  килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе – өлкәннәргә ихтирам,  хөрмәт тәрбияләү. Татар гаиләсендә  һәр өлкән кешенең үз урыны булган.  Әби белән бабай үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналган. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре бик күп  мәсьәләләрне уңышлы чишәргә мөмкинлек биргән.

Нәсел тамыры Тукайга тоташучылар Кырлайда очрашты 30.10.2016 Нәсел тамыры Тукайга тоташучылар Кырлайда очрашты
Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музее бу юлы үзенә кунакларның аеруча кадерлеләрен — тамырлары бөек шагыйрьнең нәсел җебе белән бәйләнүчеләрне җыйды.

Носы мәктәбендә Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр 29.10.2016 Носы мәктәбендә Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр
Носы мәктәбендә галим, шагыйрь Рифат Җамалның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Очрашуга юбиляр җәмәгате Дания ханым белән кайтты. Кунакларны мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов, укытучылар һәм укучылар ипи—тоз белән каршы алдылар.

Яңа Кенәрдә күчмә утырыш узды 28.10.2016 Яңа Кенәрдә күчмә утырыш узды
Бүген район Советының социаль мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең Яңа Кенәр авыл җирлегендә утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.

Арча педагогия көллиятендә өстәл теннисы ярышы узды 27.10.2016 Арча педагогия көллиятендә өстәл теннисы ярышы узды
24 нче октябрь көнне Арча педагогия көллиятендә өстәл теннисы буенча Татарстанның профессиональ белем бирү уку йортлары студентлары арасында зона ярышлары булып узды.

Арча районы Үрнәк авыл җирлегендә 26.10.2016 Арча районы Үрнәк авыл җирлегендә
Район авыл җирлеге башлыклары ныклап төзекләндерелгән Лесхоз, Казанбаш мәктәпләрендә, яңа төзелгән Үрнәк балалар бакчасында булдылар,  үзара салым акчасына төзелгән Түбән Пошалым балалар бакчасы уен мәйданчыгын, юлларны карадылар. Үз җирлегеңдә эшне тагын да яхшырту өчен башкаларда да булырга, уңай күренешләрне күреп, фикер туплап кайтырга кирәк шул.

Кәрим Тинчурин театрында "Дуслар котлавы!" дип исемләнгән зур концерт–тамаша була 25.10.2016 Кәрим Тинчурин театрында "Дуслар котлавы!" дип исемләнгән зур концерт–тамаша була
2 нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Дуслар котлавы!" дип исемләнгән зур концерт–тамаша була. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Арча районы Иске Ашыт мәктәбендә уңыш бәйрәме узды 25.10.2016 Арча районы Иске Ашыт мәктәбендә уңыш бәйрәме узды
Иске Ашыт мәктәбе укучылары  быел да уңыш бәйрәмен ныклап әзерләнеп көтеп алдылар. Алар көз турында шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнде. Табышмакларга җавап эзләде. Балалар фантазиягә бай бит. Хыялларын эшкә җигеп, серле дә, көлкеле дә персонажлар иҗат итеп, бәйрәмгә күркәмлек өстәде.

Эшче яшьләр концерты булды 24.10.2016 Эшче яшьләр концерты булды
Эшче яшьләр, электр белән эретеп ябыштыручылармы, токарь, слесарь, таштылармы, аш-су осталары, механизаторлар, терлекчеләрме,үз 1өнәрләре осталары гына булып калмый, сәнгатьтә дә үзләрен күрсәтә, тамашачыны сокландыра.

Наласа мәктәбендә көрәш бәйгесе узды 24.10.2016 Наласа мәктәбендә көрәш бәйгесе узды
22 октябрь көнне Наласа мәктәбе базасында Арча районы беренчелегенә көрәш бәйгесе узды. Районның 15 мәктәбеннән килгән 2004-2005 елгы 72 үсмер көрәшче бу көнне “Игенче” ширкәте призы өчен көч сынашты.

Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды 23.10.2016 Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды
Арча Укучылар сараенда «Идея һәм башлангычлар» дигән 1нче район конференциясе булды. Ул мәктәп укучыларының фәнни техник иҗатны һәм уйлап табу эшчәнлеген үстерү максатыннан оештырылды.

Җиһангирлар аллеясы ачылды 22.10.2016 Җиһангирлар аллеясы ачылды
19 октябрьдә Татарстан тарихында зур вакыйга булды  – татарстанлы Сергей Рыжиков космоска очты!

Арча станциясендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды. 21.10.2016 Арча станциясендә яңа балалар мәйданчыгы ачылды.
Арча станциясендәге мәдәни-спорт үзәге каршында яңа балалар мәйданчыгы ачылды. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен да шатлыклы бу тантанада укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр дә катнашты. Кунаклар да килгән иде.

Өченче мәктәп “Тамчы шоу “да катнашты 20.10.2016 Өченче мәктәп “Тамчы шоу “да катнашты
Бәйгеләрнең берсе “ТНВ” каналында уздырыла торган “Тамчы шоу “  интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. Үткән сишәмбе яисә 11 нче октябрь көнне Арча өченче төп гомуми белем бирү мәктәбенең алдынгы укучылары Мөхәмәтҗанова Исламия, Мөхәмәтҗанов Сәлих һәм Фәттахова Лилия әлеге телевизион тапшыруда катнашып кайттылар. Командабызның исемен “Тукай йолдызчыклары” дип исемләдек. Тапшыруда катнашу күптәнге хыял иде һәм инде менә бүген бу хыял чынга ашты.

“Көзге калейдоскоп 2016!” 10нчы балалар бакчасында 19.10.2016 “Көзге калейдоскоп 2016!” 10нчы балалар бакчасында
Безнең 10 нчы номерлы “Чишмәкәй” балалар бакчасында ел дәверендә төрле бәйгеләр, бәйрәмнэр утэ. Менә шуларның берсе, күптән түгел,”Көзге калейдоскоп 2016” булып үтте. Әти- әнилэр көзнең бар матурлыгын төрле эшләнмәләрдә(поделка), рәсемнәрдә чагылдырганнар. Ниндиләре генә юк! Сокланып карап туя торган түгел: “Көзге урман”, “Көз кызы”, “Ябалак”, “Көзге букет”, “Көзге сәгать”, “Көзге парк” һәм бик күп тагы шундый эшләнмәләр.

Моңарчы күрелмәгән шахмат, шашка уеннары булачак! 18.10.2016 Моңарчы күрелмәгән шахмат, шашка уеннары булачак!
2 ноябрьдә Укучылар сараенда балаларның фикерләү сәләтен, акылын үстерә торган шашка, шахмат уеннары матчы үткәрелә. Ашытбаш мәктәбе укучылары Арча шәһәре мәктәпләренең җыелма командасы белән очрашачак. Идея авторы – Яңа Кенәр иҗат йортының өстәмә белем бирү укытучысы, Ашытбаш мәктәбендә көрәш, шахмат, шашка секцияләрен алып баручы тренер Сөләйман Галиуллин.

Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! 18.10.2016 Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлзадә Сафиуллинаның юбелей кичәсе була! 17.10.2016 Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлзадә Сафиуллинаның юбелей кичәсе була!
5 нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гөлзадә Сафиуллинаның юбелей кичәсе була. Башлана 18.30 сәгатьтә.

Нәниләр үзләрен спортта сынады 17.10.2016 Нәниләр үзләрен спортта сынады
Физик тәрбия һәм спортны  үстерүдә балалар бакчасының мөмкинлеге зур.Ул физкультура шөгыльләре, шөгыльдән тыш эшләр, масса –күләм сәламәтләндерү чаралары аша тормышка ашырыла.Физик тәрбия шөгыльләренең максаты — балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәләтләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.

Авылыбыз – Сеҗедер, кешеләре энҗедер! 16.10.2016 Авылыбыз – Сеҗедер, кешеләре энҗедер!
“Авылыбыз – Сеҗедер, кешеләре энҗедер”, — диеп юкка гына атамагандыр Камалиева Ләлә апабыз үзенең авыл тарихын язган китабын.

Яңа Кенәр сәхнәсендә юбилярларны котладылар 15.10.2016 Яңа Кенәр сәхнәсендә юбилярларны котладылар
Кичә Яңа Кенәр мәдәният йортында «70 тә дә сез безгә кирәк әле» дип исемләнгән зур концерт булды. Анда шушы араларда үзләренең 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән ветераннарны зурладылар. Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Алар китапларда яши 14.10.2016 Алар китапларда яши
Инде хәбәр ителгәнчә, районыбыз укучылары өчен татар әдәбиятыннан өч томлык яңа хрестоматия китабы дөнья күрде.Анда безнең Арча төбәгеннән чыккан барлык  әдипләрнең әсәрләре, әдәбият мәйданына яңа гына аяк баскан яшьләрнең иҗат җимешләре тупланган.

Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды 13.10.2016 Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды
8 октябрьдә Казанда «Этномириада» Халыкара традицион сәнгатьле мәдәният бәйге-фестивале узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады.

Арчада өлкәннәр ункөнлеге ябылды, иҗат сезоны ачылды 12.10.2016 Арчада өлкәннәр ункөнлеге ябылды, иҗат сезоны ачылды
Өлкәннәр ункөнлеген ябу һәм Арча мәдәният йортының яңа иҗат сезонын ачу уңаеннан Арча мәдәният йортында зур концерт булды. Анда яшь үзешчәннәр белән беррәттән өлкәннәребез дә чыгыш ясады.

Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты укучысы Мортазина Дилә II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды 12.10.2016 Яңа Кенәр балалар иҗаты йорты укучысы Мортазина Дилә II дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды
9 октябрь көнне Казан шәһәренең «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Колорит Казани» дип аталган балалар, яшүсмерләр иҗат коллективларының 58нче Халыкара фестиваль-конкурсы үткәрелде. Биредә Санкт-Петербург, Екатеринбург, Сыктывкар, Казан, Яр Чаллы, Нократ Аланы шәһәрләреннән һәм башка күп төбәкләрдән сәләтле яшьләр җыелды.

Мең урады авыл урамын… 11.10.2016 Мең урады авыл урамын…
Арча мәдәният йортының икенче катында өлкәннәр көне уңаеннан бик матур һәм эчтәлекле фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырылган. Аны төзүдә барлык авыл мәдәният йортлары һәм клублары хезмәткәрләре дә үзләреннән зур өлеш керткән.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында шахмат бәйгесе уздырылды 11.10.2016 Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында шахмат бәйгесе уздырылды
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында районыбызның ир һәм хатын–кыз пенсионерлары арасында шахмат бәйгесе уздырылды. Бәйгедә барысы 13 шахматчы катнашты.

Арча мәдәният йортында «Сөмбелә» бәйрәме үткәрелде 10.10.2016 Арча мәдәният йортында «Сөмбелә» бәйрәме үткәрелде

Арчада "Безнең йорт - Татарстан" фестиваленең зона туры үтте 09.10.2016 Арчада "Безнең йорт - Татарстан" фестиваленең зона туры үтте
Арча мәдәният йорты сәхнәсендә «Безнең йорт — Татарстан» дигән халыклар дуслыгы фестиваленең зона туры үтте. Анда Арча, Кукмара, Балтач, Әтнә, Теләче, Саба районнары үзешчәннәре үз талантларын күрсәтте.

Укытучылар бәйрәм итә 08.10.2016 Укытучылар бәйрәм итә
Бүген район мәдәният йортында Укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелде. Анда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Кылачы авылы турында китап басылып чыкты 07.10.2016 Кылачы авылы турында китап басылып чыкты
Район ветераннар советы җитәкчесе Наил Габдрахмановның «Авылымның йөзек кашы—сәхтиян читекләре» исемле китабы дөнья күрде. Ул Кылачы авылы, аның кешеләренә багышланган. Бай эчтәлекле бу китап авылның тулы тарихын үз эченә туплаган.

Арчада зур этнографик диктантны 120 кеше язды 06.10.2016 Арчада зур этнографик диктантны 120 кеше язды
4 октябрьда ил тарихында беренче тапкыр “Зур этнографик диктант” үткәрелде. Аның инициаторы Удмурт республикасының милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Милли  сәясәт министрлыгы, ”Удмуртия халыклары ассамблеясы” коммерциянеке булмаган автоном оешмасы. Ул Россия Федерациясенең бар төбәгендә үтә. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен ачыкларга ярдәм итәчәк.

Арчадагы Тукай паркында шигырь бәйрәме булды 05.10.2016 Арчадагы Тукай паркында шигырь бәйрәме булды
Көз уртасының кояшлы иртәсендә (4 октябрь) мәктәпкәчә яшьтәге балалар Тукай паркына җыелдылар.Биредә татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмәсе район балалар китапханәсе белән берлектә “Без –Тукай оныклары” исемле шигырь бәйгесе оештырды. Бу инде беренче генә бәйге түгел. Китапханәчеләр балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә торып эшлиләр һәм төрле бәйрәмнәргә, күренекле балалар язучыларының юбилей даталарына багышлап әдәби бәйгеләр оештырып торалар.

Арчабаш авылы төзелә башлады 04.10.2016 Арчабаш авылы төзелә башлады
Күпербаш авылының Түбән Мәтәскә авылындагы басуны һаман эшкәртмиләр, дип аптырап йөртмәгез. Анда озакламый йортлар төзелә башлый. Күп катлысы да, бер катлылары да булачак, дип әйтәләр. 1 сутыйның бәясе 50 мең сум. Барысы 80 гектар җир бирелгән. Әлеге авыл Яңа Кенәр юлына кадәр сузылачак. Иске Кырлай авыл җирлегенә карый торган авыл була бу.

Яңа Кырлайда «Ат көне» 03.10.2016 Яңа Кырлайда «Ат көне»
«Ат көне» бәйрәменә Татарстан Республикасы Премьер—министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев кайтты. Ул хәтта ярышта катнашты. 40 км арага юртаклар ярышында аты белән 4нче күрсәткечкә лаек булды.

Ветераннар арасында шахмат бәйгесе була 02.10.2016 Ветераннар арасында шахмат бәйгесе була
5 октябрьдә “Ладья” шахмат клубында Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районның ир һәм хатын–кыз пенсионерлары арасында шахмат бәйгесе уздырыла.
Башлана 9 сәгатьтә.

Бүген якташыбыз Рифат Җамал 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 01.10.2016 Бүген якташыбыз Рифат Җамал 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген, 1 октябрь көнне якташыбыз Рифат Җамалның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 65 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!белән тәбрикли!

Арчага министр Марат Әхмәтов килде 30.09.2016 Арчага министр Марат Әхмәтов килде
Арчага Татарстан Республикасы Премьер—министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык—төлек министры Марат Әхмәтов килде. «Кырлай” ширкәтендә Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба, Лаеш, Мамадыш районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальниклары, бәрәңге үстерүче хуҗалыкларның җитәкчеләре белән берлектә зона семинары булды. Семинарда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

“Даль-Кама” 2018 елга Арча районында чипсы җитештерә башлаячак 29.09.2016 “Даль-Кама” 2018 елга Арча районында чипсы җитештерә башлаячак
2018 елда Арча районында бәрәңге эшкәртү заводының беренче чираты сафка басарга тиеш. Аның  проект инвесторы Яшел Үзәннең «Даль-Кама» компаниясе, дип хәбәр итте «Туммерс Методик» җәмгыяте генераль директоры Армен Вардересян.

«Алпамыш алпавыты»н карарга килегез 28.09.2016 «Алпамыш алпавыты»н карарга килегез
1 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район Мәдәният йортында тантаналы җыелыш була Соңыннан “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миңнуллинның “Алпамыш алпавыты” спектаклен күрсәтә.  Башлана 10 сәгатьтә.       6+

Арчада “Милләтләр кроссы–2016” ярышлары 27.09.2016 Арчада “Милләтләр кроссы–2016” ярышлары
Бөтендөнья йөгерү көне уңаеннан якшәмбе көнне Арчада йөгерү буенча “Милләтләр кроссы–2016” Бөтенроссия ярышлары булып үтте.

Арчалар – икенче! 26.09.2016 Арчалар – икенче!
24 сентябрьдә Арчада 1998-1999 елларда туган яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе кубогына турнир үткәрелде.

Анда 29 районнан 254 спортчы катнашты.

Арчада яшь укытучылар көч сынашты. Районда төгәл фән укытучыларына кытлык 26.09.2016 Арчада яшь укытучылар көч сынашты. Районда төгәл фән укытучыларына кытлык
Арчада авыл һәм район мәктәпләрендә эшләүче яшь укытучылар тренинг классларда катнашып, үзләрен күрсәтте.

Арча районына Яңа Кырлайга “Ат көне”нә рәхим итегез! 25.09.2016 Арча районына Яңа Кырлайга “Ат көне”нә рәхим итегез!
1 октябрьдә Яңа Кырлай авылында 80 километр ераклыкка чабу буенча Россия чемпионаты һәм “Ат көне”нә багышланган чаралар уздырыла.  Татарстан Республикасының атчылык һәм ат спорты федерациясе әлеге чараларда катнашырга чакыра. “Иң тиз йөк ташучы”, “Иң үрнәк арба”, “Авыл егетләре” конкурслары уздырыла.

Арча районының Гариф Ахунов премиясе ияләре 24.09.2016 Арча районының Гариф Ахунов премиясе ияләре
Иҗат белән шөгыльләнгән кешегә мактау сүзе, алкышлар иң зур бүләк. Моны мин 30 елдан артык сәхнәдә йөргән кеше буларак яхшы беләм. Сине күреп алып, уңышыңны да танысалар, монысы инде зур казаныш. Районда 2009 елдан бирле ел да әдәбият, сәнгать, мәдәният өлкәсендә бирелеп барыла торган Гариф Ахунов премиясе бу өлкәләрдә үзләрен күрсәткән иң оста укучылар, яшьләр өчен иң зур бәя. Кайбер премия ияләренең танылган шәхесләр булып китүе район өчен дә күркәм күренеш. Ә алар бар һәм күп.

Яңа Кенәргә – ял итәргә! 23.09.2016 Яңа Кенәргә – ял итәргә!
16 сентябрьдән Яңа Кенәрдә халыкны социаль тернәкләндерү бүлекчәсе эшли башлады. Яңа Кенәрдә андый урын болай да бар иде бит инде, диючеләр дә булыр.

Арчада кросс була 23.09.2016 Арчада кросс була
25 сентябрьдә Арча шәһәрендә (“Арча” спорткомплексыннан 5нче гимназиягә кадәр). “Татарстан кроссы – 2016” массакүләм ярышлар була.  Сәгать 10да башлана.

Арчада тхэквандо белән шөгыльләнүчеләргә махсус спорт җиһазлары бүләк иттеләр 22.09.2016 Арчада тхэквандо белән шөгыльләнүчеләргә махсус спорт җиһазлары бүләк иттеләр
Арча” спорт мәктәбендәге тхэквандо сыйныфының уңышлары турында еш язабыз. Районда яшь буынның тырышлыгын, ярышларда алдынгы урыннар алулары турында ишетү райондашларыбызга да күңелледер. Тхэквандо сыйныфына йөрүче балаларны әлеге спорт серенә шушы өлкәдә озак еллар бар күңелен биреп эшләүче Газинур Борһанов төшендерә.

Арчада бәрәңге заводы төзү турында сөйләшү булды 21.09.2016 Арчада бәрәңге заводы төзү турында сөйләшү булды
21 сентябрьдә район хакимиятенең утырышлар залында Арча  районында бәрәңге эшкәртү заводы төзүгә багышланган киңәшмә булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды.

Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зилә Мортазина «Нечкәбил»дә беренче урын алды 20.09.2016 Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Зилә Мортазина «Нечкәбил»дә беренче урын алды
17 сентябрьдә Казанда ана һәм гаилә матурлыгын ассызыклаучы “Нечкәбил – 2016” республика конкурсы узды. Татарстан районнарыннан килгән ханымнар катнашкан бәйгедә безнең районны Арча балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Зилә Мортазина тәкъдим итте.

Арчада район фольклор фестиваленең йомгаклау туры узды 19.09.2016 Арчада район фольклор фестиваленең йомгаклау туры узды
Татар традицион мәдәниятын саклау, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, рухи мирасны ирештерү, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләнгән беренче район фестивале уздырылды. Коллективлар кич утыру, аулак өй, кичке уен, килен төшерү, каз өмәсе кебек халкыбызның энже–мәрҗәннәргә тиң күркәм гореф–гадәтләрен искә төшерде.

Арча районы — сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә 18.09.2016 Арча районы — сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә
Арча районы сайлауларга килүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе Мәгълүмат үзәге. Район халкы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда активлык күрсәткән. Башлангыч исәпләүләр буенча районда тавыш бирүчеләр саны 98,7 процент тәшкил иткән.

Бүген Арчалылар Казандагы ярминкәдә катнашалар 17.09.2016 Бүген Арчалылар Казандагы ярминкәдә катнашалар
Бүген, кояшлы 17нче сентябрь көнне, Арчалылар Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узучы бик матур ярминкәдә катнашалар. Арчаллылар һәрвакыттагыча бик тырышып әзерләнеп килгәннәр.

 Хәтнә авылында бер көндә  православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды 16.09.2016 Хәтнә авылында бер көндә православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды
Узган җомгада соңгы елларда шифалы суы белән танылган Хәтнә авылында район тарихында моңарчы күрелмәгән вакыйга булды. Аның гаҗәеп үзенчәлеге шунда — бер авылда бер көндә  православие динендәгеләр һәм мөселманнар өчен гыйбадәт кылу урыннары ачылды.

Арча районы Орнашбаш авылында күп функцияле үзәк ачылды 15.09.2016 Арча районы Орнашбаш авылында күп функцияле үзәк ачылды
Бүген (15 сентябрь) Орнашбашның яше-карты чын күңелдән бәйрәм итте — көндез яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәренең концертын карап хозурланса, кичен “Җидегән чишмә” Арча халык театрының “Алпамыш алпавыты” спектаклен (Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган) караячак. Елга якын клубсыз яшәгән авыл өчен бу күңелле вакыйгалар булды. Ә вакыйганың иң зурысы боларга кадәр булганы — авылда яңа күпфункцияле үзәк ачылды.

Җиңүчеләрне “Туган авыл” үзенә җыйдылар 14.09.2016 Җиңүчеләрне “Туган авыл” үзенә җыйдылар
ТР Журналистлар берлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Язучылар берлеге , “Ярдәм” фонды, “Ватан” яшьләр үзәгетарафыннан, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышлап,  II төбәкара “Җиңү җыры”-«Песня победы» конкурсы үткәрелде. Бәйге 7 номинация буенча эшләр кабул итте. Аларны мәртәбәле жюри бәяләде.

Арчадагы яңа «Казансу» паркында спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар 13.09.2016 Арчадагы яңа «Казансу» паркында спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар
“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен — һәрвакыт хәрәкәттә булсын”, —  дигән Жан Жак Руссо. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре кечкенәдән гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш.

Арчада агросәнәгать паркы һәм бәрәңге эшкәртү заводы төзелә 12.09.2016 Арчада агросәнәгать паркы һәм бәрәңге эшкәртү заводы төзелә
Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклылыгы һәм динамикалы үсеш үрнәге күрсәтә. Россиядәге катлаулы шартларга карамастан, Татарстан “Стратегия–2030” белән билгеләнгән максатларга — глобаль көндәшлеккә сәләтле төбәк икәнен раслап килә. 2030 стратегиясе өстенлекләрне, алдагы елларга үсеш юнәлешләрен һәм үсешнең перспективалы нокталарын билгеләде.

Арча тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар китапханәдә кунак булды 10.09.2016 Арча тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар китапханәдә кунак булды
9 нчы сентябрь көнне Район балалар китапханәсе “Көзге яхшы эшләр атналагы” акциясе кысаларында тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны кунакка чакырды. Алар китапханә буенча кызыклы сәяхәттә катнаштылар һәм рус халык әкиятләре буенча — «Могҗизалы әкият дөньясы» дигән викторинада белемнәрен күрсәттеләр. Ә инде дөрес җаваплары өчен бүләккә китапчыклар алгач, балаларның күңелләре тагын да күтәрелде.

Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов 30 гектардан артык бәрәңге үстерә 09.09.2016 Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов 30 гектардан артык бәрәңге үстерә
Узган ялларда рәхәтләнеп бәрәңге алдык. 2010 елгы корылыктан соң мондый әйбәт уңыш күргән юк иде.

Бүген якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 08.09.2016 Бүген якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!
Бүген якташыбыз Гөлзадә Сафиуллина 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!  “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 70 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Штерәдә “Авыл кичләре” узды 08.09.2016 Штерәдә “Авыл кичләре” узды
Штерәдә “Авыл кичләре” гөрләде. Концерт башланганнан бирле сибәләп торган көзге яңгыр да комачауламады. “Шәһәр залларында мондый эффектны, акча түләп, махсус ясыйлар, ә монда барысы да табигый,”-дип, шаяртып алды Назлыгөл. Алып баручылар-“Татар радиосы” диджейлары Ленар Гыйләҗев (Штерә егете) һәм Назлыгөл Сөнгатовадан ташып торган энергия, яшьлек дәрте, Штерә авылы өчен махсус язылган программа халыкны 3 сәгатькә мәктәпнең спорт мәйданчыгына “бәйләде дә куйды”.

Казанбаш мәктәбе укучылары игелек эшләргә ярата 08.09.2016 Казанбаш мәктәбе укучылары игелек эшләргә ярата
Казанбаш мәктәбенең 6 сыйныф укучылары укытучылары Гөлназ Заһриева белән бергәләп мәктәптә элек техничка булып эшләгән Әминә апага булышып кайтты: әбекәйнең йортында идәннәрен юдылар, чишмәдән су алып кайттылар. И шатланды Әминә апа! Чөнки узган ел килгән бу балалар (укучылар аңа икенче ел ярдәм итә) җәй аенда үсеп, акыл туплап килгәннәр, үзләре тырыш, эш сөючән дә. Игелек кылган балаларга укуларында уңышлар теләде Әминә апа.

Арчада ярминкә була 07.09.2016 Арчада ярминкә була
10 сентябрьдә Арча шәһәрендә Җиңү паркы янындагы мәйданда районның авыл хуҗалыгы оешмалары ярминкә үткәрә. Алар сезгә көзге байлыкны тәкъдим итәчәк. Рәхим итегез!

Казанбаш мәктәбе «Ак торна» акциясендә катнашты 06.09.2016 Казанбаш мәктәбе «Ак торна» акциясендә катнашты
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Казанбаш мәктәбендә узган  тынычлык дәресендә укучылар әти-әниләре белән бергә катнашты. Тарих укытучысы Резеда Фазлыева тырышлыгы белән Бесланда һәлак булган корбаннар санынча ак торналар ясап мәктәп тирәлегендәге агачларга элеп чыктылар.

Арчада «Балкыш» фестивале узачак 05.09.2016 Арчада «Балкыш» фестивале узачак
7 сентябрьдә Арча район Мәдәният йортында ветераннар арасында  «Балкыш» фестиваленең 2 туры зона концертлары узачак. Башлана 11 сәгатьтә. Анда Арча районы вәкилләреннән тыш Әтнә, Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе үзешчәннәре дә катнашачак. Концертка рәхим итегез. Керү ирекле. 0+

Илназ Гарипов өйләнергә сыер сава белә торган кыз эзли 04.09.2016 Илназ Гарипов өйләнергә сыер сава белә торган кыз эзли
Инде утызга җитеп килүче, җырчы егет Илназ Гариповка, ниһаять, әбиләр әйтмешли  бераз акыл керә башлаган бугай.

Ташкичүдә төзекләндерүдән соң яңа мәктәп ачылды 03.09.2016 Ташкичүдә төзекләндерүдән соң яңа мәктәп ачылды
Иртәдән һава торышы көйсезләнеп торса да, мәктәпләргә “Белем бәйрәме”нә килүчеләрнең күңелләрендәге шатлык хисләренә комачауламады. Һәрхәлдә, без катнашкан 300 еллык бай тарихка ия Ташкичү мәктәбендә шулай иде. Биредә бүген икеләтә бәйрәм — “Белем бәйрәме” һәм ныклап төзекләндерүдән соң ишекләрен ачкан яңа мәктәпне тапшыру тантанасы. Коллективның, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, “Арча КСМ”ы җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, төзүчеләр, мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучылар, элеккеге укучылар, әти-әниләр килгән.

Наласа мәктәбен «Туган җир» тапшыруыннан карагыз 02.09.2016 Наласа мәктәбен «Туган җир» тапшыруыннан карагыз
1 сентябрьдә Наласа мәктәбенә бәйрәмгз ямь өстәп ТНВ каналы килде һәм бәйрәмнең барышын төшерде. Бүген 2 сентябрьдә кичке 5 тә “Туган җир” тапшыруында күрсәтәләр. Карарга онытмагыз!

Казанбаш мәктәбендә Белем бәйрәме узды 02.09.2016 Казанбаш мәктәбендә Белем бәйрәме узды
Казанбаш мәктәбендә Белем бәйрәмен билгеләп үттеләр. 1 нче сыйныфка 7 укучы кабул ителде. Бәйрәмдә Арча районы мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Харисов В.В., «Бердәм Россия» партиясенең Арча бүлеге җитәкчесе Җәләлетдинов Т.Т., Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Тимашев Ф.И., Арча Урман хуҗалыгы директоры урынбасары Гайфетдинов Р.А., 30 ел буе мәктәпне җитәкләгән директор  Низамов Д.Н., ветеран укытучылар, әти-әниләр катнашты.

Кече Төрнәле халкы күперле булды 01.09.2016 Кече Төрнәле халкы күперле булды
Дөрес, әлегә җәяүлеләр күпере. Әмма анысы да бик кирәк иде. Халык гозерен районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев ишетте. Урман хуҗалыгы материаллар белән ярдәм итте. Балтач егетләре эшләп бирде.

Кәче мәктәбе яңарды 01.09.2016 Кәче мәктәбе яңарды
31 августта ныклап төзекләндерелгән Кәче мәктәбен һәм үзгәртеп корылган балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Анда Арча муниципаль район башлыгы Илшат  Нуриев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Закиров, Рауил Рәхмәтуллин катнашты.

Арча халкы авыл клубларына ремонт сорый 01.09.2016 Арча халкы авыл клубларына ремонт сорый
Арча халкы “Бердәм Россия” командасына авыл клубларын ремонтлау программасын финанслауны арттырырга кушты.

31 августта “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” партия эстафетасы Арчада булып китте. “Бердәм Россия” командасы составында Арча халкы белән очрашуга Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин һәм Илдар Гыйльметдинов килде. Партия командасы шушы узган айда инде ике дистә районда булып, меңләгән кешенең гозер-үтенечләрен җыярга өлгерде.

Илдар Халиков Арчада яңа йорт тапшыру һәм пляж ачу тантаналарында катнашты 31.08.2016 Илдар Халиков Арчада яңа йорт тапшыру һәм пляж ачу тантаналарында катнашты
Бүген 31 августта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.

Наласа урамнары шикәр кебек 30.08.2016 Наласа урамнары шикәр кебек
Үзара салым акчасын җыюның кыенлыкларын авыл җирлекләре башлыклары үзләре генә беләдер. Ә менә Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова: “Үзара салымның күләмен киләсе елга киметербез дип торабыз әле”, — дип шаккатырды. Аптырабрак торганны күргәч: “Соңгы елларда ныклап эшләп алдык бит!” — дип өстәде.

30 августта Арчада Республика көненә багышланган бәйрәм була 29.08.2016 30 августта Арчада Республика көненә багышланган бәйрәм була
30 август көнне кичке сәгать алтыда  Арча шәһәренең Җиңү паркында Республика көненә багышланган “Чәчәк ат  син минем Республикам, чәчәк ат син гүзәл Арчабыз”  дигән исем белән мәдәни-күңел ачу программасы була. Чарада Арча үзешчән артистлар чыгышы, спорт уеннары һәм башка күңелле чаралар көтелә. Бәйрәмгә рәхим итегез!

Август конференциясендә Арча районы укытучылары бүләкләнде 28.08.2016 Август конференциясендә Арча районы укытучылары бүләкләнде
Август конференциясендә Арча районы укытучылары бүләкләнде

Район мәктәпләренең чәчәкләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе булды 27.08.2016 Район мәктәпләренең чәчәкләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе булды
27 августта Арча шәһәренең Җиңү паркында, аның каршындагы мәйданда район мәктәпләренең чәчәкләр күргәзмәсе һәм ярминкәсе булды.

Быел Арча районы мәктәпләрен 200 гә якын укучы тәмамлаган 26.08.2016 Быел Арча районы мәктәпләрен 200 гә якын укучы тәмамлаган

Быел мәктәпне  196 укучы тәмамлады;

Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр –  195;

Мәҗбүри имтиханнардан гомуми баллар: рус теле – 71,7 (республикада  – 73,05), математика – 50,05 (республикада – 52,08)

Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру. 25.08.2016 Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру.
Якташыбыз Hаил Касыймов турында тапшыру. (ГТРК «Татарстан».Национальное вещание - «Современник».Наиль Касыйм (16.08.16))


Новости 2901 - 3000 из 3508
Страницы: